Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
понедельник, 29 сентября 2025 г.
ФИКРӘШЧЕЛ МАКЕТЧЫЛЫК
Затлы әсәрләргә юлны яба
Асрама басмалардагы мөхәррият;
Әтрәк-әләм каләмзатка кирәк түгел
Төпле белем, камил акыл, изге ният...
Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” дигәне, затлы кешедән затлы, ә пүчтәгеннән җырның да шуның төслесе кала дигәнне дә тасдыйкълый сыман? .....Димәк, кешене, шул кешеләр берлеге булган халыкны бетемсезлеккә калдыру, җырын , җырларын очсызлау һәм Тукай, туплар да вата алмаган дип горурланган энҗе-җәүһәрләргә тиңләгән җырларыбызны чүпкә батыру , ә аның варислары –шагыйрьләребезне Парнасны Самасыр тавы белән бутау дәрәҗәсенә ирештерү аша хәл ителә булып чыга...
Рүзәл ага Йосыпов агымга куйган мәкаләләрендәге мисаллар да моңа куәт, мантыйксыз, имля кагыйдәләренә буйсынмаган татарча җөмләләр һәркайда , урамдагы элмә такталарда, газета – журнал битләрендә һәм бигрәк тә татар телен бусагасыннан уздыручы радио һәм телевидениедә тулып ята. Шундый дулкындагы, дәрәҗәле , вазифалы , шул исәптән мәдәниятебез өчен җаваплы ханым-әфәнделәремезнең интервьюләрендәге кайбер җөмләләрен туплап китап итеп бастырып чыгарылса, ул да , В.С. Черномырдин җөмләләрен туплаган китап сыман бестеллер булмас иде микән?.
...Үткен сүз яки тапкыр җөмлә икенче кулланышта ахмаклык буларак кабул ителә, дип язган атаклы француз әдибе. Гөл нурлары, күңел хушлыгы тараткан уңышлы әдәби образлар да кабат куллануда күңел кайтаргыч хәлгә төшә. Ә кат-кат куллануларның аларны туй күлмәге югарылыгыннан идән чүпрәге дәрәҗәсенә тәкмәрләтүе аңлашылса кирәк... “Гомер үза , кадерләрен белмибез”, “язмыш”, “ялгыш”, “сагыш”, “гүзәлем, өзелә үзәгем” , “яратам”, “җан атам” кебек сүзләрне, сүз тезмәләрен өзлексез, клише сыйфатында һәр “псснә” саен тәкърарлау, тәкәллефсезлектә Хак Тәгаләне телгә алу борыңгы, мөкәммәл үлчәмле затлы җырларыбызны да очсызлауны кайгырта... ....Төрле халык көйләре һәм төрле халык композиторлары “хит”лары умырыкларыннан теркәп , яки рус частушкалары , АКШ ның Луизиана штаты көтүчеләре тудырган кантри ысулында һәм җирлегендә , яисә һиндкә сыгынып, яки төреккә ияреп , татар мелизмы белән ашлап , яки ашлап тормый гына бүген генә туган, компьютер булышлыгы ярдәмендә җитештерелүче “кыйммәтләр” татарныкы сыйфатында сәхнәләр аша гына түгел( анысына үпкәләп булмый, тамашачы хәләл акчасын түләп, карый- тыңлый, зәвык эше), ә дәүләт тарафыннан "Бизнес -онлайн" газетасы тарафыннан миллиард ярым сум белән финансланган дип белдерелгән радио-телевидение мөмкинлекләрен эшкә җигеп өзми куймый милләт рухына куәтле басым астында иңдерелүен ни дип аңларга? “Татарстан яшьләре” газетасының даими авторы Марс Ахуновның “гыйбадлыгыңны берничек тә яшерә алмыйсың : авызыңны ачуга чабатаң күренә “ дигән мәшһүр җөмләсе бар. Хәлбуки, арада юк юк та , авызын ачуга “чабатасы” күренеп үк тормаган җырлар, тавышы матур , зәвык белән киенә белүче, репертуары талымлы башкаручылар да очраштыра. Ялгышлык белән китәме мондый тайпылу-салулаулар, тыңлаучы аудиторияне хөҗерләнеп изалау дәверен озайта төшү ниятеннәнме, очына чыгышлы түгел... Алай да иң тәэсирле күренеш, чүмәлә гәүдәле, зәвыксыз киенгән зат сәхнәгә чыгып корсагын тирбәлдереп җырлаганда, янәшәсендә ярым йорты киенгән биючеләрләрнең,очышлы хәрәкәтләр белән сикергәләүләре. Моны күргәч, милләтебезне башкаларга һәм үз үзенә шөкәтсез итеп таныту , шуңа инандыру асыл максатмы әллә дигән фараз да байтак күңелләрне бимазаламый калмыйдыр?... Ә татар телендәге тапшыруларның кызыксызлыгы, бушкуыклыгы белән нишләргә?...Кара каршы утырып, яки тезелеп басып күмәк такылдашу корылышыннан чыга алмау... Кызыклы, татарга гына хас яңа , үткен, тәҗел тапшырулар тудыруга , сценарийлар язуга һөнәри язучылар, драматурглар җәлеп ителмәвен, радио-телевидениенең Татарстан Язучылар Берлеге белән берлектә эшчәнлек булмавын ни дип аңларга? Гонорар түлисе , миллиард ярым финанслауның тиеннәрен дә читкә сарыф итәсе килмәүдәнме? Әллә язучылар белән хисаплашмауның башка сәбәпләре дә бармы? Әллә соң сугыш арты елларының бай биографияле олпат әдипләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур , Зәки Нури, Галимҗан Латыйп, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман, Гамил Афзал, һәм башка олугъларыбыз вәкарь саклап иҗат иткән чорда әдәбиятыбызга шаулап -гөрләп килеп кергән, хәзерге “тәнкыйть” мәкаләләренең һәркайсында кагыйдә буларак берничә урында катгый ранжир буенча исемләп һәм хуплап телгә алынучылар иҗат эшен баганалы юлыннан яздырдылармы, югыйсә?
