Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
четверг, 30 января 2025 г.
БЕЗ КАПЧЫКТА ЯТМЫЙ....
1970 елны дип истә калган, КИСИ да (Казан төзүче инженерлар институты) укыганда, философия фәне лекциясендә, доцент остазыбыз төп темадан тайпылып , үз фәне тәгълиматына чапырыш дияргә микән, ниндидер Фогт фамилияле философның дөнья вәхшилеккә таба хәрәкәт итә, дигән фикерен ычкындырган иде. Әлеге галимнең лекцияләренә без танымаган кемнәрдер, кереп утыргалавы турында да вуздашлар сөйләнгәләде шикелле...Ягъни, кайдадыр кемнеңдер фикеренчә, кешелек алга, аң, фикер үсешенә, прогресска, коммунизмның бөек җиңүенә таба да түгел, ә вәхшилеккә таба тәкмәрли... Бу бәяләмәдән мәдәният һәм әдәбият да читтә калмый булып аңлашылды....
Инде аннан соң байтак сулар акты...Һәм кешелекнең барган юлы турында шул дулкындагы фикерләр тәгәрәтү дәвам итә.Шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Маликов) Җир шарын, аны тишкәләп, актарып, шартлатып җәфалаучы, һавасын ,суын пычратучы кешеләрдән, бетләрдән арчыган рәвештә дизенфекцияләү хакында, "Җирдән кайтышлый " исемле җан тетрәткеч поэмасы бар. Иерусалим профессоры Юваль Ной Харариның « Кешелекнең кыскача тарихы» исемле хезмәтендә, адәм баласы гомумән, гомер бакый һәрнәрсәгә , барча җан ияләренә, үсемлекләргә, сулар һава һәм эчәр суларга, һәм ахыр чиктә үз- үзенә карата золым корылышында икәнлеге тасдыйкълана.
Нәтиҗәдә кешегә дан җырлау кимеп, аның ахмаклана, рухи җимерелә баруы турында әсәрләр дә туа тора. Әйтик, "Идиократия" атлы фантастик фильмда, бер фәхишә туташны мәҗбүри һәм беркатлы бер егетне алдап йолдап , фәлән йөз елдан соң уянуларын программалап, йоклаталар...Алар уянгач, Җирдәге халыкның тәмам тинтәклеккә чыгуына, бозыклыкка батуына юлыгалар. Андагы югары даирәләр боларны чагыштырмача иң акыллы, иң саф күңелле кешеләр булуын аныклый һәм таный, илләре язмышын кулларына тапшыра. Әмма иң тетрәндергәне Дуглас Адамсның "Автостоп ярдәмендә галәм буйлата" исемле фантастик романы булды. Әсәр , автострада узу сәбәпле өегез җимертелүенә, йорт хуҗасының протест белдереп бульдозерлар юлына аркылы ятуыннан башлана.Аның,
Ничек инде бернинди кисәтүсез уптым илаһи йортымны җимерәсез, бу бит законсызлык? –дигәненә каршы,
Бу хакта белдерү фәлән урында әллә кайчан эленеп торды,күзеңне ачыбрак йөрергә иде - сымаграк җавап бирелә.
Ул да булмый галәмнәр буйлата трасса салыну сәбәпле Җир шарын юк итү турында Галәмнәр җитәкчелеге тарафыннан карар кабул ителә. Җирдәге җитәкчеләрнең," Нишләп, безнең хокукларны бозып, каршы дәлилләр китерергә ирек куймыйча , элементар канун нигезеләренә хилафлыкта андый карар кабул ителә?" - дигәннәренә каршы,
Бу турыда инде фәлән ел , төгән планетада карар эленеп тора, сез, маймылсымак затлар, үз планетагыздан читкә чыкмыйсыз, кызыксынмыйсыз, -дигән җавап иңә...
Әсәрнең эчтәлеге галәм тормышында техник казанышлар гаҗәеп булуы белән беррәттән, бар нәрсәне роботлар эшли башлавы, һәр нәрсәне робот аша ансат хәл итә, теләсә нинди белешмә алу мөмкин булу сәбәпле, тора бара андагы төрле кыяфәттәге акыллы затларның, бигрәк тә югары җитәкчелекнең дөм мокытлыкка чыгуы тасдыйкълана....
Яшерен батырын түгел, нәрсәдер турында нидер белергә теләсәк, хәзер без фәкыйрьләр дә баш ватып тормыйбыз ләбаса , компьютергә сорау бирәбез, телефоныбызны тинтерәтәбез...Һәм моның аяныч нәтиҗәләре килеп чыга башламады да микән инде...
Кайчан гына сәхнәләребезне Фәридә Кудашева, Ильһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев кебек талантлар бизи иде. Ә хәзер , артына ут капкан сыман сәхнә буйлап чабышып йөрүче , яки арт боргалаучы, компьютер төзәткән тавышлы "фанерачылар" йолдыз санала һәм үрчи..Әдәбиятыбызда да Тукай, Дәрдмәнд, Исхакыйлар мәйдан тоткан заман булган... Безнең чорда Әмирхан Еники шуларның иң лаеклы дәвамчысы иде. Редакция урындыкларын иярләгән "җайдаклар" монополиясе урнашканга кадәр , диңгезче Миргазиян Юныс, остаз тарихчы, әдәбиятчы галимнәр Мөхәммәт Мәһдиев, Адлер Тимергалин, ветеренария фәннәре остазы, галим Атилла Расих, атказанган табиб Шәриф Хөсәенов, хәрби офицер Зәки Зәйнуллин кебек бай биографияле язучыларның иҗаты белән хозурландык. Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләм,Саҗидә Сөләйманова кебек чын шагыйрьләрнең таң калдыргыч әсәрләрен уку, шуларны атаклы артистларыбыз башкаруында тыңлап калу да насыйп булды...
...Шушы урында, күп гасырлар элек французлардан таралып , байтак халыклар теленә менгән "инде үзебезнең сарыкларга әйләнеп кайтыйк", дигән канатлы гыйбарә урынлы яңгырар төсле....
Татар-информ мәгълүмат агентлыгының татар телендә чыга торган Интертат атлы электрон газетасында быелның 14 ноябрендә журналист Рузилә Мөхәммәтованың "Язучылар сөйләшә:"Курыкмыйча исемләп әйтәм - әсәрләрнең иң яхшысы минеке иде!" исемле саллы язмасы дөнья күрде.
«Менә дигән шәп әсәрләр язылып дөньяга чыкмый ятадыр – иҗатчылар конкурска бирергә дип көтәдер», – дип борчыла Язучылар берлегенә җыелган язучылар.", дип башлана мәкалә.. ( https://intertat.tatar/news/yazucylar-soilasa-kurykmyica-isemlap-aitam-asarlarnen-in-yaxsysy-mineke-ide-5869501)
Әлеге утырышта катнашучыларны, алган исемнәре, бүләкләре, титуллары, фотодагы кәнәгать, горур кыяфәтләреннән чыгып бакканда җирле язучыларның каймагы дисәң дә ярыйдыр. Фикер алышуларның рухи кыйммәтен өлешчә күзаллау хакына, анда яңгыраган кайбер фикерләрдән өзекләр китерү артык булмастыр.....
Әлфәт Закирҗанов: Конкурста җиңеп чыккан әсәрләрне мин нигездә дөрес бәяләнде һәм татар әдәбиятында кызыксынып укыла торган әсәрләр барлыкка килде, дип саныйм. Зөлфәт Хәкимнең беренче конкурста җиңгән әсәре – игътибар итегез – сугыш вакыйгаларына бүгенге көн күзлегеннән яңача караш.
Дания Заһидуллина: Икенче конкурста Зөлфәт II урын алды.
Камил Кәримов: Гафу, бүлдерәм, диалог булсын. Зөлфәт Хәким дигән язучыбыз нинди генә конкурста катнашса да, профессиональ җиңүче. Ул гел җиңүче булачак, чөнки аннан уздыру өчен, ай-яй, үсеп җитмәделәр.
