Страницы

Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
пятница, 14 марта 2025 г.
АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП...
ТӨШ
Әдәбиятчы кабәхәтләрдән дә җирәнгечрәк башка бер ни белмим.
Вольтер , француз философы
Мин төш күрдем, имеш, трибунага менеп, язучылар җыенында нотык тотам: Тамагым карлыгып китсә, аптырамыйм, стаканнан голт-голт "Шифалы су" йотам
Сөйлим, матди ярдәм алып, Россияне "П---россия" , дип атап китап язсаң, әдәби журналда да шуны бастырып,гонарарларга коену җаен тапсаң, армиядә бер көн хезмәт итми генә армиядәге тормышка тел тидерсәң,шундый иҗат өчен хөкүмәтебезнең төрле-төрле бүләкләренә тиенсәң,нишләсәң дә номер үтә, дип куанып,шатлыктан арт шәрифеңне чәбәкләсәң,шигырен җыр куеныннан йолкып ташлап, фронтовик шагыйрь рухын яңакласаң, депутат булып сайланып мандатлансаң ,кала үзәгендә кәттә фатир алсаң,ә язганың үзгә халык авторлары әсәрләре сюжетларын кабатласа,текә түрә ханым сиңа гашыйк булса, һәр бәйгедә өчәр премия сонса, яки түрәләр башмагын ялап арсаң, нәсел ыруларын данлап роман язсаң,тарихка керү өчен бу уңай булыр ,яшьләр өчен мондый үрнәк кулай булыр!
...Такылдавым шул урынында кырт бүленә, Дәвамлы, көчле алкышларга күмелә....
...Баксаң, түрәбез доклады тәмам икән, кул чабулар миңа түгел, аңа икән..
Татлы йокымнан айнырга туры килә, ава-түнә атлап, кайтып китәм өйгә..
(" БГ" да басылды кебек)
Рөстәм Зарипов
ФОРСАТ
Төн уртасы, мин ут йотам, бетә , дип СССР. Радиоалгыч тыңлаштырам, анда шытыр-пытыр... Бер дулкынга тарам ,кемдер саф татарча сөйли,җепкә тезеп , бәйнә-бәйнә нәрсәнедер “төйи” :
“Суверенитет! – дип, тыштан, кылтаерга ярый.“Азатлык!” һәм “Бәйсезлек!”- дип, тырпаерга ярый; Кыйбатлатып сату аша,сосар өчен күпне,авылдан кысу мәслихәт ,арзан хакка, сөтне! Төбәгеңдә миллионнан ашса чучка саны, чишмә суына тәм өстәр каты борын каны... Химия сәнәгатеннән файда тап һәр чатта,азу ярачак, әлбәттә,рак чире, як - якта... Һава бозып акча эшләү тапкырлыкка үрнәк;Сулышны акча киңәйтә булган саен күбрәк...
Фиргавен кабере төсле кәефханә корсаң,туташлар, “мисс” булабыз, дип, калыр бикиничан... Шәһитләр каны түгелгән изге чирәмлектә рок –музыка, җан өчен,– диң, сихәт кирәклектән... Сыра бәйрәмнәре кызык ,эчеп күбенешле, сәрхүш кызлар, арт күрсәтеп рәткә тезелешле, мәчет дивары катында! Әйтелгәндә азан! Дөрләп янган чакта учак, кайнаганда Казан…
Катнаш никахта җиңде, дип, Җиңү паркын ямьләп,марҗа сыны торып басса,булырсың толерант! Әдәбиятта-сәнъгаттә чүп-чар китсен хутка, будалалыкка юллар ач, батыйльлекне котла... Рәзил –ТВ, рәзил –FM ,Рәзил гәҗит-журнал...Татарның рухи әләмен җилфердәтсен шулар...Синең өчен иң кулае иилләт торсын, бәйдә, катыга утырт син аны,йомшак итеп җәй дә ...
