Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
среда, 15 октября 2025 г.
ЯНӘ 4 ЮЛЛЫКЛАР
***
Сайлау кичеп, урна аша,
Хыял тормышка аша;
Кем шәп урынга урнаша,
Шыпырт кына урлаша...
***
Дөнья тарихы золымнан гаеп тапмый, -
Цивилизация юлы, дип исбатлый;
Аныңча, җиңелгән - кыргый, җиңгән - хаклы,
Ә кан койган яу башлары - бөек, затлы...
***
Ятып калганчы кал атып,,
Яшә тормыш ямен татып,
Йөрмә бушлай акыл сатып,
Беркайчан да һәм һәракыт!..
***
Камыт киерткәннәр икән
Инде авыр сулама,
Бәла ялгыз гына йөрми,
Чират -тәртә, дугада...
***
Эт сугарып йөрисең , дип
Хатын бүген "хуплады»,
Беразга «корыны бушка
Аудартудан» туктады...
***
Өскә күтәрелгәннәргә
Яный аска түнтәрелү,
Төпкә төшеп җиткәннәргә
Бердәнбер юл- күтәрелү...
***
Әдәбиятны кауласа графоманнар,
Медицинаны кайгыртса шарлатаннар,
Фәндә түш һәм бүксә какса профаннар,
Түрдә тамыр җибәрәчәк ренегатлар..
***
Өч тиенлек вуз тәмамлап,
Үзен саный зыялы,
Урап узу җаен юллый
Хезмәт дигән кыяны.....
***
Зур уңышларга ирешү
Бик күпләрнең хыялы..
Хыялларны суга сала
Ялкаулык ихтыяры...
***
Редакцияләр катында
Язучылар урала,
Алар саны арта тора,
Ә тиражлар уала...
***
Эш эшләүчеләр нык кими,
Кая бакма -зыялы
Бавр да урап узмак була
Хезмәт дигән кыяны.....
***
Ялганнарын тоткаласаң,
Бүтән алдамыйлар...
Гел дәшми генә уздырсаң,
Дөрес аңламыйлар...
***
Текә түрәләр җай белән,
Рәхәт чигеп гомер итә....
Җәһәннәмдә дә аларны
Иң җылы урыннар көтә...
***
Бәхеткә тиенер өчен
Артык акыл кирәкми;
Акылсызлыкта да ямь аз,
Рас башың бар, кирәк ми...
***
- Һаман баш авырта дисең,
Табибка күрен, иркәм!
- Диңгезгә күренеп кайтсам,
Чирем чигенмәс микән?...
***
Аны ни сатып, ни тартып алып булмый,
Вакытны һәркем үзенчә сарыф итә,
Банк процентлары да аңа кунмый,
Ул туктап тын ала белми, уза-китә....
***
Затлы әсәрләргә юлны яба
Асрама басмалардагы мөхәррият
Әтрәк-әләм өчен мөһим түгел
Төпле белем, камил акыл, изге ният...
***
Клиникалар тирәсен мин еш урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян * яздым,
Инде "Акча эчәкләр", дип роман сырлыйм..
* "Татарстан яшьләре", №25(12347) 28 июнь 2018 ел,
"Медикләр һәм мидәкләр", Рөстәм Зарипов
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады.
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
(редакция өчен генә: Милиция полиция булып үзгәргәч, медиклар педиклар дип үзгәрмәгәе дип борчылуы күздә тотыла)
***
Чиновниклар үрчи һаман,
Җенси юл белән түгел,
Адаштыралар зиһенне,
Чуалттыралар җебен..
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Кайда соң без? Башта түгел,
Азакта түгел, уртада...
Үз көебезгә барабыз,
Вакыт җиткәнче туктарга...
***
Пальма маен ашарга ярый , дип
Раслый табиблар министрлыгы....
Хәмер, тәмәкегә, зарарлы, дип
Тамга суктыруы – горурлыгы...
Рөстәм Зарипов, Саба, Шәмәрдән
***
Гашыйк идем аңа,
Искә алам гелән...
Күп озаттым аны,
Күз карашым белән...
***
Кеше кош түгел түгелен,
Ул да оча вакыт- вакыт..
Әйтик, очып барып төшә,
Кошларның халәтен татып....
***
Каядыр барасың килсә,
Әвәл китәргә кирәк,
Барып җитеп, эш пешмәсә,
Кайтып китәргә кирәк....
***
"Бер "Мәскәүски" ак ( 2 сум 87тиен*), 300 грамм
2 сум 10 тиенлек колбаса ( 63 тиен*)...."
Мәрхүм дус аңлаткан телефон номеры (2-87– 63)
Искә төшеп, җанны моң баса..
(* СССР чоры бәяләре)
***
Әтрәк-әләм асыл затны
Пычрату корылышында...
Шулай язган Максим Горький
Гомере борылышында...
***
Мин әйткән туташлар ник ошамый?
Берсе куркыныч, ә икенчесе җүләр...
Ягъни үзең куркак, зәвыгың юк...
...Алар исә үзенчәлеклеләр...
***
Уттай яндым, ул боз иде,
Язмышыма күндем...
Мәгъшукам эри башлагач,
Сүрелдем дә сүндем....
***
Дәвалап бетереп булмый
Йөрәгеңнең ярасың,
Соңгы ноктаңа җиткәнче
Барасың да, барасың...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
**
Хатын-кыз иягенең дә урысчасы ,
"Подбородок" була-ягъни, сакал асты...
...Ә кемнәрдер камил туган телен сатып,
Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты....
***
«Дать батога!» , диләр, гаярь руслар,
"Батог" – русның тукмау чарасы...
Безнеңчәдән дә тәрҗемәлиләр,
Тукмауга турылап мәгънәсен...
***
Чорлар алмашынган саен
Итәк кыскара бара,
Юкка чыгуы да мөмкин,
Табылмаса бер чара....
***
Әдип актыклары сырлый роман...
Фанерачы җырчылар үзәкне өзә,
Күсе рухлы түрәләр типтереп яши,
Димәк безнең кораб әле йөзә...
***
Дүрт аяклы чорларына кеше
Кайтырга омтыла, күр әле...
Икәү йөк күтәрү, кочышулар
Шул фикерне раслау үрнәге ...
***
Хыяллар ирекле, белми чикне,
Өмет офыклары исә чикле;
Аска карап йөрү оныттыра
Кояшлы, айлы, йолдызлы күкне...
***
Хатынымның һәр әйткәне
Минем өчен закон;
Законнан тайпылган саен
Чара күрә хатын...
***
Әгәр хак дөресен ачып салсаң,
Кем борчылыр, кемдер көләчәк,
Ә кемнәрнеңдер ялагайлары
Урап алап, чәң-чәң өрәчәк...
***
Халык укымый , -ди каләмзатлар,
Ә укырлык әсәр язмыйлар ....
Холкымны авыр саныйлар, әмма
Алтынга тиңләргә базмыйлар...
***
Әни , ул гел күзләремнән күзен алмый,
Мине ярата бугай ул егет!
Бәлки башка карар җир тапмыйдыр?..
Кызым , ашавыңны бераз кимет....
***
Акыллы башка да ахмак уйлар
Сирәк-мирәк кереп чыккалый,
Күңелкәен акккан суга ташлап,
Дөрләп янган утка тыккалый...
вторник, 14 октября 2025 г.
КОНКУРСЛАР АША КӨН КҮРЕШ
Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телендә чыга торган Интертат атлы электрон газетасында быелның 14 ноябрендә журналист Рузилә Мөхәммәтованың "Язучылар сөйләшә:"Курыкмыйча исемләп әйтәм - әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!" исемле саллы язмасы дөнья күрде.
«Менә дигән шәп әсәрләр язылып дөньяга чыкмый ятадыр – иҗатчылар конкурска бирергә дип көтәдер», – дип борчыла Язучылар берлегенә җыелган язучылар.", дип башлана мәкалә.. ( https://intertat.tatar/news/yazucylar-soilasa-kurykmyica-isemlap-aitam-asarlarnen-in-yaxsysy-mineke-ide-5869501)
Әлеге утырышта катнашучыларны, алган исемнәре, бүләкләре, титулларыннан, фотодагы кәнәгать, горур кыяфәтләреннән чыгып бакканда җирле язучыларның каймагы дисәң дә ярыйдыр. Фикер алышуларның рухи кыйммәтен өлешчә күзаллау хакына, анда яңгыраган кайбер фикерләрдән өзекләр китерү артык булмастыр.....
Әлфәт Закирҗанов: Конкурста җиңеп чыккан әсәрләрне мин нигездә дөрес бәяләнде һәм татар әдәбиятында кызыксынып укыла торган әсәрләр барлыкка килде, дип саныйм. Зөлфәт Хәкимнең беренче конкурста җиңгән әсәре – игътибар итегез – сугыш вакыйгаларына бүгенге көн күзлегеннән яңача караш.
Дания Заһидуллина: Икенче конкурста Зөлфәт II урын алды.
Камил Кәримов: Гафу, бүлдерәм, диалог булсын. Зөлфәт Хәким дигән язучыбыз нинди генә конкурста катнашса да, профессиональ җиңүче. Ул гел җиңүче булачак, чөнки аннан уздыру өчен, ай-яй, үсеп җитмәделәр.
Дания Заһидулллина: Беренче конкурска килгән әсәрләрдән Рүзәл Мөхәммәтшинның «Лаләләр» хикәясе һәм Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы бик югары планка куйды. ... Рүзәлнең гаҗәеп хикәя иде, Зөлфәт Хәкимнең романы да бик шәп иде. Икенче конкурста Зөлфәт Хәким тагын роман белән катнашса да, икенче романы беренчесеннән күпкә кайтышрак тоелды, һәм мин аның II урынны алуын дөрес дип саныйм.
Вакыйф Нуриев: Ә быел I урын алган романның теле белән азапландык – дөресен әйтим. Бер вакыйганы йомгаклап бетермичә икенчегә күчүләр, буталып китүләр... Укыганда шактый чәч агарттык.
Дания Заһидуллина: Конкурста тел ягыннан камил булган әсәр гомумән юк!
Камил Кәримов: Монда җиңүчеләрне һәм җиңелүчеләрне чакырасы булган...
Рабит Батулла: Җиңелүче мин бит инде.
Әлфәт Закирҗанов: Рабит абый, «мин җиңелүче» дидең. Нинди әсәр белән катнашкан идең – сер түгелдер. Җиңеп чыккан әсәрләрне укыдыңмы? Берәрсен булса да. Фикерләрең ничек?
Рабит Батулла: Берәрсен булса да укыдым. Сүз әйтергә дип түгел, I урынны алырга өйрәнергә дип килгән идем.
Ринат Нуруллин: ... Күләмле әсәр язган кешегә бик кыен: повесть язсаң, конкурс шартлары буенча аны 2 данәдә бастырырга кирәк. 100 битне 2 данәдә бастырсаң – 200 бит, битен 3әр тәңкәдән санасаң да, әсәрен конкурска бирү өчен кеше акча чыгара. Шуңа беренче 3 урынны гына бирү дөрес әйбер түгел.
Рабит Батулла: Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җирен «сандугач оясы кебек» дип сурәтләгәннәр. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым...
Камил Кәримов: Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел – бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз.
Гүзәл Әдһәмова: Курыкмыйча исемләп әйтәм – үсмерләр әдәбияты буенча иң яхшысы минеке иде!
Әлфәт Закирҗанов: .. Үзеңне үзең мактамасаң, кем мактасын?
Илсөяр Иксанова: Конкурс урынына гонорар дисәк, ул барыбер гонорарга китмәс, урыны табылыр. Шуңа болай дип карарга ярамый. Конкурсларда да 100 процент объективлык була алмый, субъективизм керә.
Ркаил Зәйдулла: Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде.
Камил Кәримов: Бүгенге көннән караганда конкурсларга никадәр акча әрәм ителә. Мин әйтер идем: әйдәгез, шул приз фондын «Казан утлары»на, «Мәдәни җомга»га биреп, аларның гонорарларын арттырып булмыймы? Язасы килмәгән кеше барыбер язмый. Кемнәр җиңәсен дә чамалыйбыз.
Шушы урында әлеге әңгәмәгә карата ирекле, үз көнен үзе күрергә сәләтле матбугат чараларында чагылган, кемнәргәдер саллы керемнәр китерүче конкурс – бәйгеләргә кагылышлы фикерләрне искә төшерү артык булмас кебек.
"Безнең гәҗит"тә, 2022, №35 (7 сентябрь) басылган "Каеннан балан җыйганда" исемле язмага туктыйк. «Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы тәҗеллеге,югары бәяләнүе иң киме хәрбиләр өчен, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Ул авторның иҗаты белән мин азмы күпме таныш. Аның исерекләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунаклары турындагы "Кишер басуы" исемле пьесасын карагач, Евгений Шатьконың шулай ук сәрхүшләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунагы турындагы "Пришелец" атлы әсәре искә төшкән иде.Хәер, "Казан утлары" журналында 2004-2005 елны язылган «Пегас кашына микән?», "Төрле төрле уйласак та" исемле мәкаләлремдә , әлеге җыенда аңа премияләрне китереп бирәләр иде , дип искә алынган Туфан Миңнуллин язган, 91 яшькә җиткән картның намазлыкка басасы урында урыс авылына барып эчеп кайтып бакчада үле турындагы Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренең Энсон Хайнлайн хатыны белән бергә язган "Явызлыктан өрекмәм" әсәренә (аның буенча төшерелгә "Знакомтесь, Джо Блэк» фильмын интернетка кереп карап була) аваздашлыгы да искәртелгән иде...Кем белә , драматургиядә андый аваздашлыклар гадәти күренештер?.. Мәкаләдә Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр» әсәре дә телгә алына. Ә менә Рузилә Мөхәммәтова катнашкан һәм тасвир иткән әлеге утырышта ул чираттагы бәйгедә премиядән мәхрүм калуына нәүмизлек белдерә, үзен "җиңелүче" дип атый, менәтерәк...
"Безнең гәҗит"тә, 2015 ел №10(11 март) басылган "Гаделсез ярыш мәгънәсез була"исемле мәкаләдә Камал театры сайтында "Яңа татар пьесасы» атлы конкурста Зөлфәт Хәкимнең беръюлы 3 премия алуы хәбәр итү искә алына . Янә шул язмадан бер өзек китерү урынлы булыр дип уйлыйм: «…2011нче елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Анда катнашкан әсәрләр, журналда басылудан тыш, интернетка да (матбугат ру) эленде. «Сәйлән» исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенты Ләйсән Гатина әсәренә интернетта утыручылар 26632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик, конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча, журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина һәм әсәре интернетчылар хөкеменнән читтә калдырылган Батулла игълан ителде. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бирелгән. Җитмәсә, әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган… Конкурста авторларның әллә кайчан язылган һәм бүләкләнгән әсәрләре белән дә катнашуы бәйгене мантыйктан читләштерә сыман»...
