Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 15 сентября 2015 г.

Баскыч

Тукайның “Баскыч” дигән шигырендә өстәге басмалар астагыларга түбәнсетеп карый. Менә беркөнне берәү килә дә, баскычны әйләндереп куя һәм астагылар – өстә, өстәгеләр аста кала. Ни хикмәт, теләсә-кайсы җәмгыять иҗтимагый корылышка, иерархиягә ия. Кемнәрдер күктә тилпенә, кемнәрдер чүптә казына, кем әйтмешли, ул шулай куелган...
“Т.Я.”ның бер санында ифрат кызыклы мәгълүмат белән таныштым. Анда Русиядә ничә миллион кеше эшкә яраклы яшьтә, ничәсе төрмәдә утыра, күпмесе наркоман, эчкече, күпме чиновник, күпме кеше полициядә, армиядә хезмәт итә – бәйнә-бәйнә язылган иде. Баскыч аска да төшерә, өскә дә күтәрелү мөмкинлеге бирә. Кемнәрдер эчүгә, наркоманлыкка бирелә, бомжлыкка чыга, ягъни төпкә төшә. Кемнәрдер гади генә эшкә тиенеп, агым уңаена яши. Кемнәрдер югары белем алып, иҗтимагый тормышта югарырак баскыч яуларга тырыша.
Соңгы вакытта социаль лифт дигән төшенчә еш кулланыла башлады. Анысы тиз арада һәм көч түгүләрсез генә өскә яки аска алып китү үзлегенә ия. Әйтик, эчкечелеккә, наркоманлыкка бирелү, бозык компаниягә иярү нәтиҗәсендә яшь кеше бик тиз төпкә төшсә, атасы генераль директор икән, баласын сүз чынлыгы, автобиографиясендә үсеш иллюзиясе хасил итү хакына тиз-тиз берничә вазыйфада тукталыш ясатып алалар да, генераль директор кәнәфие бушауга өлгергән җимеш сыйфатында шунда утырталар. Схема һәр өлкәдә дә якынча шушылай. Хәтта мәктәп, китапханә мөдире дә улын йә кызын үз урынына әзерли һәм бу гадел гамәл булып тоела.
Безнең илдә мәктәп тәмамлап, БДИ тапшырганнан соң иң текә, иң зур конкурслар юристлыкка, пиарчылыкка, дизайнерлыкка, икътисадчылыкка. Акчалыракларга баганалы юл шушы тарафта. Гадиләргә техник белем алу мөмкинлеге калдырылган. Чит илләрдә бездә әзерләнгән юристларга һәм телгә алынган башкаларга ихтыяҗ юк, ә менә техник белемлеләр анда үзләрен раслый тора. Кайчандыр илебезнең зур түрәләре төгәл фәннәрдән нигезле белемгә ия булган. Революциягә кадәрге Русия җитәкчеләреннән Сергей Витте һәм Петр Столыпин – математиклар, СССР чорында Алексей Косыгин – инженер, ә НКВД җитәкчесе Лаврентий Берия техник белемгә ия булган һәм ул илнең атом энергетикасына нигез салуга һәм атом-төш коралы булдырып, илне калканлы итүдә хәлиткеч роль уйнаган. Ә менә СССРның беренче җитәкчесе Ленин һәм соңгы җитәкчесе Горбачев – юристлар. Кем ничек фәһемлидер, миңа калса, үзгәртеп кору чорыннан соң техник белемлеләргә иҗтимагый баскыч вә лифтларда урын шактый тарайтылды сыман. Бер генә мисал китерик: бүген илебез хәрби промышленносте һәм космонавтикасы өчен хөкүмәттәге җаваплы кеше Дмитрий Рогозин Р авиаконструктор түгел, ә журналист.
Ни өчен Татарстанда Русиянең бүтән төбәкләренә караганда эшләр күпкә уңышлырак бара? Минемчә, Президентыбыз инженер-механик, ягъни техник белемгә ия зат – хикмәт шунда. Урыннарда техник белемле кешеләр булмау, менеджменттан хәбәрсезлек, стратегик фикерли белмәү теләсә-кайсы өлкәне бетенкерәүгә юнәлтә.
СССР чорының үз кимчелекләре бар иде, әлбәттә, ләкин иң караңгы авылда укыганнардан да техник белемле, дөнья таныган академиклар чыкты. Бүген текә түрә балаларының, аларның туганнарының белемнәре булса-булмаса да иң җылы урыннар биләве берәүне дә гаҗәпләндерми. Тиешле белемле, тәҗрибәле, урыс, татар һәм инглиз телләрен камил белгән бер шәхесне дәү түрәнең тән сакчысы малаенамы, туганынамы урын кирәк булган өчен эшеннән бушатулары хакында “Звезда Поволжья” газетасында “Думы на пороге” (29.05.2011 ел) дигән мәкалә дә язган идем. Соңрак белдем, бәгъзеләрнең намусы өлешчә чиста калган: үзләре чакырып китергән егеткә урамга чыгып кит дияргә үк яхшысынмыйча, самавырчы малай вазыйфасы сыманрак бүтән эш тәкъдим иткәннәр. Рас ошатмаган, кабул итмәгән икән, димәк, үзенә үпкәли. Күренә ки, лаеклы эш урыны түрә балаларына, аларның туганнарына гына түгел, тән сакчыларына, шәхси шоферларына, секретарьшаларына, мунчада арка ыш-кучыларына һәм тагын башка шундыйларга гына тәти булып чыга.