Бауман урамында, янә Казансу ярында гөрли татар басмалары затлы биналарда...Татар ашлары йорты да, нинди гүзәл, бакчы...Хосусыйлаштыр һәммәсен, акчасына батчы... Татар гәҗит журналларын берәр яры аткар, “Тар-мар” дигән әсәр тумас, "әппәр" итәр татар....
Милләт аңын бутар өчен,тел җуйдыру аздыр, җырын чүп-чарга батырып, моңыннан да языр... Явыз Иван ныгытмасын төзекләндер, балкыт,безнең урамда бәйрәм, дип, канатлансын маңкорт... Бафамет сыны калыксын,сакчы сыйфатында,аптырап торганда милләт җиде юл чатында. Зурла, иҗатчы санында йөргән йөзе юкны ,утта янмый, суда батмый Өстә йөзгән ...” чук”ны, Ул баш ияр , тез йөгенер кушсаң, җырлар, биер, Ирек мәйданында сиңа“ Һәйкәл тиеш”, -диер,- “Ленинныкын сүтеп аткач, Шул урында! Атта!” И, иснәнер , и, ялманыр,форсат көтеп, артта...Тән сакчыңның күзе төшсә,кемнеңдер ур(ы)нына,берәр туганына төбәп, яисә угълына,ул, кемдер яшь әти булса, гаилә елында, ку син аны ,селкетмичә кашыңның кылын да. Телен озайтса кем, сиңа,әйтмәсәм дә әйтим,– Ирек ирегеннән язсын,хәкимлектән Хәким... Күңелкәеңә килсә хуш, әгәр шундый кереш,“килешәм”, дип аваз сал да, вазифаңа кереш!”
Җиде төн урталарында, байтак еллар элек,радиодулкын шундый “вәхи китте җанга элеп.“Риза!” дип кычкырды гүя кайсыдыр, шар ярып... Ычкынды кулымнан шул мәл гүя алтын балык... Аннан янә шытыр-пытыр, элемтә югалды, Әллә тапшыру ноктасы тәмугка юл алды Спектакль идеме ул, усал шаяртумы,бүгенгәчә сагышланам, аңлый алмый шуны.... Колак кактыммы, үтүдән
Форбс китабына, нәсел-нәсәбне ияртеп,кәс-кәс атлап кына....
(Интертатта бераз кыскыртып басылды, Болгар радиосыннан укылды))
***
Шагыйрь һәм фәйләсуф Гомәр Хәйам,ул бит астроном һәм математик.
Һәр сүзенә, нокта өтеренә төгәллек хас һәм галәми тәртип...Үз - үзен татарча аңлата (а)лмый татар филологиясе атлы "гыйлем".
Шул "гыйлем"не иярләгән затлар әдәбият тотанагы бүген...
Чәмәт* шәкертләре, сезгә сүзем,
- Турысын әйткәнгә рәнҗемәгез....тәнгә сихәт, җанга рәхәт түгел
математикасыз кәлҗемәгез...
Чәмәт*- Хәсән Сарьянның "Нокталы өтер" әсәре кахарманы, татар филологиясе кафедрасы мөдире
( БГ дамы, кайдадыр басылды)
ВӘГЪДӘСЕЗЛЕК
«Кукуруз чәкәне”, дигән хикәя язган идем,«Идел» исемле журналга шуны юллаган идем; Әсәрегезне ошаттык!- дип , хуплап, зурладылар,апрель (2020) аенда“ чыга”, -дип мәктүб тә юлладылар.Соң мәлдә баш мөхәррирдән яман хәбәр саркыды, кемдер, һәр өтерен укып, аңа төшкән аркылы...
