Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 23 января 2017 г.

ТАНСЫК ҮЗГӘРЕШ ҖИЛЕ



                               

        
 Яңа 2017 нче елның беренче кичендә   ТНВ  телеканалыннан Татарстан президенты инициативасы белән эшкә ашкан проект  -  “Үзгәреш җиле” атлы концерт   күрсәттеләр. Инде байтактан бу канал кат-кат рекламлап тәкъдим иткән тамашалардан әллә ни ямь таба алмый йөди идем, ә бу юлы  Мөхәммәт ага Мәһдиевның бер кахарманы әйтмешли, “бөтенләй икенче тормыш”...
         Кем, нәрсә генә димәсен, Татарстанда уңай үзгәрешләр булып тора. Казанның   гүзәллектә һәм төзеклектә чит илләрдәге текә калалар белән ярыша, туристлык үзәгенә әйләнә  башлавына да байтак. Һәм, ниһаять саф үзгәреш җилләренә  чирек гасыр дәвамында чиктән чыгу  хөкем сөргән рухи тормышыбызга да  орыныр сәгать суккан.  Хәлбуки,  тәнгә сихәт, җанга рәхәт   әлеге затлы тамашага карата   матбугат битләрендә тискәре фикерләрнең шарт та шорт яңгыраштыруын да танымый булмый. Эстрадабыз йолдызы, аның да әйдәп баручысының , “президентны уңайсыз хәлгә куйдылар”( сүзгә сүз : “подставили”), дип “чаң сугуы”н  популяр  “Бизнес –онлайн” интернет газетасы да игътибарсыз калдырмаган, алай  гына да түгел, купайткан дисәк тә хилаф* булмас. Әфәндебез  проект идеясе авторына  тискәре  фикерен шәхсән җиткерергә  ниятләвен дә яшермәгән.   Шундый ярсу, ихлас бушанулар борыңгы бер акыл иясенең, “үзеңнән түбән белән фамильярлык (араны артык якын) кылма, ул сине , тиңдәше санап хурга калдырырга , үзеңнән югары зат белән дә алай кыланма,  ачуы чыгып, арт сабагыңны укытырга мөмкин”, дигән җөмләсе, кайсы як өчен дә тәҗеллеген җуймавын искәртә..  Хикмәти Хода, бездә соңгы чирек гасыр дәвамында рухи тормышыбызны йөгәнләгән сугышчан мәнсезлек, милләт мәнъфәгәтен кайгыртучы җөббәсе бөркәнеп, халык исеменнән, олыдан кубып лаф оруга махсуслашты. Илкүләм уңыш казанган, 85 мең  360 данә тиражга  тиенеп,   “Форбс” рейтингы буенча   2 нче урынны яулаган “Зөләйха күзләрен ача” романы да әнә шул шаукымлы токымның, авылдашларым әйтмешли, “кәҗә тизәгедәй чәчелеп сибелүләр”енә тарды. Җөмһүриятебезнең гомумхалык  сайлап куйган президенты  һәм башкалабыз Казанның алыштыргысыз мэры  роман авторын  зурлап кабул итүләренә карамастан, мондый остаруларны  кыюлыкка яки  принципиальлеккә  юраргамы, әллә итәгатьсезлекнең асыл үрнәге, дип санаргамы, тәмам аптыраган... Бәгъзе мэтрларның ( танылган журналист Искәндәр Сираҗи “Т Я” дә басылган бер язмасында  аларны  уены-чыны белән метрлар дип тә “зурлаган” иде шикелле) әлеге проектны  “акчаны җилгә очыру “
( деньги на ветер), дип тәкърарлаулары исә хафага ук салды.Ни өчен? Нигә әле татар музыкасын, татар җырын , үзебезнең җирлектә, татарлыгың өчен гарьләнмәслек  сыйфатка ирештереп илнең иң күркәм сәхнәләренә күтәрү өчен тотылган чыгымнар бәгъзеләрнең бөерен кабарткан?  Кол Шәриф мәчете хозурында, кайчандыр татар һәм рус яугирләренең каны түгелгән тарихи  мәйданда , шулар рухын бимазалап  “Дөнья яратылышы “ атлы, татар музыкасына   мөнәсәбәте юк, даңгор-доңгырлы  пәри туена  иш  рок - тамашалар  өчен  тотылган миллионнарны ни рус , ни татар телле матбугатта күпсенмәгәннәр иде, ләбаса…
