Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 22 октября 2012 г.

ТӘТИ КҮРЕНЕРГӘ КӨЧӘНҮ. (нәшер ителмәгәәннәрдән)


         Тәти күренергә көчәнү ( самопрезентация) җәһәтеннән  “булдырабыз” чорында Татарстан планетада беренчелекне дәгъвалады ,  кыланып күрсәттек:  Кол Шәриф мәчете хозурында , бушлай сыра эчеп хозурланган туташларның трусик төшерешле “Золотая попа” конкурслары дисеңме ,  “Сотворение мира” атлы “пәри туйлары” ни тора , төрледән-төрле мисс бәйгеләре, татар уенчылары юк текә спорт командалары  җиңүләре, миллион баш чучка үрчеме алуга ирешү, берсеннән-берсе сәер һәйкәлләр калкыту, татар сәньгатен  якын җибәрү   каралмаган халыкара текә фестивальләргә миллионнар ташлау, кыскасы санап бетерешле түгел .. . Бәлки Тукай яшәгән йортны җимерү , Казандагы Бауман урамындагы татар китабы кибетен подвалга каулау , кайбер сәер һәйкәлләр шаукымы  да   кемнәрдер  алдындадыр тәти күренергә тырышу  галәмәтедер?

        ...Тукай дигәннән, күптән түгел Төркиянең Истанбул каласында  аңа һәйкәл куелды..Әлбәттә мәшһүр “Пар атны” гына түгел, ә “Китмибез”не дә язган Тукаебызның “солтан җирендә” һәйкәлен калкыту  хәерле  гамәл. Тик менә гәүдәләнеш кенә байтак сораулар уята. Бу хакта интернетта да (Матбугат ру) төрле фикерләр яңгырады).Тап -тар кием кигән хәлсез һәм йончыган шактый карт чырайлы  шагыйрь сынчы тарафыннан эскәмиягә утыртылган. Бер кулы белән , егылып китмәскә дипме  утыргычка таянган, ә терсәктән бөгелгән икенче кулында каләм. Аның пәке түгел, ә нәкъ менә каләм булуын искәртү өчен бәлки өстәмә язу кирәктер? Каләм икәне тәгаенләнсә дә сын шагыйрьдән бигрәк , бу бинем шәхси фикерем, колхоз учетчигын, кыр бригадирын хәтерләтә...Бу бит Тукай...Җитмәсә үзе  “ул җирдә унбиш шпион” дип язган Төркиядә... Вера Мухинаның эшчене чүкеч, колхозчыны урак тоттырып ясаган  үрнәккә иярүме соң  әллә бу шагыйрь кулына һөнәри эш коралы тоттыру?.. Хуш, рәссамны  пумала тоттырып  мольберт хозурында шулай  күрсәтү  мантыйкка сыйсын да ди.Рәссамнарнең  иртән, яки көпә көндез ачык һавада сүрәт төшерүләре була торган хәл. Шагыйрьләр төнлә яза түгелме соң? Һәрхәлдә Тукайның шушы рәвештә  үзенең тылсымлы, я булмаса утлы давыллы шигырьләрен  укмаштырып утыруы, миңа калса , бик икеле...
            Казанда, Идел-Пресс бинасы (Декабристлар урамы, 2) тирәсендәге әфганчыларга багышланган һәйкәл дә күпләрдә каршылыклы фикер уяткан иде . Бер таныш әфганчыдан шул хакта  фикерен сорагач, “бармы, бар” дип кенә җавап бирде. Бу һәйкәл турында да шуннан артыкны әйтеп булмый... Күрәсең сынчы туган телен белми һәм шуңа да Тукайны, аның рухы тукылган шигъриятен аңлаудан  ифрат дәрәҗәдә ерак. Аның Даши Намдаков “Хранительница”сына карата тискәре фикере кыю һәм вакытлы яңгырады, һәм  бәлкем рәхмәт әйтәседер, тик менә халкыбыз өзелеп яраткан Тукайның  Истанбулдагы гәүдәләнеше дә күңелләрне рухи очышка  укталдырмый шикелле...
            Алданрак , 2006 нчы елны Анкарада Тукайның чәчмә әсәрләре һәм шигырьләре тупланган китабы чыгарылды. Аңа сүз башын Төрксой генераль директоры Полад Бөлбөлоглы һәм Татарстанның  премьер министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева язган.Тышлык бик затлы, Сөембикә манарасы фонында Тукайның искиткеч  матур фотосы урын алган.
             Төрек һәм татар телләрендә Тукайның 100 шигыре 12 данә мәкаләсе басылмыш әсәр(татарчасы шулай язылган) , ягъни китап, Төрксой оешмасы һәм Татарстан Җөмһүрияте Мәдәният Министрлыгының уртак эшчәнлеге белән бастырып чыгарылган.Тукай әсәрләре татарча һәм төрек телендә янәшә бирелсә әлбәттә  төрек укучысына  Тукай шигъриятенең аһәнен аңлау бәлкем  мөмкин дә булыр иде. Ни өчендер китап төзүчеләр башта барча әсәрләрне төрекчә, ә аннары уптым илаһи татарча биргәннәр һәм укучыны чагыштырып  танышу мөмкинлеген чикләгәннәр. Җитмәсә төрекчәгә  тәрҗемәне тәрҗемә үк дип тә булмый, ул юлга юл әйләндерелешкә тарта. Тукайны андый әйләндерелештә укыган бәгъзе төрекләр Тукайны да милләтебезне дә мокытка санап, кызганырга мөмкиннәр дип куркам.  Рәхим итеп , мөхтәрәм укучылар, һәммәбез белгән “Туган тел” шигырен кирил хәрефләрендә төрекчә яңгырашта танышыгыз һәм нәтиҗәне үзегез ясагыз.
             
             АНАДИЛИМ
Әй анадилим, әй гүзәл дил, ангамын, бабамын дили!
Сенин саендадыр, дөньяда өгрәндегим һәр шәй,
Бу дил илә әввәлә, аннәм нинни сөйләмеш,
Сонлары, гечәләр буе нинәм масал анлатмыш.
Әй анадилим!Һәр заман ярдамынла синин,
Күчүклүктән бери  хиссидерим севенчими, кәдереми
Әй анадилим! Сенинлейди эттигем элек дуам :
Аффет демиштим, бәни, аннәми вә бабамы Танрым.

             Милли моңнарыбыздан  тукылган , җырлап торган шигырьләрнең төрекчәсе  беткәнче шушы дәрәҗәдә. Тукайның шигъри толпары  аксак корчаңгы алашага әйләндерелгән дә куйган ...Әлбәттә мондый “кәлҗемә” ләр авторына  куелган һәйкәлне төрекләр , бәлкем таман дип тә санар?… Мин сынчы түгел, бәлки автор идеясен аңлап җиткермәгәнмедер , һәм бу хакта газетада үзгә, капма-каршы  фикерләр дә яңгыраш табар әле , әмма Тукайга һәйкәл ниндилеген хәл итүне фәкыйрегезгә  тапшырсалар,   аны чапкан пар атта гәүдәләндерер һәм  туган көнендә генә булса да  (көн саен мәгълүм бер вакытта  булса тагын дә әйбәт) ул сын хозурында Заһидулла Яруллинның “Тукай” маршы” яңгыратылуын хәл итәр идем... Ни аяныч,  хәтта Тукай елы дип игълан ителгән дәвердә дә дәүләт , налог түләүче химаясындагы  ТНВ тарафыннан бу марш бөтенләй эфирда яңгыратылмады  кебек…
               ...Олугъ, кадерле, милләт сөеклесе  затларыбызның җеназасыннан фотолар интернетка эленүенә күнектек.  Ни гаҗәп, түрәләремез , сүз куешкан кебек  анда баш киемсез йөри... Мәрхүмнәр җеназасында баш киемсез булу ул бит православ урысларга хас ... Татар түрәләренең дә шул модадан тайпылмавы көфер уйларга этәрә; бигрәк тә Рәшит Әхмәтов үз газетасында ( Звезда Поволжья)  Русия МВД министры булып эшләгән якташыбызны , милләттәшебезне православ дине кабул иткән дип язгач.... Дөрес, бездә вөҗдан иреге анысы , һәм халкыбыз әйтмешли, җаны теләгән җылан ите ашый...Православ динне сайлыймы шәхес, исламнымы – иң мөһиме ихласлык һәм иманлылык . Файда хакына иман алмаштыру яки ике якка да ярап буталу гына җирәнгеч күренеш, андыйлар монафикълар санала һәм диндарлар  фикеренчә  аларны  тәмугъның соңгы, җиденче каты көтә....
             Бар иде заманнар. Ниндидер китап чыгу, әсәр басылу җәмгыятебез тарафыннан зур вакыйга буларак  кабул ителә иде.   Татарда  Адлер Тимергалин, Әмирхан  Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, яңарак  85 яшен тутырган Миргазиян Юныс  әсәрләре милләтебезне кузгатып җибәрә торган иде...Тукай әйтмешли, “үтте инде ул гомерләр, очтылар шул кош кеби...                                      

Комментариев нет:

Отправить комментарий