среда, 3 февраля 2021 г.
Безгә җырларга ярыймы?
Шәмәрдән бистәсенең урманны уртада калдырып төзелгән, күбесенчә яшьләр яшәүче яңа өлешендә “Ихлас” мәчете сафка басты. Бистәбезнең шушы өченче мәчетенә билгеләнгән яшь имамнар берничә ай эшләгәннән соң, ерактан килеп йөрүне авырыксыныпмы, мәчеткә тартылучылар артмавына гаҗизлектәнме, аны төзеткән эшмәкәребезнең үзләренә күрсәткән ярдәмен азсыныпмы, яисә шуның кайбер таләпләрен урынсыз табыпмы, китеп бардылар. Һәм лаеклы ялга чыккан мин фәкыйрьгә әлеге җаваплы эшкә алынуга тәкъдим булды. Мәчет салган игелекле эшмәкәребезнең тәкъдименә ризалаштым. Әлбәттә, лаеклы алмаш булганчы һәм бу вазыйфаны башкарган өчен хак алмау шарты белән. Чөнки, алган очракта, тора-бара ниндидер таләпләр куела башлавы мөмкин. Коръән укый белә идем, тәҗвид кагыйдәләрен Казаннан килгән остаздан эстәдем, ә вәгазьләрне Диния нәзарәте нәшер иткән “Шура” журналы тәкъдим итә һәм ул гына аз тоелса, мөхтәрәм Җәлил хәзрәтнең берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, заманга ярашлы китаплары бар. Суга кергәч йөзәсе, тора-бара чалма киеп төшкән фото, паспорт һәм төзелеш институты дипломымның копиясен соратып алдылар. Ул гына җитмәде, яңа вазыйфамны законлаштыру максатында дип, 5-15 октябрьләрдә Казандагы коръән-хафизлар әзерләүче “Рәшидә” үзәгенә барып, дини өлкәдәге аз-маз белемемне тирәнәйтергә тиеш булдым. Саба мөхтәсибе Айнур хәзрәт: “Анда бик матур бина. Тәрәзәсеннән чиркәү күренеп тора”, — дип “куандырды”.
Электричкада Казанга барып җитү кыенлык тудырмады. Казанның христианча атамалы Вознесение бистәсенә баручы 68нче автобус тукталышын вокзал тирәсеннән тапмадык дип танышларым әйткән иде. Шуңа күрә аны яшь чакта еш узып йөрелгән Җиңү проспектыннан эзләргә булдым. Шул исемдәге метродан чыккач эзләгәнемне таба алмый йөдәдем. Чөнки монда берсеннән-берсе биек йортлар калыккан, киң урамнар аша күперләр, эстакадалар челтәре барлыкка килеп, барыр юлымның кай тарафта булуын аңышырга һич ирек бирми. Күпер аша әле бер, әле икенче якка чыгып йөри торгач, бер миһербанлысы дөрес тарафны күрсәтә алды. Ниһаять, 68нче автобусны көтеп алып, утырып киттем. Әлбәттә, кондуктор ханым ислам дини үзәген дә, ул урнашкан Чәчәкле урамының кайдалыгын да белми. Күпер аша елгадан чыгуга беренче урам дип чамалаган идем, шунда төшеп калдым.
Чәчәкле урамыннан алга атлыйм. Каршыда айлы манаралы матур бина, ә янәшәсендә чыннан да чиркәү. Үзәктә уку дәверендә шуның чыңлавын ишетү дә насыйп булды. Ә менә, ни хикмәт, тирә-юньгә ишеттереп азан әйтүгә рөхсәт юк икән.