. Айдар Хәлимнең “Татар балалар шигърияте һәм “орчык-малай”Биктырыш”, дигән китабында бәгъзе классикларыбызның классиклыгы шик астына алына. Академик М.Сахаповның “Хакыйкатьнең йөзе” һәм башка кайбер китапларында тере классиклар буларак танытылучы бәгъзе исемле титуллы замандашларыбыз иҗатының алай ук түгеллеге бәян ителгән... Ә аның китапларына сүз башын хезмәтен югары бәяләп "Төрексой" җитәкчесе Полад Бөл Бөл оглы, академик Мансур Хәсәнов һәм башка абруйлы шәхесләр язган. Болай тәсфилләп торуымның сәбәбе шул, бәгъзе каләмзатлар гадәттә үзләренә кәкре суккан фикерләрне кире кагар өчен, фәһем җитмәүдәнме, җан ваклыгыннанмы, һәр икесе тәэсирендәме, контрдәлилләр эзләп мәшәкать чикми, ә чапырыш фикер әйтүчене, яки ул мактап телгә алган шәхесне мыскыллау , түбәнсетү аша әйтелгәннәрне очсызларга һәм уңайсыз хакыйкатьне томаларга омтыла. Нәрсәдән бу? Мәктәптә төгәл фәннәрне рәтләп аңыша алмаганга аутсайдерлыклары хакында укытучылар тарафыннан ун ел дәвамында колаклары китләнүеннәнме? КДУ ның иҗтимагый тормышында тыйнак урын биләгән, (бүген ул мәдәният институтына күчкән бугай) факультетта биш ел дәвамында бик үк тугъры булмаган тарих, матдәчелек философиясе һәм чит-ят терминнарга баткан, ягъни үз телендә үз үзен аңлата алмаучы татар филологиясе атлы предмет үзләштерү тәэсиреме? Диплом алгач, редакциягә эшкә алыну сәбәпле язучылыкка ирешеп, Тәлгат Нәҗми мәзәгендә әйтелгән "берсен берсе бастырышып ятулары" турылаганмы үзенчәлекле корылышка? Редакциядә бик озак утыру, еллар дәвамында ми аша чүп-чар сөзү дә эзсез узмыйдыр: бар булган фәһемен тәмам юдырып чыгарса да ни гаҗәп? Зур, әйтик утыз ел стажлы, бәгъзе мөхәррирләрнең публицистикасы , миңа калса, былтыргы “А” дан башланып утыз бер ел элеккеге “А” га кадәр “ара” уза.... Һәм әдәбият язмышы шундыйлар кулында тыпырчына түгелме?...
Моннан ничәдер ел элек булган хәл, күренекле бер шагыйребезнең радио аша ясаган чыгышы хәтеремнән китми җанны бимазалый. Ул, чордаш иҗатташ дуслары даирәсендә өлкән буын әдипләренең тезмә әсәрләренә шырпы кабы ыргытып уйнауларын сөйләде. Кап төшкән мәйданчыклардан фикер эзләп, аңа ишарә дә таба алмаулары сәбәпле , көлешүләрен , тирән бер кәнәгатьлек хисе кичереп искә алды ... Хактан да бу төркем әһелләренең язганнары, кем әйтмешли фикер белән баскан һәм изгән.. Гөлҗиһан”, “Биек тауның башларында,” “Соңгы көз” кебек тетрәндергеч әсәрләре белән куандырган талант, язучы Факил Сафин үзенең “Шәүлә” атлы бәянында шундый бер мөхәрриргә тикмәгә генә “Фикрәш” дигән исем куймаган, әлбәттә. Тикмәгә генә ул әсәрне "Казан утлары" журналы бастырып чыгарырга теләмәгәндер, үзтәнкыйтькә ирешү, аннан курыкмау өчен затлылык һәм фәһемле булу шарт... Әмма фикрәшләр иҗаты күп очракта йөрәккә сугылып тормый.... Әлбәттә, “фикрәшләр” белән беррәттән татар шигъриятенә Саҗидә Сөләйманова, Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Наис Гамбәр, Нияз Акмал, Ләйсән Мөгътәсимова, Ильдус Гыйләҗевлар килде. Әмма әдәбият язмышы хәл ителгән форпостларда, ягъни әдәби редакцияләрдә оядаш "фикрәшләр" һәм шуларга алмаш рухташлар монополиясе урнашуы дип уйлыйм, хакыйкый әдәби тәнкыйтьтне төкәндереп, һәр жанрны, макетчылыкка укталдырды. Мисалны үземә кагылганыннан башлыйм.Идел журналы мөхәррияте әсәреңне басабыз дип, биографиямне соратып алгач, соң моментта "Кукуруз чәкәне " дигән хикәямне кемнеңдер әмерен үтәп бастырмый калдырды. Ә элегрәк “Казан утлары” журналында “Кояшка каршы һөҗүм” атлы әсәрем бераз кыскартылган хәлдә басылып чыккан иде. Ни бары бер озын абзац алып ташланган. Боламыкпәрвәр, өчәр санга җәелешле йөзләрчә битле әсәрләр тәпәләүче даими авторлар өчен бу чебен тешләве сымак кына нәрсәдер бәлкем, чөнки боламыкны киметүдән аның үзлегенә хилафлык килми....Ә менә әллә нигә бер нәни әдәби мәйданга тиенүче, иҗатына җитди караучы зат моңа риза-бәхил була алмый. Минем карашка, язмам макетка куып кыскартылды... Гүяки ясаган сәгать яки ниндидер приборның эчке механизмыннан бер тәгәрмәченнән арындырып ,витринага чыгардылар... Кыскасы оядаш түгел авторга яки аркылы төшәләр, яки язганына бозым кертәләр., дигән караш җанны талкый... Казан утлары журналында 10 ел чират көтеп, филологлар оядашы түгел Мөхәммәт Мирза баш мөхәррир булып килгәч басылган «Милициянең йөз кызыллыгы" исемле бәянымны иң әвәле «Идел» журналына юллаган идем. Ул чорда анда баш мөхәррир Нәбирә ханым Гыйматдинова, бүлек мөхәррире Ркаил Зәйдулла һәм гамәли хезмәткәр Искәндәр Сираҗи иде дип истә калды. Җыйнак кына бәянымны , миңа кисәтеп тормый гына печеп, 3( өч!) биткә калдырып бастырып чыгардылар...Ризасызлык белдерүемә җавап итеп," Ватаным Татарстан" гәҗитендә Искәндәр Сираҗиның "Бер шәм кабыз" исемле язмасы басылып чыкты.. Имеш, Конфуций шулай, дип әйткән. Миңа, бәяныма карата тискәре фикерләр, һәм нинди булырга кирәклегем турында тау башынннан торып, акыл өйрәтүле пасквиль белән килешмичә "Бер шәм куллан" атлы шигъри җавабымда шундый юллар бар иде: "Төнне сүккәнче фонарьга ут эл", Кун Фу цзының шушы сүзләре төрле халыкларга барып җиткән, рухларына ятыш үзгәреп...
