Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
четверг, 27 ноября 2025 г.
ХАТЫН – КЫЗ РОМАНЫ
Җәлил хәзрәт бер вәгазендә, ир-атларга мөрәҗәгать итеп, хәдискәме, ниндидер фәлсәфәчегәме таянып, тормыш тәҗрибәсеннән чыгыпмы, анысы хәтердә калмаган, "хатын-кызда аждаһа һәм фәрештә яши, кайсын уятасың , шуның белән яшисең, дигән иде...Телефон аша сөйләшкәндә, әлеге фикергә, "кайсы көнне кайсын уятасың, шул көнне шунысы белән яшисең" дигән нәни генә төзәтмә өстисе килүемә ул көлемсерәп, бу бит бер уен көлке генә инде , дип куйды...
Хатын-кызлар турында атаклы язучылар, философлар тарафыннан чордан чорга берсеннән берсе үткен һәм кызыклы фикерләр әйтелгән.... Хатын-кыз акыллыракмы, ир-атмы? Бу сорауга җавапны да уенын-чынын кушып инде бик күптән эзлиләр...Үзләрен дөнья кендеге дип санаган европалылар да байтак чорлар хатын-кызның физик мөмкинлеген һәм акыл дәрәҗәсен ир-атныкыннан кайтыш, дип санаган.Хатын-кызның иҗтимагый тормышка лаек биләмәсен Германия кайзеры Вильгельм II “к” хәрефенә башланган өч сүз (кinder, кuche, кirche) белән тамгалап чикләгән һәм шуны Европада кайчандыр канун дәрәҗәсендә хакка чыгарганнар. Ул сүзләр бала, кухня, гыйбадәтханә дигәннәрне аңлата. Мин бу сорауга җавапны ирекле "Татарстан яшьләре" газетасында , 2014 нче елның 29 сентябрендә басылган шул исемдәге мәкаләмдә, әлеге җөмләдән керешеп эзләгәнмен һәм үлчәү тәлинкәм хатын кызлар файдасына авышкан... Ул мәкаләдә радиация турында гыйлемгә ирле-хатынлы физиклар Мария һәм Пьер Кюрилар нигез салуын, бу икәүнең кайсы акыллырак булган дигән сорау борынласа, Пьер – бер, ә Мария ике тапкыр Нобель премиясе лауреаты булуын искәрткәнмен, бүгенге чорда татарның иң шәп шагыйре кем дип сорасалар, ике дә уйламыйча, Саҗидә Сөләйманова, иң талантлы һөнәри композиторлар , дип кызыксынсалар, Сара Садыйкова һәм аның дәвамчылары Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, дип җавап бирәчәкмен, ә иң бөек җырчыбыз кем иде дип тәфтишләсәләр, Фәридә Кудашева дими хәл юк, дип тә өстәгәнмен...
Күптән түгел үзем сыман төзелеш институты тәмамлап, үз һөнәре буенча эшләүче Алсу кызым туган көнемә бүләк иткән Мария Корелли атлы авторның "Иблис сыкравы" исемле китабын укыгач, дөнья әдәбиятында хатын кыз язучының бик биек урын биләвенә төшендем.. 19 гасыр азагында Англия классигы Мария Корелли (чын исеме Мэри Моккей, 1855-1924) романнары урын алган китаплар, тиражлары , сатылышы буенча, чордашлары,атаклы Конан Дойл, Уэллс, Киплингларны , өчесенекен бергә кушылышта артта кадырган икән...
Хатын-кыз авторларны китап сөючеләр җитди кабул итмәвен үз җилкәсендә татыгач, ул әсәрләрен ир-ат автор исеме белән тәкъдим итә башлый. Ә Россиядә, авторы Брэм Стокер дип күрсәтелгән китабы, тәүге тапкыр, 1903 елны нәшер ителә.
Рус телендә "Иблис сыкравы" исемле романы урын алган китабының беренче тиражы күпме булгандыр, ә менә 2025 елның маенда басылганының өстәмә тиражы 40000 тәшкил итә... Кызык, бүген кайсы илнең, кайсы халык классигы китабы , чит илдә шундый тиражлар җыярлык рухи егәргә ия икән?...Тикмәгә генә шуның тышында нәни хәрефләр белән "чорларны үзгәрткән китап", "буыннарны берләштергән язучылар" дигән искәрмәләр чагылыш тапмагандыр...
Әсәрнең төп герое, үзен даһи язучы санаучы, әмма нәшрият редакторлары якын итмәүче ,язганнарын гел кире боручы , очраклы хезмәт хаклары алып юксыллыкта тормыш кичерүче Джеффри Темпст көтмәгәндә мәрхүм туганынының миллионнарына ия булып, аңа чиксез мөмкинлекләр ачыла, һәм ул иң югары даирәләрнең сөеклесенә әйләнә. Китабы тиз арада басылып чыга, аны иң затлы газета– журналлар аша , иң атаклы, шул эштә азу ярган тәнкыйтьчеләр , әлбәттә кызыксындыру чараларыннан мәхрүм калмыйча , күккә чөеп мактарга, рекламаларга керешәләр.... Хәлбуки роман резонанс тудырмый.. сатылу дәрәҗәсе дә авторның күңелен күтәрерлек булмый. Романда, аныкы гына түгел, артыннан этеп күтәрелүче, макталучы башка танылган авторларның китаплары сатылышы әлләкем түгеллеге тасдыйкълана. Ә тәнкыйтьчеләр тарафыннан даими орышуларга дучар талантлы хатын-кыз Мэвис Клерның китапларын көтеп алалар, егылып укыйлар, тиражлары артканнан арта тора. Джеффи Темпст шул ханымның бер әсәрен уку белән, үз иҗаты аныкыннан шактый түбән баскычта торуын төшенә, бу хәлгә үтә ныкъ үртәлә,борчыла, ярсый, һәм конкурентының иҗатын хурлап, уңны сулны онытып мәкалә яза, шуны, чит исем астына качып, иң популяр журналда бастырып та чыгара... Ә бер мәлне, аларның юллары кисешә ,һәм әлеге Джеффи Темпс талантлы ханымнан үзе язган романны ничек бәяләве турында кызыксына. Мевис Клер елмаеп - балкып,
Романыгызны укыдым әйбәт язылган, ә мәкаләгез тагын да шәбрәк иде, -дигән җавап күндерә...
Әдипләр язмышына кагылышлы әлеге гыйбрәтле әсәрдә кайбер язучыларның дәрәҗәләрен төрлечә, шул исәптән югары даирәләрнең рәсми чараларында катнаштырып өреп кабартулар , аларны үз өлкәләрендә махсуслашкан тәнкыйтьче каләм ияләре төркеменнән даими мактатулар, репутацияләренә күләгә төшерми торган ысулда, матди агымнар турылаулар аша да хәл ителүе тәсфилле бәян ителә...
Инде кем әйтмешли, үзебезнең бәрәннәргә әйләнеп кайтыйк. Бездәге, ирекле матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләрдә, язылучысы ташка үлчим , китапханәләргә тагу аша гына асралучы басмаларда нинидер бәйгеләр узды, дип , яңа, яшь талантлы авторларны аякка бастыруны, үстерүне күздә тотмый гына, һаман һаман бер үк авторларга, язганнары ни илкүләм, ни регион дәрәҗәсендә резананс тудырмаган, ни сатылышы, ни интернетта ачылышы, сәхнә әсәре булганы анда күтәрелүе аша зарурлыклары расланмаган шартларда, беръюлы өчәр, дүртәр премия өеп бирүләрдә, баксаң әллә ни яңалык юк икән бит...Күрәсең иблис үз вазифасын һәр чорда һәм илдә, төбәктә җиткелекле, төгәл башкара .. Ни аяныч, дөреслеккә хыянәт итмәү корылышындагы ирекле газеталарыбызның сафлары сирәгәя бара. Баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафат булгач «Звезда Поволжья» озак яши алмыйча балкуыннан туктаган иде , инде 105 яшьлек "Татарстан яшьләре" дә үзенең хушлашу хатын бәян итте...Үзенчәлекле, бәйсез "Безнең гәҗит" тә тансыклатып, айга бер генә килә хәзер...Инде ансыз да калмасак иде. Татарның милли галәме тараюы өчен кемне, кемнәрне "котларга" соң? 1920 нче елны чыга башлаган, милли казанышыбыз булган "Татарстан яшьләре"нең яшәүдән туктавы белән ул басманы даими алдыручы, анда 350 дән артык язмасы басылган мин фәкыйрьнеме?" Шундый "котлау" ирешсә, "без булдырабыз!" дигән җавап бирергәме? Почта чыгымнары , биләгән торак мәйданы өчен аренда хакы артуны сәбәп , яки чара, дип башны аска ияргәме? СССР чорында ия булган торак мәйданыннан мәхрүм калуны, эшнең башы санап , моңаергамы? Интернет аша "Матбугат ру, "Татарстан яшьләре" , дип кереп андагы чорлар дәвамында теркәлгән берсеннән берсе кызык язмаларын уку, хәтердә яңарту мөмкинлегенә дә нокта куелыр микән инде, дип сызланыргамы?
" Иблис сыкравы" романы үтә үзенчәлекле әсәр, анда хәрам малларның, хәрам юл белән дәрәҗә казануларның буылдыргыч җан тынычсызлыгы китерүе кисәтелә. Янә килеп, уйнаш аша дәрәҗәләргә ирешкән чибәркәйләрнең үлем белән тартышкан мәлләрендә төс кыяфәтләре шөкәтсезлеккә күчешен тасвирлаулар да тетрәндерә...Нил елгасы буйлап яхтада сәяхә барышында теге һәм бу дөнья арасында калу, зифа буйлы чибәр ир кыяфенә кергән иблиснең , тышкы кыяфәтенә таң калып һәркем иң гүзәл дип санаган ханым мәхәббәтеннән , чын йөзе коточкыч булуын күрүе сәбәпле баш тартуы, читкә кууы...да битараф калдырмый...
Әлеге әсәр кахарманы язучы ханым Мэвис Клер үзен тәнкыйтьләүчеләрнең исемнәре белән тамгалап күгәрченнәр асрый. Ә кошлар шул исемгә күнегә, җавап бирә. Ул аларга орлык ашата һәм орлык өчен үзара сугышуларын көлемсерәп күзәтергә ярата.... Ирексездән, Мэвис Клеерга бүгенге прототип Гүзәл Яхинага да андый кошлар асрау артык булмас иде, -дигән уй күңелне сыдырып узды.. Гүзәл Яхинаның Россиянең иң югары өч әдәби премиясенә лаек булган, күп телләргә тәрҗемәдә бик күп илләргә таралган, бәясе һәм тиражы зурлыгы аша Форбс китабына кергән беренче романына , шуның буенча төшерелгән миллионнар яратып караган фильмга үчегеп, ярсып кадалучы ир-ат язучылар мәрәкәсе дә яңа түгел, ә баналь кабатлану, үзенчәлекле плагиат сыман кабул ителә. Әларга кушылган хатын-кызларның да кемлеге, ниндилеге әлеге романда аяп тормый ачып салынган..Мэвис Клер үзенә ябырылучы хатын- кыз тәнкыйтьчеләрне "әдәбият бакчасында үзләрен әдип санаучы итәкле карачкылар", намуссыз каләмзат ир атларны "дрессировка узган һәм киендерелгән маймыллар", дип тамгалый,.әдип булу һәм әдип булып күренү икесе ике нәрсә, дип белдерә...Бүген дә , ил дәрәҗәсендә димим, Татарстан киңлегендә аһ итеп укырлык бер әсәре юк хәлдә текә язучыга сабышып, түш киереп, бүксә кагып, театр куеп йөрүчеләр юк түгел .... Саҗидә Сөләйманованы өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, өч тапкыр аны исемлектән сызучы ир– ат һәм иҗатчы саналучылар гамәле дә ошбу фикерне куәтли...
. Әлбәттә мондый романны татар теленә тәрҗемәдә асрамадагы әдәби журнал битләрендә күрү мантыйкка сыймас кебек. Җирле "даһи"лар моңа юл куймас ,дип фаразлыйм...
четверг, 6 ноября 2025 г.
Күңел нечкәргән минутларда...
28 июль 2016 ел Татарстан яшьләре
“Ихлас” нәшрияты Мөдәмил Әхмәтовның “Кайту” исемле китабын чыгарып, әдәби табынга куйды. Мөдәмил дусның иҗади үрнәкләре бик нәни тиражлы (100 данә) китап аша булса да дөньяга чыгуы барыбер дә куанычлы хәл.
Беркөнне минем дә җанны ниндидер сагыш биләп алды. Бәлки улымның Казандагы эшен ташлап, Санкт-Петербургка барып урнашуы суккандыр. Кем беләндер сөйләшәсе килә. Сөйләшердәй, хәлне аңлардай кеше – Мөдәмил юк. Якты дөньядан китеп барды лабаса. Аптырагач, интернетка кереп, Мөдәмил Әхмәтов дип язсам, “Безнең мирас” журналының аңа багышлап урнаштырган альманахына юлыктым. Шундагы язмалар белән танышкач, күңел бераз тынычланды. Шунда Фәннүр Сафин, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин, Зиннур Насыйбуллин һәм башка шундый атылган йолдыздай балкып алган шагыйрьләребезнең иҗади үрнәкләрен дә чын шигъриятнең ни икәнен оныттырмау хакына “Һәфтияк Шәриф” калынлыгындагы китап шәкелендә булса да әдәби табынга чыгаргалап торасы иде дип уйлап куйдым.
Инде Мөдәмилнең язылып та, югалу сәбәпле, китабына керми калган ике хикәясе эчтәлеген сөйләмәкче булам. Ул аларны миңа укыган иде. Беренчесе менә мондыйрак булып истә калган.
“Мөслимнең Ык күпере башында машина көтеп торучылар арасында чуар күлмәк кигән, яулык япкан, бите кояшта янып каралган бер әби. Тик машиналар ул кул изәгәнгә түгел, ә чибәр кызлар катында туктый. Кызлар китә тора, ә ул кала бирә. Менә бер дәү йөк машинасы аны узып туктый һәм әбигә кул болгый. Әби, бу минем оныгым микән әллә, мөгаен, шулдыр дип, абына-сөртенә алга уктала. Баксаң, шофер егет әби артында торган туташка дип туктаган икән, “бетмәс монда әрсез алабайлар” дип сукранып, әбине кабинасы ишеге төбеннән читкә этә-төртә, сөйгән кызына кабинага менәргә булыша. Аннары, машинасын яман акыртып, тузан өермәсе куптарып кузгалып, күпергә барып керә. Һәм күпер җимерелә. Бөтенләй түгел, бер ара адымда гына.. Әле бу Ык күперенең агач чагы, имеш.
Урып-җыю чорында азга да юл өзелү түзеп тормаслык хәл, бу хакта хәбәр тиз арада район җитәкчелегенә барып ирешә. Озак та үтми урынга райбашкарма рәисе килеп җитә. Мөдәмил аны шул вазифадагы гайрәтле җитәкче Гариф Хафиз улы Хафизов гәүдәләнешендә күзаллыйм, дигән иде. Һәм җитәкче “ә” дигәнче эшне оештыра. Ул юл читендә моңаеп һәм бөкшәеп торган, бу якныкы түгеллеге кояшта янган чыраена чыккан әбине күреп ала, аның катына килә, хәлен сораша.
Әби Казахстанда, бала карарга китеп, байтак еллар кызында яшәгән. Оныклар үскәч, анда сыймый башлаган һәм туган ягына, төпчек улына кайтырга ниятләгән икән.
– Казахстанның кайсы өлкәсеннән? – дип кызыксына җитәкче.
– Анда сафхуз дигән җир бар, – дип җавап күндерә әби.
Әбинең йөрәк шаяргалый икән, валидолым бетә, нишләрмен дип куя якты йөз күрсәтүчегә. Гариф агабыз, борчылмагыз, “миндә бар” дип, машинасыннан алып, үзе өчен тоткан даруын аңа суза.
Җитәкче мосафирә карчыкның кайсы авылга юл тотканын ачыклый. Баксаң, ул аның салгаларга яратучы улын да, улының пырдымсызрак хатынын да белә икән. Авылда әбекәйгә көн булмаячагын Гариф агабыз чамалый һәм бер милиционерга аны Мухан авылындагы картлар йортына урнаштырырга куша. “Шунда яшәп тор, малаең белән киленең Башкортстанга кунакка киткәннәр иде, алар кайткач, үзем илтермен”, – дип тынычландыра. Исәбе әлеге гаиләгә ниндидер матди ярдәм күрсәтеп, әбинең гаиләгә кабул ителүен уңайлау...
