Үз туган теленә битараф
кеше –кыргый. Аның битарафлыгы,
халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм
киләчәгенә төкереп каравы белән белән аңлатыла.
К . Г.
Паустовский.
Телне телгә бутап сөйләү, наданлыктан
әсәрдер....
Дәрдмәнд.
Быелның (2012) 7 ноябрендә ТНВ Планета
телеканалы күрсәткән кызыклы бер
тапшыруга затлы кунаклар чакырылган иде һәм
анда татар җырын яклаган күңелгә хуш килердәй сүзләр яңгырады. Алып баручы
сөйкемле ханым әңгәмәне, кытай фәйләсуфы Конфуцийга сылтама ясап, халыкның
әхлагын белү өчен музыкасын тыңлау җитә,
дип йомгаклады. Хәлбуки, атаклы синолог
академик Алексеев бәянында, Көнчыгышның бөек акыл иясе фикерендә музыкаль озатылыштагы җыр
күздә тотылу ихтималы да юк түгел
. Көнбатыштагы икенче бер акыл иясенең, “һәр сәнгать әсәре җыр булырга омтыла” дигәне
дә бу фикергә куәт. Халкыбызның яраткан әдибе Мөхәммәт Мәһдиевнең исә “Кеше
китә – җыры кала” дигәне, затлы кешедән
затлы, ә пүчтәгеннән җырның да
шуның төслесе кала дигәнне дә тасдыйкълый сыман? .....Димәк, кешене, шул
кешеләр берлеге булган халыкны бетемсезлеккә калдыру, җырын
, җырларын очсызлау һәм Тукай, туплар да
вата алмаган дип горурланган энҗе-җәүһәрләргә тиңләгән җырларыбызны чүпкә
батыру , ә аның варислары –шагыйрьләребезне Парнасны Самасыр тавы белән бутау дәрәҗәсенә ирештерү аша хәл ителә булып чыга...
Танышым язган хаттан :”....Уртак коридорлы, уртак кухнялы
вә уртак бәдрәфле коммуналь
торакта күршеләр белән шау-гөр килеп яшәгән чаклар бар иде. Бер мәлне
көн иткән биләмәбездә тычканнар шул дәрәҗәдә азды ки , кич – иртә аяк астында буталгалый башладылар. Көннәрдән беркөнне
түзмәдем, моңарчы үземдә тоймаган җитезлек күрсәтеп бер тычканны эләктереп алдым һәм лакандагы суга томырдым. Икенче көнне бу казанышымны кабатлауга ирештем. Ә өченче
көнне бер юлы ике тычканны
эләктердем...Ау комары күңелне әкрен-әкрен били бара күрәсең , берзаман
шау-шулы шартларда , йокларга ,
ягъни пушкадан атсалар да ишетмәү сәләтемне җуймаган хәлдә, тычкан кыштырдаса уяна торган булып
киттем... Юл тоттым психиатрга. Бу миңа
әлеге кәсафәтемә лаеклы алмаш табарга киңәш итте. Һәм, тора-бара таптым да! Нәтиҗәдә, тычканнар кыштырдавы
онытылып, мантыйксыз, имля кагыйдәләренә буйсынмаган татарча җөмләләр ишетүгә
колакларым үрә тора торган булып
китте...Ә мондый “байлык” һәркайда , урамдагы элмә такталарда, газета – журнал
битләрендә һәм бигрәк тә татар телен
бусагасыннан уздыручы радио һәм телевидениедә тулып ята булып чыкты. Алга китеп
әйтим, шундый дулкындагы, дәрәҗәле , вазифалы , шул исәптән мәдәниятебез өчен
җаваплы ханым-әфәнделәремезнең интервьюләрен туплап китап итеп бастырып чыгару хакында хыялланам.
Иманым камил, ул, В.С. Черномырдин
җөмләләрен туплаган китап сыман бестеллер булачак..
...Үткен
сүз яки тапкыр җөмлә икенче кулланышта ахмаклык буларак кабул ителә, дип язган
атаклы француз әдибе. Гөл нурлары, күңел хушлыгы тараткан уңышлы әдәби образлар да кабат куллануда
күңел кайтаргыч хәлгә төшә. Ә кат-кат куллануларның аларны туй күлмәге
югарылыгыннан идән чүпрәге дәрәҗәсенә
тәкмәрләтүе Мәнди анасына да аңлашылса кирәк... “Гомер үза , кадерләрен белмибез”, “язмыш”,
“ялгыш”, “сагыш”, “гүзәлем, өзелә үзәгем” , “яратам”, “җан атам” кебек сүзләрне,
сүз тезмәләрен өзлексез, клише сыйфатында
һәр “псснә” саен тәкърарлау, борыңгы, мөкәммәл үлчәмле затлы җырларыбызны да
очсызлауны кайгырта шикелле ....Төрле халык көйләре һәм төрле халык композиторлары
“хит”лары умырыкларыннан теркәп , әйтик рус частушкалары нигезендә , йә
булмаса АКШ ның Луизиана штаты көтүчеләре тудырган кантри ысулында һәм
җирлегендә , яисә һиндкә сыгынып, яки төреккә ияреп , татар мелизмы белән ашлап
, яки ашлап тормый гына бүген генә туган, тарихы, мәдәнияте бөтенләй юк кабилә казанышлары дәрәҗәсендә компьютер ярдәмендә җитештерелүче
“кыйммәтләр” татарныкы сыйфатында сәхнәләр аша, радио-телевидение
мөмкинлекләрен эшкә җигеп өзми куймый
милләт рухына куәтле басым астында иңдерелүен ни дип аңларга? “Татарстан
яшьләре” газетасының даими авторы Марс Ахуновның “гыйбадлыгыңны берничек тә яшерә алмыйсың :
авызыңны ачуга чабатаң күренә “ дигән мәшһүр җөмләсе бар. Хәлбуки, арада юк юк
та , авызын ачуга “чабатасы” күренеп үк
тормаган, тавышы матур , зәвык белән киенә белүче, репертуарга талымлы башкаручылар да очраштыра. Ялгышлык белән китәме
мондый, рухи тормышыбызны камап томалаучы маргиналлыктан тайпылу-салулаулар,
тыңлаучы аудиторияне хөҗерләнеп изалау
дәверен озайта төшү ниятеннәнме, очына
чыгышлы түгел... Күпчелек җырларның мәгънәви йөксезлеге, корылышларында һәм башкару рәвешендә балалар бакчасы
яшендәгеләргә хас садәлек, текстларының
имля кагыйдәләренә баш бирмәве,
шуларны татарныкы маркасы астында эфирга турылаучы чыганакларга “Арча кыры”ндагы мәгълүм йорт шефлыгы йөкләнгән мәллә дигән шик шөһбәгә дә җирлек тудыра түгелме? Алай да татар эстрадасына хас иң тәэсирле
күренеш, чүмәлә гәүдәле, зәвыксыз киенгән бәндә сәхнәгә чыгып корсагын
тирбәлдереп җырлаганда, янәшәсендә ярым йорты киенгән биючеләрләрнең,очышлы
хәрәкәтләр белән сикергәләүләре. Шушыларны
күргәч, милләтебезне башкаларга һәм үз үзенә шөкәтсез дип таныту , шуңа
инандыру асыл максатмы әллә дигән фараз
да байтак күңелләрне бимазаламый
калмыйдыр?...
Ышансагыз ышаныгыз, юк тек юк,
баксаң туган телебез белән эш итү сыйфаты
татар филологиясе дигән фән тудыручы һәм шул фәнне булачак каләмзатларга, шул чуттан
радио-тележурналистларга cеңдергән һәм сеңдерүче
галим - галимәләрне дә борчый, имеш. Мәгърифәт” газетасының быелгы 9 ноябрь
санында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган
фән эшлеклесе, Халыкара төрки академия академигы Фәһимә Хисамованың “Мәгълүмат
чараларының теле” атлы саллы мәкаләсе дөнья
күрә башлады . Галимә , публицистика
стиленең үзенчәлекләрен билгеләп, “ бер яктан бу стиль укучыга яки
тыңлаучыга җитди һәм тулы мәгълүмат бирүне күздә тотса, икенче яктан
аңарга сөйләм теленә охшаш гадилек һәм эмоцианальлек хас булырга тиеш дип саный”, дип яза. Галимә мәкаләсеннән тагын бер озын
өзек китерергә рөхсәт итсәгезче . “Әдәби тел ул эшкәртелгән, нормалашкан тел
дидек. Аның кагыйдәләре, ягъни нормалары
тел белеменең төрле өлкәләрендә билгеләнә.Мәсәлән авазларның дөрес әйтелеше һәм
язылыш кагыйдәләре фонетика өлкәсенә карый, һәм бу кагыйдәләр орфоэпик һәм орфаграфик сүзлекләрдә чагылыш таба. Сөйләмнең
төзелешен, грамматик яктан камиллеген бөтен тулылыгы белән фәнни
грамматикалардан табарга мөмкин (морфология һәм синтаксис), сүзләрнең дөрес
кулланылышы исә лексикология бүлегендә,һәм шулай ук сүзлекләр нигезендә
ачыклана.” Бар да хак, әмма әлеге өлкә
галим һәм галимәләре әзерләгән кадрларның
туган телләрендә гап гади җөмлә төзи белмәүләре белән нишләргә соң ? Иң әвәле шушы сорауга
җавап эзләү тәҗелрәк булмасмы туган телебезне үз сүзләре белән үз-үзен аңлата алмаслык дәрәҗәгә җиткергәнче чит-ят терминнарга “баетуга” хирыс, корылышлы татар
филологларына?...Шулар тырышлыгы белән ич инде балаларыбыз туган тел
дәресләрендә бәян һәм инша урынына изложение вә сочинение яза...
Алай да, ни өчен соң арурак дигән
көй канатларына да өч тиенлек текстлар күтәрелә ? Әллә соң сугыш арты елларының бай биографияле олпат әдипләре Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур , Зәки Нури, Галимҗан Латыйп, Мәхмүт Хөсәен,
Мостафа Ногман, Гамил Афзал, һәм башка олугъларыбыз вәкарь саклап иҗат
иткән чорда әдәбиятыбызга шаулап -гөрләп килеп
кергән, хәзерге “тәнкыйть”
мәкаләләренең һәркайсында кагыйдә
буларак берничә урында
катгый ранжир буенча исемләп һәм
хуплап телгә алынучылар иҗат эшен баганалы юлыннан яздырдылармы? Телебезгә
кагылышлы тәҗел мәсьәләләрне һәм
җырларыбыз язмышы, милли яшәешебез турында да зур сөйләшүне бүген олпат саналучы әдипләребез күптән кузгатырга һәм нәрсәгә дә булса
ирешергә дә тиешләр иде, кебек...Араларында Татарстан парламентында күп еллар
утыручы халык вәкилләре - депутатлар да бар ич. Ягъни трибуна-мөнбәрләре бар
һәм ниндие генә! Ә нәрсә кыйрата соң иҗатларында югары мөнбәргә ия шагыйрьләребез? Әйтик, милли мәдәниятебезне
кайгыртучы комиссия җитәкчесе Тукай бүләге лауреаты, халык шагыйре Разил
Вәлиев?..
...Интернетта аның бер шигыренә юлыккач, яшермим,иске танышымны очраткандай
булдым. Автор тарафыннан ул анда 1962-1999 еллардагы иҗаты үрнәге буларак эленгән. Ә тәүге тапкыр әлеге мәдхияне 2003 нче елгы Казан утлары журналының
11 санын ачкан интервью кысасында
укып хозурланган идем.. Разил Вәлиевнең 2007 нче елда чыккан “Җанга
уелган уйлар” китабында ул әңгәмә журнал
вариантында басылган һәм анысын да
интернеттан табып уку форсаты бар. Шул
интервью карынындагы әсәрләндергеч тезмә
әсәрне укучыларга ничә тапкыр тәкъдим итсәң дә аз булыр сыман :
...Исемеңне мулла дөрес кушкан.
Язмышыңны алдан белгәндер:
Гарәп сүзе - Фәрит, татарчасы –
«Һич тиңдәшсез» була, «Бердәнбер».
Әтиең дә бишек көйләгәндер,
Әниең дә назлап сөйгәндер.
Алар өчен син бит - мәңге бала,
Алар өчен син бит - Бердәнбер.
Гарәп сүзе - Фәрит, татарчасы –
«Һич тиңдәшсез» була, «Бердәнбер».
Әтиең дә бишек көйләгәндер,
Әниең дә назлап сөйгәндер.
Алар өчен син бит - мәңге бала,
Алар өчен син бит - Бердәнбер.
Кара чәчле
нефть малаеның
Катлам-катлам уе тирәндер
Катлам-катлам уе тирәндер
Мең катламлы бу катмарлы җирдә
Син сайлаган язмыш - Бердәнбер.
Бик елыйсы килгән чагыңда да
Елмаясың һәрчак кемгәдер...
Кеше өчен - мең шатлыгың булса,
Үз хәсрәтең яшерен - Бердәнбер
Син сайлаган язмыш - Бердәнбер.
Бик елыйсы килгән чагыңда да
Елмаясың һәрчак кемгәдер...
Кеше өчен - мең шатлыгың булса,
Үз хәсрәтең яшерен - Бердәнбер
Гөнаһыңны эзләп, мең кат күзләп,
Көндәшләрең сынап йөргәндер.
Син көләсең, чөнки син беләсең:
Дөнья - фани, гомер - Бердәнбер.
Бу дөньялар һәрчак болай булмас,
Тормышлар да әле көйләнер.
Көндәшләрең сынап йөргәндер.
Син көләсең, чөнки син беләсең:
Дөнья - фани, гомер - Бердәнбер.
Бу дөньялар һәрчак болай булмас,
Тормышлар да әле көйләнер.
Берәү китә, берәү килә торыр,
Ватан калыр. Ватан - Бердәнбер.
Ватан калыр. Ватан - Бердәнбер.
Ватан белән бергә халык калыр,
Ил язмышы меңгә төрләнер...
Халык өчен син Бердәнбер булсаң,
Ул да сиңа газиз, Бердәнбер.
Ил язмышы меңгә төрләнер...
Халык өчен син Бердәнбер булсаң,
Ул да сиңа газиз, Бердәнбер.
Еллар узар. Безнең
бу көннәрне
Тарихчылар мең кат өйрәнер.
Тарих өчен - олы түрә булсаң,
Тарихчылар мең кат өйрәнер.
Тарих өчен - олы түрә булсаң,
Безнең
өчен, син бит, Бердәнбер.
... “Һич
тиңдәшсез”, “ Бердәнбер” – Хак Тәгалә сыйфатлары. Диндарлар бәндәгә карата
мондый эпитетлы мөгамәләне Хак Тәгаләгә
ширек кату дип кабул итәчәген көт тә тор... “Тиледән туры хәбәр”
дулкыныдагылар исә, бик йомшартып кына
әйтсек, чаманы онытып фамильярлык
күрсәтү дип кабул итәргә , хәтта ки коерак болгау, тәлинкә тоту дип тә
кәҗә тизәгедәй чәчелергә мөмкиннәр.
Интим өлкәдә үзенчәлекле ориентация тотучыларны да бу шигырь битараф калдырмас,
кәнәгатьлек тоеп җемиеп кенә елмаеп куюлары мөмкин ди фаразлыйм...Хәлбуки
аларның көймәләре бик тиз комга тертелер кебек, чөнки автор “минем өчен бердәнбер” дими ләбаса, ә “безнең өчен” , дип
тасдыйкълый. Кызык, “без” дигәндә ул кемнәрне күздә тота икән : парламенттагы каләмдәшләренме, барча депутатларнымы, татар, я булмаса гомумән Татарстан халкынмы? Хәер,
Җир шарында яшәүче барча кавемнәрне күз уңында тотса да кемнең ни эше,
бу - шагыйрь фантазиясе ихтыярында... Мөхтәрәм Фәрит агабызга мөкиббәнлек
белдерүче даирә никадәр киң, шул кадәр
хуп саный ошбу юлларны сырлаучы бәндәгез
дә...
Фантазияләре үзенчәлекле бәгъзеләремезнең, күп кенә илләрдәге парламентларда ызгыш, талаш-тартыш, якага-яка килеш, хәтта атышлар
булгалап торган заманда , Татарстан парламентында, татар-төрек лицейлары , татар мәктәпләре
ябылган, татарча гәҗит журналлар йөз меңле тиражларын җуеп бетемсезлеккә турыланган,
татар китаплары сәүдәсе җимерелгән,
Казандагы, Бауман урамындагы татар китаплары кибете җир астына төшерелгән,
Тукай яшәгән йорт җимертелгән һәм башка шундый “күңелле” нәрсәләр көн туды исә
“шатландырып” торган шартларда, халык шагыйре, Тукай бүләге лауреаты,
милләтебезнең әдәбиятын, мәдәниятен кайгыртучы парламент коммиссиясен
җитәкләүче депутат Разил Вәлиевнең, ил-көн кайгысы белән шау- гөр килеп торган биек түшәмле залда , урындыгына җайлап утырып, рәссам портрет
ясагандагы сыман әледән әле иҗади объектына
сокланулы караш ташлый-ташлый мәдхия
язып хозурлануын, майлы буяу белән киндергә төшерелгән картина
шәкелендә күз алларына китерүләре дә бик табигый... Хәлбуки, түрәңә,
җитәкчеңә карата мондый җылылык,
бокаллар чыңлаган күңелле мәҗлестә,
туган көнен, юбилеен бәйрәм
иткәндә, безнең илдә, шушы дәвердә , ихластан
яңгыратылса да этика киртәсенә керә шикелле... Алай да,
Татарстан бюджеты хисабына, ягъни халык җилкәсендә асрамадагы әдәби
-нәфис һәм иҗтимагый -сәяси “Казан утлары” журналын ачучы язма буларак урнашкан
җөмһүриятебез җитәкчеләренең берсе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән
әңгәмәдә Татарстан парламенты депутаты һәм халык шагыйре тарафыннан үзенчәлекле
тезмә әсәр укылуы , кемне ничектер, мин
фәкыйрьне бераз сәерсендерде... “Звезда
Поволжья” гәзитендә дә, җитәкчеңне кемгә
санасаң, аны даһи дәрәҗәсенә куярга кирәклеге хакындагы
каһкаһәле афоризмны искә төшергәлиләр...