"Төнне орышканчы бер шәм кабыз!" Фонарь үги, шәм үз урыска Ә мазлум татарга чырагъ тиеш, урыска кермәсә бурычка...Бәгъзе каләмдәшләр Конфуций ди,шул әйткән дип ора нәгърәне, күз төпләре фонарь сорый юкса, ә бер шәм кабыз,дип дәгъвәли... Шәмәрдәндә шәм кабызыйм дисәң,Бер нәни чиркәү бар барлыкка, татарның шәмпәрәст әдипләрен и Ходаем үзең ярлыка...Һ.б...»
"Ватаным Татарстан" гәзетасының ул чактагы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, минем әлеге матбугат аша «тәрбияләү» омтылышана ризасызлык белдеремә, бу язманы баш мөхәррир үзе алып килгәч, каршы килмәдем, дип аңлатма бирде...
Озын сүзнең кыскасы, тәкәллефсез мөхәррирләр ысулы миңа яхшы таныш.. Рус телендә басылган мәкаләләремә кул тыкмыйлар, өтеренә дә тимиләр,ә татар редакцияләрендә утыручы "даһи"лар язганыңны кыскартырга да, өстәп куярга үзләрен хаклы санаулары тешкә тия...
…Югары белемне төзүче инженерлар институтында эстәгәнгә һәм гомерем төзелеш белән бәйле хезмәттә узганга күрә, үз эргәмдә казанган багажга таянып фәһемләргә тырышып карыйк. Күз алдына китерик : бар архитектура үрнәкләре, ә бар шуларның макетлары. Иҗат җимешенә җан, рух иңгән була, ә макетлар шома , аларга рухи эчтәлекнең кирәге шуның хәтле генә... Әйтик, очкыч ясаучы конструкторлык бюролары бар, һәм бар авиамодельләштерү түгәрәкләре... Модельләштерү белән мавыгу , конструкторлыкка илтүче беренче баскыч. Янә килеп бар биналарны проектлау, бар шуларны кору, ә бар корылмаларның макетларын эшләү. Кайбер илләрдә, шул исәптән Төркиядә дөньякүләм мәшһүр тарихи архитектура истәлекләренең кечерәйтелгән үрнәкләре тупланган парклар бар. Әмма Эйфель яки Сөембикә манарасын кабаттан кору, яки шуларны үзгәртебрәк , яисә кечерәйтеп калкыту иҗади казаныш дип санала алмый, ләбаса?.. Элегрәк әдәби басмаларда тәҗрибә сыйфатында күренгәләгән , инде, чын тәнкыйть жанрын юлдан алып ташлагач тоташ ташкын төсмере алаган өчәр санга җәелешле макет- роман, макет-бәян , макет –мәкалә , макет –робагыйларга , макет афоризмнарга гадел бәя бирелмәү мең еллык әдәбиятле халкыбызны уңайсыз хәлдә калдыра , ләбаса. Кыскасы, әдәбиятыбыз очраклы рәвештәме,"Нокталы өтер" әсәрендә Хәсән Сарьян кисәткән, Тукайны төзәтү корылышындагы филолог Чәмәт. һәм аның шәкертләре эшчәнрлеге сәбәплеме, берәр проект нәтиҗәсендәме, чөнки мондый җитештерү укучысы юк басмаларда ниндидер "конкурс"лар исеме астында, саллы премияләр ташкыны белән ныгытыла, макетчылык дигән шаукымга тарды кебек. ..Макетчылык.... Макетчылык кәсафәте иҗатчы саналучы, титуллар, регалияләр, һәртөрле бүләкләр белән терәтелгән бәгъзеләрне һәм рухташ шәкертләрен яңа категориягә( үлчәмгә), апломбчылыкка ук турыламадымы?
среда, 24 сентября 2025 г.
ҺӘМ ТАГЫН ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
***
Акыллы башка да ахмак уйлар
Сирәк-мирәк кереп чыккалый,
Күңелкәен акккан суга ташлап,
Дөрләп янган утка тыккалый...
***
Соңгы сайлаулауларда барлык
Губернаторлар җиңде.
Илдәге тотрыклылыкка
Бу саллы дәлил инде...
***
Миллиардлар соса милли артлар,
Артист булып йөри арт исләр,
Түрә урындыгын бирми картлар,
Бар да хәрам малдан сәрхүшләр...
***
Мескеннәр түрәләр юкта бушата
Эченә җыелганнарны...
Алар барында тезләнеп җыйный
Алдына коелганныарны...
***
Кара диңгез, кара түгел иде,
Кем кушкандыр андый исемне;
Мазут түгелү хәлне төзәтте,
Мәгънәгә турылап җисемне...
***
Бәрәңге бакчасын – туган йорты,
Ватан, саный колорада корты..
Безне дә турылап шул дулкынга,
Җырлый халкыбызның бер артисты....
***
Ачыктан ачык явызлык ,
Йөрәкне тырный,
Ә риялы яхшылыктан
Күңел ытыргый...
***
Төшеңкелеккә бирелмә
Булсаң да кайда,
Сиңа гомерлек юлдашлар -
Кояш та, ай да...
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
____________________________________________________________
***
Корган агач ботагына
Кошлар өере кунмый
Өскә күтәрелми генә
Аска тәкмәрләп булмый...
***
Бәхетле чак җилдән җитез,
Авыр вакытлар тиз үтми
Акча сугу арттырыла,
Ә кешегә һаман җитми...
***
Кем уңай санаган йола,
Кем өчендер тискәре...
Тәкәбберлеккә салулый
Мәнсезләрнең хисләре...
***
Таныш-белеш очраганда,туктап,
Сәлам биреп күрешергә кирәк.
Шатлык тәмен тәмам татыр өчен
Аның белән бүлешергә кирәк...
***
Хатын-кыз иягенең дә русчасы ,
"Подбородок" була-ягъни, сакал асты...
...Ә кемнәрдер камил татар телен сатып,
Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты....
***
«Дать батога!» , диләр, гаярь руслар,
"Батог" була тукмау чарасы...
Безнеңчәсен дә тәрҗемәлиләр,
Тукмауга турылап мәгънәсен...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың...
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез, - дип әйтәсең....
***
(Татар филологына дан!)
Ул тиз таный татар сүзен -
Организм– арган изем.
Ирония – ир он өя,
Ә сарказм – сары казым
***
Аһ , бу безнең уңган - булганлык,
Татарлыкны җиңә булгарлык,
Өч ноталы җырлар тыңларбыз,
Күңелләрне биләр булгарныс...
