Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 11 декабря 2014 г.

Тулган ай

Чит ил паспортым срогы чыгып өлгергәнче игелеген күреп калыйм дип, Төркиягә, Истанбул каласына сәфәр чыгарга булдым. Яраткан газетабыз битләрендә Төркия хакында тәэсирләр бүлешүгә кытлык булмау сәбәпле, өч атналык сәяхәтемдә ниләр күрергә өлгерүемне тәфсилләп тормыйм. Дөньяның әллә кемнәре авыз суы корытып мактаган Босфорны көндез вә төнлә аркылыга-буйга су транспортында да, ярларыннан тәпиләп тә гизүемне һәм ничә килеп тә абайламаган гаҗәеп күренешкә тап булуымны гына әйтеп узам. Ул – Босфор өстендәге тулган ай булды. Ай галәмәт зур да, серле дә һәм бөтен галәмнең моң-сагышын җыйнап эчтән дөрләп, янып тора сыман иде. Урыс шагыйре Петр Вяземскийның “Төнге Босфор” шигырендә “моңарчы сокланган аем ай түгел, ә шәүлә генә булган икән” дигән юлларының очына чыга алдым кебек. Һәм татар шагыйре Нияз Акмал хакында да ул Босфор өстендәге айны күрмәде микән дип уйлап куйдым. Төркиягә бакча артына чыккан сыман гына барып кайтулар Нияз исән чакта юк иде бит диючеләр табылса да, үз туксаным туксан: ул аны төшендә булса да күргәндер. “Тулган аем” шигыре башкача ничек языла алсын? Җырчы Ришат Төхфәтуллинның “Карамалы Гобәй” клибында Истанбул каласы, Босфор күренешләре юкка гына урын алган булырга тиеш түгел дип тә уйлыйм (авылы турындагы ул клип тоташтан Төркия күренешләре белән генә сипләнгән).
Беренче килүемдә Солтанәхмәт мәчете белән Византия чоры ядкаре, мең ел – чиркәү, алты гасыр мәчет булып хезмәт иткән, Ататөрек чорында музейга әйләнгән, инде кабат мәчеткә кайтуы көн тәртибенә менгән “Айя-Суфия”нең янәшә, дөресрәге, кара-каршы торуларын күреп, таң калуым хәтердә. Төрекләр салган Солтанәхмәт мәчете (Зәңгәр мәчет) ул чакта күпкә гүзәлрәк тоелган иде. Якыннан караганда ул әле дә матуррак һәм мәһабәтрәк сыман. Ә менә Босфор аша күрше ярдан күзәткәндә Айя-Суфия көчлерәк тәэсир калдыра. Күкләрдән күзәткәндә дә шулайдыр ул. Ахрысы, безнең эрага кадәрге мәшһүр иҗатчыларның күзаллавы хәзерге буын белән чагыштырганда иңлерәк булган. Җирнекеннән бигрәк, Күкләр хөкемен мөһимрәк санагандыр борынгылар. Кем белә, бәлки һәр яңа чор кешеләрне рухи яклап сизелер-сизелмәс кенә кечерәйтә дә бара торганнардыр? Бу гөманны үзебезнең борынгы, затлыдан-затлы татар халык җырларының чүп-чар белән алмаштырыла баруы да (алар эфирга җыр дип тәгәрәтелә) һәр бирмеш көн раслап тора түгелме?
Атказанган һәм халык “фанерачылары” эфирдан һәм сәхнәдән татар җыры дип “тәгәрәткән” чиле-пешле эшләнмәләр, такмаклар ташкыны турында матбугатта ризасызлыклар өзлексез белдерелә тора. Сәбәбе гади, халкыбыз һәм сөекле композиторларыбыз чын шагыйрьләр белән берлектә иҗат иткән җырлар үзәгендә моңнан гыйбарәт татар җаны шәйләнә– безнең колак шуңа ияләшкән. Татар теленең аһәңе дә халкыбыз җырларындагы моңнан аерылгысыз. Мәдәният-сәнгать тирәсендә вазыйфалар биләүчеләрнең шуны танымавы, санга сукмавы рәнҗетә һәм кулларына каләм алдыра ахры мөхтәрәм милләттәшләребезне.
