Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
воскресенье, 5 января 2025 г.
ҺУ ЙЕТӘМЕ ?
( хикәя)
Мине бары чылатып үтте,
Кукурузлар белән беррәттән....
Хәсән Туфан
Бар иде кукурузның дан - дәрәҗәгә күмелгән чаклары...Кырлар патшасы дип зурлыйлар иде аны илебез дилбегәсен Никита Хрущев тоткан чакларда... Сочи каласын чыгып, уңга каерылгач, ераклардан күренеп торган “Спутник” пансионатының төп бинасы да тикмәгә генә кукуруз чәкәнен хәтерләтми.. Исем дә гадәти юлдаш дигәнне аңлатмый җепшеклек чоры ядькәренең, ә Җир тирәли әйләнә торганын күздә тота. Юрий Гагарин галәм гизеп кайткач, әлеге шифаханәдә баш күз алган һәм ихатасында истәлеккә агач та утырткан.
Гагарин утырткан һималай эрбете ай үсәсен көн үскән, кәүсәсе юанайган, тармакланган ботаклары, гигант кош канатларына охшап, аны югарыга, биеккә, очышка укталдырган. Кәүсәсе әйләнәсендә тезелгән эскәмияләргә утырып ял итүчеләргә мул күләгәлек тәэмин итүче истәлек агачны хәтерләүчеләр күптер. Аяныч ки, хак булса бүген аның эзе дә калмаган. Соцмаль челтәрләрдә бу хакта төрлечә язалар, кайсына ышанырга белмәссең. Гагарин бакыйлыкка күчкәч, галәмгә ашкандыр, бәлки? Әллә каберен эзләп киттте микән? Илдәге яшь буынны космонавт булу хыялы инде биләмәвен истә тоткан хәлдә урынны күп били дип төбе тамыры белән куптарып җыештыруларына ышанасы килми. Ә бәлки беренче космонавт Сочида бер генә кедр утырмагандыр, һәм монысы исәндер?...
“Кукуруз чәкәне” күршесендәге “Яшел агачлык” атлы шифаханәдән чак кына югары күтәрелсәң, “кеше юк- поблема юк”, дигән шигарь кулланучының кунак йортына барып чыгыла. Биек һәм калын диварлары куе яшел төстә булганга күрә агачлар ешлыгында ул тиз генә абайланмый, өстеңә ишелә язып, көтмәгәндә, капылт пәйда була. Дракула замогын хәтерләткән, Сталин дачасы дип тәгаенләнгән әлеге шомлы корылманы узып, тар сукмакка борылсаң, озак та үтми, бер кулына челемен тоткан генералиссимус үзе очрый. Баксаң, чытырманлык аланында “Иосиф катында” исемле кафе поскан һәм аның чигендә кунаклар каршылаучы сыйфатында бергә бер үлчәмдә агач сын калкытылган икән. Әллә нәрсәсенә аяк тартты димме, көн саен шул дәһшәтле тирәне урап кайтуны гадәт иттем. Түрен кайсыдыр әдәбият белгече әйткән “Пушкин безнең өчен бөтенесе дә, ә Сталин –без үзебез!” дигән җөмләсе алтын хәрефләрдә, бөтенләй башка мәгънәви яңгырыш биреп бизәгән аулак кафене хуш күрүчеләр байтак һәм арада милләттәшләр дә юк түгел булып чыкты. Тиң тиңе, иске чикмән җиңе белән дигәндәй, уртак табынга укмашып, “тузаннарыбызны кагыша”, “бетләребезне коеша” башладык...
Шәраб парлары тамырларга үтеп, ихласлыкны арттыра, күңелләрне уртак дулкынга кәшәли, күз карашларына яктылык иңдерә. Бер белмәгән бәндәләр белән ачылып сөйләшү – җаннарга бушану. Ә, иң тирән хаталар таныш кешеләр белән аралашканда ясала.
Ул кичне үзалдына гел моңаеп йөргән, ниндидер проект оешмасында казганучы Рәүф кардәш тә тәмам чишелеп китеп, беркемгә дә әйтми йөргән эч серләре белән бүлеште.
