Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 9 июля 2018 г.

Ахмаклыкмы, яисә бу ниндидер рәзиллек?

              Русиянең атказанган ветеринария табибы Якуп каенэнекәш Казанга килгәч, йомышы төшеп, эт поликлиникасына кергән, һәм андагы персоналның күз тондырып чабышкан мәленә юлыккан. «Бер-бер хәл булды мәллә?» – дигән соравына бер коллегасы, артык дулкынланудан татарчасын онытып: «Там собаке плохо», – дигән җавап күндергән…Туган телебезнең хәле уңаеннан да шундыйрак ыгы-зыгы кубып алды. Һәм ни өчендер иң төп проблема «укыту методикасы»на кайтарып калдырылды… Сер түгел, укытучы халкы югарыдан төшерелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә тырыша. Хәлбуки, мәсьәләгә аек акыл белән якын килүче оригиналь остазлар да очраштыра. Мисал өчен мин яшәгән Шәмәрдән бистәсе урта мәктәбе укытучысы, инде мәрхүм, өлкәннәр арасында илкүләм һәм халыкара озын араларга йөгерешләрдә призлы урыннар яулаган Миндел ага Вәлиуллин ( һөнәри композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарның туганы). Өлкән кызым сөйләвенә караганда, ә ул аңарда 6нчы сыйныфта укыды, татар теле дәресләрен программага буйсынмыйча, гадиләштереп, буталчык кагыйдәләре белән балаларның башларын әйләндерми генә, музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп (бәхеткә, әле ул чорда ЕГЭ юк, һәм укытучыдан һәр төчкергәнен компьютерга кертү таләп ителми) укыткан. Ә соңгы дәрестә укучыларны Тукай Кырлай музеена сәяхәткә алып барган. Мәңге онытылмаслык булып истә калды аның дәресләре, дип искә алырга ярата кызым. Районда дәрәҗәле педагог буларак танылган Роза исемле, миңа әтисе ягыннан кардәш сеңелкәшем бар. Ул Миндел агага да әнисе ягыннан кардәш. Бер мәлне шул Роза Фәрит кызы РОНО кушуы буенча Миндел абый дәресен тикшерергә килгән. Мәктәп коридорында очрашып күрешкәч, Миндел ага: «Сеңлем, мин бик ашыгам, РОНОдан минем дәресне тикшерергә ниндидер бер ахмак килергә тиеш, программа кушканча әзерләнәсе була, вакытым тар, берүк гафу итә күр», – дип каударлана икән. Роза кеткелдәп көлгән дә: «Миндел абый, ул ахмак мин булам, дәресеңне үзеңчә уздыр, җавабын ничек кирәк, шулай язармын», – дип тынычландырган.
                Озын сүзнең кыскасы, туган телебезне мөшкел хәлгә калдыручы сәбәпләр байтак. Берсен искә алып, калганнарын оныту, белмәмешкә салышу хәерле нәтиҗәгә китермәячәк. Әдәбият дәреслекләренә, классиклар сыйфатында, иҗатлары әле вакыт сынавын да үтмәгән вазыйфалы вә вәкаләтле язучыларыбызның терсәк тырпайтып үтүләре әдәп-низам һәм мантыйк киртәсенә сыймый шикелле. Татар теле турындагы фәннең үз-үзен татарча аңлата алмавы, ятлар терминологиясенә батуы да тешкә тия… Ә иң үртәлдергәне – татар теле һәм әдәбияты дәресләренең рус балалары һәм аларның ата-аналары өчен генә түгел, татар балалары һәм аларның милләтпәрвәр әти-әниләре өчен дә күңел кайтаргыч кирәксез нәрсә дәрәҗәсенә төшүе… Туган телебезне ихластан яклау, коткару нияте булган тәкъдирдә, барлык тискәре факторларны җентекләп өйрәнү аша кыенлыкларны хәл итү әмәлләрен табу кирәк… Совет чорында гарәп графикасындагы әлифбабызны латинныкында «бер кич кундырып», кирилл графикасына күчергәндә, татарча авазлар дөрес яңгырасын өчен кирәкле хәрефләр (каты «к» һәм каты «г»), ваемсызлык аркасында, ә бәлки максатчандыр, төшереп калдырыла һәм алынма сүзләр ятларча яңгырасын өчен артык хәрефләр тагыла. Һәм филолог кандидат докторларыбыз бу хәлгә мәмнүн хәлдә еллар дәвамында  телебезгә турыланган  шушы бозымны ныгытучы дәреслекләрен тәпәли...Хәлбуки, Мәхмүт Галәү, Әхмәт Фәйзи, Әмирхан Еники, Адлер Тимергалин, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Гамил Афзал кебек талантлы әдипләребез төрдәш сүзләргә бай туган телебезне иҗатлары аша тулы куәтенә файдаланып, ясалма рәвештә корама хәлгә килүеннән аралый төшеп, затлылыгын һәм күркәмлеген ача һәм саклый килделәр… Ни аяныч, Достоевскийны, Ришат Нури Гүнтекинне татарча «сөйләштергән» тәрҗемәчеләребез эшен лаеклы дәвам итүчеләр дә табылмады. (Әдәби журналларның тиражларын саклау максатында дөньякүләм популярлык казанган авторларның иң атаклы әсәрләрен ( әйтик Паоло Коэльоның «Алхимик», Ришат Нури Гүнтекиннең «Яфрак явымы» кебек романнарын), Ницше, Гегель, Әл Газали һәм башка атаклы философларның хезмәтләрен дә татар теленә күчереп, телебезнең яшәүчәнлеген арттыру кирәк иде…)