Төзелештә калыплаштырылган (типовой) һәм аерым төрдәге (индивидуаль) проектлар гамәлгә куела. Авыллардагы дуңгыз, сыер фермалары, мәдәният корылмалары, торак йортлар – калыпка салынган проект җимешләре. Аерым төрдәге проект белән эшләнгән корылмалар азрак һәм алар башкалардан аерылып тора. Миңа калса, үзгәртеп кору елларында индивидуаль проектларга иркенчелек ачылуга да карамастан, әдәбият-сәнгатъ өлкәсендә, татар матбугатындагы журналистика дулкынында димме, типовойлык, калыплаштыру өстенлек алды. Бәлки ялгышамдыр? Шик-шөһбәләрне тарату өчен чын журналистлар каяндыр табылып, әдәбият, мәдәният даирәсендә вазыйфалар биләүче милләттәшләргә кайбер ачыклагыч сораулар бирсеннәр иде. Сез фанерачыл псевдосәнгать һәм псевдоәдәбият шабашчыларына рухташмы-түгелме, шундыйлар үрчеткән примитив эшләнмәләргә битарафмы яисә каршымы дисеннәр иде. Сорау бирү һәм җавап алу мәлләрен фотога, видеога төшерсеннәр иде, чөнки белгечләр җавап бирүченең алдашамы-юкмы икәнен битендәге кайсы мускулы ничек тартылуыннан чыгып аныклый ала, имеш. Теләсә-кайсы эшчәнлектә лицензия, сертификат катгый таләп ителгән бер заманда рухи продукциянең сыйфаты җиз иләктән уздырылырга тиеш сыман. Әгәр билгеле бер таләпләргә, стандартларга җавап бирми икән, аны эфир, журнал, китап аша яки сәхнә югарылыгыннан “рухи табын”га чыгаручыларның “лицензияләре” алынырга тиештер. Моңа кануный җирлек юк икән, ни өчен булдырылмавының серен аныклыйсы иде. Тукай бүләге бирү комиссиясе әгъзаларыннан да сез лаек дип тәгаенләнгән әсәрне укыдыгызмы соң дип сораганнарын телеэкран аша бер күрәсе һәм дәлилле җаваплар да ишетәсе иде.
Такмакчыл эшләнмәләрне җыр исәбеннән репертуарларына алучыларның ифрат нык үрчүе сәбәпле, башкаручыларыбызның, хәтта матур тавышлыларының да фәһем дәрәҗәләренә шикләнебрәк карый башлаучылар бер мин генә түгелдер. Хәер, бар да бер чыбыктан сөрелгән дигән нәтиҗәне ашыгыбрак ясыйбыз ахры. Кемгә ничектер, Ришат Төхфәтуллин башкарган “Тулган аем” җыры моңыбыз язмышы өчен шәхсән үземнең борчуларымны азмы-күпме тарата алды шикелле. Нияз Акмалның хикмәтле шигырен укып тәэсирләнгән бу җырчы якташы Морат Гайсинга “Тулган аем”а көй язуын үтенеп, хат юллаган икән. Хикмәти Хода, Морат Гайсин язган көй дә шигырьгә тәңгәл килеп, җанны айкый һәм тетрәндерә. Әлбәттә, сүз кадерен һәм моңны күңеле белән тирән аңлаучы, гаҗәеп матур тавышлы җырчы Ришат Төхфәтуллин башкаруында дип тә өстәми булмый. Немец әдибе Эрих Мария Ремарк ялгызлык үзең генә калганда түгел, ә кеше арасында аеруча нык сиздерә дип язган бер романында. Чыннан да, тамашачы белән шыгрым тулы зал ялгызлык турындагы җырны әсәрләнеп, тын калып, өннән чыгып тыңлый икән, ихтимал ул шулайдыр да. Күрәсең, һәркем, Гарсия Меркеснең атаклы романында куәтләнгәнчә, барыбер дә үзенчә ялгыз. Арада Хәмдүнә Тимергалиева үзәкләрне өзә торган итеп башкарган “Ялгыз каен” җырындагы кебекләре дә юк түгелдер.
Поляк җырчысы Анна Герман башкаруында (көен Петр Булахин язган) “Гори, гори, моя звезда” дигән русча җырда да ялгызлык үзәккә алынган сыман. Аны рус җырчысы Александр Малинин да “сыдырып сала”. Ләкин ул җырчының тамашачыны тәмам әсәрләндерә торган үз шаһ җыры “Белый конь” дип атала. Әлеге икәүнең һәр чыгышы могҗизага тиң, башкару дәвамында алар җырда эреп бетеп, тамашачыны да шундый күчеш халәтенә дучар итәләр. Татарның да искиткеч башкарылышка ирешкән андый могҗизалары булмады түгел: Таһир Якупов “Карачтау авылы”нда, Илһам Шакиров “Кара урман”да, Хәйдәр Бигичев “Китмә, сандугач”та, Фәридә Кудашева “Кайтырсың шикелле”дә, Рафаэль Ильясов “Олы юлның тузаны”нда, Зөһрә Сәхәбиева “Җидегән чишмә”дә, Хәмдүнә “Ялгыз каен”да, Рәшит Ваһапов “Рәйхан”да, Әлфис Кыямов “Әле соң түгел”дә, Әлфия Афзалова “Күккүк”тә, Мөнирә Булатова “Дулкыннар”да. Күңел белән җырлаучы җырчыларыбыз һәм затлы җырларыбыз санап үтелгәннәр белән генә чикләнми. Тик андыйларга соңгы елларда әйдүк, эфирга рәхим итегез дип торулар сирәгәйде. Сәйдәш язганнарга да, Сара апаныкыларга да мөнәсәбәт “такта чырай, ачык чәй” дулкынында. Заһидулла Яруллин язган Тукай маршын инде күптәннән, хәтта Тукай елы дип игълан ителгән дәвердә дә яңгыратмауларын ничек шәрехләргә дә белмим. Кодрәтемнән килсә, мин ул маршны Казандагы Тукай һәйкәле торган мәйданда көн саен билгеле бер вакыт җиткәч яңгыратыр идем. Яки Тукайга пар атта Казанга килүен гәүдәләндергән һәйкәл калыкса, шул торган мәйданда, һич югы туган көнендә булса да.
Чын талантларның исән чакта кадерләрен белү нишләптер элек тә булмады, хәзер дә бик күзгә-башка чалынмый. Кем әйтмешли, ул шулай куелгандыр. Адлер Тимергалин, Рөстәм Яхин, Таһир Якупов, Фәннур Сафин, Эдуард Мостафин, Нияз Акмаллар язмышы шуны куәтли. Гамил агабыз Афзал да якты дөнья белән хушлашыр алдыннан хатынына, кызларына багышлап язган “Кадерлеләрем” дигән шигырендә аларга иркен тормыш тәэмин итә алмаганы өчен гафу сорый. Бер юаныч, һәм аны һич тә коры куаныч димәс идем, томнар чыгару тәтемәгән талантлы шагыйрьләребез язган чын шигырьләр, көйләр белән кавышып, халкыбыз күңеле түренә уза тора. Дөрес, өреп кабартылган шагыйрьләрнең сүзләренә дә көйләр языла һәм күп языла, тик алар йөрәккә үтми, колакларның гына кирәген бирә.
Сер түгел, сәхнәгә чыгучы хатын-кыз башкаручыга карата ир-ат тамашачы мөнәсәбәте җиргә якынрак. Ә менә ир-ат җырчыга хатын-кыз тамашачы таләбе башкачарак. Җырчы ыспай һәм затлы киенгән егет солтаны булып, карашы белән тамашачы кызларны ут йоттырса, өлкәнрәк яшьтәге ханымнарда аны улыдай күреп, аркасыннан, маңгаеннан сыйпыйсы килү тойгысы уятуы да мөмкин. Әгәр тавышы да матур булып, репертуары да зәвыклы икән, моның нәрсәсе гаҗәп? Татарстан өчен андый башкаручыга тиенү чынга ашмастай хыял бүген дип хөкем чыгарырга ашыкма, мөхтәрәм укучым. Әүвәле, һич югы “Тулган аем” җырын тыңлап бак. Ришат Төхфәтуллин концертына билет юнәтә алмасаң, интернетка кереп күр һәм тыңла. Тыңлау гына аз, башкарганны һәм тамашачының җырны ничек кабул итүен күрү дә кыйммәт! Интернетта җырчының концерттагы чыгышы турындагы клип карап туйгысыз. Хәлбуки, анда шушы җырда җырланган ялгызлыкны ир һәм хатынның баналь ызгышуына кайтарып калдырган тагын бер клип эленгән. Анысы җырның сүзләренә дә, моңына да, рухына да, башка күп кенә ишләре сыман ятышмый дип саныйм. Кем белә, бу өлкәдә казганучылардан татар телен һәм моңын аңлау таләп ителмидер, тәңгәлсезлек шуннан гынадыр.
Кичләрен диңгез яры буйлап сәйран кылганда Византия чоры истәлеге – Кыз манарасы тирәсендә яңа өйләнешкән парларның фотога төшкәннәрен күргәләргә туры килде. Казанда загстан чыгучылар мөһим вакыйганы Кремль каршында, Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган, җәзалану белән бәйле һәйкәл хозурында истәлеккә калдырса, биредә ул максат өчен кулай дип мәхәббәт кыйссасына кагылышлы урынны сайлаганнар. Фотога алучы тантанага турылап, бәйрәмчә милли киенгән, өс-башы гына түгел, чуклы фәсенә кадәр кызылдан. Кияүләр арыслан кебек, кыяфәтләреннән ирлек башлангычы бәреп торса, кәләшләр һинд киноларында төшкән гүзәлләрне хәтерләтә: борыннары юка һәм бераз гына кәкре, каш араларында тәңкә эзе генә юк.
Афишалар эленгән такталарның кайсына карама Андре Рье сурәте төшкән. Атаклы голландияле музыкант һәм дирижер, симфоник оркестры белән бер генә көн Истанбулда концерт бирәчәк, имеш. Соңгы вакытта атаклы Голливуд актеры Хопкинсның моннан илле ел элек, музыкант булырга омтылган чорында язган вальсының шул Андре Рье оркестры башкаруында интернетка эленүе киң катламнарда зур кызыксыну һәм шау-шу тудырган иде. Кем ул Хопкинс? Ул Америка Әлмәндәре образын тудырган, кыяфәте, уйнау рәвеше белән беркадәр Шәүкәт Биктимеровны, беркадәр русның популяр җырлар авторы һәм башкаручысы Юрий Антоновны хәтерләткән кино йолдызы, миллиардер.
Босфор яры буйлап атлаганда ара-тирә шактый таныш кешеләр очрагандай була. Менә бу Италия кинойолдызы һәм җырчысы Адриано Челентаноның яшь чагы. Ресторанда тач Мөслим кешесе, җитәкче урыннарда эшләгән Госман Габделхак улына охшаган төреккә юлыгам. Сәлим мәчетендәге имам – Шәмәрдәннең баш табибы Радик Әхмәт улыннан өлге. Әллә Хак Тәгалә һәркемне берничә нөсхәдә яратып,төрле илләрдә дөньяга китерә дә, нәтиҗәсен кызыксынып күзәтәме икән дип торырсың, валлаһи!
...“Тулган аем” җырын тыңлаганда башка әллә ниткән уйлар килә .

(Тулган аем, мин дә шулай сиңа
Ялгызлардан ялгыз күренәмдер.
Җир йөзендә ялгыз кешеләр күп,
Ялгызлар да кирәк кемгәдер.

Куш.

Тулган аем, бирче миңа табып
Мин югалткан мине ташлап
киткән ул ярны.
Тулган айлар белән санап яшим
Синнән башка үткән елларны.

Тулган айлар белән санап яшим
Синнән башка үткән елларымны.
Тулган айлар белән өзгәләнәм,
Син оныттың мәллә мин барын?

Тулган аем ялгыз, мин дә ялгыз,
Ялгыз күңелем тулы моң гына.
Бу күңелне беркем аңлый алмый,
Аңлар бары тулган ай гына.
Нияз Акмал.)

Комментариев нет:

Отправить комментарий