- Кодаларга кунакка баргач, көн уртасы әле бу, дүрпочмаклы җыйнак өстәл тирәли утырабыз шулай, -дип башлады ул медер-медер килеп. - Табында сый-хөрмәт куелган, минем урын түрдә, кода белән кара-каршы , бер якта хатын, икенче якта кодагый. Ниндидер мәзәк сөйләгәндә хискә бирелеп китепме, кулны саксыз селтәп җибәргәнмен күрәсең, кашыгым идәнгә төшеп китте. Җитез генә чүгәләп шуны алганда өстәл астында хатын белән коданың тезләре тезгә береккәнен шәйләп алам...
- Өстәлне күтәреп капладыңмы соң? –дип калкынды Шакирҗан кардәшебез.
- Мин үз күзләремә ышанмадым, -диде Рәүф, гаепле елмаеп - Гафу итегез, телефоннан чылтыратасым бар, дип урынымнан җәһәт кенә торып кода ягына чыгам һәм зал ишеге катына басып, башны борып, шыпырт кына өстәл астына күз ташлыйм : тегеләрнең тезләр тездә! Телефон аша сөйләшкән булам һәм эштә йомыш чыкканны сылтаулап тизрәк бу өйдән чыгып китәргә ашыгам. Буылам , чөнки. Барам, барам, барам, җитәм бер паркка , утырам скәмиягә һәм уйлыйм, уйлыйм, уйлыйм. Кода оныкны мәктәпләренә илтәм дип торган иде, ул киткәчрәк кайтырмын, минәйтәм. Бер –ике сәгатьтән кайтсам, ни күрим, теге мәлгунь оныкны озатуны центнер ярымлы кодагыйга йөкләгән...Бәлки шулай гына тоелгандыр, төймәгә баскач, озак кына ишекне ачмый тордылар...
- Кая югалып йөрисең, -дип шелтәли хатын, йомшак кына. - Бер сәгатькә, дип чыгып киткән кеше, тәмам дөньясын оныткан.
Ул арада, мыш-мыш килеп кодагый да кайтып җитте.
-Тамагым кипте, кая чәй куйдыгызмы? – диде, керә керешкә .
Янә теге дүртпочмаклы өстәл артына утырыштык. Бу юлы күрәм, тегеләрнең тезләре бер-береннән ераклашкан, капма каршы якка борылышкан, ә борын асларына кәнәгать елмаю кунаклаган...
- Да, парин, чучкалар карыйм, хатын да шунда, ыштанын ямыйм, дигән такмазага тартым синең хәлләр, -дип Рәүфнең тар аркасыннан кагыштырдык
- Их, Сталин заманы булса, кош теле хәтле хәбәр юллар идең дә, ай күрде, кояш алды булыр иде каһәр суккыры кодаңы, -дип куйды Шакирҗан, көрсенеп.
Әңгәмәгә ниндидер оешмада баш бухгалтер буларак тамыр җибәргән, өреп кабартылган сыман көпшәк гәүдәле Фәрих кардәшебез кушылды.
- Шулай инде, - дип гөрелдәде ул, зәһәр көлемсерәп.- Бөтен хатыннар да шаяра, минеке генә тугъры, дип яши инде, барыбыз да. Хатының күңеле белән хыянәт итә башласа ул бит тиз аңлашыла. Әле андый нияте дә булмаска мөмкин, гаепләсәң чатакама киләчәк , ихластан рәнҗүе дә ерак йөрми, аңнары аста , инстинктлары өстә чөнки, ә процесс башланган. Белмим ничек татарчасы, кыскасы алар “самка” буларак, күңелләре бер мәл яңа самец эзли башлый. Дачаңдагы ызандаш ир белән ха-ха килеп, сүз югында сүз булсынга сайраша башлавы да моңа ишарә. Чит ир алдында сине чүпкә чыгара торган җөмлә ычкындырса, бетте диген, димәк ул сине инстинкт дәрәҗәсендә самец буларак түбән бәяләвен, үзе хуп күргән кандидатка белдерә... Димәк, вакытында авызына сукмагансы, моментны ычкындыргансың....
- Ә син ычкындырмадыңмы? –дип кызыксына Шакирҗан.
- Без аерылыштык. Бөтен туганнар мине гаепли, ата мәче, дип орышалар хәзер.
- Сине?