Кем ул, кайсы, закон бозып хикәяне тыючы? " - Без түгел", - ди “медианерлар” , - әсәреңне кыючы... Әдәбияттан әдәпне ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы, өер кылган “эш”ме бу?Гүзәл Яхинаны яклап , язган өчен , үчме бу?Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы? Редакция кабул имеш, диләр , мөстәкыйль карар... Беләсе килә, шәхсән кем салды әхлакый зарар? “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек; Чамалыйм, памперс киеп йөридер ул тирес бит...
МАНТЫЙСЫЗ ДА МАНТЫП БУЛА, МӨНБӘРЛӘРГӘ КАЛКЫП БУЛА,,,
(фельетон)
Фән - логикага буйсына, ул-төп билге ,фәннең асыл тотанагы-мантыйк, инде..Татар филологиясе - хөр, ирекле,ул үзгә, башка камырдан, белми чикне ...
Татар филологиясе - гаҗәеп фән,чөнки үз-үзен татарча аңлата (а)лмый;Шул фәннең кандидатлары, докторлары телебезне тырмачлыйлар, армый-талмый...
Гасырлар буе гарәп, фарсыдан иңгән,рухыбызга хуш сүзләрне кауладылар...Бушап калган урыннарны, ауропадан руска күчкән алмаш белән белән ямадылар.. Алфавитка чит хәрефләр тактылар да,ул сүзләр ят яңгырашка тугъры калды.татар теле яңгырашын санга сукмау миллилекнең асыл моңын сыеклады...
Асрамадагы татарча матбугатны, әлеге фән канат куйган затлар каулый... Милләтпәрвәр битлеге артына посып,гонорар, мандат, титул һәм бүләк даулый......Йөз меңле тиражлар тузды,җилгәрелде, асрамада ансат яшәүне җайлагач, оядашлар өчен генә мәйдан биреп,
басылу һәм бастырылуны сайлагач...
Акылы чамалылары акыл сата, әтрәк-әләм, ялагае пычрак ата,кулыннан өч тиенлек эш килмәгәне җитәкчелеккә үпкәләп, шыңшып ята...Шулар Гүзәл Яхинагага фырладылар, Зифа Кадыйровага да мырладылар; Чөнки болар язганнарны гавәм укый, ә бу нәрсә тегеләрнең миен чукый...
Миңнәхмәт Сәхаповка да җитештеләр, һәм саулыгын какшатуга ирештеләр...Диас Вәлиевне талкып рәт чыкмагач, Нәкый ага Исәнбәткә керештеләр. Ә Гариф ага Гобәйне каргадылар, "Маякчы кызы"н кудылар дәреслектән..Төркемдәш каләмтотарлар киң сулады,
юл ябылгач ихласлык һәм дөреслеккә...
Татар теле дәреслекләре үзгәрде... Әдәбиятыныкылар бигрәк тә. Алар түрен оядашлар биләп алды,тавышлары чыга хәзер бөерәктән...Шулар бүген чәчмә, тезмә әсәр яза, язганнары китапханәләргә бара;Кибет киштәләре исә читтә кала, өч тиенгә дә алучы булмаганга...
"Әсәрләр бездә ярыша , валлаһи",- дип, китапханәчеләр сырлый белешмәләр... Шул җирлектә премия сосучылар прых-прых, шырык-шырык көлешәләр...
БЕЗ КЕМНӘН КИМ ?
«Әлдермештән Әлмәндәр»не күргәч, таныш җегет, әйтеп куйган иде тәк дуамал, -
"Знакомтесь, Джо Блэк»...
Андый атлы фильм, Энсон Хайнлайн әсәре буенча төшерелгән.Карыйм дигәннәр өчен интернетка да эленгән...
..Евгений Шатьконың Колхозга килеп чыккан галәм кунагы турындагы әсәре -
"Пришелец" атлы... Ә әлеге танышым Зөлфәт Хәкимнең шундый кунаклар хакындагы «Кишер басуы" пьесасын күбрәк яратты... Юрий .Поляковның солдат тормышы хакындагы "Сто дней до приказа» әсәрен дә ул укыган, аннары Разил Вәлиевнең,Тукай бүләкле , кирза итек кими язган "Яшисе килә"сен исенә төшереп, моңаеп утырган....
МӨШТӘРИ УРАМЫНДА УЙЛАНУ
Таң калгыч әсәрләр язып була ла ул... Иҗат ителә тиңдәше юк җырлар да... Тик чын талантларның бездә кадере юк,кабергә иңгәч кенә ярый зурларга.... Хәер , анда да тыңгы юк асыл затка ,кинәнүләре җитмәсә исән чакта,башкача ничек аңларга да белмәссең кизәнүне Нәкый ага Исәнбәткә...
Дәрдемәнднең мал мөлкәтен талаучылар мәхрүм калдырганнар аны кабердән дә; Сәйдәшне эшеннән каулап, ач -ялангач гомерен сүндерүләре бәгырләрдә.... Рөстәм Яхин аткарылган остазлыктан, Фәрит Яруллин ташланган янган утка...Олылар юлдан алынгач , җай ачылгач,әрсез графоманга, мәнсез шалапутка....
Болар уяу, затлыларны җәһәт таный,талантка юл ябу– яши белү шарты.
Чүп чарлары өчен сосып миллионнар, оныталар уңны-сулны, алны- артны...
ИЗГЕ БУРЫЧ
(АТКАЗАНГАН КАРТ ГРАФОМАННЫҢ
ӨМЕТЛЕ ВАРИСЛАРЫНА АТАЛАРЧА КИҢӘШЕ)
Әдәбият дәрьясында , агым уңаена йөзеп, титул, мандат, премия алып тору өчен сөзеп,төркемдәшләреңә таян, ялгызың син тик йомычка. Бары үзара булышып ирешү мөмкин уңышка,уздырыштан, бер-береңнең чүп-чарларын мактый- мактый, талантлыларның иҗатын таплый-таплый, таптый, таптый..
Безнең буын сынатмады, үз дигәнебезне бөктек, Диас Вәлиевне сүктек,Нәкый Исәнбәтне теттек... Гүзәл Яхинга романы сүз дә юк, бераз өркетте, күп телләрдә, кыйбат хакка таралышы дер селкетте.Зарур китапар басылу безнең арт шәрифкә борыч; Шуңа күрә талантларга юлны ябу – изге бурыч!
ГҮЗӘЛЛЕК ҺӘМ ШӨКӘТСЕЗЛЕК
Гүзәлнең гүзәл романы* көтмәгәндә басылды, күп телләргә тәрҗемәдә бар дөньяга ачылды...Фильм аша да нур чәчте Зөләйханың карашы...Күпләргә таныш тоелды Мортазаның анасы...Илкүләм зур бүләкләргә лаек табылды роман, чит илләрдән дә иреште олылаулар бер заман..Форбс китабына узды, хакы, тиражы аша...Аннары башланып китте,һуш китмәле тамаша...
Тотындылар уздырыштан аңа пычрак атарга, ятлар белән уртак сафка басты безнең татар да...Каләм ияләре купты, бар да комнан бау ишә, дәүләт хисабына чыккан томнары әллә ничә...Ул томнарны беркем алмый өч тиенгә дә хәтта. Китапханә киштәләрен шул томнар кәкерәйтә...
Татар китап укымый, дип, аклана иде алар, без-бөек язучы диеп яклана иде алар...
Гүзәл Яхина романы ялганнарын фаш итте.. Шуңа, авторга карата күңелләрен таш итте..Адәм көлкесенә калгач,Гүзәл белән ярышта, текә каләмзатларыбыз төште тирән сагышта...
КИҢӘШ
Күз алдыңа китер: әйтик,син шыр надан, ә математикадан гомумән бум-бум. Һәм кулыңнан өч тиенлек тә эш килми, такылдарга яратасың, телең озын...Димәк, тел белгечелегенә укып чык та,яула берәр редакция урындыгын.