Милиционерның прототибы Ильяс исемле участок инспекторы дигән иде Мөдәмил. Бар иде шундый үзешчән сәнгать йолдызы, һавадан “чирәм йолкып” бии, урында сикереп сальто ясый, йөзеннән елмаю китми торган погонлы ир-егет Мөслимдә... Картлар йортына урнаштыруның мәшәкате күп, медицина комиссиясе узу кирәк, вакытлы прописка алу, тагын әллә ниткән кәгазьләр... Ильяс бу киртәләрне ничек кирәк алай уза һәм әбине картлар йортына көнендә урнаштыра.
Аннары Мөдәмил картлар йортындагы тәртипләрне бәян итәргә керешә. Борынга нинди исләр бәрүеннән башлый, һәм персоналның үз карамакларындагы карт-корыга карата төксе мөнәсәбәтен җепкенли. Персоналны да аңлап була, баксаң, анда олы вә кече йомышын астына гына үтәп ята торган, яки акылы бик үк камил түгелләр дә бар һәм шикаять юлларга остарган бәлачеләре юк түгел, имеш...
Әбинең исә нык сагынган, төшләренә кереп йөдәткән үз авылына кайтасы килә. Ул аның кай тарафта икәнен дә аңыша, иртән җәяү чыгып китсәм, кич барып җитәрмен, дип исәпли. Китешли, картлар йорты биләмәсендәге кишер түтәленә кармак салып балык тотмакчы булып утыручы исәр карт белән шактый кызык һәм гыйбрәтле әңгәмә кора. Аннары, бисмилласын әйтеп, тәвәккәлләп авылына төбәп кузгала. “Балыкчы” карт бер мәл түтәлдә ялтыравыклы нәрсә күреп ала. Баксаң, карчык райбашкарма рәисе бүләк иткән даруын төшереп калдырган икән.
– Әһә, селәү (суалчан) салырга әйбәт булды әле бу, – дип исәр карт ихлас күңелдән куана... Тартманы ачып, дару төймәләрен түтәлгә сибә...”
Тагын бер хикәясе “Толым” дип исемләнгән иде.
“Чишмәләр типкән, таллар баскан мең кошлы сазлыклы үзәнендәге болынга кичләрен яшьләр уенга чыга торган була. Авылның иң гүзәл кызының йөрәген ике егет яуламакчы. Көрәштә дә, җыр-биюдә дә ярыша болар. Кыз, ниһаять, берсен сайлый. Икенчесе төнлә кыз йоклаган келәткә үтеп керә һәм аңа кагылмый-орынмый гына чәч толымын кисеп алып чыга. Шул толым киселү аркасында үзара сөешүчеләрнең арасы бозыла. Толымны кем, ничек кискәнен беркем белми. Ара төзәлергә өлгерми, гашыйк егетләрнең икесе дә сугышка китә. Икесе дә исән кайта. Кыз чит якка вербовка белән киткән, адресын беркем белми. Әсәр азагында, көндәшләрнең берсе үлем түшәгендә ятканда, хәл белергә кергән икенчесе аңа толымны тапшыра... Ә инде яшь чакларында болар кич чыккан болын юк, ул су астында калган, анда плотина корылган. Плотина коручы ПМК җитәкчесен Мөдәмил миңа охшатып тасвирлаган. Сулык зур, киң, иркен, анда вак балыклар сикерешә, эреләре чуптырдап куя, үрдәк-казлар йөзә, бөҗәкләр тыз-быз килә, акчарлаклар кыйгачлап оча. Карап торырга бар да соклангыч һәм әйбәт кебек, ә асылда берөзлексез җан кыеш бара”.
Шулай төгәлләнә иде хикәя...
Кем белә, бәлки Мөдәмилнең югалган хикәяләре табылыр. Яки берәр талантлы якташы аны мотивлары буенча кире торгыза алыр? Мин тырышып карадым, барып чыкмый... Мөслимчә уйлый һәм фикерли алу өчен шул төбәкне ярату гына җитми, анда туып үсү дә шарттыр, күрәсең...
Подписаться на:
Комментарии (Atom)