Дания Заһидулллина: Беренче конкурска килгән әсәрләрдән Рүзәл Мөхәммәтшинның «Лаләләр» хикәясе һәм Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» романы бик югары планка куйды. ... Рүзәлнең гаҗәеп хикәя иде, Зөлфәт Хәкимнең романы да бик шәп иде. Икенче конкурста Зөлфәт Хәким тагын роман белән катнашса да, икенче романы беренчесеннән күпкә кайтышрак тоелды, һәм мин аның II урынны алуын дөрес дип саныйм.
Вакыйф Нуриев: Ә быел I урын алган романның теле белән азапландык – дөресен әйтим. Бер вакыйганы йомгаклап бетермичә икенчегә күчүләр, буталып китүләр... Укыганда шактый чәч агарттык.
Дания Заһидуллина: Конкурста тел ягыннан камил булган әсәр гомумән юк!
Камил Кәримов: Монда җиңүчеләрне һәм җиңелүчеләрне чакырасы булган...
Рабит Батулла: Җиңелүче мин бит инде.
Әлфәт Закирҗанов: Рабит абый, «мин җиңелүче» дидең. Нинди әсәр белән катнашкан идең – сер түгелдер. Җиңеп чыккан әсәрләрне укыдыңмы? Берәрсен булса да. Фикерләрең ничек?
Рабит Батулла: Берәрсен булса да укыдым. Сүз әйтергә дип түгел, I урынны алырга өйрәнергә дип килгән идем.
Ринат Нуруллин: ... Күләмле әсәр язган кешегә бик кыен: повесть язсаң, конкурс шартлары буенча аны 2 данәдә бастырырга кирәк. 100 битне 2 данәдә бастырсаң – 200 бит, битен 3әр тәңкәдән санасаң да, әсәрен конкурска бирү өчен кеше акча чыгара. Шуңа беренче 3 урынны гына бирү дөрес әйбер түгел.
Гүзәл Әдһәмова: Курыкмыйча исемләп әйтәм – үсмерләр әдәбияты буенча иң яхшысы минеке иде!
Әлфәт Закирҗанов: .. Үзеңне үзең мактамасаң, кем мактасын?
Илсөяр Иксанова: Конкурс урынына гонорар дисәк, ул барыбер гонорарга китмәс, урыны табылыр. Шуңа болай дип карарга ярамый. Конкурсларда да 100 процент объективлык була алмый, субъективизм керә.
Ркаил Зәйдулла: Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде.
Камил Кәримов: Бүгенге көннән караганда конкурсларга никадәр акча әрәм ителә. Мин әйтер идем: әйдәгез, шул приз фондын «Казан утлары»на, «Мәдәни җомга»га биреп, аларның гонорарларын арттырып булмыймы? Язасы килмәгән кеше барыбер язмый. Кемнәр җиңәсен дә чамалыйбыз.
Әлеге кызыклы әңгәмә уңаеннан, ирекле, үз көнен үзе күрергә сәләтле матбугат чараларында чагылган, кемнәргәдер саллы керемнәр китерүче конкурс – бәйгеләргә кагылышлы фикерләрне искә төшерү артык булмастыр.
"Безнең гәҗит"тә, 2022, №35 (7 сентябрь) басылган "Каеннан балан җыйганда" исемле язмага туктыйк. «Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы тәҗеллеге,югары бәяләнүе иң киме хәрби хезмәттә булганнар өчен, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Ул авторның иҗаты белән мин азмы күпме таныш. Аның исерекләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунаклары турындагы "Кишер басуы" исемле пьесасын карагач, Евгений Шатьконың шулай ук сәрхүшләр яшәгән колхозга килеп чыккан галәм кунагы турындагы "Пришелец" атлы әсәре искә төшкән иде.Хәер, "Казан утлары" журналында 2004-2005 елны язылган «Пегас кашына микән?», "Төрле төрле уйласак та" исемле мәкаләлремдә , әлеге җыенда аңа премияләрне китереп бирәләр иде , дип искә алынган Туфан ага Миңнуллин язган, 91 яшькә җиткән картның намазлыкка басасы урында урыс авылына барып эчеп кайтып бакчада үлүе бәян ителгән Әлдермештән Әлмәндәр" әсәренең Энсон Хайнлайн хатыны белән бергә язган "Явызлыктан өрекмәм" әсәренә (аның буенча төшерелгә "Знакомтесь, Джо Блэк» фильмын интернетка кереп карап була) аваздашлыгы да искәртелгән иде...Кем белә , драматургиядә андый аваздашлыклар гадәти күренештер?.. Мәкаләдә Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр» әсәре дә телгә алына. Ә менә Рузилә Мөхәммәтова катнашкан һәм тасвир иткән әлеге утырышта ул чираттагы бәйгедә премиядән мәхрүм калуына нәүмизлек белдерә, үзен "җиңелүче" дип атый. Даими бүләкләнүләргә күнеккән затларга, андый чараларның берәрсендә исемлектән төшеп калу да күңелләренә тирән яра сала, рәнҗү уята булса кирәк...
"Безнең гәҗит"тә, 2015 ел №10(11 март) басылган "Гаделсез ярыш мәгънәсез була"исемле мәкаләдә Камал театры сайтында "Яңа татар пьесасы» атлы конкурста Зөлфәт Хәкимнең беръюлы 3 премия алуы хәбәр итү искә алына . Янә шул язмадан бер өзек: «…2011нче елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан «Казан утлары» журналы «Печән базары» исеме астында сатирик әсәрләргә, ел саен уза торган театр бәйгесе сыман саллы премияләр билгеләп, ярыш оештырган иде. Анда катнашкан әсәрләр, журналда басылудан тыш, интернетка да (матбугат ру) эленде. «Сәйлән» исеме астында чыгыш ясаган КФЭИ студенты Ләйсән Гатина(Мөгътәсимова) әсәренә интернетта утыручылар 26632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклануларын белдергән 526 шәрехләмә калдырганнар. Башка конкурсантларга игътибар азрак күрсәтелгән. Әйтик, конкурс җиңүчесе итеп игълан ителгән Зөлфәт Хәким әсәре белән 1645 тапкыр кызыксынганнар һәм 18 шәрехләмә калдырганнар. Һәм барысы да мактап та түгел. Шулай итеп, беренче урынга, инде әйтеп узылганча, журнал Зөлфәт Хәким пьесасын чыгарды. Икенче урынны Ләйсән Гатина(Мөгътәсимова) һәм әсәре интернетчылар хөкеменнән читтә калдырылган Батулла игълан ителде. Конкурс шартлары буенча катнашучыларга максимум 15 бит мәйдан бирелә диелгән иде. Зөлфәт Хәкимгә 25 бирелгән. Җитмәсә, әлеге әсәр, 2010нчы елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында катнашып, икенче урынны алган һәм бүләкләнгән булган… Конкурста авторларның әллә кайчан язылган һәм бүләкләнгән әсәрләре белән дә катнашуы бәйгене мантыйктан читләштерә сыман»...Мин фәкыйрьгә ул бәйгедә нибары ике бит тәтеде, һәм язганыма дүрт мең ярымнан артык мөрәҗәгат иткәннәр иде....