Әлеге кыйссаны үзәккә куеп, чорыбызны чагылдырган әсәр язарга ниятләдем. Һәм мин аны кыскача болайрак тәмамламакчы идем. Бүре билеты тоттырылган егет югалмаган, ул бүген ниндидер чит ил фирмасында эшли һәм Татарстанга кайткалап йөри. Аны әнә бара юлың дип куалаучының карьерасы да уңышлы барып чыккан: иң әһәмиятле “тән” тирәсендә ярдәмче дәрәҗәсендә бөтерелә. Һәм бу икәү очраклы рәвештә республика бәйрәмендә Болак ярында очрашалар. Текә түрә, берни булмагандай, теге ир-егеттән хәлен сораштыра, янәшәсендәге хәләл җефете, балалары белән сүз алмашырга да онытмый һәм үзенең язмышы катлаулылыгыннан зарланып алырга да җай чыгара. Буасы ерылган, кайчандыр үзе “игелек кылган” гаиләдән аерылып китә алмый, такылдый. Нәрсә төчеләндерә соң аны? Намусы уянмагандыр ич? Эшендә уңышсызлыклар чыгып, “астына су йөгергәнме”? Хәлбуки, рияданмы, ихластанмы, чәчелеп сибелүен аңлый торган түгел, чөнки йөзе күптәннән йөз булудан узган.
Әдәби журналларның кайбер саннарын күздән кичергәч, хикәяне редакциягә юлларга ашыкмаска булдым. Күпләр хәтерлидер, мәктәп елларында уку елы башында “Мин җәйне ничек уздырдым” дигән темага инша яздыралар иде. Менә шундый дулкында кайбер язучылар кайсыдыр районның кайсыдыр авылына каләмдәшләре төркемендә баруларын чиратка салып, әдәби журналда дүртәр һәм күбрәк саннарга җәелешле клон-истәлекләр язуга махсуслашкан. Менә шундый азагы күренмәгән проектны еллар буе гамәлгә ашырып яткан мөхәррирләрне юк-бар хикәя белән ничек борчымак кирәк?
“Т.Я.”да басылган мәкаләләремдә 7 мең кеше яшәгән Шәмәрдән бистәсеннән Америкага, Германиягә китеп урнашучылар булуы хакында искәрткән идем. Хәтта бүген нибары бер гаилә яшәгән Түлешкә авылыннан китеп, Америкада һәм Австралиядә яшәүчеләр булуы хакында да яздым шикелле. Нигә китәләр? Бу сорауны күпләр бирә бүген. Авылдан – район үзәгенә, аннан – калаларга, калалардан – башкалага һәм чит илләргә. Акылы, белеме бар кеше үзенә лаеклы урынга омтыла һәм моңа ирешү өчен аңа бердәнбер юл – китү, ахрысы.
Кайбер татар халык әкиятләрендә патша кызына өйләнеп, ярты патшалыкка тиенү, аннары тәхеткә ирешү сурәтләнә. Ягъни, никах ярдәмендә карьера ясап булуы күрсәтелә аларда. Ләкин мондый “бәхет” сирәк тәти һәм карьера хакына гаилә коруның азагы күңелсез бетәргә мөмкин. “Мәхәббәтсез яшәү ярамый” дип кисәтә халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бер шәп җырында. Һәм аның ул җырындагы әлеге сөземтә “яратыгыз туган илегезне, яратыгыз туган җирегезне, бернигә дә карамый” дигән теземнән соң белдерелә.
Җитештерү, иҗат итү эргәләрендә генә түгел, хезмәт базарында да административ ресурсның хәлиткеч роль уйнавы, бер даирәдә дә ирекле конкуренциягә җирлек калдырылмау без яратырга тиеш ил үсешенә һәр тармакта торгынлык тудыра. Карт җитәкчеләр, мандатлылар кәнәфиләренә ябышып ята, яңаларга, яшьләргә урын, юл бирергә теләмиләр, китмиләр. Сталин чорында кадрлар алмашынуын НКВД тәэмин иткән. Илдә Сталинны сагынулар артында социаль лифтлар торгынлыгы проблемасы ята кебек. Тукайның “Баскыч” шигырендә дә гаделсезлеккә чик бер кеше тарафыннан, аның ихтыяры белән куела...
Рәсемдә: Берлинның Инвестиция банкы каршына куелган «Карьера баскычы» һәйкәле.(Т.Я. сент 2015 ел)

Комментариев нет:

Отправить комментарий