- Мин хатынны хыянәте өстендә тота ала идем. Теләмәдем. Ул очракта мин тиле калам, миннән көләчәкләр . Жәлләргә дә мөмкиннәр. Анысы –тагын да яман. Салырга ярата торган хезмәттәш бер тол хатын белән спектакль күрсәттек. Хәләл җефет, дулап, теләсә нәрсә кычкыра башлавы булды, “гафу ит иркәм, мин сине яратмый башлаганмым, артым белән дә күрәсем килми”, дидем дә чыктым да киттем. Теге телсез калды. Аның уҗымга чыга башлавын абайлагач, туплаган запас ярап куйды, тормышны яңадан башлап җибәрергә... Ә фатирны бүлештек.
- Яңадан өйләндеңме?
- Рәсмиләштермичә генә . Авыз пешкәч, өреп кабасың икән ул...
- Ә минем белән менә болай булды, -дип әңгәмәгә кушылды ит комбинатында мал табибы булып эшләүче Хөснетдин, тамагын кыра-кыра. - Хатын сыйныфташлар белән очрашуга барам , дип ашкына гына бит. Бер ел элек шундыйга барып тәмам алмашынып кайткан иде, яшәреп киткән сыман дә тоелды, ошап киткән. “Бармыйсың”, дим. Көннәрдән беркөнне мине , үзәк урамда ике бәндә туктата, моның сыйныфташлары булып чыкты, “нишләп хатыныңны очрашуга җибәрмисең?” – дип "оялталар". Күзләре тулы нәфрәт , кысылган иреннәренә түбәнсеткеч елмаю оялаган. Берсе якамны төзәткәндәй итә. Безнең аңлашуны комбинатыбызның ит чабучысы Әкрәм күреп алган икән, кырыбызга ашыгып ул килеп басты. Брезент чалбардан, майкачан, акай күзләре белән, боларны баштан аяк күздән кичерә. Бер кыек сүз ишетсә , бала башыдай йодрыклары хутка китәчәк...
- Сезгә ышанып хатын җибәрсәң, - дип, көлгәндәй иттем.
Янымда шкаф сыман әзмәвер пәйда булу боларның тавышларын гына түгел, төс-битләрен дә үзгәреп куйды,
- Үзеңә карыйсың дускай, бигайбә, безгә нәрсә, -ди-ди яныбыздан тизрәк шылу ягын каердылар.
- Ни дип бәйләнде алар сиңа?- дип кызыксынды Әкрәм.
- Хатынны үзләре белән гүләңкегә чакыра килгәннәр
- Кит аннан!
- Классташлар очрашуына дәшәләр.
- Ә почта ни пычагыма?
- Хат килде. Мин җибәрмим дигән идем. Күрәсең хатын белән элемтәләре бар.
- Тотып яруга ничек карыйсың бу мүкләкләрне ?
- Алай итсәк, моңа хатыны хактан да мөгез куйган икән , дигән гайбәт таралмасмы соң?...
Ихтыярың...
Хөснетдингә теләктәшлек белдерергә өлгермәдек, хәрби хезмәтен тәмам итеп, кителен салгач, Башкортстанда ниндидер предприятиегә башлык булган Мөгътәсим әфәнденең , Татарстанда хатын-кыз чибәр, шуңа узыналар, дип “салам кыстыруы” , Шакирҗан якташны кузгатып җибәрде.
- Ә син ишеттеңме соң әле, безнең абзый сезгә кунакка килгәч, ни булганын? – дип кызыксынды.
- Нәмә булган тагын?
- Табынга утырышыр алдыннан җилкәсенә чигүле сөлге салган зифа буйлы чибәр башкорт кызы комганнан безнекенең кулына су агыза икән.
- Һу йетәме? – дип сорап та куйган. “Су җитәме?” була инде татарчасы. Безнең абзый күрәсең башкача аңлаган,
- Шулайрак икән шул монда хәлләр, -дип җавап биргән...
Пырхылдап көлеп җибәрдек. Мөгътәсим кардәш кенә карасына коелды,
- Бөтенегезнең дә хәле башкорт кызы әйткәнчә ләбаса, нәрсә авызыгызны җәясез? Әле дә Башкортстан бар, иң текә җырчыларыгыз, иң шәп язучыларыгыз безнең яктан, -дип кызды ул, үртәлүен яшереп торуны кирәк санамастан.
- Әй, барыбыз да бер иш, -дип кул селтәде, Нуриман.- Җырчылар “фанера”*га капланды, язучылар дәүләт асрамасындагы әдәби журналда басылуга чиратта. Өч дүрт санга җәелешле романга күчте бар да.