"Безнең гәҗит"тә 2024 ел, май,№5, басылган "Безнең бәйге" исемле мәкаләдән нәни бер өзек : Социаль челтәрдә " Шау-шуны әдәбият белгече КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова чыгарды" , дип башланган язмага юлыкканым булды. Анда Миләүшә ханым "Казан утлары"нда басылып чыккан "Хәл бу ки" исемле әсәрдә Русияне Пидороссия дип "зурлауга" ризасызлык белдерә.Хәзер чит ил агенты дип кабул ителгән Азатлык Радиосы сайтында ( 30 январь 2020 ел) басылган интевьюсендә ул әлеге әсәрне телгә алып ни өчен каршы булуын аңлата, авторныж дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә."Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз"....Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова
"Безнең гәҗит"нең 03.06. 2022нче ел санында басылган "Үткәрдеме?Үткәрдек!" исемле мәкаләдәк өзек тә шактый гыйбрәтле эчтәлеккә ия Ул да булса, «Казан утлары» тарафыннан үткәрелгән «татар телен үстерүгә ниятләгән» бәйге. Ният изге, ә менә нәтиҗәләре үтә кызганыч булды.Беренчедән, шартлары «тозлы». Икенчедән, 1500 әсәрне тикшереп торуны кирәк дип тапмадылар. Нигә кирәк ул? Тотасың да, дүрт урынны да бер Лилия Гыйбадуллинага бирәсең. Нигә мыскыл итеп, 1500 кеше катнаштырырга? Бәйгене шул Язучылар берлеге әгъзалары арасында гына үткәрергә кирәк. Зурдан кубып, формаль рәвештә, аннан-моннан үткәрү ник кирәк? Халыктан акча җыймасаң да, анда үзара бүлешергә акча шактый күп бирелгән бит ... Язучылар берлеге, минемчә, шундый алымнар белән әдәбият исеменнән эш йөртүче бизнес-үзәккә әйләнгән контора. Кыскасы, аның сәер гамәлләре үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы тар оешманы хәтерләтә. Анда, минемчә, әлеге дә баягы, «агай-эне ак мыек, бер-беребезне екмыек» дигән гыйбарә хөкем сөрә. "Безнең гәҗит" сыман, асрамадагы түгел, ә үз көнен үзе күрүче «Татарстан яшьләре» газетасының 2022нче елгы 20нче гыйнвар санында Марат Исхаковның тулы биттә басылган "Конкурс" исемле күләмле мәкаләсендә штаттагы һәм штатттан тыш конкурсантлы әлеге төр "бәйге"ләргә карата җиткелекле анализ ясалган һәм оештыручыларның эшчәнлегенә ихлас, катгый бәя дә бирелгән. Хәлбуки, әлеге җыелышта катнашучыларның фикере ирекле газеталарда яңгыраган бәяләмәләргә чапырыш, ә татар әдәбиятының мөшкел хәле , төп әдәби журналларның үз үзләрен яшәтә алмавы, асрамада көн итүе, тиражлары бетемсезлеккә тәкмәрләвенә үзләре өлеш кертүен тоеп микән, борчымый булып аңлашылды. Кемнәргәдер әсәрен бастыру өчен гонорар теләнмәсә дә юл ябык, ә кемнәргә конкурс оештыру аша өеп түләү җайга салынган икән ләбаса... Төп максат, хөкүмәттән конкурска дип акча алу, шуны үз күңелләренә хуш килерлек шартларда урнаштыру булып аңлашылды...Ә ризасызлык белдерүчәләрне җыелыштагы мөхтәрәм язучыларыбыз пүчтәккә чыгару, үпкәләүчеләр итеп таныту, ә даими җиңүче конкурсантларны күккә чөеп мактау буй җитмәс биеккә күтәрү хәстәрендә. Җиңүче әсәрләрнең кыйммәтен тиражлар, укучыларга зарурлык, бәйсез экспертлар, халык хуҗалыгында эшләүче китап сөючеләр катнашындагы, бәйсез, бүләк алганда кемнәргәдер бурычлы булып калмаганнардан гыйбарәт жюри тарафыннан билгеләү турында сүз кузгатучы күренми. Һәм нишләптер ул җиңүче әсәрләр Россия, чит илләрдә генә түгел, үзебезнең Татарстанда да шау-шу уятмый, резонанс тудырмый. Әллә бар алар, әллә юк...Язганнарыгызны укыйлармы соң? -дигән сорауга, кайсыдыр бер шагыйрьнең "үзебез язабыз, үзебез укыйбыз!"-дигән тапкыр җавабы матбугатта ялтырып узганы булды...Ә бит әгәр җиңелүчеләр пүчтәк әсәрләр язарга гына маһир икән, аларны, кемнәргәдер акча түләү өчен , конкурс сыман нәрсә уктмаштыру хакына статистлар сыйфатында катнаштырганнар булып чыга. Ә бу алдашуга тарта. Әгәрдә конкурста" җиңелгән" күпчелекнең әсәрләре камил икән, янә хаксызлык өскә. калка..Ә ни өчен әсәрләрнең кыйммәтен гадел юл белән, әйтик интернетта укылышы саны аша хәл итмәскә? Китап булып басылган очракта бәясе, шул бәягә .сатылышы, тиражы аша. Алай эшләсәң бүләкләү теләгәнчә барып чыкмас , дигән шомлану тотамы якадан? Инде телгә алынган «Печән базары» бәйгесендәге сыман нәтиҗә килеп чыгу өркетәме? Анда бит Ләйсән Мөгътәсимова беренче урынга чыгарылучы конкурсанттан бик күпкә артыграк тавыш җыйган иде. Ягъни,конкурсны финанслаучы мәдәният- әдәбият-сәнгатъне кайгыртучы даирәләр иң югары премиянең , премияләрнең кемгә,кемнәргә, кайсы даими конкурсантларга бирелүен алдан, тулаем яки өлешчә хәл итә дигән гөманлауга да җирлек бар шикелле. Тукай бүләге лауреаты Камил Кәримовның кем "җиңәсен алдан чамалыйбыз, дип белдерүен ихласлык, рухи батырлык үрнәге, дип санарга рөхсәт итегез. Аның конкурска дигән акчаны әдәби басмаларга, үзе эшләгән "Казан Утлары" журналына һәм «Мәдәни Жомга» газетасына бирергә өндәве дә игътибарга лаек...Димәк,әлеге басмаларның үз үзләрен үз көчләре белән яшәтә алмау көненә калуын һәм хәлне төзәтеп булмавын ул таный, бу хәлгә риза-бәхил, моңа кемнәр сәбәпче булуы бетемсезлеккә турылануда үзе керткән өлеш хакында тел озайтасы килми, әдәби журналларга тәк дуамал акча бирегез , ди ул һәм вәссәләм.. Минем күптәнге хыялым, штаттагы һәм штаттагы түгел конкурсантларныкын гына түгел, ә шәп саналучы, хәтта Тукай бүләге алган язучыларның, язучымы, түгелме икәнлекләрен, язганнарын интернетка куеп, укылыштан санап чыгарып бәяләү. Ә үзеңне шулай бәяләү өркетмиме? -дип сораулары мөмкин. Шәхсән үземнең публицистик язмаларым һәм бер-ике әдәби әсәрем эленгән шәхси блогыма (аңа "блог рустема зарипова" дип кереп була) инде 150 мең тапкыр мөрәҗәгать иттеләр.. "КУ", "Интертат" һәм "МҖ" элгән әсәрләремә мөрәҗәгать итүләргә дә кытлык юк. Рәхмәт яугыры, кайсы игелекле бәндәләр тырышкандыр, "Мин яраткан шигырьләр" атлы сайтка да байтак шигырьләрем аерым-аерым эленгән. Хуш. Инде сүзне янә җыелышта катнашучыларга бирик.
Рабит Батулла: "Кайбер кешеләр романнарында җенси мөнәсәбәтләрне тәфсилләп сурәтләү белән шөгыльләнә. Бер әсәрдә хатын-кызның әйтергә ярамаган җирен «сандугач оясы кебек» дип сурәтләгәннәр. Сандугач оясы гел шырпы гына бит ул, аның уртасында гына мамык була. Минем бакчага сандугачлар оялый, әллә, минәйтәм, шулаймы икән дип, аларның ояларын чыгып карадым.." Әлеге мөхтәрәм әдип яшь каләмдәшләрен остазлыры юлыннан тайпылырга өнди түгелме соң? Мисал өчен Табиб Закир Зиннуровның Звезда Поволжья газетасында басылган Чак Гузель Яхина дигән мәкаләсендә язучы Нәбирә Гыйматдинованың , француз пимадоннасының колхоз рәисе белән Апас районы басуында УАЗ машинасында җенси мөнәсәбкә керү турындагы әсәрнең,( ул аны тузга язмаган дип ассызыклый), Тукай бүләгенә лаек булуын искәртә Бу җәһәттән Рабит әфәнде Батулла да сынатмый. Аның Тукай бүләгенә лаек ителгән "Сөембикә" романында Сафагәрәй ханның Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы һәм җофар исен тоюы тасвирлана . Әллә соң ул, шәхси тәҗибәсенә таянып, сандугач оясына тиңләүне хата, ә шул "оя"ның җофар исе таратуын дөрес, дип халыкны агартырга, дөрес юлга күндерергә телиме?....Төп әдәби журнал авторларының төп тоткан юлы җенси һәм милли хафачылыкка кайтып кала дигән карашта ныгыган идем Моңа бихисап мисаллар "Безнең гәҗит"тә дөнья күркән мәкаләләрдә дә чагылыш таба.... Сүзне янә җыелыштагы язучыларга бирик.Камил Кәримов: "Элек Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Гомәр Бәшировлар, саный китсәк, күп алар – профессиональ язучылар – үз язганы белән тамагын туйдыра ала иде. Яшерен-батырын түгел – бер китапка бер «Жигули» тия иде. Әсәрең «Казан утлары»нда чыкса, диңгез буена барып кайтып була иде. Хәзер без ялынып акча табабыз да, конкурс оештырабыз. " Камил әфәнденең үзенең, үз ишләренең таланты, осталыгы дәрәҗәсен санап үткән авторларныкы тиң саный булып чыга.Хәер исем титуллар алу ягыннан караганда ул аларны узып киткәндер дә инде бәлкем.. Ә бит әлеге авторларның китаплары ару хакка зур тиражларда басыла һәм аларны сатып алалар, иде. "Казан утлары журналы да элек язылучылары күп, йөз меңнән артык тираж җыю сәбәпле, гонарарны язучыга эшләп алган дәрәҗәдә түләгәннәрдер дип чамалыйм. Хәзер бит язылучылар юк дәрәҗәнендә, әдәби басмалар азмы күпме китапханәләргә яздыру аша , налог түләүче хисабына җан асрый. Журналда әсәрләре басылучы авторлар, әйтик Зифа Кадыйровадан аермалы буларак укучыга кызык түгел. Ләкин журнал, укучы зарур санаган авторларны үги саный, якын җибәрми , төркем белән ябырылып "тәнкыйть» итә, ә оядаш авторларны "конкурс" ясап "ярыштырып" налог түләүче хисабына акчага күмелүләрен кайгырта. Ә моны кайнаррак холыклы китап сөючеләребез , паразитлык итүләрен кайгырта, дип уйлаулары да ихтимал... Ирексездән француз философы Вольтерның" Әдәбиятчы кабәхәтләрдән дә җирәнгечрәк башка бер ни белмим., дигән җөмләсе искә төшеп җанны кымырҗытып куя...
Ркаил Зәйдулла: "Бездә фәнни-фантастик жанр да юк. Чөнки аны яза алучы юк – нишлисең инде." Минем Истанбулда яшәүче оныгым Әмирхан Нәҗипов тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Ул университетка йөреп, компьютер программалау буенча бер ел укыды, инглизчә, төрекчә, русча татарча белә Алты яшендә Бөтендөнья татар конгрессы уздырган бәйгедә Тукай шигыре укып, интернетта иң күп тавыш җыеп гран при алганы булды. . Мин аны "Ялкын" журналы уздырган әдәби конкурска (2018 ел) инглиз телендә язган фантастик хикәясе белән катнашырга димләдем. Ул, татарча журналлардагы ул укыган әдәби әсәрләр бар да бер алгоритмда, мине аңламаячаклар, дип карышып маташты. "Тутый кош хәбәре" исемле хикәясе бик кыска. Эчтәлек мондый. Вакыйга Истамбулда бара. Укучы малай укучыларны ташый торган автобуска утырып мәктәпкә бара. Босфор буендагы бер мәйданнан, халык күп булу сәбәпле автобус уза алмый. Анда кеше хәтле гәүдәле тутый кыш халык каршында чыгыш ясый. Аны махсус киенгән цирк артисты , дип уйлыйлар. Тик ул үзен чит планета кунагы итеп таныштыра.. Аларда илләр тарафыннан уртакуллыкны хуплау сәясәте уздырылган һәм нәтиҗәдә гавәм попугайлашкан. Сезнең арада да программалашулар аркасында күпмедер дәрәҗәдә эткә, башка хайваннарга ошый башлаган кешеләр күренгәли , ди.Укучы малай мәктәпкә барып җитә алмагач өенә кайтса, әтисенә юлыга. Әтисе футбол карар өчен эштән сорап кайткан, бик бирелеп ике төрек командасының уйнавын күзәтә. Һәм укучы малай, миллион еллар буе футбол күрсәтү аша программалау кешелекне кая чыгарыр микән, дип уйлап куя... Төптән караганда, кешелек даими рәвештә программалануларга дучар шикелле. Диннәр кертү дә шуңа ошый. Эстрадагагы шашынулар, кино сәнгәте, андагы боевиклар, атыш һәм ятышлар, спорт тамашалары да программалау ызанында казгана ләбаса. МММ нар, рекламалар. Демократия дигәннәре дә тоташ программалаука корылган, ләбаса. АКШ тагы соңгы сайлаулар да моңа дәлил булып тора түгелме?Әлеге әдәби конкурслар уздыру матавыгы да әдәбиятыбызны төкәндерүне күздә тоткан программа булмагае... Әлбәттә ул әдәби ярышта фантастик хикәя белән катнашкан оныгыма ниндидер урын тәтемәде, алай да хикәясен бастырулары гәҗәпләндерде, шунысына да зур рәхмәт. Аның киңәше белән мәкалә башында телгә алган дөньякүләм танылган инглиз язучысы Дуглас Адамсның фантастик романнары ("Автостоп ысулында галактика буйлата", "Галәм чигендәге ресторанда") белән таныштым. Алар рус телендә дә кат-кат нәшер ителә икән. Әсәрләр миңа калса шактый катлаулы һәм кызык, вакыйгалар галәм кичүче төрле-төрле кыяфәттәге акыллы затларның аралашулары, аларның яктылык тизлегендә киләчәккә яки үткәнгә сәяхәтләре бәянында үрелеп бара. Ә безнең татарча әдәби журналларга андый әсәрләр дөм юл юк. Татар әдәбиятен иярләгән филологлар өчен, бәлки ялгышамдыр, ялгышсам мең гафу, андый әсәрләр кызык тоелмый, күңелләренә хуш килми күрәсең... Бездә хәзер нигездә "Гаделбөкенең күргәннәре","Әсмабикәнең өшкерелгәннәре" дулкынында сүз үрчетеп, бишәр йөз битле калын-калын эпопеяләр әтмәлләү өстенлек алды. Әдәбият нигездә минем карашка филология белгечлеге алучы, эш урыныннан файдалана белүче редакция урындыгын иярләүчеләр, Хәсән ага Сарьян язган "Нокталы өтер" әсәрендәге , Тукайны төзәтү корылышындагы Чәмәт һәм аның шәкертләре кулына калды... Ә кыскалыкта осталык дулкынында иҗат ителгән җыйнак әсәрләргә карата җыенда катнашучы затлар, түбәнсетеп , евророманнар , дип кенә карый икән... Дәүләт химаясындагы әдәби басмаларның берсенә генә булса да баш мөхәррир итеп татфак тарафыннан программаланмаган, төгәл фәннәрдән белеме, информатикадан хәбәре бар зат куелмаса, татар телендә , егерменче гасыр башында тернәкләнгән һәм инде төкәнгән фантастика жанрына юл яңадан ачылмас шикелле...Ә фантастикадан, фәнни фантастикадан мәхрүм әдәбиятның да, халыкның да киләчәге юк , дип укыганым булды кайсыдыр япон язучысы китабыннан.. Интернет аша "Казан утлары , автор яңалыклары Рөстәм Зарипов" дип кереп минем "Казан утлары"нда , анда баш мөхәррир булып шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илъфак Ибраһимов, ул грамматика белгече түгел, ә төрле өлкәләрдә хезмәт куеп үзен раслаган шәхес)эшләгән чакта басыла алган өч әсәрем эленгән. "Үзгә юлда" исемлесе – фантастик хикәя. Янә шул жанрга караган, бернинди гонорар да, конкурс бүләгенә дә дәгъва кылмаган ике хикәямне дәүләт асрамасындагы гәҗит-журналларда бастырып булмады. «Кукуруз чәкәне" исемлесен, (2020 ел) апрель аенда чыгарабыз, 20 санын сиңа калдырабыз, дип "Идел" журналы баш мөхәррире язган хаттан соң әсәрне , кемдер соңгы хәрефенә кадәр укып чыгып тыелуы хакында янә шул баш мөхәррирдән хәбәр иреште.....Әмма мондый тыюлар әлеге җыенда катнашучыларга янамый, алар тоткарлыксыз басылачак әсәрләрен йөз меңнәр, миллионнар китерәчәк конкурс игълан итми торып чыгарылуын теләми, тоткарлыйлар икән. Хакыйкый журналист Рузилә Мөхәммәтованың шуны искәрткән җөмләсеннән башланган иде ошбу мәкалә, әгәр Укучы Галиҗәнәпләре онытмаган булса?..)