***
Табиб хозурында каушап калам,
Мин кош гүя, әмма канатсыз....
Халатлылыкның русчасы имеш,
Әгәр ялгышмасам, - халатность...
***
Намусын бер югалтканнар
Инде җую сизмиләр...
Ә сатып җибәргәннәре
Ансат табыш эзлиләр...
***
Гәҗит-журнал ахмакка да
Кирәк ул, менәтерәк,
Өметен җуючыга да,
Язылса, була терәк...
***
Чибәр кызлар гүя сихри гөлләр,
Карашларыннан сирпелә серләр...
Хыял - гөлләр диңгезендә йөзү,
Ошаганнары үзәген өзү...
----------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Әгәр ат кебек эшләсәң
Солылык түлиләр,
Үтереп мактап, исәнлек,
Олылык телиләр...
***
Ялагайлар ялап ярый ,
Яла ягарга оста ;
Түбәнлеккә төшкәлиләр,
Үрмәләгәндә өскә....
***
«Хакыйкать, ирек, гаделлек
Нигә кирәк ул!?"
Шул дулкында акыл сата
Тук кәнәгать кол...
***
Берәү , күреп ямьсез якны
Мыгырдана пошынып...
Матур якны тоемлаучы,
Гомер итә очынып...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың;
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез, - дип әйтәсең....
***
"Кыяр кыймас", диләр, кем турында,
Димәк кемнәрдер кыярны кыя...
Андый гамәл мәртәбәме әллә?
Мондый гаярьләрне кемнәр тыя?...
***
Клиникалар тирәсен мин дә урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым,
Инде "Акча эчәкләр", дип роман сырлыйм..
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады.
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
(редакция өчен: Милиция полиция булып үзгәргәч, медиклар педиклар дип үзгәрмәгәе дип борчылуы күздә тотыла)
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Утта янмый , суда батмый, дип тә,
Төшерергә мөмкин күңелне,
"Экскремент", дигән төшенчәне
Шул сыйфатлар ача түгелме?...
***
-Ир-ат тәмам вакланды, -дип
Хатын-кызлар пыр– туза,
Ә бит юкса байтагыбыз
100 кило чиген уза...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
Рөстәм Зарипов, Саба, Шәмәрдән.
-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Бәлагә таргач та, елмайгалый
Кайбер кеше,
Әгәр, авызында калган булса
Соңгы теше...
***
Матур җирләр күп, ә иң күркәме
Сине сагынучысы бар төбәк;
Күңел күзләрең әледән әле
Шул тарафны капшый, караш төбәп...
***
Чүп-чар җырлар бүген сәхнә күрке.
Чүп-чардан тукыла әдәбият;
Һәр тармакны иярләгән караклыкның
Ул өлкәләрдәге аты - плагиат...
***
Карьераны ясый урта куллар,
Тормыш моны мең кат кабатлады...
Талантлыга, өскә үрмәләргә
Комачау тудыра канатлары...
***
Күкне болыт каплады, дип,
Борлыкма юлдаш.
Яшен яшьнәп, яңгыр яуса,
Нур чәчәр кояш...
***
Балачак – тылсымлы дәвер,
Уйныйсың онытылып;
Әниең килеп юата,
Еласаң сулык-сулык...
***
Канатларың булудан ни мәгънә
Зәңгәр күкне кыеп очмасаң.
Уңышларың яктылык өстәми,
Яраткан ярыңны кочмасаң.
***
Икелече, дип күп көлде аннан
Бишле алучылар...
Хәзер шулар, аның кул астында
Арып талучылар...
вторник, 16 сентября 2025 г.
ӘДӘБИЯТМЕ, ӘДӘБИ ОЯТМЫ?
Чабатачы узып барган чакта,
Лепердәүдән туктый юкәләр...
Татарда язучы бетте, ябырылып, йотлыгып укырдай әсәрләр тумый, калмады, төкәнде, дип борчыла кайбер китап сөюче танышлар... Әдәби журналларда соңгы елларда нигездә КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, редакция урындыкларына берегү, яисә кайсы да булса әдәби басмада идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае тапкан тар даирә һәм шуларның варислары “мәйдан тотуы” уңаеннан, халык хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан, үзе дә каләм тибрәткәләүче әфәнденең, боларның “филләтина”сы тәмам үтләтте, бер кабарлыкны да калдырмады, журналларына бүтән язылмам ахры, дип борсалануы истән чыкмый.. Татар филология фәненең чишмә башында торучы, юлбашчысы, төп юнәлешен билгеләүчесе булып филология докторы Хатыйп Госман санала, Ул 1953 нче елны Такташ поэзиясе турында диссертация яклаган. Ул һәм башка Такташ поэзиясе буенча дисссертация яклаучылар бар да Такташның "Җир улллары трагедиясе"нә сыгына, аны күккә чөеп мактыйлар, әсәрдә Хак Тәгаләгә тел тидерүне кыюлык, бунтарьлык , дип бәялиләр...Минемчә алар ялгыша, мәдрәсә белемен иярләгән яшь Такташ бу әсәре белән Байронның "Каин" мистериясенә ияреп, Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" әсәре персонажы шагыйрь Иван Бездомный "батырлыгын" кабатлаган. Хак Тәгаләгә тел тидерү ул чорда хакимият тарафыннан хупланган һәм бу гамәл кахарманлык та бунтарьлык та түгел., ә хаким партия уздырган сәясәткә тугърылык үрнәге.. Кафедра мөдире Хатыйп Госманның, әтисе Арча НКВД сы подвалында атып үтерелгән Мөхәммәт Мәһдиевкә докторлык диссертациясен якларга мөмкинлек бирмәве дә ( бу талантлы галим һәм язучы Мөхәммәт ага истәлекләрендә искәртеп үтелә) тоткан кыйбласыннан тайпылмавы булып аңлашыла...