"Безнең гәҗит"тә 2024 ел, май,№5, басылган "Безнең бәйге" исемле мәкаләдән нәни бер өзек : Социаль челтәрдә " Шау-шуны әдәбият белгече КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова чыгарды" , дип башланган язмага юлыкканым булды. Анда Миләүшә ханым "Казан утлары"нда басылып чыккан "Хәл бу ки" исемле әсәрдә Русияне Пидороссия дип "зурлауга" ризасызлык белдерә.Хәзер чит ил агенты дип кабул ителгән Азатлык Радиосы сайтында ( 30 январь 2020 ел) басылган интевьюсендә ул әлеге әсәрне телгә алып ни өчен каршы булуын аңлата, авторныж дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә."Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз"....Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова
"Безнең гәҗит"нең 03.06. 2022нче ел санында басылган "Үткәрдеме?Үткәрдек!" исемле мәкаләдәк өзек тә шактый гыйбрәтле эчтәлеккә ия Ул да булса, «Казан утлары» тарафыннан үткәрелгән «татар телен үстерүгә ниятләгән» бәйге. Ният изге, ә менә нәтиҗәләре үтә кызганыч булды.Беренчедән, шартлары «тозлы». Икенчедән, 1500 әсәрне тикшереп торуны кирәк дип тапмадылар. Нигә кирәк ул? Тотасың да, дүрт урынны да бер Лилия Гыйбадуллинага бирәсең. Нигә мыскыл итеп, 1500 кеше катнаштырырга? Бәйгене шул Язучылар берлеге әгъзалары арасында гына үткәрергә кирәк. Зурдан кубып, формаль рәвештә, аннан-моннан үткәрү ник кирәк? Халыктан акча җыймасаң да, анда үзара бүлешергә акча шактый күп бирелгән бит ... Язучылар берлеге, минемчә, шундый алымнар белән әдәбият исеменнән эш йөртүче бизнес-үзәккә әйләнгән контора. Кыскасы, аның сәер гамәлләре үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы тар оешманы хәтерләтә. Анда, минемчә, әлеге дә баягы, «агай-эне ак мыек, бер-беребезне екмыек» дигән гыйбарә хөкем сөрә. "Безнең гәҗит" сыман, асрамадагы түгел, ә үз көнен үзе күрүче«Татарстан яшьләре» газетасының 2022нче елгы 20нче гыйнвар санында Марат Исхаковның тулы биттә басылган "Конкурс" исемле күләмле мәкаләсендә штаттагы һәм штатттан тыш конкурсантлы дә әлеге төр "бәйге"ләргә карата җиткелекле анализ ясалган һәм оештыручыларның эшчәнлегенә ихлас бәя дә бирелгән. Хәлбуки, әлеге җыелышта катнашучыларның фикере ирекле газеталарда яңгыраган бәяләмәләргә чапырыш, ә татар әдәбиятының мөшкел хәле , төп әдәби журналларның үз үзләрен яшәтә алмавы, асрамада көн итүе, тиражлары бетемсезлеккә тәкмәрләвенә үзләре өлеш кертүен тоеп микән, борчымый булып аңлашыла. Кемнәргәдер әсәрен бастыру өчен гонорар теләнмәсә дә юл ябык, ә кемнәргә конкурс оештыру аша өеп түләү җайга салынган... Төп максат, хөкүмәттән конкурска дип акча алу, шуны үз күңелләренә хуш килерлек шартларда урнаштыру булып аңлашыла...Ә ризасызлык белдерүчәләрне мөхтәрәм язучыларыбыз пүчтәккә чыгару, үпкәләүчеләр итеп таныту, ә даими җиңүче конкурсантларны күккә чөеп мактау буй җитмәс биеккә күтәрү хәстәрендә. Җиңүче әсәрләрнең кыйммәтен тиражлар, укучыларга зарурлык, бәйсез экспертлар, халык хуҗалыгында эшләүче китап сөючеләр катнашындагы премиягә чират торучылардан гыйбәрәт булмагган жюри тарафыннан билгеләү турында сүз кузгатучы күренми. Нишләптер ул җиңүче әсәрләр Россия, чит илләрдә генә түгел, үзебезнең Татарстанда да шау-шу, резонанс тудырмый. Әллә бар алар, әллә юк...Язганнарыгызны укыйлармы соң? -дигән сорауга, кайсыдыр бер шагыйрьнең "үзебез язабыз, үзебез укыйбыз!"-дигән тапкыр җавабы матбугатта ялтырып узганы булды...Ә бит әгәр җиңелүчеләр пүчтәк әсәрләр язарга гына маһир икән, аларны, кемнәргәдер акча түләү өчен , конкурс сыман нәрсә уктмаштыру хакына статистлар сыйфатында катнаштырганнар булып чыга. Ә бу алдашуга тарта. Әгәрдә конкурста" җиңелгән" күпчелекнең әсәрләре камил икән, янә хаксызлык өскә. калка..Ә ни өчен әсәрләрнең кыйммәтен гадел юл белән, әйтик интернетта укылышы саны аша хәл итмәскә? китап булып басылган очракта бәясе, шул бәчгә .сатылышы, тиражы аша. Алай эшләсәң бүләкләү теләгәнчә барып чыкмас , дигән шомлану тотамы якадан? Инде телгә алынган «Печән базары» бәйгесендәге сыман нәтиҗә килеп чыгу өркетәме? Анда бит Ләйсән Мөгътәсимова беренче урынга чыгарылучы конкурсанттан бик күпкә артыграк тавыш җыйган иде. Ягъни,конкурсны финанслаучы мәдәният- әдәбият-сәнгатъне кайгыртучы даирәләр иң югары премиянең , премияләрнең кемгә,кемнәргә, кайсы даими конкурсантларга бирелүен алдан, тулаем яки өлешчә хәл итә дигән гөманлауга да җирлек бар шикелле. Тукай бүләге лауреаты Камил Кәримовның кем "җиңәсен алдан чамалыйбыз, дип белдерүен ихласлык, рухи батырлык үрнәге, дип санарга рөхсәт итегез. Аның конкурска дигән акчаны әдәби басмаларга, үзе эшләгән "Казан Утлары" журналына һәм «Мәдәни Жомга» газетасына бирергә өндәве дә игътибарга лаек...Димәк,әлеге басмаларның үз үзләрен үз көчләре белән яшәтә алмау көненә калуын һәм хәлне төзәтеп булмавын ул таный, бу хәлгә риза-бәхил, моңа кемнәр сәбәпче булуы бетемсезлеккә турылануда үзе керткән өлеш хакында тел озайтасы килми, әдәби журналларга тәк дуамал акча бирегез , ди ул һәм вәссәләм.. Минем күптәнге хыялым, штаттагы һәм штаттагы түгел конкурсантларныкын гына түгел, ә шәп саналучы, хәтта Тукай бүләге алган язучыларның, язучымы, түгелме икәнлекләрен, язганнарын интернетка куеп, укылыштан санап чыгарып бәяләү. Ә үзеңне шулай бәяләү өркетмиме? -дип сораулары мөмкин. Шәхсән үземнең публицистик язмаларым һәм бер-ике әдәби әсәрем эленгән шәхси блогыма (аңа "блог рустема зарипова" дип кереп була) инде 150 мең тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.. "КУ", "Интертат" һәм "МҖ" элгән әсәрләремә мөрәҗәгать итүләргә дә кытлык юк. Рәхмәт яугыры, кайсы игелекле бәндәләр тырышкандыр, "Мин яраткан шигырьләр" атлы сайтка да байтак шигырьләрем аерым-аерым эленгән. Хуш. Инде сүзне янә җыелышта катнашучыларга бирик.
Рабит Батулла: "Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җирен «сандугач оясы кебек» дип сурәтләгәннәр. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым.." Әлеге мөхтәрәм әдип яшь каләмдәшләрен остазлыры юлыннан тайпылырга өнди түгелме соң? Мисал өчен Табиб Закир Зиннуровның Звезда Поволжья газетасында басылган Чак Гузель Яхина дигән мәкаләсендә язучы Нәбирә Гыйматдинованың , француз пимадоннасының колхоз рәисе белән Апас районы басуында УАЗ машинасында җенси мөнәсәбкә керү турындагы әсәрнең,( ул аны тузга язмаган дип ассызыклый), Тукай бүләгенә лаек булуын искәртә Бу җәһәттән Рабит әфәнде Батулла да сынатмый. Аның Тукай бүләгенә лаек ителгән "Сөембикә" романында Сафагәрәй ханның Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы һәм җофар исен тоюы тасвирлана . Әллә соң ул, шәхси тәҗибәсенә таянып, сандугач оясына тиңләүне хата, ә шул "оя"ның җофар исе таратуын дөрес, дип халыкны агартырга, дөрес юлга күндерергә телиме?....Төп әдәби журнал авторларының төп тоткан юлы җенси һәм милли хафачылыкка кайтып кала дигән карашта ныгыган идем Моңа бихисап мисаллар "Безнең гәҗит"тә дөнья күркән мәкаләләрдә дә чагылыш таба.... Сүзне янә җыелыштагы язучыларга бирик.Камил Кәримов: "Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел – бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз. " Камил әфәнденең үзенең, үз ишләренең таланты, осталыгы дәрәҗәсен санап үткән авторларныкы тиң саный булып чыга.Хәер исем титуллар алу ягыннан караганда ул аларны узып киткәндер дә инде... Ә бит әлеге авторларның китаплары ару хакка зур тиражларда басыла һәм аларны сатып алалар, иде. "Казан утлары журналы да элек язылучылары күп, йөз меңнән артык тираж җыю сәбәпле, гонарарны язучыга эшләп алган дәрәҗәдә түләгәннәр. Хәзер бит язылучылар юк дәрәҗәнендә, әдәби басмалар азмы күпме китапханәләргә яздыру аша , налог түләүче хисабына җан асрый. Журналда әсәрләре басылучы авторлар, әйтик Зифа Кадыйровадан аермалы буларак укучыга кызык түгел. Ләкин журнал, укучы зарур санаган авторларны үги саный, якын җибәрми ,ә оядаш авторларны "конкурс" ясап "ярыштырып" налог түләүче хисабына матур яшәүләрен кайгырта. Ә моны кайнаррак холыклы китап сөючеләребез , паразитлык итүләрен кайгырта, дип уйлаулары да ихтимал... Ирексездән француз философы Вольтерның" Әдәбиятчы кабәхәтләрдән дә җирәнгечрәк башка бер ни белмим., дигән җөмләсе искә төшеп җанны кымырҗытып куя...
Ркаил Зәйдулла: "Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде." Минем Истанбулда яшәүче оныгым Әмирхан Нәҗипов тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Ул университетка йөреп, компьютер программалау буенча бер ел укыды, инглизчә, төрекчә, русча татарча белә Алты яшендә Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә Тукай шигыре укып, интернетта иң күп тавыш җыеп гран при алганы булды. . Мин аны "Ялкын" журналы уздырган әдәби конкурска (2018 ел) инглиз телендә язган фантастик хикәясе белән катнашырга димләдем. Ул, татарча журналлардагы ул укыган әдәби әсәрләр бар да бер алгоритмда, мине аңламаячаклар, дип карышып маташты. "Тутый кош хәбәре" исемле хикәясе бик кыска. Эчтәлек мондый. Вакыйга Истамбулда бара. Укучы малай укучыларны ташый торган автобуска утырып мәктәпкә бара. Босфор буендагы бер мәйданнан, халык күп булу сәбәпле автобус уза алмый. Анда кеше хәтле гәүдәле тутый кыш халык каршында чыгыш ясый. Аны махсус киенгән цирк артисты , дип уйлыйлар. Тик ул үзен чит планета кунагы итеп таныштыра.. Аларда илләр тарафыннан уртакуллыкны хуплау сәясәте уздырылган һәм нәтиҗәдә гавәм попугайлашкан. Сезнең арада да программалашулар аркасында күпмедер дәрәҗәдә эткә, башка хайваннарга ошый башлаган кешеләр күренгәли , ди.Укучы малай мәктәпкә барып җитә алмагач өенә кайтса, әтисенә юлыга. Әтисе футбол карар өчен эштән сорап кайткан, бик бирелеп ике төрек командасының уйнавын күзәтә. Һәм укучы малай, миллион еллар буе футбол күрсәтү аша программалау кешелекне кая чыгарыр микән, дип уйлап куя...
Төптән караганда, кешелек даими рәвештә программалануларга дучар шикелле. Диннәр кертү дә шуңа ошый. Эстрадагагы шашынулар, кино сәнгәте, андагы боевиклар, атыш һәм ятышлар, спорт тамашалары да программалау ызанында казгана ләбаса. МММ нар, рекламалар Демократия дигәннәре дә тоташ программалаука корылган, ләбаса. АКШ тагы соңгы сайлаулар да моңа дәлил булып тора түгелме?Әлеге әдәби конкурслпар уздыру матавыгы да әдәбиятыбызны төкәндерүне күздә тоткан программа булмагае... Әлбәттә ул әдәби ярышта фантастик хикәя белән катнашкан оныгыма ниндидер урын тәтемәде, алай да хикәясен бастырулары гәҗәпләндерде. Аның киңәше белән күптән түгел дөньякүләм җанылган ингиз язучысы Дуглас Адамсның фантастик әсәрләре белән таныштым. Алар рус телендә дә кат-кат нәшер ителә икән. Әсәрләр миңа калса шактый катлаулы һәм кызык, вакыйгалар галәм кичүче төрле-төрле кыяфәттәге акыллы затларның аралашулары, аларның яктылык тизлегендә киләчәккә яки үткәнгә сәяхәтләре бәянында үрелеп бара. Ә галәм роботлары кушканны үтәмәскә киреләнергә бәхәсләшергә һәвәс..Һ.б.һ.б.ш.и. Әмма татар әдәбиятен иярләгән филологлар өчен, бәлки ялгышамдыр, ялгышсам мең гафу, ул кызык тоелмаска, күңелләренә хуш килмәскә мөмкин. Бездә бит хәзер нигездә "Гаделбөкенең күргәннәре","Әсмабикәнең өшкерелгәннәре" дулкынында сүз үрчетеп, бишәр йөз битле калын-калын эпопеяләр әтмәлләү өстенлек алды. Әдәбият нигездә филология белгечлеге алучы, эш урыныннан файдалана белүче редакция урындыгын иярләүчеләр, "Нокталы өтер" әсәрендәге , Тукайны төзәтү корылышындагы Чәмәт һәм аның шәкертләре кулына калды...Татар әдәбиятында казганучылар әле кайчан гына төрле тармактан иде... Әйтик диңгезче Миргазиан Юныс, ветеренария институт доценты Атилла Расих, атказанган табиб Шәриф Хөсәенов, хәрби офицер Зәки Зәйнуллин... Ә кыскалыкта осталык дулкынында иҗат ителгән җыйнак әсәрләргә карата җыенда катнашучы затлар, түбәнсетеп , евророманнар , дип карый икән... Дәүләт химаясындагы әдәби басмаларның берсенә генә булса да баш мөхәррир итеп татфак тарафыннан программаланмаган, төгәл фәннәрдән белеме, информатикадан хәбәре бар зат куелмаса, татар телендә , егерменче гасыр башында тернәкләнгән һәм инде төкәнгән фантастика жанрына инде юл ачылмас та шикелле...Ә фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм әдәбиятның да, халыкның да киләчәге юк , дип укыганым булды кайсыдыр япон язучысы китабыннан.. Интернет аша "Казан утлары , автор яңалыклары Рөстәм Зарипов" дип кереп минем "Казан утлары"нда , анда баш мөхәррир булып шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илъфак Ибраһимов, ул грамматика белгече түгел, ә төрле өлкәләрдә хезмәт куеп үзен раслаган шәхес)эшләгән чакта басыла алган өч әсәрем эленгән. "Үзгә юлда" исемлесе – фантастик хикәя. Янә шул жанрга караган, бернинди гонорар да, конкурс бүләгенә дә дәгъва кылмаган ике хикәямне дәүләт асрамасындагы гәҗит-журналларда бастырып булмады. «Кукуруз чәкәне" исемлесен, (2020 ел) апрель аенда чыгарабыз, 20 санын сиңа калдырабыз, дип "Идел" журналы баш мөхәррире язган хаттан соң әсәрне , кемдер соңгы хәрефенә кадәр укып чыгып тыелуы хакында янә шул баш мөхәррирдән хәбәр иреште.....Әмма мондый тыюлар әлеге җыенда катнашучыларга янамый, алар тоткарлыксыз басылачак әсәрләрен дә миллионнар китерәчәк конкурс игълан итми торып чыгарылуын теләми, тоткарлыйлар икән. Хакыйкый журналист Рузилә Мөхәммәтованың шуны искәрткән җөмләсеннән башланган иде ошбу мәкалә, әгәр Укучы Галиҗәнәпләре онытмаган булса?..)
P.S «Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,«Идел» исемле журналга шуны юллаган идем; Әсәрегезне ошаттык!- дип , хуплап, зурладылар,апрель (2020) аенда“ чыга”, -дип мәктүб тә юлладылар.Соң мәлдә баш мөхәррирдән яман хәбәр саркыды, кемдер, һәр өтерен укып, аңа төшкән аркылы...
Кем ул, кайсы, закон бозып хикәяне тыючы? " - Без түгел", - ди “медианерлар” әсәреңне кыючы... Әдәбияттан әдәпне ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы, өер кылган “эш”ме бу?Гүзәл Яхинаны яклап язган өчен , үчме бу?Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы? Редакция кабул иткән имеш, мөстәкыйль карар... Беләсе килә, шәхсән кем салды әхлакый зарар? “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек; Чамалыйм, памперс киеп йөридер ул тирес бит...
среда, 8 октября 2025 г.
ТУЙДАН СОҢ ДӨМБЕРГӘ
( Тәнкыйть бетте бит инде ул,
Син дә тизрәк тәнкыйтьтән кит!...
Роберт Миңнуллин )
Күптән түгел, интернетта Р.Ф.Харрасова атлы галимәнең "Әдәби тәнкыйть нигезләре" исемле ,"фән буларак әдәби тәнкыйтьнең нигезләре","әдәби тәнкыйтьнең үзаңы һәм үсеш этаплары», «тәнкыйтьче осталыгы", "информация , пропаганда чаралары һәм әдәби тәнкыйть", "тәнкыйть жанрлары" атлы бүлекләрдән торган күләмле, минем исем фамилиям дә чагылыш тапкан хезмәтенә юлыктым. Бездә әдәби тәнкыйтьнең булмавы, шул сәбәпле әдәби басмаларга язылучылар саны юклыкка тәкмәрләве, асрама көненә калган әдәби гәҗит журналларның китапханәләргә тагу аша гына яши алуы, шундый басмаларда терсәк тырпайтып мәйдан тоткан оядаш каләмзатларның бер-берсен үзара макташулары, "үзем турында үзем" атамасы ышыгында резюме үрнәгендәге язмалары "әдәби тәнкыйть» дип кабул ителгән шартларда , мондый хезмәтнең зарурлыгы, практик әһәмияте нидән гыйбарәт булуы кызыксындырды.
