Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 5 сентября 2018 г.

Каҗә бистәсе күрке



Бензин бәясе күтәрелгән саен электр поездында йөрүнең уңай яклары ачыла тора. Чөнки билет хакы чагыштырмача кыйммәт түгел, ГИБДД хезмәткәре каршы чыгып таягын болгамый, бөкеләрдә тилмерәсе юк, тизлек тә җиткелекле — экспресс дигәненә утырсаң сәгать ярымда, гадәтиендә ике сәгать эчендә Шәмәрдәннән Казанга, аның да үзеңә уңай тукталышыңа барып җитәсең, вагон түрендәге монитордан рекламалар караштырып барып вакыт узганы сизелми дә кала. Гадәти дигәнендә тукталышлар ешрак әлбәттә, рекламалар чылбыры да ничәнчедер әйләнешеннән соң ялкыта башлый, ләкин һәрдаим пассажирлар алмашынуы көтелмәгән төзәтмәләр кертеп, эчпошыргыч бертөрлелеккә канат җәяргә ирек куймый. Көн кыздыра башлау сәбәплеме, кайчан гына тез турлары ертык-пыртык джинс киюче туташ вә ханымнар, җәйнең эссе көннәре рәхәтен күреп калыйк диптер күрәсең, барысы да диярлек трусикка күчеп беткән. Уртадан узар өчен юл калдырып, ике яклап тезелгән, дерматин белән тышланган өчәр пассажир утырышлы эскәмияләрне шундый “трусиканкалар” биләвен нур өстенә нур дияргәдер бәлки? Юк-юк та ара-тирә шорта кигән йонлач ботлы ир затлары да күренгәли. Пассажирларның күбесе колагына тыңлагыч кабырчыклар элгән, хәтта йокыга талганнары да мышнап нидер тыңлый. Йокыдан уяулар исә нигездә күршеләре белән түгел, ә телефонын эшкә җигеп, ерактагы кеме беләндер сайраша, чыдап кына тор.
Мәчетебез мулласының ярамаган нәрсәләргә багу гөнаһ дип куркытуын истә тоткан хәлдә, күбрәк тәрәзәгә карап барырга тырышам, чөнки салонның кай тарафына күз атсаң да ялтыр ботлардан күз чагыла. Күрше рәттәге бер туташның, төз аякларын төрлечә сузгалап бара торгач, кыска итәге-япкысы тәмам ачылып, аның итәк астыннан ни дә булса кигән-кимәгәнлеге табышмак булудан туктады. Хуш, буй-сыннары зифа, чибәр кызлар яшьлек җүләрлеге белән шулай кылансын да, каян килеп, кая китмәгән, әмма ләкин куй сарыгыныкыдай мул арт санлы, бүксәләре алга ташып чыккан, алпан-тилпән атлаучы ханым, апа вә әбиләрнең дә тормыштан “артта калмаска” тырышулары, Мөслимнең Хираҗ агае әйтмешли, “үде бер роман”. Александр Дюманың “Сильвандир” романында бай һинд хатынының, тол калгач, мәрхүм ире белән бергә яндырылырга карар кылуы турында кыйсса бәян ителә. Бу хакта сөйләүче француз әңгәмәдәшенә “беләсеңме, аларда шундый мода, ә хатын-кыз өчен модадан калышу җанны фида кылуга тиң” дип аңлата. Күрәсең, әлеге аңлатма чорга карап искерми, бүгенге көн өчен дә ул актуаль кала.
Электр поездыннан Әмәт станциясендә төшеп калып, икенчесенә, җир астыннан чаба торганына күчеп утырам. Барасы җирем Кәҗә бистәсе күрке — Татарстан газета-журналлар нәшрияты бинасы. Биредәге вагоннарда реклама күрсәтүче экраннар әллә ничә, кая борылсаң да котылу юк һәм экрандагы актер-актрисаларның киенүләре пассажирларныкына иш: чишенүгә таба.
Мондый көн киләчәге турында Рей Брэдбэриның 1953 елны, халык егылып китап укый торган чорда басылып чыгып, бик күп бүләкләргә лаек булган “Фаренгейт буенча 451 градус” исемле фәнни фантастик әсәрендә бәян ителә. Романда янгынчылар янгын сүндерүгә түгел, ә киресенчә, яндыруга корылышта. Хәер, бездә дә бер-бер артлы каплаулы базарлар, сәүдә үзәкләре янгалап тора һәм аларны ниткән янгынчылар оештырганы бәлки кайчан да булса аныкланыр әле.