..Әдәби гәҗит– журналларның тиражы нүлгә тәкмәрләнүен, китапханәләргә тагып кына асралуын, аларда да аларның укылмавын рәсми әдәби даирәләр дә тануы Интертат электрон газетасында чагылыш тапты. Телгә алынган факультетның татар язучылары калыплавы кирәк шәй, әлбәттә , хәлбуки әдәбиятыбызның бер генә чыганакка карап калуы аның офыкларын чикли, фикер галәмен шул факультетныкы дәрәҗәсенә каулый, иксез - чиксез киңлектә кайнарга тиешле иҗади эшчәнлек, тора-бара, шартлы рәвештә әйткәндә, комлык мәйданчыгы шае кишәрлектә казынулардан ерак китә алмый башлый... Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән кечтеки мәйданчыкта кыйммәтле асылташлар табу яки мул уңыш үстерү мөмкин түгел...Җөмләдән, ветеринария тармагы галиме Атилла Расихның татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” романы, флотта хезмәт иткән, мәктәптә, аннары университетта остазлык иткән Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар" романы, табиб Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" драмасы, диңгезче Миргазиян Юныс истәлекләре сыман, тирән эчтәлекле, су асты агымнарына ия әсәрләрне “комлык мәйданчыгы хадиме” тудыра алмый... Мәгъсүм Насыйбуллин детективларын язар өчен дә, язучы талантыннан тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү , шул казанда кайнау лязем.... Фантастика, фәнни фантастика жанрлары юкка чыгуы, редакцияләрнең андый жанрларга әзерсезлекләре .аркасында дип уйлыйм. Җөмләдән, минем "Кукуруз чәкәне" исемле фантастик хикәямне, баш мөхәррирнең, бастырабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз, дигән хатыннан соң, кемнеңдер әмерен үтәп, соң мәлдә уздырмадылар..."Гафу итегез" атлысын да асрамадагы әдәби гәҗит журналларны иярләүчеләр кабул итмәде. Бу әсәрләр белән шәхси блогым аша (блог рустема зарипова , дип аңа мөрәҗәгать итүчеләргә кытлык юк, инде 160 меңнән артты) танышып була. Шулай ук интернет аша "Рөстәм Зарипов, "Казан утлары, Автор яңалыклары" , дип кергән очракта анда эленгән өч әсәремнең берсе, "Үзгә юлда " исемле фантастика жанрына караганын укып була. Хәер , күп кыенлыклар кичереп басылган "Милициянең йөз кызыллыгы" исемлесендә дә фантастикага салулаган мизгелләр бар....
Хәлбуки, теманы тәгаен белмичә, асылын аңышмыйча, тегеннән - шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә әдәби әсәрләр мәтәштерүләрне шомбайлык, дип кенә санарга рөхсәт итегез... Әлеге факультетка музыкада, җырда, спортта, КВН ярышларында, башка бәйгеләрдә җиңү яулаган, лидерлык сыйфатларына ия иң –иң талантлылар, вундеркиндлар кырыс конкурслар кичеп кабул ителгән очракта да әдәбиятыбызның хәле ал дә гөл була алмас иде . Чөнки, сыңар чыганактан меңнәрчә төсләр уйнаулы кайнап торган шаулы диңгез хасил була алмый. Ә агымы юк буа өстендә чирәм чәчәк атучан һәм аның мохиты каз-үрдәк, чебен-черки , сөлек һәм бакалар өчен хуш, А.Толстойның "Буратино" әкиятендә чагылыш тапкан Дуремар кәсептәшләренә генә кулай. Кайбер елгырларның дөм сәләтсез һәм бер өлкәдә дә нигезле белеме юк килеш, әллә ниткән темаларны иярләмәктә, рольгә кереп, кирәкле кешеләрне мактап, нәсел ыруларына мәдхия язып,ә кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсы ишекләрдән үтеп, тырышып-тырмашып, ялап, ярап, дигәндәй әдәби мәйдан түренә тиенүләрен юмор белән кабул итәргәдер бәлки?.. Ә менә галим-голәмә буларак, “фәнни” дигән тамга астында редакция хадим-хадимәләре тудырган әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң мәкаләләрне укыгач, фәнне кызганып , елап җибәрәсе килә...
Каләмхак фондын һәртөрле "бәйге"ләр корыштырып, үзләре, оядаш дәвамчылары, янә килеп файдалары тиярдәй әшнәләре кесәләренә шудыру нияте алгысытмыймы, һәм хөкүмәт бүләкләре җыюда узышу куәтләмиме исемле титуллы әдәбият бакчасын армый-талмый таптаучы кәсептәшләрне?...Бәгъзеләрнең, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровны интеллектуаль милкеннән читләштерерү омтылышында гимн текстына 200 мең сум премия каралган конкурс игълан итеп, анда 182 шигырь катнашуы тетрәндергән иде... Рамазан аганың кызы әтисенең рухын рәнҗетүдән хәле кадәри яклый , хакын хаклый алуы "конкурс" оештыручыларның җиңүче булуы планлаштырылган текстын аныкы, дип танырга мәҗбүр итте дип гөманлыйсы микән? Википедиядә гимн турында язылган мәгълүмат , янә килеп, шагыйрь Николай Марянинның хакимияткә мөрәҗәгате һәм социаль челтәрләрдә урын алган фикер алышулар төрле фаразларга урын калдыра.....Монда бит 200 мең сумга ия булу нияте аерым ачык, һәм ул, максатка омтылучылардан бәйсез, Рамазан аганың кызы ризасызлыгы аркасында тормышка ашмаган...
Яңаларга, ятларга юл бирмәү, оядаш түгелләрне үгисетү, яшьләрне үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә “обойма”дагылар һәм аларның шәкертләре ялмап баруы, һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме үз-үзләрен “зыялы” дип белдерүче “танылган”нарыбызның әхлакый портретларын?..
... Интертат атлы электрон газетада Рузилә Мөхәммәтованың "Мәдәни җомга"ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк" атлы гыйбрәтле язмасы (1 декабрь, 2024 ел) әдәби басмаларга хәтта һөнәри язучылар үзләре дә язылмавын ачып салды. Ә аларның саны соңгы съезда 301 дип тәгаенләнгән иде. Ә кемгә кирәк соң алар, рас язучылар да үз итми икән?.. Укучысы юк басмаларда "бәйге" оештырдык дип, налог түләүче хисабына премияләр урнаштыручылар өчен генә түгелме?...Хокук сагында торучыларыбыз тора бара мондый гамәлләрдә мошенниклык билгеләре тапмагае, дигән шөһбәгә дә урын кала төсле. Аерым авторларга өчәр премия бирү практикасы тагын кайда да булса бар микән? Яки бу феноменны бәлки Гинесс китабына тәкъдим итәседер? Айдар ага Хәлим, “Кырык тартма” исемле 2014 елны Чаллыда басылып чыккан яңа китабында җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия шундый бер мөхтәрәмебезнең “Гамил Афзал исемендәге” район дәрәҗәсендәге премияне дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә бәян итә. Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр, премия хуҗасы үзе исән чагында әлеге лауреатны, автор раславына караганда, бөтенләй өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән дә кыенсыну кичермәгән, булып чыга премияпәрвәр мәшһүр әкәбез... “Кырык тартма” гыйбрәтле китап, аерылып китеп булмый укыла. Мәгариф даирәсеннән текә вазифалы милләттәшләребездән берсенең ”туган телне белмәвенә 55 ел”, ә икенчесенең “соңгы тапкыр татар китабын укуына 55 ел тулу уңаеннан” уздырылачак чарага дәшеп, президентка адресланган “молния” (хат) үзе генә дә ни тора... Аена ун мең сум түләү каралган “халык язучысы” исемен булдыру аша кемнәр кайгыртылуы да онытылып калмаган... Миңа калса халык язучысы титулына үз хисабына кулга да тими тарала торган китаплар чыгаручы авторлар гына лаек ..Мисал өчен , Локман Закиров һәм Айдар Хәлим... Зифа Кадыйрова да минем фикеремчә, халык язучысы, рас үз хисабына чыгарган китапларын кулына да тиерми сатып алалар...