            Мин фәкыйрь, “Т Я “ басылган бер язмамда, Р.Н. Миңнеханов  яңадан президент булып сайланса,  әнә шул “Дөнья яратылышы” атлы сәер башлангыч күңелләрдә утыртып калдырган юшкынны юдырырлык, чын, затлы сәнгатьнең ниндилеген искә төшердәй, дөньяның иң мәшһүр калаларының урам мәйданнарында  классик музыка  тыңларга йөз меңнәрне җәлеп итүче Анре Рье оркестры концерты узар һәм бәлки шул югарылыкта берәр татарча музыкаль әсәр дә башкарылыр, дигән фаразымны тәгәрәткән идем. Парижда,  Эйфель манарасы хозурында, Марс басуында   бөтендөнья   йолдызлары  катнашкан концертның  Казанга, Сөембикә манарасы хозурына  килеп  җитүен юрарга ук базмадым, әлбәттә.. Чүп-чар  ташкыны белән күмелүгә дучар  татар  музыкасын, чын  татар җырларын  дөнья тамашачысын җәлеп итәргә сәләтле  илебез оркестры үз җирлегебездә яңгырата алыр,  дигән өмет гел юк иде. Афәрин, әлеге идеяне эшкә ашыручыларга,  “Үзгәреш җиле” оркестры  Андре Рьеныкы белән ярышырлык булып, башкарылган милли җәүһәрләребез нечкә зәвыклы музыка сөючеләребезгә Сан-Ремо каласында уза торган шанлы җыр фестиваленә  хас һәм төс булуын   сиздергәндер, дип  гөманлыйм…
            Концертны алып баручылар Голливуд артистларына “Оскар” бүләге сыннарын тапшыручы тантананыкына якын югарылыкта  булуын ассызыкламый ярамастыр… Равил Шәрәфинең  зыялылыгына һәм яшәрүенә сокланмый мөмкин түгел иде.  Ул ничек шул кадәр нурлыланган соң әле, дигән соравыма, эшмәкәр табындашым, “хезмәтенә лаек  дәрәҗәдә түләгәнгәдер”, дип кырт кисте. “Равил ага Шәрәфиев белән парлап концертны алып барган туташның  зифа буе-сыны, сөйкемлелеге, зәвыклы киенүе, туган телебездә камил сөйләме таң калдырды… Баксаң, тамашачы белән көчәнми , төчеләнми, табигый тавыш белән дә  рухи бәйләнеш урнаштырып була икән… Проект авторы Рәүфәл әфәнде,  сәхнәгә тупаслык, килбәтсезлек, тәләкәлек, бер сүз белән әйткәндә маргиналлык үтеп кермәсен өчен күкрәк куеп ничек карышканын үзе генә белә булыр...
         Татарстаннан читкә чыгуга, юллар, авыллар, калаларның тышкы күренешеннән чыгып , “бездә ару икән”, дигән фикердә  ныгыйсың. Кемдер уңай вәзгыятьне, халкыбыз уңган –булган, шуңа шулай, дип аңлата, кемдер җөмһүрият җитәкчеләрен мактап авыз суы корыта. Боларда  хаклык бар әлбәттә. Әмма, уңышларны барлаганда, Татарстанның сәнагәти нигезен саллы һәм ныклы итүгә зур көч  куйган җөмһүриятебезнең  элекке җитәкчеләре С.Д. Игнатьев, Ф.Ә.Табеев, Г.И.Усмановларны да онытып калдырмаска иде. Әле бит бу җитәкче агайлар  чорында  татар мәгънәләре галәме  ифрат киң, татарча гәҗит вә журналлар  халык ихтыяҗына җавап бирерлек, шуңа да бүгенге белән чагыштырганда  зур алымлы,  хәтсез тиражлы  иделәр. Татарстан радио-телевидениесе исә милли университет вазифасын үтәде дисәм  дә ялгыш булмас кебек... С.Д.Игнатьев  Татарстанны җитәкләгән чорда Казанда Тукайга  иң  күркәм һәйкәл салынуын да онытмыйк. Аннан соң күп сулар узды, һәйкәлләр  дә ишәйде. Хәлбуки яңалары белән горурланучылар гына табылмый иде сыман. Ни куаныч,  Казан үзәгендәге Тукайныкына  тиң мәһабәт истәлек, әле күптән түгел, милләтебез сөеклесе Садри Максудига атап  калыкты...Моны да үзгәреш җиле казанышына юрыйсы килә...