- Элек мин укыштыра идем журналыгызны. Хәзер, әллә нәрсәсенә бизелде. Кул җитми. Укучыларыгыз калдымы соң ? - дип кызыксынды Шакирҗан.
– Үзебез язабыз, үзебез укыйбыз, бәя бирәбез, хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәбез, һәм алабыз да - диде Нәриман, кет-кет көлеп. - Рәхмәт, өстәгеләр укып азапланмый гына хакыбызны хаклый. Томнарыбыз да табадан төшеп кенә тора. Күләм һәм сан буенча Бальзакны артта калдыручыларыбыз инде шактый.
- Ул томнарыгызны сатып алалармы?
Тот капчыгыңны.Кибеткә кертми генә китапханәләргә урнаштыру җаен
чыгарды каләмзат депутатларыбыз, рәхмәт төшкереләре. Яшьрәкләр, быжгыштыра. Нишлисең, атлар су эчкәндә, тайлар боз ялый. Ул шулай куелган. Чиратлары җитәр, алырлар премиясен дә, бүләген дә, мактаулы исеменнәрен дә, сабыр төбе сары алтын. Без көттек бит әле.
- Роман язу катлаулы матавыктыр инде ул?
- Бер нәрсәсе юк, хи-хи-хи, -дип кеткелдәде Нуриман.- Гәҗитләр кызык чыга бит хәзер. Кайсын гына алма, Гаптелбөкенең истәлекләренә, Мәчтүрәнең өшкерелгәннәренә төртеләсең, тарихи шәхесләр хакында төрле гайбәткә тап буласың. Бетмәс-төкәнмәс чимал бу, әдәби продукция җитештү кәсебенә алынганнар өчен. Халык китап укымый, дип риядан гына зарланабыз, хагында, укымаулары мең кәррә хәерлерәк. Бәя бирүчеләр ишәйми.
- Ә хатын-кыз мәсьәләсе белән ничек? Хәзер бит һәр приличный оешмада килгән кунаклар өчен дип, штатта сылубикәләр тоту модада.
- Ул мәсьәлә гүпчем проблема түгел. Эшли башлагач та, “басылганнар басыла”, дип, кистереп әйтеп куйдым. Аңлаганнар аңлады. Кайсыбер хатын-кыз авторлар ачыктан ачык, “әгәр басылса нәсер, мин барына да әзер”, “чыгарсагыз “эссе”мне, тататырмын эссемне” дип, колакка пышылдап китәләр, колак алкаларын пешереп шәлперәйтеп бетерәләр , әйе.
- Шәп яшисез , -дип тел шартлатты Шакирҗан.
- Бар, ашка таракан булып төшүчеләр дә. “Татар китабын эт тә укымаслык итәләр, -дип хат юллаган иде берсе. “Сталинист татар әдәбиятына ясин чыкмакчы”, дигән мәкалә белән утлы табага бастырдык үзен. Җавап мәкалә астында “фикер алышу” оештырып, төркем белән, кай җире кычыта, эре иләктә иләдек...
- Дөрес эшләгәнсез, -дип хуплады Шакирҗан. - Минем өстән дә күп язды аның ише ыртык-шыртык. Имеш кибеттә сөтнең бәясе кыйбат, мин очсызга җыям. Базар экономикасы шулай куша, дигәнне рәҗе аңлатып була лузерларга.
Ниндидер берләшмәдә озак еллар әйдәп баручы инженер вазифасында казганган Мидхәт Сәлимгәрәев, тик томалдан каударланып, әлеге сайрашу дулкына дөм ятышсыз үз хәсрәтен тәгәрәтте.
