Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
суббота, 13 мая 2023 г.
Әдәбият ирек алсынмы, әллә асрамада гына калсынмы?
Бар үз көннәрен үзләре күрүче ирекле газеталар һәм бар асрама көнендә тереклек итә торганнары. «Безнең гәҗит» иреклеләр исемлегендә. Аерманың ниндилеге хакында сүз озайтып тору артык, ә кайсы төр матбугатка язылу кемнең кемлегенә күрсәткеч... Бәхеткә журналистика өлкәсендә әлегә сайлау мөмкинлеге бар. Ә менә татарча әдәби басмаларның барысы да, үз көннәрен үзләре күрә алмауларын танып, дип аңладым, ансат юлны, асрамада яшәүне сайлады... Габит Фәрхетдиновның «Безнең гәҗит»тә 12нче апрель санында (№14, 2023 ел) басылган язмасы «Һәвәскәр язучылар берлеге төзергәдер бәлки?» дип атала. Авторның нияте – күтәрмә көненә калган әдәбиятыбызны савыктыру, аякка бастыру. Бүген әдәби мәйданны нигездә бер оядан чыккан, үз-үзен татарча аңлата алмый торган, яраксыз алфавитка ризалашкан татар филологиясе дигән фән үзләштергән белгечләр тота. Барча татарча әдәби гәҗит-журналлар алар кулында. Халык хуҗалыгының төрле тармакларыннан, төгәл фәннәр, хәрби, хокук сагында торучылар, медицина һәм башка өлкәләрдән татар әдәбиятына тәпиләүчеләр алар өчен үги, әдәбиятыбызны иярләгән тар даирә тарафыннан андый агымнар хупланмый да кебек. Кибет киштәләрен читтә калдырып (моны өч тиенгә дә сатылу перспективасы юклыгын тану дип тә аңлап була), китапханәләрдә урнаштырылган дәүләт хисабына калыплаган китапларны, китапханәчеләр язган белешмәләр аша «ярыштырып», саллы премияләр алу тәртибен тапкырлык үрнәге дияргәдер, бәлки...
Һәртөрле бүләкләргә, исемнәргә тәкъдим итүләрдә күрсәтелгән кандидатлар исемлеге дә нигездә әнә шундый «оядаш»лар арасыннан, ә хакыйки талант ияләре, хәтта Адлер Тимергалин, Локман Закиров кебек талантлар да, Тукай бүләгеннән читтә кала. Ошбу уңайдан, уртак алгоритмдагы, бер калыпка кайтарылган әдәби әсәрләргә алмаш өчен альтернатив әдәби мәйданнар булдыру көн тәртибенә баса...
Асрамадагы түгел, ә хакыйки, ихлас әдәби иҗатка тернәкләнеп китсен өчен кечтеки генә булса да мәйданнарны каян табарга соң? Әдәби гәҗит-журналларның берәрсенә генә булса да татфилфак тәэсиреннән азат кадрлар китертеп булмасмы? Юк икән, өмет тик ирекле газеталарда гына кала. Хәзер, кем әйтмешли, «өе биек, өйрәсе сыек», ягъни 500 битле «Габделбөкенең күргәннәре», «Әсмабикәнең өшкерелгәннәре» рухындагы романнарны берәү дә укып азапланмый, андыйлар асрамадагы басмаларга төс. Кем әйтмешли, ни өчен, чөнки гонорар юл саныннан түләнә, калынлыгыннан чыгып төрле исем-бүләкләргә ирештерелә. Һаман бер алгоритмдагы әсәрләр укый торгач, китап сөючеләр өчен оядашларның нәрсә хакында ни әйтәселәре инде алга таба язганнарын укымыйча да аңлашыла башлап, әлеге вәзгыять тиражларны тәмам җилгәрүгә китерә... Ә менә Пауло Коэльоның романнары юп-юка укучы дәфтәре күләмендә генә һәм аларны бар дөнья, миллионнар яратып укый. Бәлки «Безнең гәҗит»тә һәр саны саен чын, ирекле, кечкенә, әмма төш кенә тансык әдәбиятка кечтеки кишәрлек мәйдан бирүне хәл итүгә үз өлешен кертер, үрнәк күрсәтер? Хакыйки әдәби әсәрләргә, тәнкыйть жанрына, ихлас сатирага сулыш ачуга беренче булып керешер?
