Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 11 декабря 2014 г.

Тулган ай

Чит ил паспортым срогы чыгып өлгергәнче игелеген күреп калыйм дип, Төркиягә, Истанбул каласына сәфәр чыгарга булдым. Яраткан газетабыз битләрендә Төркия хакында тәэсирләр бүлешүгә кытлык булмау сәбәпле, өч атналык сәяхәтемдә ниләр күрергә өлгерүемне тәфсилләп тормыйм. Дөньяның әллә кемнәре авыз суы корытып мактаган Босфорны көндез вә төнлә аркылыга-буйга су транспортында да, ярларыннан тәпиләп тә гизүемне һәм ничә килеп тә абайламаган гаҗәеп күренешкә тап булуымны гына әйтеп узам. Ул – Босфор өстендәге тулган ай булды. Ай галәмәт зур да, серле дә һәм бөтен галәмнең моң-сагышын җыйнап эчтән дөрләп, янып тора сыман иде. Урыс шагыйре Петр Вяземскийның “Төнге Босфор” шигырендә “моңарчы сокланган аем ай түгел, ә шәүлә генә булган икән” дигән юлларының очына чыга алдым кебек. Һәм татар шагыйре Нияз Акмал хакында да ул Босфор өстендәге айны күрмәде микән дип уйлап куйдым. Төркиягә бакча артына чыккан сыман гына барып кайтулар Нияз исән чакта юк иде бит диючеләр табылса да, үз туксаным туксан: ул аны төшендә булса да күргәндер. “Тулган аем” шигыре башкача ничек языла алсын? Җырчы Ришат Төхфәтуллинның “Карамалы Гобәй” клибында Истанбул каласы, Босфор күренешләре юкка гына урын алган булырга тиеш түгел дип тә уйлыйм (авылы турындагы ул клип тоташтан Төркия күренешләре белән генә сипләнгән).
Беренче килүемдә Солтанәхмәт мәчете белән Византия чоры ядкаре, мең ел – чиркәү, алты гасыр мәчет булып хезмәт иткән, Ататөрек чорында музейга әйләнгән, инде кабат мәчеткә кайтуы көн тәртибенә менгән “Айя-Суфия”нең янәшә, дөресрәге, кара-каршы торуларын күреп, таң калуым хәтердә. Төрекләр салган Солтанәхмәт мәчете (Зәңгәр мәчет) ул чакта күпкә гүзәлрәк тоелган иде. Якыннан караганда ул әле дә матуррак һәм мәһабәтрәк сыман. Ә менә Босфор аша күрше ярдан күзәткәндә Айя-Суфия көчлерәк тәэсир калдыра. Күкләрдән күзәткәндә дә шулайдыр ул. Ахрысы, безнең эрага кадәрге мәшһүр иҗатчыларның күзаллавы хәзерге буын белән чагыштырганда иңлерәк булган. Җирнекеннән бигрәк, Күкләр хөкемен мөһимрәк санагандыр борынгылар. Кем белә, бәлки һәр яңа чор кешеләрне рухи яклап сизелер-сизелмәс кенә кечерәйтә дә бара торганнардыр? Бу гөманны үзебезнең борынгы, затлыдан-затлы татар халык җырларының чүп-чар белән алмаштырыла баруы да (алар эфирга җыр дип тәгәрәтелә) һәр бирмеш көн раслап тора түгелме?
Атказанган һәм халык “фанерачылары” эфирдан һәм сәхнәдән татар җыры дип “тәгәрәткән” чиле-пешле эшләнмәләр, такмаклар ташкыны турында матбугатта ризасызлыклар өзлексез белдерелә тора. Сәбәбе гади, халкыбыз һәм сөекле композиторларыбыз чын шагыйрьләр белән берлектә иҗат иткән җырлар үзәгендә моңнан гыйбарәт татар җаны шәйләнә– безнең колак шуңа ияләшкән. Татар теленең аһәңе дә халкыбыз җырларындагы моңнан аерылгысыз. Мәдәният-сәнгать тирәсендә вазыйфалар биләүчеләрнең шуны танымавы, санга сукмавы рәнҗетә һәм кулларына каләм алдыра ахры мөхтәрәм милләттәшләребезне.