Әллә соң депутат шагыйрьләребез мандат
бәясен җөмһүрият җитәкчеләрен данлау аша
бәхилләтәләр микән дигән ахмак уй да
талпынып куйды миемнең бер
почмагында. Алай дияр идең, башка депутат- әдәбиятчыларыбыз каләменнән
мондый бәлзәмле мәдхияләр
ничә еллар узып та, һәрхәлдә
матбугат битләренә таммады
шикелле...
Хәлбуки, бу әсәрнең мәдхия битлеге кигән сатира булып чыгу ихтималын да
гөманнар исемлегеннән сызып ташламыйк . Ә кем белә , спикер-депутат
мөнәсәбәләрен бай һәм лакей үлчәмендә,
яссылыгында тасвирлап халык шагыйре, халык депутаты , Тукай бүләге иясе Разил
әфәнде демократик Русия составындагы демократик җөмһүрият Татарстанның канун
чыгару органында феодаль мөнәсәтләр хөкем сөрүен Эзоп теле белән сиздерергә
теләгәндер? Шулаен шулай, әмма
мондый тәвәккәллек үзен акламаска , чираттагы сайлауларда депутатлыкка үтәрдәйләр исемлегеннән аны төшереп калдырырга һәм милләт өчен
көрәшү мөмкинлегеннән колак кактырырга
мөмкин иде. ... Янә бер гөман : “Казан
утлары “ журналы хадиме бу интервьюга
әлеге шигырьне үз белдеге белән
керткән... Үземнең дә баштан кичкәне
бар, татарча әдәби журналда “Кояшка
каршы һөҗүм” атлы язмамның бер абзацын, минем карашка җелеген суырып чыгарып ,
макетка калдырдылар, ә икенче
журналда Киев каласына сәяхәт
турындагысына мәңге мин әйтмәстәй фикер өстәп,
мокытлыкка турылаганнары
онытылмый. Ләкин, андый очракта,
депутатны , канун чыгару органын да
уңайсыз хәлгә калдыруга юл куелганы
өчен һич югы журналда хезмәт
куючыларның бер икесенә мактау кәгазе
тоттырып лаеклы ялга озатырга мөмкиннәр иде...
Ә җил дә исмәде һәм яфрак та селкенмәде... Миңа калса, халык шагыйренең бу әсәрен,
милләт мәнфәгатьләре өчен армый-талмый
көрәшүен дәвам итү хакына , алдагы сайлауларда парламентка
үтүчеләр исемлегеннән төшеп
калмас өчен “кызыл армияче тапкырлыгы” күрсәтү дип кабул итү мәгъкүл. Ихластан ялагайлану юклыкны ,
ошбу мәдхиянең Мөдәррис Әгъләм
тудырган шедевр, күз яшьләренә төелмичә укып булмый торган, рефрен булып
бердәнберлек сыйфаты кат-кат тәкърарланучы “Бердәнбер кыз турында баллада»сы калыбында
язылуы да куәтли кебек .: Мөдәррис әкәнең
каз тәннәре йөгертә, бугазга төер утырта торган ул
тезмә әсәре,
Авызыннан килгән
кара кан
Симәнә ташыган
үрдәндер;
Онытма кешелек, Ул минем
Онытма кешелек, Ул минем
Әнием иде бит ,
Бердәнбер...,
- диеп тәмамлана .
Мөдәррис Әгъләм мантыйгында
хилафлык тапмыйм : бала өчен ана, ә ана өчен бала газиз һәм
бердәнберлегенә кем карышыр?.. Шагыйрь
Наис Гамбәрнең дә “меңнәр арасында син –бердәнбер, син бер генә дөнья йөзендә,
бер гомер ул нәрсә, мөмкин булса, бирер идем унын, йөзен дә” дигән юллары бар,
гаҗәеп бер шигырендә. Холкы кырыс иде,мәрхүмкәйнең, аның шул әсәренә язган
пародиямне ( “меңнәр арасында син бурдан бур, син бур гына дөнья йөзендә, бер гомер ул нәрсә, кирәк икән
кыяр идем унын, йөзен дә...”) укырга яхшысынмадым. (Нур улы атлы ник астында чыгыш ясаучы һәм мине орышырга укталышлы берәү, интернетта, шушы мәкаләдәге "бурдан бурлык"тан этенеп, "Бурдан бур" турында такмаклар язып элде. Ирексездән Шалом Алейхумның "Бүкән булгач, нишләтәсең инде", дигән җөмләсе хәтердә борынлый- Р.З.)Тәмам кузгатты ул шигырь
мине, рухымны биләде һәм ахыр чиктә көй язарга этәрде. Шәмәрдән баш табибы Радик Борһанов
башкаруында ул җырны ишетеп тә калырга насыйп булды кайнар холыклы
дустыма. Ә менә һөнәри җырчы Раяз әфәнде башкарганын тыңларга
язмаган... Әлбәттә, гашый өчен җан сөйгәне бердәнбер, бу да мантыйктан
тайпылмый...Чуалчык уйларымны чишүдән гаҗиз калып утырганда көен Рөстәм Яхин, сүзләрен Рамазан
Байтимиров язган “Туган ягым” җыры искә төште .... Парламентыбыз ошбу җыр
җирлегендә гимнны сүзсез кабул итте, ләбаса... Ә гимн –илдәшләрнең дога дәрәҗәсендәге йөрәк
җыры... Сүзләрне хәрәкәт белән аңлату
җәһәтеннән , либретто язылмагандыр ич
инде?Ягъни, гимнны дога-бию шәкеленә
каулап мөгез чыгару көтелмидер ? Шөкер, ул җәһәттән дә осталарга кытлык юк анысы, җөмһүриятебездә һәм хәтта парламентыбызда да. Ә бәлки гимн тексты халыкка белдерми генә кабул ителгәндер инде? Депутатлар тарафыннан үз даирәләрендә сынап карау ,
ияләнеп булу-булмауны тикшерү өчен, беренче укылышта? Разил Вәлиев мәдхиясен Рөстәм Яхинның,” Туган ягым” җыры
өчен язган көенә шыңшып карыйм : текмә тек. Текст көйгә тәңгәл ятып тора!