Асрамадагы гәҗитләр һәм журналлар андыйларны якын күреп, бирә урын...
"Дуңгызчылык -табышлы тармак" рухында сырла саллы очерклар, мәкаләләр; Ялагайлан, әнә текә түрәләр дә тик тук башак баш ия , дип акланалар...Авылым, дип, әнием дип шигырьләр яз,аннары поэма, повесть, романга күч. Аларны беркем укымый, дип гарьләнмә, асрамадагы басмага шундыйлар төс...
Балет өчен яз аңлатма (либретто) ахыр чутта, андыйга да миллионнар тама бүген...Плагиатта тотсалар , җавап шушы:
-Адәм баласы хатадан хали түгел...
ҖЫР ЯЗМЫШЫ – ИЛ ЯЗМЫШЫ
Мәскәү каласында –Дума, Казанда – Дәүсовет, Тулырмы берәр чак безнең сабыр дигән савыт. Дума – боярлардан мирас, ул –мантыйкый дәвам; Совет сүзен совок(соскы)белән буташтыра гавәм...Мәҗлес , йә Корылтай түгел, Киңәш түгел, хәтта.. ..Советка ябышкан булдык,таңы сүнгән чакта ...Милли галәмебез ул чор чиксез иде кебек, талантларга юллар ачык,биксез иде кебек... Гәҗит-журналлар тиражы йөзләрчә мең иде, “суверенитет” алуга, алар капылт шиңде... Татарча җырлар татарча Һәм алар җыр иде, өч ноталы такмакчылык белмим, каян иңде.. Графоманнар армый-талмый үрчетәләр роман, биографиясе юклар сырлый мемуарлар... Сыер калдырган “коймак”ны торт дип булмый сатып, ник рухи галәмебезгәчүп – чар ургый ташып? Әллә гимн матавыгы Бблды “эш”нең башы? Болай дисәк, киермәсме депутатлар кашны?...
... Утлар-сулар кичкәнгәме, яклап, газиз халкын,ул шагыйрьнең шигырьләре җырга күчкән ялкын...Рөстәм Яхин көйләгәне“Туган ягым” атлы, Ренат Ибраһимов аны илгә яңгыратты. Кызык, җырдан текст бунау ампутацияме?Ур(ы)нына яңасын тегү имплантацияме? Ә нишләргә , җыр җәсаде “яңа”дан баш тартса?Яки, алмашынудан соң асылын югалтса? ....Күмәкләшеп җырлаганда канатлана күңел , гимнның җыр булуы шарт, киресенчә түгел...
Рөстәм әкә алды “Ока” , ул шулай "зурланды", ә Рамазан Байтимеров* гел кырыйда калды... Композитор агаебыз күчкәч бакыйлыкка,яңа текст өчен бәйге
кузгалды бар хутка... Әҗер ике йөз мең тәңкә, гимн** өчен , димәк, татар әдибенә мондый форсат тәти сирәк...Йөз дә сиксән ике шигырь** сынашты ярышта,утыртканчы авторларны вәзгыять, галушка... Шагыйрь кызы әтисенең рухын яклый алды, автор буларак хокукын, хакын хаклый алды. Нәтиҗәдә бәйгечеләр төштеләр сагышка, гимн өчен яңа текст куелды тавышка ...Анысын кем язды, илнең былбыл кошларымы әллә бәйге рәисенең якын дусларымы? Яңа сүзләр музыкага юлдаш булырлыкмы? Җаннарны уртак дулкынга көйләп корырлыкмы? Әҗер барып җитте микән, адресатка туры, өлеш йолкып калмадымы рәзил җаннар кулы? Ошбу хакта кызыксынсак Дәүсоветка язып, авыртмаган башыбызга төшмәс микән казык?..