Дәүләт химаясында тереклек итүче әдәби басма хадимнәренә дә соңгы елларда тираж , укучыларын арттыру кирәге калмады бугай. Хәтта киресенчә түгелме икән? Укучылар азайган саен ни - нәрсәләр чыгаруларын абайлаучы, аңышучылар кими бара, ләбаса. Азлар хәбардарлыгыннан файдаланып, лаеклыраклар хакында бөтенләй “онытып”, гелән үз тирәләрендәгеләрнең милли һәм сексуаль хафалар үрелешендәге “шедеврларын” үз карамакларындагы әдәби басмаларга уздыру, хәтта шундыйларны кабат-кабат Тукай бүләгенә тәкъдим итәргә намусларына көч килмәве шаһитләре дә булдык, ләбаса...Хәзерге заманда очы-кырые юк сүз боламыгыннан гыйбәрәт әсәрләрне, “авызы бер пешкән” акылы камил кеше укымас , ә укучы табыла калса, акыллы булуы шик астында кала. Шул исәп беләнме, үзләре, иптәшләре калыплаган эшләнмәләрнең ялыктыргыч озын булуларын да хуп күрә сыман әдәбиятыбызны иярләүчеләр. ... Ирекле матбугатта ул өлкәдәге матавыкларны яктырткан байтак язмалар басылып чыкты. Үземнең дә, тамчы тама тама ташны тишәр , дигән өмет белән языан һәм ирекле матбугатта дөнья күргән "Юлга чүпне кем аудара?", "Каеннан балан җыйганда", "Гаделсез ярыш, мәгънәсез була", "Күрсәтә болар яшәп, алда гөл, артта чәчәк" , "Татар Левиафаны" кебек мәкаләләремдә авторларның кемлегенә, штаттагы "тәнкыйтьчелщр» тарафыннан мәкаләләрендә исемлек белән мактап, тез йөгенеп, искә алынучыларны да аяп тормый , акның ак, караның кара булуы тәгаенләнә ..
Соңгы вакытта татар әдәбияты һәм журналистикасы ниндидер гайбәти кыйссаларны бәян итүгә генә кайтып кала башлады шикелле. Ә бәлкем әдәбиятчылар арасында иерархия булдырып түр яулаганнарга, талантлы, реаль белеме бар, чын , файдалы эшчәнлектә үзләрен азмы-күпме раслаган авторларга әдәби мәйдан бирү, хакимият тарафыннан исем –бүләкләр белән терәтелгән абруйларын, димәк ки өстенлекләрен шик астында калдырадыр?... Хакыйкый талант иясе әсәрләре уңайсыз фон тудырып, боларныкын кыен хәлгә куядыр? Такташ, Гамил Афзал, башка кайбер классикларыбыз китаплары байтактан нәшер ителмәгән... Хәсән Сарьян, Газиз Мөхәммәтшин, Саҗидә Сөләйманова, Фәннүр Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафин, Госман Садә кебек талантлы әдипләребезнең нәни генә булса да китапчыклары кечкенә генә тиражларда булса да татар укучысына ирешкәләп торса, хакыйкый иҗатның ниндилеген онытмаска ару буласы кана... Ә аларга чират тими...
Дәреслекләргә узуда, томнар, кырыкмаса кырык төрле китаплар чыгаруда узышучы, әдәби басмалар түрен “ятларга” бирмәүне кайгыртучы тар даирәнең иҗади эшчәнлеген татар әдәбиятының бер өлеше , дип түгел, ә тулаем татар әдәбияты гәүдәләнешенә чыгарып, ә алардан тыш затлы өлешне, кушымта, калдык, арбаларына тагылган дегет чиләге көненә калдыруга ризалашасы килми... Шушы иптәшләрнең һәм аларны тутый кош сыман кабатлаучы сабакташ кордашларының Диас Вәлиев, Гүзәл Яхина кебек укучысы, тамашачы бар талантлы авторларгага кизәнүләре кемлекләрен, ниндилекләрен тәгаенли.. Хәер, Тукаебыз, “зур ул , шагыйрь ул, әдип ул” , дип зурлаган халкыбызга карата “татар башын татар ашый”, дип, яманат тәкърарлап тарату корылышындагы туң йөрәкләрдән тагын ни көтәсең?... Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә ранжир тәртибендә , индуслар мантрасы (догасы) сыман кат- кат телгә алынучы каләмзатлар бер- берсен, авыз суы корытып үзара макташуда азу яруы үзе бер әкәмәт ... Җөмләдән, халык язучысы статутлы Марсель Галиевнең Бөтендөнья Татар Конгрессы чыгарган “Халкым минем” газетасында шагыйрь Ръкаил Зәйдулланың яланаяк Камал татры сәхнәсенә килеп чыгуына соклану белдереп язган күләмле чәчмә мәдхиясе, әлеге шаукымның таҗы, апофеозы булып аңлашылды. Аннан алда “Татарстан яшьләре”ндә басылган шул ук шагыйрьгә багълы мәдхиясен укыгач, ул сокланып мактаган кахарман якты дөнья белән хушлашмагандыр ич, дип хәвефләнүчеләр мин генә булмаганмындыр... Исән – имин, шактый көр хәлдә очрагач , борчылуым урынсызлыгын аңышып, ныкъ куандым...
