Яшерен-батырын түгел, машинамда барганда “Болгар” радиосын сирәк-мирәк тыңлаштырып азапланам. Башка татарча радиодулкыннар килеп җитмәгәч, кая барасың ...Анда исә өзми-куймый үзреклама азу яра. Әледән-әле ”Без Татарстанда беренче!” дип белде рәләр һәм автоматтан аткан тизлектә “союз үзәге мәгълүматы буенча” дип тә өстиләр. Язучылар Союзында ул хакта сүз барганын хәтерләмим, Советлар Союзы яшәүдән туктады, нинди союз үзәге күздә тотыладыр, очына чыгасы килә. Интернет уздырган илкүләм “Рунет премиясе ” радиолар бәйгесендә дә “Болгар” радиосы әллә ни ялтырый алмады шикелле. Арттан беренчелекне алу хакында үзенчәлекле шаярту ихтималы булуын да күңел кабул итми. Вакыт-вакыт, гражданины булганга күрә дәүләт тарафыннан минем өчен дә химая ителүче әлеге каналның кирәге барлыгы-юклыгы уйландыра. Элеккеге, көнебезне “Казан сөйли” дип башлаган “Татарстан” радиосыннан аермалы буларак, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева, Таһир Якупов һәм башка асыл җырчыларыбыз башкаруында классик җырларга, Заһидулла Яруллинның Тукай маршына, Рөстәм Яхинның инструменталь әсәрләренә, романсларына артык исе китмәгән, “Тел күрке сүз”, “Театр микрофон алдында” кебек җитди тапшырулардан, атаклы артистларыбыз укуында әдәби җәүһәрләребез белән таныштырудан азат радионың кирәге бармы соң миңа, юкмы? Кушылып, күтәреп алырлык хакыйкый милли моңнарыбыз салынган җырларны үзешчән җирлектә булса да оныттырмауны кайгырткан “Җырлыйк әле” тапшыруына нокта куелганнан соң ТНВ телеканалының минем өчен кирәге калдымы? Алай да, оныкларым хакына шул каналда, балаларны туган телебезгә татарча-русча җырлатып өйрәтә торган тапшыру баруы хакында ишеткәч, дүрт онык бабасы буларак берсе белән танышасы иттем. Һәм тапшыру байтак сорауларга урын калдырды. Эфирга чыкканчы ниндидер экспертиза уздымы, сертификат, һич югы абруйлы педогоглар бәясен алдымы икән ул проект? Мондый ысулда туган телгә өйрәтү, аңа мәхәббәт уяту мөмкин хәлме? Белгечләр фикере нинди? Дәүләт тарафыннан бюджет хисабына матди чыгымнар тотылган әлеге эшчәнлеккә ниндидер критерийлардан чыгып нәтиҗә ясалачакмы? Киң җәмәгатьчелек фикере белән кызыксынуларына өмет бармы? Әйтик, “Голос” бәйгесендә җиңгән, моңыбызны тирәнтен аңлаучы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина кебек Русиякүләм танылган талантлы шәхесләрне татарча телеканалга эшкә чакыру, тамашачыларны җәлеп итү ягыннан отышлырак булмас иде микән? Элек бит Татарстан телевидениесендә, кайсы тапшыруны гына алма, татарчалары мөкәммәл, буйсыннары зифа, ягымлы тавышлы асыл затлар казгана иде шикелле. Зөһрә Нигъмәтуллина, Наилә Ногмановалар онытылмый. Радионы Гәү һәр Камалова, Айрат Арслановлар гөрләткән чорлар булды.
Матбугат битләрендә “Болгар” радиосы тапшыруларына үзенчәлекле мөнәсәбәт белдерүләр әледәнәле күренгәләп тора. Арада “Т.Я.”да басылган, “чәкчәкләр” хосусында Дания Шәрипова мәкаләсе иң тәэсирлесе булды дип саныйм. Хәл үзгәрсен өчен нәтиҗәне бәян итү генә аз, сәбәпне тәгаенләү шарт, күрәсең. Ә анысын аныкларга әллә мантыйкый фикерләвебез, әллә кыюлыгыбыз җитенкерәми...
