Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 26 июля 2023 г.

КОРЫЛЫШ ҺӘМ ЧАКЫРЫЛЫШ

(Безнең гәҗит", 26.07.2023ел.) Юл төшеп кая гына барып чыкма , көтмәгәндә таныш-белеш очрап куандырып куя. Гомерең, халык хуҗалыгына караган оешмаларында эшләп узгач, әлбәттә, кырыкмаса кырык вазифага, шөгыльгә багълы эш кешеләре белән аркалар кагышасың. Тормышыңның төрле борылышларында аралашкан табиблар, хокук сагында торучылар, тагын әлләкемнәр белән дә ихластанмы , рияданмы, елмаеп-балкып күрешәсең. Казанга бер килүемдә өйлә намазын укыйм , дип мәчеткә сугылгач, студент чакта бергә вагоннар бушатып йөргән, тора-бара язучы булып танылган ахир дуска юлыктым...Намаздан соң, якындагы хәләл кафега кереп тамак ялгарга булдык. Бер күрешү - бер гомер диләр бит, сүз арты сүз чыгып, вакыт узганы сизелмәде дә калды.. -Безнең балачак һәм яшьлек еллары китапның кадере бар заманга туры килде , -дип , башлап китте дускай әңгәмәбезне. - Үзгәртеп корылышка кадәрге дәвердә каләм ияләре, Тукайның ,"Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә, шул юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкка түзмәккә!" шигарен канун санап, хәл кадәри халкым, дип яши, кап-йотларга, аларның нәсел ыруына дан җырлаучы мәдхияләр тәпәләүгә омтылыш тоймый иде. Язучы булып танылу ул чорда, табыннарыннан "калҗа" эләктерүгә өмет багълап, түрәләр аяк астында буталу форсаты табу түгел, ә олугъ дәрәҗәгә ирешү, халкың хакын хаклау, түрәләр золымыннан аңа яклаучы булып, дөреслек сагына басу саналды...Мин фәкыйрь дә, җаным-тәнем белән шул сукмакка кереп киткәнмен...Яшь чакта шигырь язмасаң, табибка күрен, дигән канатлы гыйбарә йөрде ул елларда. Син дә чос идең бит ул мәсъәләдә. Шул безне якынайткандыр да . Син сырлаганнар бар да мәхәббәт турында иде, дип истә калган.. - Кызларга ошый иде , тагын нәрсә кирәк, -дип , акланангандай иттем. – Һәркемнең үз планы, программмасы. Аның каравы синең алым зур иде, тулаем татар халкына акыл өйрәтергә мәтәләнүләрең истә. -Чоры шундый иде.Дөньяны үзгәртәм! - дип әтәчләнүчеләр янәшәсендә, мин әле тыйнак кыланганмын.. У, ул чактагы матавыклар... Хөкүмәт сөеклесе булып , яшьтән күп бүләкләр , исемнәр җыйган, мандатка тиенгән, премияләр соскан, ипили урынга тиенгән бер каләм иясенең, олыгайган көнендә сексуаль кәртиңкәле иҗатка кереп китеп, шуны зур батырлык , хөр фикер йөртү санап әтәчләнүләре, кем әйтмешли үзе бер роман.... - Олыдан кубып, бераз "ычкынгаламасаң" язучы булып булмыйдыр да ул?-дип сүз кыстырам. - Иң мөһиме, сырлаганнарың матбугатта күренү,– дип фикерләрен теземнәргә сала башлый дускай. - Аннары үзеңне язучы саный башлыйсың, һәм хыял канатларыңда бөек булуга тилпенүләргә дә ерак калмый...