P.S «Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,«Идел» исемле журналга шуны юллаган идем; Әсәрегезне ошаттык!- дип , хуплап, зурладылар,апрель (2020) аенда“ чыга”, -дип мәктүб тә юлладылар.Соң мәлдә баш мөхәррирдән яман хәбәр саркыды, кемдер, һәр өтерен укып, аңа төшкән аркылы...
Кем ул, кайсы, закон бозып хикәяне тыючы? " - Без түгел", - ди “медианерлар” әсәреңне кыючы... Әдәбияттан әдәпне ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы, өер кылган “эш”ме бу?Гүзәл Яхинаны яклап язган өчен , үчме бу?Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы? Редакция кабул иткән имеш, мөстәкыйль карар... Беләсе килә, шәхсән кем салды әхлакый зарар? “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек; Чамалыйм, памперс киеп йөридер ул тирес бит...
воскресенье, 5 января 2025 г.
ҺУ ЙЕТӘМЕ ?
( хикәя)
Мине бары чылатып үтте,
Кукурузлар белән беррәттән....
Хәсән Туфан
Бар иде кукурузның дан - дәрәҗәгә күмелгән чаклары...Кырлар патшасы дип зурлыйлар иде аны илебез дилбегәсен Никита Хрущев тоткан чакларда... Сочи каласын чыгып, уңга каерылгач, ераклардан күренеп торган “Спутник” пансионатының төп бинасы да тикмәгә генә кукуруз чәкәнен хәтерләтми.. Исем дә гадәти юлдаш дигәнне аңлатмый җепшеклек чоры ядькәренең, ә Җир тирәли әйләнә торганын күздә тота. Юрий Гагарин галәм гизеп кайткач, әлеге шифаханәдә баш күз алган һәм ихатасында истәлеккә агач та утырткан.
Гагарин утырткан һималай эрбете ай үсәсен көн үскән, кәүсәсе юанайган, тармакланган ботаклары, гигант кош канатларына охшап, аны югарыга, биеккә, очышка укталдырган. Кәүсәсе әйләнәсендә тезелгән эскәмияләргә утырып ял итүчеләргә мул күләгәлек тәэмин итүче истәлек агачны хәтерләүчеләр күптер. Аяныч ки, хак булса бүген аның эзе дә калмаган. Соцмаль челтәрләрдә бу хакта төрлечә язалар, кайсына ышанырга белмәссең. Гагарин бакыйлыкка күчкәч, галәмгә ашкандыр, бәлки? Әллә каберен эзләп киттте микән? Илдәге яшь буынны космонавт булу хыялы инде биләмәвен истә тоткан хәлдә урынны күп били дип төбе тамыры белән куптарып җыештыруларына ышанасы килми. Ә бәлки беренче космонавт Сочида бер генә кедр утырмагандыр, һәм монысы исәндер?...
“Кукуруз чәкәне” күршесендәге “Яшел агачлык” атлы шифаханәдән чак кына югары күтәрелсәң, “кеше юк- поблема юк”, дигән шигарь кулланучының кунак йортына барып чыгыла. Биек һәм калын диварлары куе яшел төстә булганга күрә агачлар ешлыгында ул тиз генә абайланмый, өстеңә ишелә язып, көтмәгәндә, капылт пәйда була. Дракула замогын хәтерләткән, Сталин дачасы дип тәгаенләнгән әлеге шомлы корылманы узып, тар сукмакка борылсаң, озак та үтми, бер кулына челемен тоткан генералиссимус үзе очрый. Баксаң, чытырманлык аланында “Иосиф катында” исемле кафе поскан һәм аның чигендә кунаклар каршылаучы сыйфатында бергә бер үлчәмдә агач сын калкытылган икән. Әллә нәрсәсенә аяк тартты димме, көн саен шул дәһшәтле тирәне урап кайтуны гадәт иттем. Түрен кайсыдыр әдәбият белгече әйткән “Пушкин безнең өчен бөтенесе дә, ә Сталин –без үзебез!” дигән җөмләсе алтын хәрефләрдә, бөтенләй башка мәгънәви яңгырыш биреп бизәгән аулак кафене хуш күрүчеләр байтак һәм арада милләттәшләр дә юк түгел булып чыкты. Тиң тиңе, иске чикмән җиңе белән дигәндәй, уртак табынга укмашып, “тузаннарыбызны кагыша”, “бетләребезне коеша” башладык...
Шәраб парлары тамырларга үтеп, ихласлыкны арттыра, күңелләрне уртак дулкынга кәшәли, күз карашларына яктылык иңдерә. Бер белмәгән бәндәләр белән ачылып сөйләшү – җаннарга бушану. Ә, иң тирән хаталар таныш кешеләр белән аралашканда ясала.
Ул кичне үзалдына гел моңаеп йөргән, ниндидер проект оешмасында казганучы Рәүф кардәш тә тәмам чишелеп китеп, беркемгә дә әйтми йөргән эч серләре белән бүлеште.
- Кодаларга кунакка баргач, көн уртасы әле бу, дүрпочмаклы җыйнак өстәл тирәли утырабыз шулай, -дип башлады ул медер-медер килеп. - Табында сый-хөрмәт куелган, минем урын түрдә, кода белән кара-каршы , бер якта хатын, икенче якта кодагый. Ниндидер мәзәк сөйләгәндә хискә бирелеп китепме, кулны саксыз селтәп җибәргәнмен күрәсең, кашыгым идәнгә төшеп китте. Җитез генә чүгәләп шуны алганда өстәл астында хатын белән коданың тезләре тезгә береккәнен шәйләп алам...
- Өстәлне күтәреп капладыңмы соң? –дип калкынды Шакирҗан кардәшебез.
- Мин үз күзләремә ышанмадым, -диде Рәүф, гаепле елмаеп - Гафу итегез, телефоннан чылтыратасым бар, дип урынымнан җәһәт кенә торып кода ягына чыгам һәм зал ишеге катына басып, башны борып, шыпырт кына өстәл астына күз ташлыйм : тегеләрнең тезләр тездә! Телефон аша сөйләшкән булам һәм эштә йомыш чыкканны сылтаулап тизрәк бу өйдән чыгып китәргә ашыгам. Буылам , чөнки. Барам, барам, барам, җитәм бер паркка , утырам скәмиягә һәм уйлыйм, уйлыйм, уйлыйм. Кода оныкны мәктәпләренә илтәм дип торган иде, ул киткәчрәк кайтырмын, минәйтәм. Бер –ике сәгатьтән кайтсам, ни күрим, теге мәлгунь оныкны озатуны центнер ярымлы кодагыйга йөкләгән...Бәлки шулай гына тоелгандыр, төймәгә баскач, озак кына ишекне ачмый тордылар...
- Кая югалып йөрисең, -дип шелтәли хатын, йомшак кына. - Бер сәгатькә, дип чыгып киткән кеше, тәмам дөньясын оныткан.