Сораулар күп. “Т.Я.” битләрендә дә, башка басмаларда да байтак укучылар үзләрен борчыган, төрледән-төрле тармакларга караган һәртөрле сорауларга җаваплар эзли. Нишләп алай? Ник алай? Ни өчен шулай? Русча мәктәп тәмамлаган бистәдәшләрем әйтмешли, “нишләп алай сун ул?” Ә җавапларны, ышансагыз ышаныгыз, юк икән юк, Гүзәл Яхина романыннан табып була! Ул язган “Зөләйха күзләрен ача” әсәре быел Русиядә “Ел китабы” булып танылды һәм илкүләм “Зур китап” бәйгесендә финалга чыкты. Рәхмәт Мәскәүгә, чын җырчыларыбызны танырга булышкан иде, инде чын әдәбиятчыбыз булуы хакында чаң сукты... Әлеге роман инде француз теленә тәрҗемә ителеп ята һәм аның дөньякүләм танылачагына да шик юк.
Яхина Гүзәл Шамил кызы Казанда туган, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Мәскәү кино мәктәбе студенткасы. Моңа кадәр язган әсәрләре “Нева”, “Сибирские огни”, “Октябрь” журналларында дөнья күргән. “Зөләйха күзләрен ача” романын мин бер тында укып чыктым. Автор татарның авыл шартларындагы дөньясында колач салып йөзә, милли гореф-гадәтләрне, кигән киемнәрне, тормыш-көнкүреш итү рәвешен — шаккаткыч хәл, энәсеннән җебенәчә белеп һәм яратып тәфсилли. Ул тапкан образлар бар да тере, егәрле, һәркайсының үз дөньясы, сөйләме, шаярту һәм ярсу-дулауларына кадәр үзенчәлекле. Әсәрдә кайбер сүзләр, әйтик, урман, чаршау, күлмәк һәм башкалар татарча бирелеп, азактан сүзлек китерелә.
Утызынчы елларда кулакларны сөргәннәре хакында укыган, ишеткән бар. Ә менә ничек сөргәннәр, нинди михнәтләр кичереп ахыргы пунктка килеп җиткән ул кешеләр, анда аларны ни көткән, болар хакында бу дәрәҗәдә тәфсилле әсәр очраганы юк иде әле. ...Күз алдыгызга китерегез, авыл халкын таларга кораллы төркем (продотряд) килә. Килүчеләр үз рейдларын, шаярып-көлеп, “раскулачка” дип кенә йөртәләр. Кем карыша, урында атып үтерәләр. Кышмы, җәйме дип тормый сөрелүгә мәхкүм гаиләне ат арбасында яки чанасында алып чыгып китеп, галәмәт авыр шартларда кундыра-төндерә ничәдер тәүлек илткәч, төрмәгә урнаштыралар. Анда күргәннәре бер романлык булып, үпкәләре авызга килде дигәндә товар вагоннарына төяп, каядыр озаталар. Поезд станция саен туктый-туктый бара. Тукталышларда атна-ун көнгә тоткарлану гадәти хәл. Станцияләрдә аларга ашау продуктлары бирергә тиешләр, имеш: ике көнгә бер тапкыр ашату каралган. Ә тимер юл җитәкчеләре кайнаган судан калганын арттырырга атлыгып тормыйлар, “кулаклар планы арттырып үтәлә, каян җиткерик”, дип акланалар һәм ГПУ озатучысын, “нәрсәгә кайгырасың халык дошманнары өчен” дип тә “оялталар”. Һәм шул рәвешле “сәяхәт” алты айга сузыла! Сөрелүчеләрнең юлда кырылган иптәшләрен күмәргә хәлләре чамалы, вакыт та аз бирелә... Мәетләр күмелер-күмелмәс каберләрдә юл читендә сибелешеп артта кала тора, ә исәннәр алга, билгесезлеккә бара... Әсәрдә әтрәгәләм хакимиятнең булдыксызлыгы һәм кансызлыгы киләчәкне, шул исәптән безнең яшәешебез “һава торышын” да билгеләячәге ике икең дүрт дәрәҗәсендә ачып салынган...