Китабың нәшер ителеп, язучылар берлегенә әгъза итеп алсалар, фикер иясе булуыңа үзең генә түгел, башкалар да ышана башлый. Аннары инде һәртөрле бүләк премияләр алырга чиратка басасың. Андый сафка кереп кысылу өчен иң әвәле хөкүмәт асрамасындагы берәр гәҗит яки журналның, юк кәнәфиенә үк димим , анысы соңрак, ишек катындагы табуреткасына булса да артыңны төртүгә ирешү тәҗел. Аннары үз ишләреңне җиңелчә тәнкыйтьләгән чыгышларыңда, мәкаләләреңдә исемле, титуллы, мандатлы каләм ияләренә,уңай үрнәк мисалында авыз суыңны корытып, шуларга тез йөгенәсең... Һәм хөкүмәт сөеклесе булуга ирешкән тар даирә әдипләр синең үз тирәләрендә ышкылып йөрүеңә күнә, ниндидер әдәби чараларга дәшә, каядыр ияртә, сиңа карата җылы сүзләр дә ычкындыргалый башлыйлар. Язучы мөнбәренә үрмәләүче шома яшьрәкләр шул "җыр"га җәһәт кушыла һәм сиңа, дәртләнеп, ильһамланып, кем әйтмешли, кәҗә тизәгедәй чәчелүеңне дәвам итәргә генә кала.. Беркөнне , район үзәгендәме, Казанда ук булса тагын да шәп, иҗатыңа багышланган кичә оештырыла. Оештырасың. Анда, сәхнә уртасына чыгып, оештыручыларың алдан әзерләгән, кемнәр беләндер килештерелгән сорауларына "кыю" һәм "акыллы" җаваплар тотасың. Менә сиңа "бөек" булу юлында беренче чирканчык...Язучының максаты ни? Үзе чамалаган һәм аңламаган чакырылышы нәрсәдә? Ни дип ул шигырьләр, хикәяләр, бәяннар, романнар яза соң? Асыл омтылыш ни? Милләтне дөрес сукмакка турылаумы? Аны инкыйраздан коткару ниятеме? Туган телне яклаумы? Редакция кәнәфиен иярләп, язучылар берлегендә төшемле вазифага тиенгәч бүселә төшкән эчеңне бушату, чәчәк төшерелгән "хуш"исле трусигыңны гавәм алдында җилфердәтү ихтыяҗымы? Кемнәргәдер янап йодрык селкүме?..Шыңшумы? Үксүме? Теш шыгырдатумы? Аһаһайлап көлүме? Йә, әйт, синеңчә ничек? -Һәркемгә үз экскременты чиста булып тоела, -ди торган иде минем бер хезмәттәш прораб, -дип сүз кыстырырга җөръәт итәм. -Инануымча, асылда без барыбыз да манипуляция корбаны, безне туганнан бирле программалыйлар, дрессировкалыйлар, һәркем төрлечә эшкәртелә, - дип, үз туксаыны туксанлвын белә, дускай.....- Син кемнәрнедер, һәм сине кемнәрдер үзгәртү корылышында. Хайваннарны кеше ихтыярына турылау бишенче урында, башта андый тегермәндә кеше тартыла....Һәркемнең, нинди вазифа биләвенә карамастан, шул исәптән язучының да язмышы уртак. Язучы асылда үзе, белем алам дип уку йортында тарган программага буйсынып язарга керешә. Шуңа да бер оядан канат ярган язучыларның язганнары уртак калыпка буйсына. Юк, алай гына да түгел. Сабый дөньяга килүгә дрессировка башлана, аны калыплау әти-әнисе, әби-бабасы тарафыннан , аннары ясле, балалар бакчасында, мәктәптә, аннары вузда, халык хуҗалыгында дәвам итә. Һәркайда һәркемне төрлечә бөклиләр, кызыксындыралар, орышалар сукмакка кертәләр, эргәгә турылыйлар. Кирегә юл юк. Эштә , армиядә, яки төрмәдәме, барыбер, ниндидер режимга өзлексез каулыйлар, кемдер этеп-төртеп керткән кәлиядән кәшәләнәсең. Премия биреп, мидәл тоттырыпмы, күлмәкне күтәртеп эчкә, яки чалбарны төшертеп артка тибепме , аерма юк...Соңгы вакытта азу ярган мошенниклар да, каршыңа чыгып кына түгел , телефон аша да, үз программаларына турылап, кесәңне чистарту хәстәрендә.... Телефон дигәннән, һәркемгә телефон тоттыру да зур бер программа чарасы... Телефон синең кайдалыгыңны "әйтә", новигатор ролен үти. Сабыйларның телефонга бәйлелеге үзе зур бер афәт...