Төзелештә калыплаштырылган (типовой) һәм аерым төрдәге (индивидуаль) проектлар гамәлгә куела. Авыллардагы дуңгыз, сыер фермалары, мәдәният корылмалары, торак йортлар – калыпка салынган проект җимешләре. Аерым төрдәге проект белән эшләнгән корылмалар азрак һәм алар башкалардан аерылып тора. Миңа калса, үзгәртеп кору елларында индивидуаль проектларга иркенчелек ачылуга да карамастан, әдәбият-сәнгатъ өлкәсендә, татар матбугатындагы журналистика дулкынында димме, типовойлык, калыплаштыру өстенлек алды. Бәлки ялгышамдыр? Шик-шөһбәләрне тарату өчен чын журналистлар каяндыр табылып, әдәбият, мәдәният даирәсендә вазыйфалар биләүче милләттәшләргә кайбер ачыклагыч сораулар бирсеннәр иде. Сез фанерачыл псевдосәнгать һәм псевдоәдәбият шабашчыларына рухташмы-түгелме, шундыйлар үрчеткән примитив эшләнмәләргә битарафмы яисә каршымы дисеннәр иде. Сорау бирү һәм җавап алу мәлләрен фотога, видеога төшерсеннәр иде, чөнки белгечләр җавап бирүченең алдашамы-юкмы икәнен битендәге кайсы мускулы ничек тартылуыннан чыгып аныклый ала, имеш. Теләсә-кайсы эшчәнлектә лицензия, сертификат катгый таләп ителгән бер заманда рухи продукциянең сыйфаты җиз иләктән уздырылырга тиеш сыман. Әгәр билгеле бер таләпләргә, стандартларга җавап бирми икән, аны эфир, журнал, китап аша яки сәхнә югарылыгыннан “рухи табын”га чыгаручыларның “лицензияләре” алынырга тиештер. Моңа кануный җирлек юк икән, ни өчен булдырылмавының серен аныклыйсы иде. Тукай бүләге бирү комиссиясе әгъзаларыннан да сез лаек дип тәгаенләнгән әсәрне укыдыгызмы соң дип сораганнарын телеэкран аша бер күрәсе һәм дәлилле җаваплар да ишетәсе иде.
Такмакчыл эшләнмәләрне җыр исәбеннән репертуарларына алучыларның ифрат нык үрчүе сәбәпле, башкаручыларыбызның, хәтта матур тавышлыларының да фәһем дәрәҗәләренә шикләнебрәк карый башлаучылар бер мин генә түгелдер. Хәер, бар да бер чыбыктан сөрелгән дигән нәтиҗәне ашыгыбрак ясыйбыз ахры. Кемгә ничектер, Ришат Төхфәтуллин башкарган “Тулган аем” җыры моңыбыз язмышы өчен шәхсән үземнең борчуларымны азмы-күпме тарата алды шикелле. Нияз Акмалның хикмәтле шигырен укып тәэсирләнгән бу җырчы якташы Морат Гайсинга “Тулган аем”а көй язуын үтенеп, хат юллаган икән. Хикмәти Хода, Морат Гайсин язган көй дә шигырьгә тәңгәл килеп, җанны айкый һәм тетрәндерә. Әлбәттә, сүз кадерен һәм моңны күңеле белән тирән аңлаучы, гаҗәеп матур тавышлы җырчы Ришат Төхфәтуллин башкаруында дип тә өстәми булмый. Немец әдибе Эрих Мария Ремарк ялгызлык үзең генә калганда түгел, ә кеше арасында аеруча нык сиздерә дип язган бер романында. Чыннан да, тамашачы белән шыгрым тулы зал ялгызлык турындагы җырны әсәрләнеп, тын калып, өннән чыгып тыңлый икән, ихтимал ул шулайдыр да. Күрәсең, һәркем, Гарсия Меркеснең атаклы романында куәтләнгәнчә, барыбер дә үзенчә ялгыз. Арада Хәмдүнә Тимергалиева үзәкләрне өзә торган итеп башкарган “Ялгыз каен” җырындагы кебекләре дә юк түгелдер.