- Бүтән җирдә дәү түрәләр күз өстендә каш, ә бездә фәләнбаш төсле! –дип, белдерде ул, өстәлгә йодрыгы белән тондырып.- Инде өченче малакасусны баш инженерлыкка тыгалар оешмабызга. Аннары нәчәлнек ясыйлар. Ә йөкне эш атларына, безгә тартасы. Менә шундый роман, Нуриман әфәнде. Тормышны белмисез. Документка кулны без куябыз, акчаны алар соса, бер –бер хәл чыкса кул куючы кырый кала. Менә минем шефны гына алыйк. Ялагайның ялагае. Әнә теге, Башкортстанда кулын юган дәү түрә әйткән моңа бер тапкыр, симереп киттең әле син, дигән. Бу икенче көнне үк махсус клиникага барып корсагындагы маен суырттырып кайткан . Бассейнда су коенып ята идек, килеп керде күзен акайтып. Маен алгач, корсагы тиресе алъяпкыч сыман оят җирен каплап тора. Үзем дә сизми шаркылдап көлеп җибәргәнмен. Башкалар түзде, сабакылар. Көлмәделәр. Тотынды бу хәзер миңа бәйләнергә. Ай саен сәбәп табып премияне кисә. Жалоба язудан файда юк. Сталин бабай заманын сагынмас җирдән сагынырсың.... Менә шундый роман, Нуриман әфәнде! Ә сез тормыштан гүпчи аерылгансыз. Түрәләргә, аларның нәсел ыруына тез йөгенеле шабашкыга күчте күпләрегез...
...Юк - бар сөйләшеп вакытның узганы сизелмәгән , төнге сәгать унике дә тулып киткән икән. Тышта яңгыр ява башлаган, кинәт кенә яшен яшьнәп, чатырдатып күк күкрәп һәммәбезне сискәндереп җибәрде. Бала чагыбызда безнең ил кебек иркен һавалы бүтән ил дөньяда юк, һәм була да алмый, дигән эчтәлекле җырны җырлап һәм ишетеп үстек. Ә биредә шуның нәкъ киресен тугълаучы , “тиранны зурлаучы илне күрсәтегез!”, дип башлана торган торган җыр яңгырый...Һәм аны авторы үзе үк башкара! Үзе! Ничек алай соң әле бу, инәңнең коерыгы!? Менә җанны тетрәндергеч моң белән сугарылган җыр тәмамлана, һәм шомлы, зеңгелдәгән тынлык урнаша. Уйламаганда, шул тынлыкны бүлеп, йомшак тавышлы берәү,
- Исәнмесез, иптәшләр, -дип сәлам бирә. Ни күрик, зал түрендә уртак табын ясап тезелеп киткән өстәлләр түрендә Сталин һәм аның яраннары утырышкан.. Йә, Хода, безне көн дә каршылаучы сын терелгән, челеме кулында, өстендә фильмнарда күреп ияләнгән хәрби киеме, түшендә сыңар йолдыз да җемелди.
- Бу шоу-тамаша ахры? - дип , тел шартлатты Фәрих.
- Кино төшерәләр, -дип фаразлады Рәүф.
- Ишек - тәрәзәгә күз салыгыз, агай –энекәйләр, аннары әйтерсегез, сүзегезне, -дип пышылдады Шакирҗан, күзләрен ялт- йолт китереп .
Ни күрик, винтовкалы , ябык чырайлары, карашларыннан иман нуры качкан кызыл армияче гаскәриләр ишек һәм тәрәзәләргә сакка баскан. Тәрәзә пыяласы аша агарып уңган шинелле хәрбиләрнең кафебызны тыштан кат-кат уратып алуларын абайлыйбыз.
Ул да булмый өч дүрт официант йөгереп килеп, кырыбызда әйләнә - тулгана башлый. Өстәлебез түренә затлы гөрҗи шәрабы тулы самавыр борынлы кечтеки имән мичкә менеп кунаклый. Ә дигәнче гадәти өлеш тәлиңкәләребез форфордан ясалганына, кашык- чәнечкеләребез көмештән коелганына алмаштырыла, берсеннән берсе затлы ризыкълар китерелә. Һәм , ни дияргә дә белгән юк, өстәлебезне, урындыклабыз белән үзебезне җиңел генә күтәреп уртак табынга ялгап куялар
- Без мондый заказ бирмәгән идек бит! -дип шыңшый Рәүфебез, көтелмәгән муллыктан коты алынып һәм сыгылып төшеп
- Бүген сез миндә кунакта, -дип белдерә, терелгән сын, табын түреннән. Сез минем кафемны үз итәсез, үземне әледән әле искә аласыз. Чакырасыз кебек аңлашыла. Чакырган җиргә барыгыз диелә түгелме соң бабаларыгыз хуш күргән хәдистә?
- Иосиф Виссарионович, иптәш Сталин, бу чыннан да Сез ич ? –дип кычкырып җибәрде чырае аклы-күкле булган Шакирҗан, урыныннан сикереп торып һәм чүгәли төшеп. – Исәннәрмесегез!
