Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 19 ноября 2017 г.

Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз...

 Борынгы заманнардан бирле кешеләр үз-үзләрен аңларга тырыша, галимнәр, фикер ияләре, әдипләр бу теманы аркылыга-буйга «сөрә», хәлбуки, уртак ноктага киленми, фикерләр һәм нәтиҗәләр төрле һәм аларның ниндиләре генә юк. Кеше хакында интернетта да кайнар бәхәсләр бара һәм кайсыдыр форумда хәтта «җирдәге барлык дәүләтләр дә караклар һәм җинаятьчеләр тарафыннан, бөтен байлыкны үзләштерү ниятеннән чыгып төзелгән. Шул сәбәпле, кешелек һәм табигать деградация кичерә» дигән рухтагы язма да күзгә чалынды.
“Татарстан яшьләре”нең 5 октябрь санында Рашат Низаминың шул дулкында “Без кем? Кешеме...” исемле мәкаләсе басылып чыкты. Анда автор кешелек тарафыннан табигатькә салына торган зыяннардан керешеп, илләр арасындагы сугышлар, атом-төш коралы уйлап табу, аны куллану, акчага табыну, ил хөкүмәтләренең киләчәкне кайгыртмавы турында күңелендә җыелганнарын бәйнә-бәйнә бушата һәм “кибәнен” “кеше сүзен баш хәрефләр белән язарга яратабыз, минемчә, ул моңа лаек түгел” дигән хөкем карары белән очлый. “Быз” дип күплек санда әйтеп, ул социалистик реализм ысулына тугры калган каләмдәшләрен күздә тота ахрысы.