...Автор төрле чорларга кагылышлы күп кенә чыганаклардан алган мәгълүматны үзе зарур санаган тәртиптә төрле темаларга турылап теркәп барышлый, вакыт - вакыт кайбер язучы, шагыйрь һәм башка әдәбият өлкәсендә казганучыларны мактап телгә ала һәм алар арасында, кагыйдә буларак Рифә Рахман дигән автор да чагылып куя Баксаң бу исем әлеге авторның үз тәхәллүсе икән ... Хезмәтнең практик әһәмияте авторның үз-үзен күтәрүдәге тапкыр алымына гына кайтып калмый, әлбәттә. Анда Гүзәл Яхинаны, аның Росссиянең иң югары өч әдәби премиясенә лаек булган, күп телләргә тәрҗемәдә кыйммәт хакка зур тиражларда сатылышы белән Форбс китабына кергән беренче романын гаепләү , төркем белән аңа ыжгырып ябырылган исемле титуллы танылган язучыларны хуплау һәм зурлау да күзгә ташлана... Тәнкыйтькә багълы саллы ошбу хезмәттә әдәби басмаларның укучылары төкәнүе искә алынмый... Ни аяныч, милли һәм сексуаль хафалардан тукылган, укучысы юк асрама көнендәге басмаларда бәйгеләр корыштырып, исем, титул, премияләр белән бүләкләнүләре җайга салган оядаш тар даирә эшләнмәләренең хакыйкый әдәбиятка мөнәсәбәте ни дәрәҗәдә булуы да бизмәнгә салынмаган Ә иң кызыгы, әлеге 300 битле хезмәтнең 28-29 нчы битенләрендә мин фәкыйрнең 2005 елның 7 санында басылган язмасы тәнкыйть сәнәгенә эленгән һәм шул җирлектә минем белән беррәттән Айдар Хәлим белән А.С.Пушкин да өлешсез калмаган?!..
Ни өчен әллә кайчан язылган язмам филолог-галимәнең күзенә чалынган һәм дулкынландырган икән? Баксаң ул мәкалә урын алган журнал санында әлеге авторның «Чикерткә» исемле» хикәясе дә басылган . Шул хикәядә Клавдия атлы әби, йортында үзенә иптәш итеп тычкан асрый, аны Петя дип атап, шуның белән аралашудан тәм һәм җан тынычлыгы табып яши. Кызганычка каршы тычканны аның улы Костя үтерә...Менә шундый фаҗига ....Хикәяне укыгач, ирексездән Стивен Кинг романы буенча төшерелгән, 4 номинациядә Оскар премиясенә тәкъдим ителгән "Яшел миль» фильмы хәтердә яңара. Фильмда үлемгә хөкем ителгәннәрнең төрмәдәге авыр, кимсетелүле тормышы бәян ителә. Ә бер мәлне алар мохитында тычкан пәйда булып, төрле камераларга кереп йөри башлый. Шул тычкан теләсә кайсы мизгелдә үлем көткән затларның җан юанычына әйләнә. Хәлбуки, бер төрмә түрәкәе моны күреп, хәлне аңышып, башын күзен тондырып тычканны эзәрлекли һәм ахыр чиктә тоткыннарны шул юанычларыннан мәхрүм калдыра...Озын сүзнең кыскасы,татар укучысы өчен, иректә яшәгән , радио тыңлау, матбугат белән танышу, күршеләре, якыннары белән аралашу мөмкинлегенә ия Клавдия атлы карчык фаҗигасе тәҗеллеге, мин фәкыйрьгә аңлашылып бетмәде...
Интертат атлы электрон газетада Рузилә Мөхәммәтованың "Мәдәни җомга"ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк" атлы гыйбрәтле язмасында (1 декабрь, 2024 ел) "Татмедия" акционерлык җәмгыяте , Милли китапханә, тел институты, филормония җитәкчеләре, танылган исемле титуллы шагыйрьләр, мөхәррирләрнең әтрафлы әңгәмәсе барышында ""Мәдәни җомга" газетасы проблемасы аңа гына кагылмавы искәртелгән иде...Хәлбуки, бу проблема күптән яңа түгел.. 2004-2005 елларда, әдәби басмаларда тираж югалта баруны, ягъни укучыларны җуюны чикләргә яки тоткарларга тырышып микән, "Безнең заман герое" исеме астында "Казан утлары" журналы дискуссия оештырып, хакыйкый тәнкыйть мәкаләләренә ирек ачты. Һәм шул чорда минем өч мәкаләм, "Пегас кашына микән? , "Тозсызны күзсез дә күрә" "Төрле төрле уйласак та" дигәннәре дөнья күрә алды. Форсаттан файдаланып, иң дәрәҗәле, исемле титуллы авторларның әсәрләрендә үзем күргән каршылыкларны да ачыктан ачык бәян итәргә тырыштым.. Шул исәптән, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе булган, Югары Совет депутаты, бик күп премияләр лауреаты Туфан ага Миңнуллинның иң куп куелган "Кырларым, тугайларым" исемле сәхнә әсәрендәге уңай герой буларак тәкъдим ителгән, икмәк өчен көрәшүче колхоз рәисенең адәм актыгы булуын ( ул ике колхозчы малайга кул күтәрә, хатыны эчә, сулга йөри, ахыр чиктә асылынып үлә, ә ул хатыны белән "шаярган" ир-ат ихтыярына буйсынып, ул теләгән белешмәгә имза сала һ.б.), янә килеп, мактаулы "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясенең Энсон Хайнлайн романына аваздашлыгын , шул әсәр буенча төшерелгән "Знакомтесь, Джо Блэк" атлы фильмның интернетка эленгән булуын искәртүдән тыш, төп герой - туксанны узган картның намазлыкка басасы урында, урыс авылына барып эчеп кайтып, бакчада үлүен искәртүем истә калган...
Инде шушы урында туктап, минем адреска яуган гаепләүләрнең асылын тәгаенләү максатында Р.Ф.Харрасова хезмәтенең , мәкаләмә нигезләгән өлешеннән өзек китерү артык булмас :
"«Казан утлары»ның 2005 ел, 7 санында Рөстәм Зариповның «Төрле-төрле уйласак та» дигән язмасы чыккан иде. Автор аерым бер урыннарда, бик хаклы һәм нигезле рәвештә, Айдар Хәлимгә каршы төшә, аның Гаяз Исхакый язган «Ул әле өйләнмәгән иде» хикәясен дөрес аңламавын әсәрнең төп мотивын объектив билгеләү юлы белән ача, әмма үзе дә А. Хәлим тәнкыйтенә хас чатаклыклардан арына алмый. .. Гомумән, аның күпчелек тәнкыйть язмалары үтә субъективлык белән аерылып тора. Ул бу очракта, А. Хәлимнең «Сез беләмсез кая барганны?» мәкаләсендә танылган прозаигыбызның Кандалыйны Пушкиннан өстен куйганына эче пошып, «Сәхипҗамал» поэмасыннан натуралистик тасвирларны китерә... Р. Зариповның татар әдәбияты тарихында мәртәбәле урынга ирешкән Габделҗаббар Кандалыйны – мулланы һәм үз чорының танылган шәхесен «агай» дип түбәнсетергә омтылуы аны тәнкыйтьче буларак бизәми...... Р. Зариповның әдәбият тарихыннан, теоретик хезмәтләрдән хәбәрсезлеге күренә. Ул, бердән, купшы әдәбият, бигрәк тә поэзия фонында танылган мулла тарафыннан язылган кыю шигырьләрнең әдәби барышка ничек тәэсир итүен, шагыйрьнең гади халыкны үз әсәрләре аша әдәбиятка якынайтуын аңламый. Икенчедән, рус әдәбияты тарихында Пушкинның Кандалыйдан да «уздырган», хәтта порнография дип аталырга тиешле шигырьләре барлыгын белми..."
Татар филологы мине аңламаучыга , белмәүчегә, хәбәрсезгә, Айдар Хәлимне чатакчыга , ә Пушкинны порнографлыкка турылаган.. Татар филологиясе дигән фән үзләштергән ханым, техник вуз һәм хезмәтенә кагылышлы югары курслар тәмамлаган, заманында халык хуҗалыгында җаваплы вазифалар башкарган мин фәкыйрьгә үз каланчасыннан торып түбәнсетүле бәяләмәләр ташлый... Татар филологиясе дигән гыйлем шундый мөмкинлекләр ача, күрәсең... Миңа калса фән булуның иң беренче шарты аның логикага, мантыйкка буйсынуы. Ә татар филологиясе логикага буйсынмый, чөнки үз - үзен татарча аңлата алмый.. Анда тоташтан чит телләрдән алынган аталышлар чытырманлыгы...Әлеге предметны уку университеттан Мәдәният институтына күчүе дә аның фәннилек дәрәҗәсен тәгаенли кебек? Ни дияргә дә белмәссең. Минем, татарча язмаларыма киртә куелгалый башлагач, рус телендә язган Мәскәүдә чыга торган 34 илгә таралышлы "Великая Эпоха" газетасында 8 мәкаләм, юллаганнарымның барсы да бер өтере дә төзәтелми басылган иде. "Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов та байтак язмаларымны, бер тапкыр да кул тыкмый, төзәтүләрсез бастырды, авыр туфрагы җиңел булсын... Аларда басылган кырыс эчтәлекле язмаларыма карата бер тарафтан да ниндидер мыскылларга азапланулар да күзәтелмәде. Татар телендә басылган язмалар белән хәл башкача...Мине ирештерергә корылышлы язмалар күренгәләде. "Бер шәм кабыз" исемлесенә "Бер шәм куллан", дип матбугат аша җавап биргәнем хәтердә ..."Нәзәкатьле юмор", "Синтезатор", Пьер Буль моделе» һәм башка исемлеләре шәхси блогыма да эленгән. Аларны интернет аша "блог рустема зарипова" дип кереп укып була. Ә блогыма мөрәҗәгать итүчеләр саны арта тора, инде 160 меңне узды .
Ә Р.Ф. Харрасова гаепләүләре белән килешәсе килми. Беренчедән мин Айдар Хәлимне тәнкыйтьләмәдем, ә "Сез беләмсез кая барганны?" исемле мәкаләсен нигездә хуплавым барышында, кайбер бәхәсле, ялгыш тоелган моментларга тукталып, аларга карата шәхси фикеремне белдердем...Икенчедән, галимә ханымның порнографиядән хәбәрсезлегемне гаепләве, үзенең хәбардарлыгын белдерүе, шуның белән горурлануы чарасыз калдырды. ( Танымый булмый, ислам тәгълиматы тыйган нәрсәләрдән ерак торуны кулай саныйм...) Өченчедән, "агай" дип атауны мыскыллау, дип бәяләү дә гаҗәпләндерә. Мин бу аталышны мәкаләмдә үзем хөрмәт иткән әдип Айдар Хәлимгә карата да кулландым һәм аның моңа ризасызлык белдергәне булмады. Киресенчә , телгә алынган саллы мәкаләсенә карата кайбер тәнкыйть фикерләремә җавап итеп, ул иҗатыма бик югары бәя куйган "Кече юлның тузаны" исемле мәкаләсен Шәһри Казан газетасында бастырып чыгарды.. (мәкалә интернетка эленгән). Инде Айдар Хәлимгә, миңа һәм Пушкинга карата галимә ханым торгызган гаепләүләрнең хакмы, нахакмы булуын аныклау максатында язмамның, галимә ханымны хөкемдарлыкка этәргән өлешенә урын бирик :
" Дискуссиябезнең жанланып китүенә Айдар Хәлимнең "Сез беләмсез кая барганны?” дигән язмасы сәбәп була алса, әңгәмәбез әле озак дәвам итәр, сүндерергә теләмәсәк, сан саен берәр тәнкыйть мәкаләсе чыгып баруы таман гына булыр. Минемчә дә Айдар Хәлим "ФИЛ”ләр(филологлар -Р.З.) турында шәп әйткән, галим-галимәләрнең, кайбер язучыларның “тәнкыйть” дип бастырган, тешкә тия торган сафсаталарына да урынлы эләккән. Университет эскәмиясе һәм редакция коридорыннан гайре бер ни күрмәгән, биографиясез, редакция кәнәфие югарылыгында калган язучылар да лаек бәя алган.... (Хактан да , Айдар Хәлимнең кырыс бәяләмәләре әлеге хезмәт авторына да , аның коллегаларына, оядаш каләмдәшләренә дә кәкере сугуын танымый булмый...-Р.З. )Айдар агай Мансур Баржылыны Вахит Имамовны мактауда чама югалтуын искәртә. "Тот та Нобель премиясе бир'".—дип тә шаярта Әмма үзе Габделжаббар Кандалыйны Пушкиннан югары куя, бөтен дөнья поэзиясендә сирәк шагыйрь, дип бәяли. Әйдәгез, әлеге шагыйрьнен Айдар агай мактап телгән алган шәп әсәре-Сәхибжамал абыстайга язганнарын—күздән кичерик (Габделжаббар Кандалый. Шигырьләр һәм поэмалар. 1988ел.Татарстан китап нәшрияты) :
Килә белмәсәң и җаным
Бәнемдик мелла гашыйкка.
Барырсың к...е юмаган
Надан бер кара мажикка.
Суган, икмәк тоеп эчкә.
Алыр сулышыны көчкә.
Гүя тын йибәрер мичкә,
У.. ыр. и абыстай ла.
Егерме бишкә йәш йиткәч.
Чырай һәм үзгәреп киткәч.
Имиләр салынып беткәч.
Кадерсез була кочагың
Гашыйк Кандалый сөйгәнен “мина килмәсен каргыйм һәм тәмугка эләгәсем" дип, анда булачаклар белән өркетә:
Зобанилар орыр чукмар.
Күзеңдин күстәрер утлар.
К... дин чыгарыр б.. лар.
Әгер барсаң надан йарга !
Хуш. Кулны йөрәккә куеп уйлыйк, мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре, мулла Габделҗаббар Кандалыйның иң танылган ошбу поэмасы, ( этика, эстетика , ислам әхлагы киртәләре турында онытып торыйк) аны Пушкиннан өстен санауга бер кишәрлек булса да җирлек калдырамы?...Әле бит бу поэмадан печтеки генә өзек... Р.Ф.Харрасованың, Габделҗаббар Кандалыйны, Пушкин порнографик шигырьләр язган, дип аклавы да , әлеге хезмәтенең кыйммәтенә карата Айдар ага Хәлим искәрткән кискен бәяләмәгә турылый. А.С. Пушкинның китапханәләрдәге томнарында порнаграфия юк . Күп еллар баш мөхәррир булып эшләгән Тәлгат Нәҗми әйтмешли "ә гәҗиттә нәрсә язмаслар"... Социаль челтәрләрдә дә кемнәр турында ни генә юк... Габделҗаббар Кандалыйның әлеге мактаулы поэмасын да явыз ниятле затлар каяндыр казып чыгарып социаль челтәргә элмәгәннәр, поэма урын алган китап дәүләт карамагындагы "Татарстан китап нәшрияте"ндә басылган... Сөекле Тукаебыз да Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам" дип язганда аның ниндидер порнографияләрен күздә тотмагандыр? Әллә соң, галимә ханым мантыйгына таянып, Тукайны да Пушкинның андый "иҗат" үрнәкләрен белмәве аны бизәми, дип гаеплисеме? ...Миңа калса, Польшаның азатлыгы өчен көрәшкән поляк шагыйре Мицкевичның, Пушкинны Россия империясе тарафдары буларак гаепләп, "патша көчеге", дип атавы да, аның иҗатының кыйммәтенә зыян-зәүрәт сала алмый.. Алар икесе ике ил патриотлары һәм һәркайсы үз атын үзенчә куган..
Милли әдәбиятыбызның аяныч хәлгә төшүе беренче чиратта тәнкыйтьнең, бәгъзе премияпәрвәр шома затлар тарафыннан, шәхси мәнфәгатьләре хакына һәртөрле сафсаталар ышыгында юлдан алып ташлануы аркасында, дип саныйм... Айдар Хәлим әйткән "Фил"ләр тырышлыгы, шул исәптән мәктәпләр өчен яраксыз, татар баласы күңеленә хуш килми торган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре "ярдәмен" онытып калдырмыйча.
Әдәбиятны бетемсезлеккә чыгаруда алып узганнарның, шуларга терәк булучыларның , бар гаепне үз өсләреннән төшереп Гүзәл Яхинага күчереп арканларга маташулары күренешен картинада чагылдырырлык рәссамыбыз табылмасмы икән?
понедельник, 29 сентября 2025 г.
ФИКРӘШЧЕЛ МАКЕТЧЫЛЫК
Затлы әсәрләргә юлны яба
Асрама басмалардагы мөхәррият;
Әтрәк-әләм каләмзатка кирәк түгел
Төпле белем, камил акыл, изге ният...
Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” дигәне, затлы кешедән затлы, ә пүчтәгеннән җырның да шуның төслесе кала дигәнне дә тасдыйкълый сыман? .....Димәк, кешене, шул кешеләр берлеге булган халыкны бетемсезлеккә калдыру, җырын , җырларын очсызлау һәм Тукай, туплар да вата алмаган дип горурланган энҗе-җәүһәрләргә тиңләгән җырларыбызны чүпкә батыру , ә аның варислары –шагыйрьләребезне Парнасны Самасыр тавы белән бутау дәрәҗәсенә ирештерү аша хәл ителә булып чыга...
Рүзәл ага Йосыпов агымга куйган мәкаләләрендәге мисаллар да моңа куәт, мантыйксыз, имля кагыйдәләренә буйсынмаган татарча җөмләләр һәркайда , урамдагы элмә такталарда, газета – журнал битләрендә һәм бигрәк тә татар телен бусагасыннан уздыручы радио һәм телевидениедә тулып ята. Шундый дулкындагы, дәрәҗәле , вазифалы , шул исәптән мәдәниятебез өчен җаваплы ханым-әфәнделәремезнең интервьюләрендәге кайбер җөмләләрен туплап китап итеп бастырып чыгарылса, ул да , В.С. Черномырдин җөмләләрен туплаган китап сыман бестеллер булмас иде микән?.
