Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 4 ноября 2015 г.

ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ЫШЫГЫНДА БЕР КӨН

 



          беренче  тапкыр Җәлил хәзрәтне 1992 елның азагында, Казанның яңа аэропортында  күрдем. Ул анда 4-6  сыйныфтан булган 14 баланы Төркиядәге Морадия мәдрәсәсенә  озатырга килгән иде. Үзем исә , “Төркиягә йөз бала!” чакыруы буенча  дөньяви төрек лицейларына юнәлүче балаларның әти-әниләре арасында . Бу эшне, проектны диикме, профессор Фәрит ага Йосыпов оештырды. Әйтүенә караганда  балаларыбызга чит илгә чыгу өчен визаларны ул  күп кыенлыкларны җиңеп,  урау юллар аша юнәткән.  Казан –Истанбул рейсы  сәгате чыкты,  ә регистрация башланмый да башланмый. Китәсе очкычның булу-булмавы да мәгълүм түгел...  Байтак вакытлар узды. Кемдер аэропорт җитәкчесенә барырга, кемдер Шәймиев М.Ш. приемныена телефоннан чылтыратырга кирәк, ди. Татар балаларының чит илдә белем эстәвенә Мәскәү каршы икән, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Менә бер мәлне Җәлил хәзрәт  карамагындагы  ундүрт  нәни малай  аэропорт идәнендә намазлыкларын җәяргә кереште. Гаҗәеп, көтелмәгән күренеш,  булды ул аларның саф саф тезелеп, шартын китереп иелщ-тора намаз укулары.  Нурлы карашлы  балалар бар да Тукай  шәкерт булган замандагы сыман кәзәкиннәрдән иде . Бәлкем, миңа гына шулай тоелгандыр... Һәм сабыйлар тарафыннан намаз тәмамланып, догалары кылынгач, ул кабул булды ,  очкычка утырырга хәбәр иреште. Күпчелек, шул исәптән мин дә дингә көлеп кенә карый идем әле ул чакларда. Әмма шушы вакыйга дәһрилектә каткан күңелләребезне  йомшарта төште шикелле. Дөньяви лицейларга җыенган балаларны гына түгел, мәдрәсәгә укталганнарны да чит илгә алып чыгуны Фәрит ага Йосыпов хәл иткән булып чыкты. Хәзерге акылым белән уйлыйм, Татарстан балаларына чит илдә яхшы белем алуга тәүге тапкыр  юлны Җәлил хәзрәт һәм аның  шәкертләре дә ачышты , ләбаса...
         Аннан соң әлеге мәшһүр хәзрәтне Мичәнбаш авылы , Шәмәрдән бистәсе мәчетләрен ачканда,   туган авылы Бөрбашта уздырган илкүләм балалар сабан туйларында күргәләдем һәм   алган тәэсоратларымны  матбугатта бүлешкәнем  дә булды.
          Быел, тугызынчы октябрь көнне,   мин фәкыйрьне, язганнарымны хуп күреп микән,  мәшһүр  хәзрәт    кунакка чакырды. Аның бер вәгазендә ишеткәнем бар иде , ниндидер   дәрәҗәле әһелне  кемдер шулай дәшкәч, ул өч шарт куйган, “төрмәгә япмыйсыз, агу ашатмыйсыз, патшалар белән бер табында утыртмыйсыз”, дип.  Әйтергә теләгәне : үз вакытым белән кайтып китәм, тамагым туйгач, кыстамыйсыз  һәм балаларыгыз белән бер табынга утыртмыйсыз. “Хәзер минем балам сезгә меңгә хәтле санап күрсәтә”,  кебек  сюрпризлардан  сакланган,  ягъни мәсәлән . Мин инде хәзрәткә  шартлар куймый гына, ни булса шул булыр,  дип  тәвәккәлләп,  машинама утырып,   әйтелгән сәгатьтә чакырган тарафка  чыгып киттем.  Бөрбаш , яшәгән бистәмнән ерак түгел, урман артында гына, ике йөз иллеләп хуҗалыкны берләштереп шактый  мәйдан били торган авыл.  Анда йортлар таза, урамнар асфальт түшәүле,  өчме, дүртме күперләре генә бар… Алдынгы районының бу төбәгендә дә  уңган-булган, һөнәрле кешеләр җир җимертеп яшәп ята, эшмәкәрләре алып-сатуга гына капланып калмыйча, җитештерү тармакларын да үзләштергән, традициядәге иген игү, яшелчә үстерү, ит, сөт, май булдырудан тыш,  ит ыслау, ат казылыгы ясау, такта яру,   агачтан эшләнмәләр  җитештерү кебек  кәсепләрдә дә үзләрен раслый  алганнар. Мәчетләре  “ валлаһи бар”, дип кенә түгел, ихаталы, биек манаралы һәм барлык уңайлыклары хәл ителеп, иркен итеп  төзелгән.  Гараж “оялаган” аскы катта,  кием  салу урыны һәм тәһәрәтханәдән тыш, яшь диндарларга  авыр атлетика белән шөгылләнү өчен тиешле шартлары тудырылган спортзалга да урын   табылган .   Гыйбадәт кылу залы идәннәренә затлы келәмнәр түшәлгән, эчке бизәлеш  күркәм,  ә түшәмдәге  матур  люстралар   андагы  тыйнак ямьгә нәзакатьлелек саркыта  .
