Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 3 февраля 2021 г.

Безгә җырларга ярыймы?

Шәмәрдән бистәсенең урманны уртада калдырып төзелгән, күбесенчә яшьләр яшәүче яңа өлешендә “Ихлас” мәчете сафка басты. Бистәбезнең шушы өченче мәчетенә билге­ләнгән яшь имамнар берничә ай эшләгәннән соң, ерактан килеп йөрүне авырыксыныпмы, мәчеткә тартылучылар артмавына гаҗизлектәнме, аны төзеткән эшмәкәребезнең үзлә­ренә күрсәткән ярдәмен азсыныпмы, яисә шуның кайбер таләпләрен урынсыз табыпмы, китеп бардылар. Һәм лаеклы ялга чыккан мин фәкыйрьгә әлеге җаваплы эшкә алынуга тәкъдим булды. Мәчет салган игелекле эш­мәкәребезнең тәкъдименә ризалаштым. Әлбәттә, лаеклы алмаш булганчы һәм бу вазыйфаны башкарган өчен хак алмау шарты белән. Чөнки, алган очракта, тора-бара ниндидер та­ләп­ләр куела баш­лавы мөмкин. Коръән укый белә идем, тәҗвид кагыйдә­ләрен Казаннан килгән остаздан эстәдем, ә вәгазьләрне Диния нәзарәте нәшер иткән “Шура” журналы тәкъдим итә һәм ул гына аз тоелса, мөхтәрәм Җәлил хәзрәтнең берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, заманга ярашлы китаплары бар. Суга кергәч йөзәсе, тора-бара чалма киеп төшкән фото, паспорт һәм төзелеш институты дипломымның копиясен соратып алдылар. Ул гына җитмәде, яңа вазыйфамны законлаштыру максатында дип, 5-15 октябрьләрдә Казандагы коръән-хафизлар әзерләүче “Рәшидә” үзәгенә барып, дини өлкәдәге аз-маз белемемне тирәнәйтергә тиеш булдым. Саба мөхтәсибе Айнур хәзрәт: “Анда бик матур бина. Тәрәзәсеннән чиркәү күренеп тора”, — дип “куандырды”. Электричкада Казанга барып җитү кыенлык тудырмады. Казанның христианча атамалы Вознесение бистәсенә баручы 68нче автобус тукта­лы­шын вокзал тирәсеннән тапмадык дип танышларым әйткән иде. Шуңа күрә аны яшь чакта еш узып йөрелгән Җи­ңү проспектыннан эзләргә булдым. Шул исем­дәге метродан чыккач эзләгәнемне таба алмый йөдәдем. Чөнки монда берсеннән-берсе биек йортлар калыккан, киң урамнар аша күперләр, эстакадалар челтәре барлыкка килеп, барыр юлым­ның кай тарафта булуын аңышырга һич ирек бирми. Күпер аша әле бер, әле икенче якка чыгып йөри торгач, бер миһербанлысы дөрес тарафны күрсәтә алды. Ниһаять, 68нче автобусны көтеп алып, утырып киттем. Әлбәттә, кондуктор ханым ислам дини үзәген дә, ул урнашкан Чәчәкле урамының кайдалыгын да белми. Кү­пер аша елгадан чыгуга беренче урам дип чамалаган идем, шунда төшеп калдым. Чәчәкле урамыннан алга атлыйм. Каршыда айлы манаралы матур бина, ә янәшәсендә чыннан да чиркәү. Үзәктә уку дәверендә шуның чыңлавын ишетү дә насыйп булды. Ә менә, ни хикмәт, тирә-юньгә ишеттереп азан әйтүгә рөхсәт юк икән. ...