Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 6 июля 2017 г.

НАМУСКА ХЫЯНӘТ ИТМӘҮ КҮПМЕ ТОРА?


Тормыш кешене катлаулы хәлләрдә сыный, еш кына икенең берен сайлау алдында калдыра. Үзеңне, яки хаксызга рәнҗетелгән бүтән кешене яклап нидер әйтергә, көрәшергә яисә күрмәмешкә салышып, дәшми уздырырга була. Тешне кысып гомерең буе түзүче сыйфатында җан асрауны күпләр акламаса да, аңларга, хәлеңә керергә, гаеп итмәскә, әле «акыллы» дип хупларга да мөмкиннәр.

Менә гади генә бер очрак. Шактый гына җаваплы вазыйфада эшләүче бер егеткә ниндидер җыелышта баш түрә, ачуы чыгып, “ну-ка, тордың һәм фәлән кәгазьне йөгереп китердең!” дип акыра. Берәү булса, артын сузып, абына-сөртенә кушканны үтәр һәм баш түрә аны җаен чыгарып, “олы” алдында үзен “кече” тота белүенә күрә, эткә сөяк аткандай берәр бүләк, мактаулы исем-фәлән бирдертергә дә мөмкин. Әмма бу милләттәшебезнең исә керфеге дә селкенми. “Башмакны үбегез!” – дип боерса, тапталыш, этеш-төртеш башланачак даирәдә үзеңне шулай тот әле! Башы ике микән әллә моның? Әлбәттә, төптән уйлаганда гаеп атта да, тәртәдә дә, һәм бу нибары бер эш моменты гына, бу баш түрәнең холык күрсәтеп, кемнедер түбәнәйтү хисабына үзенең дәрәҗәсен арттырырга тырышуы, үзенә күрә тәрбия сабагы уздыру гына була. Әмма уен кагыйдәсен аңламаган яки кабул итмәгән зат белән нишләргә? Әлбәттә, зур җитәкчегә этлек эшләп ваклану мәҗбүри түгел һәм аның ниндидер сәбәп табып, булдыклы, горур егетне эшеннән азат итәчәге сүзсез дә аңлашыла. Бу әлеге түрәкәйгә тугрылыгын һәм система кешесе икәнлеген раслау өчен менә дигән форсат. Ә намус? Анысы – соңгы урында.
“Минем хәтле беркем булдыра алмый, үлсәгез дә алмаш таба алмыйсыз”, – дип йөргән булдыклы икенче берәүне катлаулы вазыйфасыннан очыртып, урынына бермә-бер югарырак хезмәт хак билгеләп, өч кеше алган очрак турында ишеткән бар. Өчесе моның берүзе майтарганны өстери башлаганнар, имеш.
Әлеге очракка аңлатма һәм вәзгыятькә төгәл билгеләмә табу җәһәтеннән, кечкенә генә чигенеш ясыйм әле. СССР чорыннан истәлек бу. Сабакташ дустымның хезмәтендә һәм иҗтимагый тормышта активлыгын күреп, производствода эшләп йөргән җиреннән райкомга эшкә алганнар иде. Үзе дә шунда бик омтылды, “күтәрелергә, обком секретаре булырга кирәк” дип, уенын-чынын кушып хыялланырга яратты. Атна-ун көн узгач: “Йә, ничек яңа эштә?” – дип хәлен белештем. “Арт сөртү системасы икән анда”, – дип авыр сулады ахири дус.
СССР чорында номенклатура исеме ышыгында астыртынрак яшәү җаен тапкан ул “мирас” инде бүген тәмам азу ярып, бөтенләй оят белми канат яра башлады. Патша заманы һәм совет чоры әдипләре әлеге “арт сөртү”, ялагайлыкны әсәрләрендә тәнкыйтькә, сатира утына тотса, бүген хәл үзгәрде. Бүгенге язучылар бер-берсен уздырышып, түрәләр, аларның нәсел-ыруы турында авыз суы корытулы китаплар калыплап кына торалар.
Намуслы булып кала алуның гади кеше өчен артык кыйммәткә төшүе безнең ил, безнең республика проблемасы гына түгел, билгеле. Татар укучысына “Чалы кошы” романы аша таныш төрек әдибе Решат Нури Гүнтекиннең башка роман вә бәяннары да шактый, һәм алар дөнья телләренә, шул исәптән русчага да тәрҗемә ителгән. Намус саклауның ифрат кыйбатка төшүе турында җан тетрәткеч “Листопад” (төрекчә аталышы – “Яфрак түгеме”) әсәренең кыскача эчтәлеге болай. Хезмәтендә абруй казанган урта яшьләрдәге агай эш урынында хатын-кыз намусына бәйле килеп туган бер хәлгә битараф кала алмыйча, үзен эшкә алган яшь түрәсенә ризасызлык белдерә, уйлаганнарын әйтә һәм шул хәлгә протест йөзеннән, вазыйфасын алга таба башкарудан баш тарта. Нәтиҗәдә, әлеге мөхтәрәм адымы аркасында ул үзен, гаиләсен авыр матди хәлдә калдыра. Аны бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Тормыш йөге тулаемы белән яңарак эшкә урнашкан улы җилкәсенә төшә. Яңа корган үз гаиләсен, әти-әнисен, сеңелләрен кайгырту һәм йорт тоту, көндәлек кирәк-ярак өчен акча җиткерә алмау аркасында ахыр чиктә улы ялгыш юлга кереп китеп, төрмәгә эләгә. Агайның олы кызы, чарасыздан, яратмаган кешесенә кияүгә чыга һәм интегеп яшәргә мәҗбүр. Улы да, олы кызы да әтиләренә нидер әйтергә омтылып карыйлар да, сөрлегеп тукталып калалар. Ә ул кече кызын бер байга сөяркәлеккә күндерә һәм кайчандыр горур булган кеше, хатыны белән бергә әнә шундый хурлыклы хисапка, кызында, аңа сөяркә булганы өчен бирелгән йортта яши башлый. Анда әледән-әле узган шау-шулы мәҗлесләрдә уен-көлке сөйләнеп йөрүгә дә күнегеп китә абзый бер заман. Танышлары аннан җирәнә, сәлам бирмиләр, сәламен алмыйлар.
...Вуз тәмамлагач, мине юллама белән Мордовиянең Рузаевка шәһәре юл идарәсенә эшкә җибәрделәр. Әлеге калага Шәриф Камал туган, меңләп кеше яшәүче Пешлә авылы терәлеп тора. Минем карамакка кар чистартучы ике машина, бер автобус, экскаватор һәм шул авылдан җиде эшче беркетелде. Вазыйфам – юлларны кардан арчу, ком сиптерү, юл чите буйлата кар тоту ышыклагычлары куйдыру, тимерьюл белән кайткан вак ташны бушаттыру, аларны машиналарга төяп, төзеләчәк трасса, ремонтланачак юллар читенә җәй өчен кыштан ташытып кую һ.б... Минем хезмәт хакым 125 сум. Эшче мишәр агайларым, хәлемә кереп: “Рөстәм, барыбер безнең белән вакытың уза, эш сәгатеннән соң берәр вагон вак таш бушатсаң, артык акча эчеңне төртеп тишмәс”, – дип киңәш бирделәр.
Беренче юлы соскылы көрәк белән вагон платформасыннан вак таш бушатуны кичке сәгать алтыда керешеп, төн уртасында тәмамладым. Платформа бортларын ябарга хәл калмаган иде, эшчеләрем булышты. Һәм шул хезмәтем өчен алтмыш сум түләделәр. Кемнәрнеңдер айлыгы кадәр иде бу акча.
Көн арты көн уза, эшләрем җай гына тәгәри. Алай да миннән дүрт-биш яшькә өлкән яшьтәге участок начальнигына “ансат” кына акча эшләвем ошамый башлады. Имеш, гади эшчеләр белән артык якынаеп, инженер дәрәҗәсенә тап төшерәм һәм миңа карьера турында да уйларга вакыт, янәсе. Бер үгетләде бу мине, ике, өч... Ә бер тапкыр эшчеләр алдында әни сүзен кушып, аты-юлы белән сүгенеп тә җибәрде. Үзем дә сизми калдым: әйтүе булды, ипи шүрлегенә менеп төшкәнмен моның. Күрәсең, әнигә тел тидерүе йөрәккә кадалган. Кул күтәрүем исә минем ниндидер “хәтәрлегемнән” түгел, ә “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” фильмы героинясы әйтмешли, “укытучылар шәп булганга” дип чамалыйм. Тормыш дәвамында һәртөрле ачу китергеч хәлләргә тап булулар шулай “автопилот”та җавап бирүгә китерәдер, күрәсең. Илебез генә түгел, күпләребез үзен дошманнар чолганышында тоя бит: эштә түрә, кибеттә сатучы, җәмәгать транспортында берәр юлдаш яки кондуктор, юлда гаишникның сине җүләр калдыруын көт тә тор...
Түрәм, машинасына утырып, идарәгә әләкләшергә ашыкты. Озак та үтми, эш урыныбызга төркем белән килделәр, хәлне ачыкларга маташтылар. Мин гаебемне танымадым, ә мишәр агайларым мине сатмады. Берсе дә бу низагны “күрмәгән, ишетмәгән”. Ахыр чиктә, “они же татары” дип, дөрес җавап табудан өмет өзеп, кул селтәп китеп бардылар. Шулай да икенче көнне баш инженер кабинетында “тәрбия сәгате”нә чакырдылар. Бүлек җитәкчеләре, баш бухгалтер, тагын кемнәрдер җыелган, иң зур җитәкче – идарә башлыгы гына күренми. Профком рәисе ханым: “Син Феликс Львовичка кул күтәрергә җөрьәт итмәс идең, үзеңнән көчсезрәк кеше белән батыр кылангансың инде, маладис”, – дип оялтмакчы булды. Ә идарә җитәкчебез – яһүд кешесе, чем кара мыеклы Феликс Львович Кофман, заманында хәтәр боксчы булган, һәм, ишетүемчә, шәһәр урамында үзенә бәйләнүчеләрнең арт сабакларын да укыткалаган. “Сез идарә җитәкчебез турында бик түбән фикердә икәнсез. Ул үзенең кул астында эшләүчеләргә әниләрне телгә алып сүгәргә рөхсәт итә дип уйлыйсыз икән”, – дигән җавабымнан ханым югалып калды. Кемнәрдер көлемсерәде, кыяр-кыймас хихылдаучылар табылды, ә мордва милләте вәкиле, эре гәүдәле кырыс баш механик, вагоннарның вакытында бушатылуына басым ясап, “фәлән кирәкме соң инде сезгә тагын ул малайдан” дип, мине якларга маташты.
Җыелышны ашык-пошык йомгаклап, болай да курач окладымны биш сумга киметү турында карар чыгардылар. Хәзерге акылым белән чамалыйм: шул кыланмышым өчен иң киме вак хулиганлык статьясы буенча административ җәзага тарту янаган югыйсә миңа. Бик теләгәндә хулиганлык статьясын да бирергә була, чөнки үз вазыйфаларын үтәү белән мәшгуль җитәкчегә кул озайтканмын. Хәлне Мордовия башкаласындагы берләшмәбезнең яшь белгечләр белән эшли торган җитәкче урынбасары Соколов фамилияле агайга да җиткергән булып чыктылар. Икенче көнне аның чакыртуы буенча Саранск каласына юл тоттым һәм берни яшермичә ни булганын сөйләп бирдем. “Дөрес эшләгәнсең”, – диде Соколов агай. “Ә хезмәт хакыңнан биш сумны киметү законга сыймый, анысы өчен борчылма”, – дип, идарәбез бухгалтериясенә чылтыратырга вәгъдә бирде.
Ни хикмәт, шул вакыйгадан соң күпләр үз күрә башлады. Идарә башлыгының: “Әниеңне яратасың икән”, – дип, яннан узышлый аркадан кагып киткәне булды. Баш бухгалтер марҗа ханымның ире татар икән, шуның минем белән танышасы килгән, мунча ягып, кунакка дәштеләр. Ахыр чиктә, мин ипи шүрлегенә менеп төшкән участок башлыгы белән дә ара төзекләнде.
Мордовиядә төпләнү исәбем юк иде, күңел Татарстанга тартылды. Ә закон буенча өч елым биредә үтәргә тиеш, югыйсә дипломың гамәлдән чыгарылачак дип кисәттеләр. Ярты ел чамасы казгангач, матур бер иртәдә идарә башлыгы кабинетына рөхсәт сорап кердем дә: “Туган якка, әни янына кайтасым килә, ярдәм итә алмассызмы?” – дип, гозеремне әйттем. Феликс Львович Мәскәүгә чылтыратып, бу хакта кем беләндер сөйләште. Һәм мин Мәскәүгә юл төзелешенә караган иң зур оешмага барып, ул сөйләшкән зур борынлы хәтәр түрә катына кердем. Ул гаризама рөхсәт салгач, Татарстанга, төгәлрәге, Мөслим юл идарәсенә кайтып урнаштым.
...Көннәр, айлар, еллар уза, якын дуслар, ихтирам иткән кырыс холыклы намуслы җитәкчеләр, хезмәттәшләр якты дөнья белән саубуллаша тора. Кискен борылышларга кытлык кичермәгән дүрт дистәгә якын еллык эш стажым чорында шактый җаваплы урыннарда эшләгәнмен, әмма бер генә тапкыр да ниндидер исем, хәтта ки мактау кәгазе дә алмаганмын. Әлбәттә, айлык яки ел азагында бирелә торган премияләр ул категориягә карамый, чөнки болар конкрет эш өчен түләү формасы гына. Кемнәрдер хөкүмәт исеменнән алган бүләкләре, мактаулы исемнәре, түшләренә кунган ялтыравыклы калайлары белән мактанса, мин, киресенчә, берни дә алмавымнан риза-бәхил. Шул уңайдан менә мондый шигъри юллар да сырладым:

Бүләк-фәлән өмет итеп
Алгысыма, күңел:
Медальне эткә тагалар,
Бүреләргә түгел...

“Бу бер аклану, кызыгырлык бүләк тамызсалар бүтән төрле җыр җырлар идең”, – дияргә мөмкиннәр. Алып караган булмагач, нәрсә дияргә дә белмим. Миңа калса, хәл кадәри намуслы булып каласы килү һәм адым саен очрап торган ялагайлыктан, тез йөгенүләрдән сару кайнау кайбер кискенлекләргә этәрә. Һәм “Листопад” әсәренең баш герое көненә төшү куркынычы да онытыла. Лев Толстойның мондый юллары да җанга тынгы бирми: “Намуслы булып яшәр өчен ыргылырга, буталырга, бәргәләнергә, хаталанырга, башларга һәм ташларга, янә керешеп, тагын туктап калырга, югалтулар кичерергә кирәк. Ә тыныч кына тереклек итү, ул – рухи кабәхәтлек”.

Комментариев нет:

Отправить комментарий