            Хәлбуки, без экскурсиягә мәктәптән керештек. Бөрбаш авылы  урта мәктәбе,  корылышы, тышкы, эчке планировкасы  бизәлеше һәм эчтәлеге белән дә таң калдырды. Биредә, Җәлил хәзрәт тырышлыгы , мәгънәле район җитәкчеләре булышлыгы  һәм хәерхаһлыгы белән байтак еллар  ислам тәгълиматына нигезләнгән әхлак дәресләре укытыла һәм  хәзрәт үзе дә  хәлфәлек итә булып чыкты.  Уку әсбабы буларак файдалана торган, Татарстан фәннәр академиясе исламны өйрәнү үзәге чыгарган 1-4 сыйныфлар өчен “Ислам тәрбиясе” атлы 257 битле, төсле, затлы дәреслек китабының 1 нөхсәсен миңа да бүләк иттеләр. Мәктәп  балаларының йөзе нурлы, карашлары якты,   ислам  тәгълиматы кушканча безне сәламләп узалар. Укытучылар һәм мәктәп мөдиренең  Җәлил хәзрәтне   хөрмәт итүләре, уртак мәсләктә булулары  җавапларыннан, хәрәкәтләреннән, ишарә- ымнарыннан ук сизелә. Хәзрәтне олылауларның нигезе саллы, әлбәттә.. Заманында  ул Бөрбаш авылы урнашкан совхозда  дин  әйдәре, рухи юлбашчы булудан тыш,  хуҗалыкның матди ягын кайгыртучы баш икътисадчы,  аннары совхозның комммерция буенча директор урынбасары  буларак   нәтиҗәле эшләгән, авыл урамнары, юллары, күперләре төзеклеген , чишмә, күлләр каралуын , мәчет,  урта мәктәп салдыруларны, спорт корылмалары булдыруны кайгырткан, башлап йөргән; финанс юллап, йөз суы түгеп  биек ишекләрне  шакыган, җөмһүриятнең беренче  җитәкчесенә дә барып җиткән. Тормышта  бер эш тә шома гына бармый, түземлелек , тәвәккәллек , үҗәтлек  һәм тапкырлык та  сорала  алда куйган изге максатларга  омтылганда. Әйтик, мәктәп өчен  акча каралу мәсъәләсендә ул М.Ш. Шәймиевтан уңай җавапка ирешеп, озак та үтми, Татарстанның   беренче президенты үз вазифасын калдыра.  Һәм  төзелешне финанслау мәсъәләсе һавада асылынып кала. Бер мәлне, мәгълүм күңелсез вакыйгалардан соң Татарстанда яңа мөфти сайлау мәсьәләсе кабыргасы белән торып баса.  Һәм җөмһүрияттә иң зур абруйга ия дин әйдәре буларак, әлеге  вазифага аны кодалыйлар. Казан уртасында  зур йорт, текә машина, йомшак кәнәфи белән кызыктыралар,  кыстыйлар, үгетлиләр һәм кисәтүләр дә булмый калмый... Ахыр чиктә Җәлил хәзрәт,  җавапны , нинди төш күрүенә карап әйтергә ризалаша.  Төшендә , хуш исләр бөркеп торган , пешкән, кып-кызыл дуңгыз ите тәкъдим итүне күрә. Һәм шуңа нигезләп, кызыктыргыч тәкъдимнән катгый рәвештә баш тарта.  Баш тартуын раслар өчен җөмһүриятнең яңа  җитәкчесенә  дә керергә  туры килә аңа.  Хәзрәтебез, президентка, тиздән универсиада булачагын  искәртеп, ул урынга чит ил кунаклары белән гарәпчә иркен  сөйләшә белә торган  яшь кеше кую мәслихәт икәнлеген дәлилли һәм кабаттан, Бөрбаш урта мәктәбенә бина төзү өчен финанс мәсъәләсен  кузгата,  элгәре М.Ш.Шәймиев  вәгъдә иткәнне хәл итүен  үтенә.  Һәм максатына  ирешә.
