Инде Төркиягә барып кайту, андагы үзенчәлекләрне бәян итү белән берәүне дә шаккатырып булмый. Шулай дип уйлый идем. Ләкин былтыр Истанбулга кызым гаиләсенә кунакка баргач, шаккаткыч хәлгә тардым һәм шул хакта укучыларга да җиткерергә телим. Атна саен, ял көнне, кызым өч оныгым белән бергә татар телен өйрәтүче интернет-мәктәптә укыйлар икән. Бу мәктәпне Канадада яшәүче милләттәшебез Алимә Сәләхетдинова оештырган (Алимә — Канаданың Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе, узган ел Татарстан бәйсезлеге көнендә, ире Марат белән берлектә Ниагара шарлавыгын Татарстан байрагы төсләрендә яктыртуга ирешкән иде). Ул эшкә җәлеп иткән укытучы да гаҗәеп гүзәл ханым, күзләре нур чәчеп тора, теле мөкәммәл. Дәрескә катнашырга дәшелүче кунаклар да дәрәҗәле һәм сөйкемле затлар. Укучылар — төрле илләрдә яшәүче татар балалары, экран аша бер-берсен дә, укытучыны да, дәрескә дәшелгән абруйлы кунакны да күрәләр, һәм үз фикерләрен җиткерәләр, сорауларга җавап бирәләр, сорауларын адресатка ирештерәләр, бәхәсләшәләр... Мин күргән дәрес грамматикага кагылышлы булса да, ифрат дәрәҗәдә кызык узды. Кагыйдәләрне өйрәнү өчен чит-ят терминнар түгел, үзебезчә, саф татарча төшенчә-билгеләмәләр дә җитә икән ләбаса. Кагыйдәләрне өйрәнгәндә җирлек итеп Тукай һәм аның замандашлары язганнар алынуы да нур өстенә нур булды. Алинә ханым фикеренчә, тел кагыйдәләрен өйрәткәндә аның методикасын да онытмаска кирәк, ә бу максат өчен Тукай язганнар иң кулае.
Дәрескә кунак сыйфатында танылган галим-программачы Камил Һадиев чакырылган иде. Камил әфәнде байтак кына чит илләрдә булып, төрле югары уку йортларында чыгышлар ясаган шәхес, нинди аудиторияне ничек үзенә җәлеп итәсен белә. Ул үз фәнен балаларга алгортимның ни икәнен гап-гади уен аша аңлатудан башлады. Балалар ул билгеләгән шартларда бүленешеп уйнадылар, җитезрәк фикер йөртүчеләре җиңеп тә чыкты. Минем оныгым, 12 яшьтә генә булуына карамастан, бер ел университетка йөреп компьютер программалау серләрен үзләштергән иде, үзе белән ярышкан Франция кызын ансат кына җиңеп куйды. Югыйсә, зинһар оттыр аңа, улым, джентльмен бул дип үгетләп тә караган идем. Оныгымның әтисе Илшат “ир-атның хатын-кызларга оттырасы көннәре алда әле, әйдә, хет кечкенә чагында җинеп калсын” дип, бәхәсебезгә нокта куйды.
Татар балаларын туган тел дәресләренә тиендерү белән Алинә ханым күптән шөгыльләнә икән инде. Ул эшне 2-4 яшьлек балаларны тел өйрәтүгә җәлеп итүдән башлаган. Тора-бара уку яшендәгеләргә, үсмерләргә дә чират җиткән. Татарстанда оешкан “Сәләт” хәрәкәте аның эшчәнлегенә киң сулыш ачкан. Төрле илләрдән Татарстанга килгән татар балалары милли мөхиттә үзара аралашып, дуслашып, аларда туган телне өйрәнүгә мотивация барлыкка килә һәм ныгый бара дип саный Алимә ханым. Балалар үз илләренә кайткач та Татарстанда җыелып аралашуларны сагынып яшиләр һәм туган телне тагын да тырышып өйрәнәләр икән.
Әлеге шәхес белән элемтәгә керүемне укучылар инде аңлагандыр дип чамалыйм. Алимә ханым әйтүенчә, 2018 елда татар телен өйрәнүче 8-9 класс эшләгән, ә 2019да барлыгы 14 класс тупланган, һәм инде хат язып туган телне өйрәнергә берәүне дә кыстыйсы юк, андый теләктәге ата-аналар аны үзләре эзләп таба башлаганнар. Матди ярдәм кирәк чакта гына хатлар язарга туры килгәли диде тынгысыз җанлы игелекле ханым. Ул дәресләр уздыруга җәлеп иткән остаз Гөлфия Шәвәлиева эшчәнлегеннән дә бик канәгать булуын әйтте. Алимә ханым мәктәбенә чит илдәге генә түгел, үз илебездә, әйтик, Мәскәүдә яшәүче татар балалары да теләп тартыла башлаган. Алинә ханым “Сәләт” хәрәкәтен сүрелдермәүләре өчен Татарстан җитәкчеләренә аерата рәхмәтлемен дип белдерде. Быел “Сәләт” лагерьлары төрле төбәкләрдә оешып, уртак җыеннары, ата-аналарны да җәлеп итеп, Биләрдә узды. Бөтендөнья Татар конгрессы сәләтле балалар өчен ел саен апрель азакларында олимпиада да оештыра. Узган ел ул бәйгедә Финляндиядән килгән үсмер гран-при алган. Хикмәт шунда, туган тел кадерен чит илдә яшәүче татарлар күбрәк тоя, ә үзебезнекеләр җай чыккан саен урыс теленә авышуга корылышта. Әле анда дүрт-биш урыс милләте вәкиле дә ял иткән, һәм шул тирәдә кайнашучы вазыйфалы бәгъзеләргә, шуны калкан итеп, туган телдә чаралар уздырудан тайпылу җае да чыккан. Шуңа да чит илләрдән килгән балалар нигездә татар телендә үзара аралашып, сөйләмнәрен чарлаганнар. Югыйсә, урыс балаларына да татар телен өйрәнүне кызык итеп оештырып була. Моңа теләк һәм сәләт кирәк.
Татарча яхшы белүче, татар теленә хәерхаклы урыслар да аз түгел дип саныйм. Әйтик, минем күршем, урыс ир-аты Евгений Костиннан бәрәңге төбен ярырга сукаңны биреп тор әле дип сораганым булды. Ә ул: “Карале, син татарча бер дә белмисең икән. Сука түгел, сызгыч ул”, — дип җавап биреп, икенче күршебез Илья хозурында мине көлкегә калдырган иде... 15 ел чамасы элек, бистәдәшем, шулай ук урыс ир-аты Володя Домолазов юлда очрап: “Бәйрәм белән!” — дип котлаганы булды. “Нинди бәйрәм?” — дип сорадым аптырабрак. “Җомга. Сезнен иң төп бәйрәм”, — диде Володя һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Вуз тәмамлагач, хәрби җыенда вакытта, Саша атлы сабакташымның: “Рустам, Рустам!” — дип кычкырып минем тарафка чабып килгәне онытылмый. Штаб янындагы баганага эленгән тавыш көчәйткечтән “Маяк” радиостанциясе Илһам Шакиров башкаруында “Ай, былбылым” җырын тапшыра икән. Икәүләп шул тарафка йөгердек һәм соңгы куплетны тыңлау бәхетенә ирештек. Калининград өлкәсендә үткән ул хәрби җыенда Мәскәү, Украина һәм Белоруссия студентлары да килгән иде. Без шунда сабантуй бәйрәме уздырдык һәм аны оештыруда рус милләтеннән булган сабакташларыбыз башлап йөрде, милли уеннарда актив катнашты.
Кыскасы, туган телебезгә хәерхаклы урыслар да җитәрлек дип беләм. Безнең якта урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Нургали агайның: “Теләсә-нинди максатка ирешеп була, эшне дөрес итеп оештырырга гына кирәк”, — дигән сүзләре бар иде.
Менә бит, йөрәк кушуы буенча, ватаннан еракта торып та туган телебезгә файдалы эшләрне эшләп була икән. Милләтебезнең шундый фидакарь кызы булуы күңелдә горурлык хисләрен арттыра. Аңа киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар, күркәм башлангычының елдан-ел киңәя баруын теләп калам.
Комментариев нет:
Отправить комментарий