Әдәби басмаларда , мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы расланмаган, эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр, аш-су хакында остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, галимә Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк, дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә итүләргә дә күнектек һәм күндек.. Белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала . Дәүләт химаясындагы әдәби мәйдан хадимнәренең моны танырга җыенмавы бик кызганыч... Белгечләр фикеренчә нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар яши, эшли ала, ә менә пигмейлар колониясендә нормаль кешегә урын юк, ул анда кабул ителми.. Адлер Тимергалин, Айдар Хәлим, Локман Закир,Саҗидә Сөләйманова, Фәнзаман Баттал, кебек оригиналь иҗатчыларыбызның олугълыгы рәсми рәвештә, әйтик Тукай бүләге, халык язучысы исеме биреп танылмавын , бәйгеләрдә җиңмәүләрен шундый күзлектән чыгып аңлыйсымы әллә?...
Әдәби кыйммәт билгеләүче жюриларга, редакция идарәләренә, олы нәфесле каләмтотар тар даирә монополиясен чикләү җәһәтеннән, халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән белемле, абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш... Әйтик табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, көч структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б.... Шулай булмаганда сүздән чачаклы- чуклы шалтырама җөмләләр әтмәлләүдә маһирлар гына алгы планга чыгарыла, ә мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга “бусаганы узу” шансы калдырылмый ... Шәхсән үземә төп әдәби журналда, тираж елдан ел бетемсезлеккә тәгәрәгән, татарча язучы авторлар дистә еллар чират көткән шартларда ( Әйтик, Нурислам Хәсәновның “Золым” романы ун ел чыкмый ятты), русча язучы милләттәш бер авторның әллә кайчан китап булып басылып таралган, татар галәменә мөнәсәбәте чамалы детектив әсәрләрен тәрҗемә итеп, дәүләт химаясындагы төп әдәби журналда туган телдә казганучы әдипләрнең төшенә дә кермәгән киңлектә һәм күләмдә мәйдан бирү, ягъни милли әдәбиятны үстерү өчен бирелгән сәмәнне шул максатка юнәлтү зарурлыгы аңлашылмады... Миргазиян ага Юнысның, бер мәкаләсендә русча әдәби журналларда укымлыкларны түргә уздыру практикасы юклыгын искәртүе да шул уңайдан әйтелде бугай?.... Әдәбиятыбыз үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына контрольлек итү дәрәҗәсе дә күп кенә сорауларга урын калдыра... Аудиторлар тикшерүе нәтиҗәсендә әдәби мәйдан бүлүдә, әдәби бәйгеләр уздыруда финансларның максаттан тайпылып әрәм -шәрәм ителүе аныклана икән, вакытында кимчелекләргә чара күрү, кирәксә компетентлы оешмаларны җәлеп итү һәм оештыру мәсъәләләре каралу тиештер ?.. Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу, үз- үзен үзәктә калкытып язучылар тормышыннан чираттагы истәлекләр , “үзем турында үзем” нәр асылда реклама һәм үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып, юл саныннан реклама хакы түләтү дә гадел булыр иде... Әдәбиятне сәламәтләндерү хакына, намуссыз реклама өчен җавапчылыкны ошбу даирә өчен дә тергезергә күптән вакыт ...
вторник, 9 сентября 2025 г.
СӨЯЛДЕМ СӨЯННӘРГӘ (Җанга бәрә торган хикәя)
«Машиналарга утырып, җәяү киттем ат белән, аерылыштык, лыштык-лыштык сөйләшербез хат белән» дигән җырдагычарак килеп чыкты. Иртән радиодан Камал театрында Моңзадә Сафина бенефисы узачак дип хәбәр итүләре булды, Нурлыгаян, кырык эшен кырык якка томырып дигәндәй, олы юлгача җәяү, аннан автобуста тирбәлеп, «Шәмәрдән» стансасына, анда электричкага эләгеп, туп-туры Казанга элдертте. Элдертүченең исемен авылда тутырып әйтүче юк: армиягә, дөресрәге — флотка алынганчы — Гаян иде, кайткач, Нурлы дип дәшә башладылар... ...Камал театрына җитәрәк, егет Габдулла Тукай исемендәге мәйдандагы җир асты юлына төшеп, янып торган чәчәк бәйләме сайлап алды, аерым хутлы кассага барып билет юнәтте. Инде театрның ишекләре ачыласын гына көтәсе калды һәм, Аллага шөкер, диик, сәгать тә үтмәстән, алары да ачылды. Тышта салкын, ачы җил иде, ә театр эче ышык, якты һәм җылы. Нурлы, буфетка барып, салкын тимәсенлек кенә тамак чылатты да, әле уты да эленмәгән тамаша залына үтеп, үз урынын эзләп тапты. ...Ахрысы, мәмрәп кителгән, егет кинәт купкан шау-шудан сискәнеп, күзләрен ачса, зал яп-якты, халык ишелеп керә башлаган. Менә бермәл дәү люстралардагы яктылык әкрен генә сүрелә барып, тамашачылар янә дөм караңгыда калдылар. Тик озакка түгел. Музыка уйнап җибәрде һәм, бәрхет пәрдә өскә күтәрелеп, алда аллы-гөлле утлар уйнап торган сәхнә пәйда булды... Шул сихри мәйданчыкны кыйгач кисеп, кәс-кәс атлап, тигез тешләреннән нур чәчрәтеп, итәге яннан ерыклы җемелдәвек күлмәк кигән гавам сөеклесе Моңзадә Сафина килеп чыкты. Аны күрүгә, тамашачылар урыннарыннан купты, котырып кул чабарга керештеләр...
