Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 23 октября 2020 г.

МАЯКЧЫ КЫЗЫ ДӘРЕСЛЕКЛӘРГӘ КАЙТЫРМЫ?

Милләтне, милли рухны, туган телебезне саклау көн кадагында. Мәктәпләрдә туган телне укытудан тыш, аңа рухи таяныч сыйфатында, ислам дине турында дәресләр зарурлыгы хакында да фикерләр ишетелгәли. Русиянең 60 өлкәсендә – православие, ә Кавказ республикаларында ислам дине укытыла башлаганына бишбылтыр икән инде. “Казан утлары” журналы күп еллар элек, әле СССР заманында ук, Гариф Гобәйнең “Коръән серләре” исемле хезмәтен бастырып чыгарган иде. Еллар узып, хаким партия һәм аның тоткан кыйбласы үзгәргәч, бу журналда язучыга карата үтә кырыс эчтәлекле мәкалә басылды. Янә тагын бер авторның да Гариф ага Гобәйнең үлә алмый тилмерүе хакында канәгатьлек хисе саркыган язмасы кайсыдыр газетада күзгә чалынды. Кыскасы, хезмәтне тәнкыйть итәрлек белем юклыкны авторның шәхесенә тупас, әтрәк-әләмчел тукынулар алмаштырды. Үзгәртеп кору чорында әдипнең укучы балалар күңеленә хуш, бармак белән генә санарлык татарча әсәрләрнең иң күренеклесен – “Маякчы кызы”н әдәбият дәреслекләреннән, кайберәүләр, үзләренең чүп-чары өчен мәйдан киңәйтү максатында дип фараз кылам, алдыруга иреште. Бүген исә, һәр чорда да хаким партиягә яраклаша белүче каләм ияләребез классиклар сыйфатында кереп тулган татар әдәбияты һәм грамматика кагыйдәләре дәреслекләренең яраксызлыгы турында югары мөнбәрләрдән шактый кискен фикерләр ишетелә. Мәгълүм ки, ислам дине Библиянең, димәк ки ул берләштергән китапларның изгелеген таный. Шуңа күрә Гариф Гобәй язган “Коръән серләре”н бәяләү һәм аның нинди дулкында язылуын аңлау өчен француз Лео Таксильнең рус телендә чыккан китапларына мөрәҗәгать итү үзен аклар иде. Бу теманы чыннан да ахырынача ерып чыгу өчен, Коръән тәсфирләреннән тыш, Библиянең беренче бишлеген – Бытие, Исход, Левит, Числа, Второзаконие китапларын, янә тагын христианнар изге санаган Иисус Навин, Иона, Иова, Даниил, һ.б. китапларын укыган белгечкә сүз бирү дә ярар иде. Немец философы Фридрих Ницшеның христиан динен “кешелеккә бозым” дип раслаучы “Антихрист”ын укырга теләүчегә дә китапханә ишекләре ачык. Моннан тыш, СССР чорында –рус телендә басылган –башка дөньякүләм атеистик әдәбият аша да әзме-күпме мәгълүмат эстәргә мөмкин. Бигрәк тә биш яшеннән монастырьда тәрбияләнгән, дин тәгълиматын тирәнтен үзләштергән, Ватиканда иң зур дәрәҗәле динчеләр арасында ихтирам казанган һәм соңыннан шуларның бәддогасына тарган француз язучысы, инде телгә алган Лео Таксильнең (1854-1907) Мәскәүдә рус телендә чыгарган “Забавное Еванглие” (1965), “Забавная Библия” (1976) китапларын булса да укырга тәкъдим итү мөмкин язам дигән кешегә. Кыскасы, дингә кагылышлы мәкаләләр җитди җирлеккә таянмый икән, бу минбеләмлек чире йоккан буш кешеләрнең матбугатка чыгып куык очыруларына кайтып кала. Атеистларның язганнары асылы Аллаһы Тәгаләне юк дип дәлилләүгә барып чыга. Гәрчә аларның барча тырышлыклары немец философы Иммануэль Кантның кеше акылы кысасында Хак Тәгаләнең барлыгын-юклыгын исбатлау мөмкин түгеллеге турындагы таш кыядай фикеренә бәрелеп чәлпәрәмә килә. Ә аңа кадәр күп еллар элек – 12нче гасырда яшәгән Әл-Газали хәзрәтләре, галәмнәрне яратучы Зат һәм бер