понедельник, 13 февраля 2023 г.
СЕЗНЕҢ БӘЙГЕ БӘЙГЕМЕНИ, ВӘТ БЕЗНЕҢ БӘЙГЕ БӘЙГЕ...
Менә тагын бер әдәби бәйге Язучылар Берлеге сайтында игълан ителгән.Тыштан караганда бар да тәртиптә, ярыш "Казан утлары" канаты астында уза, авторның кемлеге белдерелми, язмасы флешкада тапшырыла, һ.б.ш.и. Ә җиңүчеләр, җиңүче әсәрләр алдан билгеләнмәүгә гарантия бармы? "Син миңа, мин сиңа" тәртибе азу ярмасын, дигән тәкъдирдә, мондый бәйге жюриларына премияпәрвәр каләмзатлар, әдәби гәҗит-журналлар тирәсендә уралучы «белгеч»ләр, дәүләт асрамасындагы редакция урындыгын яки кәнәфиен иярләүчеләр түгел,ә халык хуҗалыгында хезмәт куйган, эш рәтен белгән белемле, абруйлы әдәбият сөючеләр чакырылырга тиеш. Чөнки язучыларга бирелә торган бүләкләр, премияләр бюджеттан, налог түләүчеләр хисабына тәэмин ителә, ә әдәбият өлкәсендә казганучыларның гәҗит-журналлар, китаплар сатып тапкан акчасына түгел...Шәхсән үзем мондый "яшерен" бәйгедә катнашырга җыенмыйм. Хәлбуки, жюри составы тамырдан үзгәртелгән очракта, элек электрон почта аша юллаган һәм "тозланып яткан" бер-ике әсәремне катнаштырсалар, әләм кулларына. Рәис Якуповның "Безнең гәҗит"тә басылган"Үткәрдекме? Үткәрдек" мәкаләсен укыгач, бу "бәйге" дә редакциядә тупланган "үз" кешеләр "мая"сын ару хакка урнаштыру әмәле булмагае, дип гөманларга ерак калмый. Ул мәкаләне рус телле матбугатта , "Провели? Провели!" исеме астында бастырган тәкъдирдә, бәлки , туган телебездә язганнарга битараф бәгъзе эшем ияләребез, күзләрен уа-уа булса да ачып, хәлне төзәтү хакында әз-мәз уйланырлар иде..
..Айдар ага Хәлим, “Кырык тартма” исемле 2014 елны Чаллыда басылып чыккан китабында җөмһүриятебезнең иң югары бүләкләренә, мактаулы исемнәренә ия шундый бер мөхтәрәмебезнең “Гамил Афзал исемендәге” район дәрәҗәсендәге премияне дә эләктерүен шигъри юлларда көлә-көлә бәян итә. Иң кызыгы, ә бәлкем кызганычыдыр, премия исемен йөртүче үзе исән чагында әлеге олы нәфесле әдипне, автор раславына караганда, өнәмәгән... Мәрхүм Гамил ага Афзалның рухын рәнҗетүдән кыенсыну кичермәгән булып чыга премияпәрвәр әкәбез... “Кырык тартма” гыйбрәтле китап, аерылып булмый укыла, анда титуллы каләмзатларыбыз турында көлсәң көләрлек, еласаң еларлык мәлләр оста тотып алынган.. ТАССР га 100 ел туу уңаеннан, ихтимал янә татарны күтәрә торган шедеврлар тудыруларына аванс тәртибендә микән, бәгъзе, берлек тирәсендә кайнашучы каләмдәшләрнең 1 00 меңнән башлап һәм күбрәк акча алулары хакында имеш- мимеш колакка чалынган иде. Янә килеп, китап кибетләрен урап узып (моны аларны өч тиенгә дә сатып алынмавын тану дип аңлаорга микән?), китапханә киштәләренә урнаштырылган китаплар арасында, китапханәчеләрдән юлланган белешмәләргә таянып уздырылган "бәйге"ләрдә җиңүчеләрне шактый ару суммалар белән куандырдылар шикелле. Тик араларында китаплары хактан да күп укыла торган Зифа Кадыйрова һәм Гүзәл Яхиналар гына юк. Ул белешмәләрне кем төзегән, аларга аудит бармы икән соң? Китапханәчеләр, китап укымыйлар дип исәп-хисап ясаса, бу аларның үзләре утырган ботакны чабулары булыр иде... Ягъни, Ленин бабай әйткән исәп-хисап һәм контроль, дигән күрсәтмә тәҗеллеген җуймый. Тәнкыйть исеме астында кемнәрнедер мактап язу, үз- үзен үзәктә калкытып язучылар тормышыннан чираттагы истәлекләр , “үзем турында үзем” нәр сырлау –бар да реклама, үзреклама (самореклама), һәм мондыйлар өчен түләнгән гонорарлар эзләп алынып, юл саныннан реклама хакы түләтү дә гадел булыр иде. Әдәбиятне сәламәтләндерү хакына, намуссыз реклама өчен җавапчылыкны ошбу даирә өчен дә тергезү мөһим.
