Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 22 сентября 2016 г.

БҮТӘН РОМАН

Бәхет ул – башкаларга игелек эшләүдән тәм табу.
Җәлил хәзрәт Фазлыев.

«Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» Тукайның ошбу юлларын мәкаләмә исем итәсем бик килгән иде дә, дәүләт химаясындагы басмаларда эшләүче һөнәри журналистлар аны халык хезмәтчеләрен, ягъни депутатларны мактауда, кабат сайларга кодалауда күп кулланышлы итәргә өлгергәннәр булып чыкты... Мәкаләмә эпиграф итеп алынган хәзрәт сүзләрен дә шул юнәлешкә җигә күрмәсеннәр тагын дип курка калдым әле...
Күптән түгел кулыма “Хозур” нәшрияты быел бастырып чыгарган (төзүчеләре Хәсәнова-Фазлыева А., Хәбибуллина Г.) “Бәхет тәме” исемле (тышлыгына югарыдагы эпиграф куелган) китап килеп эләкте. Һәм мин аны аерыла алмый укып та чыктым. Китап чын каһарман Җәлил хәзрәткә 60 яшь тулу уңаеннан котлаулар белән ачылып, төп геройның үзенең, дусларының, күршеләренең, хезмәттәшләренең, сабакташларының, укытучыларының, җитәкчеләренең истәлекләре, танышларының күзәтүләре җыелмасыннан гыйбарәт. Анда “Татарстан яшьләре” газетасында басылган ике мәкалә дә урын алган. Һәм барча язмалар бергә кушылгач, Мөслим районында яшәп бакыйлыкка күчкән Хираҗ агай әйтмешли, “үде бер роман” килеп чыккан.
Роман димәктән, без үскәндә халкыбыз аларны егылып укый иде. Әхмәт Фәйзинең “Тукай”, Кави Нәҗминең “Язгы җилләр”, Гомәр Бәшировның “Намус”, Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романнары һ.б. Бар иде чорлар, үзен зыялы санаган һәркем йортында шәхси китапханә тупларга омтыла иде ...
Заманалар үзгәрде, кирпеч калынлыгындагы романнарга ихтыяҗ кимеде, аларның көннәре санаулы. Шуны әллә кайчан тоеп һәм аңлап, Бразилия әдибе Пауло Коэльо зур хикәя күләмендәге җыйнак, кыска, әмма галәмнәрне сыйдырышлы сихри романнарын байтактан дөньяның рухи табынына турылый һәм алар миллионнар күңелен били тора.
Ни хикмәт, бездә әлегәчә КПСС чорында милли әдәбиятлар ирешкән иске калып гамәлдә кала, очы-кырые юк романнар “пешеп”, дәүләт химаясындагы “Казан утлары” журналы битләренә төшеп тора.
Хәзер хәтта үзреклама – резюме ысулында романнар да тәпәләнә башлады. «Үзем турында үзем» дип, баш куелганнары да күренгәләде. Ахрысы, атаклы актриса, үткен афоризмнары белән мәшһүр Ф.Г.Раневскаяның “ Үзең турында начар итеп язасы килми, яхшы итеп язу әдәп – инсаф киртәсенә сыймый ” дигән сүзләрен болар белми, яки санга сукмый... Роман-резюмелар үзен-үзе рекламалаган өчен алган гонорарга өстәп, менә мин нинди тәти кеше дип, хөкүмәттән чираттагы бүләк эстәү ысулы, гариза формасы микән әллә?.. Шәхсән үземә биниһая күләмле ул романнар динозаврларны хәтерләтә: койрык белән баш арасы ифрат ерак, ә бәләкәй генә баш эчендәге ми дигәннәре тавык йомыркасы хәтле генә.