Шуның ярдәмендә татар балалары татар авылларында да татарча сөйләшүдән, туган телдә аралашудан ваз кичте. Шуның өстенә барыбыз да төрле баскычта, дәрәҗәләрдә хәл кадәри үзенә күрә эреле-ваклы программачы һәм программаланучы, кемнәрдер өстә, кемнәрдер уртада , кемнәрдер баскычның аскы, түбәнге өлешендә шул "эш"тә мәтәләнә. Корылыш һәм чакырылыш уртак ....Гади тел белән әйткәндә югарырак урында утырган Гайфулла тарафыннан программаланган Сәйфулла, Кәримулланы, анысы үз кул астындагы Галимулланы әфирли һәм чылбырның очы -кырые күренми...Чукчалар озын таякка балык бәйлиләр һәм этләр җигелгән чанага беркетәләр. Балык алда, этләр күз алдында тирбәлә. Аларны шуңа каратып ашкындыралар һәм йөк ташыталар...Коммунизм идеясе дә чукчалар ысулына иш..Фашизмныкы да шул. Ә футбол? Миллионнар, хәләл акчаларын түләп әлеге тамашаларны хәрәкәткә китерә. Дөресрәге әлеге тамашалар миллионлаган кешеләрне, миллиардлаган акчаларны хәрәкәткә китерә... Эстрада да халык ташкыннарын атланып иярли. Кино сәнгате күптән шул мәрәкәдә ... -Акыллырак мокытракларга юл күрсәтсә, моның нәрсәсе начар?– дип куям. -Андый гарантия юк, дип кырт кисә ду. - Мокыттан мокыт туган, мокыт белән дөнья тулган. дигән татар халык мәкален кая куясың?... Йә, әйт, шәп урыннарына, кемнәр, ниндиләр, ничек утыртыла? Алар сатыла түгелме, дустым? -Кешене кеше программалау кайчан башланган , синеңчә? -дип сорау тәгәрәтәм, аптыраганнан. -Бик күптәннән, -дип җавап күндерә дустым.-... Европа колонизаторларының, үзләрен цивилизацияле, илләре-җирләре яуланган халыкларны кыргыйга санап , аларга карата вәхши гамәлләр кылырга үзләрен хокуклы санап, геноцид аша үз программаларын көчләп тагулары -бу әле яңа тарих...Кешеләр мәгарәләрдә оешып яшәгән чорларда ук әлеге мәрәкә тулы куәтенә эшләгән... 12 нче гасырда яшәгән Әль Газали хәзрәтләре Иракта , хәзерге телдә әйтсәк премьер министр вазифасын башкарган. Һәм көннәрдән бер көнне дәрәҗәле эш урынын, бар байлыгын калдырып, гап гади җөббә киеп бер тиенсез дәрвишлеккә чыгып китә һәм ун ел ачлы-туклы шул хәлендә йөргәннән соң үзенең үлемсез китапларын яза. Аны Европа илләрендә Альгазаль, дип беләләр. Кайсыдыр Рим Папасы, ул язганнарны укыгач, мондый тәкъдим ителештә мин дә ислам динен кабул итәргә әзер, дип белдергән...Дин белгечләре Әль Газали хәзрәтләрен ислам динен фәлсәфи нигезгә салучы , дип таный.. . Менә ул, нинди генә вазифа биләмә, син үзеңнән өстәгеләргә яки астагыларга, аларның фикерләренә бәйле һәм андый шартларда хакыйкатькә ирешеп булмый, дип санаган. Һәм хакыйкатькә ирешү хакына зур дәрәҗәле вазифасыннан, бар байлыгыннан баш тарткан һәм һәр тарафтан һөҗүм итүче дрессировка, манипуляция афәтеннән арынып ,искитмәле китапларын язган ... Ул , галәм өчен үтә кечкечтеки кеше, масштаблар аермасы чиксез булу сәбәпле галәмнәрне яраткан Хак Тәгаләнең барлыгын да юклыгын да исбат итә алмый, шул сәбәпле "акылы бар кеше динне тотарга тиеш, чөнки Аллаһ юк икән, ул бер ни югалтмый, ә бар икән,бөтенесен дә югалта", дип кисәткән... -Тукта! Синеңчә язучы булу программачылык кына ?Манипуляция төре? Димәк, иҗат синеңчә фикция, үз-үзеңне яки башкаларны алдау? -дип куям. -Алай ук түгел, ди дускай.