Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
четверг, 15 мая 2025 г.
ӘБИ ИРЕ БУЛУЫҢНЫ ОНЫТКАНДА...
***
Җан сөйгәнеңнең тискәрелеге
Күңелеңне хушлап, елмайта...
Сулыш алуыңны иркенәйтә,
Холык- фигылеңне кылтайта..
***
Сүз-бозау имезә,- диләр,
Тиңлиләр аткан укка,
Сүз боткасы , диләр тагы.....
Аңа чик куя нокта....
***
Хисләреннән гөлләр үрә
Шагыйрь - шөгърә;
Үзе укыса, ияртә
Моңлы мөгърәү...
***
Китап- кыйммәтле бүләк!,-дип,
Кайчандыр тукыганнар...
Аларны яндырганнар да...
Күрәсең, укыганнар...
***
Курку хисе тамыр, сеңгерләрдә...
Чорлар буе сеңгән халыкка...
Өннәрен алып, каулап ярыкка,
Кемнәрнең кемлеген таныта.
Мин дип яши, изә, таптый,
Беркемне дә тормый жәлләп...
Гөнаһка баткан түрәгә
Җирдәге тормышы - җәннәт...
***
Кеше чәчәкләрне яратканга
Сабагыннан өзә, бәйләм ясый...
Кошларны да сөя, шул сәбәпле
Аларны читлеккә ябып асрый...
***
Акыллы, зиһенен раслар өчен
Күп сүз сарыф итә..
Ахмакка, акыллы күренергә
Дәшмәве дә җитә...
***
Кайсы җырчы, сәхнәгә чыга да,
Шигырь сөйли башлый, нотык тота;
Такылдавы озаккарак китсә
Сару кайный башлый һәм укшыта...
***
Эгоист тик үзе белән генә мәшгуль,
Гәүдә төз,борын югары, горур атлый,
Ә башкалар аның өчен беркем түгел,
Шуңа күрә күп сөйләшми, гайбәт сатмый ...
***
Мәктәпләрдә балаларны укыталар
Тормыш кормыш өчен түгел, ЕГЕ өчен...
Укытучы халкы түзем, егылмыйча
Сарыф итә бар белгәнен , дәртен, көчен...
***
Армый-талмый түбәнлекләр кылып,
Үрләр яулый адәм актыгы,
Мазлумнарның күз яшьләре белән
Сугарылган һәрбер шатлыгы...
***
...Гел дөрес сөйләргә өндәп
Кем ул безне котырта?
Башкаларны фаш иткәндә,
Нигә үзен оныта?...
***
Риялылар эшне коры тота,
Киеп тормый гына битлекне;
Намуслылар , намус саклап микән,
Җиренә җиткерми этлекне...
***
Эштә бушлай билет өләштеләр,
Концертка юнәлде бар гавәм...
... Кайбер йолдызларны алкышладык,
Җырын иткәне өчен тәмам...
***
Йокың туйган, тамагың тук, өстең бөтен,
Тормыш дәшә, күктән кояш җылытканда.
Бабай булу хыялларыңа чик куймый,
Әби ире булуыңны онытканда...
***
Кемдер түбәнлекләр кылды,
Күтәрелде, «кеше» булды!
Кем аның күк кыланмады,
Кеше булып кала алды...
***
Түрә булсам, хезмәткәрләремә
Сеңдерәчәкмен, чыкмый чиктән :
-Хөрмәт итүегез кирәк түгел,
Миннән курыксагыз, шул җиткән...
***
Кызган баштан, нидер әйтеп ташлап,
Күпме күңелләрне чатнаттык...
Иярләде аңны ул мәлләрдә
Тәкәбберлек белән ахмаклык....
***
Талантлы - юк-бар өчен дә борчылучан,
Кыю - авызлыклый алмый, кискенлеген...
Ә акыллы - адым саен икеләнә,
Мокыт - горур, атлый тоеп өстенлеген...
***
«Утын пүләне" дисәләр, һич борлыкма,
"Буратино" әкиятен дә онытма,
Артистларга ансат кына килми уңыш,
Остаң ышкыламый таммый сольдо - көмеш...
***
Сызган җиңең, оемасын дисәң күңел,
Чәчел, түгел, сибел ...Җиң, йә җиңел...
Бар да булыр...Тик бер мәлдә түгел.
Бер ни килми җиңел генә...Җигел...
***
Милли көрәшләрдә болгандык,
Татарлыкны җиңде болгарлык.
Болгар радиосын тыңларбыз,
Безнең күңелгә хуш булгарныс...
__________________________________________________________________
***
Бар да шайтанны гаепли,ә бит
Аның алдында да сызык тора;
Ул бер бәндәне дә мәҗбүр итми,
Бары тик котырта, кызыктыра...
***
Нинди матур гөл дә бер мәл сула,
Тора-бара , вакыт-вакыт, гел...
-Бу да бетте,үтте -дип, борлыкма,
-Бу да булды , – диеп, елмай, көл...
***
"Бөркетләргә япа-ялгыз очу уңай,
Бәрәннәргә көтү булып яшәү кулай..."
Язучылар җыенында, алай-болай,
Шул хәлне аңышмабызмы, кушып Ходай..
***
Тәк дуамал акча түләмиләр,
Бер нишләр хәлең юк, эшлисең...
Бармак селкетәсе килмәгәндә,
Кул селтисең, ирен тешлисең...
***
Бик күп нәрсә аңлашылмый. Әмма,
Нидер сизенәбез, чамалыйбыз ...
Кемнәрнедер үтереп, мактыйбыз,
Аннары, эш узгач, яманлыйбыз...
***
-Сезне , гел "юк!" дию яклы диләр?
-Моңа минем җавап булыр : "Әйе!"
-Йокыдан торгач, нәрсә эчәсез?
-Эшкә бару - бармавыма бәйле...
***
Балалар бакчасы сине төзи башлый,
Аннан мәктәп корыштыра, институт;
Тапшыралар эксплуатациягә...
Башлана футбол уены . Син анда туп...
Подписаться на:
Сообщения (Atom)