галәмдә тузан бөртегедәй генә бәндә арасында үлчәмнәр аермасы чиксез булу сәбәпле, кеше Аллаһы Тәгаләнең барлыгын да, юклыгын да исбат итә алмый; шуңа күрә акылы булган кеше аңа ышанырга тиеш; чөнки әгәр Ул юк икән кеше берни югалтмый, ә бар икән бөтенесен дә югалта дип язып калдырган. Димәк ки, атеизм үзе дә фәннилектән ерак. Илебездәге вөҗдан иреге шартларында аның да яшәргә тулы хокукы бар һәм миллиард ярымнан артык кешене үз тарафдары итүгә ирешеп, көннән-көн көчәя баручы ислам диненә тамчы да зарар китерә алмаучы “Коръән серләре” китабына тыныч карап, кыскача күзәтү ясыйсы урында, авторына каргышлар ату берәүне дә бизәми. Саба мәчетендә, райкомның идеология бүлеге хезмәткәре булган туганыма, СССР чорында Рамазан ае уңае белән ел саен җирле радио аша “Агитатор блокноты”ннан укып атеистик темага чыгыш ясавын исенә төшереп төрттерүче табылган. Шунда ук намазга килгән язучы, инде мәрхүм Тәлгат Нәҗми: “Изге кеше ул Револь Абдулыч. Ул бит дин турында бер уңай сүз дә әйтергә ярамый торган заманда радио аша изге Рамазан ае башлануын һәр елны әнә шулай халыкка җиткерә килде”, – дигән. Мәҗлесләребез түрендә хәмер һәм чучка итеннән колбаса үтә дәрәҗәле сый саналган чорларда Гариф Гобәйнең ул китабы басылу, минемчә, бу дөньяда әле дин барлыгын искәртү ролен генә үтәде. Рус телендә басылган дистәләрчә хезмәтләр рәтендә, партия чиновнигы тәкъдиме белән, татар телендә дә “бармы бар” чутындагы бер атеистик китап булдыру заказыннан баш тарта алмаган талантлы балалар язучысы Гариф ага Гобәйнең әлеге китабындагы фикерләрен, сөземтәләрен анализлауны дин белгечләренә, дини югары уку йортлары семинарларына калдыруны аңлап булыр иде. Ләкин бездә кайбер каләм ияләре бер флаконда прокурор, судья һәм җәзаны да җиренә җиткерүче шул. Мин үзем Коръәнгәчә иңгән, изге дип тәкъдим ителүче китаплар эчтәлегеннән югарыда телгә алынган авторлар үрнәгендә елмаерлык, яки гаепләрлек нәрсәләр таба алмадым. Андагы бәяннар бүгенге көн күзлегеннән караганда мантыйк яки әхлак киртәләренә сыямы-сыймыймы, күп дәверләр миллионнарның аңын били алган ләбаса. Һәм изге китаплар конкрет чорга төбәп түгел, ә барча дәверләрне колачлау максатында иңдерелгән, ягъни аларга бүгенге көн үлчәме белән генә якын килү дөрес була алмый. Инде дини китапларны зарарлыга чыгару корылышындагы җитди, Гариф ага Гобәйдән күп тапкырлар усал, әзерлекле атеист-тәнкыйтьчеләр гаепләп ассызыклаган кайбер моментларны күз уңыннан уздырыйк: “Уң яңагыңа чапсалар сулын куй”, – ди Иисус. Ягъни ул яхшылыкка өнди. Ә каян килә соң тәре походчылары кылган вәхшилекләр? Шул исәптән Казанны алгандагы хәлләр? Баксаң, Иисус вакыт-вакыт башкача да фикер йөрткән икән. Дүрт Инҗилнең 11нче бүлегендә җимеш бирү фасылы җитмәгән чорда ул инжир агачыннан җимеш эзли, һәм тапмагач, агачка “синең җимешеңне моннан соң беркем дә ашамасын” дип үпкә белдерә. Һәм агач корый... Француз атеисты Лео Таксиль шушы уңайдан “нигә соң ул бер гаепсез агачны җәзалаганчы, табигый булмаган көчкә ия булуыннан файдаланып, аны җимешле генә итмәгән” дип көлә. Ислам тәгълиматы күзлегеннән караганда, биредә атеистларны шатландырырлык берни дә юк. Мөселманнар өчен Иисус – Гайсә пәйгамбәр, һәм монда адәм баласының, хәтта ул