Кичә, җыр аралаш котлауларга үрелеп, матур гына бара. Сәхнәгә чәчкә таулары өелә. Ә Нурлы кулына кыскан бәйләмен һаман тапшырмый, үзе мөкиббән «Сөялдем сөяннәргә» дигән җырны көтә. Бәхетне юк дип кара син, инде өмет өзелде дигәндә, нәкъ шуны игълан иттеләр, һәм ул, сәхнәне тутырып, залга омтылды. Сөялдем сөяннәргә, тирбәлдем имәннәрдә, Бар шатлыгымны бирәем кадерем белгәннәргә... Җыр тәмамлангач, залдагы гавам беркавым һушына килә алмый, моң канатларына күтәрелгән халәтендә, тын торды. Аннары алкышлар, давыл булып кубып, фәкыйребез Нурлыны да йомычка сыман бөтереп алып, сәхнәгә менгереп ыргытты. Аның чәчәкләрне ничек тапшырганын, сөекле җырчыбызның ут капкан битенә тиереп ничек иреннәрен пешерүен сөйләп тормыйк. Нурлы авызын һич җыеп бетерә алмады, маңгаеннан туктаусыз тир акты, башын түшәмдә, ә үзен бәхетнең сигезенче катында итеп тойды. Гаҗәп җыр бит ул «Сөялдем сөяннәргә». Көе дә искиткеч, сүзләре дә! Нурлының бер танышы бар. Теләсә кайсы җырның җыртыгын табып көләргә аңа куш. Бу җырга да өлеш чыгарып азапланды... «Сөян... — дип тыңкышланды ул, — сөян — кабыгы туналган юкә бүрәнәсе. Багана утырып торса, бүрәнә ятып тора, тәгәрәп китүчән... Димәк, сөянгә сөялү өчен, җиргә ятарга, ә бәлкем аунарга кирәк! Тәк. Тирбәлдем имәннәрдә... Монда мәгънә тагын да тирән, төбенә төшеп җитешле түгел. Имәннең корычтай каты, чытырман ботакларына ничек урнашып була соң? Чөеп кундырсалар гына инде. Ә бөгелмәс каты имән ботакларының беришесе кабыргаларың аша үтү ихтималы да юк түгел... Имәннең тирбәлүе... Аны тирбәтү өчен, корыч арканнар белән бәйләп, «Комацу» тракторын эшкә җигәргә кирәк... Һәм шундый тирбәлүләрдән соң да шатлыгың калып, аны кадереңне белүчеләргә өләшүнең, әлбәттә, гаебе юк...» Танышының остаруын ошатмады Нурлы. «Кеше тормышында шундый гарасатлар була, сөяненә дә сөялдерә, имәнендә дә тирбәлдерә», — дип кырт кисте ул. ...Кайсыдыр җырдан соң сәхнәгә бер көлтә чәчәк күтәргән Төркия кунагы килеп чыкты, һәм «чок гүзәл җырлардан мәмнүн» булуын белдерде. Зифа буйлы, ыспай киемле, чем-кара мыеклы, затлы-зыялы чит ил иренең ягымлы сүзләре артисткабызның болай да тулышкан күңелен тәмам ташытты, аның да үз чиратында кунакны куандырасы килде һәм ханымыбыз рәхмәтен төрек телендә әйтте! Дөресрәге, төрекчә әйтәм дип уйлап, үзбәкчә ябыштырды. Рәхмәт әйтүнең гаебе юк, әмма Нурлы янәшәсендә, кичә дәвамында тачточ сагыз чәйнәп, мыш-мыш килеп утырган юан хатын, аның янтыгына терсәге белән төртеп: — Нәрсә күр ди ул? — дип, эре тешләрен ыржайтты. Мәгълүм ки, төрекләр, Тукай заманындагы безнең бабайлар кебек үк, рәхмәт урынына «тәшәккүр», ә үзбәкләр, бу сүзне чак кына үзгәртеп, «ә» хәрефләре урынына «а» куеп әйтәләр. Аерма тик шунда. Шатлыктан сәрхуш сөекле җырчыбыз, төрек кунагына әлеге рәхмәт сүзен, үзбәкчәләп, кат-кат, баш ия-ия кабатлады. Бенефис төн уртасында төкәнде. Театр бинасыннан чыккач, Нурлы тирән итеп бер сулап күккә карап алды да вокзалга таба атлады. Вокзал халык белән шыгрым иде, аңа байтак гомер көтү залы дигән бүлмәдә аркасы белән стена сөяп торырга туры килде. ...Кинәт кайчандыр, әле бала вакытында, әнисе белән икәүләп Таҗикстанга кунакка барулары исенә төште. Ташкент вокзалында сигез сәгать поезд көткән иде алар. Тамак ялгап, үзара сөйләшеп утырганда яннарына яшь кенә, матур гына бер хатын килеп сүз кушты. Ул биредә үзбәк егетенә кияүгә чыккан һәмТашкент кешесенә әйләнгән, әмма туган ягын бик сагына, якташлары очрамасмы дип, көн дә вокзал тирәсен бер урый, имеш. — Их, үзебезнең Ык буйкайлары! Җәяүләп кайтып китәсе килгән көннәрем күп, — ди ул. Нурлыгаянның әнисе исә: — Бер кияүгә чыккач торырга кирәк, ияләнерсең әле, — дип, үгет бирә. — Ичмасам, телләрен беләсеңме? — дип сораштыра. — Әй, беләм инде, — ди якташ апа. Нурлыгаян да сүзгә катышасы итте. — Үзбәкчә рәхмәт ничек була? — дип кызыксынды. Теге хатын әз генә уйланып торды да, исенә төште, ахры, катгый итеп, аты-юлы белән «фәлән күр!» дип ярып салмасынмы?! «Фәлән»нең каты «к» белән башланганын ычкындырды бу. Нурлыгаянның әнисе мулла нәселеннән чыккан укытучы, авылларының интеллигенты, андый сүздән коты очып өнсез калды һәм, бераз сулу алгач кына, «юк, юк, алай түгелдер» дип әйтә алды. — Һәй, апа! — диде теге хатын, әрнү катыш ачы елмаеп. — Боларның шулай монда! — Һәм җәлт кенә вокзал диварындагы сәгатькә күз төшереп алды да, саубуллашып та тормастан, яныбыздан китеп барды. Әмма икеме-өчме адым атлауга, борылып: — Апа, фәлән күр түгел, ә төгән күр икән, — дип, тәшәккүр сүзенең үзбәкчә вариантын яңгыратты. Аннары, кинәт кенә сул кулын алга селтәп, урысчалатып: — Один фәлән инде, — дип өстәп, юлын дәвам итте... ...Нурлы инде поездда җилдерә. Бүген ул авылына ук кайтып җитә алмастыр. Шәмәрдәндәге апаларына кереп кунарга туры килмәгәе. Хәер, кайтып җитүдән ни мәгънә? Яхшымы-яманмы хатыны да, елакмы-көләчме баласы да юк аның. Ялгыз өендә зарыгып, ялгызлыгы гына көтәдер. Дөрес, өйләнгәне булды. Хәрби хезмәткә озатып калган һәм көтеп каршы алган яры белән кавышкан иде. Ике атна торгач, пары китеп барды. Аннары аның флотта, су асты көймәсендә хезмәт иткән чакта нурланыш алуы хакында сүз таралды. Ягъни Нурлы үзе дә, җырдагыча, сөялгән һәм тибәлгән кеше ул. Поезд ашыга-ашыга алга чаба. Тәгәрмәчләр, бертуктаусыз үзбәкчәләп, рәхмәт дип тәкрарлыйлар төсле.
Подписаться на:
Комментарии (Atom)