Аллы-гөлле
урындыкка
Утыргансыз
түгелме?
Яныгызга килер хәл юк,
...Төчкергәнсез
түгелме?...
Авылдаш такмазасы
Авылда ир-ат җыелышса, кәнсәләр
катындамы, элегрәк капка төбендә яисә каравыл өендә була торган торган иде
бәхәсләрнең ут ягулылары, дөнья хәлләре турында чәчелеп сибелергә ярата.
Президентларга нишләргә кирәген дә белә алар, соң шулай гына итәсе бит инде,
дип, тегеләрнең фәһемнәре җитмәвенә гаҗәпләнү дә белдерәләр. Янә килеп яумаса, яңгыр кирәк иде, яуса, туктау кирәк иде иде дулкынындагы сүз куертулар була... Әле ярый,
яңгыр яву, кояш чыгу мәсьәләләрен бәндә хәл итми, югыйсә, безнең ихтыяр белән
бер урында мулрак яудырсак, кайлардадыр корылык чыгасын, җитте дип үз белдегебез белән туктатсак,
кайдадыр су басасын көт тә тор... Газетада каләмзатлар , шул исәптән мин фәкыйрь дә
остарышырга яратабыз. Тегеләй кирәк иде, болай кирәк иде...Әле ярый дөнья үз дигәнен итә, югыйсә әллә ниләр китереп чыгарасыбыз
көн күк ...Дөрес, безнең арада да соңгы инстанциядәге ахыргы дөреслекне язам,
нигә милләт минем киңәшләрне бер төшенә дә элми, бөек фикерләремне шигарь итеп
алмый, дип үрсәләнүче “бөек”ләр дә
бар...Шәхсән үзем, язмамда турыланган юнәлештә кем дә булса сыңар
адым ясап , соңыннан киреләй ике адым чигенсә дә кәнагать. Иң мөһиме
язмаңның битараф калдырмавы, кемне дә булса урыннан кузгатуы...
“ Татарстан яшьләре» газетасы да “сукмас олы күтәрер” дигән сыман, әллә
ниткән булмастай гамәлләр кылырга азапланып көчәнми , аның да төп
максаты күңелләрне мүкләндермәү, аларны
уяту, кузгату, тернәкләндерү, сафландыру дип аңлыйм....
Безгә, тарих дәреслекләрендә, кемдер дөреслекне халыкка аңлатты да,
шуннан халык патшаны, алпавытларны бәреп төшереп үзе теләгәнчә тормышын
үзгәртте, дип укыттылар. Әмма урамга чыгып шау шу ясау –ул айсбергның күренгән
өлеше генә. Русия империясе атлы “Титаникны”
йөзмә боз тавының су астындагы
өлеше җимерде. СССР белән дә шул хәл. Кемдер әйтер, Карл Маркс үзенең
“Капитал” ын язып дөньяны үзгәрткән,
дип. Ә бит “Капитал” да акчасыз тумый,
ул тусын өчен инвестицияләрне Фридрих Энгельс ясаган… Большевикларның да,
фашистларның да хакимияткә килүен бәгъзе акча капчыклары кайгырткан, билгеле.
Аларның шау-гөре дә финанслау аша хәл
ителгән...Бер каршылык юк шартларда илебездә , миллионнарга төшереп депутатлар, президент сайлаулары уздыру турында әйткән дә
юк, шундый матавыкның район дәрәҗәсендәгеләре да шактый кыйбатка төшә, оештыру эшләренә күпләр, һәм, иң мөһиме гавәм тулаем диярлек җәлеп ителә.
Кытый фольклорында шундый бер кыйсса бар. Бер патшаның мәңге яшисе
килгән. Ә кайдадыр моның чарасын белүче
бөек табиб яши имеш. Патша әлеге табибны китерергә боера. Чапкыннар барып
җитсәләр, ике сәгать кенә элек шул табиб җан тәслим кылганын беләләр. Һәм
хикәят болай тәмамлана : “ни кызганыч,
чапкыннар алданрак барып җитсә, патша мәңге яшисе булган бит...” Безнең дә кайбер
фикер ияләребез, әгәр татар әйдәрләре
Үктәбр революциясеннән соң тегеләй иткән булсалар, болай булган булыр иде..., әгәр
СССР таралмый торса, Татарстан союздаш
буласы иде, әгәр, тегеләр болай кыланса,
Татарстан мөстәкыйль буласы иде , дип остарырга
яратабыз... Аннары гаеплеләрне эзләү башлана һәм бу матавык милләтне сүгүгә барып чыга... Имеш, шул
сүгүдән соң милләт, акылына килеп,
”дөрес” яши башлаячак... Хәлбуки,
Антуан Сент –Экзепюри, Бөек Ватан
сугышында хәрби очучы буларак катнашкан әдип,
халкың өчен үләргә ярый, халкыңны үлемгә
әйдәргә ярамый дип язган... Бер
сүз белән әйткәндә милләт әйдәре буларак танылырга омтылган бәгъзеләрез,
язмаларында тулаем хискә бирелеп, матди якны нигезләү , рухи мөмкинлекләрне
исәпкә алу кебек нәрсәләр белән вакланып
тормыйлар...