Поляк җырчысы Анна Герман башкаруында (көен Петр Булахин язган) “Гори, гори, моя звезда” дигән русча җырда да ялгызлык үзәккә алынган сыман. Аны рус җырчысы Александр Малинин да “сыдырып сала”. Ләкин ул җырчының тамашачыны тәмам әсәрләндерә торган үз шаһ җыры “Белый конь” дип атала. Әлеге икәүнең һәр чыгышы могҗизага тиң, башкару дәвамында алар җырда эреп бетеп, тамашачыны да шундый күчеш халәтенә дучар итәләр. Татарның да искиткеч башкарылышка ирешкән андый могҗизалары булмады түгел: Таһир Якупов “Карачтау авылы”нда, Илһам Шакиров “Кара урман”да, Хәйдәр Бигичев “Китмә, сандугач”та, Фәридә Кудашева “Кайтырсың шикелле”дә, Рафаэль Ильясов “Олы юлның тузаны”нда, Зөһрә Сәхәбиева “Җидегән чишмә”дә, Хәмдүнә “Ялгыз каен”да, Рәшит Ваһапов “Рәйхан”да, Әлфис Кыямов “Әле соң түгел”дә, Әлфия Афзалова “Күккүк”тә, Мөнирә Булатова “Дулкыннар”да. Күңел белән җырлаучы җырчыларыбыз һәм затлы җырларыбыз санап үтелгәннәр белән генә чикләнми. Тик андыйларга соңгы елларда әйдүк, эфирга рәхим итегез дип торулар сирәгәйде. Сәйдәш язганнарга да, Сара апаныкыларга да мөнәсәбәт “такта чырай, ачык чәй” дулкынында. Заһидулла Яруллин язган Тукай маршын инде күптәннән, хәтта Тукай елы дип игълан ителгән дәвердә дә яңгыратмауларын ничек шәрехләргә дә белмим. Кодрәтемнән килсә, мин ул маршны Казандагы Тукай һәйкәле торган мәйданда көн саен билгеле бер вакыт җиткәч яңгыратыр идем. Яки Тукайга пар атта Казанга килүен гәүдәләндергән һәйкәл калыкса, шул торган мәйданда, һич югы туган көнендә булса да.
Чын талантларның исән чакта кадерләрен белү нишләптер элек тә булмады, хәзер дә бик күзгә-башка чалынмый. Кем әйтмешли, ул шулай куелгандыр. Адлер Тимергалин, Рөстәм Яхин, Таһир Якупов, Фәннур Сафин, Эдуард Мостафин, Нияз Акмаллар язмышы шуны куәтли. Гамил агабыз Афзал да якты дөнья белән хушлашыр алдыннан хатынына, кызларына багышлап язган “Кадерлеләрем” дигән шигырендә аларга иркен тормыш тәэмин итә алмаганы өчен гафу сорый. Бер юаныч, һәм аны һич тә коры куаныч димәс идем, томнар чыгару тәтемәгән талантлы шагыйрьләребез язган чын шигырьләр, көйләр белән кавышып, халкыбыз күңеле түренә уза тора. Дөрес, өреп кабартылган шагыйрьләрнең сүзләренә дә көйләр языла һәм күп языла, тик алар йөрәккә үтми, колакларның гына кирәген бирә.
Сер түгел, сәхнәгә чыгучы хатын-кыз башкаручыга карата ир-ат тамашачы мөнәсәбәте җиргә якынрак. Ә менә ир-ат җырчыга хатын-кыз тамашачы таләбе башкачарак. Җырчы ыспай һәм затлы киенгән егет солтаны булып, карашы белән тамашачы кызларны ут йоттырса, өлкәнрәк яшьтәге ханымнарда аны улыдай күреп, аркасыннан, маңгаеннан сыйпыйсы килү тойгысы уятуы да мөмкин. Әгәр тавышы да матур булып, репертуары да зәвыклы икән, моның нәрсәсе гаҗәп? Татарстан өчен андый башкаручыга тиенү чынга ашмастай хыял бүген дип хөкем чыгарырга ашыкма, мөхтәрәм укучым. Әүвәле, һич югы “Тулган аем” җырын тыңлап бак. Ришат Төхфәтуллин концертына билет юнәтә алмасаң, интернетка кереп күр һәм тыңла. Тыңлау гына аз, башкарганны һәм тамашачының җырны ничек кабул итүен күрү дә кыйммәт! Интернетта җырчының концерттагы чыгышы турындагы клип карап туйгысыз. Хәлбуки, анда шушы җырда җырланган ялгызлыкны ир һәм хатынның баналь ызгышуына кайтарып калдырган тагын бер клип эленгән. Анысы җырның сүзләренә дә, моңына да, рухына да, башка күп кенә ишләре сыман ятышмый дип саныйм. Кем белә, бу өлкәдә казганучылардан татар телен һәм моңын аңлау таләп ителмидер, тәңгәлсезлек шуннан гынадыр.