- Сез ялгышмадыгыз, Шакирҗан иптәш.
- Ә ничек бирегә кайта алдыгыз Иосиф Виссарионович? – дип кызыксынуын дәвам итте тавышы яшелле-мөшеллеләнгән Шакирҗан.
- Коммунистлар ала алмаган ныгытма юк ул, иптәш Шакирҗан, -диде әлеге Зат, аталарча елмаеп. - Нигә килгәнемне чамалыйм, ә менә ничек бирегә эләгүемне аңышмый торам. Бәлкем берәр галим аңлата алыр? Бармы арагызда белемле кеше ?
- Бар, бар, Иосиф Виссарионович. Әдһәм Әкрәмеч Шәймәрдәнов – фән докторы! – дип белдерде Нуриман, күзләрен очкынландырып.
- Күрик, докторыгызны, -дип, Сталинны хәтерләтүче зат , кәс-кәс атлап яныбызга килде.- Ниндиерәк кош икән?
Әдһәм урынынннан торып, чәчен артка сыпырды һәм артык дулкынлануыннан калтыравыклык иңгән саңгырау тавыш белән ,
- Фәндә андый феномен билгеле, -дип, белдерде. Һәм тончыгып китеп, ютәлләргә кереште .
- Йә, йә, тынычланыгыз, - дип Сталинны гәүдәләндерүче Зат үз итеп аны аркасыннан каккалап. - Беркем дә сине Колымага озатырга җыенмый әлегә.
Әдһәм Әкрәмеч , кулъяулык тартып чыгарып, быргы кычкырткан сыман борынын тазартты, тамак кырды, һәм янә телгә килде:
- Какшамас абруегызга тукынган Никита Хрущев салдырткан кукуруз чәкәне төсле бина бар бит инде. Шуның белән Сезнең дача корылмалары арасында күзгә күренмәс вакыт җепселләренә рухи давыл уралып яши, ә каты яшен яшьнәгәндә, арада һава ертылып, кайбер җепләр өзелә, вакытлар бутала, һәм Сез шушы өермә дулкынында, рухташларыгыз белән бергә исемегез телдән төшмәгән кафега килеп юлыккансыз булса кирәк.. Мондый феномен дөньяның төрле калаларында күзәтеләдер, дип фаразлыйм. Татар һәм урыс рухлы корылмалары бар Казанга да үзен сиздергәләп куйса, гаҗәпмени. Богауланган давылның иң куәтлесе Истанбулда, Солтанәхмәт мәйданында яшәргә тиеш, кебек . Византия истәлеге, әвәл чиркәү булган Айя Суфия һәм Солтанәхмәт мәчетләре арасында. Хәлбуки, төрекләр Айя Суфия тирәли дүрт айлы манара калкытып, аның давыл чыгару егәрен җирләштерү әмәлен тапканнар...
- Андый давылларның иң хәтәре Ир һәм Хатын арасында туарга мөмкин! – дип куйды серле Зат.- Әйтик, солтан Әхмәттәй ир һәм изге Суфиядай хатын арасында.
- Ә без нәкъ менә шул хакта гапьләшә идек тә!
- Әйе, мин хәбәрдар, кич буе хатыннарыгыздан зарланып утырдыгыз.
Без, ихластан уңайсызланып башларны түбән идек, гәүдәләребез куырылды, кайберләребезнең колаклары да кызарып чыкты кебек.
- Ләкин , хаклы түгелсез. Хатыннар китмәгән. Үзегез аларны китәргә этәргәнсез. Нигә баш чайкыйсыз , Рәүф иптәш. Минем белән килешмисез мәллә?
- Килешмим, - диде Рәүф, бар батырлыгын учына җыеп. - Татарның олуг шагыйре Хәсән Туфан ГУЛАГ тегермәнегезгә эләккәч, хатыны Луиза Салигаскәрова донор булып киткән, саткан каны хисабына иренә ризыкълар җибәреп торган. Аннары якты дөньядан китеп барган! Хәсән агай кайткан ун җиде елдан соң булса да, ә ул юк. Киткән , көтмәгән...
- Дөрес уйламыйсыз, иптәш. Аларның рухлары бу дөньяда да, теге дөньяда мәңге бергә, -диде әлеге Зат. Һәм,
- Әйдәгез, иң яхшысы, изге хатын-кызлар хөрмәтенә берәрне күтәреп куйыйк, -дип өстәде.