пәйгамбәр булса да, хатадан хали түгеллеге сурәтләнә. Дөрес, православ христианнар аны өченче әверелештәге Бог дип таный. Ә барлыгы аларча өчлек (троица) тәгаенләнә: Бог-Рух, Бог-Ата һәм шуның Улы Бог-Иисус. Иудаизм, христиан һәм мөселман диннәренең тамыры уртак, әмма төп аерма шунда ки, яһүдләр Яхвене һәм мөселманнар Аллаһы Тәгаләне бар һәм бер дип саный. Библия беренче булып яһүдләргә иңгән, ләкин алар анда өчлек күрмәгән һәм хәзер дә күрми. Ислам диненә килсәк, һәр намазда кат-кат укыла торган “Ихлас” сүрәсендә “Колһу Аллаһы әхәд, Аллаһы самад” дигән юллар бар, һәм “әхәд” – бердәнберлекне, ә “самад” абсолют бербөтенлекне аңлата. Ягъни өчлек-троицаны кире кага. Акылы камил һәркем нарасыен яхшыга өйрәтүне хуплый, начарлык сеңдерүләренә риза-бәхил түгел. Җенси тәрбия дәресләре дигән сылтау ышыгында, балалар күңелендә бозыклыкларга сәламәт булмаган кызыксыну уяту уңаеннан, төрле һәм бигрәк тә рус патриотлары матбугатында ярсулы язмалар дөнья күргәне булды. Шул ук вакытта байтак өлкәләрдә мәктәпләрдә, алда әйтелгәнчә, православие нигезләре предмет буларак инде берничә ел укытыла һәм аны өйрәнүгә әлеге өлкәләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре, шул исәптән татар балалары да мәҗбүр булу сәбәпле, христианнарның борынгы изге китапларыннан теләсә-кемне хафага салырлык кайбер урыннары белән татар ата-аналарын таныштыру артык булмас дип уйлыйм. Изге китаптагы текстларны махсус әзерлексез тәрҗемә итәргә алыну хаталар китереп чыгару ихтималын күздә тотып, аларны оригиналда китерәм: “Дина (дүрт яшьлек сабый – Р.З.), дочь Лии, которую она родила Иакову, вышла посмотреть на дочерей земли той. И увидел ее Синхем, сын Еммора евеянина, князя земли той, и взял ее, и спал с нею, и сделал ей насилие (Бытие, гл.34, ст.1-4). Менә кайда икән педофилиянең чишмә башы. Ә бәлки чираттагы тукталышыдыр... “...И сказал Иуда Онону: войди к жене брата твоего, женись на ней, как деверь, и восстанови семя брату твоему”. Онан знал, что семя будет не ему, и потому, когда входил к жене брата своего, изливал (семя) на землю, чтобы не дать семени брату своему (Бытие, гл.38, ст 8, 9-10). Менә кайдан туган “онанизм” дигән төшенчә. Гиви каласында 700 ир-атның бер кәнизәкне алмаш-тилмәш көчләве турындагы кыйсса да кайберәүләрнең авыз суларын корытырлык. Төн дәвамында көчләнгән кәнизәк таң аткач хуҗасының өенә кайтып, бусагада үлә. Һәм хуҗасы нишлиме? “...он взял нож, и взяв наложницу свою, разрезал ее по членам ее на двенадцать частей и послал во все пределы израилевы (Суд., гл.19, ст.22-29). Төркем белән көчләүләр дә борынгылардан калган гадәт булып чыга. “...И он сказал ему: от чего ты худеешь с каждым днем, сын царев, не открешь ли мне? И сказал ему Амнон: Фамарь, Авессалома, брата моего, люблю я. И сказал ему Ионадав: ложись в постель твою” ( 2 Царств, гл.13, ст.1-5.) Ахыр чиктә Амнон, ир туганы киңәшен тотып, кыз туганы Фомарьны алдап үз янына китертә һәм көчли, соңыннан мәсхәрәләп куып озата...” Адым саен юлыккан мондый “мүк җиләкле” кыйссаларны куеп торып, хәрби темага күчик. “А жен мадиамских и детей их сыны израилевы взяли в плен, и весь скот их, и все стада их и все имение их взяли в добычу; и все города их во