            Үктәбр  революциясенә кадәр гармун, курай, мондолина кебек  музыка  коралларына тотынып җан асраган татар музыкасы, Татарстан җөмһүрияте  туып озак та үтми үз оркестрына тиенеп, яңа югарылыкка укталды . Илкүләм мәшһүр милли дирижерларыбыз үсеп чыкты. Шул дулкында дөньякүләм яңгырашка лаек  әсәрләр туып,  музыкабыз егәрен  арттырышуда үзебезнең атаклы хакыйкый һөнәри композиторларыбыз  һәм башка талантлы фидакарь музыка әһелләребез белән беррәттән Олег Лундстрем, Альберт Леман кебек  үзгә милләттән булган асыл затлар да   өлеш керттеләр... Җиз иләктән иләнеп сәхнә дәрәҗәсенә күтәрелгән җырчыларыбыз  матур тембрлы, чиста , милли аһәңле  тавышка ия  булып, алар   “чын безнеңчә”  җырлый, иделәр. Сәхнәләрдә,  теле-радио тапшыруларда   тыйнак олпатлык хөкем сөрде... Опера җырчылары да, халыкчан җырчылар  да тамашачы мәхәббәте өчен көрәштә үзара хәерхаһлы көндәшләр булып , бер- берсен  югарырак дәрәҗәгә  күтәрелешкә рухландырдылар... Картинки по запросу фото татарских писателей Батулла
         Әмма дә ләкин “ без булдырабыз!” шигаре чорыннан алып бүгенгәчә “татар җыры”, дип сәхнәләр, дәүләт химаясындагы теле-радиоканаллар аша ташкын рәвешендә өстебезгә ишелгән эшләнмәләрнең татарча да, җыр да булмавы хакында “Т Я” битләрендә байтак язмалар дөнья күрде. “Сагыш”, “язмыш”, “ялгыш”, “җан атам”, “яратам” кебек сүзләрне даими файдаланып текст калыплау , нәкъ шул ысулда  уртак музыкаль фразалардан , Рубик кубигы ысулында, такмакчыл ритмда примитив көй укмаштыру  һәм шулар катнашмасын җыр дип тәкъдим итү  үзәкләргә үтүе бер хәл , тапшыруларны вә концертларны ир һәм хатын-кыз җенесеннән булган затлар алып барганда, алмаш-тилмәш, ничектер чираттагы номерны чиный-чиный белдерү, ә шулар арасын  очсызлы, авыл гыйбатларына таман шаяртулар белән сипләү, тамашачыга  ярарга тырышып, уртакул мәҗлес тамадалары үрнәгендә күтәкәйләнү, төчеләнү һәм әлеге дә баягы   әңгәмәдәшләрнең, күп кулланудан шәпи шикәре хәленә төшкән   “юмор”ларыннан үзара  кызык табышып, көчәнеп, ясалма  шаркылдап көлүләре , Мөслимнең  инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, Хираҗ агае әйтмешли “үде бер роман”...  Әвендәй гәүдәле башкаручы тирәлеген  ярымшәрә сикергәләүчеләр  белән урату,  җырны чуклап-бизәкләү максатында чыгарылган туташларның  вакыт-вакыт  “ваппараппа” , яки “нә-нә-нә”,   дип аваз биреп, тез сыгылдырып торулары , әти-әни, апа -абый, һәртөрле җимеш агачларын, Хак Тәгалә исемен еш телгә алучы җиңелчә киенгән “сәхнә абыстайлары” һәм дә “фәлән итегез», “ төгән булыгыз” дип көйле вәгазь сузучы сәхнә мөҗтәһидләре* азу яруы асыл миллилекне, татарчалыкны билгели башлады...Ансы да монысы, “татар җыры” дип сәхнәдән  татар моңыннан җәяүләп качкан суррогат яки контрафакт тәкъдим итүчеләр, бар икән күрәселәр, микрофон аша русча гыйбарәләр кыстыргалап  такылдауга махсуслаштылар. Белмим,  “фанерага”(фонограммага) ирен селкетеп аргач, аваз  чыгарасы, тел язасы килү ихтыяҗыннанмы бу, сәбәп бүтәнме,  очына чыга торган түгел... Шунысы бәхәссез, болар мөхтәрәм Гамил ага Афзалның “бер сүз дәшми елмайгалап йөрсәң, ахмак икәнеңне белмиләр” дигән юлларыннан бихәбәр... Продюсерләре дә, “зинһар ачма авызыңны, чабатаң күренә”, дип бер дә кисәтми  күрәсең...
           Теләсә нәрсә катнашмасын изеп укмаштырганны җөмләдән ипи, яки  кирпеч , дип тәкъдим итеп булмый, чөнки һәрбер төр продукция  элементар таләпләргә җавап бирергә тиеш. Юк, икән, контрольлек итүче оешмалар      сыйфаты түбән эшчәнлеккә закон нигезендә чик куя. Рухи нигъмәтләргә карата ни гомерләр андый таләпләр булмавы  шаккатыра... Сәхнә югарылыгыннан  тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең сәнгати кыйммәте хакында мәдәниятебез өчен җаваплы әфәнделәребез ничектер, ә менә президентыбыз уйланган булып чыкты... Диварларны, түшәмнәрне дер селкетерлек, колак яргыч дәрәҗәдә  тавышны арттыру аша тамашачыны миңгерәйтү,  әйләнчек сарыкка әверелдерү  корылышы да аны,  сискәндергән булса кирәк... Иҗаты әллә ни киң танылмаган   инде мәрхүм таныш бер шагыйрьнең, “татар халык җырлары татар иле иксез -чиксез биләмәле вакытта  яралган һәм алар биеклеккә, киңлеккә чиксезлеккә укталышлы, ә хәзергеләр баян һәм синтезатор кулдашлыгы кысасында, тар коридордан, җилкәләре белән әле бер, әле икенче диварга бәрелә - сугыла атлаучы исерекне хәтерләтә”, дигәне исемнән чыкмый... “Рәхмәт президентка, татар җырының хәленә керде”, дип хупларлар,  дип  көткән  идем мин фәкыйрь, асыл сәнгатькәрләребездән...   Кем әйтмешли, тот капчыгыңны!        
          Ни өчен җырыбызга  затлы оркестр озатылышы кирәк соң? Ярамаган  тагын безгә, каткан тезгә, синтезатор белән баян әвәрәсе дә , дияргә мөмкиннәр...Үз каланчамнан  торып, мин болайрак аңлыйм... Мисал өчен, мәхәббәтнең үзен гәүдәләндерүче гүзәл кызның дулкынланып аккан  елгада йөзүен, бәреп чыккан чишмәдән су алуын, кошлар очкан, салават күпере калыккан  зәңгәр күк  астында, чәчләрен туздырып искән  җилгә каршы сөйгәненә таба йөгерүен шартлы рәвештә хакыйкый җыр чагылдыра ала, дигән үлчәм кабул итсәк , оркестр  исә мең тормыш кайнаган яшәешне агышында, нурлы күтәрелештә бәян итә һәм  көндәлек тормышыбыздагы мәшәкать - авырлыкларны оныттырып, үзгә, матур, саф, тылсымлы дөньяга  алып китә ..  Барлык сәнгать әсәрләре җыр булырга омтыла , дип язган инглиз сәнгатькәре Уолтер Пейтер. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы  исә  чын оркестр башкарган тетрәндергеч моң белән сугарылган музыкаль әсәргә иш иде,   шуңа да ул зур  уңыш казанды да... Ә аны тәнкыйтьләргә маташкан   каләмзатларыбызның әсәрләре түбәтәй кигән бер төркем гармунчы бабайларның  уртак калыпта кайта-кайта  такмакчыл көй шыңгыртатуларына бәрәбәр... Интернетта, Гүзәл Яхина романы тирәсендә барган фикер алышуларда Тукай бүләгенә лаек булган бер  әсәрдә, Аксубай районы басуында француз балеринасы белән колхоз рәисенең җенси мөнәсәбәткә керүе, шундый ук  олугъ буләккә лаек ителгән икенче бер романда булачак ханбикә Сөенбикәнең яшьлегендә сүгенүләрдән тайчанмаучы  ирдәүкә итеп тасвирлануы, ә аның ире атаклы Сафагәрәй ханның  кол хатынның ике тез арасына башын тыгуы кебек  сәер  эпизодлар булуы  искә  алынды. Ничарадан бичара, яһүд шагыйре Шалом Алейхумның,  “Бүкән булгач, нишләтәсең инде”, дигән җөмләсен  искә төшерми хәл юк...Уолтер Пейтер билгеләмәсе, аңлашылса кирәк, әдәби әсәрләрнең дә моңнан тукылуын таләп итә... Бүген дәүләт хисабына  әдәби басмаларда дөнья күргән әсәрләрдә  бармы ул газиз моң, авторның фәһем дәрәҗәсе тап-такыр түгелме, акыллы булып күренергә азапланырлык  кына булса да мая шәйләнәме,  монысын мөхтәрәм гәҗит укучыларыбыз хөкеменә калсын. Әле бит зур түрәләргә ачыктан ачык  тәлинкә тотулы  иҗат төре  көннән көн азу яра... Милли әдәбиятыбызны күтәрү өчен бюджеттан бүленгән сәрмаядан өлеш умырып, һушлы өлкән вә тәҗрибәле “остаз”лар, яшь язучыларга нинди булырга кирәклеге хакында үзенчәлекле сабак бирә дип бәялисе микән мондый хәлне...
        Адлер Тимергалин, Әмирхан Еники, Гамил Афзал, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Салахов,Сибгать Хәкимнәр  исән чакта әдипләребез  милләт вөҗданы , аның затлы катламы саналырга, ә иҗатлары текә оркестр музыкасына тиңлек дәгъвә итә иде... Хәер, хәзер  дә йөзек кашыдай әдипләребезнең орлыгы дөм корымаган, иҗатлары  рәсми дәрәҗәдә әллә ни  югары бәяләнмәгән Айдар ага Хәлим, һәм Локман ага Закирлар барлыгын онытмыйк. Локман ага 1997 елны “Мостафа” дигән повесте белән илкүләм “Ел китабы” конкурсында 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән иде. Уңышы белән котлап Татарстанның югары даирәләре кабул итмәгәнгә микән,  үткен акылыннан шүре җибәрепме, җирле “даһи”лар һәм аларның әтүтәннәре Локман аганы “чукырга” талпынмадылар...Сүз дә юк, мондый үзенчәлекле талантлар тагын кайсы халыкка тәтегән әле... Ни үкенеч, феноменаль  шәхес Адлер ага Тимергалинның киң кырлы иҗатына да җирле рәсми даирә тарафыннан  исән чагында тиешле  бәя бирелүенә  юл куелмады...Бер оядан канат ярган авторларның уртак күзлектән, бер үк ракурстагы карашларыннан туган  игезәк иҗат җимешләренә кәнәгатьлек кичереп,  үзгә  жанрларны, шул исәптән техник белеме булган укучылар өчен кадерле фантастика, фәнни  фантастика дигәннәренең кыйммәтен аңламау, танымау, үзгә мөмкинлекләргә ия авторларны  санга сукмау, рухи кыйммәтләргә бәя бирүчеләре тар даирәнең фәһем дәрәҗәләрен анык  тәгаенли. Европада  әһәмиятле урын тоткан социаль роман жанры  да бездә яралгы хәлендә. Хәер , шулай булуы бүгенге шартларда бәлкем хәерледер дә? Ни тирән белеме, ни хезмәт практикасы  юк килеш, “минбеләмлек” чире йоккан, милли әдәбиятыбызда ранжир буенча тезелеп монополия урнаштырган мәңге кичәгеләрнең җиң сызганып, үзләре рәтләп белмәгән, тирән катламнарына  төшмәгән, анда нинди процесслар баруын аңламаган, “уен кагыйдәләрен” кайсында ничек бозуларын төшенмәгән, ике-өч япьле бухгалтериянең ни икәненә, һ.б. һ.б.ш.и. хәбәре юк  көе,  теләсә кайсы өлкә турында “эһ” тә итми тәҗел әсәр язарга   алынулары, теманы  гына түгел,  жанрның үзен дә профанлаштыруга  кайтарып калдырмагае?... Хәер, тиражларның җилгәрелүе, төпкелгә очуы ул шул  “минбеләмлек”   касәфәте нәтиҗәсе  дә инде..
            Әдәбият фәне белән шөгыльләнүче, фәнни дәрәҗәләргә ия хадимәләребез инде дистә еллардан артык прозада постмодернизм  ысулын мактап, әдәби журнал  битләрендә һәм язучылар җыенннарында авыз суы корыталар. Русның танылган әдәбият белгече Михаил Веллер ошбу ысулны  әдәбиятның  үлеменә илтә, дип язганы булды...  Хаклык кем ягындадыр, белмим, грамыт җитми, бәлки чын дөресен  китап сөюче гәҗит укучыларыбыз ярып салыр?  Дөрес, әдәбият  хадим-хадимәләребез сүсәрә төшкән социалистик реализм ысулына да мөкиббәнлекләрен киметмәде кебек... Интернетта (“Матбугат ру” сайтында) барган фикер алышуларда да, шулар хөкемдарлык иткән әдәби вә драматик әсәр бәйгеләрендә һаман бер үк авторлар җиңү яулавы, киң җәмәгатчелек күтәреп алмаган, алмаячак, укылмаячак, сәхнәгә менү перспективасы ташка үлчим  әсәрләрне уңыш буларак тәгаенләү артыккарак китте, дигән фикердә ныгыдылар ...
             Хак Тәгаләгә мең шөкер, үзгәреш җилләре исә... Татар халкы олугъ мәдәнияткә лаек, шуңа да хәлнең уңайга үзгәрәчәгенә иманым камил. Юкка гына  Тукай,  шушы җәһәттән “Халык –зур ул, әдип ул, шагыйрь ул” димәгәндер... Шау-шуга сәбәп тудырган  “Үзгәреш җиле” проекты бу өлкәдә дә тәртип урнашачагына өмет калдыра...  Ләкин рухи тормышыбызга чат ябышкан рәзиллектән* һәм батыйллыктан* тиз генә арылып булмас кебек, ишектән кусаң тәрәзәдән, аннан пыраклатсаң морҗадан  кереп, түргә  үтәргә омтылачаклар...

·         хилаф (лык)* – капма-каршы (лык).Татарча-русча сүзлек, “Совет энциклопедиясе” нәшрияте, Мәскәү, 1966 ел)

·         мөҗтәһид** – дингә өндәүче,  “диннең афәте –надан мөҗтәһидтер”, дигән хәдис тә бар. Гарәпчә-татарча алынмалар сүзлеге, 1979 ел, Казан, ТКН.

·         рәзил(лек)* – хур, начар, түбән(лек).  Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге, авторлары К.Х. Хәмзин, М.И.Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин , 1979 ел  Казан, ТКН.

·         батыйл*(лык) – бозык(лык), шул ук сүзлек.

Т.Я  10.01.2017

1 комментарий:

  1. Сәхнәдәге артистларны, сәнгатьне дә сүгәбез инде, чөнки бүгенге көндә эстрада ничек бар, шулай бара. Аны сүгүен сүгәләр, тик эстрадага ярдәм итүче дә, юл күрсәткән кеше дә юк. Кая тәгәри, кая барып төртеләсен беркем белми. Моны бүген генә үзгәртеп тә булмый. Мәсәлән, рус эстрадасында тәртип салына башлады, димәк, үзгәрешләр безгә дә килеп җитәчәк. Бүгенге көндә артистлар тере тавышка кайта башлады, тамашачыларга да кыска итәктән чыгучылар кызык түгел хәзер. Минемчә, худсовед системасын да кайтару кирәктер, чөнки телевизордан күргәнне һәм радиодан ишеткәнне тамашачы шулай тиеш, шулай дөрес дип саный. Элек бар иде «профессионал» һәм «үзешчән» төшенчәсе. Хәзер кемнең кем икәнен аерып булмый. Миңа Туфан абый Миңнуллинның: “Миңа үзешчәннең профессионал дәрәҗәсендә үзенә урын дәгъваләве, яки, киресенчә, профессионалның үзешчән дәрәҗәсенә төшеп, өстән-өстән генә эшли башлавы ошамый”, — дигән сүзләре бик якын. Үз фикерләрегезне белдерүче буларак проблеманы чишү ысулларын да тәкъдим итү урынлы булыр иде.

    ОтветитьУдалить