Эврика! Эврика? Ышаныргамы, юкмы? Шулчак
Мөдәррис Әгъләмнең “Чынлап шулаймы соң?” –дигән шигыре искә төшеп җанны талкый
башлый... Татарстан хокуклары шигрин күне күк куырылган шартларда Татарстан парламентында мондый гимн башкарылу –сюрреализм эргәсенә карар кебек..Хәер, “бурдан бур”лар заманында яшәп ятканда
халкыбызны нинди генә сюрпризлар көтмәс
дисез...
...Тукайның ,
Акчаң булса бар да дус та, бар
да яр,
Акча исе янда бетсә бар да яныңнан таяр ,-
дигән юллары бар.
Замандашыбыз
булган янә бер мәшһүр бер авторының ,
Акчаң булса гөл сибәләр йөзеңә,
Акчаң бетсә көл сибәләр күзеңә..., -дигән
рөбагые төп әдәби журналыбыз “Казан
утлары”нда басылып чыкты...
Шушындый аваздашлыкка тартым
мисалларны язучы һәм шагыйрь Җәүдәт әфәнде Дәрзаман балалар өчен язылган шигырьләрдән күпләп табып
күрсәтергә ярата иде... Айдар Хәлимнең “Татар
балалар шигърияте һәм “орчык-малай”Биктырыш”,
дигән китабында бәгъзе классикларыбызның
классиклыгы шик астына алына. Академик М.Сахаповның “Хакыйкатьнең йөзе” һәм
башка кайбер китапларында тере
классиклар буларак танытылучы бәгъзе замандашларыбыз иҗатының да алай ук
түгеллеге бәян ителгән... Ә аның китапларына сүз башын хезмәтләрен югары бәяләп
Полад Бөл Бөл оглы, академик Мансур
Хәсәнов һәм башка абруйлы шәхесләр язган.
Болай тәсфилләп торуымның сәбәбе шул, бәгъзе
каләмзатлар гадәттә үзләренә кәкре суккан фикерләрне кире кагар
өчен, фәһем җитмәүдәнме, җан ваклыгыннанмы, һәр икесе тәэсирендәме, контрдәлилләр эзләп мәшәкать чикми, ә чапырыш фикер әйтүченең шәхесен мыскыллау ,
түбәнсетү аша әйтелгәннәрне очсызларга һәм
уңайсыз хакыйкатьне томаларга омтыла. Нәрсәдән
бу? Мәктәптә төгәл фәннәрне рәтләп аңыша алмаганга аутсайдерлыклары хакында укытучылар тарафыннан ун ел дәвамында колаклары китләнүеннәнме? КДУ ның иҗтимагый
тормышында тыйнак урын биләүче факультетта биш ел дәвамында бик үк тугъры булмаган тарих, матдәчелек
философиясе һәм чит-ят терминнарга баткан, ягъни үз телендә үз үзен аңлата
алмаучы татар филологиясе атлы предмет үзләштерү тәэсиреме? Диплом алгач, редакциягә эшкә алыну сәбәпле
язучылыкка ирешеп, Тәлгат Нәҗми мәзәгендә әйтелгәнне йомшартсак, үз ишләре
арасында бер-берсенә булышулары турылаганмы
үзенчәлекле корылышка? Редакциядә бик озак утыру, еллар дәвамында ми аша чүп-чар сөзү дә эзсез узмыйдыр: бар булган миен тәмам юдырып
чыгарса да ни гаҗәп? Исән калган
очракта әчтерхан чикләвегенең кипкән
төшен хәтерләтсә дә ни кылырсың?... Зур,
әйтик утыз ел стажлы, бәгъзе мөхәррирләрнең публицистикасы , миңа калса, былтыргы “А” дан
башланып утыз бер ел элеккеге “А” га кадәр “ара” узган.... Һәм әдәбият язмышы шундыйлар кулында
түгелме?...
Шушы урында бер лирик чигенеш ясарга рөхсәт итегез :
* *
*
Исемнәрен мулла, дөрес кушкан,
Язмышкаен алдан тойгандыр,
Җиде тапкыр уйлап, бер кат кисеп,
Мөһер
шикеллесен уйгандыр?
Сугыш яралары сыкраган чор ,
Ә шигырьләр шигырь, җырлар –җыр!
Өлкән әдипләрне чүпкә санап,
Абруй эсти ниткән хурдан хур?
Абруй эсти ниткән хурдан хур?
Китапларын утка яга-яга?...
Бу нинди
эш? Ниткән ритуал?
Теләктәшлек
итә шырдан шырлар,
Ялкын якынлыктан битләр ал...
Беркем дә
хатадан хали түгел,
Тормыш
сыный уңнан, сулдандыр,
Арттырып
та җибәрелә кайчак,
Буласы
килгәндә зурдан зур....
Бәлкем кушылганны үтәгәндер,
Кемдер җеп
тарткалап торгандыр?.
Соңра киләчәген кайгырткандыр,
Бүләк арты
бүләк сонгандыр?...
“Бердәнбер кыз турында баллада!”-
Кырыкка
ярылыр кылдандыр,
Моңнан
тукылган гөл нурыннандыр,
Гөлләрдән үрелгән моңнандыр....
Мөдәррис әкәнең
шул әсәрен,
Кулай
үрнәк санап йөргәндер?..
Үзен кеше
иткән түрәсенә
Мәдхия язасы
килгәндер?...
Бәгъзе
затлар өчен түрә газиз,
Бердәнбер! - дип тибә йөрәге...
Туры гына яшәү – җан рәхәте,
Төрләндерә
дөнья кирәге....
Моннан ничәдер ел элек булган хәл,
күренекле
бер шагыйребезнең радио аша ясаган
чыгышы хәтеремнән китми җанны бимазалый. Ул, чордаш иҗатташ дуслары даирәсендә өлкән
буын әдипләренең тезмә әсәрләренә шырпы кабы ыргытып уйнауларын сөйләде.
Кап төшкән мәйданчыклардан фикер эзләп, аңа ишарә дә таба алмаулары сәбәпле , көлешүләрен , тирән бер кәнәгатьлек хисе кичереп искә алды ...