Җәбер, золым изгән җанны моң дәвалый бары,татар яши алмаячак җырларыннан ары.. Татар яши алмаячак,моңнарыннан язса,юкны-барны җыр, дип белеп, ялгышса, саташса...Сораулар күп , җавабын тик вакыт әйтеп бирер, милләтебез әле беркөн акбүз атта җилер ... Акбүз атта җырлап килер “Туган ягым” җырын ,Киләчәккә илтеп безне күңелләрнең нурын...
кайбер искәрмәләр :
* Рамазан Байтимеров
**Гимн Татарстана — Википедия
Рөстәм Зарипов
АГЫМ УҢАЕНА ЙӨЗЕП
( Татарстан Язучылар Берлегенең соңгы елларда булмый калган съездларында ясалмый калган чыгыштан өзек. )
...Әдәбиятка китерде безне татфак атлы каек, акыл саек түгел иде, салмаганда булдык аек . Әдәбиятка керештек, нүлдән, ягъни булып солдат, генераллыкка ирешү - сайлау кичеп алгач мандат.
Исем-титул, премия сосар өчен каләм бордык, озак бирми тилмертсәләр, башыбызны ташка ордык...Үпкәләтәсе килмәде үзебез яшәгән чорны, мәгарәләрдә казындык, яулар өчен текә үрне.Тырышлык бушка китмәде,троглотид, дип шаярттылар,сайрый белеп сайрадык та, түрә итеп кабарттылар... Рәхәткә була ул түзеп , агым уңаена йөзеп, сүзебез әйтелә өзеп,
матур-матур җөмлә төзеп......
ЭЛЕКТРИЧКАДАН РЕПОРТАЖ
Шәмәрдән-Казан поезды алга чаба, кем кунакка, кем укырга, эшкә бара,кем телефонын азатлап шатлык таба, контролерлар әрле-бирле киләп сара...
Бер әңгәмә игътибарны җәлеп итә,такылдаучы вакыт-вакыт кызып китә. Кемгә дә кызык тоелыр кебек, шул зат түрәсенә биргән характеристика :
" Атнасына бер көн эштә күренә дә,кабинетта әрле-бирле йөренә дә,безне, эш атларын җыеп сорау ала : йөзне ерта, тешкә тия йөзе кара...Ә инде калган көннәрдә ошбу абзый, гаилә бизнесын ярсып алга каулый. Җитмәгән бер җире дә юк, аннан калмый : барысын да эләктерә, соса, ялмый...
Хикмәт шунда-дәү абзыйга сүзе үтә,ялый-ялый, ярый-ярый гомер итә. Гозерен җиткерә аңа өркә -өркә,күз карашын уңга сулга йөртә йөртә... Күптән түгел сөяркәсен рәнҗеткәннәр, ике йөз мең сум окладын киметкәннәр... Йөз егерме меңгә калган - ничек түзәр?Көне- төне елый икән инде гүзәл....
- Ул-шәхси табибым, мине дәвалый,-ди. - Энә кадый, массаж ясый, әвәли, -ди. - Ә Фәләнов ул биләгән кәнәфигә үз чәчбиен утыртырга чамалый-ди...
...Әлләкемнәр әләлләкемнәр булды бүген, ару талу белми комнан бау ишәләр...Аларны иркәли казна хисабына, вазифалы атказанган фәхишәләр.... "
Аннары сүз ала янә бер пассажир...Аның кызы декрет ялга чыккан булган.
Бер - бер артлы ике онык алып кайткан. Эшкә чыккач, күз керфегенә яшь тулган...
Баксаң вакыт күп узды ,дип ,яшь ананың котегориясен түбән төшергәннәр. Хезмәт хакын минимумга калдырганнар,ятлар түгел, үзебезнең мөселманнар...
Уңышлылар әйтер: "-Юк, юк, булмас, булмас, дөрес нәрсә түгел синең ишеткәннәр."..
-Болары баласы гына, бик азы ,-дип, чатакама килер җаны күшеккәннәр...