Укытучыларыбыз да яшь, телләре телгә йок­мый, чорыбыз өчен га­җәп күренеш — бер-икесенең татарчалары да мө­кәммәл, җөмләләре дә төзек. Арада зифа, озын буйлы, теләсә-кайсы телетапшыруны ышанып тапшырырлык, аны би­зәр­лек, спектакль, фильмнарда төп рольне уйнарлык аристократ кыяфәтле, ике катлы мөселман исемле, саф рус телендә шәп дикция белән белем бирүче, һәр сорауга җәһәт җавап табучы бер ир-ат укытучы үзенең чит ил югары уку йортларында укып тирән белемнәргә ия булуын, русчадан тыш гарәп, төрек телләрен камил белүен әйтте, ләкин татарчасы булмау сәбәпле яхшы хезмәт хакы тиендерә тор­ган Казан мә­четлә­ренә имам булып урнаша алмавыннан зарланып алды. Миңа калса, аңа карьера ясарга шәп кыяфәте комачаулый, чөнки аның янәшәсендә күп кенә “бө­ек” затлар өтек кыяфәттә күренәчәк бит. Төрле төбәкләрдән җыелган безләрне икенче каттагы бүлмәләргә урнаштырдылар. Биредә, мәгъ­­­лүм рус әйтемендәгечә, кемнең нәрсәсе “авырта”, шуны сөйли. Мине кузгатып җибәргән, кая килеп эләктем дип пошындырган бер моментны телгә алып узыйм әле. Коръән укый белүчеләр хәбәрдар: га­рәпчә уку тәртибе музыкаль нота грамотасын хәтерләтә. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Музыкада дүрт ара, әйтик, чама бе­лән дүрт секунд сузылышлы аваз нота станында түгәрәк белән тамгалана, сузылыш яртылаш кимесә әлеге түгәрәккә сап куела, дүрттән бергә калса саплы түгәрәк эче карага буяла, сузылыш аралыгы сигездән бер өлеш тәшкил итсә, әлеге сапка — бер, утыз икедән бер булса — ике, ә алт­мыш дүрттән бер сузылыш очрагында өч койрык куела. Коръәнне укы­ганда да, тәҗвид кагыйдәләре буенча, тамгаларга карап, кай урында хәреф-авазларны сузмыйча гадәти укыйсы, кай урында ике тапкыр, кай урында дүрт, хәтта алты аралыкка кадәр сузу каралган. Аның тексты уртак ритмга буйсынмыйча үзенчәлекле рифмалана һәм аның әнә шундый тәртиптә укылуы үзенчәлекле җыр хәсиятенә турылый. Инглиз сәнгать бел­гече Уолтер Пейтер “һәр сәнгатъ әсәре җыр булырга омтыла” дигән. Күкләрдән иңгән Коръәнгә бу беренче чиратта һәм турыдан-туры кагыла кебек. Шулай булмаганда шулкадәр зур текстны ничек тулаем ятлап бетерү мөмкин ди?! Беркөнне яшәгән бүлмәбездә, интернет аша, Бетховенның “Соңгы вальс”ы дип эленгән, чынлыкта француз композиторы Гастон Роллан язган музыканы тыңларга тәкъдим иттем. Роликны мил­лионнар ачсыннар, тың­ласыннар өчен аны элүчеләр шундый хәйләкәрлеккә барырга мәҗ­бүр. Интернетта ошбу вальс чын авторы исеме белән дә, Поль Морио эшкәртүендә дип тә эленгән һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләр саны ике меңгә дә тулмый. Ә Бетховенныкы дигәч, миллионнар капланган һәм нинди генә мактаулар яудырмаганнар. Икенче бер талантлы француз композиторы Поль де Сенневильнең таң калып тыңларлык вальсын да Шопенныкы дип тамгалап йөз меңнәрне җәлеп иткәннәр. Музыкада күңелләр эре­гән илаһи мәлебездә дини белемнәргә ия бер сабакташыбыз кайтып кер­де дә, моны тыңлау гөнаһ, ярамый торган эш дип белдерде, фикерен раслау өчен кызып-кызып аять һәм хәдисләр китерергә кереште. Музыка шып туктатылды. Мин инде татар даирәсе мондый тар, карагруһчыл караштан Тукайлар чорында ук арынган дип уйлый идем, аптырабрак калдым. Гали­әскәр Камалның “Беренче театр” әсәрендә дә моның