владениях их и все селения их сожгли огнем” (Числа, гл.31, ст.9-10). Моисей моны азсына һәм сугыштан кайткан җитәкчеләргә болай ди: “Для чего вы оставили в живых всех женщин? Итак, убейте всех детей мужского пола, и всех женщин, познавших мужа на мужском ложе, убейте; а всех детей женского пола, которые не познали мужского ложа, оставьте в живых для себя” (Числа., гл.31, ст.14-15, 17-18). Иисус Навинның Иерихон каласын яулавы уңаеннан бирелгән менә бу мәгълүмат та игътибарга лаек: “А город и все, что в нем, сожгли огнем; только серебро и золото и сосуды медные и железные отдали в сокровищницу господня” (Иисус Навин, гл.6, ст.23). Иисус Навин 31 патшалыкны тар-мар итә һәм берәүне дә аямый. “Коням их перерезал жилы и колесницы их сожег огнем. В то же время, возвратившись Иисус взял Асор и царя его убил мечом; и побили все дышащее, что было на нем, мечом, предав заклятии, и не осталось ни одной души; а Асор сожег он огнем”. Иисус Навин барысын да юк итәргә боера: ирләрне һәм хатын-кызларны, балаларны һәм картларны, һәм хәтта үгезләрне, сарыкларны һәм ишәкләрне. Димәк, кешеләрне яндыру да бәгъзеләрнең күптәнге традициясе, ә фашистлар кылган гамәлләр – данлы үткәннең бер чагылышы. Библия каһарманнары Саул патша белән Давид патша да аяусызлыкта Иисус Навиннан калышмыйлар. Юдифь китабында да гөнаһсыз меңнәрне сую хуплана. Тагын шунысы кызык, христианнарның изге китапларында бихисап күп пәйгамбәрләр телгә алына. Әмма алар, ни өчендер, берсе дә күңелдә җылы хисләр уятмый. Әйтик, Изге Елисей турында язылган китапта шул исемдәге пәйгамбәрне сабыйлар үртиләр, артыннан “пеләш”, “пеләш” дип кычкыралар. Ул балаларны каргый (ә ислам дине каргауны хупламый). Нәтиҗәдә урманнан ике ана аю чыгып, кырык бер баланы ерткалап ташлый. Ә Йезекель атлы пәйгамбәр кеше нәҗесе белән тукланган (“Ешь, как ячменные лепешки и пеки их на человеческом кале” (Иезекель, гл.4, ст.12)). Шунысын да онытмыйк, изге дип телгә алынган китаптагы сүзләрнең һәммәсе бог, господь сүзе дип тәгаенләнә. Чорыбызның атаклы фәлсәфәчесе, диннәр белгече, инде мәрхүм Гейдар Җамал әфәнде изге китапларда нәкъ менә кешеләр зәвыгына яраклашып, вәзгыятьне тәтиләндерү, шомарту, ялтыратулар булмавы аларның күкләр тарафыннан иңдерелүеннән дип язды. Геноцид дисәләр, иң әүвәле Европа христианнарының Америка индеецларын кыруы, башка континентларда узынулары һәм берочтан үзебезнең милләт язмышы да искә төшә. Баксаң, халыкларга геноцид оештыруның чишмә башы да ераклардан килә булып чыга. Күренә ки, китерелгән өзекләрдән ике төрле нәтиҗә чыгарып була. Беренчесе, атеистларга ияреп, барлык әшәкелекләр артында дин, бу очракта христиан дине тора дип. Ләкин бер дин дә начарлыкка өндәми, киресенчә алардан кисәтә, гөнаһларга батмауны кайгырта. Шуңа күрә икенче нәтиҗә – адәм баласының һәрвакыт кимчелекле зат икәнлеген кисәтү һәм тарих дәвамында кылынган иң әшәке гамәлләр артында төп сәбәп – адәмнең хатадан хали булмавына кайтып калуын искәртү. Кыскасы, атеистлар һәм дин тарафдарлары арасындагы бәхәстә кайсы якның капчыгы да буш түгел. Димәк “хөкем итмәгез – хөкем ителмәссез” дигән кисәтү дә актуальлеген тамчы да җуймаган. Ягъни, “Маякчы кызы”ның дәреслекләргә кабат кайтуына өмет бар.

