Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 25 октября 2012 г.

СИҢА ИРЕК КУЙСАҢ ....


                              
        Соңгы вакытта матбугат аша да, хатлар язып та фәкыйрегезгә карата ризасызлык белдерүләр ешаеп китте. Гаепләүләр уртак, мин язучыларны яратмыйм, аларны аяк астына салып таптыйм, имеш...Берочтан чишенеп җырлаучы артистларга тел тидергәнем өчен дә эләккәли. Дөрес, хуплаучы, яклаучыларга да кытлык юк анысы, әмма элеп алып селкеп салырга укталучылар активлыгын гелән җавапсыз калдыра килсәң, күпчелек укучылар  күңелендә “дәшмәү –ризалашу билгесе”, дигән нәтиҗә борынлавы мөмкин... Ә икенче яктан караганда , “аклануга дучар итү, яртылаш гаепле ясауга ирешү,  өзми куймый гаепләүләргә күм, ни дә булса барыбер ябышачак, еллар узгач, аның хакында шундый бәхәсләр барды бит дип булса да искә алачаклар”, кебек өйрәтмәләрдән гыйбарәт тарихи ядькәрләр бар... Элегрәк турыдан туры килгән хатларга миннән җавап бертөрлерәк , әйтик менә мондыйрак эчтәлектә була торган иде :
    “...Әдәбиятыбыз ифрат авыр дәвер кичергән бер вакытта бәгъзе язучыларыбызның газета битен тутырып,  мәхәббәттә аңлашуга тиң макташуларын язуымны таныйм.  Бу –факт. Әгәр дә мин   шулай төчеләнеп  үзара макташуларыннан чыгып аларны,  һәм шуларны яклаган өчен сезне  уртак исемлеккә каулап “зәңгәрләр” дип белдерсәм, бу  “яла ягу” булыр иде... Кыек атып туры тидерсәм дә эш харап, мине шәхси тормышка тыкшынуда гаепләргә нигез туа. Ләкин минем язмаларда криминал юк, юмор, сатира, тәнкыйть” жанрлары рөхсәт иткән кысалардан чыкмыйм …”
      Хатлардан уртак сөземтә борынлый: мин әйбәт түгел... Чит илдә яшәүче мәшһүр бер милләттәшебезнең, “әйбәт булса җәннәткә китсен!” дигән , гел “әйбәт”  булып, милләт файдасына бармакка бармак сукмый, тик  шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче вазифалы милләттәшләребезне күздә тотып әйтелгән гыйбәрәсенә ышыклану да ике яклы . Шул гыйбарәсе өчен   мөхтәрәм затны ислам тәгълиматын санга сукмауда гаепләп чукый башлауларына сәбәп булуыңны  көт тә тор... Кем әйтмешли, ашның өрелесе тәмле,  апрельнең бересе ямьле, ә сүзнең дөресе гамьле. Ниһаять минем адреска уртак эчтәлекле барча хат юллаучыларның мантыйгын ачарга сәләтлесе килеп төште.   Укучылар өчен дә кызык булыр дип  аны  мөхтәрәм укучыларым игътибарга тәкъдим итәм :
              “ ...Әйт әле Зарипов, син нишләп язучыларны яратмыйсың, ни өчен син аларны  тапыйсың?  Беләбез, син инде Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дигәненә елышырга махсуслаштың...Бер тапкыр хәтта, мәрхүмнәр турында “ яки  тик яхшы, яки бер ни дә” ( о покойнике либо хорошо, либо ничего) дигән латыйннардан ук калган борыңгы кагыйдәгә ышыкланып, “мин, милли әдәбият –сәнгатебезне күмәргә ашыкмау һәм шуның өчен тәнкыйть жанрын яшәтү ягында”, дип тә күзгә төтен җибәргәләдең...Имеш синең һәр тәнкыйтьчел мәкаләң тиешенчә, җиткелекле мисаллар китереп  дәлилләнгән, янәмәсе син язучының шәхесенә орынмыйсың, ә бары тик аның язган әсәренә генә бәя бирәсең... Менә шунысы үтерә дә инде аның. Бит  язган әсәр , газиз балаң кебек : үзеңә әйткәнгә түзеп тә була, ә балаңа тел тидерүчене, хәтта әйткәне дөрес, гадел булса да, мәңге гафу итеп булмый, өзгәләп ташлыйсы килә! Безнең олпат бер язучыбыз затлы журналыбыз битләрендә әлеге жанрны ачыктан-ачык кирәк түгел, дип санавын белдерде һәм “әле аны безгә кем таккандыр” дип  сукранудан да курыкмады . Менә син, төрмә турында әсәр язучыга һич югы баланда пешерттереп тест уздырылсын, андагы жаргонардан хәбардарлыгы махсус сүзлек ярдәмендә тикшерелсен дисең, имеш ул  андагы опер ни майтара, камера бусагасыннан узгач  мәхбүс  нинди сынаулар уза кебек һич кирәкмәгән сорауларга тотлыкмый җавап бирергә тиеш. Янәсе, үзе баланда шупырмаучыга, кемдер сөйләгәннән чыгып , бер яклы карашка  таянып , әлеге учреждениеләргә кереп тә карамаган, һәм андагы исләрне иснәмәгән тоймаган көе әсәр язу- теманы профонацияләү... Ә кайда бар соң бездә нәрсәнең булса да очына чыгу? Яисә асыл һөнәрилек? Кай өлкәдә? Ни өчен язучы гына ак карга сыйфатында гомуми вәзгыятьтән тайпылырга тиеш? Менә син тарихи роман язучыларга каныгасың, имеш үзләре тасвирлаган чорлардагы  төзелеш, архитектура үзенчәлекләреннән бихабәрләр, әсәрләрендә  иҗтимагый катламнарга хас кием үзенчәлекләре исәпкә алынмый, чор сулышы сизелми. Ат турында язалар, ә токымы, дирбиясе ниндилеген  белмиләр. Имеш шул замандагы аш-су , эчемлекләр турында да мәгълумат ташка үлчим. Имеш ул чорда киемдә хәзерге сыман дөньякүләм бертөрлелек булмавын төрле-төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләр өс башын тасфирлап аңлатып булыр иде.Янәмәсе, тарихи романнар да  вакыт һәм пространстводагы сәяхәтнамә, һәм аларның төп кыйммәте үзенчәлекле кызыклы тарихи ачышлары, аңны-рухны баетырдай мәгълүмат йөге җиткерүдә. Ә безнекеләрнең бар белгәне бер өзлексез , өзелгәнче инде җепкә калган бармакларын имү...Син хәтта, фәлән рәссам ясаган Сөембикә портретын роман авторы алдына куеп, киемнәренең нинди, кайлардан кайткан  тукымалардан, нинди фосонда тегелешен, ханбикәнең прическасын,алка-йөзекләренең тиңсезлеген,  ничек бизәнгән булуын бәйнә-бәйнә тасвирлатып тест уздырырга кирәк, дип тә лаф ордың. Сиңа ирек куйсаң,  70-80 еллардагы инженерлар турында роман язучыдан логорифм линейкасында  дүрт гамәл эшләттерергә, анысын ерып чыкканнарына уртасындагы шуып йөри торган тасмасын әйләндертеп, синус, косинусларын  таптырырга да күп сорамассың. Арифмометрның ни икәнен сораштыруыңны да көтәргә була.   Син хәтта шуңа барып җиттең,хәзерге детектив фильмнарда өске һәм аскы якка  кәгазь акча -банкнот, ә урталыкка  шул үлчәмдә туралган кәгазь тутырып ясалган  пачкалар белән  алдау эпизодлары еш күрсәтелә, хокук саклаучылар андый алдавыч муляжларны “кукла” дип атый, дип керешеп, бәгъзе әдипләребезнең зур күләмле әсәрләрен  шундыйларга төрдәш дип тә расларга маташтың! Имеш башындә ярты, азагында ярты хикәялек нәрсәдер бар,  ә урталыкка жанрга һәм сюжетка бәйсез  сексуаль кәртиңкәләр белән ашланган-сипләнгән  чүп-чар дыңгычланган... Күктән җиргә төш, Зарипов. Без бит авыл малайлары. Сөтне көлке бәягә җыйганга күрә авылдаш аңа су әстәргә мәҗбүр, ләбаса! Язучы да күктән төшмәгән, ул да – авыл баласы. Мөгаен син  шәп  дип санаган әсәреңне чыгара алмагансың да, үтең купкан, шуңа бәйләнәсең яшәү җаен тапкан каләмдәшләреңә. Ә бит  бер мәкаләңдә, тапкырлау таблицасын любей дурак белә, бүлү таблицасын белү мөһим , дип куык очырганың булды.  Миннән сиңа акыл, үз киңәшеңне үзең тот,  һәм язучыларыбызны тынычлыкта калдыр!”  Менә шундый хат.  Әлбәттә  автор аноним булып башка берәүнең адресын һәм исемен күрсәткән булуы да мөмкин. Шуңа күрә  әлеге гыйбрәтле хатның авторын һәм адресатын  атарга  базмадым. Бәйләнергә генә торалар бит, сак булу хәерле...

Комментариев нет:

Отправить комментарий