..Нинди әсәрләр төп әдәби журнал түренә уздырылуы, бүләкләнүе уңаеннан, мисалларсыз хәлне аңлатып бетерү мөмкин түгел... Язучылар төркеменең авыл клубларында "халык" белән очрашулары турындагы роман-эпопеяләрне искә алып тормыйк.. Укырдайраклардан, Искәндәр Сираҗиның “КУ” журналында басылган “Күкләр никахы” хикәясендә мәчеттә җомга намазы вакытында яшь мулланың “Коръән” укырга өйрәнергә килгән туташ белән җенси мөнәсәбәткә керүе тасвирлана?! Батулланың Тукай бүләгенә лаек ителгән!? “Сөембикә” романында атаклы Сафагәрәй хан Франгизә атлы кол хатынның ике тез арасына башын тыга, ә Сөембикә, яшьлегендә ирдәүкә буларак тасвирлана, хәтта бер хатын, ир-ат дип белеп аның кочагына кермәкче була...Әлеге авторның “КУ” журналында басылган, “такбаш” сүзе әйләнешкә кертелгән “Таккүз» хикәясен үзенчәлекле юмор үрнәге дип кабул итәседер, мөгаен? Ул язган һәм төп әдәби журналның байтак саннарын бизәгән “Коръән тәфсире”ндә “яратты” ( сотворил) сүзен “яралтты”( зачал) төшенчәсенә алмаштыру хакында Адлер ага Тимергалин язган иде..... Янә килеп “Звезда Поволжья» газетасының 2016 ел 16 декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның “Чак Гузель Яхина” исемле мәкаләсендә , тузга язмаган әсәргә, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе һәм башка шундый әкәмәтләр (“возвышение автора до Тукаевской премии, написавшую ересь (тузга язмаган): как примадонна французского балета занимается любовью с председателем колхоза на уазике в Аксубаевском лесу и там же, оказывается, бомжует бывший возлюбленный великой французской княгини, и они любят друг друга…”) тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерелә...
2011 елда Габдулла Тукай юбилее уңаеннан “Казан утлары” журналы “Печән базары” исеме астында сатирик әсәрләргә премияләр билгеләп уздырган ярышта конкурстагы әсәрләрне, гавәм фикерен исәпкә алу ниятеннән интернетка да элергә булганнар иде. “Сәйлән” исеме астында чыгыш ясаган Ләйсән Гатина (Мөгътәсимова) әсәренә интернет аша 29632 тапкыр мөрәҗәгать итеп, соклану белдерүле 526 шәрехләмә калдырганнар.. Ә конкурста беренче урынны, икенче бер конкурста икенче урын алып бүләкләнгән әсәре өчен Зөлфәт Хәкимгә бирделәр. Аның әсәре белән кызыксынучылар саны 1645 һәм барлыгы 18 шәрехләмә. Бу хакта “Безнең гәҗит”нең 2015 ел 11 март санында басылган “Гаделсез ярыш мәгънәсез була” исемле мәкаләдән тулырык мәгълүмат алып була.