Достоевский мотивлары буенча дип искәртелгән, француз режиссеры төшергән «Җинаять һәм җәза» фильмын караганым бар. Сценарий француз тормыш-көнкүрешенә турылап, бер үк вакытта Достоевский корган сюжетка буйсынырга тырышып язылса да, фильм чираттагы детектив булып чыккан. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Энсон Хайнлайнның хатыны белән бергә, узган гасырның 30 елларында язган «Явызлыктан өрекмәм» әсәренә аваздаш (бу әсәр буенча төшерелгән «Знакомтесь, Джо Блэк» исемле фильм интернетка эленгән). Хәлбуки, спектакльнең кем мотивлары буенча язылганлыгы күрсәтелмәде. Мин бу хакта Туфан ага Миңнуллин үзе исән вакытта «Казан утлары» журналында (2004 ел, №9; 2005 ел, №7) «Пегас кашына микән?», «Төрле-төрле уйласак та...» исемле мәкаләләремдә язып чыктым. Евгений Шатьконың узган гасырда 70нче елларны шаулаткан «Пришелец»ында галәм кунаклары хәмер сөючеләр яшәгән рус колхозына килеп төшә. Зөлфәт Хәкимнең «Кишер басуы»нда галәм кунаклары хәмер чөмерергә яраткан татар колхозына рәхим итә. Мәрхүм Мөдәмил Әхмәтовның бер шигырендәге «Мин оныттым сине, ә син әрсез, төшләремә һаман керәсең» юллары икенче бер әдиптә «зинһар өчен, кермә төшләремә, мин бит сине күптән оныттым» булып, җыр канатларына күтәрелде... Ирекле матбугатта чыккан мәкаләләремдә мондый мисаллар күп. Әмма бу хакта җиткелекле тәнкыйть юк, плагиатка багышланган эзләнүләр дә асрамадагы әдәби басмаларда бер дә күренми, һәм, ихтимал, күренә дә алмыйдыр...Әлбәттә, һәр кагыйдәгә чыгарма була. Мисал өчен татар филологиясе буенча КДУ тәмамлаган Флүс Латыйфи (аның «Хыянәт» романы 70 мең тираж җыйды, ниндидер галим белән берлектә фәнни фантастика жанрына караган әсәре дә популярлык казанган иде кебек) «Казан утлары»нда җаваплы сәркатип булып эшләгәндә, журнал асрамада түгел, һәм анда «үги» авторлар, шул исәптән мин фәкыйрь байтак язмаларымны бастыра алдым...
Аңлашылса кирәк, филолог әдип язганнар техник белемлеләрнең саруын кайнаткан сыман, техник белемлеләр язганнар тел белгечләренә ошамаска, тешләрен сызлатырга мөмкин... Беренче очракта техник белемле әдәбият сөючеләр татарча әдәби басмаларга язылудан туктаса, һәм тиражлар җилгәрелсә, икенче очракта әсәрен бастыра алмаган, яки язганнары әрсезлек, минбеләмлек аша «төзәтелгән» техник белемле авторлар русча язуга күчә. Шәхсән үзем татар телендә бастыра алмаган егермедән артык язмамны Казанда нәшер ителә торган «Звезда Поволжья» һәм сигез язмамны Мәскәүдә чыгып 34 илгә тарала торган «Великая Эпоха» газеталарына юлладым һәм алар хәрефе дә төзәтелмәгән хәлдә дөнья күрде. Әлеге язмалар мөрәҗәгать итүләр саны 131 мең чиген узган шәхси блогыма (блог Рустема Зарипова) да эленгән. Әмма техник белемле язучыларның рус телендә язуына күчүеннән татар әдәбияты отмый, дип саныйм. Татфак әдәбияты көненә калган, фантастика, фәнни фантастика жанрлары сүнгән, әдәби тәнкыйть дигәннәре үзара макташу дәрәҗәсенә төшкән татар әдәбияты ахыр чиктә яшәүдән туктамасмы? Ирекле «Безнең гәҗит» хакыйки әдәби әсәрләргә юл ачуны үз җилкәсенә алырга егәре җитсә аның халкыбызга рухи тәэсире бермә-бер куәтләнер, тиражы артканнан артыр, миллионга җитәр дигән өметтә калам. Әлбәттә, газетага язылуга өндәгәндә әлеге, әдәбиятыбызны коткару турындагы асыл ниятне халыкка тиешенчә җиткерү сорала... Газета шушы проектны гамәлгә куйса, кайсы авторларның хөкүмәт бүләкләвенә лаек булуы хакында да үз сүзен тора-бара укучылары күбәюенә таянып, рәсми даирәләргә җиткерә алыр иде... Редакция кызыклы, үзенчәлекле әдәби әсәрләргә кытлык кичермәс, дип өметләнәм.