- Бар чын, асыл талантлар. Аларга андый сәләт күктән иңгән.Алар ниндидер әҗер эстәүне күздә тотмый гына иҗат итә. Һәрхәлдә матди кызыксыну алгы планда тормый. ..Ә акылы бар уртакуллар, графоманнар башка, алар иҗат өлкәсендә кайнашып, байлык, дан, милек юллый. Шулар тырышлыгы белән иң-иң талантлылар эт типкесенә турылана. -Син дә шул исемлектә түгелдер бит, алай-болай?– дим,һәм күз кысам -Аллаһ сакласын.Ул яклап караганда минем хәл алай ук өметсез түгел. Бар да кешечә, вак-төяк бүләк, исем-фәләннәр рәттән алгалап торам,-ди дускай. -Хатының һаман министрлыкта казганамы?-дип кызыксынам. -Шунда әбәләнә, -Өйгә кайткач та кемнең баш, кемнең түш булуы онытылмый интектерә дисең инде?.... -Үкчә астында яшәүнең дә үз плүсләре, дустым... -Мин синең шырдан шыр шигырьләр язган бәхетле чакларыңны хәтерлим. Ә хәзер тәмам керпе тунлы фәйләсуф булып куйгансың...Җитдирәк иҗади уңышлар теләргә рөхсәт ит, диясе килә.. -Авызыңа бал да май. Шушы очрашудан соң , ел да үтмәде, дустымның ниндидер яңа әдәби конкурста җиңү яулап , саллы гына премия алуы хакында ишетеп, куандым, аның өчен горурландым. Аннары Тукай бүләге алганы колакка чалынды. Халык шагыйре исемен дә эләктерде... Нәрсә дим, хагы шул, үкчә астында яшәүнең , үкчәнең, үкчәләрнең кемнеке, кемнәрнеке булуына карамастан үз плүсләре....

четверг, 20 июля 2023 г.

Яңа “Алмагачлары!”

("Безнең гәҗит" 17 июль) Мең тугыз йөз унҗидедә Калыкты әтрәк -әләм, Таҗлы вирус тантанасы Шуннан мантыйкый дәвам.... “Вак син, ә!”не аңлатамы, Вакцина” дигәннәре? Ваклык сынавы узабыз, Кадалсын, энәләре!.... Күп нәрсәне аңлап булмый, Татар теленнән гайре, Әллә ниткән аталышлар Тик аңа гына бәйле... Әйтик, "кутерьма" сүзенең Чишмә башы -"арт - өрмә"; Тюрьма дигән төшенчәнең Асыл мәгънәсе -төрмә. “Каторга”, димәк – катырга, “Колхоз”да баш иҗек –кол, Сибирь дигәннәре –Себер, Байкал дигәне бай күл Ковчег – капчыктан баш ала, “Түш”тән ясалган “тушка”, Клеопатра –Көлия батыр, Көлиядән – Золушка? ..Гөлбикәгә Көлбикә, дип, Дәшкәнме үги ана?.... Җәбер -золымның төрлесен Татый ятимә бала... “Отец” - әтисе дигән сүз, Ә “баламут” – мут бала “Балабол” –бала булудыр? Безнең эз, сүз һәркайда.... Көләч, бул, дип кушылгандыр, Көлия атлы исем дә, Клеопатра - Көлия батыр, Патша булган Мисырда! Кремль" дигәннәренең,   Татарчасы -"керемле"       “Теремок”, дигәннәре дә       Аңлата күк “төрем”не... Исемендә  үк кисәтү «Алма», атлы җимешнең,   "Яблоко"ның  төп чыгышы Ябулык , -дип ишеттем.            Оҗмахта булмый шул калып,           “Алма” дигәнне алып,            Ялгыштырганмы милләтне            Әллә Иблис атланып? Безнең кавемгә каныгу  Җирдә  еш кабатланган,  ...Алмалы туган телебез,  Белмим, ничек сакланган?…         Милләт язмышы чагыла Куштырнаклы сүзләрдә, “Ээәх, алмагачлары! “, - дип, Җырлау язган безләргә... Ватандаш урыс халкы да, Аны үзенчә суза, “Эх, яблочко”, -дип әйттерә, Тыпырдап, кыза-кыза... .....17 нче елдан бирле Таҗ кия әтрәк-әләм, Таҗлы вирус шул бозымнан Ялкынлы кайнар сәлам....