Әлеге әсәрдә торак стеналарының телеэкраннарга әйләнүе бәян ителә. Бездә дә бит бүген күп кенә өй вә фатирларда, кайсы бүлмәсенә узсаң, анда бер кеше дә бумаган очракта да эшләп торган зур-зур экранлы телевизорларга юлыгасың. Әсәр геройлары телефон аша туктаусыз кемнәр беләндер өзми-куймый гәпләшә. Монысы да бүгенгебез өчен таныш картина. Төп герой ир, хатының игътибарын җәлеп итеп элемтәгә керер өчен, урамга чыгып телефон аша чылтыратырга мәҗбүр. Ә бер көнне, хатыны аның хәле турында кызыксынгач, авырып китүен әйтеп, бер стакан су белән дару китерүен үтенә. Хатынның колагында плеер кабырчыклары һәм ул ире белән сөйләшкәндә, радиодан колагына ирешкән музыка ритмында тирбәлгәләп ала. Менә ул бер стакан су китерә. Иренең гаҗизлектә “ә кайда дару?” дигән соравына, “акырма миңа!” дигән җавап күндерә. Кыскасы, бар да бездәгечә, бүгенгечә, гадәти...
Америка язучысы романында барлык затлы китаплар, ягъни хакыйкый классиклар иҗаты дәүләт тарафыннан яндыруга хөкем ителә. Ә кешеләрдә көтү инстинктын гына куәтләү өчен төрле спорт бәйрәмнәренә, чараларына зур игътибар бирелә. Ягъни, бәндәләрнең физик яктан гына сәламәтлеген кайгыртып, рухи бөлгенлектә, мокытлыкта бәхетле итү программасы тормышка ашырыла. Ә бит бездә дә, әйтик, футболчыларга һәм хоккейчыларга акыл ирешмәслек хаклар түләп, халыкны көтү дәрәҗәсенә каулаучы чаралар, бәйрәмнәр тулы хутка азу яра. Физик сәламәтлегебезне дә кайгырту юк түгел. Әле бер танышым Казанда дәваланып кайткан иде, табибларны мактап бетерә алмый. Сөйләвенә караганда, акчаңны жәлләмәсәң ак халатлылар пациентлары янында биеп кенә торалар һәм, әгәр шыттырмаган булса, чөнки моңа ышануы кыен, табиб ике бармагын күрсәтсә — ике, биш бармагын тырпайтса биш мең тамызасы, янәсе.
Бездә дә бүген яхшы әсәрләр сер булып кала, бигрәк тә яшь буын өчен. Оныттырыла. Татарча күңелгә хуш җырлар да сирәк яңгыратыла. Затлы ризыкны антисанитария хөкем сөргән шартларда тәкъдим иткән сыман килеп чыга чүп-чар арасында ару дигән җырлар яңгыраштырып куюы. Тукай елы дип зурлап игълан ителгән чорда гына булса да Заһидулла Яруллинның “Тукай маршы”ның, халык хисабына, бюджеттан финансланучы, өзми-куймый “Без —Татарстанда беренче!”— дип үз-үзен рекламалаучы радиобыздан яңгырамавы да аптырашта калдырды. СССР чорындагы затлы “Татарстан” радиосында җаваплы вазыйфалар башкарган язучы Җәүдәт Дәрзаманның “Казан сөйли” дигән китабында бәян ителгән, фондка кертелгән рухи байлыкларны, Рэй Брэдбери тасвирлаганча, ниндидер янгынчылар юк итмәгән булса ярый ла. Тын алырга да кыймый онытылып тыңлаган әдәби әсәрләр, радиоспектакльләр һәм чын тавыш белән чын инструменталь музыка озатылышында башкарылган халкыбыз җырлары, шулай ук хакыйкый һөнәр композиторлар белән чын шагыйрьләр иҗат иткән гүзәл җырлар, ягъни ул чор истәлекләре һәм ядкарьләре байтактан колакка чалынмый.
Әсәрдә бер төркем карткоры зыялылар бөек иҗади казанышларны күңелләрендә “фотографияләп” (чөнки китап табылса, беттең, ул кешене харап итәчәкләр) уңайлы көннәр килүен көтә. Кешеләрне кеше булудан тайпылдыру корылышындагы вәзгыять ахыр чиктә фаҗига белән очлана: сугыш башлана, шәһәрләр бомбага тотыла һәм дөньякүләм танылган иҗат җимешләрен күңелләрендә бикләгән укымышлы төркем, үзләренең кирәкләре чыгачагына өметләнеп, җимерек калага таба кузгала.