ише чапаланулар шул чорда ук көлке итеп күрсәтелә. Иң кызыгы, бүлмә­дәге күпчелек тиз генә әле­­ге имам истергән “җил”­­­гә буйсынды. Аптырагач, мәчетләребезне гүзәл күрсәтүче архитектураның ташка иңдерелгән музыка булуын әйтеп карадым. Оппонентым килешмәде, күңелләргә гү­зәллек иңдерүче музыканы бәйлелек уятучы тә­мә­­ке тартуга, наркотик куллануга тиңләде. Аннары, төрле яклап, “дөрес” юлга авышучылар тарафыннан миңа тәрбияви басым башланды. Имеш, яхшылык телиләр. Мөслимдә яшәгән бер дустым “иң зур әшәкелек — кешегә акырта-бакырта эшләнгән яхшылык” ди торган иде. Бәхәсләшә торгач, бер бүлмәдәшебез мөфтиятнең баш казыена телефон аша мө­рә­җәгать тә итте. Казый әйтүенчә, инде Согуд Гарәбстанында да музыка тыңлау тыелмый баш­лаган икән. Әмма бә­хәс­ләшүче кардәшебез: “Нишләп соң ул мин сезгә музыка тыңларга фәтва бирәм дими, ә шулай дип кенә котыла”, — дип, барыбер үз туксанында калды. Арабыздагы ел саен шушындый дини курсларны калдырмаучы, Татарстаннан читтәге төбәктән килгән 82 яшьлек абруйлы бер агаебыз, Коръән аятьләрен, хәдисләрне сүз­гә-сүз аң­лауны кайгырткан Согуд Гарәбстанында да музыканы “аклаганнар” икән, тагын ни кирәк, җавап җиткелекле булды дип, бәхәскә нокта куйды. Бу гына җитмәсә, атаклы Мәскәү имамы Шамил Аляутдинов та музыканы тыю дөрес түгеллеген хәдисләргә таянып ике икең дүрт дәрәҗәсендә “Умма ру” сайтында “Исламда музыка” исемле язмасы аша җиткергән һәм аның белән бәхәсләшергә җөрь­әт итүчеләр табылмаган икән. Әмма эш моның белән бетмәде, бәхәсебез икенче көнне алда телгә алынган, русчасы ифрат камил, зифа буй-сынлы, үзен ике катлы мөселманча исем белән таныштырган, татар телен белмәве карьерасына суккан сөйкемле остаз-имамыбыз дәресендә кабат яңарды. Күрәсең, алдагы көнне бәхәс нәти­җәсеннән риза-бәхил булмаучылар аннан ярдәм сораган. “Исламда музыка тыелган и точка! Чөнки хәдистә шулай диелгән”, — дип кырт кисте укытучыбыз. Ә алдагы дәресебездә генә, татарчасы камил икенче бер остазыбыз аятьләрне, хәдисләрне сукырларча кулланудан сак булырга, башта аларның кайчан, нинди уңайдан кабул ителүен аныкларга кирәк, хәнәфи мәзһәбендә шулай дип колакларыбызга киртләгән иде. Әле бит, хәдисләрнең дөресләре белән беррәттән ялгышлары булуын да остазлар кире какмый. Җәһәт кенә музыканы тыю тарафдары булып куйган бүлмә­дәшем, алдан килешенгән сценарий буенчамы, баш казыйның музыканы яклавын хәбәр итте. Җавап итеп, укытучы остазыбыз аның әйбәт кеше булуын, әмма хаклы түгеллеген мөфтияттәгеләрнең дини белемнәре дә­рәҗәсенә бәйләп “тәгә­рәт­те”. Мин мәшһүр хәз­рәтебезнең югары абруе казый булганга күрә түгел, ә казый булуы абруе югарылыгы аркасында икәнен мондый “гыйлем ияләре” даирәсендә исбатлап булмаячагын чамаладым. “Татарстан яшь­ләре” газетасында ба­сылган бер мә­калә “Ма­тематика укытучы күзлегеннән студентлар” дигән карикатура белән бизәлгән иде. Анда аудиториядә рәт-рәт булып сарыклар утыралар иде. Шуны