12.05.2023, Безнең гәҗит, 2023, №18 (11 май)
суббота, 15 апреля 2023 г.
Мәктүбе нинди, мәктәбе шундый
Безнең гәҗит. 2023, №13 (5 апрель)
..Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре – Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан. Татар халык әкиятләре аталышлы тупламнарда бар да бер камырдан «бии», уртак тамырга сырышкан... Хезмәт тора өч бүлемнән, башта хайваннар турында. «Әтәч белән төлке» дигән әкият ача ул бүлекне. Эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: «Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны», – ди. Әтәч әйтә: «Алай булгач, уят башлап имамны», – ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. «Кадалгыры, тәһарәтем ычкынды», – дип, төлке шыла... Әкиятнең икенчесе «Торна белән төлке» атлы, мәктәптә үткән Крылов мәсәленә нык ук тарткан... Өченче әкият «Аю, бүре, төлке» дип атала. Имеш, шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала. Ниятләре: «Киләчәктә бер затка да тимик», була. Боларга дөя иярә, алар аны тотып суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа. Күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя...«Наян төлке» дигән әкият күпләргә ошыйдыр шаять: ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгаллимә Төлкебикә «укытам» дип алып кала, «ике атналык ризык» дип, нәни бүреләрне чала...«Нәзәкатьле» әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... «Елан патшасы Шаһмара»... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам дип, өчкә кисә...Икенче әкият – «Зөһрә», аның анасы бик «ушлый». Күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана. Бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – «Каракош». Иншамы соң дип торышлы, ул «Аленький цветок»ка нык охшаган, «патамышты»... Аның артыннан килгәне «Балыкчы һәм гыйфрит» була. Шуннан бер өзек китерик: «Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана. Патша малае тота да бу гыйфрит хатынын чала...» Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр.Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә. Иң алгы сызыкта – Шомбай, алдап-йолдап гомер итә... Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый. Мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый– мактый?.. Әкиятләр иң әүвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры?Мондый хезмәтләр иясе – исеме матур ИЯЛИ, «түлке» миндә бер «вапрус» бар, аны «кимнәр» соң иярли? «Фольклор»ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны «духтыр» илә кандидатлар? Титул-дәрәҗә алырга мондый «мал» торамы ярап? Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына, гавам көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкаләте вәссәлам.
пятница, 7 апреля 2023 г.
ТАТАР КИТАБЫН УКЫЙ ТОРГАН ҖИРДӘ
Быел , март аенда Истабул каласын күреп кайту насыйп булды...Үз үземне туган көнем белән шулай котларга булдым. Җиде ун дияргә микән тутырган яшемне, ун җиде дип кенә тәгаенләргәме, кайсына да риза... Казаннан туры рейслар өзелеп тормый икән: утырдың киттең, бардың кайттың. Ни хикмәт, барганда очкычыбыз буш диярлек иде, ә кайтканда тула язды...Узган ел, шунда чакта Сәлимия мәчете имамы, Гүкдениз Карадениз уйнаган Рубин командалы Казан ягыннан икәнемне белгәч, "анда бит ул җами япты (мәчет салдырды), мин дә , аның кебек Трабзон каласыннан", дип очынып, футболчы милләттәше белән горурлануын белдергән иде. Шактый вакыт узгач та онытмаган икән футбол сөюче дин әһеле мине, ерактан танып алып, кул болгап сәламләде. Әлеге мәчеттәге имамнар догаларны шул кадәр чыңлап торган тавыш белән көйләп укыйлар ки, опера җырчыларың бер почмакта сагышка батып тәмәке пыскытып тормалы...Әлеге имам укыганнар да кан тамырларына кадәр үтеп кереп, җанны тирбәлдерә, сулышны иркенәйтә.Ихтимал, стадионда футбол караганда да аның егәрле тавышы башкаларныкына күмелеп калмыйдыр...