...Укытучыларыбыз да яшь, телләре телгә йокмый, чорыбыз өчен гаҗәп күренеш — бер-икесенең татарчалары да мөкәммәл, җөмләләре дә төзек. Арада зифа, озын буйлы, теләсә-кайсы телетапшыруны ышанып тапшырырлык, аны бизәрлек, спектакль, фильмнарда төп рольне уйнарлык аристократ кыяфәтле, ике катлы мөселман исемле, саф рус телендә шәп дикция белән белем бирүче, һәр сорауга җәһәт җавап табучы бер ир-ат укытучы үзенең чит ил югары уку йортларында укып тирән белемнәргә ия булуын, русчадан тыш гарәп, төрек телләрен камил белүен әйтте, ләкин татарчасы булмау сәбәпле яхшы хезмәт хакы тиендерә торган Казан мәчетләренә имам булып урнаша алмавыннан зарланып алды. Миңа калса, аңа карьера ясарга шәп кыяфәте комачаулый, чөнки аның янәшәсендә күп кенә “бөек” затлар өтек кыяфәттә күренәчәк бит.
Төрле төбәкләрдән җыелган безләрне икенче каттагы бүлмәләргә урнаштырдылар. Биредә, мәгълүм рус әйтемендәгечә, кемнең нәрсәсе “авырта”, шуны сөйли.
Мине кузгатып җибәргән, кая килеп эләктем дип пошындырган бер моментны телгә алып узыйм әле. Коръән укый белүчеләр хәбәрдар: гарәпчә уку тәртибе музыкаль нота грамотасын хәтерләтә. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Музыкада дүрт ара, әйтик, чама белән дүрт секунд сузылышлы аваз нота станында түгәрәк белән тамгалана, сузылыш яртылаш кимесә әлеге түгәрәккә сап куела, дүрттән бергә калса саплы түгәрәк эче карага буяла, сузылыш аралыгы сигездән бер өлеш тәшкил итсә, әлеге сапка — бер, утыз икедән бер булса — ике, ә алтмыш дүрттән бер сузылыш очрагында өч койрык куела. Коръәнне укыганда да, тәҗвид кагыйдәләре буенча, тамгаларга карап, кай урында хәреф-авазларны сузмыйча гадәти укыйсы, кай урында ике тапкыр, кай урында дүрт, хәтта алты аралыкка кадәр сузу каралган. Аның тексты уртак ритмга буйсынмыйча үзенчәлекле рифмалана һәм аның әнә шундый тәртиптә укылуы үзенчәлекле җыр хәсиятенә турылый. Инглиз сәнгать белгече Уолтер Пейтер “һәр сәнгатъ әсәре җыр булырга омтыла” дигән. Күкләрдән иңгән Коръәнгә бу беренче чиратта һәм турыдан-туры кагыла кебек. Шулай булмаганда шулкадәр зур текстны ничек тулаем ятлап бетерү мөмкин ди?!
Беркөнне яшәгән бүлмәбездә, интернет аша, Бетховенның “Соңгы вальс”ы дип эленгән, чынлыкта француз композиторы Гастон Роллан язган музыканы тыңларга тәкъдим иттем. Роликны миллионнар ачсыннар, тыңласыннар өчен аны элүчеләр шундый хәйләкәрлеккә барырга мәҗбүр. Интернетта ошбу вальс чын авторы исеме белән дә, Поль Морио эшкәртүендә дип тә эленгән һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләр саны ике меңгә дә тулмый. Ә Бетховенныкы дигәч, миллионнар капланган һәм нинди генә мактаулар яудырмаганнар. Икенче бер талантлы француз композиторы Поль де Сенневильнең таң калып тыңларлык вальсын да Шопенныкы дип тамгалап йөз меңнәрне җәлеп иткәннәр.