2014 елны Ауразия язучылар берлеге төрки илләрдәге язучылар арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге өченче халыкара хикәяләр конкурсы игълан иткән иде. Татарстанда Язучылар Берлеге әһелләре билгеләгән жюри беренче урынга “Капка” әсәре белән Айгөл Әхмәтгалиева лаек дип тапты , “Капка” әсәре “Казан утлары” журналының (2015)1нче санында басылып чыкты. Баш герой исеменнән бәянланган әсәрнең кыскача эчтәлеге болай. Авыл егете Касыйм ,кызлар исе борынына кермәү сәбәпле, башкалар кичке уенга чыкканда, ятып йоклауны хуп күрә. Әнисе орышканга гына кичке уенга төшәргә мәҗбүр була. Анда аны авылның асыл егете – гармунчы Мостафа шул гадәте өчен ирештерә. Касыйм аңа үч итеп, Мостафаның сөйгән яры Хәнияне урлап алып кайтып, әнисе карамагына тапшыра. Касыймның әнисе Хәниядән әллә Мостафадан көмәнең бармы, дип тәфтишли һәм шикләнүе хак булып чыга.Нәтиҗәдә, серне сакларга вәгъдә биреп, кызны өенә кайтарып җибәрәләр. Әмма Касыйм Хәнияне урлавы һәм кызның хәле турында серне авылдашларына чәчә. Мостафаның әнисе кызга “чистарынып кил” дигән шарт куя. Кыз көмәнен төшерткәндә үлә. Әсәр символик мәгънәләргә бай, хәлбуки андагы геройлардан милләтебезнең җыелма образы шактый шөкәтсез кыяфәттә тукыла. Бигрәк тә аналарның миһербансызлыгы ис китмәле... Хәниянең үлеменә Мостафа, Касыйм гына түгел, аларның әниләре дә сәбәпче ләбаса... Касыйм һәм Мостафаның марҗага өйләнүләре хикәядә аларның, ә бәлкем милләтебезнең үк фаҗигасенә ишарәләнүе бигрәк тә сәер. Боларны ир санап кабул итүчеләр ниндидер абстракт явызлык продуктлары була алмый. Әгәр Касыйм кызны яратканга күрә урласа, аны көмәне бар килеш тә җибәрергә теләмәсә, аннары комсомолка Хәнияне ирегеннән мәхрүм иткәне өчен совет законнары нигезендә кулга алынып, төрмәгә озатылса, шуннан чыккач, читтә төпләнсә, өйләнсә, туган ягын сагынып кайтып Хәния каберенә чәчәк куйса яки дога укыса, татарның йөзе яктыра төшәр иде, бәлки...
“Безнең мирас” журналында өлешчә һәм “Казан утлары”нда дөнья күргән (китап булып чыккан булуы да ихтимал) дүрт йөз мең сум бүләктән тыш гонорарларга да лаек булган "Казан утлары" баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин язган “Таҗетдин Ялчыгол” дигән роман турында, юкка чыгып барган әдәби тәнкыйть жанры кысасында ( андыйга ирекле матбугатта гына юл ачык бугай) кайбер фикерләрне җиткерәсе килә...
Бүген күп кенә милләттәш каләм тибрәтүчеләр, геройларының кемлеген әңгәмәләрендәге тапкырлыклары яки ялгышлыклары ярдәмендә ачып мәшәкатьләнмичә, аларга характеристика бирү белән генә канәгатьләнәләр. Әсәрдә Таҗетдин Ялчыгол һәм аңа капма-каршы куелганган патша чиновнигы Казанцев низагы да шулайрак хәл ителә. Ә бит укучы әсәрдән тере әңгәмә көтә. Мисал өчен, әгәр чиновник Казанцев, яхшы атланып, үзе чакырту сәбәпле йөз чакрым ара нужа кичеп килгән мулла Таҗетдин Ялчыголга чәй китертергә, үзенекенә коньяк өстәргә һәм әңгәмәдәшенә дә берни булмагандай шуны тәкъдим итәргә мөмкин иде. “Хәер, сез самавыр борыныннан агызып сыйланасыз бугай, теләсәгез анысын да оештырабыз” дип, ясалма фамильярлык күрсәтеп күз кысса ни гаҗәп? Сорау алуларның үз тәртибе, тактикасы, вариантлары, эзлеклелеге бар. Ахыр чиктә патша чиновнигының Ялчыголдан әләкче (стукач) ясарга азаплануы әңгәмәнең апогее була алыр иде. Таҗетдин Ялчыголның капкынга төшерүле хәйләкәр җөмләләрнең асылына төшенеп, “чытырманлык”тан әллә ни югалту кичерми сынатмыйча һәм сер бирмичә исән-имин чыгуын җентекләп тасвирлау әсәрнең җелеген тәэмин итәргә тиеш иде кебек. Әңгәмәдәге каһкәһәле уен-көлке дә урынлы яңгырар иде. Әйтик, Ялчыголның хаҗга 13 ел буе баруы турында ишеткәч әлеге чиновникның “оҗмахка эләгү өчен кеше ниләр генә кичерми” дип, кулларын җәеп рәхәтләнеп хихылдавы да килешер иде, рас автор әлеге образны тискәре яктан таныту корылышында. Алай да мулла белән “дуэль”дә тулы җиңүгә ирешмәвен аңлаган Казанцев, “еще не вечер” дип реваншка өмет баглап, ясалма түбәнчелек күрсәтеп аны ишеккәчә озатса ни зыян? Ә Ялчыголга мондый кайгыртуның кирәге юк, аның тизрәк казна бинасыннан һавага чыгып иркен сулыйсы килә. Казанцевны тере, көчле, акыллы, мәкерле һәм матуррак күрсәтү максатка ярашлы буласы иде минемчә. Ә ул автор тарафыннан кимсетеп, пүчтәк, йолкыш итеп тасвирланган. “Мескенне җиңүдән Аллаһ үзе сакласын” дия торган булган минем бабам. Кыскасы, “кара чалбардан, башына күн картуз кигән тар җилкәле, түгәрәк кечкенә башлы, өтек, нечкә сыек тавышлы” (автор тасвирламасы) рус чиновнигы белән “олпат гәүдәле, яңа җиләннән, башына түбәтәй кигән” (автор шәрехләмәсе) татарның “бәрелеше” укучы күңеленә хушлык та, канәгатьлек хисе дә, хәтта коры куаныч та китерәдер дип уйламыйм. Анда геройларга җан иңмәгән, чөнки мөстәкыйль яшәүләре үткен сүзләрендә, кичерешләрендә чагылыш тапмый. Барысы өчен дә аңлатманы автор биргәч, тамашачыга күренмәүче курчак театры артистының уң һәм сул кулларына киертелгән курчаклар уенын хәтерләтә. Ике арадагы каршылык сүз сөреше барышында артканнан-арта барып, күңел кыллары, фикер җепләре өзелер дәрәҗәгә җитәрлек киеренкелек тумагач, финалда әсәр герое өчен җиңел сулыш алуга сәбәп табылмый. Янә килеп, мулла Таҗетдин Ялчыголның аны чакырткан патша чиновнигы Казанцев кабинетына барып кергәнче күргәннәре тәмугъның җиде кат әйләнеше дәрәҗәсендә тасвир ителсә, татарның шул күренекле шәхесенә карата укучыда беркадәр теләктәшлек уяныр иде дип фаразлыйм... Иң онытылган тема- татар телендә чыккан дәреслекләр. Оныкларга дәрес әзерләшкәндә танышырга туры килә алар белән... Дүртенче сыйныф дәреслегендәге бер хикәянең, ирнең хатынына ир бала табарга кушуы, кыз алып кайтсаң үтерәм, дип янавы, белән башлануы таң калдыра... Бу зур тема, аны грамматика һәм әдәбият дәреслекләрен күздән кичереп, татар теле укытучыларын ярдәмгә дәшеп ирекле гәҗит журналисты тамырынача ача алыр иде.
Татар филологиясенең үз -үзен татарча аңлата алмавы аның фән булуын шик астында калдыра. Шундый "фән" үзләштереп югары белемле саналып, мөхәррирлек вазифасын башкару,жюриләрдә катнашу, тиражлардан чыгып караганда үз үзен акламый кебек. Бәлки әдәби газета-журналларга, татар әдәбиятын савыктыру максатында баш мөхәррир вазифасына хакыйкый фәннәрдән белеме барларны билгелиседер? Җитмәсә андый тәҗрибә дә бар. Кыска гына арада Ильфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) "Казан утлары"нда баш мөхәррир булып эшләгән арада тиражлар җилгәрелүдән туктап, артуга таба йөз тота башлаган иде...
P. S .
Быел Тукай бүләгенә күрсәтелгән кандидатлар, нигездә бер оядан дип чамаладым. Тик, ни өчен дәүләттән грант алып Россияне" П. россия" дип "зурлап" язган китабын "Казан утлары"нда "Хәл бу ки " исеме астында да бастырып чыгаруы, галимә Миләүшә ханым Хәбетдинова күңелендә ризасызлык уяткан Рүзәл Мөхәммәтшинның исемлектә булмавы аңлашылып бетмәде ... Йә Хода, араларында им өчен бер "үги" автор да күренми. Элеккеге хәрби очучы 25 китап авторы үзенчәлекле, бай биографияле әдип Локман ага Закировны күрсәтерләр, дип өметләнгән идем...(Аның «Мостафа»сы 1997 нче елны Россиядә ел китабы булып танылды.) Сабыр итәргә,100 яше тулуын көтәргә булдылар, күрәсең..
БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ, 2 НОЯБРЬ 2022.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)