Кайбер язучыларыбыз авызыннан язганнарына мөкиббән китмәүләренә, бәян иткән “дөреслекләре”нә битараф калуларга гаҗизлектән – “татар уянмый”, ә әсәрләрен тәнкыйди күздән уздыруларга каршы – “миннән көнләшәләр” һәм “татар башын татар ашый” дигән универсаль җаваплар ишеткәләгән, мәкаләләреннән шул рухтагы игезәк сөземтәләрне укыштырган бар иде. Олпат саналучы бер язучыбызның кайчандыр бер газетада “мин милләтебезне аранда озак торгач басуга иреккә чыккан бозауларга охшатам” дип тә кукрайганы булды. Ә кайбер каләмдәшләр, бәласеннән баш-аяк дип шыкаеп, шүре җибәреп микән, конкрет рәсми шәхесләрнең милләткә зыян салучы гамәлләрен тәфсилләп тормый гына, барысы өчен дә тулаем халкыбызны гаепләп “кыюлык” күрсәтергә махсуслашты. Ни гаҗәп, Рашат әфәнде Низами да бу язмасында шул алгоритмда “кеше”не оялтырга алынган ахрысы.
Акны – ак, караны кара дип тәгаенләп, асыл хакыйкатькә хилафлык китермичә, татарның бөек композиторлары Салих Сәйдәшев һәм Фәрит Яруллиннарның катлаулы язмышын чагылдырган, хакимият сөеклесе булуга ирешкән иҗат кешеләренең аларга карата тискәре гамәлләрен документларга таянып раслап, аларның конкрет исем-фамилияләрен атап, тәфсилле бәян итүле китаплар язган һәм моның өчен хөкүмәт бүләкләренә түгел, ә төрле дәрәҗәдә ризасызлык белдерүләргә тарыган якташ язучы Рашат әфәнде тоткан юлыннан тайпылмаска тиеш иде кебек. Аның татарның өченче олпат композиторы, нәсел тамырлары Саба районы, Шыңар авылына тоташкан Рөстәм ага Яхин турында да китабы чыгуын мин генә көтмимдер дип уйлыйм...
“Кеше” сүзе зур хәрефләр белән языла дип тәкрарлау, аны камил, кимчелексез иҗтимагый корылышка ирешәчәк зат дип санау, кешелекнең хәзерге буыны коммунизда яшәр дигән белдерүләр “иң алдынгы тәгълимат”ны алга кәшәләүче коммунист җитәкчеләрнең һәм шуларның һәр җил чыгаруына “ярхәмикалла” дип торучы кызыл каләмзатларның җилпенүләренә барып тоташа. Бу җәһәттән шушындый күренеш күз алдына килә: чукча үзе утырган һәм йөк төялгән чанасына җиккән этләрне балык эленгән озын колга белән алга баруга рухландыра. Этләр алларында бөтерелгән, әмма куып җитеп булмый торган җимгә алданып, дилбегә тотучы теләгәнчә борыла-сырыла “алга” баралар. Ягъни, коммунизм турындагы әкият – чукча чанасына беркетелгән колгадагы алдавыч. Гавәмчә әйтсәк, халява. Аңа ихлас омтылганнар үз көенә җилдерсә, асыл хәлне аңышкан һушлыракларының сыртына кыен төшкәләү аларын да уртак ритм кысасына турылый һәм күнектерә...
“Син бөек”, “син каһарман” дип үсендерүләр, хаким даирәләрнең тар мәнфәгатьләре хакына кешеләрне утка-суга кертү – үз-үзләрен алар рәхәте өчен ахмакларча хезмәт иттерү, хәтта корбан иттерү өчен үтемле әмәл. “Чанада җилдерүчеләр” миллионнарны таякка эшләтүләрен, аларга сугыш һәм ачлык афәтләре татытуларын, ГУЛАГ газабы чиктерүләрен, физик җәзага тартуларын, җәза психиатриясе куллануларын, илдән сөрү, дәрья-дәрья кан һәм күз яшьләре агызулы барча җинаятьләрен “бөек максат хакына” дип аңлаталар һәм акланалар. Кешене “бөек” дип дәлилләүләр өчен әледән-әле ясалма, ялган геройлар уйлап чыгарыла. Соңгы вакытта интернет мөмкинлекләре ачылу аркасында, моңарчы батыр, мәрхәмәтле, гадел, талантлы, бөек дип тәгаенләнгән байтак шәхесләрнең адәм актыклары булуы фаш ителде. Иң кискен фаш итүләрдә журналист А.Невзоровның өлеше шактый. Ул хәтта атаклы полководецлар дип танытылган Суворов, Кутузовларны да аямады. Әмма Александр Глебович бөек, шәп саналучы байтак шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләреннән китергән үтергеч фактларына таянып, кешелекне дә, кешене дә гаепләми, ә конкрет “нокта”ларга гына бәрә. Шушы дулкында үзебезнең татар матбугатында да кызыклы фактлар яктыртылгалый. Мәсәлән, Егоров белән Кантария тарафыннан “хосусыйлаштырылган” батырлык турында да ярыйсы гына үзенчәлекле язмалар басылгалап тора.
Ислам дине өйрәтүенчә, адәм баласы Аллаһның зәгыйфь колы, һәм ул хатадан хали түгел, димәк ки, камил җәмгыять төзергә сәләтсез. Ә идеаль җәмгыять бу дөньяда түгел, теге дөньяда гына булуы мөмкин. Һәм кешеләр ихтыяры белән дә түгел, тик Хак Тәгаләнең рәхмәте илә. Һәм анда, коммунистлар өйрәтмәсеннән үзгә буларак, һәркем кертелми, лаеклылар, изге гамәл кылучылар гына сират күпере кичеп уза ала. Лаек түгелләр кылган гөнаһларына карата тәмугның төрле катларында урынлаша, иң төпкә – җиденче катта мөнәфыйклар өчен урын каралган. Мөнәфыйклар дип икейөзлеләр, әманәтләренә хыянәт кылучылар тамгалана. Әйтик, коммунизм турында илдәшләренең генә түгел, Җир шарының байтак халыкларының башын бутаган коммунист җитәкчеләребезнең СССРны таратулары, гомумхалык байлыгын үзләштереп үзләре каргаган капиталистлар дөньясы кочагына атылулары мөнәфыйклыкның моңарчы күрелмәгән асыл үрнәге булып аңлашылды.
Әлбәттә, бөтен җаваплылыкны үз җилкәңнән төшерү, яраткан халкыңны судан ак, сөттән пакь күрсәтү хакына, гаепне башкаларга сылтарга корылыш адым саен очрый. Кемнәрдер дөньядагы бөтен юньсезлекне инглизләргә, немецләргә, яһүдләргә, татар изүенә яки русларга сылый. Гитлерны, Сталинны, Ленинны һ.б. җитәкчеләрне элеп алып селкеп салулар дәвам итә. Матбугатта АКШны яки Русияне фаш итүләр, “ваһһабитлар”ны, “ислам экстремистлары”н каргаулар тынып тормый. А.Невзоров мондый матавыкны, ОМОН хезмәткәрләре резина күсәкләрен болгаган сыман, информация сугышы солдатларының телләрен болгавы дип бәяли.
Кешелеккә бәя кую яки үпкә белдерү әдипләрдә очраштыра торган шәй. Дин тәгълиматлары кешеләрне гаепләүне тыя, ислам динендә бу – изге хәдисләрдә, христианнарда исә “не судите, да не судимы будете” дигән вәсыять-кагыйдәдә чагылыш таба. Медицина да хупламый андый күңел талпынышларын: кемне дә булса гаеплисең икән, димәк, күңелең аны юк итү корылышына күчә дип саный психиатрия табиблары. Тулаем кешеләрне гаепләргә, хөкем итәргә алыну, диндарлар фикеренчә, бәндәләрне үзенең коллары, ягъни милке сыйфатында бар иткән Хак Тәгалә вәкаләтләренә кизәнүгә кайтып кала. Ахырзаманнын котылгысызлыгы кисәтелгән изге китапларда Хак Тәгалә тарафыннан кешелекне инде бер тапкыр гаепләп, су астында калдыруы искә алына. Бик аз кешеләр һәм пар-пар җәнлекләр Нух пәйгамбәр төзегән корабта шул афәттән исән кала.
Әлбәттә, кешеләр кырыкмаса кырык төрле. Бар сәламәтләре, чирлеләре, батырлары, куркаклары, акыллысы, ахмагы, ак якалы хезмәттәгеләре, хәләл көче белән көн күрүчеләре, бар закон кысасыннан тайпылмаучылары һәм тайпылырга дучар яки шуңа һәвәсләре, диндарлары яки атеистлары... Кешене уртак ваклаучыга китереп хөкем итү коллектив җаваплылык тәртибе урнаштыруга корылышлы тоталитар режимга хас.
Дөрес аңлашылсын, Рашат Низами мәкаләсенә карата шәрехләмәләрем шәхси фикерләремнән чыгып язылды. Авторны гаепләргә дә, яки ахыргы дөреслеккә дәгъва кылырга да ниятем юк. Барлык татар язучылары да бер калыптан сугылган, бер чыбыктан сөрелгән дигән ялгыш фикер борынламасын тагы дип кенә чапалануым...

1 комментарий:

  1. Кешеләр узендә юкны сөйләргә бигрәк ярата , узе булдыра алмый, аны башкаларга узедә бар шикелле бәян итә .

    ОтветитьУдалить