...Үткен сүз яки тапкыр җөмлә икенче кулланышта ахмаклык буларак кабул ителә, дип язган атаклы француз әдибе. Гөл нурлары, күңел хушлыгы тараткан уңышлы әдәби образлар да кабат куллануда күңел кайтаргыч хәлгә төшә. Ә кат-кат куллануларның аларны туй күлмәге югарылыгыннан идән чүпрәге дәрәҗәсенә тәкмәрләтүе аңлашылса кирәк... “Гомер үза , кадерләрен белмибез”, “язмыш”, “ялгыш”, “сагыш”, “гүзәлем, өзелә үзәгем” , “яратам”, “җан атам” кебек сүзләрне, сүз тезмәләрен өзлексез, клише сыйфатында һәр “псснә” саен тәкърарлау, тәкәллефсезлектә Хак Тәгаләне телгә алу борыңгы, мөкәммәл үлчәмле затлы җырларыбызны да очсызлауны кайгырта... ....Төрле халык көйләре һәм төрле халык композиторлары “хит”лары умырыкларыннан теркәп , яки рус частушкалары , АКШ ның Луизиана штаты көтүчеләре тудырган кантри ысулында һәм җирлегендә , яисә һиндкә сыгынып, яки төреккә ияреп , татар мелизмы белән ашлап , яки ашлап тормый гына бүген генә туган, компьютер булышлыгы ярдәмендә җитештерелүче “кыйммәтләр” татарныкы сыйфатында сәхнәләр аша гына түгел( анысына үпкәләп булмый, тамашачы хәләл акчасын түләп, карый- тыңлый, зәвык эше), ә дәүләт тарафыннан "Бизнес -онлайн" газетасы тарафыннан миллиард ярым сум белән финансланган дип белдерелгән радио-телевидение мөмкинлекләрен эшкә җигеп өзми куймый милләт рухына куәтле басым астында иңдерелүен ни дип аңларга? “Татарстан яшьләре” газетасының даими авторы Марс Ахуновның “гыйбадлыгыңны берничек тә яшерә алмыйсың : авызыңны ачуга чабатаң күренә “ дигән мәшһүр җөмләсе бар. Хәлбуки, арада юк юк та , авызын ачуга “чабатасы” күренеп үк тормаган җырлар, тавышы матур , зәвык белән киенә белүче, репертуары талымлы башкаручылар да очраштыра. Ялгышлык белән китәме мондый тайпылу-салулаулар, тыңлаучы аудиторияне хөҗерләнеп изалау дәверен озайта төшү ниятеннәнме, очына чыгышлы түгел... Алай да иң тәэсирле күренеш, чүмәлә гәүдәле, зәвыксыз киенгән зат сәхнәгә чыгып корсагын тирбәлдереп җырлаганда, янәшәсендә ярым йорты киенгән биючеләрләрнең,очышлы хәрәкәтләр белән сикергәләүләре. Моны күргәч, милләтебезне башкаларга һәм үз үзенә шөкәтсез итеп таныту , шуңа инандыру асыл максатмы әллә дигән фараз да байтак күңелләрне бимазаламый калмыйдыр?... Ә татар телендәге тапшыруларның кызыксызлыгы, бушкуыклыгы белән нишләргә?...Кара каршы утырып, яки тезелеп басып күмәк такылдашу корылышыннан чыга алмау... Кызыклы, татарга гына хас яңа , үткен, тәҗел тапшырулар тудыруга , сценарийлар язуга һөнәри язучылар, драматурглар җәлеп ителмәвен, радио-телевидениенең Татарстан Язучылар Берлеге белән берлектә эшчәнлек булмавын ни дип аңларга? Гонорар түлисе , миллиард ярым финанслауның тиеннәрен дә читкә сарыф итәсе килмәүдәнме? Әллә язучылар белән хисаплашмауның башка сәбәпләре дә бармы? Әллә соң сугыш арты елларының бай биографияле олпат әдипләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур , Зәки Нури, Галимҗан Латыйп, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман, Гамил Афзал, һәм башка олугъларыбыз вәкарь саклап иҗат иткән чорда әдәбиятыбызга шаулап -гөрләп килеп кергән, хәзерге “тәнкыйть” мәкаләләренең һәркайсында кагыйдә буларак берничә урында катгый ранжир буенча исемләп һәм хуплап телгә алынучылар иҗат эшен баганалы юлыннан яздырдылармы, югыйсә?
. Айдар Хәлимнең “Татар балалар шигърияте һәм “орчык-малай”Биктырыш”, дигән китабында бәгъзе классикларыбызның классиклыгы шик астына алына. Академик М.Сахаповның “Хакыйкатьнең йөзе” һәм башка кайбер китапларында тере классиклар буларак танытылучы бәгъзе исемле титуллы замандашларыбыз иҗатының алай ук түгеллеге бәян ителгән... Ә аның китапларына сүз башын хезмәтен югары бәяләп "Төрексой" җитәкчесе Полад Бөл Бөл оглы, академик Мансур Хәсәнов һәм башка абруйлы шәхесләр язган. Болай тәсфилләп торуымның сәбәбе шул, бәгъзе каләмзатлар гадәттә үзләренә кәкре суккан фикерләрне кире кагар өчен, фәһем җитмәүдәнме, җан ваклыгыннанмы, һәр икесе тәэсирендәме, контрдәлилләр эзләп мәшәкать чикми, ә чапырыш фикер әйтүчене, яки ул мактап телгә алган шәхесне мыскыллау , түбәнсетү аша әйтелгәннәрне очсызларга һәм уңайсыз хакыйкатьне томаларга омтыла. Нәрсәдән бу? Мәктәптә төгәл фәннәрне рәтләп аңыша алмаганга аутсайдерлыклары хакында укытучылар тарафыннан ун ел дәвамында колаклары китләнүеннәнме? КДУ ның иҗтимагый тормышында тыйнак урын биләгән, (бүген ул мәдәният институтына күчкән бугай) факультетта биш ел дәвамында бик үк тугъры булмаган тарих, матдәчелек философиясе һәм чит-ят терминнарга баткан, ягъни үз телендә үз үзен аңлата алмаучы татар филологиясе атлы предмет үзләштерү тәэсиреме? Диплом алгач, редакциягә эшкә алыну сәбәпле язучылыкка ирешеп, Тәлгат Нәҗми мәзәгендә әйтелгән "берсен берсе бастырышып ятулары" турылаганмы үзенчәлекле корылышка? Редакциядә бик озак утыру, еллар дәвамында ми аша чүп-чар сөзү дә эзсез узмыйдыр: бар булган фәһемен тәмам юдырып чыгарса да ни гаҗәп? Зур, әйтик утыз ел стажлы, бәгъзе мөхәррирләрнең публицистикасы , миңа калса, былтыргы “А” дан башланып утыз бер ел элеккеге “А” га кадәр “ара” уза.... Һәм әдәбият язмышы шундыйлар кулында тыпырчына түгелме?...
Моннан ничәдер ел элек булган хәл, күренекле бер шагыйребезнең радио аша ясаган чыгышы хәтеремнән китми җанны бимазалый. Ул, чордаш иҗатташ дуслары даирәсендә өлкән буын әдипләренең тезмә әсәрләренә шырпы кабы ыргытып уйнауларын сөйләде. Кап төшкән мәйданчыклардан фикер эзләп, аңа ишарә дә таба алмаулары сәбәпле , көлешүләрен , тирән бер кәнәгатьлек хисе кичереп искә алды ... Хактан да бу төркем әһелләренең язганнары, кем әйтмешли фикер белән баскан һәм изгән.. Гөлҗиһан”, “Биек тауның башларында,” “Соңгы көз” кебек тетрәндергеч әсәрләре белән куандырган талант, язучы Факил Сафин үзенең “Шәүлә” атлы бәянында шундый бер мөхәрриргә тикмәгә генә “Фикрәш” дигән исем куймаган, әлбәттә. Тикмәгә генә ул әсәрне "Казан утлары" журналы бастырып чыгарырга теләмәгәндер, үзтәнкыйтькә ирешү, аннан курыкмау өчен затлылык һәм фәһемле булу шарт... Әмма фикрәшләр иҗаты күп очракта йөрәккә сугылып тормый.... Әлбәттә, “фикрәшләр” белән беррәттән татар шигъриятенә Саҗидә Сөләйманова, Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗанов, Факил Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Наис Гамбәр, Нияз Акмал, Ләйсән Мөгътәсимова, Ильдус Гыйләҗевлар килде. Әмма әдәбият язмышы хәл ителгән форпостларда, ягъни әдәби редакцияләрдә оядаш "фикрәшләр" һәм шуларга алмаш рухташлар монополиясе урнашуы дип уйлыйм, хакыйкый әдәби тәнкыйтьтне төкәндереп, һәр жанрны, макетчылыкка укталдырды. Мисалны үземә кагылганыннан башлыйм.Идел журналы мөхәррияте әсәреңне басабыз дип, биографиямне соратып алгач, соң моментта "Кукуруз чәкәне " дигән хикәямне кемнеңдер әмерен үтәп бастырмый калдырды. Ә элегрәк “Казан утлары” журналында “Кояшка каршы һөҗүм” атлы әсәрем бераз кыскартылган хәлдә басылып чыккан иде. Ни бары бер озын абзац алып ташланган. Боламыкпәрвәр, өчәр санга җәелешле йөзләрчә битле әсәрләр тәпәләүче даими авторлар өчен бу чебен тешләве сымак кына нәрсәдер бәлкем, чөнки боламыкны киметүдән аның үзлегенә хилафлык килми....Ә менә әллә нигә бер нәни әдәби мәйданга тиенүче, иҗатына җитди караучы зат моңа риза-бәхил була алмый. Минем карашка, язмам макетка куып кыскартылды... Гүяки ясаган сәгать яки ниндидер приборның эчке механизмыннан бер тәгәрмәченнән арындырып ,витринага чыгардылар... Кыскасы оядаш түгел авторга яки аркылы төшәләр, яки язганына бозым кертәләр., дигән караш җанны талкый... Казан утлары журналында 10 ел чират көтеп, филологлар оядашы түгел Мөхәммәт Мирза баш мөхәррир булып килгәч басылган «Милициянең йөз кызыллыгы" исемле бәянымны иң әвәле «Идел» журналына юллаган идем. Ул чорда анда баш мөхәррир Нәбирә ханым Гыйматдинова, бүлек мөхәррире Ркаил Зәйдулла һәм гамәли хезмәткәр Искәндәр Сираҗи иде дип истә калды. Җыйнак кына бәянымны , миңа кисәтеп тормый гына печеп, 3( өч!) биткә калдырып бастырып чыгардылар...Ризасызлык белдерүемә җавап итеп," Ватаным Татарстан" гәҗитендә Искәндәр Сираҗиның "Бер шәм кабыз" исемле язмасы басылып чыкты.. Имеш, Конфуций шулай, дип әйткән. Миңа, бәяныма карата тискәре фикерләр, һәм нинди булырга кирәклегем турында тау башынннан торып, акыл өйрәтүле пасквиль белән килешмичә "Бер шәм куллан" атлы шигъри җавабымда шундый юллар бар иде: "Төнне сүккәнче фонарьга ут эл", Кун Фу цзының шушы сүзләре төрле халыкларга барып җиткән, рухларына ятыш үзгәреп...
"Төнне орышканчы бер шәм кабыз!" Фонарь үги, шәм үз урыска Ә мазлум татарга чырагъ тиеш, урыска кермәсә бурычка...Бәгъзе каләмдәшләр Конфуций ди,шул әйткән дип ора нәгърәне, күз төпләре фонарь сорый юкса, ә бер шәм кабыз,дип дәгъвәли... Шәмәрдәндә шәм кабызыйм дисәң,Бер нәни чиркәү бар барлыкка, татарның шәмпәрәст әдипләрен и Ходаем үзең ярлыка...Һ.б...»
"Ватаным Татарстан" гәзетасының ул чактагы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, минем әлеге матбугат аша «тәрбияләү» омтылышана ризасызлык белдеремә, бу язманы баш мөхәррир үзе алып килгәч, каршы килмәдем, дип аңлатма бирде...
Озын сүзнең кыскасы, тәкәллефсез мөхәррирләр ысулы миңа яхшы таныш.. Рус телендә басылган мәкаләләремә кул тыкмыйлар, өтеренә дә тимиләр,ә татар редакцияләрендә утыручы "даһи"лар язганыңны кыскартырга да, өстәп куярга үзләрен хаклы санаулары тешкә тия...
…Югары белемне төзүче инженерлар институтында эстәгәнгә һәм гомерем төзелеш белән бәйле хезмәттә узганга күрә, үз эргәмдә казанган багажга таянып фәһемләргә тырышып карыйк. Күз алдына китерик : бар архитектура үрнәкләре, ә бар шуларның макетлары. Иҗат җимешенә җан, рух иңгән була, ә макетлар шома , аларга рухи эчтәлекнең кирәге шуның хәтле генә... Әйтик, очкыч ясаучы конструкторлык бюролары бар, һәм бар авиамодельләштерү түгәрәкләре... Модельләштерү белән мавыгу , конструкторлыкка илтүче беренче баскыч. Янә килеп бар биналарны проектлау, бар шуларны кору, ә бар корылмаларның макетларын эшләү. Кайбер илләрдә, шул исәптән Төркиядә дөньякүләм мәшһүр тарихи архитектура истәлекләренең кечерәйтелгән үрнәкләре тупланган парклар бар. Әмма Эйфель яки Сөембикә манарасын кабаттан кору, яки шуларны үзгәртебрәк , яисә кечерәйтеп калкыту иҗади казаныш дип санала алмый, ләбаса?.. Элегрәк әдәби басмаларда тәҗрибә сыйфатында күренгәләгән , инде, чын тәнкыйть жанрын юлдан алып ташлагач тоташ ташкын төсмере алаган өчәр санга җәелешле макет- роман, макет-бәян , макет –мәкалә , макет –робагыйларга , макет афоризмнарга гадел бәя бирелмәү мең еллык әдәбиятле халкыбызны уңайсыз хәлдә калдыра , ләбаса. Кыскасы, әдәбиятыбыз очраклы рәвештәме,"Нокталы өтер" әсәрендә Хәсән Сарьян кисәткән, Тукайны төзәтү корылышындагы филолог Чәмәт. һәм аның шәкертләре эшчәнрлеге сәбәплеме, берәр проект нәтиҗәсендәме, чөнки мондый җитештерү укучысы юк басмаларда ниндидер "конкурс"лар исеме астында, саллы премияләр ташкыны белән ныгытыла, макетчылык дигән шаукымга тарды кебек. ..Макетчылык.... Макетчылык кәсафәте иҗатчы саналучы, титуллар, регалияләр, һәртөрле бүләкләр белән терәтелгән бәгъзеләрне һәм рухташ шәкертләрен яңа категориягә( үлчәмгә), апломбчылыкка ук турыламадымы?
среда, 24 сентября 2025 г.
ҺӘМ ТАГЫН ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
***
Акыллы башка да ахмак уйлар
Сирәк-мирәк кереп чыккалый,
Күңелкәен акккан суга ташлап,
Дөрләп янган утка тыккалый...
***
Соңгы сайлаулауларда барлык
Губернаторлар җиңде.
Илдәге тотрыклылыкка
Бу саллы дәлил инде...
***
Миллиардлар соса милли артлар,
Артист булып йөри арт исләр,
Түрә урындыгын бирми картлар,
Бар да хәрам малдан сәрхүшләр...
***
Мескеннәр түрәләр юкта бушата
Эченә җыелганнарны...
Алар барында тезләнеп җыйный
Алдына коелганныарны...
***
Кара диңгез, кара түгел иде,
Кем кушкандыр андый исемне;
Мазут түгелү хәлне төзәтте,
Мәгънәгә турылап җисемне...
***
Бәрәңге бакчасын – туган йорты,
Ватан, саный колорада корты..
Безне дә турылап шул дулкынга,
Җырлый халкыбызның бер артисты....
***
Ачыктан ачык явызлык ,
Йөрәкне тырный,
Ә риялы яхшылыктан
Күңел ытыргый...
***
Төшеңкелеккә бирелмә
Булсаң да кайда,
Сиңа гомерлек юлдашлар -
Кояш та, ай да...
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
____________________________________________________________
***
Корган агач ботагына
Кошлар өере кунмый
Өскә күтәрелми генә
Аска тәкмәрләп булмый...
***
Бәхетле чак җилдән җитез,
Авыр вакытлар тиз үтми
Акча сугу арттырыла,
Ә кешегә һаман җитми...
***
Кем уңай санаган йола,
Кем өчендер тискәре...
Тәкәбберлеккә салулый
Мәнсезләрнең хисләре...
***
Таныш-белеш очраганда,туктап,
Сәлам биреп күрешергә кирәк.
Шатлык тәмен тәмам татыр өчен
Аның белән бүлешергә кирәк...
***
Хатын-кыз иягенең дә русчасы ,
"Подбородок" була-ягъни, сакал асты...
...Ә кемнәрдер камил татар телен сатып,
Нәсел нәсәбен ияртеп шакаллашты....
***
«Дать батога!» , диләр, гаярь руслар,
"Батог" була тукмау чарасы...
Безнеңчәсен дә тәрҗемәлиләр,
Тукмауга турылап мәгънәсен...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың...
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез, - дип әйтәсең....
***
(Татар филологына дан!)