              Таштан салынган, зур, заманча мәктәп бинасының ике спорт залы бар. Каратэ белән шөгылләндерүче остазның Балтачтан килеп-китеп йөрүе хәл ителгән.  Авылда яшьләр генә түгел,  өлкән яшьтәгеләр дә  кәшәкә селтәргә ярата биредә. Шуңа ахры, мәктәп ихатасында   хоккей мәйданчыгы һәм яктырткыч прожекторлар  һөнәри спортчылар ярышларына җавап бирерлек дәрәҗәдә корылган.  Мәктәп коридорлары киң,   бүлмәләр зур, якты һәм иң мөһиме –түшәмнәр  биек.  Анда төрле-төрле фән-предметлар өчен һәм  хезмәт дәресләрендә  ир балаларны  агач һәм тимер эшләренә өйрәтүгә зарур  станоклар  белән җиһазланган , ә  кызлар өчен  аш-су  әзерләргә, тегү-чигүгә өйрәтү өчен   кирәк -ярак, эш кораллары, материаллар белән тәэмин ителгән  цех сыман  кабинетлар   иң югары  таләпләргә җавап бирешле.  Анысы да монысы, биредә, намаз укучы  остазлар һәм балалар өчен    махсус  бүлмә дә бар.
              Мәктәптән чыккач, хәзрәт белән Бөрбаш һәм Сәрдегән авылларындагы, гөмбәзле зиннәтле корылмалар калкытып бизәлеп эшләнгән,   таш юллар, сукмаклар, киртләч баскычлар белән тәэмин ителгән, диварларына  Коръән  аятьләре чигелгән чишмәләр күрергә киттек.   Сәрдегән чишмәсенең суын кушучлап эчми дә түзеп булмады. Сәяхәт иткән чагыбызда юлыбызда кем туры килсә дә, калдырып китте юк,  һәм мәрхәмәтле хәзрәт аркасында миңа да   байтак рәхмәтләр яуды...
               Минем үз илебезне  гизгәнем  һәм чит илләрдә дә булгалаганым бар. Быел да Төркияне ике урадым, соңгысында  Анталья  төбәгендәге матурлыкларга мөкиббән булып кайттым.  Хәлбуки, шуны төшендем, чит илдә күңелгә хуш нәрсәләргә сокланасың, ә үзебездә, хозурлануыңа өстәп халкың өчен куанасың һәм горурланасың да икән...
            Мәчеттә җомга намазы вәгазе  ярыйсы ук тәэсирле яңгырады. Хәзрәт   әйткәннәрнең күбесе  турыдан туры миңа  кагыла булып аңлашылды. Кем белә, башкаларга да ул шулай тоелгандыр, остаз һәр тыңлаучысы күңеле түренә  юл таба беләдер?...Хөтбә тыңлаганда үзем сизгән, үз- үзем алдында да ризалашырга  кыймаган  тискәре сыйфатларым  булуын эчтән  танып, әледән әле көрсенгәләргә  туры килде ...  Азактан хәзрәт, авылдашы булган бер мөселманны туган көне белән котлады, бүләк тапшырды һәм җомга намазына килгән сабыйларга учлап-учлап конфетлар өләште... Аһ, минәйтәм,  имам экономистлыгын , стимул  дигән нәрсәнең  һәр башлангычны алгарышка  этәрүен бер дә исеннән чыгармый...
          Җәлил хәзрәтнең динне куәтләүдә , өлкән буындагыларны онытмаган хәлдә  яшьләр, сабыйлар белән эшләүне күз уңыннан ычкындырмавын, моңа  вакытын жәлләмәвен, аларга зур өметләр багълап,  җылы мөнәсәбәтләр корып, элемтәләр яңартып,  иренми һәм зур сабырлык белән казгануын  чамаламый мөмкин түгел. Ул, еллар дәвамында киң алымда   Бөрбашта үзенчәлекле мохит тудырырга тырышкан һәм моңа ирешкән дә. Хәзрәт, яшьләргә хас кайбер  кимчелекләр турында өлкәннәрнең олылыклап сүз озайтуларын да   хупламый .
-                     Яшьләр яшьләр инде ул,  үзгәрә дә , төзәлә дә ала, менә безнең белән нишләргә? – дип китереп куйган ул бер мәлне, шундыйрак  кысада бәхәс тугач. Һәм  гыйбрәтле мисал  да китергән.  Бервакыт  аның бабасы, улы Фазлыйәхмәткә, ягъни  Җәлил хәзрәтнең әтисенә,
-                      Хатының белән әниең бер дә тыныша алмый, гел эләгешеп кенә торалар, әллә киленне  кайтарып җибәрәсеңме?” – ди икән.
            Фазлыйәхмәт агай бер кавым уйланып торган да,
-  Минем хатын яшь, әле ул төзәлергә дә, үзгәрергә дә мөмкин. Ә  менә әни олыгайган. Ул инде үзгәрмәс. Әллә син җибәреп карыйсыңмы соң хатыныңны? - дигән.
             Бу кыйссада күренә ки, хәзрәтнең әтисе үткен акыллы, җор телле зирәк зат булган.  Алма агачыннан ерак төшми ,   хәзрәт  үзе дә  , кем әйтмешли, юкәдән тукылмаган.  Шушы уңайдан   кечтеки  бер мисал  китерү  урынлы булыр сыман. Әле татар мохитында , зыялылары арасында  дингә карашның  тискәрерәк чорында, ниндидер  чара  барышында язучы Туфан Миңнуллин белән хәзрәтнең юллары кисешә. Әңгәмәләре кысасында хәзрәт,
-Сез, Туфан әфәнде, муллаларны чеметкәләп язасыз. Менә мин дә сездән үрнәк алып, язучыларыгызны чеметкәләп яза башласам , бу сезгә охшармы? – дип кызыксынган.
- Менә әйт, мәрхүмне  кием белән күмәргә ярыймы? –дип, капылт  сөәль куя  атаклы  драматург.
--Ярый, ник ярамасын, -ди хәзрәт.
-  Ә табутка салырга?
- Анысы да ярый.
- Ә музыка, оркестр белән озатырга ?
           Җәлил хәзрәт  чамалый,  атеистлар  мантыйгыннан ул хәбардар, чөнки үзе дә  КПСС фиркасендә әгъза булып торган кеше, әгәр юк дип әйтсәң, диндарларны  музыка кебек рухи кыйммәтләрне  тормыштан куарга  җан атучы  наданнар, карагруһлар рәтенә  турыларга да күп алмаячак бу кайнар хисле иҗатчы  һәм боларны сарып алган башка зыялылар.
-                     Ярый, ник ярамасын, -ди Җәлил , бәхәскә гөртләп кабынып  дәвам итәргә  җирлек калдырмыйча. Әмма беркадәр паузадан соң,
-          Түлке сезгә боларны оештыру өчен поп чакырырга туры киләчәк, -дип өсти.
    Туфан агай ,  зирәк хәзрәт үзен  кемнедер хактан да күмәргә җыенучы , шул хакта сорашучы хәленә куюыннан гаҗиз кала...

-                     Карагыз бу кешене, -ди ул янәшә тирәдәгеләргә  мөрәҗәгать итеп. -Бер сүземә каршы килмәде, ә  үз фикереннән  карыш та чигенмәде!
             Һәм шул аңлашудан соң болар дуслашып   китәләр. Фәния Хуҗәхмәт чыгарган  2016  ел өчен дини календарьда   әдипнең  Җәлил хәзрәт турында мактау сүзләренә  урын  табылган...