Тәрәзәгә карыйм, электричкабыз Биектауга җиткән, шуны кичеп бара....
...Берәүнең дә күңеле буш түгел ахры, әрнеми тора алмый җаннарда яра....
ЯҢА "АЛМАГАЧЛАРЫ!”
Мең тугыз йөз унҗидедә калыкты әтрәк -әләм, таҗлы вирус тантанасы шуннан мантыйкый дәвам.... “Вак син, ә!”не аңлатамы, вакцина” дигәннәре? Ваклык сынавы узабыз, кадалсын, энәләре!....
Күп нәрсәне аңлап булмый татар теленнән гайре,әллә ниткән аталышлар тик аңа гына бәйле...Әйтик, "кутерьма" сүзенең чишмә башы -"арт - өрмә";тюрьма дигән төшенчәнең асыл мәгънәсе -төрмә.
“Каторга”, димәк – катырга, “колхоз”да баш иҗек –кол, Сибирь дигәннәре –Себер, Байкал дигәне - бай күл .Ковчег – капчыктан баш ала “түш”тән ясалган “тушка”, Клеопатра –Көлия батыр, Көлиядән – Золушка?
..Гөлбикәгә Көлбикә, дип, дәшкәнме үги ана?... җәбер -золымның төрлесен татый ятимә бала... “Отец” - әтисе дигән сүз, ә “баламут” – мут бала “балабол” –бала булудыр?Безнең эз, сүз һәркайда....Көләч, бул, дип кушылгандыр, Көлия атлы исем дә,Клеопатра - Көлия батыр, патша булган Мисырда Кремль" дигәннәренең, татарчасы -"керемле",“теремок”, дигәннәре дә
аңлата күк “төрем”не... Исемендә үк кисәтү«алма», атлы җимешнең,"яблоко"ның төп чыгышы- ябулык , -дип ишеттем.Оҗмахта булмый шул калып,“алма” дигәнне алып, ялгыштырганмы милләтне әллә Иблис атланып. Безнең кавемгә каныгу җирдә еш кабатланган, алмалы туган телебез,белмим, ничек сакланган?…
Милләт язмышы чагыла куштырнаклы сүзләрдә, “ээәх, алмагачлары! “, - дип, җырлау язган безләргә...Әле тагын бер халык та, аны үзенчә суза “эх, яблучко”, -дип әйттерә,тыпырдап, кыза-кыза...
17 нче елдан бирле таҗ кия әтрәк-әләм,таҗлы вирус шул бозымнан ялкынлы кайнар сәлам....
ВӘЗГЫЯТЬ
Елга бер генә татар язучысын әгъзалыкка кабул итәләр Башкортстанда... (социаль челтәрдән)
Елга бер язучы – ул бик күп бит, йөз елга бер туса, була таман....Язучы саналган графоманнар,бертуктаусыз үрчи тора һаман... Гади халык рәхәтләнеп укый Зифа Кадыйрова романнарын, исемле, титуллы лауреатлар утиыралар учлап мандатларын....
Һәммәсенең уртак калыплары , күпчелеге тәмамлаган татфак, артист булалмаган арт исләр бар, башларында түбәтәй, йә калфак... Беркем укымагач, китапларын,милләт уянмый дип акланалар, печтек тиражлы гәҗит –журналда үзара макташып шатланалар...Зифаның уңышы шашындыра,ташланалар аңа көтү белән, иҗатына киертмәкче булы тимер авызлык һәм каеш йөгән...
...Язучылар колхозында кайгы, 300 әгъза чирек гасыр тудырганны, тираж , чит илләргә чыгу җәһәтеннән сырт төшергән Яхинаның бер романы...
Елга бер язучы –ул бик күп бит, чын язучы берәү-икәү бездә,лауреат, титуллы, исемлеләр кичкән “диңгез” тирәнлеге- тездә ....
Подписаться на:
Сообщения (Atom)