        Янә килеп, икенче дулкын сыйфатында өр-яңа афәткә тардык: Габдулла Тукай «туплар да вата алмаган», дип, милли моңнарыбызны буыннан-буынга тапшыра килүче якут-җәүһәрләргә тиң җырларыбызны, «суверенитет» дигән тәтәй тоттырылган көннән бирле «татар җыры» дигән исем астында, сүзе – сүз, көе көй булмаган эшләнмәләр ташкынына күмү проекты гамәлгә куелды… Бу хакта татар матбугатында чаң сугулар тынып тормый, яраткан газетабызда да борчылып язган әтрафлы мәкаләләргә кытлык юк, ә шагыйрь Ләбиб Леронның шул шырды-бырды җыр текстларына багышланган пародияләре яңа чыккан китабында тулы бер цикл тәшкил итә… Ә «йөк», мәшһүр рус мәсәлчесе язганча, һаман үз урынында…
            Җирле кардәшләрнең сүзләре үтмәвен чамалап микән, татарча радио-телетапшыруларның Татарстан дәрәҗәсенә туры килмәве хакындагы моң-зарлар күптән түгел мәскәүле милләттәшләр тарафыннан җөмһүриятебез президентына җиткерелде… Һәм ул аларның борчылуларына теләктәшлек белдереп, парламентта чыгыш ясагач, моңыбыз, җырыбыз, телебез сагында торырга тиеш әфәнделәребез гаепне үз җилкәләреннән алып, яңа эшли башлаган тәҗрибәсезрәк укытучылар һәм аз хакка ялланган радио-телевидение хезмәткәрләренә күчерергә ябырылды. Имеш, элек фәлән диктор болай сөйләшкән, ә хәзер тегеләй… Янәмәсе, элек журналистлар тегеләй сырлаган, ә хәзер болай салулыйлар сыман…
           Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховны татар басмаларыннан хәбәрдар газета укучылар «Аргамак» журналында, Айдар ага Хәлим баш мөхәррир булып торган чорда басылган, мактау белән артык мавыгып киткән тарихчыларыбызны айныткан, «Солтангалиев татарның каһарманы түгел, ә хыянәтчесе» исемле мәкаләсе, «Татарстан яшьләре"ндә минем элегрәк дөнья күргән «Мөхәммәт Мәһдиев табышмагы» исемле мәкаләмдә, аның, мәктәп укучыларына җиткергән, «укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатыйх Әмирханнан соң аңа аристократ килгәне юк, ә пләбәйләр шәхескә югары таләпләр куймый» дигән фикере аша белә булыр…
             Тәлгать ага Фатыйхов татар җырчыларыннан Фәридә Кудашева иҗатына гашыйк иде. Аңа багышлап, заманында Чаллы милләтпәрвәрләре чыгарган кыска гомерле «Алтын Урда» исемле газетада зур күләмле мәкалә бастырды. Фәридә Кудашеваны табигать тудырган могҗиза, сихри яктылык, дип бәяләде. Соңгы чирек гасыр дәвамында эфирга «татар җыры» исемендә дөңгечләнә торган күп кенә җырларны ул кунскамераларда спиртлы пыяла савытларга салынган гарип – гораба яралгыларга тиңләде… Хактан да соңгы чирек гасыр дәвамында, бигрәк тә эфир аша җыр дип тәкъдим ителә торган күп кенә эшләнмәләр үтә примитив һәм күп очракта, такмак калыбында. Әйтик, татарчарак дигәннәре берәр татар халык көен һәм сүзләрен төрлечә бозып тегүләргә кайтып кала… Чегәннекенә, русныкына, төрекнекенә тартканнары белән дә шул хәл… Америка көтүчеләренең «кантри»ларын «үз итүчеләр» дә күренгәли… Бер бозып теккәнне тагын, тагын, тагын бозып яки әйләндереп «тегүләр», «манулар» адым саен… Бәхәс юк, СССР заманында да тиле-миле такмак чыгаручылар һәм көйләп йөрүчеләр булгандыр… Әмма андыйлар «иҗатын» эфирга чыгару, сәхнә дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин түгел, рухи кыйммәтләр билгеле бер стандартларга туры килүе дәүләт, җөмһүрият дәрәҗәсендә кануни җирлектә кайгыртыла иде…
Көлсәң көл, еласаң ела, инде эш шуңа барып җитте – телебезне армый-талмый «җыр-мыр»лары белән мәгънәдән һәм моңнан яздыручы әһелләр бүген үз-үзләрен туган тел сагында торучылар дип белдерергә җөрьәт итә. Ирексездән М.Булгаковның «Эт йөрәге» бәяны персонаже Швондерның, гаҗизлектә: «Бу ниндидер рәзиллек…» («Это какой то позор…») дигән гыйбарәсе телгә килә…
















1 комментарий:

  1. ТелеБЕЗнен, бугенге МОШКЕЛ хэлендэ мин ТОП гаепне к а м у н и с ...чиновниклар да курэм !
    ата камунис шэрэ шэйми телеБЕЗгэ ИХТЫЯЖ тудырмады.....
    Узе ук куйган чиновниклвры белэнгенэ дэ татарча аралашкан булса..Баласын чиновник буласын гына телэгэн меркан ТИЛе ата-ана репититур яллап та ана теленэ урэтер иде !
    2)Мэгариф башындагы б/у камунислар татар телен "ОЙРЭТУ"дэ берсеннэн берсе катлаулырак программа,китаплар чыгарып...ку...КОРСАКларын юанайттылар..

    ОтветитьУдалить