              Җомга намазыннан соң, хәзрәт йортында, хәләл җефете Гөлфәния ханым әзерләгән табында  сыйлангач , Балтачка , Шәҗәрә бәйрәменә юл тоттык.  Балтач төзек һәм  матур бистә. Анда ике мәчет гөрләп   эшли, өченчесен менә-менә сафка кабул итәргә тиешләр, дүртенчесе төзелә,  бишенчесенә керешергә  җир алганнар.  Хуш, бәйрәм узасы мәдәният йортына да килеп җиттек. Юл читләрен, тантана узасы мәдәният йорты тирәсен  җиңел машиналар сарган, черкигә борын тыгар урын калмаган .  Җәлил хәзрәт хәер фатихасы белән машинамны  полиция бинасы каршындагы  киң тротуарга  менгезәм. Ишек катына чыккан дежур офицерга  хәзрәт  кул изәп,
-   Без машинаны бирегә куйдык инде, штрафын үзем түләрмен, - ди.
   Офицер ,
-   Юкка борчылмагыз тәкъсир, бар да тәртиптә, - дигәнне аңлатып,    елмаеп , баш кагып, сәламли
            Тыныч күңел белән мәдәният йорты бусагасыннан эчкә үтәбез.  Чәчәкләр белән тулган фойе диварларында һәм махсус өстәлләрдә  һөнәри рәссамнар почеркы шәйләнгән  сәнгать   дәрәҗәсендәге, дивар келәмнәрен хәтерләткән  шәҗәрә  сүрәтләре.  Иң күп кешене бер аршынга ике аршын үлчәмле каты битле  альбом  үзенә җәлеп иткән. Баксаң , анысын Җәлил хәзрәт эшләгән икән.  Менә без кем , дип, үз нәселе өчен шапыру ниятеннән түгел, ә  тулаем авыл, барча авылдашлары өчен дә тырышкан...Анда бәян ителгән  шәҗәрәләрнең меңнән артык кеше җәлеп иткән, унсигез буынны иңләгәннәре дә бар! Җәлил хәзрәт архивларга йөри йөри , казына-казына шушы  ниятен тормышка ашыру өчен өч ел гомерен сарыф иткән булып чыкты. Дәгъвәт эшендә, милләтне саклауда    әһәмияте әйтеп бетергесез   бу  башлангычны  киләчәктә бәлкем  барча районнарда, авылларда да күтәреп алып дәвам итүне хуп күрерләр. Һәрхәлдә әлеге бәйрәмдә катнашучы Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчесе Ринат әфәнде Закиров һәм җөмһүриятебез  татар хатын-кызларының “Ак Калфак” җәмгыяте рәисәсе Кадрия ханым Идрисова    үз чыгышларында уңай тәҗрибәне һәркайда таратуны кайгыртачакларына  өметләндерделәр.  Әлеге альбомның даими пропискасы  Бөрбаш авылы мәчетендә булып,  Җәлил хәзрәт өйләнмәгән авыл егетләрен   нәсел агачлары тасвирланган шул  әсбаб  катына чакырып китерә дә,
-                     Өйлән, югыйсә  агачыгыз корый, һәм моңа син сәбәпче буласың, -дип колакларын киртли икән... Өйләнгәннәрен дә тыңгылыкта калдырмый булып чыкты хәзрәт. Аның инициативасы белән инде байтак еллар яңа туган баларга куелган исемнәргә район дәрәҗәсендә анализ ясала, ничә процент яраксыз исем куелуы тасдыйкълана, һәм үз мәхәлләсендә шырды- бырды исемнәр иң аз куелуга ирешкән  имамнар бүләкләнә дә икән. Элек , һәртөрле, милләтебез рухына ят, тозсыз, мәгънәсез исемнәр елына илле алтмыш куелса, андыйлар елдан ел кими  торгач, быел   унҗидегә  калган..
-                      Дүрт йөздән унҗиде  күп түгел, -түгелен. Ралиналар, Ильвиналардан арынабыз бугай. Быел  Раяз исемен күп  куеп  кына санны аска тәгәрәттеләр, -дип  уфтана  экономист  хәзрәтебез.
-         Раязның кай төше килми? – дип  аптырыйм.
-        Рияз дигән сүзнең мәгънәсе бар,  ярый, ә Раязның юк, -ди  хәзрәт .
                 Мәдәният йортының тамаша залына узабыз. Анда  шәҗәрә турындагы чыгышлар фольклор ансамбльләре  номерлары  , чын безнеңчә милли  җырлар белән аралашып бара. Милли һәм дини тәрбия бирүдә аерата зур уңышка ирешкән тәрбиячеләр, укытучылар “Бөтендөнья татар конгрессы” рәисе һәм “Ак калфак” җәмгыяте рәисәсе кулыннан  кыйммәтле бүләкләр ала. Борынгыча җиз комганнар ясау остасы агайга буләкне  залга төшеп  тапшырдылар.