Ул тиз таный татар сүзен -
Организм– арган изем.
Ирония – ир он өя,
Ә сарказм – сары казым
***
Аһ , бу безнең уңган - булганлык,
Татарлыкны җиңә булгарлык,
Өч ноталы җырлар тыңларбыз,
Күңелләрне биләр булгарныс...
***
Табиб хозурында каушап калам,
Мин кош гүя, әмма канатсыз....
Халатлылыкның русчасы имеш,
Әгәр ялгышмасам, - халатность...
***
Намусын бер югалтканнар
Инде җую сизмиләр...
Ә сатып җибәргәннәре
Ансат табыш эзлиләр...
***
Гәҗит-журнал ахмакка да
Кирәк ул, менәтерәк,
Өметен җуючыга да,
Язылса, була терәк...
***
Чибәр кызлар гүя сихри гөлләр,
Карашларыннан сирпелә серләр...
Хыял - гөлләр диңгезендә йөзү,
Ошаганнары үзәген өзү...
----------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Әгәр ат кебек эшләсәң
Солылык түлиләр,
Үтереп мактап, исәнлек,
Олылык телиләр...
***
Ялагайлар ялап ярый ,
Яла ягарга оста ;
Түбәнлеккә төшкәлиләр,
Үрмәләгәндә өскә....
***
«Хакыйкать, ирек, гаделлек
Нигә кирәк ул!?"
Шул дулкында акыл сата
Тук кәнәгать кол...
***
Берәү , күреп ямьсез якны
Мыгырдана пошынып...
Матур якны тоемлаучы,
Гомер итә очынып...
***
Яраткан остазыңны күрүгә,
Укучы чагыңа кайтасың;
Татар теленнән укытканына,
-Исәммесегез, - дип әйтәсең....
***
"Кыяр кыймас", диләр, кем турында,
Димәк кемнәрдер кыярны кыя...
Андый гамәл мәртәбәме әллә?
Мондый гаярьләрне кемнәр тыя?...
***
Клиникалар тирәсен мин дә урыйм,
Юкарталар кесәне дип, авыр сулыйм.....
"Медиклар һәм мидәкләр» , дип бәян яздым,
Инде "Акча эчәкләр", дип роман сырлыйм..
***
Милиция полиция булып куйды,
Медикларга бу яңалык ошамады.
Педагоглар мыек астыннан елмайды,
Ә елмайтты медикларның пошаманы....
(редакция өчен: Милиция полиция булып үзгәргәч, медиклар педиклар дип үзгәрмәгәе дип борчылуы күздә тотыла)
***
Тәнебезгә кемнәрнең бар, ниткән хакы?
Ярмыйча кабергә юл юк, закон каты...
Сөякне кискәли, ача баш капкачын,
Бүксәне ярып актара , ак халатлы...
***
Утта янмый , суда батмый, дип тә,
Төшерергә мөмкин күңелне,
"Экскремент", дигән төшенчәне
Шул сыйфатлар ача түгелме?...
***
-Ир-ат тәмам вакланды, -дип
Хатын-кызлар пыр– туза,
Ә бит юкса байтагыбыз
100 кило чиген уза...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
Рөстәм Зарипов, Саба, Шәмәрдән.
-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------
***
Бәлагә таргач та, елмайгалый
Кайбер кеше,
Әгәр, авызында калган булса
Соңгы теше...
***
Матур җирләр күп, ә иң күркәме
Сине сагынучысы бар төбәк;
Күңел күзләрең әледән әле
Шул тарафны капшый, караш төбәп...
***
Чүп-чар җырлар бүген сәхнә күрке.
Чүп-чардан тукыла әдәбият;
Һәр тармакны иярләгән караклыкның
Ул өлкәләрдәге аты - плагиат...
***
Карьераны ясый урта куллар,
Тормыш моны мең кат кабатлады...
Талантлыга, өскә үрмәләргә
Комачау тудыра канатлары...
***
Күкне болыт каплады, дип,
Борлыкма юлдаш.
Яшен яшьнәп, яңгыр яуса,
Нур чәчәр кояш...
***
Балачак – тылсымлы дәвер,
Уйныйсың онытылып;
Әниең килеп юата,
Еласаң сулык-сулык...
***
Канатларың булудан ни мәгънә
Зәңгәр күкне кыеп очмасаң.
Уңышларың яктылык өстәми,
Яраткан ярыңны кочмасаң.
***
Икелече, дип күп көлде аннан
Бишле алучылар...
Хәзер шулар, аның кул астында
Арып талучылар...
вторник, 16 сентября 2025 г.
ӘДӘБИЯТМЕ, ӘДӘБИ ОЯТМЫ?
Чабатачы узып барган чакта,
Лепердәүдән туктый юкәләр...
Татарда язучы бетте, ябырылып, йотлыгып укырдай әсәрләр тумый, калмады, төкәнде, дип борчыла кайбер китап сөюче танышлар... Әдәби журналларда соңгы елларда нигездә КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, редакция урындыкларына берегү, яисә кайсы да булса әдәби басмада идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае тапкан тар даирә һәм шуларның варислары “мәйдан тотуы” уңаеннан, халык хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан, үзе дә каләм тибрәткәләүче әфәнденең, боларның “филләтина”сы тәмам үтләтте, бер кабарлыкны да калдырмады, журналларына бүтән язылмам ахры, дип борсалануы истән чыкмый.. Татар филология фәненең чишмә башында торучы, юлбашчысы, төп юнәлешен билгеләүчесе булып филология докторы Хатыйп Госман санала, Ул 1953 нче елны Такташ поэзиясе турында диссертация яклаган. Ул һәм башка Такташ поэзиясе буенча дисссертация яклаучылар бар да Такташның "Җир улллары трагедиясе"нә сыгына, аны күккә чөеп мактыйлар, әсәрдә Хак Тәгаләгә тел тидерүне кыюлык, бунтарьлык , дип бәялиләр...Минемчә алар ялгыша, мәдрәсә белемен иярләгән яшь Такташ бу әсәре белән Байронның "Каин" мистериясенә ияреп, Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" әсәре персонажы шагыйрь Иван Бездомный "батырлыгын" кабатлаган. Хак Тәгаләгә тел тидерү ул чорда хакимият тарафыннан хупланган һәм бу гамәл кахарманлык та бунтарьлык та түгел., ә хаким партия уздырган сәясәткә тугърылык үрнәге.. Кафедра мөдире Хатыйп Госманның, әтисе Арча НКВД сы подвалында атып үтерелгән Мөхәммәт Мәһдиевкә докторлык диссертациясен якларга мөмкинлек бирмәве дә ( бу талантлы галим һәм язучы Мөхәммәт ага истәлекләрендә искәртеп үтелә) тоткан кыйбласыннан тайпылмавы булып аңлашыла...
..Әдәби гәҗит– журналларның тиражы нүлгә тәкмәрләнүен, китапханәләргә тагып кына асралуын, аларда да аларның укылмавын рәсми әдәби даирәләр дә тануы Интертат электрон газетасында чагылыш тапты. Телгә алынган факультетның татар язучылары калыплавы кирәк шәй, әлбәттә , хәлбуки әдәбиятыбызның бер генә чыганакка карап калуы аның офыкларын чикли, фикер галәмен шул факультетныкы дәрәҗәсенә каулый, иксез - чиксез киңлектә кайнарга тиешле иҗади эшчәнлек, тора-бара, шартлы рәвештә әйткәндә, комлык мәйданчыгы шае кишәрлектә казынулардан ерак китә алмый башлый... Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән кечтеки мәйданчыкта кыйммәтле асылташлар табу яки мул уңыш үстерү мөмкин түгел...Җөмләдән, ветеринария тармагы галиме Атилла Расихның татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” романы, флотта хезмәт иткән, мәктәптә, аннары университетта остазлык иткән Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар" романы, табиб Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" драмасы, диңгезче Миргазиян Юныс истәлекләре сыман, тирән эчтәлекле, су асты агымнарына ия әсәрләрне “комлык мәйданчыгы хадиме” тудыра алмый... Мәгъсүм Насыйбуллин детективларын язар өчен дә, язучы талантыннан тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү , шул казанда кайнау лязем.... Фантастика, фәнни фантастика жанрлары юкка чыгуы, редакцияләрнең андый жанрларга әзерсезлекләре .аркасында дип уйлыйм. Җөмләдән, минем "Кукуруз чәкәне" исемле фантастик хикәямне, баш мөхәррирнең, бастырабыз, журналның 20 санын сиңа калдырабыз, дигән хатыннан соң, кемнеңдер әмерен үтәп, соң мәлдә уздырмадылар..."Гафу итегез" атлысын да асрамадагы әдәби гәҗит журналларны иярләүчеләр кабул итмәде. Бу әсәрләр белән шәхси блогым аша (блог рустема зарипова , дип аңа мөрәҗәгать итүчеләргә кытлык юк, инде 160 меңнән артты) танышып була. Шулай ук интернет аша "Рөстәм Зарипов, "Казан утлары, Автор яңалыклары" , дип кергән очракта анда эленгән өч әсәремнең берсе, "Үзгә юлда " исемле фантастика жанрына караганын укып була. Хәер , күп кыенлыклар кичереп басылган "Милициянең йөз кызыллыгы" исемлесендә дә фантастикага салулаган мизгелләр бар....
Хәлбуки, теманы тәгаен белмичә, асылын аңышмыйча, тегеннән - шуннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә әдәби әсәрләр мәтәштерүләрне шомбайлык, дип кенә санарга рөхсәт итегез... Әлеге факультетка музыкада, җырда, спортта, КВН ярышларында, башка бәйгеләрдә җиңү яулаган, лидерлык сыйфатларына ия иң –иң талантлылар, вундеркиндлар кырыс конкурслар кичеп кабул ителгән очракта да әдәбиятыбызның хәле ал дә гөл була алмас иде . Чөнки, сыңар чыганактан меңнәрчә төсләр уйнаулы кайнап торган шаулы диңгез хасил була алмый. Ә агымы юк буа өстендә чирәм чәчәк атучан һәм аның мохиты каз-үрдәк, чебен-черки , сөлек һәм бакалар өчен хуш, А.Толстойның "Буратино" әкиятендә чагылыш тапкан Дуремар кәсептәшләренә генә кулай. Кайбер елгырларның дөм сәләтсез һәм бер өлкәдә дә нигезле белеме юк килеш, әллә ниткән темаларны иярләмәктә, рольгә кереп, кирәкле кешеләрне мактап, нәсел ыруларына мәдхия язып,ә кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсы ишекләрдән үтеп, тырышып-тырмашып, ялап, ярап, дигәндәй әдәби мәйдан түренә тиенүләрен юмор белән кабул итәргәдер бәлки?.. Ә менә галим-голәмә буларак, “фәнни” дигән тамга астында редакция хадим-хадимәләре тудырган әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң мәкаләләрне укыгач, фәнне кызганып , елап җибәрәсе килә...
Каләмхак фондын һәртөрле "бәйге"ләр корыштырып, үзләре, оядаш дәвамчылары, янә килеп файдалары тиярдәй әшнәләре кесәләренә шудыру нияте алгысытмыймы, һәм хөкүмәт бүләкләре җыюда узышу куәтләмиме исемле титуллы әдәбият бакчасын армый-талмый таптаучы кәсептәшләрне?...Бәгъзеләрнең, фронтовик шагыйрь Рамазан Байтимеровны интеллектуаль милкеннән читләштерерү омтылышында гимн текстына 200 мең сум премия каралган конкурс игълан итеп, анда 182 шигырь катнашуы тетрәндергән иде... Рамазан аганың кызы әтисенең рухын рәнҗетүдән хәле кадәри яклый , хакын хаклый алуы "конкурс" оештыручыларның җиңүче булуы планлаштырылган текстын аныкы, дип танырга мәҗбүр итте дип гөманлыйсы микән? Википедиядә гимн турында язылган мәгълүмат , янә килеп, шагыйрь Николай Марянинның хакимияткә мөрәҗәгате һәм социаль челтәрләрдә урын алган фикер алышулар төрле фаразларга урын калдыра.....Монда бит 200 мең сумга ия булу нияте аерым ачык, һәм ул, максатка омтылучылардан бәйсез, Рамазан аганың кызы ризасызлыгы аркасында тормышка ашмаган...
Яңаларга, ятларга юл бирмәү, оядаш түгелләрне үгисетү, яшьләрне үстерү өчен булдырылган печтеки генә әдәби бүләкләрне дә “обойма”дагылар һәм аларның шәкертләре ялмап баруы, һәм башка шундый казанышлар бизи түгелме үз-үзләрен “зыялы” дип белдерүче “танылган”нарыбызның әхлакый портретларын?..
... Интертат атлы электрон газетада Рузилә Мөхәммәтованың "Мәдәни җомга"ны язылып укучы 129 кешегә медаль тагарга кирәк" атлы гыйбрәтле язмасы (1 декабрь, 2024 ел) әдәби басмаларга хәтта һөнәри язучылар үзләре дә язылмавын ачып салды. Ә аларның саны соңгы съезда 301 дип тәгаенләнгән иде. Ә кемгә кирәк соң алар, рас язучылар да үз итми икән?.. Укучысы юк басмаларда "бәйге" оештырдык дип, налог түләүче хисабына премияләр урнаштыручылар өчен генә түгелме?...Хокук сагында торучыларыбыз тора бара мондый гамәлләрдә мошенниклык билгеләре тапмагае, дигән шөһбәгә дә урын кала төсле. Аерым авторларга өчәр премия бирү практикасы тагын кайда да булса бар микән? Яки бу феноменны бәлки Гинесс китабына тәкъдим итәседер? Айдар ага Хәлим, “Кырык тартма” исемле 2014 елны Чаллыда басылып чыккан яңа китабында җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия шундый бер мөхтәрәмебезнең “Гамил Афзал исемендәге” район дәрәҗәсендәге премияне дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә бәян итә. Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр, премия хуҗасы үзе исән чагында әлеге лауреатны, автор раславына караганда, бөтенләй өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән дә кыенсыну кичермәгән, булып чыга премияпәрвәр мәшһүр әкәбез... “Кырык тартма” гыйбрәтле китап, аерылып китеп булмый укыла. Мәгариф даирәсеннән текә вазифалы милләттәшләребездән берсенең ”туган телне белмәвенә 55 ел”, ә икенчесенең “соңгы тапкыр татар китабын укуына 55 ел тулу уңаеннан” уздырылачак чарага дәшеп, президентка адресланган “молния” (хат) үзе генә дә ни тора... Аена ун мең сум түләү каралган “халык язучысы” исемен булдыру аша кемнәр кайгыртылуы да онытылып калмаган... Миңа калса халык язучысы титулына үз хисабына кулга да тими тарала торган китаплар чыгаручы авторлар гына лаек ..Мисал өчен , Локман Закиров һәм Айдар Хәлим... Зифа Кадыйрова да минем фикеремчә, халык язучысы, рас үз хисабына чыгарган китапларын кулына да тиерми сатып алалар...
Дәүләт химаясында тереклек итүче әдәби басма хадимнәренә дә соңгы елларда тираж , укучыларын арттыру кирәге калмады бугай. Хәтта киресенчә түгелме икән? Укучылар азайган саен ни - нәрсәләр чыгаруларын абайлаучы, аңышучылар кими бара, ләбаса. Азлар хәбардарлыгыннан файдаланып, лаеклыраклар хакында бөтенләй “онытып”, гелән үз тирәләрендәгеләрнең милли һәм сексуаль хафалар үрелешендәге “шедеврларын” үз карамакларындагы әдәби басмаларга уздыру, хәтта шундыйларны кабат-кабат Тукай бүләгенә тәкъдим итәргә намусларына көч килмәве шаһитләре дә булдык, ләбаса...Хәзерге заманда очы-кырые юк сүз боламыгыннан гыйбәрәт әсәрләрне, “авызы бер пешкән” акылы камил кеше укымас , ә укучы табыла калса, акыллы булуы шик астында кала. Шул исәп беләнме, үзләре, иптәшләре калыплаган эшләнмәләрнең ялыктыргыч озын булуларын да хуп күрә сыман әдәбиятыбызны иярләүчеләр. ... Ирекле матбугатта ул өлкәдәге матавыкларны яктырткан байтак язмалар басылып чыкты. Үземнең дә, тамчы тама тама ташны тишәр , дигән өмет белән языан һәм ирекле матбугатта дөнья күргән "Юлга чүпне кем аудара?", "Каеннан балан җыйганда", "Гаделсез ярыш, мәгънәсез була", "Күрсәтә болар яшәп, алда гөл, артта чәчәк" , "Татар Левиафаны" кебек мәкаләләремдә авторларның кемлегенә, штаттагы "тәнкыйтьчелщр» тарафыннан мәкаләләрендә исемлек белән мактап, тез йөгенеп, искә алынучыларны да аяп тормый , акның ак, караның кара булуы тәгаенләнә ..