Кичләрен диңгез яры буйлап сәйран кылганда Византия чоры истәлеге – Кыз манарасы тирәсендә яңа өйләнешкән парларның фотога төшкәннәрен күргәләргә туры килде. Казанда загстан чыгучылар мөһим вакыйганы Кремль каршында, Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган, җәзалану белән бәйле һәйкәл хозурында истәлеккә калдырса, биредә ул максат өчен кулай дип мәхәббәт кыйссасына кагылышлы урынны сайлаганнар. Фотога алучы тантанага турылап, бәйрәмчә милли киенгән, өс-башы гына түгел, чуклы фәсенә кадәр кызылдан. Кияүләр арыслан кебек, кыяфәтләреннән ирлек башлангычы бәреп торса, кәләшләр һинд киноларында төшкән гүзәлләрне хәтерләтә: борыннары юка һәм бераз гына кәкре, каш араларында тәңкә эзе генә юк.
Афишалар эленгән такталарның кайсына карама Андре Рье сурәте төшкән. Атаклы голландияле музыкант һәм дирижер, симфоник оркестры белән бер генә көн Истанбулда концерт бирәчәк, имеш. Соңгы вакытта атаклы Голливуд актеры Хопкинсның моннан илле ел элек, музыкант булырга омтылган чорында язган вальсының шул Андре Рье оркестры башкаруында интернетка эленүе киң катламнарда зур кызыксыну һәм шау-шу тудырган иде. Кем ул Хопкинс? Ул Америка Әлмәндәре образын тудырган, кыяфәте, уйнау рәвеше белән беркадәр Шәүкәт Биктимеровны, беркадәр русның популяр җырлар авторы һәм башкаручысы Юрий Антоновны хәтерләткән кино йолдызы, миллиардер.
Босфор яры буйлап атлаганда ара-тирә шактый таныш кешеләр очрагандай була. Менә бу Италия кинойолдызы һәм җырчысы Адриано Челентаноның яшь чагы. Ресторанда тач Мөслим кешесе, җитәкче урыннарда эшләгән Госман Габделхак улына охшаган төреккә юлыгам. Сәлим мәчетендәге имам – Шәмәрдәннең баш табибы Радик Әхмәт улыннан өлге. Әллә Хак Тәгалә һәркемне берничә нөсхәдә яратып,төрле илләрдә дөньяга китерә дә, нәтиҗәсен кызыксынып күзәтәме икән дип торырсың, валлаһи!
...“Тулган аем” җырын тыңлаганда башка әллә ниткән уйлар килә .

(Тулган аем, мин дә шулай сиңа
Ялгызлардан ялгыз күренәмдер.
Җир йөзендә ялгыз кешеләр күп,
Ялгызлар да кирәк кемгәдер.

Куш.

Тулган аем, бирче миңа табып
Мин югалткан мине ташлап
киткән ул ярны.
Тулган айлар белән санап яшим
Синнән башка үткән елларны.

Тулган айлар белән санап яшим
Синнән башка үткән елларымны.
Тулган айлар белән өзгәләнәм,
Син оныттың мәллә мин барын?

Тулган аем ялгыз, мин дә ялгыз,
Ялгыз күңелем тулы моң гына.
Бу күңелне беркем аңлый алмый,
Аңлар бары тулган ай гына.
Нияз Акмал.)

Түр башына кемнәр уза?


АКШ галиме Джозеф Овертон–җәмгыять кабул итмәстәй теләсә нәрсәне, әйтик, һәртөрле җенси бозыклыкларны, хәтта ки кеше ашаучылыкны да закон кысасында рәсмиләштерү әмәлен һәм тәртибен тәфсилләп бәян иткән шәхес...
Беренче этап – башка сыймаслык, гайре табигый җирәнгеч нәрсәне галимнәр, галим дип саналучылар, факт буларак, ниндидер җыенда, симпозиумда тикшерәләр һәм телгә менгезәләр, колакларга ирештерәләр. Моның гаебе юк, чөнки фән һәр нәрсәне тәфтишләргә хаклы. Икенче этапта әлеге абруйлы затлар телгә алган әшәкелекне кискен яклаучы бәндәләр пәйда була. Бу рольне интернетта язышучы анонимнар да үти ала. Аннары боларга ярсып кискен каршылар сәхнәгә чыгарыла һәм мәсьәлә ике төркем бәхәсләшүе дәрәҗәсендә төенләнә. Бу “каршылык”ны телевидение ярдәмендә ток-шоу оештырып миллионнар аңына җиткерү, шоу-бизнес, әдәбият һәм сәнгать ярдәмендә фикер галәменә уздыру, популярлаштыру хут ала һәм азу яра. Әшәкелекне тәти күрсәтү өчен исем алмаштырып, аң буташтыру чордан-чорга үзен аклый килә. Канэчкеч большевиклар, янә килеп, кайбер артистлар һәм әдипләр үзләренең үткәннәрен, нәсел-нәсәпләрен яшерү максатында матур яңгырашлы псевдонимнарга ышыкланган сыман, хәсислек йөге салынган төшенчәләргә ялтыравыклы синонимнар булдырылып, соңыннан элгәрләрен кулланыштан кысрыклау хәл ителә. Әйтик, урыс сүзлегендәге бик күптән урын алган, гомосексуаль ориентацияле кеше дигән мәгънә йөге йөрткән педераст дигән аталышны телгә алу әдәп киртәсенә сыймый, шундыйларның нечкә күңелен яралый дип сылтаулап, ул һей (гей) дип үзгәртелә, каннибаллык (кеше ашаучылык) исә антрофагия, аннары антрофилия дигән, мәгънәсе кеше яратуга (гуманизмга!) якын билгеләмәгә турылана, сабыйлар белән җенси вәхшилек кылу – педофилия (балаларга мөкиббәнлек!), мордар китү – эфтанази, ана-ул арасындагы бозыклык инцест һәм Эдип кәсафәте дип тәгаенләнә. Анадан тума диярлек чишенүле мисс конкурслары җәмгыятькә хатын-кыз матурлыгы турында ялган стандартлар тага һәм бу 92 процент хатын-кызны ямьсезгә чыгарып, байтагын бәхетсез итә, бик күпләрен кирәкмәгән, сәламәтлекләрен какшатучы диеталарга дучар итә, ана булу сәләтләрен җимерә. Кыскасы, кемнәрдер тарафыннан кая карама ясалма рәвештә фикер көрәше мәйданнары тудыру һәм кирәкмәгән “бәхәс”ләр оештыру, шуларны кыздыру кайгыртыла. Ихластанмы, роль үтәпме, әшәкелеккә каршы торып азапланучыларга – радикал, милләтче, фашист, ваһһабит дигән һәм башка шундый шөкәтсез ярлыклар тагыла һәм, ахыр чиктә, куәтле басымга бирешеп, иҗтимагый фикер үзгәрү аркасында җәмгыять җиңелеп, әшәке нәрсәләр легальләшә, алар хакында законнар кабул итүгә кадәр барып җителә. Әйтик, Франциядә узган ел бер җенестәгеләрнең никахын теркәү турында (аларның тәрбиягә бала алырга хокукы барлыгын да раслап) ил парламентында канун кабул иттеләр. Париж урамнарына моңа каршы протест белдерергә чыккан фәлән меңнәр ихтыяры аста калды. Шунысы бәхәссез, теләсә-нинди түргә теләсә ни һәм теләсә кем уза, уздырыла ала.
Мәгълүм ки, Русия Думасы тарафыннан балалар порнографиясен, педофилияне пропагандалауны тыю турында закон кабул итү Көнбатыштагы һәм үзебезнең илдәге “либераль кыйммәтләр” сагында торучыларны нык ярсытты. Нәгърә ору парламентарийлар адресы белән генә чикләнмичә, ил җитәкчеләре тарафына да агулы уклар очты.
Әйтергә кирәк, Джосеф Овертон – әлеге ысулны иҗат итүче дә, куәтләүче дә түгел, ә аны анализлап бәянлаучы, шәрехләп бирүче һәм, проблеманы тәгаенләп, һөҗүмчән әшәкелеккә каршы көрәш зарурлыгын, аның котылгысызлыгын гавәм катламнарына дөньякүләм дәрәҗәдә төшендерүче, сеңдерүче шәхес һәм әлеге галимнең гомере 2003 елда авиаһәлакәттә очлануы тикмәгә генә булмаска мөмкин.