Зөләйха кайнанасын убырлы карчык дип исәпли һәм ул рус телендә “упыриха” исеме астында бирелгән. Татарча убыр белән русча упырь билгеләмәләренең тамырлары уртак, күрәсең. Йөз яшьлек сукыр карчыкның явызлыгын 1921 елгы ачлыкны тугыз баласын җуеп кичүе белән аңлап та, аклап та була. Милләтебезне ансат кына гаепләп остаручылар өчен дә үткәнне искә алу урынлы булуы орлыгы салынган әлеге әсәрдә. Упыриханың исән калган бердәнбер төпчеге, Мортазасын продотряд командиры атып үтерә, килене сөрелә, үзе бер караучысыз хәлдә үлемгә мәхкүм ителә, хәлбуки исән кала...
Мин җан тетрәткеч әлеге әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм. Хәлбуки үземне иң нык кузгаткан төше хакында әйтми кала алмыйм. Казан университеты укытучысы, табиб һәм галим Лейбаның (нимес милләтеннән) язмышы үтә дә гыйбрәтле һәм беркадәр Булгаков ысулында бәян ителә. Көннәрдән бер көнне ул башы очында күкәй очып йөрүен күрә. Тора бара күкәй аның башына куна башлый. Аннары аның башы шуның эчендә үк кала... Һәм мөхтәрәм Лейба әфәнде канэчкеч режимга күнегә генә түгел, аның яман якларын гомумән күрми, коточкыч хәлләр барган мохиттә үзен бәхетле итеп тә тоя башлый. Интернетта, “Википедияирекле энциклопедия”дә яйцеголовый (инглизчәсе еgghead) дигән төшенчәгә аңлатма бирелгән. Мондый төшенчә АКШта артык акыллы, реаль тормышны онытып куючан интеллектуалларга, галимнәргә карата көлемсерәүлерәк тонда кулланыла. Әлеге сүз рус теленә 1980 елларда нәкъ шул мәгънәдә кабул ителә. “Википидия” сылтамасында Дмитрий Медведевның да «новые технологии — это не игрушки для яйцеголовых» дигән шәрехләмәсе китерелгән. Хәлбуки ошбу гыйбарә татарда күптән бар һәм рәсми, әдәби телдә кулланылмаса да, гавәм телендә актив әйләнештә йөри. Тик инглизләр фәһемләгәнне белдерми, ә башкарак мәгънә йөге йөртә. Ә Гүзәл Яхина әлеге төшенчәне күпмедер дәрәҗәдә татарча мәгънәсенә дә якынайта төшкән...
Кем ничек уйлыйдыр, әмма ләкин илебездәге күрәләтә гаделсезлекләргә байтагыбызның исе китми башлады түгелме? Әйтик Кокорин фамилияле футболчыга 6 миллион доллар хезмәт хакы билгеләнгән. ...Депутатлар үзләренең хезмәт хакларын икеләтә арттырып, ярты миллион сумга күтәрделәр. Һ.б., һ.б. ш. и. Аның ише хәлләр турында, барысын да сайрап, йөрәк бозуның хаҗәте юк, матбугат чаралары, гади халыкны үртәү, ирештерү максатында микән, андыйны даими җиткереп тора. Һәм фактлар берәүне дә ярсытмый, йөрәген урыныннан кузгатмый, кубармый. Кая бакма, барма – битарафлыкка төртеләсең яки сөрлегәсең. Ни аяныч, туган телебез, әдәбиятыбыз, милли моңнарыбыз хәле дә мөхтәрәмнәребезне борчымый. Бәлки тормышыбызны һәр яклап кануный яклау дәрәҗәсендә кайгыртырга тиеш вазифалыларыбыз һәм вәкаләтлеләребез Гүзәл Яхина тасвирлаган кәсафәткә дучарлардыр? Бәлки йолдыз исәбендәгеләр дә аннан коры калмагандыр?.. Бәлки һәммәбезгә дә фәләнбашлык яныйдыр яки хас уктыр? Кыскасы, Гүзәл Яхинаның ил таныган әсәреннән гафил калмасагыз икән, мөхтәрәм укучылар. Кызыксынучыларга интернетка «Зулейха открывает глаза» дип кереп, аны укыы башларга, заказ биреп китабын алдырырга да мөмкин. Белмәссең, төп әдәби журналыбыз хадимнәре бу гаҗәеп әсәрне туган телебездә татарча укучыларга җиткерүне дә хәл итеп куярлар, бәлки...
Комментариев нет:
Отправить комментарий