Соңгы вакытта татар әдәбияты һәм журналистикасы ниндидер гайбәти кыйссаларны бәян итүгә генә кайтып кала башлады шикелле. Ә бәлкем әдәбиятчылар арасында иерархия булдырып түр яулаганнарга, талантлы, реаль белеме бар, чын , файдалы эшчәнлектә үзләрен азмы-күпме раслаган авторларга әдәби мәйдан бирү, хакимият тарафыннан исем –бүләкләр белән терәтелгән абруйларын, димәк ки өстенлекләрен шик астында калдырадыр?... Хакыйкый талант иясе әсәрләре уңайсыз фон тудырып, боларныкын кыен хәлгә куядыр? Такташ, Гамил Афзал, башка кайбер классикларыбыз китаплары байтактан нәшер ителмәгән... Хәсән Сарьян, Газиз Мөхәммәтшин, Саҗидә Сөләйманова, Фәннүр Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафин, Госман Садә кебек талантлы әдипләребезнең нәни генә булса да китапчыклары кечкенә генә тиражларда булса да татар укучысына ирешкәләп торса, хакыйкый иҗатның ниндилеген онытмаска ару буласы кана... Ә аларга чират тими...
Дәреслекләргә узуда, томнар, кырыкмаса кырык төрле китаплар чыгаруда узышучы, әдәби басмалар түрен “ятларга” бирмәүне кайгыртучы тар даирәнең иҗади эшчәнлеген татар әдәбиятының бер өлеше , дип түгел, ә тулаем татар әдәбияты гәүдәләнешенә чыгарып, ә алардан тыш затлы өлешне, кушымта, калдык, арбаларына тагылган дегет чиләге көненә калдыруга ризалашасы килми... Шушы иптәшләрнең һәм аларны тутый кош сыман кабатлаучы сабакташ кордашларының Диас Вәлиев, Гүзәл Яхина кебек укучысы, тамашачы бар талантлы авторларгага кизәнүләре кемлекләрен, ниндилекләрен тәгаенли.. Хәер, Тукаебыз, “зур ул , шагыйрь ул, әдип ул” , дип зурлаган халкыбызга карата “татар башын татар ашый”, дип, яманат тәкърарлап тарату корылышындагы туң йөрәкләрдән тагын ни көтәсең?... Гыйльми вә тәнкыйди тамгалы мәкаләләрдә ранжир тәртибендә , индуслар мантрасы (догасы) сыман кат- кат телгә алынучы каләмзатлар бер- берсен, авыз суы корытып үзара макташуда азу яруы үзе бер әкәмәт ... Җөмләдән, халык язучысы статутлы Марсель Галиевнең Бөтендөнья Татар Конгрессы чыгарган “Халкым минем” газетасында шагыйрь Ръкаил Зәйдулланың яланаяк Камал татры сәхнәсенә килеп чыгуына соклану белдереп язган күләмле чәчмә мәдхиясе, әлеге шаукымның таҗы, апофеозы булып аңлашылды. Аннан алда “Татарстан яшьләре”ндә басылган шул ук шагыйрьгә багълы мәдхиясен укыгач, ул сокланып мактаган кахарман якты дөнья белән хушлашмагандыр ич, дип хәвефләнүчеләр мин генә булмаганмындыр... Исән – имин, шактый көр хәлдә очрагач , борчылуым урынсызлыгын аңышып, ныкъ куандым...
Әдәби басмаларда , мәгълүм бер өлкәдә һәм дәрәҗәдә белеме булуы расланмаган, эш практикасы юк килеш теләсә кайсы темага тотынып, шул исәптән дин, тарих, фәлсәфә, халык хуҗалыгы , төгәл фәннәр, аш-су хакында остарып, асыл һөнәриләрне сагышка батыруларга, ягъни, галимә Дания ханым Заһидуллина шәрехләвенә иярсәк, дидактикага бирелүләргә, ә гади тел белән әйткәндә гапь вә акыл сатып, бөеклек дәгъвә итүләргә дә күнектек һәм күндек.. Белмәгән өлкәдә хәлфәлек итү –шарлатанлык дип атала . Дәүләт химаясындагы әдәби мәйдан хадимнәренең моны танырга җыенмавы бик кызганыч... Белгечләр фикеренчә нормаль кешеләр җәмгыятендә пигмейлар, лилипутлар яши, эшли ала, ә менә пигмейлар колониясендә нормаль кешегә урын юк, ул анда кабул ителми.. Адлер Тимергалин, Айдар Хәлим, Локман Закир,Саҗидә Сөләйманова, Фәнзаман Баттал, кебек оригиналь иҗатчыларыбызның олугълыгы рәсми рәвештә, әйтик Тукай бүләге, халык язучысы исеме биреп танылмавын , бәйгеләрдә җиңмәүләрен шундый күзлектән чыгып аңлыйсымы әллә?...
Әдәби кыйммәт билгеләүче жюриларга, редакция идарәләренә, олы нәфесле каләмтотар тар даирә монополиясен чикләү җәһәтеннән, халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән белемле, абруйлы әдәбият сөючеләр дә кертелергә тиеш... Әйтик табиблар, инженерлар, конструкторлар, архитекторлар, эшчеләр, көч структуралары хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һ.б.... Шулай булмаганда сүздән чачаклы- чуклы шалтырама җөмләләр әтмәлләүдә маһирлар гына алгы планга чыгарыла, ә мәгънәле хезмәт мәктәбе үткән, чын тормыш тәҗрибәсенә таянучы авторларга “бусаганы узу” шансы калдырылмый ... Шәхсән үземә төп әдәби журналда, тираж елдан ел бетемсезлеккә тәгәрәгән, татарча язучы авторлар дистә еллар чират көткән шартларда ( Әйтик, Нурислам Хәсәновның “Золым” романы ун ел чыкмый ятты), русча язучы милләттәш бер авторның әллә кайчан китап булып басылып таралган, татар галәменә мөнәсәбәте чамалы детектив әсәрләрен тәрҗемә итеп, дәүләт химаясындагы төп әдәби журналда туган телдә казганучы әдипләрнең төшенә дә кермәгән киңлектә һәм күләмдә мәйдан бирү, ягъни милли әдәбиятны үстерү өчен бирелгән сәмәнне шул максатка юнәлтү зарурлыгы аңлашылмады... Миргазиян ага Юнысның, бер мәкаләсендә русча әдәби журналларда укымлыкларны түргә уздыру практикасы юклыгын искәртүе да шул уңайдан әйтелде бугай?.... Әдәбиятыбыз үсеше өчен дәүләт тарафыннан бүленгән акча тотылышына контрольлек итү дәрәҗәсе дә күп кенә сорауларга урын калдыра... Аудиторлар тикшерүе нәтиҗәсендә әдәби мәйдан бүлүдә, әдәби бәйгеләр уздыруда финансларның максаттан тайпылып әрәм -шәрәм ителүе аныклана икән, вакытында кимчелекләргә чара күрү, кирәксә компетентлы оешмаларны җәлеп итү һәм оештыру мәсъәләләре каралу тиештер ?.. Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу, үз- үзен үзәктә калкытып язучылар тормышыннан чираттагы истәлекләр , “үзем турында үзем” нәр асылда реклама һәм үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып, юл саныннан реклама хакы түләтү дә гадел булыр иде... Әдәбиятне сәламәтләндерү хакына, намуссыз реклама өчен җавапчылыкны ошбу даирә өчен дә тергезергә күптән вакыт ...
вторник, 9 сентября 2025 г.
СӨЯЛДЕМ СӨЯННӘРГӘ (Җанга бәрә торган хикәя)
«Машиналарга утырып, җәяү киттем ат белән, аерылыштык, лыштык-лыштык сөйләшербез хат белән» дигән җырдагычарак килеп чыкты. Иртән радиодан Камал театрында Моңзадә Сафина бенефисы узачак дип хәбәр итүләре булды, Нурлыгаян, кырык эшен кырык якка томырып дигәндәй, олы юлгача җәяү, аннан автобуста тирбәлеп, «Шәмәрдән» стансасына, анда электричкага эләгеп, туп-туры Казанга элдертте. Элдертүченең исемен авылда тутырып әйтүче юк: армиягә, дөресрәге — флотка алынганчы — Гаян иде, кайткач, Нурлы дип дәшә башладылар... ...Камал театрына җитәрәк, егет Габдулла Тукай исемендәге мәйдандагы җир асты юлына төшеп, янып торган чәчәк бәйләме сайлап алды, аерым хутлы кассага барып билет юнәтте. Инде театрның ишекләре ачыласын гына көтәсе калды һәм, Аллага шөкер, диик, сәгать тә үтмәстән, алары да ачылды. Тышта салкын, ачы җил иде, ә театр эче ышык, якты һәм җылы. Нурлы, буфетка барып, салкын тимәсенлек кенә тамак чылатты да, әле уты да эленмәгән тамаша залына үтеп, үз урынын эзләп тапты. ...Ахрысы, мәмрәп кителгән, егет кинәт купкан шау-шудан сискәнеп, күзләрен ачса, зал яп-якты, халык ишелеп керә башлаган. Менә бермәл дәү люстралардагы яктылык әкрен генә сүрелә барып, тамашачылар янә дөм караңгыда калдылар. Тик озакка түгел. Музыка уйнап җибәрде һәм, бәрхет пәрдә өскә күтәрелеп, алда аллы-гөлле утлар уйнап торган сәхнә пәйда булды... Шул сихри мәйданчыкны кыйгач кисеп, кәс-кәс атлап, тигез тешләреннән нур чәчрәтеп, итәге яннан ерыклы җемелдәвек күлмәк кигән гавам сөеклесе Моңзадә Сафина килеп чыкты. Аны күрүгә, тамашачылар урыннарыннан купты, котырып кул чабарга керештеләр...
Кичә, җыр аралаш котлауларга үрелеп, матур гына бара. Сәхнәгә чәчкә таулары өелә. Ә Нурлы кулына кыскан бәйләмен һаман тапшырмый, үзе мөкиббән «Сөялдем сөяннәргә» дигән җырны көтә. Бәхетне юк дип кара син, инде өмет өзелде дигәндә, нәкъ шуны игълан иттеләр, һәм ул, сәхнәне тутырып, залга омтылды. Сөялдем сөяннәргә, тирбәлдем имәннәрдә, Бар шатлыгымны бирәем кадерем белгәннәргә... Җыр тәмамлангач, залдагы гавам беркавым һушына килә алмый, моң канатларына күтәрелгән халәтендә, тын торды. Аннары алкышлар, давыл булып кубып, фәкыйребез Нурлыны да йомычка сыман бөтереп алып, сәхнәгә менгереп ыргытты. Аның чәчәкләрне ничек тапшырганын, сөекле җырчыбызның ут капкан битенә тиереп ничек иреннәрен пешерүен сөйләп тормыйк. Нурлы авызын һич җыеп бетерә алмады, маңгаеннан туктаусыз тир акты, башын түшәмдә, ә үзен бәхетнең сигезенче катында итеп тойды. Гаҗәп җыр бит ул «Сөялдем сөяннәргә». Көе дә искиткеч, сүзләре дә! Нурлының бер танышы бар. Теләсә кайсы җырның җыртыгын табып көләргә аңа куш. Бу җырга да өлеш чыгарып азапланды... «Сөян... — дип тыңкышланды ул, — сөян — кабыгы туналган юкә бүрәнәсе. Багана утырып торса, бүрәнә ятып тора, тәгәрәп китүчән... Димәк, сөянгә сөялү өчен, җиргә ятарга, ә бәлкем аунарга кирәк! Тәк. Тирбәлдем имәннәрдә... Монда мәгънә тагын да тирән, төбенә төшеп җитешле түгел. Имәннең корычтай каты, чытырман ботакларына ничек урнашып була соң? Чөеп кундырсалар гына инде. Ә бөгелмәс каты имән ботакларының беришесе кабыргаларың аша үтү ихтималы да юк түгел... Имәннең тирбәлүе... Аны тирбәтү өчен, корыч арканнар белән бәйләп, «Комацу» тракторын эшкә җигәргә кирәк... Һәм шундый тирбәлүләрдән соң да шатлыгың калып, аны кадереңне белүчеләргә өләшүнең, әлбәттә, гаебе юк...» Танышының остаруын ошатмады Нурлы. «Кеше тормышында шундый гарасатлар була, сөяненә дә сөялдерә, имәнендә дә тирбәлдерә», — дип кырт кисте ул. ...Кайсыдыр җырдан соң сәхнәгә бер көлтә чәчәк күтәргән Төркия кунагы килеп чыкты, һәм «чок гүзәл җырлардан мәмнүн» булуын белдерде. Зифа буйлы, ыспай киемле, чем-кара мыеклы, затлы-зыялы чит ил иренең ягымлы сүзләре артисткабызның болай да тулышкан күңелен тәмам ташытты, аның да үз чиратында кунакны куандырасы килде һәм ханымыбыз рәхмәтен төрек телендә әйтте! Дөресрәге, төрекчә әйтәм дип уйлап, үзбәкчә ябыштырды. Рәхмәт әйтүнең гаебе юк, әмма Нурлы янәшәсендә, кичә дәвамында тачточ сагыз чәйнәп, мыш-мыш килеп утырган юан хатын, аның янтыгына терсәге белән төртеп: — Нәрсә күр ди ул? — дип, эре тешләрен ыржайтты. Мәгълүм ки, төрекләр, Тукай заманындагы безнең бабайлар кебек үк, рәхмәт урынына «тәшәккүр», ә үзбәкләр, бу сүзне чак кына үзгәртеп, «ә» хәрефләре урынына «а» куеп әйтәләр. Аерма тик шунда. Шатлыктан сәрхуш сөекле җырчыбыз, төрек кунагына әлеге рәхмәт сүзен, үзбәкчәләп, кат-кат, баш ия-ия кабатлады. Бенефис төн уртасында төкәнде. Театр бинасыннан чыккач, Нурлы тирән итеп бер сулап күккә карап алды да вокзалга таба атлады. Вокзал халык белән шыгрым иде, аңа байтак гомер көтү залы дигән бүлмәдә аркасы белән стена сөяп торырга туры килде. ...Кинәт кайчандыр, әле бала вакытында, әнисе белән икәүләп Таҗикстанга кунакка барулары исенә төште. Ташкент вокзалында сигез сәгать поезд көткән иде алар. Тамак ялгап, үзара сөйләшеп утырганда яннарына яшь кенә, матур гына бер хатын килеп сүз кушты. Ул биредә үзбәк егетенә кияүгә чыккан һәмТашкент кешесенә әйләнгән, әмма туган ягын бик сагына, якташлары очрамасмы дип, көн дә вокзал тирәсен бер урый, имеш. — Их, үзебезнең Ык буйкайлары! Җәяүләп кайтып китәсе килгән көннәрем күп, — ди ул. Нурлыгаянның әнисе исә: — Бер кияүгә чыккач торырга кирәк, ияләнерсең әле, — дип, үгет бирә. — Ичмасам, телләрен беләсеңме? — дип сораштыра. — Әй, беләм инде, — ди якташ апа. Нурлыгаян да сүзгә катышасы итте. — Үзбәкчә рәхмәт ничек була? — дип кызыксынды. Теге хатын әз генә уйланып торды да, исенә төште, ахры, катгый итеп, аты-юлы белән «фәлән күр!» дип ярып салмасынмы?! «Фәлән»нең каты «к» белән башланганын ычкындырды бу. Нурлыгаянның әнисе мулла нәселеннән чыккан укытучы, авылларының интеллигенты, андый сүздән коты очып өнсез калды һәм, бераз сулу алгач кына, «юк, юк, алай түгелдер» дип әйтә алды. — Һәй, апа! — диде теге хатын, әрнү катыш ачы елмаеп. — Боларның шулай монда! — Һәм җәлт кенә вокзал диварындагы сәгатькә күз төшереп алды да, саубуллашып та тормастан, яныбыздан китеп барды. Әмма икеме-өчме адым атлауга, борылып: — Апа, фәлән күр түгел, ә төгән күр икән, — дип, тәшәккүр сүзенең үзбәкчә вариантын яңгыратты. Аннары, кинәт кенә сул кулын алга селтәп, урысчалатып: — Один фәлән инде, — дип өстәп, юлын дәвам итте... ...Нурлы инде поездда җилдерә. Бүген ул авылына ук кайтып җитә алмастыр. Шәмәрдәндәге апаларына кереп кунарга туры килмәгәе. Хәер, кайтып җитүдән ни мәгънә? Яхшымы-яманмы хатыны да, елакмы-көләчме баласы да юк аның. Ялгыз өендә зарыгып, ялгызлыгы гына көтәдер. Дөрес, өйләнгәне булды. Хәрби хезмәткә озатып калган һәм көтеп каршы алган яры белән кавышкан иде. Ике атна торгач, пары китеп барды. Аннары аның флотта, су асты көймәсендә хезмәт иткән чакта нурланыш алуы хакында сүз таралды. Ягъни Нурлы үзе дә, җырдагыча, сөялгән һәм тибәлгән кеше ул. Поезд ашыга-ашыга алга чаба. Тәгәрмәчләр, бертуктаусыз үзбәкчәләп, рәхмәт дип тәкрарлыйлар төсле.
четверг, 28 августа 2025 г.
ТАГЫН ДҮРТЪЮЛЛЫКЛАР
***
Бар эч, бар баш китү, графоман
Менә шундыйлыкка иш һәм куш....
Ул бар өлкәгә дә каләм тыга,
Томнары күп . Һәм нүл укылыш....
***
Көчле булу – җаваплылык алу,
Рухи биеклеккә талпыну...
Тупаслык – көчсезнең көчәнүе,
Көчле күренәм, дип калкыну...
***
Галәм чиксез, безнең планета
Чиксезлекнең нәни кисәге...
Ә илен, халкын талаучы затның,
Галәмне талауда исәбе...