искә алып, югары математикадан бишлегә генә укыган Җәлил хәз­рәт янәшәсенә үзләрен “галим” санаучы, тәһарәт ал­ганда кәвешне ике бар­мак белән ышку дө­рес түгел, чөнки ул учның яртысыннан кимрәк мәйданга ишарә, ә өч бармак белән ышку дө­рес” кебек “ачышлар”, “тәгълиматлар” бе­лән коралланган остазларның ничек күренүен әйтергә кыҗрасам да, тыелып кала алдым. “Ул як­ламады, ә ислам дәүләте Согуд Гарәбстанының да музыкага рөхсәт ачуын җиткерде”, — дию белән канәгатьләндем. “Менә-менә өлкән буынның хәйләкәрлеге! — дип бәяләде әлеге хәбәрне остазыбыз очынып. – Ә үз өстенә җаваплылык алмый”. “Дөньядагы һәр илнең үз гимны бар, алар белән нишләргә?” — дип сорадым. “Гимн җыр түгел”, — дип үз линиясен бөгүен дәвам итте остазыбыз. Гимннарның башлангычы һәм музыкаль жанр­лар турында сүз озайту акыллы күренергә тырышу дип кабул ителү ихтималын истә тотып: “Һәр халыкның рухына тәңгәл, үз йөзен билге­ләүче моңы-җыры булмаска тиеш микәнни?” — дию белән чикләндем. “Музыканы тың­лау-тың­ламау һәркемнең үз эше. Ә моның гөнаһ икәнен җиткерү имамнарның бурычы”, — дип кырт кисте остазыбыз. Мин, чигенәсе килмичә, куеннан “уен тузы”н чыгарырга җөрьәт иттем һәм Бөрбаштагы мөселман балалар сабан туенда яңгырату өчен, Җәлил хәз­рәт заказы белән, берсен шул бәйрәмгә, ә икенчесе әлеге бәйрәм уздырыла торган Бөрбаш авылына багышлап җыр (көй һәм текст) язуымны һәм шул хезмәтем өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сабантуй мәйданына чакырып чыгарып, халык күз алдында чапан белән бүләкләвен җиткердем. Бу дәлилем дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Кү­рәсен, мөселманча исем­ле, татарлыгы ташка үлчим, яки бөтенләй юк имамнарга һәм остазларга татарча милли музыканың, милли моңның милләтне саклауда нинди роль уйнавын аңлату мөмкин түгел. Бу аларга кирәкми дә. Бүлмәгә кайткач, музыканы тыю белән мавыгып ятлар арбасына артык тиз утырган имамыбыз, араны төзәтү өчен бераз чигенергә булды күрәсең, телефоны аша интернетка кереп, мин яраткан “Соң­гы вальс”ны эзләп тапты. Шуны хозурланып тыңлап утырганда бүлмәбезгә хәл белешергә дини үзәк җи­тәкчесе килеп керде һәм әлеге музыканы Поль Морио җитәкләгән ансамбль башкаруын әйтеп шаккатырды. Озын сүзнең кыскасы, биредә бик тә үзенчәлекле белемле кадрлар тупланган. Фикер төрлелеге дә тыелмый. Мәгълүм ки, хәрәкәт ике яклы булганда гына система эшли. Шул ук вакытта, му­зы­кага каршы хә­дисләрне ялганга чыга­рырга да җыенмыйм. Чөнки “сагыш”, “язмыш”, “ялгыш”, “яратам-җан атам”­лы, Хак Тәгаләне урынсыз телгә алулы, баян белән синтезатор кушылышындагы, бер үк җөм­ләне эчәгесе чыкканчы туксан тугыз тапкыр кабатлаулы шалтыра­ма­ларны эфир аша җыр дип яңгыратуга, аны сәхнәгә чыгып авыз селкетеп торучы атказанган фа­нерачылар кәсебенә мин дә мө­киббән түгел. Бик ихтимал, кайбер хәдисләр бүгенгебез­дә әнә шундый чүп-чарлар азу ярачагын кисәтү сә­бәпле тугандыр...

понедельник, 25 января 2021 г.

