Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

суббота, 11 ноября 2017 г.



                 КҮЛМӘГЕҢНЕ  КЫЧЫТКАННАН  ТУКЫТ ....

                                                                                      .... Ачсам, әдәбият дәреслеген,
                                                                                           Әлләкемнәр  булган классик ;
                                                                                            Алгы рәтне  депутаклар  били,
                                                                                         Бүген безнең кулда блач, дип....



      
  
         Әдәбиятның  тетрәндерү аша күңелләрне чистарту хәсияте турында диңгезче һәм  язучы Миргазиан ага  Юнысның тәсфилле мәкаләсе бар.  Суфи шагыйрьләрнең  тирән фикер салынган робагыйлары   акылны чарлый һәм күз карашларына яктылык өсти, дип язганнары да күзгә чалынды кебек. Тукай, Такташ, Гамил Афзал һәм Зөлфәтләр иҗаты белән танышканда  да дөнья яктыра төшә. Моң белән нурдан тукылган  чәчмә әсәрләр  исемлегенә Роберт Миңнуллинның җыр канатларына күтәрелгән  “Соңдыр , шул соңдыр...”,   “Әбиләр чуагы”,  “Яратыгыз!”,” Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” исемле тезмә әсәрләрен дә кертми булмый... Зиннур Насыйбуллинның “Сафлык бит ул намус өчен кирәк, тормыш өчен кирәк, җыр өчен...”, дигән юллары да, мөгаен, байтак күңелләргә уелгандыр... Бар атылган йолдыздай шигырьләр, бар дәрья суы сыман тирәннәре, алкыннары, бар математик формулага яки һинд мантраларына  тартканнары... Янә килеп, беренче карашка тупасрак һәм мокыт кына тоелган, мәгънәсе ташка үлчим сыман,  чәйнәмәгә тартым, кат кат кабатларга этәрешле, шуңа да карамастан  ялыктырмау сыйфатына ия  дүртъюллыклар да очраштыра.... Исән авторларның   үпкәләве , ә мәрхүмнәренең рухлары рәнҗергә мөмкин, дип, исәпләп, конкрет шагыйрьләрдән  мисаллар китереп тормыйм, чамалап табуны теләге бар укучыларның үз ихтыярларына калдырам. Әмма, әйтергә теләгәнне аңлату өчен бөтенләй мисалларсыз да ярамастыр. Биредә сүз сару кайнаткыч чәчмә эшләнмәләр, тозсыз җыр текстлары  турында бармый, алары хакында фикер белдерүләргә кытлык юк, “Т.Я” газетасы бу теманы  күптән  иңендә тота, җөмһүрият җитәкчелегенә Мәскәүдәге милләттәшләр дә катгый фикерләрен  җиткерде,  Җәлил хәзрәт ел да уздыра торган  мөселман балалар сабантуенда, быел, алып баручы ханым да “Болгар” радиосында  тәртип урнаштырганнары өчен  “Тәртип” радиосына  рәхмәтен җиткерүе тикмәгә генә алкышланмагандыр... Артларына су керә башлавын чамалаган вазифалы вә вәкаләтле эшем ияләре, чирек гасыр буе чүп тибеп йөргәннәрен таныйсы урында, печтеки  генә хезмәт хакына ялланган радиожурналистларны һәм алып баручыларны  гаепле калдыру ниятеннән, теге сүзне болай әйттеләр, без яшь чакта фәлән диктор агай вә апалар болай әйтә иде, дип  эфирга һәм матбугатта чыгып  “сайрый башладылар”... Ирексездән, Сабада яшәгән, колхоз идарәсенә кирәк кешене чакырып китерү  йомышындагы сакаурак Шәмгун агайның, колхоз рәисе,”бик әкрен кыймылдый башладың әле син”, дигән шелтәсенә , “Бидүең ничек йөдүем шулай”, дип җавап бирүе турындагы, язучы Тәлгат Нәҗми теркәп калдырган  гыйбрәтле диалог искә төште... 
         Үзем дә каләм тибрәткәләвем сәбәпле,  каләмдәшләр белән аралашмый торылмый торылмый. Мөслимдә, район редакциясенә бер керүемдә ахирәт дус Мөдәмил Әхмәтовның ,  почта аша килгән шигырьләргә күмелеп, моңаеп  утырган  чагына юлыктым.  Ул, юрамалай җитди кыяфәт чыгарып, кулларын болгаштырып арадан берсен сайлап алып,миңа укыды. Өлкән яшьтәге үзешчән автор, әлеге вәзенле әсәрендә фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә төрле-төрле һөнәрләр үзләштереп  кайсында нинди уңышларга ирешүен  саный саный да,  кайбер уңышсызлыкларына күчә, һәм  азагын “язмышым, дим , кайгырмыйм”, дип, алары өчен дә  хафаланмавын белдереп, оптимистик рухта төгәлли. Һәм әңгәмәдәшем, шул озын шигырьдә әйтелгәннәрне образлы телгә турылап,  мәгънәсен дүрт юлга  сыйдырып, түбәндәге зәһәр пародиясен  ябыштырды:
                                             Тавык кудым- әтәч булдым,-
                                             Бия кудым-айгыр мин;
                                              Ак аюны тоталмадым,
                                              Язмышым, дим, кайгырмыйм....
          Миңа калса, ул, һәвәскәр автор иҗаты җимешеннән түгел, ә үзенең, Зөлфәт, Мөдәррис, Нияз Акмал, Эдуард Мостафин кебек  асыл иҗатчылар ихтирам иткән шагыйрь  була торып, башкалар  тәпәләгән  чүп-чарда казынып утыруыннан  көлеп һәм үртәлеп тудырды әлеге юлларны.  Чөнки, бер мәҗлесебездә күңеле нечкәреп китеп, һәркемнең үз ахмаклыгы үзенә җитә, ә мин көн саен башкаларныкыннан да өлеш чумырам, -дип сукранганы  булды. Ул башка эшләргә күчтеп азапланды, берсендә дә югалып калмады, ләкин,  кабат элекке оясына әйләнеп кайтты.  Күрәсең, типография буявы исе сагындырган, җанымы, җенеме шунда  алгысыткан... Һәм әлеге эшеннән лаеклы ялга озатылгач, озак яши алмады....Китте...Озатырга халык күп җыелган иде...
          Мин, редакциядә хезмәт куючыларның хезмәтен, халык хуҗалыгына  караган эшчәнлек белән чагыштыргысыз ансатка чыгара идем.  Бер мәлне шул өлкәдә казганган   якын танышларым, дусларым берәм-берәм бакыйлыкка күчә башлады ... Георгий Климов әсәрләре белән танышкач кына хаталануымны аңладым. Ул, христиан дин әһелләренә кешеләрнең,  кылган гөнаһларын сөйләп тәүбә итәргә (исповедь) килүләрен, алар күңеленә гелән негатив мәгълүмат бушатуларын, тегеләренең шул  бушатылганнан йогылганны, телиләрме-юкмы күңелләре белән җыеп баруларын яза һәм шул сәбәпле аларга өйләнергә, нәсел калдырырга ярамау (целлибат)  серен аңлата. Даими тискәре информация, негатив диңгезендә чайпалучыдан туган балаларга психопатлык яный , дип тасдыйкълый ул. Һәм Этель Войнич язган “Кигәвен” романында кардиналдан туган малайның революционер булып китүен шуның белән аңлата.  (Климов фикеренчә барча революционерлар да психопатлар, шуңа да алар, үзләренең гамәлләре  аркасында миллионнарның гомерләре өзелүенә, тәмуг газаплары кичерүенә төкереп тә бирми). Күрәсең редакцияләргә агылган мәгълүмат,  чәчмә вә тезмә әсәрләр дә эч серләре белән бүлешү (исповедь) төрдәше һәм бу редакция хадимнәренең  сәламәтленә кәкре суга һәм гомерләрен дә кыскарта ахрысы . Мисалларын  эзләп ерак йөрисе  түгел... Бигрәк тә нечкә хисле, үз хезмәтләренә чын йөрәктән бирелгәннәргә тиз “кырау  төшә”.... Дөрес редакцияләрдә  дә  үтә озын гомерле, какшамас сәламәтлеккә ия хәдимнәр  очраштыра... Яһүд шагыйре Шалом Алейхумның “Бүкән булгач, нишләтәсең инде...”, дигән юллары , аларның һәммәсенә дә кагылмый, әлбәттә, хикмәт геннарда булуы  да мөмкин...      
           Күңелгә дәрт-дәрман кундыру корылышындагы әсәрләр аз түгел...Тетрәндереп, күңелне сафландыра торганнары да шактый... Әмма , авыр чакларда аларны    укып, мәгънәсенә төшенеп  торырга  ни вакыт, ни кәеф, ни теләк   җитенкерәми, ә менә  алда телгә алынган дүртъюллык ишләре ярап тора һәм шундыйны укыгач  ничектер, күңелне тынычлык сара, ирен читләренә елмаю оялый, җилкәдән тау төшкәндәй итә, җанга рәхәт  булып китә... Мактану , булып аңлашылмасын,  шактый авыр, четрекле хәлләргә таргалаган, эшеннән азат ителгәч, судлашып, кире үз урынына кайта алган чая һәм  тәвәккәл бер ханымның, мине очратып, иң кыен дәверемдә, тагын кемнәр каян китереп орыр инде , дип, ут йоткан  чакларымда, гел синең ,