воскресенье, 18 октября 2020 г.

КЕМ БЕЛСЕН...

Республикабызда бер мәлне “Без булдырабыз!” дигән гыйбарә модага керде. Массакүләм матбугат чараларыннан шуны ишеткән яки укыган саен студент елларымда сабакташларым белән милли темага бәхәсләшүләр искә төшә иде. “Татарча сөйләшкәндә әле трактор, әле трамвай, әле автобус дигән яки башка рус сүзләре кысыла, саф татарча сөйләшә алмыйсыз”, — дигән иде бер урыс дус шундый чәкәләшүләрнең берсендә. Мин инде әлеге сүзләрнең русныкы булмавын һәм кайчан кайдан керүен әйттем, аларның сүзлекләре нигездә Европа илләреннән һәм татардан кергән сүзләр җыелмасы дип тә куык очырдым. Әлбәттә, мондый белдерү күпләргә ошамады, исбат итүемне сорадылар. Мин инде КДУда татар бүлегендә укучы дуслардан ишеткәннәрне, деньганың тәң­кә сүзеннән, казначейның казначы дигәнне аңлатуын, янә килеп, аршын сүзен, тагын нәрсәләрнедер санап киттем. Һәм үземнән сезнең “забулдыга” дигән сүзегез дә татарныкы дип тә өстәдем. Монысы урыс дусларымны аеруча үртәлдерде, моның булуы мөмкин түгел дип бәхәсләште алар. Әмма әлеге төшенчәнең татарча “булдык”­ның аргы ягына чыгу, “барып чыгу” дигәнне аңлатуын әйткәч, андый сүзнең барлыгын күрше бүлмә­дәге вуздашлар да раслагач, кикрикләр ул мәлдә шиңә төште. Ләкин һәр бәхәстә мин яки милләттәшләр җиңә, әңгәмәләрдә өстен чыга иде дияргә җыенмыйм, үртәлдергеч дәлилләр, чагыштырулар белән безне дә уңайсыз хәлләргә калдыргаладылар. Бер мордва егетенең үз якларында татарлардан “түфлие тишек булса да, өстен ялтырата” дип көләләр дигәне күркәм көлеш уяткан иде. Вакыт­лар узып, ул якларга барып чыккач, мишәр авылларындагы капка-коймаларның, йорт диварларының, калай түбәләренең төрле төсләргә әледән-әле ялт итеп буялып торуына шаһит булдым. Күрәсең, кайберәүләр әнә шундый пөхтәлекне арттырып җибәрү дип бәяләгән. Ә бер чибәр мари ханымының, сөннәткә утыртуны күздә тотып бугай, “татардан да ахмак халык юк, кыска икәнен белә, һаман кыскарта” дигәне дә истән чыкмый. Әмма бәхәсләр нинди нәтиҗәгә тәмамланса да, һәркемдә үз хал­кын тәти, өстен чыгару омтылышы сүнми иде. Яраткан газетабызда “Русиядә “кем белсен...” режимы кертелә” дигән баш астында шаян җөмләләр дөнья күргән иде. Шуларны укып юанганда, ирексездән Әюб Якубовның “Кем белер?” (Kim biler) исемле җыры искә төште. Әлеге җырчы руста киң таралган, блатнойлар дип аталучы, закон белән дус түгел даирә әһелләре дә яратып, рус халык җыры санаган, Оскар Давидович Строк иҗат иткән атаклы “Мур­ка”­ны да тәмам азәрбәй­җан җырына