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

ТЕКӘ ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ Мәктәптә өчкә -көчкә уку - урта белем кыясын ун ел чуку. Математика дәресләрендә мокыт саналу. Өчле белән баскан-изгән аттестат алу. КДУ карынындагы татфилфакка кендек бедзн бәйләнү: имтихансыз , конкурссыз гына студентка әйләнү.. Ә урнашкач тулай торакка, шигырьләр чыгарып яту пружиналы караватта. Язганнарны гәҗитләргә юллау, шагыйрь булам тәки, дип еш-еш сулау. Бөеклек турындагы хыялларда ою, башка факультетларда чын белем эстәүчеләрнең кимсетүле карашларын тою... КПСС тарихы һәм үз - үзен татарча аңлата алмаучы татар филологиясе дигән “фән”нәрне өйрәнү, университетта югары белем алам, дип сөйләнү... Кимлек касәфәте белән зурлык маниясен графоманлык арбасына парлап җигү . Парнас дип юрап, Самасыр тавына таба җилү. Диплом алу. Дәүләт химаясындагы редакция ишеге катында урын табу. Мәкаләләр, шигырьләр сырлаштыру, милләтне кысалар, дип мырлаштыру. “Шәп язам бит !” -дип яклану... Тәнкыйтьләсәләр, “көнләшәләр!” –дип аклану... Тагын ни? Тәмәке көйрәтү. Милләтне яшәргә өйрәтү... Өч тиенлек фикерләргә кысталу, тиражсыз басмаларда остару...Мәскәүдән зарлану...Рухташ графоманкалар белән парлану....Оядашларга терәк булу, бүләк бүлешкәндә, чүп-чарларын хуплар өчен кирәк булу... Әсәр арты әсәр әтмәлләү, бәян сырлау, роман тәпәләү. Милләт, милләт, ди-ди авыр сулау, миңа премия бирмәү –милләт йөзенә төкерү ул, дип дулау. Мандатка үрелү, ихласлык сүрелү, ялганга уралу,түрәләргә ярап, “үр” арты “үр” алу. Мөхәррирлеккә ашу! Башны һәм артны кашу... Син мине, мин сине кагыйдәсе нигезендә макталу, чират җиткереп, Тукай премиясе, ә аннары “халык язучысы” дигән ат алу. Терсәк тырпайтып ыру-еру, һәртөрле башка бүләкләрне, эресен -вагын яшьләргә калдырмый рәттән уру. Наданлыкны зур гыйлем шәкелендә тәкъдим итү, “хуҗалар” өстәленнән “сөяк” көтү. “Халык хезмәтчесе” булу, “савытник”лыкка сыпылу... Салган баштан “мин-бөек ”, дип очыну, үлгәч, һәйкәл салмаслар , дип, кычыну, милләтпәрвәр булып егетләнү, кемлекне сизмәсләр , дип өметләнү... Оядаш түгелләргә юлны ябу, русча язарга күчкәннәргә гаеп тагу... ...Гомерне бушка уздырганнар да яшьлеген сагына, кем идем, кем булдым, дип әтәчтәй кагына. Шомарту табигый кайбер кытыршы мәлләрне, онытып калдыру биографиядәге күңелсез хәлләрне... Йолдызлар хакында такылдап кылган дуңгызлыкларны, вөҗдан намус турында акыл сата-сата кылган юньсезлекләрне... Көтәргә була хәтта, сөю шигырьләре укып, гарип кызны алдауны, ә максатка ирешкәч янында минут та калмауны... Яки, авыр җинаять кылуны һәм тилегә сабышып котылуны.... ПРУТКОВЧЫЛАР Бар руста Козьма Прутков - уйлап табылган әдип ; Шул исем артына качып тәкъдим ителә кәмит . Псевдоним түгел Прутков, Козьманың бар үз йөзе, үз холкы вә үз фигыле, фикер сөреше , сүзе... Бар татар язучылары. Һәм дә бар шагыйрьләре.Янә бар тәнкыйтьчеләре , өстәмәсенә тагы... Язган роман, бәяннары, “акыллы” җөмләләре, шигырь вә поэмалары,тәнкыйть мәкаләләре, Прутковча ала сулыш! Исән Козьма әмәле! Әрсезлекне әләм итү - шәкертләре гамәле... Прутковчыны өркетми тәкыйтчеләр талкуы... Максаты - катыргы тышта исеменең балкуы .... ӘТРӘК - ӘЛӘМ Әтрәк-әләм түбән иелүчән,түрә хуплавына сөенүчән, югарылар кырын караш атса, җаны-тәне илә көенүчән...