               Баксаң, Балтачта шәҗәрә барлау белән байтактан һәм һөнәри дәрәҗәдә шөгылләнәләр икән.  Моңа  нигез салучы Бакый  Зиатдинов дигән кеше телдән төшмәде. Аны лаеклы дәвам итүчеләрдән иң күренеклесе Гарифҗан ага Мөхәммәтшин,  төгәл документларга таянып  Балтач энциклопедиясе исемле ике томлык хезмәте нәшер ителүенә ирешкән. Гарифҗан агайдан соң  сүз Җәлил хәзрәткә күчте.  Хәзрәт, үз чыгышында әлеге эшчәнлекнең  практикада  ничек кулланып булуына басым ясады. Гыйбрәтле мисаллар, риваятьләр белән сипләнгән нотыгын , әле көлешеп, әле кул чабып тыңлады тамашачы. Хәзрәт, милләтне саклау өчен һәр татарның  шәҗәрәсе  тәгаенләнүе зарур, дип белдерде. Һәм сәбәпләрен дә санап күрсәтте. Әби - бабай тәрбиясе буыннан буынга күчсен, нәсел  корымасын өчен һәр төп  йорт киленле булырга тиешлеген дә тасдыйкълады. Үзе киленле йортта яшәү бәхетенә ия икәнлеген әйтергә дә онытмады. Шул уңайдан, бер мәктәпкәме, кызлар гимназиясенәме очрашуга баргач,  балаларга картлар йорты турында гыйбрәтле фильм күрсәтүләрен, соңыннан фикер алышуларын искә төшерде . Хәзрәт, кыз балалардан, кайсыгыз  аналарны карау яклы, ә  кайсыгыз аларны картлар йортына озатуны хуплый , дип кул күтәрүләрен сораган.  Бар да  аналарны карау яклы булып чыккан. Аннары  , кайсыгыз  килен булып кайнаналы йортка килергә риза, дигән сорау куйган. Берсе дә кул күтәрмәгән.  Һәм хәзрәт, әнә шул, киленнәр  килмәү  аналарны ятим калдыра һәм картлар йортына  илтә дә инде,  дигән сөземтәсен “тәгәрәтте”.  Аннары ул  күп балалы аналарны дәүләт тарафыннан ныгърак яклануы зарурлыгы уңаеннан да тәҗел фикерләрен җиткерде. Ятим бала алып асраганга хөкүмәт  ай саен биш мең түли, рәхмәт, ә бәби алып кайтып үзенекен  караганнарга андый булышлык юк, диде хәзрәт. Балалар туып тормаса, һәм бу хакта  кайгыртылмаса, шәҗәрәләр төзеп  мавыгуның буш эш   булып калачагын ассызыклады. Яшьләрне авылда калдыру мәсъәләсенә дә тукталды. Алты мең эш хакына калага урнашып , ипотекага батып, 18 квадрат метр  торак мәйданы өчен сигез мең  сум хак түләп иза чигүчеләрнең тормышы авырлыгы ахыр чиктә аларны  калага  этә- төртә озаткан әти-әниләре җилкәсенә төшүен  искәртте. Җир генә өстәмә продукция бирә, бәрәңге кыерчыгы әллә ничә бәрәңге бирә, ә бер кило кадак ясау өчен бер кило металлны кертеп җибәрергә кирәк, бүтән бер тармак та өстәмә продукция бирми, шуңа күрә авылга хөкүмәт ярдәменең әхлакый яктан урынлы  булуы өстенә экономик яктан да отышлылыгы  бәхәссез, дип белдерде. Авылда эшне  оештырып булуын әйтеп, үзенең ике улы Бөрбашта   төпләнүен мисал итте.  Әйткәнемчә, бер улы   төп йортны киленле иткән, балары әби-бабай тәрбиясе күрә, икенчесе , столярлык цехына ия,  башка чыккан, төзелеше ахырына якынлашып килүче торак  йорты  биш йолдызлы вилланы хәтерләтә...
             Балтач мәдәният йорты сәхнәсендә  язылышу тантанасы узуы хакында  аерым тукталмый  булмый.  Кырык җиде  яшьлек унбиш бала анасы Алсу ханымның өченче  улы, чын егет солтаны,  һинд гүзәлкәе атаклы кино йолдызы  Айшвария Райга (http://7days.ru/stars/bio/aishwarya-rai.htm#)бик тә охшаган  зифа буйлы гәҗәеп чибәр кызга өйләнә, ЗАГС хезмәткәре тамашачылар шаһитлыгында аларның никахын   шартына китереп  терки булып чыкты. ( Бәлки редакция  мәкаләне  һинд гүзәлкәе белән бизәүне урынлы санар дип гөманлап ,  интернеттагы сылтаманы куйдым)Сәхнә бер мәл , егет һәм кыз ягыннан булган туган-тумачалар белән шыгърым тулды... Күрәсең кушылучы  якларның нәсел агачлары ныклы, ябалдашлары киң, тамырлары тирән...  Безгә сокланырга һәм вакыт вакыт хуплавыбызны белдереп кул чабарга гына калды.  Әлеге тантананы  ТНВ телеканалы “Халкым минем” тапшыруында күрсәтте, кәләшнең гүзәллеге, кияүнең  күрекле булуы телетамашачылар  игътибарыннан да читтә калмагандыр.
               “ Биш бәби алып кайткан ханым герой-ана булгач, Алсу ханым өч тапкыр герой була микән?”, - дип башлады чыгышын бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе  Ринат Закиров. Ул, милләтебезне саклауда зур эшләр майтаручы уңган Балтач халкына, милли традицияләрне күз карасыдай саклау зарурлыгын аңлап гамәл кылучы акыллы җитәкчеләренә  рәхмәтен җиткерде..   Аның  фикерләрен  куәтләп, инде телгә алынган,  заманында әлеге районның җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, тарихчы, шагыйрь,  көен Рөстәм Яхин язган, Хәйдәр Бегичев башкарган атаклы “Керик әле урманнарга” җырының сүзләре авторы  Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, Казандагы революциягә кадәр   калыккан байтак мәчетләрне  шушы якның Кариле авылыннан чыккан байлар  төзетүен  искәртеп, исемләп санап чыкты.  “Ак калфак” җәмгыяте әйдәре Идрисова ханым исә  үз чыгышында  Балтачта уникаль шәхесләр булуын  ассызыклады. Миңа калса андый затлар башка төбәкләрдә дә  юк түгелдер. Уйлап та куйдым, ә ни өчен халыкыбызны, аның  җырын, моңын, мәдәниятен, әдәбиятын ихластан  җиренә җиткереп  кайгыртырдай, фәһемле, татарчасы да, русча да мөкәммәл,  фикерле уникаль затлар җөмһүрият дәрәҗәсендәге югары вазифаларга тиенми ? Әллә соң  лаеклыраклар, Җәлил хәзрәт сыман,  төшләренә ышыкланып  андый  вазифалардан баш тартамы икән ?
             Шушы урында нәни  бер лирик чигенеш  өчен могътәбәр Укучым гафу итсен иде. Язучылар даирәсендә мин фәкыйрьгә өстән  карап, син рус язучыларыннан кемнәрне укыйсың соң,  дип сораганнары булды..
-  Георгий Климов, -минәйтәм.
-  Кем соң  ул?
-      НКВД да, аннары  ЦРУ да хезмәт иткән. Хәзер Германиядә яши, сиксән яшендә..
--Әәә.  Детективлар язамыни?- дип , мыскыллы көлемсери,  үзен белдекле санаучы,  танылганнар обоймасындагы  каләмзат..
        Хәлбуки, Георгий Климов  детективлар язмый. Аның  “Әтрәгәләм канатлары” (Крылья холопа)  романында  сүз сәнәктән көрәк булучы  әлләкемнәребезгә  погоннар канат  булуы  шәрехләнә. Шундый, погон, мандат, орден, медаль кенәгәләре, мактау кәгазьләре сыман канатлар һәм канатчыклар  турында гомерләре буе хыялланучы, моңа терсәккә терсәк килә-килә  өлешчә  ирешүче, шуңа куанучы каләмзатларыбызга әлеге автор иҗаты үзенчәлеге, берсеннән берсе оригиналь әсәрләре  хакында сүз озайтып  торуның мәгънәсен тапмадым...
          Ә менә Җәлил хәзрәт белән сөйләшкәндә хәл гел башкача, үзем яхшы беләм  санаган нинди генә өлкәдән сүз катсам да ,  ул хәбардар булып, минем компетентлылык ягы шик астында кала... Каян шулкадәр белем һәм мәгълүмат эстәгән һәм кайлардан табигый такт һәм төгәллек иңгән соң бу кешегә? Баксаң ул  фәннәр патшасы  саналучы математикадан мәктәптәдә бик яхшыга укыган, вуз да югары математикадан бишлеләр генә алган...Укуын кызыл диплом белән тәмамлагач, җаваплы вазифалар башкарган, Татарстанның атказанган иктисадчысы исеменә лаек булган...Йортының подвал өлешендә әкәмәт зур китапханәсен дә күрдем.  Киштәләрендә төрледән төрле   философларның калын-калын томнары  тезелеп киткән. Хәзрәт, кыска романнар остасы Паола Коэлли иҗатына да  битараф түгел икән...
           Мин бүләк иткән “Әфлисун җиле” исемле китабымны уртасыннан ачты да,  беренче туры килгән  биткә күз йөртеп чыккач, “монысы миңа туры килә икән”, дип куйды.  Җилкәсе аша үрелеп , кайсы шигырем турында әйтүен аныкладым.:

“Ачыгыз авызыгызны , тешләрегез булса,
 Ябыгыз авызыгызны, акылыгыз булса, “ -  дигән юлларны укыган булып чыкты...

       Форсаттан файдаланып тирән белемле, киң мәгълүматлы хәзрәтебездән  үземне борчыган кайбер нәрсәләр хакында да сораштым. “Татарстан яшьләре”ндә басылган , намаз вакытларына яңалык кертү мәсъәләсе  хакындагы мәкаләм белән  ул таныш булып чыкты.  Һәм анда язылганнар белән килешүен әйтеп, куандырды. Югыйсә, ялгышмадыммы, дигән шик тә кимерә иде күңелне. Аннары , мин аңардан,  “һәр мөселманның бурычы башкаларны дингә өндәү” турындагы таләпкә аңлатма бирүен үтендем. Сер түгел, ни белеме, ни дәрәҗәсе юк  кайберәүләр, әйтик ашка килгәч, мулланы  узып, аштан олы булып,  башкаларны тота каба дингә үгетләп саруны кайнатырга керешә.
         Моңа җавап итеп  ул  риваять китерде. “Бер төркем мөселман кәсеп беләнме  сәфәр чыга.  Араларында үтә ямьсез тавышлысы,  барып кергән беренче төбәктә азанны  үзем  әйтим, дип дәгъвалый.  Һәм әйтә дә. Моның азаны   берәүгә дә ошамый. Шулвакыт ,  әлеге сәфәрдәшләр  катына  бай яһүд килеп керә һәм  “кайсыгыз әйтте азанны?”, дип кызыксына. Һәм азан әйтүчегә  күп кенә кыйммәтле бүләкләр калдыра.  Юлдашлары  шашып кала, “ни өчен бүләклисең аны”, дип кызыксыналар. Яһүд әйтә, минем бер кызым беребезнең әйткәненә дә карамыйча мөселман диненә күчәм, дип аптыратты.  Ата-баба диненнән китүенә карышуыбызны  санга сукмады. Ә менә сезнең  иптәшегез намазга чакырып азан әйткәч, ул шунда ук әлеге ниятеннән кире кайтты, ди.... Белмәгән эштән шайтан көлгән. Һәрбер эшнең, үгет –нәсихәт эшенең дә үз тәртибе, нечкәлекләре бар...”, дип йомгаклады җавабын  мөхтәрәм әңгәмәдәшем
          Җәлил хәзрәт быел алтмышын тутырды. Аңа сәламәтлек, бәхет, изге эшләрендә зур уңышлар телик.
             Саубуллашканда,  ул   бер кочак китаплар  бүләк  итте.  Үзе язганнарын. Гөлфәния ханым күчтәнәчкә олы бер банка бал да тутырып куйган.  Инде хәзер баллап чәй эчә-эчә шуларны укыйм. “Локман хәким нәсыйхәтләре” дигәненнән керештем... Баксаң, татарда акылга да күңелгә дә хуш килерлек итеп  язучылар  бар икән ....

Комментариев нет:

Отправить комментарий