Әлбәттә, тормышның үз төзәтмәләре бар. Фантаст әдип язганнар бездә бергәбер кабатланып тормышка ашмаган. Баксаң, затлы китапларны яндыру мәҗбүри түгел, хаким партиягә тугры хезмәтләре өчен исем, титул-премияләр биреп, өреп кабартылган авторларның чүп-чарларына киң юл ачып, яхшы әсәрләргә юл бирмичә, ә чыкканнарын юк-барга күмеп калдырып та була икән. Татарстанда, бәгъзе авторларның китапларын, зарурлыкларын китап кибетләре аша тикшереп тормый гына китапханәләргә уздыру практикасы кануни җирлектә хәл ителгән.
Язучылар берлеге әгъзасы — мин фәкыйрьнең дә кайбер әсәрләре Татарстан китап нәшриятында чират көтә. Шәхсән баш мөхәррир үзе алып калып, компьютерына да керткән иде аларны. Әсәрләрнең күбесе газета-журналларда басылган, редакторлар кулы вә иләге аша узган, аларда нәшир өчен хәвеф-хәтәр юк ягъни мәсәлән. Аннан соң күп сулар акты, нәшриятның генераль директоры алмашынды, ә йөк, атаклы рус мәсәлчесе язганча, һаман үз урынында. Әлбәттә, тәэсирле таныш-белешләрең аша эш йөрткәндә уңай нәтиҗәгә ирешер идең диючеләр очраштыра. Тик изге максатка хәрам юл белән килү кешене бизәми ләбаса. Аннары, үзеңнән көчлеләрдән ярдәм теләнү дә матур түгел. Дөрес, “бетлелеккә” тест (“тест на вшивость”) уздыру хакына вакыт-вакыт андыйлардан ярдәм сорау үзен аклый да торгандыр. Иткән игелекләре дәрәҗәсеннән чыгып алар каршында үзеңнең бәяңне чамалар өчен. Әйтик, аю хезмәте күрсәтсәләр үзеңнән астыртын гына көлгәннәренә төшенәсең һәм мондый “дуслар”дан шыпырт кына ерагаюны кайгыртуың хәерле. Ярдәмнәре ихлас икән, димәк, әле “бетләмәгәннәр”. Әмма мине һәм кайбер дусларымны бу мәрәкәнең механикасы да кызыксындыра. Кемнәр, ниткән персонажлар катнаша икән дәүләт хисабына китаплар чыгару һәм урнаштыру мәрәкәсендә? Максатка хәрам кертми ирешү форсаты калганмы? Әллә мондый хокуккка ирешү өчен Язучылар берлеге әгъзасы булу гына җитмиме, депутат булу кирәкме? Исем-титуллар хәлиткеч роль уйныймы? Ришвәт бирү, откат уены уйнаулар турында ук фаразлыйсы килми. Алай да журналист тикшерүе үзенең катгый сүзен әйтеп, кайбер шик-шөһбәләргә урын калдырмаса ару булыр иде. Кайчандыр һәр катын Татарстанда чыгучы газетажурнал редакцияләре биләгән, коридорларында саф татарча сөйләшүләр тынып тормаган, Кәҗә бистәсе күрке булган мәгърур бинаның маңгаена бүген “Татмедиа” дигән мөһер сугылган. Йә Хода, “Казан утлары” монда юк икән инде, ике катка ия булган “Ватаным Татарстан” да күптән китеп барган. Башкалары да каядыр аткарылган микән? Тукай иҗат иткән әкияттәге кәҗә белән сарык язмышын кабатламыйдыр ич милли матбугатыбыз берәмлекләре? Миңа “Татарстан яшьләре” газетасы аеруча газиз, ул элек биләгән сигезенче каттан төшепме, төшерелепме, нәшрият бинасында каядыр сыену почмагы тапкан, парад ишегеннән түгел, ян-яктагы уемнарның берсеннән керәсе диделәр. Һәр ишектә махсус форма кигән каравылчы ханымнар тора икән, бар да рус милләтеннән булып чыкты ахрысы, берсенең дә “Татарстан яшьләре”нең кайдалыгыннан хәбәре юк. Узып баручылардан сораша торгач, кайчандыр татар мәгънәләре галәмендә искиткеч зур урын биләгән редакциянең кайдалыгын аныклый алдым. Әмма сак вазыйфасындагы ханым, документ калдырып эчкәре узуга риза-бәхил түгел, чыгып алсыннар дигән шарт куйды, генераль директорның фәрманы шундый дип чатакама килде. Ни аяныч, кесә телефонымны онытып калдырганмын, ә боларның эчке телефоныннан җиде сандагы номерны җыю каралмаган ахрысы, өч сан җыюга пипелдәү башлана.