Әтрәк-әләм маһир тырпаерга, кылтаерга, әзер, туңкаерга, өстәгеләр артларына типсә, шыңшып, бер почмакка чүңкәергә... Әтрәк-әләм гәҗит- журналларда, яхшы әсәрләргә юл юк анда,укыйм дисәң, бер ни табам димә, яшәр өчен сулыш кысылганда... НӘФИС, ИҖТИМАГЫЙ, СӘЯСИ... “Казан утлары” –укып туйгысыз, һәм кыйбат та түгел бәясе, “әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Романнары саллы, шактый ерак башы һәм азагы арасы... Эч бушата монда шагыйрь-шөгърә, ассызыклап , агын-карасын.... Авторларның оялары уртак - бар да тәмамлаган –татфилфак, аннан редакция урындыгы алар өчен булган толпар ат... Иҗат иткән алар арып-талып, җиң сызганып, терсәк тырпайтып. Шактый нык сизелә уртак калып,барны күрмәү, юкны купайту... Галим-голәмәләр тора монда милли тарихыбыз сагында ,күптән түгел укып чыктым әле Яуширмә авылы хакында...“Ширмә” сүзе елганы аңлата бугай,- дигән галим,- шикелле... Моның ише “гыйльми” расламалар журнал битен ямьли бит инде... Капылт искә төшә , безнең якта җәмгысе өч авыл “ширмә”ле,хатыннары чая, кызларының күз- керфеге озын, сөрмәле.... Орымширмә белән Караширмә Мишә тугаенда, янәшә! Ике авыл - гүя ,су буенда Ик(е)шермә хакында серләшә.... Ә бит “ширмә” төптән уйлап баксаң һичшиксез - гаскәри атама, “яу” , “орым” –һөҗүмчеллек билгесе, хәрби бүленешкә тап-таман... Әби патша юлыннан кайтышлый Казан каласыннан Сабага,“чы” (че, җе) иҗекле, һөнәр белән бәйле авыллар тезелеп калалар...Княжа( Кенәче?), Чуча(Сучы?), Күкчә(е), Теләчә(е) кала, Ачы(Ашчы?), Тиләҗе һәм Кибәче ( Көбәче? Галим-голәмәне мондый тезелеш артык рухландырмый күрәсең... Аптырагач барсын читкә куеп, укырга керешәм хикәя. “Таккүз”* атлысы кулга эләгә, “такбаш” сүзен күреп шыкаям... Ә кем белә бәлки урынсыздыр,юк-барга юлыгып хурлану, “КУ” журналы өчен хозурлыктыр, яңа сүзләр белән нурлану.... “Такбаш”лы “КУ”, шактый кызык журнал, һәм кыйбат та түгел бәясе. “Әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Таккүз* - “КУ” журналы идарәсе әгъзасы Рабит Батулла хикәясе. МӘКТҮБЕ НИНДИ, МӘКТӘБЕ ШУНДЫЙ... Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре - Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан.Татар халык әкиятләре атлы башка тупламнар да, бер камырдан “бии” бар да, уртак тамырга сырышкан...Хезмәт тора өч бүлемнән, хайваннар турында башта, тик тармадым ул эргәдә йолдыз кашка чабыш атка... “Әтәч белән төлке”, дигән әкият ача ул бүлекне, эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны”,-ди.Әтәч әйтә: “Алай булгач, уят башлап имамны”, -ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. “Кадалгыры, тәһәратем ычкынды”, -дип , төлке , шыла...Әкиятнең икенчесе “Торна белән төлке” атлы, мәктәптә уткән Крылов мәсәленә ныкъ ук тарткан...Өченче әкият “Аю, бүре, төлке”, дип атала, имеш шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала.Ниятләре :“Киләчәктә бер затка да тимик”,- була,боларга дөя иярә, алар аны тотып, суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа, күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя... “Наян төлке” дигән әкият , күпләргә ошыйдыр шаять,ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгәллимә Төлкебикә, “ укытам” , дип алып кала, “ике атналык ризыкъ”, дип, нәни бүреләрне чала... “Нәзәкатьле” әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... “Елан патшасы Шаһмара” ... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам , дип өчкә кисә... Икенче әкият –“Зөһрә”, аның анасы бик “ушлый”,күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана, бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – “Каракош”, иншамы соң дип торышлы, ул “Аленький цветок”ка нык ошаган, патамышты...Аның артыннан килгәне, “Балыкчы һәм гыйфрит” була, шуннан бер өзек китерик : “ Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана, патша малае тота да, бу гыйфрит хатынын чала...” Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр..Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә,иң алгы сызыкта Шомбай, алдап-йолдап гомер итә...Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый,мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый- мактый?... Әкиятләр иң әвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры? Мондый хезмәтләр иясе , исеме матур ИЯЛИ, түлке миндә бер вапрус бар, аны кимнәр соң иярли? “Фольклор”ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны духтыр илә кандидатлар? Титул- дәрәҗә алырга мондый “мал” торамы ярап?Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына , гавәм, көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкәләте вәссәләм.. МЕТАМОРФОЗА ( КИСКЕН ҮЗГӘРЕШ) Бул минеке генә , юкса бетәм! Үлә - бетә сине генә көтәм! Сине сөям, сине генә телим! Үлсәм үләм, башкаларга бирмим ! Сине генә даулый минем күңел,синнән башка мин бит беркем түгел,сине генә аулый минем күңел, ки дә камыт, арбабызга җигел.... Әтрәгәләм шагыйрь шулай сырлый. Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...Рухи хәерчеләр эчтән елый ,шундый чүп-чарларны тыңлый-тыңлый... Ә бит ихлас гашыйк андый булмый! Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...Аңа шартлар һәм таләпләр куймый ,тик аның хакын хаклауны уйлый... ... Онытылмый бер борыңгы кыйсса , ахыры тетрәтә, чыкмый истән, гадәти бер сөю өчпочмагы : сылу кыз һәм ике егет тагын. ...Сөйгәнем, дип берсе төшә суга, бергенәм , дип керә янган утка, үз күкрәген куя ахыр чутта, көндәшенә кемдер аткан укка... Кыз иңрәвенә каршы шул егет,соңгы сулышында телгә килеп: -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -дип әйтә дә, тынып кала, җансыз...... Замандаш әдипләр иҗатында, кытлык, адәм рәтле ир затына . Геройлары үзләре күк мүкләк, укыса кем, интегәчәк, үтләп.. СОРАУ Башкорт “йәшлек” диеп яза,ул йәшлек, булып укыла, татар “яшьлек” дип сырлагач, йәшлек ёшьлёккә сыпыла.“Къазан къала”, дип язылмый,ә языла “Казан –кала”, һәм татарның башкаласы нәҗес савыт булып къала.“Сука” сүзен укыйсың да, күңелләрне сагыш баса... Язын бакча эшкәртергә ана эт җикмибез, ләса....Аһ, татфилфак галимнәре, кандидатлары духтыры ...