***
Ахмак алга омтылучан,
Үзен күрсеннәр өчен,
Акыллы ашыкмый. Дөрес
Бәя бирсеннәр өчен....
***
Икеләнүне ни дип тә белми ,
Әйткәнне бер төшенә дә элми.
Узен гел хаклы, дип саный, мокыт,
Түрә булгач, тукмаучы юк, тотып....
***
Бәхәс оныттыра кемлегеңне,
Югалттыра чама-чигеңне :
Наданнар - ачуыңны чыгарып,
Ә акыллы затлар - җенеңне...
***
Гаделлек , дип утка-суга
Ташлануны ташладык,
Юкны барны күрми генә,
Гомер итә башладык....
***
Әдәби басмалар – асрамада,
Алларында җимле тагарак,
Аларның кыйммәтен, дәрәҗәсен,
Тиражлардан була чамалап...
***
Хатыныңа, "ханбикәм", дип дәшсәң,
Таҗдай балкыр башыңда кәпәч..
Әгәр, "сукыр тавык" , дип җикерсәң,
Син лачын түгелсең, ә әтәч....
***
Акыллы үтәли күрә ахмакларны ,
Әмма ләкин көлми...
Ул үзенең җүләрлеген белә,
Ә ахмаклар -белми...
***
Шома ялагайлар , түрәләрнең
Якыннары белән эш йөртә,
Үзләрен рәнҗетелгәнгә саный
Кытыршыраклары кич – иртә...
суббота, 23 августа 2025 г.
ҖЕТЕ ЯШЕЛ ТИЗ УҢМАСМЫ?
"Татарстан яшьләре", 2018, июнь.
Кем әйтмешли, ай күрде, кояш алды, ямьле рамазан ае да узып китте. Татарстанда ураза тоту вакыты сәгать ярымга үзгәртеп корылган 2014 нче елдан бирле, Хак тәгалә ярдәме белән һава салкынча торганга күрә, яңача ураза тоту быел да авыр булмады.Матбугатта , VI республикакүләм ифтар уңаеннан ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышындагы ”әлхәмдүлиллаһ, яшәгән җирлегебезнең климатик һәм географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ураза бездә 19 сәгать дәвам итә”, дигән җөмләсе, мөфтиятне ул җитәкләгән чорда җөмһүриятебездә ураза вакыты үзгәртелүен, озынайтылуын ассызыклауны күздә тотты булып аңлашылды...Хәлбуки, мин фәкыйрьгә ниткән климатик үзенчәлек турында сүз баруы һәм климатик үзенчәлекнең ураза вакытын озынайтуга нинди дәхеле -катнашы барлыгы гына аңлашылмады... Һәм географик үзенчәлек дигәндә нәрсә күздә тотыла икәнлеге дә сер булып калды... Туган үскән җиребезнең кай төше кайчан географик һәм климатик яклап ничек төрләнүе хакында фәнни ачышлар ясалуы хакында хәбәрләр ишетелмәде шикелле...
Ураза тоту вакыты-тәртибе үзгәрешен хупламаучы, танымаучы яки танырга теләмәүче мөселманнар да бар, бигрәк тә элек-электән, атеизм котырган дәверләрдә дә дингә тугъры калучы өлкәннәребез арасында...Шул исәптән мин үскән Юлбат авылында да һәм гомер сөргән Шәмәрдән бистәсендә дә андыйлар юк түгел... Бу хакта мин 2014 нче елны “Татарстан яшьләре” газетасының 4 сентябрь санында басылган “Кояштан ник куркабыз?” исемле мәкаләмдә искәрткән идем инде...Әлеге мәкалә “Матбугат ру” сайтына да эленеп, эчтәлеге уңаеннан кызык кына фикер алышулар барды. Әңгәмәдә катнашучы берәүнең, “Татарстан глобусы” буенча ул шулай тиеш, дип теш агартканы да онытылмый... Озын сүзнең кыскасы, мәкаләдә язылганнар белән килешүчеләр байтак булды, сыңар ризасызлык белдерүче дә очрамады, Хак Тәгалә бар иткән кояштан өркүне куәтләүчеләр дә табылмады...
Шәҗәрәмдә берничә буын дин әһелләре торган ( ә Фәхретдин атлы ерак бабам Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе белән хат алышкан, бу хакта Шиһабетдин Мәрҗанинең1989 елны кабат нәшер ителгән “Мөставадел - әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар” китабында 329 биттә язылып, оригиналда 176 биткә сылтама куелган) нәсел вәкиле буларак мин фәкыйрь күңеленә дә, “динне авырайтмагыз” дигән хәдискә чапырыш яңалык, яшермим, хуш килмәде. Дөрес аңлаган булсам ошбу карарны уздырганда мөхтәрәм Җәлил хәзрәт тә энтузиазм күрсәтмәгән һәм Саба районы мөгътәсибе дә бөгелеп төшмәгән...
Совет чорында халыкка хилаф карарлар “хезмәт ияләренең күп санлы хатлары, мөрәҗәгатьләре, теләкләре нигезендә”, дигән кереш җөмлә ышыгында кабул ителгән. Бу яңалыкны гамәлгә ашыру зарурлыгын дәлилләү уңаеннан да ниндидер хатлар телгә алына...Әмма дини басмаларда да , ирекле матбугатта да, интернет сайтларында андый хатлар күзгә чалынмый... Янә килеп ниндидер астрономия галимнәренең дә бу яңалыкка нигезләмә тудыра торган язмалары очрамады...Хәер, фараздан, андый галим табылган очракта да, капма-каршы фикер белән чыгыш ясаучы башкалары авызларына су кабып торырлар , дип кем кистереп әйтә ала... Тик бу хакта да ниндидер фикер алышулар баруы матбугаттта да, интернет форумнарында да чагылыш тапмады. Халыкара танылган дин галиме, үз чорында мөфти булып торган атаклы Риза агабыз Фәхретдинов та мондый үзгәреш зарурлыгы турында ләм-мим бер ни язмаган. Һәм аннан алдагы һәм соңгы мөфтиләрне дә бу мәсъәлә борчымады, тәҗеллеге көн тәртибенә менмәде... Әлеге ноу –хауны тәҗеллеген дәлилләү өчен Татарстанның кайда урнашачагыннан хәбәре юк һәм була да алмаган “ибн Фәлән” тегеләй әйткән, “ибн Төгән” болай әйткән дигән ык-мык сылтамалар белән генә ерак китеп булмый, ләбаса... Аяныч ки, кесәләрендә рәсми журналист таныклыгы йөртүчеләребезнең берсе дә күптән түгел мөфтилек иткән Габдулла, Госман, Ильдус хәзрәтләрнең әлеге үзгәрешкә карата мөнәсәбәтләрен, фикерләрен өйрәнеп, журналист тикшерүе уздырмады...
Алай да танылган журналист Искәндәр Сираҗи язмаларында дин әһелләре дөм үги ителми... Әйтик, быелның16 апрелендә “Азатлык радиосы” сайтында Искәндәр Сираҗи белән корылган әңгәмәдә, ул чыгарган “Сираҗи сүзе” газетасында, аның хәзерге мөфти хәзрәткә мөрәҗәгате турында сүз бара. Минем игътибарны журналистның , “Сез үзегез "татарлар өчен традицион булган ислам" хакында сөйләргә яратасыз, үзегез безнең өчен генә түгел, хәтта Төркиянең үзендә дә артык ортодоксаль саналган, Урта гасырларда торып калган Исмәгыйль ага тәгълиматын таратасыз,” дигән җөмләсе уйга салды.. Ураза тоту вакытын үзгәртү матавыгы әлеге расламага барып чыкмыймы икән алай-болай?... Искәндәр Сираҗи мөрәҗәгатеннән җан тынычлыгын алган янә бер өзек китерү дә урынлы булыр төсле: "27 мартта Русиянең динара шурасында исламга, мөселманнарга, республикабызга бик зур зыян салырдай чыгыш ясадыгыз – ниндидер "ваһһабчылык"ны канун нигезендә тыярга өндәдегез.... Моңа үз башыгыз җиттеме, әллә чиркәү тирәсендә йөрүче берәр "дустыгыз" киңәш бирдеме?”Ягъни , әлеге ачынып әйткән реплика, вакыт үзгәртү турында карар ниндидер “киңәш”кә , басым ясауга буйсынып тумады микән, дигән гөманга да урын калдыра ... Янә килеп, төнге клубларга бару ниятендәге гөнаһлы мөселманнар өчен генә кулайдыр ул иртәңге намазның төн уртасында тәмамлануы...
Рамазан ае башланыр алдыннан “Хозур” телеканалындагы мөфти хәзрәт үзенең чыгышында җәмәгать намазларын кыскарак тотуны хуплавын белдереп, моны физиология белән бәйләп сөйләгән иде... Хәлбуки, кайбер имамнарыбыз ул башлаган озынайту тенденциясенә үз өлешләрен кертергә атлыгыпмы, киресенчә, озынрак укуны хуп күрә... Алар, гавәм алдында үзләре кабатларга яраткан“әмирләрегезгә буйсыныгыз” дигән хәдисне “миңа буйсыныгыз”, мин әйткәнгә күнегез” дигән мәгънәдә генә аңлап, үзләренә дә кагылуын танырга атлыкмыйлар... Әйдәгез, бераз гына арифметиканы искә төшереп алыйк ... Тәравих намазына килүче ураза тоткан мөселманнар иң әвәле ике рикагать мәчет намазы, аннары җәмгысе алты рикагатьтән гыйбарәт( дүрт фараз, ике сөннәт ) ястү намазы укыйлар. Аннары егерме рикагать тәравих намазыннан соң, өч рикагать витр намазына чират җитә. Аннары озаклап, тәсфилле дога кылына. Әнә шуларга ураза тоткан 19 сәгатьне кушкач, һәм мәчеткә бару кайтуга юлга киткән вакытны да өстәсәң, егерме дүрт сәгать җитмәсә дә ни гаҗәп? Физик эш белән шөгылләнүче мөселманнар өчен боларны утыз көн буе җиңеп чыгу өстәмәләрсез дә ансат түгел... Шуның өстенә мәчет имамы, әлбәттә изге нияттән чыгып, бу чорда “Тәбәрак” сүрәсен чыгу аерата саваплы, дип белдереп, тәравих намазларын шуның хисабына бүселдерүне җайга салса, ә иң азактан дистәләрчә пункттан гыйбарәт, эш кушу сыман бәйнә-бәйнә тасдыйкълаулы, ләүхелмәхмүздә язылганнарны яңартуны кайгырту мәллә, дип торышлы су буе озынлыгында дога белән сипләүне гадәт итсә, хәлдән тайганчы “амин”, “амин”, дип түзүдән гайре чара калмый.......Хуш, әлеге номер үтә икән, димәк киләсә елга тәравих намазлары кысасында , утыз көн дәвамында тулаем Коръән чыгу планлаштырылу көтсә дә ни гаҗәп, тагын да мулрак савап җыю форсаты ачыла, ләбаса... Ураза вакытын, аннары тәравих намазын, аннары соң дога кылуны озынайтуны үзенчәлекле садизм, мөселманнарны интектерү, алардан көлү ниятеннән, дип бәяләргә исәбем юк, киресенчә, андый тырышлык , хактан да савапны гына арттыра торгандыр.... Аннары шулкадәр күп аятьләрне күңеленә бикләгән имамның ирешкәннәрен диндәшләренә җиткерәсне килүен тәккәбберлек чагылышына сылтап гаепкә алу да гадел булмас..
Миңа имамнарның изге гамәлне тегеләй үтәсәң 27 тапкыр арта , болай да итсәң янә 700 гә тапкырлана ди-ди , гел гел күңелләрне шәхси файда артыннан чаптырырга маташу да гаҗәпсендерә. Яхшылыкны исәп-хисап корып, шуның хәтле савап эшлим дә оҗмахка якынаям, дип түгел, ә күңел чакыруы, йөрәк таләбе белән, азагын уйлап тормый кылу игелеклеләрәк булмый микән? Йомран, әрләннәргә хас инстинктка буйсынып акча, байлык туплауга корылышның, шәхси файда өмет итеп савап эшләү комарына ялгануы матур түгел...Габдулла Тукайның, “оҗмахка да керәсе килми, чөнки анда ибне адәм бар” , дигән шигъри юлы, әнә шундый, комарланып, шәхси мәнфәгатьне алга сөреп оҗмахка ирешүчеләр компаниясенә эләгүгә җаны тармаудан чыгып язылганга охшап тора...
Мөхтәрәм Җәлил хәзрәтең , бездә кайберәүләр баш юк килеш, каш керфек төзәтә башлый, дигән гыйбарәсе бер дә истән чыкмый...Мисал өчен бер җомга вәгазендә мунчада бисмилла әйтергә ярамый, дигән фикер тәгәрәтелде. Тәһарәт, госел тәһәрәтен мунчада алганда бисмилла әйтмичә генә алырга тиеш, булып чыга...Янәмәсе анда җен пәриләр... Үзең салган йорт түбәсе астына ванна бүлмәсе яки мунчасы булган, яки ихтасында мунча җиткезгән кеше җен-пәриләрне пропискага кертүче булып чыга...Ә ни өчен ул үз биләмәсендәге “өйдәш”ләрдән шыкаеп бисмилла әйтмәскә тиеш ди? Әле җитмәсә җеннәрнең кайберләре ислам динен тота, һәм алар намаз кыла, дип тә сөйлиләр түгелме соң, мәчетләребездә?...Ислам тәгълиматы кешенең иреген чикләп аны тар кысаларга кауламый. Анда, гамәлләрнең, фәлән төрлеләрен кылсаң, гөнаһлы да саваплы да саналмый, төгән төслеләрен кылу хупланмый( гөнаһ та санаолмый), ә фәлән-фәләннәрне кылу гөнаһка керү дип, котегорияләргә бүленгән. Ә безнең җете яшел дәгъвәтчеләр бөтенесен бер чыбыктан сөреп, ак һәм кара төсләрне генә калдыра, ярый һәм ярамыйга бүлә, һәм ансат кына үз хозурына килгән бәндәләрнең кеше булып кына яшәү мөмкинлеген чикләп әүлиялыкка ирештермәкче...
Ә бер җомгада ишеткән Дәҗҗал турындагы вәгазь гомумән һушны алды... Имеш, ахырзаман алдыннан Хак Тәгалә кешеләргә, ачлык, ялангачлык, чирләр, башка бәла-казалар төяп шул затны җибәрә. Дәҗҗал , күркәм кеше кыяфәтендә килә һәм туктаусыз ишелгән бәлаләрдән араларга вәгъдә биреп кешеләрне үз артыннан иярергә димли. Әмма, аңа иярмәскә кирәк, ди мулла...Күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар , балалары хакына ияреп ялгышачаклар, имеш.... Менә сиңа кирәк булса, балалары хакына аналарның утка суга керүләре хилаф гамәл, имеш... Хет көл, хет ела.. Иң аяусыз атеистлар да нәкъ менә шул дулкында тарих дәвамында динне кире кага. Алар фикеренчә , җир йөзендә гаделсезлекләр адым саен, сугышлар, төрле әшәкелелекләрнең исәбе хисабы юк, һәм рас Хак Тәгалә Җиргә барысын да, шул исәптән явызлыкны да яраткан һәм юллый икән, димәк ул үзе явызлык чыганагы булып тора... Хикмәти Хода, рәсми дәгъвәтчеләребез шундыйлар тегермәненә су коя башлаганмы? Әллә алар, кем әйтмешли, “бергә гомергә”ме соң?... Язучы Георгий Климов, журналист Александр Невзоровларның , дин җитәкчеләре киемнәре погоннарын каплый, дип белдерүләрендә хаклык бар микән әллә соң? Яки динебез сагына алынганнарның халык теленә менгән үтә дә гыйбрәтле тарихи әңгәмәдән хәбәрләре бөтенләй юкмы? Анысының кыскача, якынча эчтәлеге болай:
Университет аудиториясендә Хак Тагаләне явызлыкны яратучы буларак явызлыкка чыгаручы профессорга ,бер студенты,
-Суыклык бармы? – дигән сорау бирә.
- Бар! –ди атеист профессор.
- Ялгышасыз, сэр, суыклык юк, җылылык юклыкны без шулай тамгалыйбыз, ди студент. Аннары,
- Ә караңгылык бармы? –дип сорый.
- Бар! – ди профессор, бу юлы тотлыгыбрак.
- Караңгылык ул яктылыкның абсолют булмавы, - ди студент һәм,
- Ә явызлык бармы? - дигән өченче соравын тәгәрәтә.
- Ничек инде явызлык булмасын, ул һәр кайда, -ди профессор.
- Явызлык ул күңелләрдә Аллаһ Тәгаләнең юклыгы, -дип җавап күндерә студент. Ул студент Альберт Эйнштейн була ...Гомере азагында да ул, галәмдә бик зур Куәт бар һәм ул Куәт мәхәббәт, яктылык та җылылык та, кешеләрнең үзара тартылулары да аннан, Хак Тәгалә Мәхәббәттән гыйбарәт, дип язып калдыра...