Көнбатыш илләрендә киң кулланылыштагы әлеге ысул безне дә читләтеп узмый, билгеле. Мини итәкнең, бикиниларның гамәлгә керүе, нудистлар хәрәкәте, рок-музыкага табыну, секс сүзен берөзлексез, дини гыйбарә урынына фильмнарда, теле-шоуларда тәкрарлау, тәртипсез җенси тормыш алып баруны хуплау, язылышмыйча яшәүне нормага әйләндерү, хатын-кызларның урамда кендек күрсәтеп йөрүләренең “табигыйлыгына” ияләшү, яше-картының трусикчан урам гизүенә ис китмәү, татуировкалар белән тәнне “бизәү”, гәүдәнең әллә кай төшләрен тишеп, “бизәнгечләр” элү һәм башка шуның ише “яңалыклар” тормышыбызга “ямь”нәрне берөзлексез өстәп кенә тора һәм алар ныгып урынлаша бара. Кешелекне кешелексезләндерү афәте хакында күп кенә илләрдә фикер алышу да тукталып тормый һәм каршы тору чаралары да дөм кылынмый дип булмый. Урыс интеллигенциясе, абруйлы шәхесләр тарафыннан да кешелекне юк итү технологиясенә каршы һәм контр әмәлләр майтару җәһәтеннән кайбер кузгалышлар соңгы араларда сизелгәли башлады.
Овертон тәгаенләгән ысулның кулланылышы биниһая киң һәм үземдә мондый масштаблы проблеманы иңләрлек фәһем тоймау сәбәпле, дөньяны, яки илне “коткарырга” йөрәксенү исәбендә түгелмен. Ә менә татар халкына карата шушы ысул ярдәмендә, шул исәптән үзебезнең бәгъзе милләттәшләр тырышлыгы белән ниләр кыйратылып ятуына йөгерек караш ташлап узу артык булмас кебек. Кем әйтмешли, иптәшләр үзебезнеке, бәлки гаеп итмәсләр.
Үз теләгебез белән диярлек туган телебездән баш тарту, балалар бакчаларын аннан “азат итү”, милли мәктәпләр ябылуына ризалашу, милли университет идеясеннән баш тарту, “суверенлык” яулау, шуны ныгыту кебек әһәмиятле темаларга кайнар бәхәсләр оештыру бик тә шома барып чыкты лабаса...
Патша заманында татарга каршы көрәш, аның рухи дөньясына, беренче чиратта, тоткан диненә тукыну аша уздырыла. Татар галимнәре исәбендәге әһелләребез “кадимчеләр” белән “җәдитчеләр” көрәшен озак еллар яңалыкның искелеккә каршы чыгуы дип аңлата килде. Тора-бара, илдә вөҗдан иреге (дин тоту хокукы ни өчендер шулай аңлатыла) торгызылгач, кадимчеләр тәти булган дигән караштагылар да үз фикерләрен матбугат аша киң җәмәгатьчелеккә ирештерә алды. Миңа калса, болар – ике чабата бер кием, чөнки үзара ташламалар ясап, уртак фикергә киләсе урында Овертон бәян иткән ысулның икенче этабы матавыгына тарып, ихластанмы, аңсызданмы, үзләрен дин, милләт коткаручысы дип санап, танып яки танытырга теләпме, асылда форсат туу белән динне тормышыбыздан алып ташлауга алшартлар әзерләшкәннәр. Үзебезнең заманда фәнни дип саналучы тар даирә, кайбер тарихи моментларга таянып, халкыбызны “болгарлар” дип исбатларга кереште. Янә икенче бер төркем моңа, нәкъ Овертон тасвирлавындагыча, ярсып каршы чыкты. Һәм газиз милләтебез, аның хакыйкый аталышы язмышы ниндидер “булгарист” һәм “татарист” төркемнәре талашуы-тарткалашы нәтиҗәсенә бәйлелектә асылынып калды. Әйтик, мин, кануный танылган Татарстанда кануный танылган татар милләте вәкиле һәм гражданин буларак, үземне татар дип авыз тутырып белдерсәм, бу радикаллык, татаристлык, болгарчылык платформасында торучыларны рәнҗетү булып аңлашылырга мөмкин, янәсе. “Болгар”лыкны популярлаштыруда байтак гамәлләр кылынуы күз алдыбызда. “Һәр татарның йөрәгендә” дип кат-кат тәкъдим ителүче “Болгар” радиосы, “Болгар” тыюлыгыннан дәртле репортажлар шул проектның баскычлары. Хәтта күп акчалар тотып керешелгән “Болгар җилләре” ахыры килеп исмәсә дә (сүз шул исемдә төшерелә башлап туктаган фильм турында), матбугат бу хакта шактый озак һәм максатчан чүбек чәйнәде. Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсенең җимертелүендә дә ниндидер символик мәгънә шәйләнде сыман. Күкләр кисәтәме югыйсә, ялгыш юлга кермәвебезне кайгыртып, дип торырсың, валлаһи! Анысы да монысы, “болгарчы” әдипләребез да пәйда булды ахры. Бу гөманны Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Мөхәммәт Миначев узган ел Марат Әмирханның “Казан утлары” журналында басылган “Ир-Мамай” атлы тарихи романы турындагы язмасы аша тәгәрәтте. Шул язмадан проблеманы “ә” дигәнче аңыштырырлык нәни бер өзек китерми дә булмастыр:
“Ыштаннарыгызны төшерегез дип боерды Тохтамыш. Иң беренче хан башы өстендә үзе хаҗәтен башкарды. Сасыга сасы үлем!” (“К.У.” №6, 44 б.)
“Казан утлары” журналының даими авторы Марат Әмирхановның журналда басылган “Гәүһәршад” атлы тагын бер романында хан нәселеннән булган атаклы ханым турында язылганны телгә алырга да уңайсыз. “...Гәүһәршад хатын-кызның наз сандыгында нинди сөю-сәгадәт хәзинәсе булса, барысын да чыгарып салды. Оялмады да, тарсынмады да: үпте, кочты, ялады, сыйпады. Булат бәк үзе дә бушны бушка бушатмады”. Чорыбызның атаклы романчысы Паоло Коэлли үзенең “11 минут” романында фәхишәнең хезмәтен дә күккә ашу дәрәҗәсендә, матур буяулар кулланып, нурга күмеп тасвирлап, шундый хатын-кызның да иң югары бәхеткә лаек булуын нәзакәтле тонда тасвирласа, бу автор изге никах белән пакьләнгән, татарның иң югары даирәсендәге аксөякләреннән булган, урыс елъязмаларында олылап телгә алынган мәшһүр ир һәм хатын мөнәсәбәтен “эһ” тә итмичә урам этләре матавыгы яссылыгында тасвирлый. Тайдулла ханбикәне ана үрдәк сыман алпан-тилпән килеп йөри дип сурәтләве дә һичбер этик киртәгә сыймый шикелле. Шәхсән үзем Алтын Урда дәүләте язмышында фаҗигале роль уйнаган, уйный алган әлеге шәхесне күз явын алышлы гүзәл, зиһенле, үткен фикерле, югары даирәдә сүзе үтә торган тәвәккәл ханым булгандыр дип күзаллыйм. Шулай булмаса, ул үз улын, канун бозып, тәхеткә менгерә алыр идемени? Шул гамәле аркасында илдә болганыш башланып, егерме ел дәвам итә, ә ул үзе һәм аның тәхет яулаган улы ярты елдан соң һәлак ителә. Әгәр әлеге романчыбыз Татарстанның бүгенге җитәкчеләре, аларның хәләл җефетләре турында шундый фантазияләргә бирелергә җөрьәт итсә, аның әсәре журналда басылыр иде микән? Ай-һай... Ихтимал ул очракта авторның гына түгел, ә әсәрне әдәби табынга куючыларның да психик яктан сәламәтлеге табиблар игътибарын җәлеп итми калмас иде.
Үткәнгә пистолеттан атсаң, ул туптан атып җавап бирә, дип кисәткән Дагстан халык шагыйре Әбуталиб Гафуров. Моныкы пистолеттан кургаш ядрә очыру гына түгел ләбаса.
Акнер каласыннан Григорий атлы әрмән елъязмачысы илләрен басып алган татарлар турында: “Алар кешегә охшамаган, аяклары кыска, күзләре дуңгызныкы кебек бәләкәй, йөзләре күсә (сакал чыкмый торган), тавышлары ямьсез һәм алар өчәр йөз ел яшиләр”, – дип язып калдырган. Баскынчыларны дошман күреп, шулай тасвирлау табигый хәл, һәм ул әрмән тарихчыларына гына хас түгел. Әмма әрмәннәр дә, башка халык әдипләре дә үз халкы тарихы турында үтә сак, зур хөрмәт һәм итагатьлек саклап яза. Ни гаҗәп, Татарстанның төп әдәби журналы тарихи дип тәкъдим ителгән әсәрләрдә татарның аксөякләре, асыл затлары, олугълары Русиянең ХХ-ХХI гасыр төрмә кошлары, вокзал бомжлары белән бер баскычка куела. Хуш, үткән эшкә салават дибез икән, Искәндәр Сираҗиның әлеге дә баягы журналда басылган “Күкләр никахы” хикәясен кая куйыйк? Анысы бүгенге көннәргә карый лабаса һәм анда мәчеттә җомга намазы вакытында яшь мулланың “Коръән” укырга өйрәнергә килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе тасвирлана. Үз тарихыңа, милләтеңнең тарихи шәхесләренә, милли гореф-гадәтләргә, аның әдәп-инсафына мондый сәер мөнәсәбәтне бәлки “К.У.” даирәсендәге әдип кәсафәте дип атаргадыр? Алай да “К.У.”ның яңа җитәкчелеге ошбу кәсафәттән арына алыр дип өметләник һәм уңышлар телик.