Истанбулның Азия континентына урнашкан Ускюдар районындагы, архитектура могҗизасы саналырлык Сәлимия мәчетеннән ерак түгел, ике катлы "Харам җами (мәчет)" урнашкан. Аның каршысында Харам районына караган ХАРАМ ОТЕЛЬ дип тамгаланган кунакханә балкып утыра. Шулар чигендә диңгез яры буйлата "Харам сәхил юлы" сузыла. Ә сәхил дигәннәре диңгез яры дигәнне аңлата . Шунда ук Харам эскәләсе ягъни шул исемдәге пристань. Биредә,җирле танышларым әйтүенә караганда борыңгы чорларда хаҗ сәфәренә килүчеләр, Босфорны көймәләрдә кичеп чыккач, хаҗ өчен тиешле ихрам(махсус кием) кия торган булганнар. Гүзәл Босфорның капма каршы, европа континентына караган ярында әвәл чиркәү булган Айя София һәм Солтанәхмәт мәчетләре , Галата манарасы, һәм башка тарихи биналар калкып күренеп тора. Быел биредә рус телендә сөйләшүчеләр еш очрый. Хактан да барча туристлар беренче чиратта Айя София һәм Солтанәхмәт мәчетләре урнашкан Солтанәхмәт мәйданына ашыга. Беренче тапкыр шунда аяк баскач минем күңелдә көй яралды һәм ошбу тезмә юллар белән үрелде ..." Солтанәхмәт диләр шатлык тоеп, кем төзегән күкне каеп уеп? Гүя мәрмәр атып торган фонтан бер мизгелгә туктап калган, оеп.Солтанәхмәт тора нурлар чәчеп, Айя Суфияне күккә дәшеп. КЕше рухы мәхәббәтне шулай бәян иткән, ташлар аша, шашып...Зәңгәр мәчет илә Алсу мәчет тора ярда икәү җитәкләшеп...Китәр кебек алар диңгез өсләп, югалырлар төсле күккә ашып... Аһ Төркия-алсу гөлләр иле, сине назлый зәңгәр диңгез җиле, ташларыңны сыксаң шул ике төс, тамчы тамчы янып тамар иде..." Һәм соңгы кушымтаны төрекчә үзем чамалаган дәрәҗәдә кабатлауны да кирәк таптым: "Аһ Төркия-пәмбе гүлләр эве, сәни ахшар мави дениз йеле, ташларың сыкарсаң о ике рәнк, дамла-дамла янып дамлар иди..." Һәм бу җырны концертларда Шәмәрдән хастаханәсенең баш табибы Радик Борһанов (инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) концертларды җырлап йөрде...Бу шигырь китапларыма керде, хак булса, ниндидер коллектив басмада төрекчә дә дөнья күрде ддип ишеттем...
Ә быел Айя Сафия мәчетенә керергә теләүчеләрнең чираты ифрат озынайган икән....Истанбул искиткеч кала, иртә көндез һәм кояш батканда үзгә матур, төнлә , серлелек өстәлеп, тагын да гүзәлләнә.Әлбәттә аның матурлыгын сүз белән аңлатып тору буш эш, кем тели барып күрә ала, ләбаса. Интернет аша танышыйм дигәннәргә дә яшел юл, берсеннән берсе кызык, күркәм роликларның исәбе -хисабы юк..... Мин яшәгән Шәмәрдән бистәсенеңдә үзәк мәчетендә намаздашлар белән әңгәмә корганда Харам мәчетендә булуым, имамы белән дуслашуым хакында ычкындырдым. Шунда торган имам хатыйп Дамир хәзрәт, ихластан шаклар катып "Харам мәчетендә булдың", имамы белән дуслаштың", дип тел шартлатканы, һич хәтердән китми. Баксаң ул, Харам мәчете дигәч, биләмәсенә ел саен миллионнар хаҗ кыла торган Кәгъбә ташы урнашкан әл -Хәрам мәчете, дип уйлап, тынсыз калган икән...