Музыкада күңелләр эрегән илаһи мәлебездә дини белемнәргә ия бер сабакташыбыз кайтып керде дә, моны тыңлау гөнаһ, ярамый торган эш дип белдерде, фикерен раслау өчен кызып-кызып аять һәм хәдисләр китерергә кереште. Музыка шып туктатылды. Мин инде татар даирәсе мондый тар, карагруһчыл караштан Тукайлар чорында ук арынган дип уйлый идем, аптырабрак калдым. Галиәскәр Камалның “Беренче театр” әсәрендә дә моның ише чапаланулар шул чорда ук көлке итеп күрсәтелә. Иң кызыгы, бүлмәдәге күпчелек тиз генә әлеге имам истергән “җил”гә буйсынды. Аптырагач, мәчетләребезне гүзәл күрсәтүче архитектураның ташка иңдерелгән музыка булуын әйтеп карадым. Оппонентым килешмәде, күңелләргә гүзәллек иңдерүче музыканы бәйлелек уятучы тәмәке тартуга, наркотик куллануга тиңләде. Аннары, төрле яклап, “дөрес” юлга авышучылар тарафыннан миңа тәрбияви басым башланды. Имеш, яхшылык телиләр. Мөслимдә яшәгән бер дустым “иң зур әшәкелек — кешегә акырта-бакырта эшләнгән яхшылык” ди торган иде. Бәхәсләшә торгач, бер бүлмәдәшебез мөфтиятнең баш казыена телефон аша мөрәҗәгать тә итте. Казый әйтүенчә, инде Согуд Гарәбстанында да музыка тыңлау тыелмый башлаган икән. Әмма бәхәсләшүче кардәшебез: “Нишләп соң ул мин сезгә музыка тыңларга фәтва бирәм дими, ә шулай дип кенә котыла”, — дип, барыбер үз туксанында калды. Арабыздагы ел саен шушындый дини курсларны калдырмаучы, Татарстаннан читтәге төбәктән килгән 82 яшьлек абруйлы бер агаебыз, Коръән аятьләрен, хәдисләрне сүзгә-сүз аңлауны кайгырткан Согуд Гарәбстанында да музыканы “аклаганнар” икән, тагын ни кирәк, җавап җиткелекле булды дип, бәхәскә нокта куйды. Бу гына җитмәсә, атаклы Мәскәү имамы Шамил Аляутдинов та музыканы тыю дөрес түгеллеген хәдисләргә таянып ике икең дүрт дәрәҗәсендә “Умма ру” сайтында “Исламда музыка” исемле язмасы аша җиткергән һәм аның белән бәхәсләшергә җөрьәт итүчеләр табылмаган икән.
Әмма эш моның белән бетмәде, бәхәсебез икенче көнне алда телгә алынган, русчасы ифрат камил, зифа буй-сынлы, үзен ике катлы мөселманча исем белән таныштырган, татар телен белмәве карьерасына суккан сөйкемле остаз-имамыбыз дәресендә кабат яңарды. Күрәсең, алдагы көнне бәхәс нәтиҗәсеннән риза-бәхил булмаучылар аннан ярдәм сораган.
“Исламда музыка тыелган и точка! Чөнки хәдистә шулай диелгән”, — дип кырт кисте укытучыбыз. Ә алдагы дәресебездә генә, татарчасы камил икенче бер остазыбыз аятьләрне, хәдисләрне сукырларча кулланудан сак булырга, башта аларның кайчан, нинди уңайдан кабул ителүен аныкларга кирәк, хәнәфи мәзһәбендә шулай дип колакларыбызга киртләгән иде. Әле бит, хәдисләрнең дөресләре белән беррәттән ялгышлары булуын да остазлар кире какмый. Җәһәт кенә музыканы тыю тарафдары булып куйган бүлмәдәшем, алдан килешенгән сценарий буенчамы, баш казыйның музыканы яклавын хәбәр итте. Җавап итеп, укытучы остазыбыз аның әйбәт кеше булуын, әмма хаклы түгеллеген мөфтияттәгеләрнең дини белемнәре дәрәҗәсенә бәйләп “тәгәрәтте”. Мин мәшһүр хәзрәтебезнең югары абруе казый булганга күрә түгел, ә казый булуы абруе югарылыгы аркасында икәнен мондый “гыйлем ияләре” даирәсендә исбатлап булмаячагын чамаладым. “Татарстан яшьләре” газетасында басылган бер мәкалә “Математика укытучы күзлегеннән студентлар” дигән карикатура белән бизәлгән иде. Анда аудиториядә рәт-рәт булып сарыклар утыралар иде. Шуны искә алып, югары математикадан бишлегә генә укыган Җәлил хәзрәт янәшәсенә үзләрен “галим” санаучы, тәһарәт алганда кәвешне ике бармак белән ышку дөрес түгел, чөнки ул учның яртысыннан кимрәк мәйданга ишарә, ә өч бармак белән ышку дөрес” кебек “ачышлар”, “тәгълиматлар” белән коралланган остазларның ничек күренүен әйтергә кыҗрасам да, тыелып кала алдым. “Ул якламады, ә ислам дәүләте Согуд Гарәбстанының да музыкага рөхсәт ачуын җиткерде”, — дию белән канәгатьләндем. “Менә-менә өлкән буынның хәйләкәрлеге! — дип бәяләде әлеге хәбәрне остазыбыз очынып. – Ә үз өстенә җаваплылык алмый”. “Дөньядагы һәр илнең үз гимны бар, алар белән нишләргә?” — дип сорадым. “Гимн җыр түгел”, — дип үз линиясен бөгүен дәвам итте остазыбыз.
Гимннарның башлангычы һәм музыкаль жанрлар турында сүз озайту акыллы күренергә тырышу дип кабул ителү ихтималын истә тотып: “Һәр халыкның рухына тәңгәл, үз йөзен билгеләүче моңы-җыры булмаска тиеш микәнни?” — дию белән чикләндем. “Музыканы тыңлау-тыңламау һәркемнең үз эше. Ә моның гөнаһ икәнен җиткерү имамнарның бурычы”, — дип кырт кисте остазыбыз.
Мин, чигенәсе килмичә, куеннан “уен тузы”н чыгарырга җөрьәт иттем һәм Бөрбаштагы мөселман балалар сабан туенда яңгырату өчен, Җәлил хәзрәт заказы белән, берсен шул бәйрәмгә, ә икенчесе әлеге бәйрәм уздырыла торган Бөрбаш авылына багышлап җыр (көй һәм текст) язуымны һәм шул хезмәтем өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сабантуй мәйданына чакырып чыгарып, халык күз алдында чапан белән бүләкләвен җиткердем.
Бу дәлилем дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Күрәсен, мөселманча исемле, татарлыгы ташка үлчим, яки бөтенләй юк имамнарга һәм остазларга татарча милли музыканың, милли моңның милләтне саклауда нинди роль уйнавын аңлату мөмкин түгел. Бу аларга кирәкми дә.
Бүлмәгә кайткач, музыканы тыю белән мавыгып ятлар арбасына артык тиз утырган имамыбыз, араны төзәтү өчен бераз чигенергә булды күрәсең, телефоны аша интернетка кереп, мин яраткан “Соңгы вальс”ны эзләп тапты. Шуны хозурланып тыңлап утырганда бүлмәбезгә хәл белешергә дини үзәк җитәкчесе килеп керде һәм әлеге музыканы Поль Морио җитәкләгән ансамбль башкаруын әйтеп шаккатырды.
Озын сүзнең кыскасы, биредә бик тә үзенчәлекле белемле кадрлар тупланган. Фикер төрлелеге дә тыелмый. Мәгълүм ки, хәрәкәт ике яклы булганда гына система эшли. Шул ук вакытта, музыкага каршы хәдисләрне ялганга чыгарырга да җыенмыйм. Чөнки “сагыш”, “язмыш”, “ялгыш”, “яратам-җан атам”лы, Хак Тәгаләне урынсыз телгә алулы, баян белән синтезатор кушылышындагы, бер үк җөмләне эчәгесе чыкканчы туксан тугыз тапкыр кабатлаулы шалтырамаларны эфир аша җыр дип яңгыратуга, аны сәхнәгә чыгып авыз селкетеп торучы атказанган фанерачылар кәсебенә мин дә мөкиббән түгел. Бик ихтимал, кайбер хәдисләр бүгенгебездә әнә шундый чүп-чарлар азу ярачагын кисәтү сәбәпле тугандыр...
Подписаться на:
Сообщения (Atom)