Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 18 октября 2017 г.

Хатлар яздым утырып...

    

                      Быелның 16 сентябрендә Уфада «Йәшәһен башкорт теле!» дигән транспарантлар күтәреп, ике мең чамасы кеше митинг уздырган. Башкорт телен – мәктәптән, ә аннары иҗтимагый тормыштан кысрыклау сәясәтенә җирле зыялылар әнә шулай каршылык белдергән. Интернеттагы язмаларга караганда, митинг узмасын өчен төрле киртәләр корылган, аерым шәхесләргә басым ясаганнар. Әмма башкорт кардәшләр егетлек күрсәткәннәр, ниятләреннән кире кайтмаганнар, милли телләргә каршы уздырылучы сәясәткә үзләренең тискәре фикерләрен катгый рәвештә белдерергә җөрьәт иткәннәр. Афәрин!

Бу проблема башкорт теле өчен генә түгел, әлбәттә. Безнең республикада татар телен яклау ниятендәге чара узу хакында тавыш-тын ишетелмәде. Бездә туган телне якларга чакыру ташлардай, халкыбыз күңеленә сүзе үтәрдәй абруйлы, кыю зыялылар бетте микәнни? Хәер, “Идел” журналында шушы уңайдан татар язучыларының В.Путинга язган ачык хаты дөнья күрде. Анда 58 язучы кул куйган. Бик ансат юл сайланган түгелме телебезне яклау юнәлешендә? Сорау туа: нишләп илле сигез генә. Ә бит Язучылар берлегендә әгъза булып торучылар өч йөздән артык. Калганнары хат эчтәлегенә битараф, яисә каршы ук микәнни? Миндә 2005 елдан бирле Язучылар берлеге әгъзасы, әгәр әлеге хатны имзалауга дәшсәләр, әлбәттә, кул куйган булыр идем, әгәр имза салучылар исемлеге аларның мәгълүм партия әгъзалары буларак тиенгән мандатлары, хөкүмәттән алган бүләкләре нигезендә ранжир буенча түгел, ә этика кагыйдәләренә буйсынып, алфавит тәртибендә бирелсә. Югыйсә Казанга килгәләп йөрим, телефонымны, электрон адресымны табуда катлаулы түгел, интернетта шәхси блогым да бар, анда да хәбәр калдырып була.
Әле кайчан гына, Казанга килгән саен Язучылар берлегенә дә кергәли идем. Җитәкчелек алмашынгач бер баруымда, рәис кабинетына хәл белергә керер алдыннан ноу-хауга тарыдым. Сәркатип кыз туктатып, кабинетта үземне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж уздырды: баш киемең түбәтәй булса салмаска ярый, ә бейсболка, берет яки кепка икән, рәхим итеп, чиркәүдәге сыман яланбаш калу мәҗбүри, имеш. Минем төрле җаваплы вазыйфаларда эшләгәндә районнарда, Казанда, Түбән Новгородта һәм Мәскәүдә төрле дәрәҗәдәге түрәләр кабинетына кергәләгәнем булып, берсендә дә мондый сабак бирүгә юлыкканым юк иде, аптырабрак калдым. Шундый сабак алганнан бирле Мөштәри урамындагы иҗат йортыбызга керергә кыймый йөрим. Әгәр Путинга хат имзаларга чакырсалар, аяк тартмаса да тәвәккәлләр идем, әлбәттә. Берлек турында яздым да язуын, ә бәлки хат язу инициативасы аннан чыкмагандыр? Кул куючылар арасында рәисебезнең исем-фамилиясе күренми кебек.
Архимед “бирегез таяну ноктасы һәм мин дөньясын әйләндереп каплыйм” дигән. Ә андый таяну ноктабыз бар, ул – Конституциябезнең икенче маддәсе: анда илебезнең һәр гражданы иң югары кыйммәткә ия зат диелгән. Иң югары кыйммәткә ия затлар мөрәҗәгатен бер чиновник та җавапсыз калдыра алмый. Безнең бер төркем язучыларыбызның Путинга туган телебезне кайгыртып хат юллаулары өстән кушканны үтәү, яки арзанлы дәрәҗә казану өчен генә түгел икән, аларның “акыллы әйтте, тиле йөгерде” режимында, ил президентын йөгертмәкче булулары сәер. Хатларны әлбәттә язарга кирәк, ләкин Путинга иң соңында – башкалардан рәт чыкмавын нигез итеп алып дип уйлыйм. Әмма тәртипкә салуны иң әвәле үз җирлегебездә, Татарстанда, камил татар теле һәм әдәбият дәреслекләре булдырудан, җырыбызны-моңыбызны, әдәбиятыбызны яклаудан башлыйсы иде.
Татарда язучы бетте, ябырылып, йотлыгып укырдай әсәрләр инде тумый, калмады дип борчыла китап сөюче кайбер танышларым. Аларның Фатих Хөсни, Адлер Тимергалин, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Гамил Афзалларны сагынулары хакында искәртеп тору кирәк микән. Әдәби журналларда соңгы елларда нигездә КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, редакция урындыкларына берегү, яисә кайсы да булса әдәби басмада идарә әгъзасы сыйфатында тамыр җибәрү җае тапкан тар даирә генә “мәйдан тота”. Телгә алынган факультетның татар язучылары калыплавы кирәк шәй әлбәттә, ләкин әдәбиятыбызның бер генә чыганакка карап калуы аның офыкларын чикли, иксез-чиксез киңлектә кайнарга тиеш иҗади эшчәнлек комлык мәйданчыгы кадәр кишәрлектә кат-кат казынудан ерак китми башлый. Ара-тирә әлеге чыганакка укытучы, мәдәният хезмәткәре булу юнәлешендә белем алып, ул профессияләрдә үзләрен тапмаган яки раслый алмаганнарның, чуан өстенә кутыр дигәндәй, берән-сәрән килеп кушылуы “һава торышын” үзгәртми. Жанрлар сирәгәя, беренче чиратта, киләчәк белән элемтә урнаштыручы фантастика, фәнни фантастика дигәннәренә нокта куела, яңалары үзләштерелми, булганнары коргаксый. Кат-кат аркылыга-буйга актарылган-сөрелгән кечтеки мәйданчыкта кыйммәтле асылташлар табу яки мул уңыш үстерү мөмкин түгел шул. Мәсәлән, Атилла Расихның татар дөньясын кузгаткан “Ике буйдак” сыман тирән эчтәлекле романны “комлык мәйданчыгы хадиме” тудыра алмыйдыр. Мәгъсүм Насыйбуллин детективларын язар өчен дә, язучы талантыннан тыш, теманы энәсеннән җебенәчә белү һәм тою, әсәре геройлары белән бер сулышта яши алу лязем. Тегеннән-моннан селтәп, укыган-ишеткәнне кушып, инша шәкелендә мәтәштерүләрне шомбайлык дип кенә санарга кирәктер. Әлеге факультетка музыкада, җырда, спортта, КВН ярышларында, бүтән бәйгеләрдә җиңү яулаган, лидерлык сыйфатларына ия иң-иң талантлылар, вундеркиндлар кырыс конкурслар кичеп кабул ителгән очракта да, әдәбиятыбызның хәле ал да гөл була алмас иде. Ник дигәндә, сыңар чыганактан меңнәрчә төсләр уйнаучы тулы канлы тормыш кайнап торган шаулы диңгез хасил була алмый. Ә агымы юк буа өстендә гадәттә чирәм чәчәк ата һәм аның мохите каз-үрдәк, чебен-черки, бакалар, сөлекләр өчен була.
Туган телебезнең бүгенге иҗтимагый тормыштагы роле һәм хәле турында уйлана торгач, әдәбиятыбыз күген тора-бара, шартлы рәвештә әйткәндә, Түбәнүбә, Әтрәгәләмов, Гайбәтетдинова сыманрак “йолдызлар” гына балкытыр ахрысы дип уйлыйсың. Кайбер елгырларның, дөм сәләтсез килеш рольгә кереп, кирәкле кешеләрне мактап, кирәге беткәннәрен орышып, әллә кайсы ишекләрдән үтеп, тырышып-тырмашып дигәндәй әдәби мәйдан түренә тиенүләрен юмор белән кабул итәргә дә ярыйдыр бәлки. Ә менә галим-голәмәләрнең “фәнни” дигән тамга астында редакция хадимнәре тудырган әсәрләргә карата мәхәббәттә аңлашуга тиң мәкаләләрен укыгач, фәнне кызганып, елап җибәрәсе килә. Путинга язган, санаулы гына имзалар белән ныгытылган хатны укыгач, болар татар теле өчен кайгырып язганмы соң, әллә үз мәнфәгатьләрен алга сөргәнме дигән шөһбә дә җанны сыдырып узды.
Соңгы вакытта татар әдәбияты һәм журналистикасы ниндидер гайбәти кыйссаларны бәян итүгә генә кайтып кала башлады шикелле. Ә бәлкем талантлы, реаль белеме бар, чын, файдалы эшчәнлектә үзләрен азмы-күпме раслаган авторларга әдәби мәйдан бирү кайбер әдәбиятчыларның хакимият тарафыннан исем-бүләкләр белән терәтелгән абруйларын, димәк ки, өстенлекләрен шик астында калдырадыр? Хакыйкый талант иясе әсәрләре, уңайсыз фон тудырып, боларныкын кыен хәлгә куядыр? Тукай, Такташ, башка классикларыбыз томнары байтактан нәшер ителмәгән, Хәсән Сарьян, Газиз Мөхәммәтшин, Саҗидә Сөләйманова, Фәннүр Сафин, Зиннур Насыйбуллин, Эдуард Мостафин, Госман Садә кебек әдипләребез, гомумән, онытылуга мәхкүм ителгән шартларда (минемчә, аларның нәни генә булса да китапчыклары татар укучысына ирешкәләп торса, хакыйкый иҗатның ниндилеген онытмаска әйбәт булыр иде), дәреслекләргә узуда, томнар, кырыкмаса кырык төрле китаплар чыгаруда узышучы, әдәби басмалар түрен “ятларга” бирмәүне кайгыртучы тар даирәнең татар әдәбиятын кушымта, калдык, арбаларына тагылган дегет чиләге көненә калдыруларына ризалашасы килми. Шушы иптәшләрнең һәм аларны тутый кош сыман кабатлаучы сабакташ кордашларының София Гобәйдуллина, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев кебек гигантларны, татарлыклары чамалы, алар үзләрен космополит (үзен бер милләткә дә кертмичә, дөнья кешесе дип атаучылар) саныйлар дип гаепләүләре күңелләрдә сагыш уята. Такмакчыл эшләнмәләр җыр саналган төбәктә даһи композиторның зарурлыгы, аңа үз-үзен раслау җирлеге кала микән? Башы тәбәнәк түшәмгә тиюдән куркып, авышып тыпырдау бию сәнгате үре буларак кабул ителгән тирәлектә “оча торган татар” дип дөньякүләм дан казанган Рудольф Нуриевка нишләргә? Система читлегеннән үзен азат итә алган Рудольф Нуриев турында, интернетка кереп, аның турында һичьюгы фильм караган, яки аның очышка тиң биюләре белән танышкан акылы камил кеше аңа карата нинди дә булса гаеп ташлый алмаска тиеш иде! Чын галим, физик Роальд Сәгъдиев белән янәшәлек соңгы елларда ишәеп киткән милли әкәдимикләребез даирәсенә кирәк түгел бугай. Күреп торабыз, Татарстан мәдәниятен үстерешергә Мәсгудә апабыз Шәмсетдинова да, Муса Маликов та чакырылмый. Чын җырчылар Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллиналарны исә Мәскәү танырга булышты. Миңа калса, космополит дип затлы шәхесләребезне түгел, ә беренче чиратта Татарстан төбәгендә миллион баш чучка асрау проектын гамәлгә куючыларны һәм тормышка ашыручыларны атарга кирәк. Янә килеп, татар тормышыннан түгел, ә рухыбызга ят, католик Латин Америкасы халыклары яшәешеннән телесериаллар белән татарча тәрҗемәдә өзми-куймый сыйлаучылар кавемдәшләрне. Янә килеп, татар җирлегеннән ерак, рус частушкалары, төрек, һинд, чегән аһәңнәре, америка көтүчеләренең “кантри” ысулындагы көйләре дулкынындагы эшләнмәләрне ярымшәрә сикергәләүчеләр уралышында җырлап йөрүче милләттәшләребезне.
Мәскәүгә хат юллап, үз өстеңнән җаваплылыкны төшерү – иң ансат юл. Мәгълүм анекдотта, килешү нигезендә, эшкә алынучы үз ягыннан (со своей стороны) корабны буйый, ә заказчы үз ягыннан, акча түли дип язылганны нигез итеп алып, чукча корабның бер ягын гына буйый һәм түләү таләп итә. Миңа калса, безгә хат аша ниндидер таләпләр тәгәрәткәнче, “кораб”ның бер ягын булса да башта үзебезгә буярга иде. Эшне мөкәммәл татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре булдырудан башлап. Ә аны булдыру эшенә, мәңге кичәгеләрне якын җибәрмичә, туган телебезгә гашыйк төгәл фән галимнәрен һәм гамәлдәге дәреслекләрдән иза чиккән укытучыларны җәлеп итәсе иде.
   (Т.Я. 12.10.2017 )

2 комментария:

  1. Тел мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булачак инде ул. Дөрес, телебезне хатлар язып кына саклап булмас шул. Арабызда татарча аңламый торган татарлар да шактый. Иң беренче чиратта эшне үзебездән башларга кирәк!

    ОтветитьУдалить
  2. Шулай инде ул, кайчан һәм ни эшләргә, үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтергә булса, гел беренче, ә тел өчен булсынмы, башкасы өченме бармакка бармак сугасы булса, көт тә тор диңгез буенда һава торышын.

    ОтветитьУдалить