Истанбул буел да,элек күргәнемчә шаулап гөрләп тора. Туристларны диңгез буйлата сәяхәт итүче махсус экскурсия корабына да өзми-куймый чакырып торалар. Бәясе бәләкәй түгел. Шунда ук вапур дигән аталыштагы, аскы каты йөк машиналары өчен паром вазифасы башкаручы ак кораблар бер ярдан икенчесенә өзлексез бара-кайта торалар. Ярдан ярга егерме минутта барып яки кайтып җитешле, ә бәя бик очсыз.... Моны, бер континенттан икенчесенә круиз, дип тә атап була, дип аңлатты бер танышым. Вапурларның икенче яки өченче катында кафелар эшли, ә тәм-томның ниндиләре генә юк. Диңгездә йөзү бер могҗиза булса, Босфор яры буйлата җәяүләп тәпиләү дә күңелләргә хозурлык китерә. Кая бакма, берсеннән берсе күркәм мәчет манаралары, ә диңгезне аркыла буйга кораблар, йөк ташучы танкерлар "сөрә". "Катибым" исемле ресторанга җитәрәк "САТЫШ ҖИРЕ" дигән язуны күргәч аптырап калам. Мин үскән Юлбат авылы янәшәсендәге, кайчандыр атаклы мәдрәсәсе булган Сатыш авылының монда җире бар микәнни? Ә Юлбатныкы да юкмы тагы? Шулчак "сатыш җире "дигән язу өстендә эрерәк хәрефләр белән "балык" сүзе язылганлыгын абайлыйм. Аңлашылады, биредә яңа тотылган балыклар сатыла икән...Ә атаклы "Кыз күләсе" (кыз манарасы) төзелеш җайланмалары белән уралышында калган. ...Анда төзекләндерү эшләре бара......Ак корабта диңгез кичү генә түгел, Босфор аша салынган асылмалы күпердән автомобильдә җилеп чыгу да гаҗәеп тәэсир калдыра. Алары гына җитмәсә Босфорны диңгез аслатып салынган ике катлы метро аша да кичәргә мөмкин...
Төркиядә булып узган җир тетрәү белән бәйле фаҗига хакында юл чите буйлап тезелгән,яктырткычлы баганаларга рамлап беркетелгән, кара тукымага ак белән "Гүчмеш олсун, Түркиям" дигән язулы җыйнак теләкнәмәләр сөйли. Татарда, бәла-казаларга карата, "узгынчы булсын" дисәләр, боларда "күчмеш булсын", дип әйтелә икән...
Минем өчен бу баруымда иң зур яңалык, диңгез эчендә, бер бина урнаштырырлык кечтеки утраучыкка салынган китапханәне күрү булды. Аңа басмадан керелә. Затлы матур бинаның калын пыялалы дәү тәрәзәләренә төрле яклап дулкыннар бәрә иде ул көнне. Чөнки җил бик көчле иде. Ә иркен уку залының бер читенә урнашкан буфет чәй, кофе, төрле-төрле тәмнүшкәләр тәкъдим итә...
Һәр шимбә көнне биредә Төркиядә яшәүче , туган телләренә гашыйк милләттәшләр җыелып нинди дә булса китаптан берәр татарча әсәрне чиратлашып укыйлар икән. Берәү укыганда , калганнары әсәр тексты белән телефоннары аша танышып бара, дөрес укылышны бәяли...Ә ул шимбәдә минем 1976 нчы елны "Идел" альманахында басылган, "Тамчы гөл" исемле , интернетка да эленгән, 2004 нче елны Татарстан китап нәшрияты бастырган китабыма кергән, заманында "Татарстан" радиосыннан мәшһүр артистыбыз Ринат Таҗетдинов тарафыннан укылган "Аууу..." исемле хикәямне сайладылар...Аннары , әсәргә һәм бүгенге татар әдәбиятына кагылышлы әңгәмә корылды.. Күмәкләшеп татарча китап укуны чыгышы белән Актаныш районыннан булган Римма атлы туташ оештыра булып чыкты...
Исән сау өйгә әйләнеп кайткач, халык язучысы Фоат ага Садриев белән телефон аша Истанбулда алган тәэсирләрем белән уртаклашкан идем. Ул әлеге башлангыч хакында ишеткәч, бу хакта матбугатта язып чыгу кирәк, дип кат-кат искәртте. Мөхтәрәм Фоат ага әйткәнне үтәми булмый, укучылар ни дияр,язмамны яраткан газетабыз "Татарстан яшьләре"нә юлларга булдым.Татарстан яшьләре, 6 апрель 2023 ел.
Подписаться на:
Сообщения (Atom)