Татар җыры, ретро җырлар дип, милли фольклорга мөнәсәбәтсез, вокал (җырлау сәнгате) белән алыш-биреше юк примитив эшләнмәләрне утыз биш тәңкә түләүче ихтыярына буйсынып көне-төне эфирга турылау да мәдәниятебез түренә чүп-чар уздыру мәрәкәсе ич. Радиоэфирга вә телеэкраннарга татар телендә тамаша, йә булмаса юмор дип чыгарылып яткан рухи нигъмәт хакында исә ни дип әйтергә дә белгән юк. Телеэкраннардан интервьюлар күргәнегез бардыр? Кайбер эшем ияләренең бер генә җөмләсенең дә камил төзелмәве белән нишләргә? Ленин бабакай кем ничек кирәк шулай сөйләшә, ул ничек кирәк шулай уйлый дигән. Ни өчен сөйләшә белмәгән чүп-чар түр башына уздырыла? Урын, натурлата түләү мөмкинлеген дә кертеп, сатып алынамы әллә? Әллә бу рухы белән чүп гәүдәләнеше булганга, түргә уздырылганның үзе төсле туганнары, үзе ише якыннары күп булуы бәласеме? Совет чорында милли аш-су төрләренә ачыктан-ачык кадер-хөрмәт Татар ашлары йорты ачылудан башланды. Бүген дә чит илләр белән әчелешле Мәскәүнең хот-дог, биг-мак, шаурма ише нәрсәләрне өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч һәм башка затлы үз ризыкларыбызга алмаштыруны куәтләп торган көне! Хәлбуки, форсаттан файдаланып, организмга зарарлы ятлар ризыгын үзебезнеке хисабына кысрыклау әлегә сизелми. Изге Валентин көннәре дип бәйрәм итү, аны изге Вәли көне дип атау, шул уңайдан мәктәпләрдә йөрәк сурәте төшкән кәгазь кисәкләре тарату мәгарифебез даирәсендә чүпне түргә уздырулардан бер ләүхә.
Дөрес, үткәндәге чәчләр үрә торырлык хәлләрне искә төшерсәк, бүгенгебез өметсез үк түгел. Әйтик, Кол Шәриф мәчете хозурында бушлай сыра эчеп күбенешкән туташларны тезеп, “арткы якның алтыны” атлы трусик төшерешле сыра бәйрәмнәре уздыруларны “сагынып” сөйләргә генә калды. Мәскәүдәге төп чиркәүгә кереп тәртипсезлек кылган “Пуси Райт” төркеме кызларын җитди җинаять җәзасына тартсалар, мәчет каршына тезелеп арт сан күрсәтүче Татарстан туташларына, шуны оештыручы вазыйфалыларга җил-яңгыр тимәве, хәтта шелтә дә белдерелмәве сагышка сала. Ә бит ислам тәгълиматы, ярамаган эш эшләнүен күрсәң, гамәлең, аны кыла алмасаң сүзең белән карыш, һич югы күңелең белән каршы тор, тик анысы иманың зәгыйфьлегеннән дип өйрәтә. Хокук сагындагыларның төп принцибы буенча да җинаятьчел гамәл кылынган икән, ул тиешле бәясен һәм җәзасын алырга тиеш. Шулай булмаганда, хокук сагындагылар гына түгел, барыбыз да һаман-һаман битарафлык, һәр начарга карата түземлелек (толерантлык) күрсәтсәк, тормышыбыздагы һәр түребезгә чүп-чар узып, яшәвебезнең мәгънәсен бөтенләйгә күмәчәк бит.