Шушымы безнең алфавит, инәгезне корт чаккыры! ТУҢ ТОМНАР КӘСАФӘТЕ Телебездән, җырыбыздан югала моң,сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә шом. Әдипләребез артыннан коела ком. Күрче, чыгарып яталар том арты том... Томнар гына кибет киштәләрен күрми, аларда ни язылганын һичкем белми... Китапханәләр шул малдан шыплап тулган,чекерәеп тора алар уңнан, сулдан. Бу тәртипне кем кануный уңайлады? ..Әлбәттә милләтнең шома шомбайлары! ... * * * "КУКУРУЗ ЧӘКӘНЕ ”, дигән хикәя язган идем, Елга исемле журналга шуны юллаган идем, Әсәрегезне ошаттык!- дип , хуплап, зурладылар, Апрель аенда“ чыга”, -дип мәктүб тә юлладылар. Соң мәлдә баш мөхәррирдән яман хәбәр саркыды, Кемдер, һәр өтерен укып, аңа төшкән аркылы... Кем ул, кайсы, закон бозып хикәяне суючы? - Без түгел, - ди “медианерлар” , - әсәреңне тыючы... Әдәбияттан әдәпне ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы, өер кылган “эш”ме бу? Гүзәл Яхинаны яклап , язган өчен , үчме бу? Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы? Редакция кабул иткән, имеш, мөстәкыйль карар... Беләсе килә, шәхсән кем салды әхлакый зарар? “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек; ..Чамалыйм, памперс киеп йөридер ул тирес бит... АЛЕКСАНДР ГАЛИЧ (Рөстәм Зарипов тәрҗемәләре) ДӘШМИ КАЛУ, КАТЫЙЛЬЛЕККӘ БАРУ... Өлкәннәр чутында без күптән, Балачак еракта, ул үткән... Әкияти хәзинә эзләүгә Омтылыш сүрелгән күзләрдә... Эсселек бөркегән чүлләрдә, Салкынлык саркыган җирләрдә, Казыну - файдасыз мәрәкә, Эндәшми калуда бәрәкәт... Дәшми кал , баерсың , этләшмә, Йом күзең, эндәшмә, эндәшмә! Тыңлама ярсыган йөрәкне Акылга ышанма , кирәкми... Чыдадык, гел телне тешләдек... Карышмый, ә хуплап дәшмәдек , Кемнәрдер шаулады, даулады... Киттеләр бу җирдән аннары... Юлы бер югалып калмауның, Кәнәфи, түрәлек яулауның, Дәшми түз, сүзләрдән күбенче, Берзаман булырсың беренче!! Ә инде ирешкәч максатка Уксыта һәртөрле сафсата; Мең тапкыр расланган, чын әгәр, - Энәшмәү - алтынга бәрабәр!.. Башкалар кычкырсын буылып, Рәнҗештән, ачлыктан ачынып! Үзгәләр дуласын, шашынып!... Ә син тор бер читтә, кашынып... Баю тиз, ...әнәсен сатыйм ла , Әверелү бик ансат катыйльгә... Ни кирәк тормыштан, шуны ал, Дәшми кал, дәшми кал, дәшми кал... * * * (“Тагын җен турында” (Еще раз о черте) шигыреннән өзек) ... Алдаш, якын дусларыңа ит хыянәт, Фәхештә чик рәхәт уңда - сулда; Килер кыямәт, тотарсың җавап... Аңла , анысы бит әле аның соңра...

четверг, 21 января 2021 г.

Җ Ы Е Н

Кайнар нотыклар ясала Язучылар җыенында, Иснәнеп кабул итәсең Куесын да, сыегын да.... Мәмрәп тә кителә кайчак Кемдер бушатканда эчен , Менә тагын берәү сөйли: “-Мин яшәдем милләт өчен! Мәйданда азатлык даулап, Селтәп мунчала кылычны , Аңлапмы, аңламыйчамы Дәү абзыйга ныкъ булыштым... Яудырган гаепләүләрем Шуның файдасына чыкты , - Мәскәү алдында идеаль Толерант образ калыкты.... ... Спарринг партнер сыйфатында Йөргән чорым калды ерак, Инде Гүзәл Яхинаны Талку өчен җитте чират... Ник бар да укый Гүзәлне, Һәм мактыйлар күккә чөеп!? Әллә ничә премия Тапшыралар аңа өеп..... Мин дә иҗат итәм ләса, Татарым, дип, ярсып-дулап. Тукайдан бүләк килмәде Җитмешемә дә турылап... Социаль челтәрне ярып Ишетәсездер үкерү : “Миңа премия бирмәү, Милләт битенә төкерү!...” ...Кемнеңдер төрткәләвеннән Шул мәлдә уянып китәм, Бар да кайтырга кузгалган, - Җыеныбыз тәмам икән....