Ил хәтле ил төзү “каравыл өе ораторлары”
чәпчүе белән генә барып чыкмый
әлбәттә... Җитди проект эшләнүе, аның финансланганлыгы , тиешле халыкара һәм ил дәрәҗәсендәге бәгъзе инстанцияләр
белән килештерелүе, башкаручыларның
җитәрлек саны, куәте тиешле квалификацияләре булуы, һ.б. кирәк. Һәртөрле бутаучылар, хакимияткә тәлинкә
тотучы каләмзатлар, ялганчы тарихчылар, тәти һәм батыр ролен уйнаучы
бушбугаз сәясмәннәрне чиста суга чыгару механизмы да
каралган булырга тиештер дип беләм
андый проектта. Мөстәкыйль ил кору бер хәл, аны бит әле күз карасыдай көн
дә, төн дә саклый һәм яклый белергә кирәк була. Ягъни, иң әвәле әлеге проектның халкыбыз
өчен зарурлыгы , халкыбызның рухи сәламәтлеге ни дәрәҗәдә икәнен аныклау сорала.
Егәр әлләкем түгел, рухи сәламәтлек какшау икән, барлы-юклы
көчне бирелгән мөмкинлекләрдән тулырак файдалана белүгә, шуның механизмнарын камилләштерүгә юнәлтү дөресрәк булмасмы? Һавадагы торнадан баш тармыйча , кесәдәге
чыпчыкны онытмыйча.
Татарстан җөмһүриятенә нигез салган В.И.
Ленинның “Бетерсә, безне бюрократия генә бетерәчәк” дигән сүзләре тирән
мәгънәгә ия. Ихтимал пролетариат юлбашчысы моны әйткәндә “ кызыл проект”ны гына
да күз уңында тотмагандыр... Бюрократия
һәр өлкәгә, һәр тармакка үз ихтыярын
тага. Хәтта шигърият тә афәттән читтә
кала алмый ...Минем күңелне рәнҗеткәне,
хәзерге олпат саналучы бәгъзе өлкән буын иҗатчыларының үзләреннән
алдагы әдипләрне өнәмәүләрен гавәмгә белдерүләре. Җөмләдән Рәфыйкъ Юныс, “Татарстан яшьләре”ндә басылган( 3 нче август 2013 ел) “ Фәйзуллин
шартлаткан бомба” атлы мәкаләсендә (
шәхсән үзем , тагын террорчылык турында язганнар икән дип шомланып укый башлаган идем ул язманы)
Нурихан ага Фәттахны позиядән ерак торучы дип бәяли. Ә бит Нурихан
аганың атаклы “Әтил суы ака торыр”
тарихы романы искитмәле шигъри тел белән язылган. Әлеге автор Хәсән ага Туфанны
шагыйрь буларак танырга мәҗбүр хәлдә, аның ул чорда яшь булган шагыйрь иҗатына карата әйткән кискен фикерләрен ,
һичбер дәлилләүсез ялгышка чыгара. Рәфыйк әфәнде бер төркем яшь шагыйрьнең радикаль гамәлләрен,
өлкән буын иҗатчыларының китапларын
( 15 ләп авторның) яндыруларын
сокланып һәм хуплап искә ала. Имеш, дөрес эшләгәннәр, ул авторлар язганнар төссез, фикерсез, ялагайланулы һәм башка яман
сыйфатларга ия ...Фикер хөрлеге, үз фикереңне әйтә алу хокукы – демократик хокукый дәүләтнең
беренче билгесе, ә китаплар яндыру
демократик хокукый дәүләт өчен гайре
табигый хәл, хурлык санала.
Авторның,
эш буенча турыдан туры түрәсен шагыйрь
буларак та, җитәкче буларак
та мактап язган, монысын аңлап була .
Ләкин ул
бүгенге көндә халык шагыйре титулын йөртүче Равил Фәйзуллин һәм Разил Вәлиевнең, яшь
чакларында шагыйрь буларак танылу
эстәпме, сәбәп бүтән булганмы, өлкән
буын шагыйрьләре китапларын демонстратив
рәвештә чүплектә яндыруларын сокланып һәм хуплап
искә төшерүе шаккатыра.
Редакция сәясәтен шундый карашлы
хезмәткәрләр еллар дәвамында уздырганда анда ихлас, чын, Укучы
галиҗанәпләренең күңел кылларын тибрәтә
алырдай талантлы , хөр фикерләр
уздырылган әсәрләргә юл бирелүе икеле. Татарның төп әдәби журналы тиражының
бетемсезлеккә укталышы сәбәбе ротация уздырылмаудадыр бәлки? Китаплары яндырылуга мәхкүм булган, мәкаләдә исемләп атап үтелгән һәм әйтми уздырылган
авторларны , рухларын рәнҗетәсе килмәгәннән, тәгаенләп торуны кирәк дип тапмыйм.
