Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 11 сентября 2016 г.

ПАРИЖНЫ АЛГАН ЗИЛИЯ


 
Шәмәрдән бистәсендәге лицей укучысы Зилия Вафина өч ел рәттән (2014-2016 еллар), «Созвездие-Йолдызлык» ачык телевизион эстрада сәнгате фестивалендә, вокал-соло номинациясендә җиңү арты җиңү яулап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, Дәүләт стипендиясе белән бүләкләнде. Ул Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында фортепьяно һәм вокал классында белем ала.

Зилиянең әтисе Рөстәм Әхмәт улының Шәмәрдән газ куу идарәсендә эшләве аңа “Газпром” берләшмәсе Белгород шәһәрендә уздырган җыр фестивалендә катнашу форсаты ачты, һәм күптән түгел генә талантлы кыз анда атаклы француз җырчысы Эдит Пиаф репертуарыннан “Милорд” атлы җыр башкарып, Гран-при яулады. Аның башкаруындагы әлеге җыр белән интернет аша Ютубка кереп танышу форсаты бар. Аның талантына француз корпорация вәкилләре дә соклану белдереп, Парижга кунакка чакырдылар. Зилия анда әнисе Гөлназ ханым белән барып, әлеге каланың иң затлы отеленә урнашып, махсус программа буенча әлеге илнең иң югары архитектура һәм җыр сәнгате үрнәкләре белән танышып кайтты.
Зилиянең бабасы Әхмәт ТНВда озак еллар барган “Җырлыйк әле” тапшыруы авторы Нәҗип Бәдретдинов белән туганнан туганнар (әниләре бертуган). Нәҗип мин фәкыйрегезне дә туган дип йөри, димәк, Зилия сеңел миңа да бабасы аша туган тиешле булып чыга. Зилиянең таланты ачылуына әтисе белән әнисе “гаепле”. Алар аны фигуралы шууга өйрәнсен өчен даими рәвештә алмаш-тилмәш “Лесхоз” бистәсендәге шугалакка да үз машиналарында йөрттеләр. Әби-бабалары да читтә калмадылар. Зилия бик нәни вакытта бабасы йортына кунакка килгәч, Зөбәрҗәт ханым аны җеп (скакалка) аша сикерергә өйрәтә башлаган. Шунда Әхмәт хатынын, дөрес өйрәтмисең, дип туктатып, үзе сикереп күрсәткәндә, егылып аягын сындырды. Кыскасы, Зилия мөгаллимнәргә кытлык кичермәде... Ә инде фортепьяно һәм вокал классында аның остазы Урта Азиядән әйләнеп кайткан затлы нәсел вәкиле, үз һөнәренең чын остасы, искиткеч талантлы шәхес Ләлә ханым Әхсәнова булды. Бу аның да зур уңышы.

Комментариев нет:

Отправить комментарий