Хактан да бу төркем әһелләренең язганнары, кем әйтмешли фикер белән баскан һәм изгән.. Гөлҗиһан”, “Биек тауның башларында,” “Соңгы көз” кебек тетрәндергеч әсәрләре белән
куандырган талант, язучы Факил Сафин үзенең “Шәүлә” атлы бәянында шундый бер
мөхәрриргә тикмәгә генә “Фикрәш” дигән исем куймаган, әлбәттә. Әмма
фикрәшләр иҗаты күп очракта йөрәккә сугылып тормыйча, туры баш миенә генә
юл саба... Әлбәттә , гел йөрәккә, хискә басым ясау да ялкыта, ардыруы да табигый, шуңадыр, сугыштан
соңгыларга алмашка килүче яңача язучы
буынны күпләр хуплап кабул итте. Алар, традицияләрдән тайпылып, эксперементлар
ясаудан курыкмаулары белән дә алдырды .
Җөмләдән японнарның хокку, танка дип аталышлы өч һәм дүрт юллы шигырьләре ритм һәм рифманы һәм
хәтта мантыйкны да санга сукмый шикелле.
Бәлкем татар кешесенә тәрҗемәдә ул шулай тоела гынадыр? Телебезгә менгән төркемнең күренекле
вәкиле ( Равил Фәйзуллин)шулар өслүбендә китап чыгарды заманасында. Яшермим, миңа ошаган иде ул . Шундагы кайбер үрнәкләр истә дә калды хәтта :
***
“Торналар китеп бара...
Кош канатлары кагылгач,
Болытларның күңеле тулды...”
***
Таз эчендә орчык малай,
Пар эчендә ата елмаюы, -
Арка ышкырга кеше бар...
Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылыннан килеп университетта
читтән торып укучы Камил атлы педагог
танышым белән бу хакта туган бәхәсебез истән чыкмый :
“Ак куян дип аткан
идем,
Булды ташның
катлавы;
Аргы урамнан берәү
килә,
Хафизәләм иркәм
атлавы...,
дип , халкыбызның
бик матур җыры сүзләреннән кереште ул сүзгә. Аннары , шул
текстны русчага авыштырды
:
Стрелял, думал белый
заяц,
Оказался каменный пласт,
С той улицы кто то идет :
Милой Хафизушки
шаг...
Һәм “кибәнен”, бер халык өчен
ягымлы тоелган милли үзенчәлекле ысул,
икенче халыкка рухи кыйммәтләр җитештерүдә куллану өчен кулай була алмый,
дип очлады. Татар шигырен япон калыбына салу бары тик эшләнмә, уенчык сыман нәрсәгә генә ирештерә, ә мондый мәшъгулият, иҗаттан бигрәк
вак кәсепчелеккә күбрәк тарта булып
чыкты, аның шәрехләвендә... Әлбәттә, “фикрәшләр” буыны артыннан татар шигъриятенә Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗанов, Зиннур Насыйбуллин, Наис Гамбәр,
Нияз Акмал, Эдуард Мостафин, Салават Рәхмәтулла, Рафис Корбан, Ильдус
Гыйләҗевлар килде. Талантлар көтү белән йөрми билгеле , шуңа берәм-берәм пәйда
буладыр , күрәсең ... Әмма ләкин әдәбият язмышы хәл ителгән форпостларда, ягъни
әдәби редакцияләрдә фикрәшләр һәм
шуларга алмаш рухташлары монополиясе урнашуы
дип уйлыйм, (бу минем шәхси фикерем,әйдәгез бәхәсләшик, бу җәһәттән кайбер
фикерләремне интернеттан табып укырга мөмкин :
http://rustemzaripov.blogspot.com/ , http://rustemzaripov.blogspot.ru/2012/10/blog-post_9069.html , http://rustemzaripov.blogspot.ru/2011/10/blog-post.html )
хакыйкый әдәби тәнкыйтьтне төкәндереп, һәр жанрны,
макетчылыкка
укталдырды. Мисалны үземнән
башлыйм. “Казан утлары” журналында мин
фәкыйрьнең “Кояшка каршы һөҗүм” атлы әсәрем
бераз кыскартылган хәлдә басылып чыкты. Ни бары бер озын абзац алып
ташланган. Боламыкпәрвәр, өчәр санга җәелешле
әсәрләр тәпәләүче даими авторлар өчен бу чебен тешләве сымак кына
нәрсәдер бәлкем, чөнки боламыкны киметүдән аның үзлегенә хилафлык килми....Ә
менә әллә нигә бер нәни әдәби мәйданга тиенүче, иҗатына җитди караучы зат
моңа риза-бәхил була алмый дип
чамалыйм. Минем карашка, язмам макетка куып кыскартылды... Гүяки ясаган сәгать
яки ниндидер приборның эчке механизмыннан арындырып , коры кабык хәлендә
витринага чыгардылар... Теләгән
кешегә әлеге әсәрнең җаны, рухы сакланган
өлеш белән интернеттан танышып http://tat.islam-today.ru/section/16/ нәтиҗә ясау мөмкинлеге дә бар. Озын сүзнең кыскасы, макетчы фикрәшләр иҗаты фонында бүгенге җыр- мырларыбыздагы, рифмасы,
ритмы кайтыш эшләнмәләр, ничек кенә
сәер тоелмасын, барыбер дә артка китеш булмавы бар ..
Көйчеләр дә, көйдә макетчылык үрнәгенә иярүчеләре дә эшләнмәләренә азмы күпме
җан иңсен дип, бәгъзе әдипләребезнең шоп
шома макет – шигырьләренә түгел, ә азмы-күпме
хис, ихласлык , йөрәк тибеше тоемланган артык садә
үрнәкләргә мөрәҗәгать итәләр сымак....
Япон рыцарьлары үзләренәчә самурай, ә аларның намус кодексы -Бусидо дип атала. Алар буш вакытларында корал белән эш итүдә, поэзиядә һәм чәй мәҗлесе уздыруда күнегүләр ясый. Бусидо
буенча :
- Ялганламау, акча бәйле булмау һәм намусы тапланган очракта үз үзен һәлак
итү ( харакири).