Ул арада, мыш-мыш килеп кодагый да кайтып җитте.
-Тамагым кипте, кая чәй куйдыгызмы? – диде, керә керешкә .
Янә теге дүртпочмаклы өстәл артына утырыштык. Бу юлы күрәм, тегеләрнең тезләре бер-береннән ераклашкан, капма каршы якка борылышкан, ә борын асларына кәнәгать елмаю кунаклаган...
- Да, парин, чучкалар карыйм, хатын да шунда, ыштанын ямыйм, дигән такмазага тартым синең хәлләр, -дип Рәүфнең тар аркасыннан кагыштырдык
- Их, Сталин заманы булса, кош теле хәтле хәбәр юллар идең дә, ай күрде, кояш алды булыр иде каһәр суккыры кодаңы, -дип куйды Шакирҗан, көрсенеп.
Әңгәмәгә ниндидер оешмада баш бухгалтер буларак тамыр җибәргән, өреп кабартылган сыман көпшәк гәүдәле Фәрих кардәшебез кушылды.
- Шулай инде, - дип гөрелдәде ул, зәһәр көлемсерәп.- Бөтен хатыннар да шаяра, минеке генә тугъры, дип яши инде, барыбыз да. Хатының күңеле белән хыянәт итә башласа ул бит тиз аңлашыла. Әле андый нияте дә булмаска мөмкин, гаепләсәң чатакама киләчәк , ихластан рәнҗүе дә ерак йөрми, аңнары аста , инстинктлары өстә чөнки, ә процесс башланган. Белмим ничек татарчасы, кыскасы алар “самка” буларак, күңелләре бер мәл яңа самец эзли башлый. Дачаңдагы ызандаш ир белән ха-ха килеп, сүз югында сүз булсынга сайраша башлавы да моңа ишарә. Чит ир алдында сине чүпкә чыгара торган җөмлә ычкындырса, бетте диген, димәк ул сине инстинкт дәрәҗәсендә самец буларак түбән бәяләвен, үзе хуп күргән кандидатка белдерә... Димәк, вакытында авызына сукмагансы, моментны ычкындыргансың....
- Ә син ычкындырмадыңмы? –дип кызыксына Шакирҗан.
- Без аерылыштык. Бөтен туганнар мине гаепли, ата мәче, дип орышалар хәзер.
- Сине?
- Мин хатынны хыянәте өстендә тота ала идем. Теләмәдем. Ул очракта мин тиле калам, миннән көләчәкләр . Жәлләргә дә мөмкиннәр. Анысы –тагын да яман. Салырга ярата торган хезмәттәш бер тол хатын белән спектакль күрсәттек. Хәләл җефет, дулап, теләсә нәрсә кычкыра башлавы булды, “гафу ит иркәм, мин сине яратмый башлаганмым, артым белән дә күрәсем килми”, дидем дә чыктым да киттем. Теге телсез калды. Аның уҗымга чыга башлавын абайлагач, туплаган запас ярап куйды, тормышны яңадан башлап җибәрергә... Ә фатирны бүлештек.
- Яңадан өйләндеңме?
- Рәсмиләштермичә генә . Авыз пешкәч, өреп кабасың икән ул...
- Ә минем белән менә болай булды, -дип әңгәмәгә кушылды ит комбинатында мал табибы булып эшләүче Хөснетдин, тамагын кыра-кыра. - Хатын сыйныфташлар белән очрашуга барам , дип ашкына гына бит. Бер ел элек шундыйга барып тәмам алмашынып кайткан иде, яшәреп киткән сыман дә тоелды, ошап киткән. “Бармыйсың”, дим. Көннәрдән беркөнне мине , үзәк урамда ике бәндә туктата, моның сыйныфташлары булып чыкты, “нишләп хатыныңны очрашуга җибәрмисең?” – дип "оялталар". Күзләре тулы нәфрәт , кысылган иреннәренә түбәнсеткеч елмаю оялаган. Берсе якамны төзәткәндәй итә. Безнең аңлашуны комбинатыбызның ит чабучысы Әкрәм күреп алган икән, кырыбызга ашыгып ул килеп басты. Брезент чалбардан, майкачан, акай күзләре белән, боларны баштан аяк күздән кичерә. Бер кыек сүз ишетсә , бала башыдай йодрыклары хутка китәчәк...
- Сезгә ышанып хатын җибәрсәң, - дип, көлгәндәй иттем.
Янымда шкаф сыман әзмәвер пәйда булу боларның тавышларын гына түгел, төс-битләрен дә үзгәреп куйды,
- Үзеңә карыйсың дускай, бигайбә, безгә нәрсә, -ди-ди яныбыздан тизрәк шылу ягын каердылар.
- Ни дип бәйләнде алар сиңа?- дип кызыксынды Әкрәм.
- Хатынны үзләре белән гүләңкегә чакыра килгәннәр
- Кит аннан!
- Классташлар очрашуына дәшәләр.
- Ә почта ни пычагыма?
- Хат килде. Мин җибәрмим дигән идем. Күрәсең хатын белән элемтәләре бар.
- Тотып яруга ничек карыйсың бу мүкләкләрне ?
- Алай итсәк, моңа хатыны хактан да мөгез куйган икән , дигән гайбәт таралмасмы соң?...
Ихтыярың...
Хөснетдингә теләктәшлек белдерергә өлгермәдек, хәрби хезмәтен тәмам итеп, кителен салгач, Башкортстанда ниндидер предприятиегә башлык булган Мөгътәсим әфәнденең , Татарстанда хатын-кыз чибәр, шуңа узыналар, дип “салам кыстыруы” , Шакирҗан якташны кузгатып җибәрде.
- Ә син ишеттеңме соң әле, безнең абзый сезгә кунакка килгәч, ни булганын? – дип кызыксынды.
- Нәмә булган тагын?
- Табынга утырышыр алдыннан җилкәсенә чигүле сөлге салган зифа буйлы чибәр башкорт кызы комганнан безнекенең кулына су агыза икән.
- Һу йетәме? – дип сорап та куйган. “Су җитәме?” була инде татарчасы. Безнең абзый күрәсең башкача аңлаган,
- Шулайрак икән шул монда хәлләр, -дип җавап биргән...
Пырхылдап көлеп җибәрдек. Мөгътәсим кардәш кенә карасына коелды,
- Бөтенегезнең дә хәле башкорт кызы әйткәнчә ләбаса, нәрсә авызыгызны җәясез? Әле дә Башкортстан бар, иң текә җырчыларыгыз, иң шәп язучыларыгыз безнең яктан, -дип кызды ул, үртәлүен яшереп торуны кирәк санамастан.
- Әй, барыбыз да бер иш, -дип кул селтәде, Нуриман.- Җырчылар “фанера”*га капланды, язучылар дәүләт асрамасындагы әдәби журналда басылуга чиратта. Өч дүрт санга җәелешле романга күчте бар да.
- Элек мин укыштыра идем журналыгызны. Хәзер, әллә нәрсәсенә бизелде. Кул җитми. Укучыларыгыз калдымы соң ? - дип кызыксынды Шакирҗан.
– Үзебез язабыз, үзебез укыйбыз, бәя бирәбез, хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәбез, һәм алабыз да - диде Нәриман, кет-кет көлеп. - Рәхмәт, өстәгеләр укып азапланмый гына хакыбызны хаклый. Томнарыбыз да табадан төшеп кенә тора. Күләм һәм сан буенча Бальзакны артта калдыручыларыбыз инде шактый.
- Ул томнарыгызны сатып алалармы?
Тот капчыгыңны.Кибеткә кертми генә китапханәләргә урнаштыру җаен
чыгарды каләмзат депутатларыбыз, рәхмәт төшкереләре. Яшьрәкләр, быжгыштыра. Нишлисең, атлар су эчкәндә, тайлар боз ялый. Ул шулай куелган. Чиратлары җитәр, алырлар премиясен дә, бүләген дә, мактаулы исеменнәрен дә, сабыр төбе сары алтын. Без көттек бит әле.
- Роман язу катлаулы матавыктыр инде ул?
- Бер нәрсәсе юк, хи-хи-хи, -дип кеткелдәде Нуриман.- Гәҗитләр кызык чыга бит хәзер. Кайсын гына алма, Гаптелбөкенең истәлекләренә, Мәчтүрәнең өшкерелгәннәренә төртеләсең, тарихи шәхесләр хакында төрле гайбәткә тап буласың. Бетмәс-төкәнмәс чимал бу, әдәби продукция җитештү кәсебенә алынганнар өчен. Халык китап укымый, дип риядан гына зарланабыз, хагында, укымаулары мең кәррә хәерлерәк. Бәя бирүчеләр ишәйми.
- Ә хатын-кыз мәсьәләсе белән ничек? Хәзер бит һәр приличный оешмада килгән кунаклар өчен дип, штатта сылубикәләр тоту модада.
- Ул мәсьәлә гүпчем проблема түгел. Эшли башлагач та, “басылганнар басыла”, дип, кистереп әйтеп куйдым. Аңлаганнар аңлады. Кайсыбер хатын-кыз авторлар ачыктан ачык, “әгәр басылса нәсер, мин барына да әзер”, “чыгарсагыз “эссе”мне, тататырмын эссемне” дип, колакка пышылдап китәләр, колак алкаларын пешереп шәлперәйтеп бетерәләр , әйе.
- Шәп яшисез , -дип тел шартлатты Шакирҗан.
- Бар, ашка таракан булып төшүчеләр дә. “Татар китабын эт тә укымаслык итәләр, -дип хат юллаган иде берсе. “Сталинист татар әдәбиятына ясин чыкмакчы”, дигән мәкалә белән утлы табага бастырдык үзен. Җавап мәкалә астында “фикер алышу” оештырып, төркем белән, кай җире кычыта, эре иләктә иләдек...
- Дөрес эшләгәнсез, -дип хуплады Шакирҗан. - Минем өстән дә күп язды аның ише ыртык-шыртык. Имеш кибеттә сөтнең бәясе кыйбат, мин очсызга җыям. Базар экономикасы шулай куша, дигәнне рәҗе аңлатып була лузерларга.
Ниндидер берләшмәдә озак еллар әйдәп баручы инженер вазифасында казганган Мидхәт Сәлимгәрәев, тик томалдан каударланып, әлеге сайрашу дулкына дөм ятышсыз үз хәсрәтен тәгәрәтте.
- Бүтән җирдә дәү түрәләр күз өстендә каш, ә бездә фәләнбаш төсле! –дип, белдерде ул, өстәлгә йодрыгы белән тондырып.- Инде өченче малакасусны баш инженерлыкка тыгалар оешмабызга. Аннары нәчәлнек ясыйлар. Ә йөкне эш атларына, безгә тартасы. Менә шундый роман, Нуриман әфәнде. Тормышны белмисез. Документка кулны без куябыз, акчаны алар соса, бер –бер хәл чыкса кул куючы кырый кала. Менә минем шефны гына алыйк. Ялагайның ялагае. Әнә теге, Башкортстанда кулын юган дәү түрә әйткән моңа бер тапкыр, симереп киттең әле син, дигән. Бу икенче көнне үк махсус клиникага барып корсагындагы маен суырттырып кайткан . Бассейнда су коенып ята идек, килеп керде күзен акайтып. Маен алгач, корсагы тиресе алъяпкыч сыман оят җирен каплап тора. Үзем дә сизми шаркылдап көлеп җибәргәнмен. Башкалар түзде, сабакылар. Көлмәделәр. Тотынды бу хәзер миңа бәйләнергә. Ай саен сәбәп табып премияне кисә. Жалоба язудан файда юк. Сталин бабай заманын сагынмас җирдән сагынырсың.... Менә шундый роман, Нуриман әфәнде! Ә сез тормыштан гүпчи аерылгансыз. Түрәләргә, аларның нәсел ыруына тез йөгенеле шабашкыга күчте күпләрегез...
...Юк - бар сөйләшеп вакытның узганы сизелмәгән , төнге сәгать унике дә тулып киткән икән. Тышта яңгыр ява башлаган, кинәт кенә яшен яшьнәп, чатырдатып күк күкрәп һәммәбезне сискәндереп җибәрде. Бала чагыбызда безнең ил кебек иркен һавалы бүтән ил дөньяда юк, һәм була да алмый, дигән эчтәлекле җырны җырлап һәм ишетеп үстек. Ә биредә шуның нәкъ киресен тугълаучы , “тиранны зурлаучы илне күрсәтегез!”, дип башлана торган торган җыр яңгырый...Һәм аны авторы үзе үк башкара! Үзе! Ничек алай соң әле бу, инәңнең коерыгы!? Менә җанны тетрәндергеч моң белән сугарылган җыр тәмамлана, һәм шомлы, зеңгелдәгән тынлык урнаша. Уйламаганда, шул тынлыкны бүлеп, йомшак тавышлы берәү,
- Исәнмесез, иптәшләр, -дип сәлам бирә. Ни күрик, зал түрендә уртак табын ясап тезелеп киткән өстәлләр түрендә Сталин һәм аның яраннары утырышкан.. Йә, Хода, безне көн дә каршылаучы сын терелгән, челеме кулында, өстендә фильмнарда күреп ияләнгән хәрби киеме, түшендә сыңар йолдыз да җемелди.
- Бу шоу-тамаша ахры? - дип , тел шартлатты Фәрих.
- Кино төшерәләр, -дип фаразлады Рәүф.
- Ишек - тәрәзәгә күз салыгыз, агай –энекәйләр, аннары әйтерсегез, сүзегезне, -дип пышылдады Шакирҗан, күзләрен ялт- йолт китереп .
Ни күрик, винтовкалы , ябык чырайлары, карашларыннан иман нуры качкан кызыл армияче гаскәриләр ишек һәм тәрәзәләргә сакка баскан. Тәрәзә пыяласы аша агарып уңган шинелле хәрбиләрнең кафебызны тыштан кат-кат уратып алуларын абайлыйбыз.
Ул да булмый өч дүрт официант йөгереп килеп, кырыбызда әйләнә - тулгана башлый. Өстәлебез түренә затлы гөрҗи шәрабы тулы самавыр борынлы кечтеки имән мичкә менеп кунаклый. Ә дигәнче гадәти өлеш тәлиңкәләребез форфордан ясалганына, кашык- чәнечкеләребез көмештән коелганына алмаштырыла, берсеннән берсе затлы ризыкълар китерелә. Һәм , ни дияргә дә белгән юк, өстәлебезне, урындыклабыз белән үзебезне җиңел генә күтәреп уртак табынга ялгап куялар
- Без мондый заказ бирмәгән идек бит! -дип шыңшый Рәүфебез, көтелмәгән муллыктан коты алынып һәм сыгылып төшеп
- Бүген сез миндә кунакта, -дип белдерә, терелгән сын, табын түреннән. Сез минем кафемны үз итәсез, үземне әледән әле искә аласыз. Чакырасыз кебек аңлашыла. Чакырган җиргә барыгыз диелә түгелме соң бабаларыгыз хуш күргән хәдистә?
- Иосиф Виссарионович, иптәш Сталин, бу чыннан да Сез ич ? –дип кычкырып җибәрде чырае аклы-күкле булган Шакирҗан, урыныннан сикереп торып һәм чүгәли төшеп. – Исәннәрмесегез!
- Сез ялгышмадыгыз, Шакирҗан иптәш.
- Ә ничек бирегә кайта алдыгыз Иосиф Виссарионович? – дип кызыксынуын дәвам итте тавышы яшелле-мөшеллеләнгән Шакирҗан.
- Коммунистлар ала алмаган ныгытма юк ул, иптәш Шакирҗан, -диде әлеге Зат, аталарча елмаеп. - Нигә килгәнемне чамалыйм, ә менә ничек бирегә эләгүемне аңышмый торам. Бәлкем берәр галим аңлата алыр? Бармы арагызда белемле кеше ?