Миңа калса, Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәр” исемле моңсу комедиясендәге сыман ниндидер Дәҗҗалны кешеләргә эшәкелекләр кылырга дигән фәрман белән Җир йөзенә командировкага озату ышандырмый...Кешеләрнең күңелләре белән ихтыяри Хак Тәгаләдән китүләре явызлыкны “сәхнәгә” чыгара... Илебездә Үктәбр түнтәрелешенән соң мәчет, чиркәү манараларын кисү , күңелләрдән динне каулау ачлык, сугыш афәтләренә, ГУЛАГ золымына, эчкечелеккә, җенси бозыклыкларга, сабый балаларны киң алымда ятим калдыруларга, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әшәкелекләргә юл ачканы якын тарихыбызда гына ләбаса...
Әмма ләкин дини тормышыбызда уңай үзгәрешләр дә шактый...Тиздән мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә өченче мәчет ачылырга тора... Гөрләп эшләп торган ике мәчетнең берсендә көн саен, ә икенчесендә берничә тапкыр ифтар мәҗлесләре узды. Мәчеттә укылган байтак намазларда Төркиядән килгән затлы, тирән белемле кунак, Коръәнхафиз имам торды. Быелгы кунагыбызның исеме Адәм, Коръәнне яттан беләм дип намазларны озын озакка сузмады, кыска - кыска аятьләргә генә мөрәҗәгать итте, тәравих намазлары һич тә ялкытмады, киресенчә күңелләрне сафландырды, нурландырды...
Быел да гает көнендә, Америкадан кунакка кайткан бистәдәшебез Мәдинә ханым Әпсәләмова сабыйлар өчен сый-хөрмәтле, бүләкләр өләшүле кызыклы уенлы- бәйгеле бәйрәм - мөселман сабан туе уздырды... Һәм бу язмада Шәмәрдән тарихында якты сәхифә саналырлык янә бер күңелле вакыйганы искә алып үтү урынлы булыр төсле. Мәдинә сеңелкәшнең әнисе Алсу ханым Фазлый кызы – Җәлил хәзрәтнең мәктәп укытучысы. Җәлил хәзрәт , узган ел бистәбез мөселманнары белән очрашуга килгәч, Алсу ханым аңа зал түреннән гавәм арасыннан торып инглиз телендә сәлам биреп , нәрсәдер тезде...Җәлил хәзрәт аптырап калмады, саф инглизчә җавабын күндерде....
"Татарстан яшьләре", 2018, июнь.
вторник, 19 августа 2025 г.
Җир күчәреннән ычкынмаячак
16.12.2013 Җәмгыять Татарстан яшьләре
“Кол булган кеше патшага әйләнсә, ахмак туйганчы ипи ашый башласа, яманатлы хатын кияүгә чыкса – җир тетри, хезмәтче туташ байбичәсе урынын алса – җир моны күтәреп тора алмый”, диелә Сөләйман пәйгамбәр риваятьләре китабының 30нчы бүлегендә. (“От трех трясется земля, четырех она не может носить: раба, когда он делается царем, глупого, когда он досыта ест хлеб, позорную женщину, когда она выходит замуж, и служанку, когда она занимает место госпожи своей”. Книга притчей Соломоновых, гл. 30).
“Домашний” телеканалында байтактан госманлылар империясенең иң шанлы чоры турында “Великолепный век” телесериалы бара. Төрек солтанының колы Роксолана, тора-бара солтанның никахлы хатыны булып куйгач, биләмәсе өч кыйтгага җәелгән кодрәтле империядә тетрәнүләр башлана. Алтын Урда дәүләтендә хан хатыннарының берсе, Роксолана сыман, әтрәк-әләмнәргә хас тәкәллефсезлек белән законнарны, гореф-гадәтләрне аяк астына салып, җанкыюлар аша үз улын тәхеткә утыртуы аркасында фетнә арты фетнә чыга, хан арты хан алмашына, ә һәр алмашыну аркасында аксөякләр катламы җилгәрелә һәм ахыр чиктә “өйрәсе сыегайган” ил таркалуга дучар була.
Һәр уңышның матди нигезе бар. Әйтик, яхшы эшче шәп спортчы, атаклы музыкант, бөек конструктор яки галим, кыскасы, үз һөнәрләренең чын осталары пәйда булсын һәм мәйданга килсен өчен, шул максатта чыгымнар тотып, шартлар тудыру, ә иң мөһиме – талантларның канатлары каерылмасынга бу өлкәләр белән чын зыялылар идарәсе булдыру сорала. Мәгълүм ки, әтрәк-әләм җитәкче, димәк ки, әтрәк-әләм хакимият тә затлыга, талантка юл бирмәскә тырыша, аңа каршы сугыш ача. Җәмгыятьне тәшкил итүче һәр берәмлекнең югары катламга омтылучы каймагы, өресе була. Мәсәлән, Октябрь революциясенә кадәр авылдагы ару катлам уңган крестьяннардан һәм руханилардан гыйбарәт булган. Революциядән соң булдыклылар – кулаклар, ә белемлеләр мулла калдыклары дип тамгаланып, бетерелүгә дучар ителгән, сөрелгән, эш өчен кирәк дип табылып исән калдырылганнарының балаларына белем алуга юлны япканнар. Изге урын буш тормый, без үскәндә авыл интеллигенциясен нигездә крестьян гаиләсеннән чыккан авыл хуҗалыгы белгечләре һәм тамырлары крестьянга һәм ара-тирә муллаларга да тоташкан укытучылар тәшкил итте. Тормыш законы шундый: кешеләрдән торган теләсә-нинди төркем, даирә, зурмы ул, кечкенәме, гарасатлар кичереп, чәлпәрәмә килсә дә, пирамида формасына җыелу үзлеген җуймый. Төрмәләрдә дә иерархия бар, анда да формаль түгел катламнарга бүленеш котылгысыз.
Русиядә 1917 елгы революциядән соң Сөләйман пәйгамбәр искәрткән шартлар берьюлы, җитмәсә, җәмгыятьнең һәр буыны-күзәнәгендә диярлек, ягъни төрле-төрле дәрәҗәдәге даирәләрдә бер дулкында үтәлә. Нәтиҗәдә, ачлык, мур кырылышы, ГУЛАГ, сугыш афәтләре, сөргеннәр миллионнар гомерен өзә, ә тора-бара байтак халыклар язмышын кыл өстендә калдыра.
Мәгълүм ки, коммунистик хакимият диннәрне сүгү белән беррәттән, плагиатка барып, аларны үз арбасына җигәргә дә маташты. Мөхәммәд пәйгамбәр г.с.гә Хак Тәгаләдән “Укы!” дип өч кат иңгән вәхине “Укырга, укырга, укырга!” дип үзгәртеп корганнары күз алдыбызда. Янә килеп, христиан динендә изге өчлек – Изге Рух, Ата һәм Ул булса, боларныкында Маркс, Энгельс, Ленин – өч баш бер сурәттә плакатларда гәүдәләнеш алды. Диндә сәхәбәләр олылана, ә коммунистик тәгълимат ялкынлы революционерларга табынуны кодалый. Чиркәү әледән-әле бәгъзе тәкъва бәндәләрне изге дип танытса, КПСС Павлик Морозов, Зоя Космодемьянская, Гастелло, челюскинчылар, панфиловчылар, стахановчылар, Гагарин һәм башкаларны каһарманлаштыруны кагыйдә иткән иде. Дин вәгазь укуны алга сөрде, ә КПСС агитация һәм пропаганда, ягъни үгет һәм коткы белән сукыр черкидәй ябышты.
Коткы дигәннән, безгә мәктәптә укыганда өзми-куймый “бөек урыс әдәбияты” дип сеңдерделәр. Конкрет урысныкы дип ассызыкланучы әдәбиятның, чыннан да, бөеклеге бәхәссез. Ә бу аның милли чикләрне белмәгән халыкчанлыгында, изүчеләрне хурлык баганасына кадаклап, гадиләрне яклавында, кешеләргә терәк, рухи көч, өмет чыганагы булуында, гуманлылыкны кайгыртуында иде. Татар әдәбияты да шундый иде, әлбәттә. Һәм ул, Кол Гали чорыннан башлап, һәр дәвердә хәл кадәренчә шул хакыйкатьне алга сөреп килде. Без белгән чорда, авыл башлыкларыннан алып, төбәк, тармак, хәтта ил җитәкчеләренең үзләре хакимлек иткән даирәләрдә, биләмәләрдә кылган уңай гына түгел, тискәре гамәлләре дә хакыйкый зыялы каләмзатлар тарафыннан газета-журналларда, китап һәм экраннарда гадел бәяләнеп, чагылыш таба алды. Әлбәттә, иң изге эштә дә кабәхәтләр казганырга мөмкин һәм киресенчә. Әйтик, чишмә башында урыс әдибе Михаил Булгаковның “Собачье сердце” бәянында тасвирлаган Шариковлар системасы иң яхшы дигән кешене дә рәхәтләнеп изә. “Миңа нишләсәм дә ярый, аларга берни дә ярамый, миңа күп кирәк, халыкка – шымытыр, аларның күле кипсен, минем диңгез шауласын” – түрәкәй шариковичларның яшәү шигарьләре шушы. Шариковлар токымы, үзләре табынган КПССның умырткасын сындырып һәм СССРны таратып, гомумхалык байлыгына ия булып куйдылар һәм үзләренчә, ягъни “бүлү таблицасы” нигезендә идарә итәргә керештеләр. Нәтиҗәдә, көндәлек тормышыбызда һәртөрле җимерелү-һәлакәтләр нормага әйләнде.
Әмма Җир күчәреннән ычкынмый. Җирнең күчәреннән ычкынмау сәбәбе, минемчә, элегрәк һәртөрле тетрәнүләрне йомшартучы, аммортизацияләүче иманлы кешеләрдән торган саллы катламның могҗиза белән сакланып калуында иде. Без яшәгән чорда һәм җирлектә ул интеллигенция дип аталды. Интеллигентның һөнәри чакырылышы – намуслы иҗади хезмәт. Бар иде татарда да алар. Табиблар, укытучылар, инженерлар, әдипләр, композиторлар, сәнгатькәрләр... Җырчылар бар иде. “Татарстан” исеме йөрткән йөзек кашыдай радио-телевидениебезне хәтерләүчеләр әле дә күп. Интеллигенциябез хакимият белән билгеле бер ара саклавы, ягъни бер табактан ашамавы, мул табыннан атылган сөяккә алданмавы, махсус җимле тагаракка капланмавы, түрәләргә багышлап мәдхияләр иҗат итмәве, фикъри һәм әхлакый оппозициядә кала алуы, кыскасы, җан сатмавы белән гади халыкның ышанычын һәм ихтирамын казана иде. Һәм халык мәхәббәтеннән егәр алучы зыялылар катламы хакимияткә бәйдән ычкынмау, чыгырдан чыкмау өчен җитди киртә булып торды. Җирле хакимият интеллигенция белән хисаплашырга, аның аң-белем ягыннан һәм әхлакый өстенлеген, ил егәрен арттырудагы өлешен танырга мәҗбүр иде.
Ислам тәгълиматы явызлыкка каршы чык, көрәш, әгәр көчең җитмәсә, сүзең белән, анысына да хәлең юк икән, күңелең белән карыш дип өйрәтә. СССР чорында интеллигенция дә билгеле бер дәрәҗәдә сүзе һәм күңеле белән золымга карышып, үз тормышыннан ямь һәм мәгънә табып яшәде. СССРның иң югары җитәкчелеге, 100 процент шариковлашуның илебезне һәлакәткә китерәчәгенә төшенеп, аңлы рәвештә аларның “башбаштаклыгы”на түзгән дип фаразлыйм.
Милициянең беренче карашка интеллигенциягә катнашы юк кебек. Әмма аның структурасында карак җитәкчеләрне авызлау өчен БХСС атлы хезмәт булып, анда эшләүчеләрне, минемчә, интеллигенциягә кертеп булгандыр. Һәрхәлдә, җинаять эзләү бүлеге оперларының “бөтен кара эш безнең сыртта, ә БХСС хезмәтендә ак перчаткалы интеллигентлар” дип сукранулары шул даирәдә хезмәт итүчеләр өчен сер түгел.
Мондый мәзәк тә бар иде СССР чорында. Имеш, гид чит ил туристларына Мәскәү күрсәтеп йөри. Менә болар Лубянка мәйданына килеп чыга. Туристлар:
– Бу нинди оешма? – дип сорый.
– Бу – КГБ, Совет хакимиятеннән риза түгелләр белән шөгыльләнә торган оешма, – дип аңлата гид.
Йөри торгач, УБХСС урнашкан бина очрый.
– Ә бусы? – дип кызыксына туристлар.
– Монысы совет властеннән риза кешеләр белән шөгыльләнә торган оешма, – ди гид.
Чыннан да, эш урыныннан явызларча файдаланып, халык милкен имүче намуссыз совет җитәкчеләре һәм алыпсатарлар белән көрәшә, ягъни хакимиятнең ришвәткә кереп батмавын кайгырта иде погонлы интеллигентлар. Үзгәртеп кору башлангач, хакимияткә үзенчәлекле оппозициядә торган,К халык ихтирамына лаек БХСС хезмәтенә нокта куелды.
СССРны һич кенә дә кухняларда совет хакимиятеннән зарланып, эчен бушатучы, үзгәртеп кору чорында кыршылган пәлтә киеп, митингларда пар чыгаручы интеллигенция җимермәде. Пролетариат юлбашчысы Ленинның “бетерсә безне бюрократия генә бетерәчәк” дигән даһи күрәзәсе раска килде. Җинаять кылучыны эзләүдә беренче кагыйдә – аны кылудан кем отканлыгын ачыклау. Димәк, отучылар саткан, җимергән булып чыга СССР атлы дәүләтебезне.
Хуш, партия җитәкчеләренә карата гади халыкта ышаныч элек тә әллә ни зур түгел иде һәм кемлекләре танауларына чыккан ул токымның хыянәтенә гаҗәпләнүче булмады да кебек. Ә менә интеллигенциябезнең үз кыйбласыннан тайпылуы авыр кабул ителә.
ГУЛАГлы Сталин чорында да, үзгә уйлаучыларны психушкалар көткән торгынлык елларында да намусын хәл кадәрле саклый алган интеллигенциябезне үзгәртеп кору дәверендә ниткән кырау сукты соң? Миңа калса, кыйбла үзгәрүгә җирлекне хакимияттә утыручыларның язучы, фән кандидаты, фән докторы, академик кебек исемнәрне таныш-белешлек, акча ярдәмендә “яуларга” керешүе тудырды. Үзләре һәм сәләтсез якыннары, куштан һәм шома ялчылары өчен шундый үрләр яуланып кына калмыйча, андыйлар иҗади хезмәт белән бәйле структураларга җитәкчелеккә үк үрмәләделәр.
Зыялылылар бетүе хакында беренче булып “Казан утлары” журналында Мөхәммәт Мәһдиев “Татар зыялысы – ул кем?” дигән мәкаләсе белән инде әллә кайчан чаң суккан иде. Тик ул заманда чын интеллигенциягә чакырылыш та, җирлек тә бетмәгән иде кебек. Әдәбиятыбызда Мәһдиев үзе, Миргазиян Юныс, Адлер Тимергалин, Зөлфәт, Мөдәррис, Фәннур Сафиннар мәйдан тота иде ләбаса! Мәгариф белән үз туган телен, урыс, гарәп, француз телләрен яхшы белгән чын интеллигент, чын академик Мирза Мәхмүтов җитәкчелек итте түгелме? “Татарстан” радио-телевидениебез бик затлы булып, ул чорда күрсәтелгән яки тапшырылган спектакльләрнең, әдәби-музыкаль тапшыруларның югары зәвык белән, җиренә җиткереп әзерләнүе истә калган.
Кол Шәриф мәчете хозурында уздырылган сыра бәйрәмнәре, рок-концертлар татар интеллигенциясенең әхлакый һәм рухи тар-мар ителүе уңаеннан башланган тантаналарның беренче бүлеге иде. Икенче бүлектә ниләр булганын искә төшерүне, өченчесендә ниләр күрәчәгебезне фаразлауны мөхтәрәм укучылар иркенә калдырыйк.
Инде Сөләйман пәйгамбәр кисәткән шартлардагы тетрәнүләрдән зыялыларсыз да сакланып булуы хәл ителгәнгә охшап тора. Мәсәлән, бүген хатын-кыз, хәтта бик теләсә дә, ансат кына дан чыгара алмый. Ярымшәрә хәлдә халык каршына сәхнәгә чыгу да гүзәллек бәйгесе кысасына кертелеп, бер дә хурлыклы түгел, ә дәрәҗәле гамәл санала. Франциядә дүрт ирдән дүрт бала тапкан хатынны әздән генә президент итеп сайлап куймадылар. Йорт хезмәтчеләре, секретарьшалар олигарх хатыннарына әвереләләр һәм иҗтимагый баскычта бүген алар бөтенесе бер югарылыкта торалар. Туйганчы ипи ашаган ахмакларны мәйданнарга, стадионнарга яки экран каршысына җыеп, спорт уеннарына җәлеп итеп, акыртып бушандыру хәл ителгән. Аннан килеп, лаексызларның теләсә-нинди кәнәфигә, хәтта илләр тәхетенә утыртылуы да уенны хәтерләтә. Күбесе, үз ихтыярларыннан мәхрүм хәлдә, без белмәгән ниндидер чын Хуҗаның җептән тартуына буйсынып идарә ителәләр сыман. Кыскасы, Җиргә күчәреннән ычкыну инде янамый.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=8954&ysclid=mejj5a36qq562585098
Подписаться на:
Комментарии (Atom)