- Хакыйкый батырлык яшәргә хакың булып яшәү һәм үлемгә хакың булып үлү
- Һәр сүзне үлчәп, дөресме, дигән сорау куеп, әйтү
- Ашауда тыенкылык һәм азгынлыклардан тайпылу
- Тугърылык, гаделлек һәм батырлык.
- Лачын да самурай да, ачка үлсә дә
алдына ыргыткан бөртекне җыймый.
- Теләсә кайсы мизгелдә намуслы үлемгә
әзерлек..
Үзеңдә шушы сыйфатлар
кәррә дә булмаган хәлдә японнар ысулында шигырь әтмәлләүгә алыну , шуның өчен
макталу – нонсенс. Мондыйга сокланалар
икән, димәк аудитория әтрәгәләмнәрдән гыйбарәт дигән сүз....
…Югары белемне төзүче инженерлар институтында эстәгәнгә һәм гомерем төзелеш
белән бәйле хезмәттә узганга күрә, үз эргәмдә казанган багажга таянып фәһемләргә тырышып карыйк. Күз алдына китерик : бар архитектура
үрнәкләре, ә бар шуларның макетлары. Иҗат җимешенә җан, рух иңгән була,
ә макетлар шома , аларга рухи
эчтәлекнең кирәге шуның хәтле
генә... Әйтик, очкыч
ясаучы конструкторлык бюролары бар, һәм бар авиамодельләштерү түгәрәкләре...
Модельләштерү белән мавыгу , конструкторлыкка илтүче беренче баскыч. Янә килеп
бар биналарны проектлау, бар шуларны кору, ә бар корылмаларның макетларын
эшләү. Кайбер илләрдә, шул исәптән Төркиядә
дөньякүләм мәшһүр тарихи архитектура истәлекләренең кечерәйтелгән
үрнәкләре тупланган парклар бар. Әмма
Эйфель яки Сөембикә манарасын кабаттан кору, яки шуларны үзгәртебрәк , яисә
кечерәйтеп калкыту иҗади казаныш дип
санала алмый, ләбаса?.. Элегрәк әдәби басмаларда тәҗрибә сыйфатында күренгәләгән , инде, чын тәнкыйть жанрын
юлдан алып ташлагач тоташ ташкын төсмере
алаган өчәр санга җәелешле макет- роман, макет-бәян , макет –мәкалә , макет –робагыйларга , макет афоризмнарга гадел бәя бирелмәү мең еллык әдәбиятле халкыбызны уңайсыз хәлдә
калдыра , ләбаса. Кыскасы, әдәбиятыбыз
очраклы рәвештәме, әллә бер проект нәтиҗәсендәме макетчылык
касәфәте дигән шаукымга
тарды кебек. Макетчылык касәфәте... Фикрәшләр “өстенлеге”...
Әлеге фараз фонында, элегрәк булган хәл,
Язучылар берлеге рәислегенә өч кандидат , шуның берсе Мөхәммәт Мәһдиев
күрсәтелеп, аның кандидатурасына каршы ясалган ялкынлы чыгыш һәм таланты
бәхәссез хакыйкый әдибебезнең иң аз тавыш җыюы бөтенләй башка төсмер ала.... “Апломб” - компетентсызның ( наданның, мокытның дип үк
тастыйкъларга яхшысынмадым) минбеләмлек бәреп торган чираттагы “cөземтә”сен мөнбәрдәнме, әдәби мәйдангамы,
сәхнәдәнме, төркем алдындамы яңгыратуын аңлата бугай ... Макетчылык
кәсафәте иҗатчы саналуы титуллар, регалияләр, һәртөрле бүләкләр белән терәтелгән бәгъзеләрне һәм рухташ шәкертләрен яңа категориягә( үлчәмгә), апломбчылыкка
турылады дип санарга рөхсәт
итегез.. Чын, хакыйкый әдипләребез дә юк түгел әлбәттә...Алар иҗаты
сирәк-мирәк күзгә чалынгалый... М.Булгаков мотивлары буенча төшерелгән “Бег”
фильмында тараканнар узыштыручы Артур Артурыч атлы персонаж бар. Америкалыларның “Күселәр бәйгесе” атлы
фильмында шундый бәйге оештыручы кахарманнар берничә... Анда приз шактый текә, Тукай бүләге ише генә
түгел...Әмма ничек кенә булмасын, әдәбиятыбыз форпостлары- редакцияләремез Артур Артурычлар кулына калмасын иде...
Хуш, Рөстәм әфәнде, гаепләү актың
шактый тәэсирле килеп чыкты. Ә
макетчыларыңа акланырлык ни дә булса калдырдыңмы? Чигенерлек юл калмаса
бүрене сарык та сөзеп үтерергә мөмкин икәнен онытмадыңмы? Мондый сораулар куелса да җавабым юк түгел... Янә бер филология фәннәре докторы, профессор
Резеда Ганиеваның “Чын мирас” журналында (№№2-3,июнь 2012) басылган
“Нәзыйрәчелектән – интертекстуальлеккә- әңгәмәдәшлеккә таба” мәкаләсе заманча
җырлар дип аталучы эшләнмәләрнең текстларына карата калкучы кайбер сорауларга
фәнни яссылыкта җавап табу мөмкинлеге тудыра. Инде әлеге мәкаләдән өземтә
китеренргә рөхсәт итегез...”Интертекстуальлек-әңгәмәдәшлек төшенчәсенә иң төгәл аңлатма бирүче булып
Р.Барт дигән галим исәпләнә. Аның фикеренчә, “һәр текст интертекст вазифасын
башкара; башка текстлар – узган заман культурасымы, әллә бүгенге көндәге
тирә-юнь культурасымы – танып белү мөмкинлеге төрле дәрәҗәдә булган текст
катламнарында яшиләр. Һәр текст иске цитаталардан тукылган яңа тукыманы тәшкил
итә”. Алтын сүзләр...Безнең макетчы - әдәбиятчыларымызга
батмас өчен тотынырга салам инде бу....Макетчылык..Макетчылыкта иҗатка урын кала әле...Ә бәлки хәл катлаулырак, эш муляжчылыкка ук барып җиткәндер?