- Бар, бар, Иосиф Виссарионович. Әдһәм Әкрәмеч Шәймәрдәнов – фән докторы! – дип белдерде Нуриман, күзләрен очкынландырып.
- Күрик, докторыгызны, -дип, Сталинны хәтерләтүче зат , кәс-кәс атлап яныбызга килде.- Ниндиерәк кош икән?
Әдһәм урынынннан торып, чәчен артка сыпырды һәм артык дулкынлануыннан калтыравыклык иңгән саңгырау тавыш белән ,
- Фәндә андый феномен билгеле, -дип, белдерде. Һәм тончыгып китеп, ютәлләргә кереште .
- Йә, йә, тынычланыгыз, - дип Сталинны гәүдәләндерүче Зат үз итеп аны аркасыннан каккалап. - Беркем дә сине Колымага озатырга җыенмый әлегә.
Әдһәм Әкрәмеч , кулъяулык тартып чыгарып, быргы кычкырткан сыман борынын тазартты, тамак кырды, һәм янә телгә килде:
- Какшамас абруегызга тукынган Никита Хрущев салдырткан кукуруз чәкәне төсле бина бар бит инде. Шуның белән Сезнең дача корылмалары арасында күзгә күренмәс вакыт җепселләренә рухи давыл уралып яши, ә каты яшен яшьнәгәндә, арада һава ертылып, кайбер җепләр өзелә, вакытлар бутала, һәм Сез шушы өермә дулкынында, рухташларыгыз белән бергә исемегез телдән төшмәгән кафега килеп юлыккансыз булса кирәк.. Мондый феномен дөньяның төрле калаларында күзәтеләдер, дип фаразлыйм. Татар һәм урыс рухлы корылмалары бар Казанга да үзен сиздергәләп куйса, гаҗәпмени. Богауланган давылның иң куәтлесе Истанбулда, Солтанәхмәт мәйданында яшәргә тиеш, кебек . Византия истәлеге, әвәл чиркәү булган Айя Суфия һәм Солтанәхмәт мәчетләре арасында. Хәлбуки, төрекләр Айя Суфия тирәли дүрт айлы манара калкытып, аның давыл чыгару егәрен җирләштерү әмәлен тапканнар...
- Андый давылларның иң хәтәре Ир һәм Хатын арасында туарга мөмкин! – дип куйды серле Зат.- Әйтик, солтан Әхмәттәй ир һәм изге Суфиядай хатын арасында.
- Ә без нәкъ менә шул хакта гапьләшә идек тә!
- Әйе, мин хәбәрдар, кич буе хатыннарыгыздан зарланып утырдыгыз.
Без, ихластан уңайсызланып башларны түбән идек, гәүдәләребез куырылды, кайберләребезнең колаклары да кызарып чыкты кебек.
- Ләкин , хаклы түгелсез. Хатыннар китмәгән. Үзегез аларны китәргә этәргәнсез. Нигә баш чайкыйсыз , Рәүф иптәш. Минем белән килешмисез мәллә?
- Килешмим, - диде Рәүф, бар батырлыгын учына җыеп. - Татарның олуг шагыйре Хәсән Туфан ГУЛАГ тегермәнегезгә эләккәч, хатыны Луиза Салигаскәрова донор булып киткән, саткан каны хисабына иренә ризыкълар җибәреп торган. Аннары якты дөньядан китеп барган! Хәсән агай кайткан ун җиде елдан соң булса да, ә ул юк. Киткән , көтмәгән...
- Дөрес уйламыйсыз, иптәш. Аларның рухлары бу дөньяда да, теге дөньяда мәңге бергә, -диде әлеге Зат. Һәм,
- Әйдәгез, иң яхшысы, изге хатын-кызлар хөрмәтенә берәрне күтәреп куйыйк, -дип өстәде.
Җитез официант күз ачып йомган арада көмеш подноста аңа янып торган кызыл шәраб салынган бәллүр бокал китерде. Безнең куллар да ирексездән кан куерыгына охшаган сыеклыклы рюмкаларга үрелде...
- Минем хатын китте бит, иптәш Сталин, -дип куйды мал табибы Хөснетдин, үз өлешен йотып куйганнан соң, еламсырап. - Беләм, юньле ирне хатыны калдырып китми...
- Әгәр хатын-кыз чынлап та китә икән, аны берничек тә туктатып һәм кире кайтарып булмый! Беркем дә туктата һәм кире кайтара алмый!
- Хәтта Сез дәме?
- Мин дә....
Ул ничектер кечерәеп, ябыгып калды. Трубкасындагы уты да сүнде кебек. Ул почмакка карап авыр сулап куйды. Ә анда ниндидер гүзәл хатын-кыз портреты эленгән икән... Тукта бу бит аның хатыны портреты булырга тиеш...
- Хәлләрегез шәптән түгел мәллә? - дип куйдым мин, үзем дә сизмәстән. - - Ахырзаман җиткәч, җавап тотасы бар бит. Ә мине гаепләргә атлыгучылар җитәрлек. Дөрес, яклаучылар арта тора.
- Яклаучыларыгызның да, гаепләүчеләрегезнең хаталары уртак...
- Нинди хата?!!
- Алар Сезне дөрес юлдан барган илне , беркем аяк басмаган яңа сукмакка алып кереп китеп, адаштырып, халыкларны бәлагә яки уңышка батыручыларның күренеклесе, дип саный.
- Без дөньяда күрелмәгән яңа юл салдык та!
- Салмадыгыз. Сез сокланган Иван Грозный, мәгълүм ки, “һәм соңгылар беренче булырлар” дигән дини вәсыятьне тотып, халкының җитәкче затлы катламын әтрәк- әләм опричникларга алмаштырган һәм шул юл белән илен мөстәкыйльлеккә ирештереп, киңәйткән, зурайткан, ныгыткан. Петр Беренче, еллар дәвамында опричниклардан азып канат ярган боярларның сакалларын бүкәндә чаптырып, сарай хезмәтчеләреннән, аларны дворҗан-дворяннар, дип атап, үз югары катламын булдырган. Һәм илне , шулай ук, әтрәгәләм вертикале көчләве аша империя дәрәҗәсенә җиткергән. Сез дә, ил кодын билгеләгән тискәре сайланыш аша кулай нәтиҗәгә ирешүне дәвам итүче уңышлы менеджер, бары шул гына...Нишлисең , тора бара нәкъ коммунизм идеясе тасдыйкълаганча килеп чыкты: материя беренчел, ә аң –икенчел икән ләбаса, һәм акчаның идеягезне җиңүе табигый чишелеш..
Кинәт, тәрәзәләрне хәтәр яктыртып яшен яшьнәп, күк күкрәде.Һәм икенче мизгелдә ни Сталин, ни аның кунаклары, ни сакка баскан солдатлар, юып алгандай капылт юкка чыктылар. Без сүзсез генә урыннарыбыздан торып, кафедан чыгып киттек. Күктә тулган ай йөзә, таң җиле йомшак кына битләребездән сыйпый. Беребез бер сүз дәшми. Икенче көнне дә бу хакта теш агартмадык. Һәм гаҗәп тә түгел, авызыңны чамалап ачмасаң, җүләргә, ялганчыга чыгаруларын көт тә тор...
Күрше номердагы таныш урыс , кичке аштан кайтышлый,
- Кичә, кафе ябылгач, Сталин һәйкәлен уртага алып ни дип кычкырыша идегез? Үзегезчә талаштыгыз ахры ,бер сүзегезне дә аңлашылмады,- дип мыгырданды. Хәлбуки, аның әйткәне күңелдә кайнаган шик-шөһбәләрне ахыргача юып төшерә алмады.... Кәрәзле телефоным экранына баксам, күрәм, хатын шалтыраткан. Җавап булмагач, смс юллаган. “Ничек анда Сочи, су җитәме?” , дип кызыксынган. “Мин яшәгән, кукуруз чәкәнен хәтерләткән күп катлы бина таң атканда, нурлар кайтарылышында, күккә омтыла”, дип җавап күндердем...
Подписаться на:
Сообщения (Atom)