Җәлил хәзрәт телефон аша: “Мөслим дип авыз суың бик корый, анда иртәгә мәчет ачыла, мөфтине Кремльгә ниндидер очрашуга дәшкәннәр, үзе бара алмый, миңа йөкләде, теләсәң бергә барабыз”, – дип сөенче алды. Ул яшәгән Бөрбаш авылы белән мин тереклек иткән Шәмәрдән бистәсе арасы якын гына һәм без 18 августта таң белән сәфәргә кузгалдык. Хәзрәткә ярты гасырлык юбилее уңаеннан Президент аппараты бүләк иткән затлы иномаркада җилдәй җилдерү бик хозур икән. Рульдә ни җитте генә шофер түгел, ә Балтач малайларын каратэ серләренә өйрәтүче, илкүләм җитди уңышлар казанган тренер, хәзрәтнең урам аша күршесе. Өч сәгать узамы-юкмы, без Мөслимдә, ә анда администрация бинасындагы якты бүлмәдә сыйлардан сыгылган табын көтә булып чыкты.
Күп еллар элек, вуз тәмамлагач, мин бу төбәктә юл оешмасында баш инженер булып хезмәт юлымны башлаган идем. Мөслим ул чорда да республикадагы башка район үзәкләреннән үзенең күркәмлеге, бизәлеше зәвыклы булуы, юллары төзеклеге белән аерылып торды. Янә килеп, йорт каршыларында ямь-яшел бәбкә үләне үсүе, үзәк Пушкин урамы буеннан-буена хуш ис таратучы, шау чәчәк аткан юкә агачлары тезелеп торуы хәтердә уелып калган. Бүген әлеге төз, озын үзәк урам Истанбул каласының атаклы Гөлханә паркын хәтерләтә, җәяүлеләр юлы булып калган урталыкта кулъяулык чигелешләре сыман чәчәклекләр ясалып, элек силос манарасы плитәләреннән тезелгән тротуар брусчаткага алмаштырылган, һәм соңгы өч елда андый түшәүле җәяүле юлларының гомуми озынлыгы 24 чакрым чиген узган. Янә бер яңалык: административ биналар төрле койма-корылмалардан арчылып, аларның тирә-ягын даими кыркып тору хәл ителгән ямь-яшел киң газон мәйданнары ассызыклый. Искиткеч төзеклекне һәм гүзәллекне тәэмин итү, төрле тәртипсезлекләрне тыю өчен йөздән артык видеокамералар да куелган икән.
Минем җәмгысы 12 ел гомерем шушы Мөслимдә узып, өч баламның икесе биредә туды. Район җитәкчеләре җирле халыкның матди һәм рухи яктан бай булуын һәрдаим кайгыртты, дип истә калган. Юл эшендә хезмәт куючыларга карата кысмырлык күрсәткәнмен, күрәсең, райбашкарма рәисе Гариф ага Хафизовның җилкәмә кулын куеп, әрмән шабашчылары гына түгел, мөслимлеләр дә югары хезмәт хакы алырга тиеш дип төшендергәне булды. Бер генә мисал: СССР заманында Мөслимдә юл оешмасында Т-100 тракторында эшләүчеләрнең айлык хезмәт хакы җәй айларында 700-1000 сумга да җиткәләде. Мөслимнән Сабага, туган ягыма кайтып эшли башлап, шул ук эштә 250 сум алучыларның хезмәт хакын йөз сумга арттыргач, җитәкчелеккә шикаять юллап, кулга сукканнары булды. Саба райбашкарма рәисе Габделхак ага, хәлне аңышкач, “Гариф уңган егет инде ул, әмма бездә болай барып чыкмый” дип көрсенде...
Кыскасы, Мөслимдә район җитәкчеләре чыгышлары белән үз төбәкләреннән булганга ахрысы, элек-электән кешеләргә яхшы булсын дигән принципны күз уңында тоттылар. Ягъни, бүген мин күргән искиткеч үзгәрешләр өчен нигез электән салынган һәм ул ныклы. Биредә нормативтан тайпылган, тар асфальт тасмасы салып, юл читенә вак таш түшәргә онытып калдыру, шул бушлыкны ак, кызыл кирпеч сыныклары, шифер ватыклары тутырып шөкәтсезләү модасы беркайчан да булмады. Коммуникацияләр уздыру аркасында адым саен аркылыга уемланган, убылган алама юл-урамнар биредә бөтенләй юк һәм андыйны белмиләр дә. Монда һәр эш җиренә җиткерелеп, ноктасы, өтере куелгач кына кабул ителә һәм тиешенчә төзек тоту да гадәткә кергән.
Машиналар күбәйгән заман бит. Күп кенә төбәкләрдә автотранспорт чаралары урамнарны як-яклап, шыплап тутырып ук куя. Ә Мөслимдә машинаны кую, ягъни парковка урамнарда түгел, ә йорт, бина артларында урнаштыру, постыру аша хәл ителгән. Ягъни урамнар һәрчак буш, киң һәм иркен.
Мин әле биредә төзелеш оешмасында прораб булып эшләгән Мансур агайның тырышып йөреп, беренче мәчетне ничек төзетүен хәтерлим. Икенчесе мин туган ягыма кайтып киткәч калыккан. Инде өченчесенә чират җиткән менә.
Килгән кунаклар һәм хуҗалар, өр-яңа ап-ак автобусларга төялеп, Мөслимнән Әлмәт районы ягына кузгалдык. Баксаң, бүген Мөслимдә генә түгел, ә район чигендә урнашкан Элемтә авылында да мәчет ачыла икән. Мәчет шул авылдан чыккан, Себер якларында хезмәт куючы Әсгать әфәнде, аның улы һәм кызы тырышлыгы белән бар ителгән. Әсгать әфәнде район башлыгына туган авылында туган йортын торгызырга һәм әлеге мәчетне корырга, хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтләр яудырды. Сөйләгәндә, күңеле тулып, тавышы калтыранды, күзләре яшьләнде. Аннан алда сөйләүчеләр Әсгать әфәндене мактап телгә алганнар иде. Ул исә, мәчет төзүдә өлеш керткән якташларын зурлады, моны без барыбыз бергә төзедек диде. Янә килеп, Хак Тәгаләнең кем кылган игелекне кабул итәчәге билгеле түгел, шуңа күрә мондый төзелештә хәле кадәренчә күпләр катнашуы мөһим һәм максатка ярашлы булуын ассызыклады.
Үз чыгышында Җәлил хәзрәт тә мәчет төзүдә күпчелек катнашуын дөрескә чыгарып һәм хуплап, фикерен риваять сөйләп ныгытты. “Һарун әл Рәшит урамнан барганда кайсыдыр бер мохтаҗ кешегә мең алтын бирә. Һәм шунда кемнеңдер соранучы хәерчегә коймак сузганын күрә. Хәерче коймакны ашыйм дип кенә торганда, аның янына бер ач эт килә һәм теге кеше ризыгының яртысын аңа бүлеп бирә. Һарун әл Рәшит үзенең яраннарына, менә бу кеше иң юмарт зат, иң зур хәер биреп, иң олы савап җыючы дип белдерә. Яраннары килешми, иң зур хәерне бирүче Сез галиҗәнап, әле генә мең алтын бирдегез ич, диләр. Ә ул, минем өчен мең алтын ул чүп кенә, бар ни, юк ни, ә бу кеше үзенең бөтен булган мөлкәтенең яртысын сәдака кылды дип җавап бирә...”
Район җире чиге буенда калкытылган мәчет җыйнак, чын архитектор проектлаган зәвыклы матур, биек, әллә кайлардан җемелдәп күренә торган бина булып, инглиз сәнгать белгече Уолтер Пейтерның “һәр сәнгать әсәре җыр булырга омтыла” дигән сүзен искә төшерде. Элемтә авылына тоташкан руслар яшәгән Михайловка авылында да бер мәчет калыккан булган икән инде. Кайсыдыр чыгыш ясаучы ул рус авылы Микаил фәрештә исемен йөртә ләбаса дип искәртеп узды. Ә икенче бер үткене чыгышында безнең Элемтә күкләр белән дә элемтәсен булдырды дип тә ычкындырды.
Район чиген ямьләүче мәчеттә ике рикагать мәчет намазы укып чыккач, Мөслимгә юл тоттык. Яңа җәмигъ мәчетенең затлылыгын-матурлыгын, Мөслимнең йөзек кашы булып барлыкка килүен ничек аңлатырга микән? Биек үкчәле түфли кигән дөнья гүзәленә тиңләсәм язык булмагае. Минем бер генә авыл районында да бу кадәр гүзәл һәм нәфис корылманы әлегәчә күргәнем юк иде. Аны ачу тантанасында Казаннан килгән имамнар, Җәлил хәзрәт һәм район башлыклары чыгышларын җыелган халык үз итеп, яратып кабул итте. Мин шул арада күзгә чалынган таныш-белешләрем белән күрешеп калуны кайгырттым.
Әлеге җәмигъ мәчете халык телендә аэропорт мәчете дип тә йөртелә икән, чөнки биредә элек аэропорт булып, Казанга көненә ике самолет оча һәм әйләнеп кайта торган иде. Кытай вазасын хәтерләткән, хакыйкый архитектор иҗат иткән гаҗәеп гүзәл бинаның сигез йөз кешелек залында намазга утыргач, як-яктагы өскә таба сузынкы биек тәрәзәләрдән зәңгәр күк һәм ак болытлар гына күренә булып чыкты һәм шуңа күрә монда үзеңне күккә ашу халәтендә тоясың.
Җомга намазыннан соң, безне автобусларга төяп, Мөслимдәге гимназиягә, музыка мәктәбенә, китапханәгә, музейга алып кереп чыктылар. Барча биналар заманча корылышта, җемелдәп тора. Ә бит Мөслимдә беренче аерым биналы музейны шагыйрь Наис Гамбәр, юк гына гаеп аркасында казна ипие ашата торган җирдә өч ел гомерен уздырып кайткач, җирле рәссам Рәйхан әфәнде белән берлектә оештырган һәм җиһазлаган иде. Шунда фаҗигале язмышлы атаклы җырчы Зифа Басыйрова башкаруы язылган тәлинкәдән патефон аша җыр тыңлаштыра идек. Күңелләребез нечкәрә торган иде ул мәлләрдә. Шул хатирәне искә алгач, янәшәмнән атлаган шагыйрә Шәмсия ханым Җиһангирова, нәкъ Зифа апа тавышы белән, ул җырлый торган җырны салмак кына суза башламасынмы... Һәм бугазга төер кунаклады. Ни аяныч, талант иясе, кулыннан мең төрле эш килгән Наис дусның да якты дөньядан киткәненә биш былтыр инде...
Без утырган автобус Пушкин урамының яңа мәчет урнашкан очыннан икенче очына барып җитте һәм тыкрык аша Ык елгасы ярына чыкты. Ә анда Наталья Фишман үзе проектлаган, берсеннән-берсе ямьле җиде парк бер-берсенә ялгана. Атынгычлар мул сулы Ыкка омтыла торган итеп корылган. Суда катамараннарга утырып сәйран кылырга мөмкин. Квадроциклларда ярышу өчен дә мәйданчык хәл ителгән. Монда безне җәйге кафе бинасында янә сый-хөрмәт көтә иде. Азактан, кунак иткәне өчен рәхмәт йөзеннән, район җитәкчесенең эшчәнлеген хуплап чыгышлар да ясалды. Кайсыдыр бер шаяны Мөслимдә укытучыларны урамдагы агачларны юарга мәҗбүр итү турындагы интернетка куелган роликны телгә алды. Бу уңайдан Җәлил хәзрәт сүз алып, янә бер кыйсса сөйләп ташлады. Имеш, урамнан барганда кемнеңдер башына ниндидер бинадан кирпеч төшкән. Халык шау-шу куптарган, коммуналь хуҗалыкны йортларны вакытында ремонтламый дип тә сүккәннәр. Шунда кайсыдыр берсе кирпечтән каза күрүче депутат булуын әйткән. Халык янә риза түгел, үрчеде бу депутатлар, мескен кирпечкә төшәргә дә урын калмады дип дулаганнар. Кыскасы, һәркемгә дә ярап бетеп булмый икән бу дөньяда. Мөхтәрәм хәзрәт гел уен-көлке белән генә күңелләрне ачмады, әлбәттә, җитди фикерләр дә яңгыратты. Мөслимдәге күркәмлекне югары бәяләп, Коръәннең кайсыдыр аятенә сылтама ясап, биредә “Матурлык дөньяны коткарачак” дигән язу эленергә лаек дип тә белдерде.
Тиздән Мөслимдә җирле язучылар белән ниндидер чара узачак икән. Җирле хакимият җитәкчеләренең берсе Рашат әфәнде анысына да килергә чакырды. Кем белә, җае чыкса бармый да калып булмас. Чакырган җиргә барыгыз диелә ич изге хәдистә дә. Шушы якның бер шагыйре авызыннан “иң зур яманлык – акырта-бакырта эшләнгән яхшылык” дигән фикер ишеткәнем бар иде. Яхшылык һәм матурлык бу төбәктә, һәрхәлдә мин яшәгән дәвердә ихлас иде дип истә калган, шәт уңай үзгәрешләр килгән кунаклар алдында кукыраю өчен генә түгел, ә мөслимлеләрнең үзләре өчен дә хуштыр дип өметләнәм.
Ямьле Ык буйларын урагач, калучыларны тагын каядыр ял итәргә алып киттеләр, ә без, китүчеләр, рәхмәтләр әйтеп, кайту якка кузгалдык. Юлыбыз Дума депутаты, кайчандыр Мөслим районының Шуганка совхозы директоры булган мәрхүм Сәлимхан әфәнде Әхмәтхановның туган авылы Саклаубаш аша узды. Халыктан арзан бәягә сөт җыеп, әллә ничә тапкыр артык бәягә сатып та бөлгенлеккә төшкән мәгълүм сөт фирмасын Мөслим буйлата сәяхәтебездә тискәре яклап телгә алгаладылар. Ә менә Сәлимхан әфәнде, үзе биредә эшләгән дәвердә, халыктан сөтне дәүләт куйган бәядән ике-өч тапкыр кыйбат хак куеп җыеп, авыл халкына игелек кылу җаен тапкан, өстәвенә, К-700 тракторы белән ихата саен кереп, һәркемне терлек азыгы белән тәэмин итүне дә көйгә салган иде...
Күпмедер баргач, язучы Хәниф Хәйруллинның “Канатлар талмасын” әсәрендә тасвирланган Юлтимер авылын сулда калдырып, олы юлга чыктык һәм уңга борылып, Чаллы тарафына юнәлдек. Салкын сулы Каманы һәм атаклы рәссам Шишкин мөкиббәнлек белдергән Нократ елгасын күперләр аша үтеп, Мамадыш турысында, якташыбыз Рөстәм әфәнде Кәлимуллин (хәзер Биектау районы хакимияте башлыгы) төзеткән мәчеткә икенде намазына тукталдык. Аннары үтә уңган кешеләр яши торган Кукмара аша өйгә дә ерак калмый. Мин яшәгән Шәмәрдән дә бик күркәм икән ләбаса! Ни күрим, тимер юл вокзалы бинасы каршындагы киң чәчәклек мәйданын чикләгән алты кырлы иске плитәләрне кубарып, ком түшәп, брусчатка тезеп яталар. Янә килеп, мин яши торган йорттан нибары өч өй аша, бистәбездә яңа, өченче мәчет салу өчен җир бүлеп бирелде дип, игелекле эшләрдә башлап йөрүче элеккеге хезмәттәшем Габделнур әфәнде сөенче алды...
Хушлашканда, Җәлил хәзрәт дүшәмбе көн хаҗ сәфәренә күзгалачагын әйте. Исән-сау барып кайтсын инде терекөмештәй җитез, халык сөеклесе, зирәк хәзрәтебез...(Т.Я. 31.08.2017ел)
Исәнмесез,Рөстәм әфәнде. Зур кызыксыну белән сезнең мәчет ачылуга багышланган мәкаләгезне укып чыктым. Илебез мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйгаларны читләтеп үтмәвегез, изге эшләрдә үзегезнең дә актив катнашуыгыз,минемчә,зур ихтирамга лаек! Блогыгызны даими күзәтеп килүче укучыгыз Ләлә Закирова.
ОтветитьУдалитьСалют, Ләлә сеңел.Сиңа һәр җәһәттән уңышлар телим!
ОтветитьУдалить