Иртә уңмаган, кич уңмас, байтак еллар элек әсәрләремне алып калган китап нәшрияты хәдименә кереп (анысы да янәшәдә генә урнашкан), аны юкка йөдәтеп йөрүдән фәтва чыкмас дип, тәртәләрне кире бордым. Аркам белән тоям, кайчандыр СССР чорында үз күргән, үз иткән бина бөтенләй үгигә әйләнгән дә беткән, битараф карашлы тәрәзәләре өчен мин фәкыйрь әллә бар, әллә юк. Анда әле кайчан гына дәүләттән бәлеш кисәге өчен көрәшеп түгел, ә ихлас иҗат белән үзләрен раслаган, милләт сөеклеләре Мөдәррис Әгъләм, Флүс Латыйфи, Зөлфәтләр эшләгән иде. Әле ярый Исмәгыйль Шәрәфиев татар милли басмаларының хиҗрәтен күрми китте. Ихтимал, татар каләмзатларына Рэй Брэдбери тасвирлаган фантастик вәзгыять бүгенге чынбарлык янәшәсендә әллә ни шаккатарлык булып тоелмыйдыр да. Кайчандыр, сүзе үтә торган агайларның “ярдәм кирәкмиме” дигән сорауларына, “үзем очына чыгам” дип кәперәеп, ялгышканмын күрәсең. “Талантлы авторларны нәшрият үзе эзләргә тиеш” дип тә ычкындырдым бит әле җитмәсә. Эзләделәр ди, тот капчыгыңны. Фантастика, фәнни фантастика жанрыннан дөм мәхрүм калган, геройлары бер оядан чыккан әдипләре сыман охшаш, уртак кысада бер төслерәк уйлый торган, “фәлән агайның яки түтинең өшкерелгәннәре” дулкынында чәбәләнүче “лирик әдәбият” һәм “фанерачылар” башкара торган Хак Тәгаләне, һәртөрле бакча җимешләрен телгә алучы, сандугачны каенга кундырып сайратучы, әледән-әле “сагыш”, “язмыш”, “ялгыш” сүзләрен әвеш-тәвеш китерүче такмакчыл “кайнар хит”лар хуплана, шундыйлар өчен генә җайлар калдырыла, табыла, оештырыла бугай бүгенге рухи кыйммәтләр җитештерү-калыплау һәм “табынга кую” эргәсендә.
Күптән түгел, алда телгә алып үткән тәэсирле, кәттә вазыйфалы танышларым табигать кочагында ел саен уздыра торган мәҗлесләренә янә дәштеләр. Аларның кызып-кызып кәрт сукканнарын карап торып хозурландым. Узган ел өстен чыгучылар быел биреште, исәп егерме җидегә уналтыга җиткәч, Казанның иң атаклы остасы сарык итеннән шактый саллы бәягә әзерләгән әкәмәт тәмле шашлык табынга килү сәбәпле, уен туктатып торылды. Шунысы аяныч, күптин күп маллар казганган, балалары җылы урыннарга урнашкан дәрәҗәле агайларның кычкырыша-кычкырыша дүрәк калуларына алданып, быел да гозеремне әйтергә онытканмын. Баксаң, халыкны дүрәк калдыруда ат уйнатучылар үзләре дә дүрәк калуга сусыйлар икән. Ә бәлки яшьлекләрен сагыну галәмәтедер бу? Акылга дүрәк калмый гына ирешүләр юктыр ул. Халыкны дүрәк калдыру һәм үзләре дә калу ихтималын күздә тотып, аутотренинг белән шөгыльләнү дип тә фаразлап буладыр әле артык җитди кадрларның шаукымлы шау-шулы кыланмышларын... "Т Я" 16 август, 2018 ел

Комментариев нет:

Отправить комментарий