Җитез официант күз ачып йомган арада көмеш подноста аңа янып торган кызыл шәраб салынган бәллүр бокал китерде. Безнең куллар да ирексездән кан куерыгына охшаган сыеклыклы рюмкаларга үрелде...
- Минем хатын китте бит, иптәш Сталин, -дип куйды мал табибы Хөснетдин, үз өлешен йотып куйганнан соң, еламсырап. - Беләм, юньле ирне хатыны калдырып китми...
- Әгәр хатын-кыз чынлап та китә икән, аны берничек тә туктатып һәм кире кайтарып булмый! Беркем дә туктата һәм кире кайтара алмый!
- Хәтта Сез дәме?
- Мин дә....
Ул ничектер кечерәеп, ябыгып калды. Трубкасындагы уты да сүнде кебек. Ул почмакка карап авыр сулап куйды. Ә анда ниндидер гүзәл хатын-кыз портреты эленгән икән... Тукта бу бит аның хатыны портреты булырга тиеш...
- Хәлләрегез шәптән түгел мәллә? - дип куйдым мин, үзем дә сизмәстән. - - Ахырзаман җиткәч, җавап тотасы бар бит. Ә мине гаепләргә атлыгучылар җитәрлек. Дөрес, яклаучылар арта тора.
- Яклаучыларыгызның да, гаепләүчеләрегезнең хаталары уртак...
- Нинди хата?!!
- Алар Сезне дөрес юлдан барган илне , беркем аяк басмаган яңа сукмакка алып кереп китеп, адаштырып, халыкларны бәлагә яки уңышка батыручыларның күренеклесе, дип саный.
- Без дөньяда күрелмәгән яңа юл салдык та!
- Салмадыгыз. Сез сокланган Иван Грозный, мәгълүм ки, “һәм соңгылар беренче булырлар” дигән дини вәсыятьне тотып, халкының җитәкче затлы катламын әтрәк- әләм опричникларга алмаштырган һәм шул юл белән илен мөстәкыйльлеккә ирештереп, киңәйткән, зурайткан, ныгыткан. Петр Беренче, еллар дәвамында опричниклардан азып канат ярган боярларның сакалларын бүкәндә чаптырып, сарай хезмәтчеләреннән, аларны дворҗан-дворяннар, дип атап, үз югары катламын булдырган. Һәм илне , шулай ук, әтрәгәләм вертикале көчләве аша империя дәрәҗәсенә җиткергән. Сез дә, ил кодын билгеләгән тискәре сайланыш аша кулай нәтиҗәгә ирешүне дәвам итүче уңышлы менеджер, бары шул гына...Нишлисең , тора бара нәкъ коммунизм идеясе тасдыйкълаганча килеп чыкты: материя беренчел, ә аң –икенчел икән ләбаса, һәм акчаның идеягезне җиңүе табигый чишелеш..
Кинәт, тәрәзәләрне хәтәр яктыртып яшен яшьнәп, күк күкрәде.Һәм икенче мизгелдә ни Сталин, ни аның кунаклары, ни сакка баскан солдатлар, юып алгандай капылт юкка чыктылар. Без сүзсез генә урыннарыбыздан торып, кафедан чыгып киттек. Күктә тулган ай йөзә, таң җиле йомшак кына битләребездән сыйпый. Беребез бер сүз дәшми. Икенче көнне дә бу хакта теш агартмадык. Һәм гаҗәп тә түгел, авызыңны чамалап ачмасаң, җүләргә, ялганчыга чыгаруларын көт тә тор...
Күрше номердагы таныш урыс , кичке аштан кайтышлый,
- Кичә, кафе ябылгач, Сталин һәйкәлен уртага алып ни дип кычкырыша идегез? Үзегезчә талаштыгыз ахры ,бер сүзегезне дә аңлашылмады,- дип мыгырданды. Хәлбуки, аның әйткәне күңелдә кайнаган шик-шөһбәләрне ахыргача юып төшерә алмады.... Кәрәзле телефоным экранына баксам, күрәм, хатын шалтыраткан. Җавап булмагач, смс юллаган. “Ничек анда Сочи, су җитәме?” , дип кызыксынган. “Мин яшәгән, кукуруз чәкәнен хәтерләткән күп катлы бина таң атканда, нурлар кайтарылышында, күккә омтыла”, дип җавап күндердем...
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий