Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 10 апреля 2017 г.

БАТУ ҺӘМ ЧУМУ



                       

           Кызым  Төркиядә урнашкан  Русия фирмасында эшләве сәбәпле, Истанбул каласына   баргалап торыла. Гүзәл Босфор яры буйлап тәпиләгәндә гашыйкларны һәм туристларны үзенә җәлеп итүче “Кыз күләсе”  атлы манара тирәсендә чуар шароварлар кигән чегән хатыннары  хуҗаларча салмак адымнар ясап йөренүләре игътибарны җәлеп итә. Алар узган барганга чәчәк бәйләмнәре тәкъдим итә, шул кәсеп белән дөнья  көтәләр бахыркайлар..  Бер көнне оныгым белән шул тирәгә якынаеп килгәндә ул , һич көтмәгәндә, соклану  белдереп,
-          Бабай, күрче, карабатаклар! – дип кычкырып җибәрде.
       Оныгым бармагы белән ханымнарга түгел , ә диңгезгә ымлый иде. Ә  анда руслар дайвер үрдәкләр , нырок дип атый торган кошлар өере йөзә... Әлеге кара төстәге  үрдәкләр суга чумалар да бик озак калыкмый астан йөзеп баралар .  Төрекләр аларны, “бату”  сыйфатларына  бәйләп исемләсә, без татарлар “чуму” фигыленә басым ясап, төрекләрнекеннән һич ким булмаган  үзенчәлекле исем  тапкан булыр идек, әгәр кирәксенсәк...Әйе, әгәр алар Татарстанда, гомумән  татарларның тарихи  ватаннары төбәкләрендә  яшәгән булсалар...
         Шушы кошлар белән танышу сүзләрнең килеп чыгышы белән кызыксынуымны уятты , кыздырды ләбаса. Әйтик русларда “карапуз” дип бәләкәй таза малайга әйтәләр. Ә асыл  мәгънәсен тулаем аңлау өчен  рус теле генә җитми, татар телен дә белү зарур...Кара бүксә дигәнне аңлата түгелме ул төшенчә?   “Кутерьма” сүзе исә, үтә катлаулы вәзгыятьне , халыкчан рухта,артлардан җил чыгартуга кайтарып калдыра, шундый  метафора ярдәмендә  хәлне ассызыклый...
         Бара тора тел белән кызыксыну уяну  фәкыйрьне  сүзләр, сүзлекләр дөньясына  суырып алды куйды...
         Интернетта,  “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының гомуми порталында  3000  сүздән торган “Татар исемнәренең   яңа аңлатмалы сүзлеге” рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителә. Русчасы, “сүзлек  татар язучылары һәм шагыйрьләренең, унөченче гасырдан башлап хәзергеләрне дә кертеп, сөйләм теле (лексикасы) һәм төрле фәннәргә караган татар дәреслекләрендә кулланылган материал нигезендә  төзелде, дигән искәрмә белән тәкъдим ителә. Мин фәкыйрь 2005 елдан бирде Татарстан Язучылары Берлеге әгъзасы буларак бу  башлангычка  катнашым юклыгын  белдерергә ашыгам... Кызык , менә шушындый  татар исемнәре сүзлекләре мөселманнарның “Умма”  һәм  кешелекнең гүзәл өлеше өчен дигән искәрмә белән KAZANLEDI.RU  сайтларында да пәйда булган...
         Шунысы да мәгълүм булсын, телгә алынган сайтлардагы   сүзлекләр бар да бердәнбер чыганакка , Гомәр Саттар-Мулилле (Гомәр Фәиз улы Саттаров)  нәшер иткән”Татар исемнәре ни сөйли?” атлы , Казанда “Раннур” нәшрияты 1988 елны бастырып чыгарган, 488 биттән гыйбарәт китабына сылтама ясый. Сайтларда татар исемнәре дип тәкъдим ителгән шул сүзлекләрне ачам һәм замандааш милләттәшләр өчен минем карашка ят, сәер, мәзәк , Бабахан, Бабахуҗа, Бабаҗан, Багыш, Барак һәм башка шундый үрнәкләргә юлыгам. Сәерлек “Б” хәрефенә караган исемнәр белән генә чикләнми, әлбәттә. Укый торгач, арада сирәк-мирәк  күз күргән, колак күнекккән  аталышлар да очраштыра. Мисал өчен менә мондыйлар :
Рабит- (муж)(араб)  Связной.
Разиль –(муж)(араб) Избранный
Рафис –(муж)(араб) Заметный, популярный.
Рем(Рим) , Римма- (лат)- от города Рим или революция мировая.
Риза,Рида –(муж) (араб) Избранник.
Роберт      -(анг) Прелестный.
Батулла – см. Бейтулла – священный камень  Каабы.
         “Татар язучыларының  сөйләме нигезендә  (13 гасырдан башлап  бүгенгеләренеке дә кереп) төзелгән сүзлек”ләрне укыйм да аптырыйм һәм гаҗәпкә дә калам. Аларга  Язучылар Берлегенең элекке җитәкчесе Рафис Корбан исеме эләккән , рәхмәт төшкере, ә хәзергесенеке  ни хикмәт, төшеп калган.  Сүзлек төзүче  хакыйкый автор, яки  авторлар  Данил Салихов андый дәрәҗәгә үк ирешер, дип бер дә чамаламаганнар  күрәсең....Ә менә халык    язучысы Тукай бүләге лауреаты Рабит Батулланы  (Роберт Мөхлисович Батуллинны)зурлаганнар,  әти-әнисе кушкан исеме  дә, әдәби тәхәллүсе  дә онытылмаган һәм алар исем, дип тәкъдим ителәләр. Мин төрле китапханәләргә кереп,     байтак тугандаш төрки халыкларның сүзлекләрен актарып,  әлеге сайтлардагы сүзләрне эзләп бактым.1958 елны Өфе каласында басылган башкорт-рус , 1965 елны Мәскәүдә чыккан кыргыз-рус,1969 нче елны Фрунзе каласында басылган кыргыз теленең аңлатмалы сүзлегендә, 1965 елны Мәскәүдә чыккан кумык-рус сүзлекләрендә  алда китерелгән исемнәрне очратмадым...
          1963 елны чыккан тулы гарәп-рус сүзлегендә , гарәп хәрефләре белән бирелгән РЗИЛ (бәгъзе сузык авазлар тәҗвид кагыйдасе буенча  хәреф астындагы һәм өстендәге сызыкчалар белән бирелгән) – “подлый”, ягъни “әшәке”, хур, начар, дип тәрҗемә ителгән. Минск каласында 2000 елны “СОЛ” нәшрияты чыгарган  Русча-төрекчә, төрекчә-русча  сүзлектә ракип-конкурент, ракипсызлык –монополия,  резил –позорный, резиллек – позор , дип бирелгән.Истанбулда “Мерчек” нәшрияте мәктәпләр өчен чыгарган сүзлектә дә  ,төзүчесе Рәшит Куру, телефоны (0212)51237-55, шундый ук тәрҗемә. Хәер 1979 елны ( авторлары К.Х.Хәмзин.,М.И.Мәхмүтов.,  Г.Ш.Сәйфуллин) гарәпчә-татарча –русча алынмалар сүзлегендә дә  бу,  шулай.   1903 нче елны чыккан тулы гарәп-рус сүзлегендә дә, аяныч ки,  рәзил, риза, рида – “избранник”  дип тәрҗемә ителмәгән. Риза , Рази- риза, разый булучы,  диелә. Һәр өстән  чыгарга җилгә “ярхәмикаллаһ” , дип хуплап торучы инде, ягъни мәсәлән. Бәлки, бүгенге вәзгыять , Гамил Афзал язганча “күтәр дигәч кулны күтәрәм, төшер, дигәч кулны төшерәм” дигән ысулга корылышлыларны “сайлап алынган», «избранник» дип санарга җирлек бирәдер бәлки?...
             Мәгълүм ки , татар исемнәрендәге “улла” кушымчасы “Аллаһ” дигәнне аңлата. Әйтик , узган гасырда киң кулланышта булган  исем –Төхбәтулла, Аллаһ бүләге мәгънәсен йөртә. Татар фамилияләрен ясаганда совет чорында исемнәрдәге дини мәгънә    йөген кыскарту  гадәти хәл булган. Гомумән халкыбыз  озын исемнәрне кыскатуга һәвәс. Мин үскән Юлбат авылында Кәримулла агайны Кәрмә, Хәбибрахман абзыйны Хәйби, күрше Сатыш авылыннан сабакташым Хөрмәтулланы Хөрми дип йөртәләр иде. Ә болардан Кармиев, Хайбиев, Хурмиев кебек фамилияләр ясау, теләк булганда, ике тиен бер акча. Татарстанның беренче президенты да үз  фамилиясенең   ясалышын  шул дулкында аңлатканы булды.Ни өчен бу хакта  тәфтишләп азапланам, әдәби тәхәллүсне исем дип тәкъдим итү, мин  фәкыйрне бераз аптырашка калдыра.  Әгәр аны бер генә кеше, җитмәсә тәхәллүс сыйфатында гына йөртә икән,  исем статусы бирү арттырып җибәрү булмыймы икән? Хәер, могътәбәр  язучыбызның  фанат укучылары үз балаларына Батулла дигән исем куя башлаган булсалар, бигайбә, әйттем исә кайттым...
         Батулланы  Бәйтулла дип аңлату да , миңа калса ике яклы. Әйе, охшашлык бар. Ләкин бу юл белән китеп  әллә кайларга барып чыгарга мөмкин. Мисал өчен раши – гарәпчәдән тәрҗемәдә ришвәтче, ә рашид – дөрес юлдан баручы  була. Янә килеп  төректә “будала” –ахмак, буталган, ә гарәптә “батыйл” –бозык дигән мәгънә йөген йөртә...Инглизләр Россияне – раша диләр. Моннан чыгып Рашат, исемен  россиянинга турылыйкмы? Элемтәче, связной, дигән исемнең дә, алайга китсә, гади халык телендә “шакып торучы”, “стукач” , дигән  мәгънәләре бар. Аннары инде, “иммунитет” терминын  “имине тот”ка тәрҗемә итәргә дә ерак калмый...
 
           Батулла  -Бату һәм Аллаһ дигән өлешләрдән тора. Телгә алынган  “татарча исем” сүзлекләрендә Н.А.Баскаковка сылтама ясап, монгол телендәге “бата”-көчле, ышанычлы, даими” кебек мәгънәләргә ия булу ихтималы  әйтелә. Ә менә СССР Фәннәр Академиясенең “Советская Энциклопелия” нәшриятендә 1966 елда Мәскәүдә басылган  татарча –русча сүзлектә, “бату” сүзнең саф татарча мәгънәләре, “батып керү”, “наданлыкка бату”, “корымга бату”,  “каядыр китеп бату” кебек  сүз әйләнешләре ярдәмендә аңлатылган.  Хәлбуки , дин тәгълиматы нигезендә, Аллаһе Тәгале бер үк вакытта  һәркайда  (вездесущий) , аны батты   дию хилафлык. Ә менә Аның  , акыллы, ахмак яки буталган коллары булуы бик  табигый.                   Үземнең  филолог түгеллегемне  искәртми ярамастыр. Ихтимал, мине борчыган сорауларга әтрафлы җаваплар бардыр?... Ышанам,  мәкаләмә җавап шәкелендә компетентлы шәхесләрнең язмалары да дөнья күрер...
“Татарстан яшьләре”6.04.2017 ел.

1 комментарий: