Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 3 октября 2022 г.

Каеннан балан җыйганда

11.09.2022 Безнең гәҗит 2022, №35 (7 сентябрь) «Казан утлары» журналының 2004нче елгы 10нчы санында галимә Дания ханым Заһидуллина «Безнең заман герое» дискуссиясе сәхифәсе кысасында чыккан «Уңай герой югалу: сәбәпләр, нәтиҗәләр» дигән язмасында «каеннан балан җыеп алып булмый, усакны яңа елга бизәк итеп бастыру мөмкин түгел», дип керешә дә, «Бауман урамында ике бина тора, берсе – матбугат йорты – конструктивизм, ә каршысындагысы – Париж күлмәкләре сата торганы модернизм стилендә», дип ассызыклый һәм «һаман социалистик реализмга хас сыйфатлар эзләп, башка кануннарга карап язылган әсәрләрне үзебезгә мәгълүм ноктадан карап кына бәяләү» дәвам итүенә хафа белдерә, әдәбиятта постмодерн ысулына хәерхаһлык итеп, яңа ысул кулланганда әдәби геройның булуы мәҗбүри түгеллеген белдерә. Хәлбуки, беренчедән, ул искә алган һәр ике бинага да нигез геологик киселештән чыгып, ныклык тәэмин ителер дәрәҗәдә булганы сайлана; икенчедән, ике очрак өчен дә каркас ныклыгы һәм тотрыклылыгы хәл ителә; һәр икесенә кирәкле коммуникацияләр уртак таләпләрдән чыгып ялгана, бинаның һәр икесе дә җылы тотарга, түбәсеннән су үткәрмәскә, тәрәзәләре табигый яктылык уздырырга тиеш... Ә аерма, нигездә, бизәлештәге төрле формаларда, уртак таләпләргә җавап бирерлек яңа материаллар файдалануда һәм дизайнда. Әдәбиятта да – иске ысулда языламы ул, яңачамы – төп принциплар, намус, вөҗдан, кешелеклелек кыйммәтләре сакланырга тиештер, дип фаразлыйм. Әсәрдә төп герой аламы ул йөкне, әллә модага кергән «яңа» ысул нәтиҗәсендә ул вазифа хикәяләүче автор җилкәсендә каламы – барыбер, чын әдәбият – Кеше турында. Ә Пауло Коэльо язган атаклы «Алхимик» әсәренең төп герое, Дания ханым ассызыклаганча, сарык көтүчесе генә түгел, ул шул көтүнең хуҗасы да һәм сәях җанлы ирекле кеше... «Казан утлары»ның 2016нчы елның 3нче санында жюри рәисе буларак язган «Кыска бәяннар конкурсы белән бәйле уйлар» исемле мәкаләсендә Дания ханым әлеге дә баягы ысулны телгә алып, Зөлфәт Хәким әсәрен, ул шул яссылыкта язылган, дип хуплады. Кайчандыр модада булган постмодернизм ысулына карата әдәби дөньяда караш салкынайган, ә рус әдибе һәм галиме, күп кенә әдәби премияләр лауреаты Михаил Веллер әлеге ысулга күчү әдәбиятның үлеме, дип белдергән шартларда, милләттәш галимәбезнең мондыйга мөкиббәнлеге аерым игътибарга лаек... Ихтимал, М. Веллер һәм башкалар ялгыша, ә Дания ханым һәм аның коллегалары хаклыдыр? Әдәби бәйгеләрдә 1-2нче урынны алучылар язган әсәрләргә жюри рәисе Дания ханым соклануын яшерми. Белмим, тел белгечләре өчен, специфик яклап караганга, бәлкем аларда мин, һәм минем кебек техник белемле китап сөюче танышларым тоемламаган рухи кыйммәткә ия нәрсәләр, нечкәлекләр бардыр?.. Күптән түгел Әрмәнстандагы Гюмри хәрби базасында рус солдаты Валерий Пермяков җиде кешелек әрмән гаиләсен атып үтерде. Ул яхшы солдат булган, армиягә теләп барган, нормативларны бишкә генә үтәгән. Кылынган җинаятеннән соң аның акылга зәгыйфьлеге ачыкланды. Менә шундый янәшәлектә бәйгедә икенче урын яулаган Зөлфәт Хәкимнең, армиягә омтылып та, акыл камиллеген тикшерү белән бәйле кыенлыклар кичерүе турындагы «Сәер никрут» әсәренең сатирасы тәҗеллеге, иң киме хәрбиләр өчен, йомшартып әйткәндә, аңлашылмый. Батулла агайның бу бәйгедә беренче урын яулаган «Ике җүләр»ен генә түгел, яшермим, моңа кадәр язганнарын бәяләргә дә фәһемем җитенкерәми. Аның «Таккүз» хикәясе дә мин фәкыйрегез өчен «бу ни бу?» дип торышлы табышмак булып калды. Ихтимал, «Казан утлары»нда «такбаш» төшенчәле хикәя бастыруны үзенчәлекле юмор, гаярьлек дип кабул итәседер?.. Аның Тукай бүләгенә лаек табылган, үзе имза салып миңа бүләк иткән китабыннан Тукай бүләгенә лаек булган «Сөембикә» романын укыгач та хәйраннарга калып утырганым булды. Менә шуннан бер өзек: «... Ләкин Сафа тилергән иде инде. Ул Франгизәнең (сүз атаклы Сафагәрәй хан һәм кол хатын турында бара) ике аягын тиң кочаклады... Сафа кайнар башын хатынның ике тезе арасына тыкты» Романда булачак ханбикәбезнең яшьлегендә ир-атка тартым булуы, атта чабарга, сүгенергә яратуы, бер хатынның аны ир-ат дип белеп, кочагына керергә омтылуы һәм башка шундый әкәмәтләр тулып ята... Әлеге авторның Гүзәл Яхина язган «Зөләйха күзләрен ача» романына татарча һәм русча матбугатта басылган тискәре бәяләмәсен ни дип бәяләргә дә белми аптырадым... «Казан утлары» элегрәк, Тукай юбилеена турылап уздырган «Печән базары» атлы бәйгедә дә 1-2нче урыннарны Зөлфәт Хәким белән Батулла бүлеште, дип истә калган. Анысында мин дә шигырьләр белән катнашкан идем. Бәйге шартында унбиш бит диелеп, Зөлфәт Хәкимгә – 25, миңа ике бит тамыздылар. Бәйгедә катнаштырылмаган шигырьләрем дөм яраксыз булмаган күрәсең, «Чаян» журналында басылдылар... Тагын да кызыграгы – Зөлфәт Хәким анда, үткән елда «Татар пьесасы» бәйгесендә икенче урын өчен бүләкләнгән әсәре белән катнашып, беренче урын бүләгенә лаек булды… Күрәсең, комиссия, бу бит былтыргы «А», инде бер тапкыр бүләкләнде, дип вакланып тормаган... Ә миңа бу журналдан, кая да булса бер басылган әсәрләрне генә түгел, ә интернетка, шәхси блогыма кунаклаган әсәрләрне дә бастыра алмыйбыз, дигән аңлатма биргәннәре булды... Ә бит шәхси блогка элүнең сәбәбе ничарадан бичара, ягъни кая да булса бастырып чыгарудан өмет өзү аркасында... Бәлки, әдәби редакцияләрдә филологлар өстенлек алган шартларда татар әдәбиятында искән мода җилләренә без, филолог түгелләр, әзер түгел яки төшенми торганбыздыр? Балалар табибы Зиннур Закиров та, «Звезда Поволжья» газетасының 2016нчы елның 24нче декабрендә басылган мәкаләсендә («Чак Гузель Яхина») Аксубай урманында француз балеты примадоннасының колхоз рәисе белән мәхәббәт уены уйнаулары турындагы тузга язмаган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә тискәре мөнәсәбәтен белдереп, хаталангандыр? Халык язучысы исеменә лаек булган, шул титул хакына айлык өстәмә матди керем алып торган, янә килеп җөмһүрияттә тәтергә мөмкин барча премияләрнең эресен-вагын кырып-себереп җыеп алган авторларның һаман-һаман дәүләт химаясендәге журналда әсәр арты әсәр бастырып кинәнүләре, яңа, үзгә һәм яшь авторлар өчен әдәби мәйданга юлны ябулары ни мантыйк, ни әдәп, ни намус киртәсенә сыеп бетми. Хактан да халык язучылары икән, алар калыплаган китапларга халыкта сусау, ихтыяҗ булырга тиеш ләбаса. Һәм хактан да талантлы булсалар, аларның дәүләт химаясенә мохтаҗлык кичерүләре нонсенс, олыгайган көннәрендә булса да дәүләт имчәгеннән аерылып, иҗатларын үз хисапларына чыгара башласалар, ару буласы... Әйтик, Зифа Кадыйрованың үз хисабына бастырган романнарын кулга да тидерми алып бетереп торалар. Югыйсә, ул ханымның халык әдибе дигән титулы юк, хәтта язучылар берлегенә алырга омтылу шәйләнми, димәк ки, премияләргә дә тәкъдим итәргә җыенмыйлар... Бүген татар әдәбиятында татфак белемле грамматика белгечләренең тулы монополиясе шартларында, дәүләт асравындагы әдәби газета-журналларда әдәби мәйдан бүлешүдә редакция хадимнәре бер-берсенә аерата хәерхаһлы булу белән алдыралар... Шундыйларның дәүләт асраган басмаларда 500әр битле роман-эпопеяләре урнаштырып торуы уңаеннан танылган тәнкыйтьче Мансур Вәлиевнең «ми китү» дигән бәяләмәсе тетрәтте. Майлы ботка да туйдыра, тормышка бүгенге татар әдәбиятында бердәнбер татфакчыл караштан, ракурстан әдәбият сөючеләр миңа калса инде гарык. Элек бит татар әдәбиятында табиблар, укытучылар, хәрбиләр, колхоз җитәкчеләре, халык хуҗалыгы белгечләре, галимнәр, хокук сагында торучылар да мәйдән тота иде... Ә хәзер, Хәсән Сәрьян үзенең «Нокталы өтер» әсәрендә кисәткән хәл, Тукайның үзен төзәтү корылышындагы грамматика белгечләре, Чәмәт шәкертләре, нигездә редакцияләр урындыгын-кәнәфиен иярләүчеләр алдынгылыкны бирми... Әдәбият мең төрле тормыш кайнаган диңгезне хәтерләтергә тиеш. Әгәр чыганаклар бер-икегә генә калса, ул каз-үрдәк, чебен-черкигә кулай буаны хәтерләтә башлый, анда сөлекләр үрчи һәм мондый вәзгыять А. Толстойның Буратино турындагы әкиятендәгечә, Дуремарлар өчен генә кулай булып кала. Иҗади бәйгеләрдә хөкемдарлыкка да әдәбият сөюче төрле профессия вәкилләре җәлеп ителә башласын иде. Картаеп былҗыган каләмзатларның азгын сексуаль фантазияләренә хөҗерләнми торган, аек акыллы, реаль, саф күңелле чын хезмәт кешеләре хөкемдарлыкка килсә, соңгы егерме биш елда шактый мөшкел хәлгә төшкән әдәбиятыбыз өчен хәл-тын алу булыр иде...