Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 6 июля 2017 г.

Шәмәрдәннең үз Гамлеты

            Соңгы арада илне интернетка куелган ике видеоролик нык шаулатты. Аның берсе – Мәскәүдә Шекспирның «Гамлет» трагедиясен урамда яттан сөйләп торган 10 яшьлек малайны полиция хезмәткәрләренең акырта-бакырта машинага төяп полиция бүлекчәсенә алып китүләре, икенчесе – мин яшәгән Шәмәрдән мәктәбендә дәрес вакытында укытучыны тукмарга ташланган, аны «жираф», «дебил» дип атаган малайны шул укытучының үзеннән кубарып егу күренеше.

Беренче очракта, малай белән кырыс кыланган полиция хезмәткәрләрен меңнәрчә кешеләр нык гаепләп, эшеннән азат итү турында имзалар җыюга карамастан, аларны генерал җитәкчеләре яклый, дөрес эшләгәннәр дип бара. Безнекендә исә, күпчелек фикер белдерүчеләр укытучы Мөнир әфәндене яклаган шартларда, ул эшеннән читләштерелде, аның белән хәзер прокуратура шөгыльләнә, мәгариф җитәкчеләре аны якларга ашыкмый.
Җинаятьләр Кодексына күз салсак, анда хокук сагындагыларга карата кылынган җинаятьләр, аларны мыскыл иткән, имгәткән, гомерләрен өзгән өчен аерым, кырыс җавапчылык йөге салынган маддәләр бар. Әйтик, хокук сагында торучыны үтергән өчен гомерлек төрмәгә ябарга мөмкиннәр. Ә менә полиция хезмәткәрләре гражданнарга карата шундый ук гамәлләр кылсалар (мисал өчен, “Дальний”дагы кебек), аларга закон шактый миһербанлы. Әйе, хокук сагында торучылар закон тарафыннан тиешле якланган. МВД җитәкчеләренең үз хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен даими кайгыртулары, аларны катлаулы очракларда язмыш ихтыярына ташламаулары, куркакларча читкә тайпылмаулары күз алдыбызда. Ә мәгариф әһелләрендә андый теләктәшлек, аерым алганда, Шәмәрдән лицеендагы хәлгә багышланган “Таяну ноктасы” тапшыруында бер дә шәйләнмәде. Укучылар тарафыннан ачыктан-ачык һөҗүм булган очракта, укытучының һичьюгы үз-үзен якларга хокукы бармы? Укытучының физик яктан көчлерәк укучының көчсезрәк иптәшен дәрес вакытында рәнҗетүенә түзеп тормавы, күрмәмешкә салышмавы, шул көчсезрәк укучыны яклавы рәнҗетүчегә карата провокация дип бәяләүне ничек аңларга? Русларда “терпила” дигән төшенчә бар. Сайлауларда актив катнашучы укытучыларны укучылар тәртипсезлекләреннән яклый, аралый торган законнар булдыруны, аларны “терпила” ролендә калдырмауны кем кайгыртырга тиеш? Мәгариф системасы җитәкчелегенең бу уңайдан нинди дә булса закон проектлары эшләгәне, аларны парламентларга тәкъдим иткәне бармы? Укытучыларны укучылары тукмау, мыскыллау, мәсхәрә итү фактлары белән әлеге дә баягы интернет аша “туйганчы” танышырга мөмкин ләбаса һәм бу Саба районының Шәмәрдән мәктәбе проблемасы гына түгел.
Укучы укытучысы белән сугышуга корылышлы мәктәптә белем бирү һәм тәрбия эшенең дәрәҗәсе мәгариф җитәкчеләренең компетентлы булу-булмавына кайтып калмыймы икән? Әлеге инцидент уңаеннан, проблеманы хәл итүдә укытучыны эштән азат итү иң кулай вариантмы? Мәктәптәге тәртипсезлекләр өчен берочтан роно җитәкчеләрен һәм министрлык әһелләрен дә җавапка тартырга кирәк түгел микән?
“Таяну ноктасы”нда Мөнир әфәнде: “Миңа үз теләгем белән китәргә тәкъдим ясалды, ризалашмадым”, – дип белдерде. Үҗәт, принципиаль шәхес ул, эшеннән азат итү белән килешмичә, үз хокукын яклап әллә кайларга барып җитә торган зат. Ул бит засадада утырып эш күрсәткечләре ясауга корылышлы җирле гаишникларны да тынычлыкта калдырмый, алар белән әңгәмәләрен видеога төшереп, Ютубка элә килде. ЮХИДИ тарафыннан җавапка тартылган бер машина йөртүченең гаебе юклыгын судта дәлилләп җиңүе турындагы ролигының да күзгә чалынганы булды. Мөнир әфәнде Шәмәрдәндә яшәүче гражданнарның ихаталары каршындагы үлән озынлыгы 15 сантиметрдан арткан өчен аларны җавапка тартуларга карата да видеоролик аша мөнәсәбәтен белдереп, интернетка элгән иде. Бәйрәм ашы кара-каршы диләр, менә инде үзенә дә Ютуб “күчтәнәче” килеп иреште.
Әлбәттә, сигнал кергән икән, хокук органнары чара күрми кала алмый. Прокурор, прокуратура гаепли – аларның вазыйфалары шундый. Ә менә Мәгариф министрлыгының бу җәһәттән укытучысын якламавы, “Таяну ноктасы”нда вәкаләтле вәкиле катнашмавы аптырашта калдырды. Танылган педагог Әнвәр Хуҗиәхмәтов әлеге тапшыруда төпле фикерләрен җиткерә алды дип саныйм, хет шунысына рәхмәт. Ә башка катнашучыларга әллә кыюлык, әллә ихласлык җитмәде – ни әйтергә теләгәннәрен аңлый алмадым...
Мөнир әфәнде гаиләсе тәрбиясендә өч баласы, хәләл җефетенең олы яшьтәге әнисе бар. Шул хәлдә эшсез калу уен-муен түгел. Шунысы да бар, әлеге укытучы үз хокукларын яклауда, үлсә дә, тукталып кала торган кеше түгел, ихтимал, бу кыйссаның дәвамы булырдыр. Бәлки әле “Пусть говорят”ка ук та барып җитәр. Әмма илебез күрке Татарстанга, һәр яктан уңышларга ирешүче Саба районына, көннән-көн матурая баручы бистәбез Шәмәрдәнгә, андагы укытучыларга, күчеш чоры кичерүче кайнар холыклы үсмергә, аның әти-әнисенә мондый дан кирәкме соң?
Укытучы, укучы, укучының ата-анасы үзара килешкән, кул бирешкәннән соң өч ай узгач, әлеге вакыйганы казып чыгару кемгә һәм нигә кирәк булды? Алай да, иң мөһиме – ахыры хәерле тәмамлансын иде. Шушы вакыйга мәһабәт чыршы урманы читендә урнашкан искиткеч матур, затлы бинага ия, уку кабинетлары тиешенчә җиһазланган, һәртөрле спорт корылмалары, стадионнары, данлы үткәне булган Шәмәрдән мәктәбендә белем алу мөмкинлегенең бүгенге дәрәҗәсе аныкланып, хәлне уңайлау өчен ярдәм күрсәтелүгә сәбәп булсын иде.

1 комментарий:

  1. Шәмәрдән лицеенда булган әлеге хәл бик зур резонанс уятты. Мөнир әфәнде бик күп еллар мәктәптә эшләгән, күп егетләрне кулларына чүкеч,кадак тотарга өйрәткән педагог, үз хокукларын яклый ала торган, бары дөреслек ягында гына булган кеше.
    Әлеге вакыйгада укытучыны һичкем якламады, тизрәк эштән азат итеп, укытучыны гаепләүне уңайлы итеп күрде.
    "Таян ноктасы" тапшыруындагы катнашучыларна әллә кыюлык, әллә ихласлык җитмәгәне беләм килешәм,чынлап та,аларның ни әйтергә теләгәннәре аңлашылмады..
    Хәзерге заманда укытучыны яклый алырлык, аның мәнфәгатьләрен кайгыртырлык бер генә җир дә юк икән дигән нәтиҗәгә килдем. Балалар сүзләренә хәзер шулкадәр ышаналар... Укытучының даны югалып бетте. Без мәктәптә укыганда, укытучы безнең өчен икенче әни иде. Аңа каршы бер сүз дә дәшергә ярамый,аны хөрмәт итәргә, һәрбер әйткән сүзенә колак салырга өйрәттеләр. Әгәр дә укытучы сиңа кычкырган икән,димәк, син үзең гаепле,шуны кайтып әти-әнигә әйтеп кара,алардан күбрәк тә эләгер иде әле. Хәзер әти-әниләр балаларын иркәләп кенә үстерәләр,шуңа балалар укытучыларга каршы барырга курыкмыйлар.
    Мондый вакыйгалар бүтән кабатланмасын иде. Мин укыган Шәмәрдән лицее һәрвакыт үзенең төпле белем бирүе,компетентлы укытучылары белән дан казанды. Мин аларга һәрвакыт рәхмәтле! Мәктәптә алган белемем,миңа һәрвакыт ярдәм итә,үземнең укытучыларымны мактарга мин һичкайчан оялмыйм. Рәхмәт.

    ОтветитьУдалить