Ә менә “Бәхет тәме” китабы бөтенләй башка заттан. Анда чын мәгънәсендә биографияле каһарман турында чын дөресе генә бәян ителә. Горурлык хисләре кичереп әйтүем, фәкыйрегезгә Җәлил хәзрәт белән аралашырга туры килгәли. Вәгазь укыганда, телевидениедә интервью биргәндә генә түгел, бергә - бер, гап-гади әңгәмә барышында да фикерләрен бай, образлы телдә, ашыкмый-кабаланмый – кызмый гына, юморга төреп, гореф гадәтләребезгә, тарихка ышыкланып, әдәби әсәрләрдән мисаллар китереп, тормыш практикасына бәйләп, тимер мантыйк белән теземнәргә салырга аңа гына куш.
Телеинтервьюларда күреп торабыз, кәттә-кәттә вазифалы әфәнделәребез, хәтта ки мәдәният, мәгариф өлкәсендә гамәлләр кылучылар да камил телдә, рәттән өч җөмләне авырдан оештыра. Аларның гына түгел, һөнәри радио һәм тележурналистларның ык-мык килүе, вакыт-вакыт телләре көрмәкләнүе берәүне дә гаҗәпсендерми... Ни өчен күп кенә шәхесләребез рәтләп бер телдә дә сөйләшә алмый башлады соң әле? Минемчә, бу – соңгы чирек гасырда аерата ныгыган әтрәгәләмлек вертикале чагылышы һәм наданлыктан гына да түгел бугай...
Баш мие – үзара бәйләнешле катлаулы система. Фикер йөртү – аның иң югары функциясе. Баш мие ике ярымшардан тора. Галимнәр язганны гадиләштерсәк, сул ярымшар – аналитик, стратегик фәһемли, математик тигезләмәләр чишә, саннар белән эш итә. Тел байлыгы, сүзләрне төгәл һәм урынлы куллану да шул якка бәйле. Уң ярымшар үзен иҗатчы итеп тоя, хисчән, мин зәвыклы, юмор яратам, фантазияләрем чиксез, дип иман китергән... Озын сүзнең кыскасы, сул як – төгәл, уң як гуманитар фәннәрдән сут ала. Күпчелек каләм ияләребезнең, радио-тележурналистларыбызның, гуманитар белем ияләре буларак, сул як аксый, ә уң як ярымшарларына күбрәк көч килә бугай. Әле болары бер хәер, утыра торган ярымшарлар белән генә “уйлап”, җенси кәртинкәле әсәрләр тудырулар да ешаеп китте бит әле...
“Бәхет тәме” китабы башка камырдан... Җәлил хәзрәт кечкенәдән, авырлыкларны күреп, эшләп, тормышның ачысын-төчесен татып үсә. Аның игелекле шәхес, саф күңелле чын кеше булачагы балачагында ук аныклана. Мәктәптә укый башлагач, күршеләренә кереп, үзлегеннән гарәп хәрефләрен танырга өйрәнә. Кечкенә чагында еш чирләве аркасында ит ризыкларыннан баш тартырга туры килүенең Җәлил хәзрәт уңай ягын күрә: шуның аркасында ул заманда шәп саналган колбаса ише нәрсәләр капмаганмын, Ходай Тәгалә хәрәмнән саклаган, дип куана. Үҗәтләнеп спорт белән шөгыльләнә торгач, сәламәтлеге ныгып, бер мәлне ул сабантуйларында, район дәрәҗәсендәге йөгереш бәйгеләрендә, багана башына менү, тауга каршы йөгерү кебек сынашуларда беренчелекне бирми башлый. Яшьтән тормыш арбасына ныклап җигелгәнгә күрә кулыннан бөтен эш килә, агач, таш эше, тал чыбыгыннан кәрҗин үрү, мич чыгару дисеңме... Вузда укыганда да, армиядә хезмәт иткәндә дә намазын һәм уразасын калдырмавы (моның өчен үтә дә көчле рухлы булу кирәктер) бүгенге көн күзлегеннән караганда да шаккаткыч батырлык булып тоела. Ул чорда дин тотучылар һәр яктан, һәркайда дингә каһкаһәле көлеп караучылар, дәһриләр уралышында иде ләбаса... Армиядә кулы эш белгәнгә күрә командирлары аны хөрмәт итә, туган авылына ялга да кайтаралар. Һәр коллективта кешеләргә игелек кылуны тормышы кануны итүе белән дә танышабыз. Институтта укып, тулай торакта яшәгән чорында укырга керергә килгән малайларны ашатып-эчертеп чыгаруын, кунарга урын табышуын, рәхмәт хисләре белән искә алулар бар китапта. Азнакай районындагы авылда практика узган вакытында фатир керткән карчыкның көнендә бер йөк утынын яруы, бер очтан янтайган өй ишеген, чалшайган капкасын төзәтеп, шул авыл халкының ихтирамын казануы да тасвирлана... Кыска гына мәкаләдә китапның эчтәлеген санап чыгу мөмкин түгел. Әмма аның барлык фәннәрдән дә бишкә укып, институтны кызыл диплом белән тәмамлавы, фәннәр патшасы дип зурланылган математика, югары математиканы су урынына эчүе, район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы булып эшләгәндә, югарыдагылар белән бәхәскә кереп, үз түләү системасын уздыруы, аны өйрәнергә Мәскәүдән килүләре һәм шул ысулны хуплап кабул итүләре хакында искәрми булмый... Китапта Җәлил хәзрәтнең мәхәббәте турында да, хәләл җефетенең аның турында фикерләре дә урын алган. Бөрбаш авылыннан көн саен Балтачка йөреп эшләгән дәверендә, бер хезмәттәшенең: “Иртәңге алтыда чыгып китәсең, караңгы төшкәч кенә кайтасың, хатының берәр сүз әйтмиме соң синең?” – дип соравына ул: “Әгәр кич чыгып китеп, иртән кайтып керсәм, аның сораулары булыр иде, ә болай юк”, – дип җавап күндерә...
Армиядә хезмәт иткәндә аңа БАМ төзелешендә дә катнашырга туры килә. Алтмыш градуслы суыкларда эшләү, рәтләп ягылмаган торакта яшәү аркасында буын чире – полиартрит эләктереп кайта ул аннан. Әмма күпмедер вакыттан соң, бер тикшеренү вакытында анда әлеге чирнең эзе дә калмавы аныклана. Табиб: “Ничек дәваландың?” – дип кызыксына. Җәлил хәзрәт дога укыдым, ураза тоттым, дип җавап бирә.
Җәлил хәзрәт бер китабында динне өч нәрсә: милли кием, туган тел, гореф-гадәт саклый дип яза һәм милләтебезне яклау һәм саклауны дин әһелләренең бурычы дип билгели.
Алдарак баш мие, аның ярымшарлары хакында сүз булган иде. Бәян ителгәннәрдән аңлашылса кирәк, Җәлил хәзрәтнең баш миенең ике ягы да тулы тәртиптә: математикасы да “бишлелек”, рухи ныклыгы да соклангыч.
Аңа тиздән 60 тула. 24 сентябрь көнне матди һәм рухи юнәлештәге хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан кат-кат югары бәяләнгән халкыбыз сөеклесе Җәлил хәзрәтнең туган көне Балтачта зурлап уздырылачак. Анда хәләл җефетем белән мин дә чакырулы. Кунаклар күп булыр, әллә кайлардан килерләр, котлау сүзләрен яудырырлар, дип чамалыйм. Мәртәбәле кунаклар арасында кемнәрнедер узып, сүз сорарга кыймам, аннары котларга вакыт җитми калу ихтималын да күздә тотып, “Татарстан яшьләре” газетасы биргән форсаттан файдаланып, аны алданрак котлый торырга җөрьәт итәм.
Гаиләм, балаларым, аларның гаиләләре исеменнән, яңадан-яңа уңышлар, бәхет-шатлыклар, озын гомер телим Сезгә, мөхтәрәм Җәлил хәзрәт!

Комментариев нет:

Отправить комментарий