                                  Күлмәгеңне кычытканнан тукыт,
                                 
                                   Сырышмасын дисәң “тугърылар”,   
                                
                                    Керпе тиресеннән бүрек тектер,
                                  
                                    Салдырмасын дисәң, угърылар; ”....    , -дигән

дүртъюллыгыңны өзми-куймый    кабатлап йөрдем,   шул терәк булды, үләм-бетәм дигән  мәлләремдә, дигән иде. Аның хакында матбугатта кемнәрнедер төп башына утыртуы хакында, да яздылар. Үтенечен хаклап чит илдә укучы улына тапшырган  йөз доллар сәмәнемне  “гафу итүен” чутламаганда, әлеге танышлыктан һич ни оттырмадым...
            Язганнарыңның бер кемгә дә кызык тоелмавы, зарур булмавы да мөмкин ич. Хет бер кеше күңеленә иҗат җимешең хуш килгән икән, миңа калса бу  инде казаныш... “Һәр сырлаганымны миллионнар укырга, тыңларга һәм сокланырга тиеш” , - дип, милләткә, кешелеккә  таләп куеп йөрүче  коры куыклар бу фикер белән,  килешмәс, әлбәттә... Һәм гаҗәп тә түгел, чөнки һәркемгә, ә андыйларга бигрәк тә  биеккә, югарыракка омтылыш хас. Талантлы шагыйрә Саҗидә ханым Сөләйманова да  “кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, дигән нәтиҗәгә  буш урында гына килмәгәндер....Әмма, кошлар да төрле бит, бар оча торганнары, бар, чапаланып, җирдән әллә ни ерак аерыла алмый  торганнары һәм  бар йөгерү белән генә алдыручылары.  Алай да очарга көчәнүләрнең гаебе юк...Язмамны шушы урында алда телгә алган ысулда калыпланган ошбу  юллар  белән төгәлләргә рөхсәт итегез :
                              
                                
                                  Ракетадай кузгалуның
                               
                                 Шарты –шартлап бушану;
                                  
                                  Кайчак хурлыкка  калдыра 
                                   
                                  Очарыңа   ышану...               

1 комментарий:

  1. Килешәм сезнең белән!Чыннап та, кайвакыт дүртъюллы шигырьләрнең мәңнәсе күпкә тирәнрәк була шул!

    ОтветитьУдалить