P . S. “Казан утлары” журналының 2013 ел өчен 1
санында баш мөхәррир Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләре урнаштырылган. Болар
интернетка (матбугат ру) эленеп, анда
язышучыларны битараф калдырмады. Бигрәк тә “төртке” дигән “ник” астындагысы
әлеге яңа әсәрләргә карата пародияләре белән күпләрнең игътибарын җәлеп итте
кебек :
№27 (824907) / 11.01.2013 19:57:27
....
...Җирдә ике татар калса,шул икенең-берсе мин!
(Равил Фәйзуллин “...”)
Үзем сизмәстән,билләхи,
Татар- монгол булдым
(Равил Фәйзуллин “Пентатоника”)
Җирдә ике кеше калса, икесе дә ,бәй, ул мин.
Татары да -Фәйзуллин, монголы да –Фәйзуллин.
...Җирдә ике татар калса,шул икенең-берсе мин!
(Равил Фәйзуллин “...”)
Үзем сизмәстән,билләхи,
Татар- монгол булдым
(Равил Фәйзуллин “Пентатоника”)
Җирдә ике кеше калса, икесе дә ,бәй, ул мин.
Татары да -Фәйзуллин, монголы да –Фәйзуллин.
№37 (824895) / 11.01.2013 18:55:35
....
Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам-
вазыйфа уразам шул.
(Равил Фәйзуллин “Ураза”)
Уразасы баштарак өзелгәләп бозылды,
аннан тоташ уразасыз гына тормыш сузылды.
Админ,нигә минем пародиямне алып аттыү .Беркемне дә хурламадым.Кара инде ул минем хакта бит!
...
Яшәлгән гомерләр,
язылган китаплар,
күрелгән шәһәрләр,
яраткан хатыннар
-һәммәсе якыннар.
(Равил Фәйзуллин “Һәммәсе якыннар”)
Минем чуар йөрәгемә
бар да шундый якыннар-
аеруча якын миңа
чибәр-чибәр хатыннар.
Гашыйклар күп, мин -бер генә!
аеруча якын миңа
чибәр-чибәр хатыннар.
Гашыйклар күп, мин -бер генә!
Нишлим соң җәлләмичә?
Өйләнми дә күпне сөйдем,
өйләндем әллә ничә.
Бүген дә мин каршы түгел
табигый якынлыкка.
Бәлки тагын бер-икесен
алырмын хатынлыкка.
Өйләнми дә күпне сөйдем,
өйләндем әллә ничә.
Бүген дә мин каршы түгел
табигый якынлыкка.
Бәлки тагын бер-икесен
алырмын хатынлыкка.
№47 (825009) / 12.01.2013 14:10:26
Админ! Соңгысы ,дидем бит.Нәрсәсе ошамады
инде.Монысы да үзем турында иде.Нур-улы (Ринат Нуруллин?- Р.З.)Рөстәм әфәндене турыдан
туры мыскыллый,ул ярый.Ә мин Равил абый Фәйзуллин шигыреннән илһам алып үзем
турында шедевр язам ,син алып атсың.Укы инде игътибар белән:
Төшләр юллап ,Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?
(Равил Фәйзуллин “Төшләр”)
Поэзия эчкә кереп качты,
керми төшкә саташып та.
“Шигырь яз !”-дип эчтә Ходай йөри,
артка төртеп “шак” та, “шык” та.
Кайчак тишек ачыла да
илһам керә ,шыпырт кына.
Озак тормый, тышка шигырь чыга,
куркып кына ,шырт -пырт кына .
Пшшшшшшш....
Төшләр юллап ,Бөек илаһи Көч
күңелләребездән ни эзли?
(Равил Фәйзуллин “Төшләр”)
Поэзия эчкә кереп качты,
керми төшкә саташып та.
“Шигырь яз !”-дип эчтә Ходай йөри,
артка төртеп “шак” та, “шык” та.
Кайчак тишек ачыла да
илһам керә ,шыпырт кына.
Озак тормый, тышка шигырь чыга,
куркып кына ,шырт -пырт кына .
Пшшшшшшш....
№30 (824928) / 11.01.2013
21:55:20
Шигъриятнең киң юлыннан
Бара мәһабәт бер Фил.
"Нинди Фил?" - дип сорамагыз,
Бу ич Фәйзуллин Равил.
Фил вакларны сытмас өчен
Юлны күзәтә өстән...
Бара мәһабәт бер Фил.
"Нинди Фил?" - дип сорамагыз,
Бу ич Фәйзуллин Равил.
Фил вакларны сытмас өчен
Юлны күзәтә өстән...
Моська өрә. "Кем
дисәгез?" –
Бу ич Зарипов Рөстәм.
Бу ич Зарипов Рөстәм.
№29 (824924) / 11.01.2013
21:46:34
Р.Зарипов,
әллә укырмынмы дип, баскан идем № 30 дагы ссылкаңа.Исемендә үк грубый хата күрдем дә, эчтәлеге дә шуннан артмас дип, яптым да куйдым.
Бигайбә.Не судьба.
әллә укырмынмы дип, баскан идем № 30 дагы ссылкаңа.Исемендә үк грубый хата күрдем дә, эчтәлеге дә шуннан артмас дип, яптым да куйдым.
Бигайбә.Не судьба.
Ә менә Равил Фәйзуллинның “Ураза” атлы шигырендәге ошбу
юллары “Төртке”не генә түгел, мин фәкыйрьне дә җәлеп итте :
Азгын ләззәттән ваз кичеп,
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул.
яза-яза яна алсам —
вазифа уразам шул.
Мәгълүм ки, ураза ул адәм баласының Хак Тәгалә ризалыгы өчен дип
ният кылып, кояш чыкканчы керешеп, кояш батканга кадәр ашау эчедән, җенси
якынлыктан, гайбәттән, буш сүздән тыелып торуы.
Ә китерелгән әсәрдәге лирик герой үзен кем яки нәрсә гәүдәләнеше итеп тоя соң? Әллә
әлеге белдерү авторның шагыйрь яки әдәби журнал баш мөхәррире буларак
кредосымы, югыйсә? Журналда “Күкләр
никахы”, башка шундый үзенчәлекле
картиналы әсәрләр урын алу очраклы
хәл булмыйча, логик эзлеклелеге бар түгелме? Эш бирүчене бу белдерү битараф калдырмастыр...
Молодец! Булдыргансын Рөстәм дус.
ОтветитьУдалить