Ә бит матбугат битләрендә ошбу дулкында өлкән буын каләм ияләренә карата саксыз
фикерләр бер бүген генә яңгырамый.
Шәхсән үземне, Зәки ага Нури иҗаты хакында , “үткен
акыллы кеше иде, шигырьләрендә шул
үткенлек чагылыш тапмады” , дип
остарулар битараф калдырмый. Гаҗәбе
шул, төркем хөкеменә чәчрәп каршы чыгучы, ризасызлык белдерүче күренми...
Гафу итегез, мин, сугыш чоры чыныктырган ул буын шагыйрьләр
иҗатында , хәзерге кайбер өлкәннәребезнекеннән аермалы буларак, конкрет түрәгә
тез йөгенүле, башмагын үбүле бер генә әсәр
дә тапмадым.
... Мөслимдәге кызмача бер
агайның, чалбар балагын сызганып,
шома, чем кара аяк протезына шапылдатып
сугып , “матурмы? дип, янәшәсенә туры килгәннәрне сискәндерүе искә төшә. Моның белән әйтергә теләгәнем шул, өлкән буын
шагыйрьләре иҗатына , хәзерге кайбер авторларныкыннан аермалы буларак,
макетларга, протезларга хас шомалык ят. Мөхтәрәмнәребезгә карата бәгъзе төркем
тарафыннан тәкърарлана килүче субьектив фикерләрнең бәхәсле булуын ассызыклау
өчен өлкән буын иҗатчыларының күренекле вәкиле , заманында язучылар берлеген
бик лаеклы җитәкләп абруй казанган Зәки агабыз Нуриның бер шигырен тулаем искә алырга рөхсәт итегез :
Бюрократ вәсыяте
Арагыздан
киткән чакта шушы сүзем калсын минем,
Карамаска сезнең якка ике күзем
калсын минем.
Бүлмәм калсын –кеше килеп чират
тормый кермәс өчен.
Телем калсын – “Ярый!” диеп уңай
җавап бирмәс өчен.
Кулым калсын – катлы-катлы приказ
язып торыр өчен,
Миннән риза түгел затның
колакларын борыр өчен.
Кулым калсын - әшнәләрнең
бүләкләрен алыр өчен.
Миңа каршы дәшмәгәнне мактап имза
салыр өчен.
Калсын минем колакларым кеше
зарын ишетмәскә.
Калсын минем аякларым мәҗлесләргә
кичекмәскә.
Мин яшәргә тиеш түгел башлык
булып хәзер генә,
Урындыгымны куярсыз һәйкәл итеп
каберемә....
Көн
кадагына суга торган таң калдыргыч әсәр!
Былҗып беткәч, мидә сырлар юылып, акыл
сидерәгәч, зарардан гайре бер ни кыра алмаслык хәлгә төшәч тә УРЫНДЫК ка тырнак батырып ябышып ятучылар һәр тарафта, һәр тармакта һәм өлкәдә
ләбаса...Һәм Зәки агадан шәп итеп аларга бәя куючы әлегә булмады, күренми... Аның байтак шигырьләре , хакыйкый
композиторларыбызны рухландырып, җырга әйләнгән. Менә берсеннән өзек:
Юлымда-синең эзләрең, юлымда –синең
шәүлә,
Гел сине эзли күзләрем, син яшерен
йолдыз мәллә?...
Равил
Фәйзуллинны да Шагыйрь буларак
таныткан һәм Җырга күчкән Шигыре бар. Ул –“Китәсез дәмени аккошлар” –дип атала... Гомәр
Бәшировның андый әсәре –
“Җидегән чишмә”...
Ышанам, киләчәктә чын, хакыйкый , затлы талант ияләребез иҗатлары барланып, әсәрләре
дөнья күрә башлап, китапханәләребез
киштәләрен нурландырыр... Зөлфәт, Мөдәррис, Эдуард Мостафин, Адлер Тимергалин, Хәсән
Сәрьян, Газиз Мөхәммәтшин ( аның “Кояш кызы” атлы искитмәле матур бәяны
хәтердә), Зиннур Насыйбуллин,
Нияз Акмал һәм башка күп кенә хакыйкый
талантларыбыз мондый игътибарга лаек...Халкыбыз
яратып, үзенеке санап кабул иткән
тәрҗемә әсәрләр дә онытылмасын иде. Татарстан парламентыбыз , татар
китабын яклап кабул иткән карарны аерым
авторларның мәнфәгатен чама югалтып кайгыртуга гына кайтарып калдырмыйча,
әнә шундый юнәлештә эшләтү тәҗел. Исән, вазифалы,
титуллы авторлар иҗаты дәүләт
сәдакәсеннән, череп-таралып төшмәсен өчен терәтүләреннән гайре яши алырга тиеш, дип санарга рөхсәт итегез... “ Т.Я.” 2013 ел, август.