әйләндереп бетереп башкара. Янә килеп, әрмәннәрнең бер музыкаль төркеменең көньяк америка континентында яралып, дөнья хиты булып киткән атаклы “Ламбада”­сын классик дәрәҗәдә, виртуозларча һәм шул вакытта әрмән халык көенә әйләндереп уйнаулары таң калдырды. Шулай ук көен Матвей Блантер, сүзләрен Михаил Исаковский язган “Катюша” җырын да дөньяда күпләр рус халык җыры, аның визит карточкасы дип кабул итә. Ә менә әлеге җырны кытайлар бик матур итеп, әмма кытайча рухта яңгыраталар. Мексика пианисткасы Консуэло Веласкес язган “Бесаме мучо” җыры испан телендә, көньяк америкалылыр рухында яңгырап, дөньяны яулады. Ягъни, асыл матурлык — миллилектә, милли төс­мерлелектә. Милли йөзе юк, җирлексез музыканы тамырсыз, төссез-чырайсыз музыкаль фразалар бәйләме генә дип саныйм. Башка милләт вәкилләре белән аралашканда татарга татарны тәти күрсәтәсе килү табигый хәл. Әмма үзебезнең “урам”­дагы күңелне тырнаган кимчелекләрне бетерү максатында, акны — ак, караны кара дип сөйләшәсе килә. Теләсә-нинди сүзләрдән ничек тә ярый дип тезелгән җөмләләрне уртак калыпка рифмалау ши­гырь язу була алмаган кебек, әзер музыкаль фра­залардан пазл тәртибендә “чыктым аркылы күпер”ле музыкаль “җөмләләр” җыелмасы укмаштыру да көй, ә шуны “яратам-җан атам, “сагыш-язмыш”лы күп кулланышлы сүз кәл­җемәләре белән катыштырып баян-синтезатор озатылышына турыланган продукт та җыр дип аталуга лаек булмаска тиеш иде. Ә инде шуны кәҗә та­вышлы кәрлә гәүдәле әртист артына ут капкандай сәхнәне аркылы-торкылы буйлап йөгереп йө­реп яки киресенчә, авыр хәрәкәтле зат, капчыктай корсагын селкеткәләп, янәшәсендәге ярымшәрә бот күтәрүчеләр уралы­шында башкарса моны хәтта юмор, пародия дип тә кабул итү кыен. Сәхнәгә чыккан “йолдыз”ның баш­та төссез-моңсыз тырт-пыртлы эшләнмәне башлап китә алмый иза чигүе, аннары азакта бер үк гыйбарәне эчәгесе чыккканчы туксан тугыз мәртәбә кабатлавы фанерачыларыбыз өчен уртак казаныш. Шәхсән үзем мондый сәнгатькә татардан ыржаеп көлү дип кенә карыйм. Ә бит инде чирек гасыр дәвамында эфирга милли җирлектән дөм мәхрүм примитив шалтырамалар татарның мәдәни кыйм­мәтләре сурәтендә сәхнә һәм эфир аша тәкъдим ителә. Халык телендә элек яңгыраган “милиция нәрсә карый” дигән сүз тезмәсе дулкынында, “татар мәдәнияте сагында торучы вазыйфалы әһелләребез, депутатларыбыз нәрсә кыра” дип куясы килгән чаклар шактый. Әйтерсең лә татар халкының мәдәни тарихы бөтенләй булмаган, ул яңарак яралган кыргый кавем һәм аңа үз җырын тиз арада бар итү өчен әле чегәнгә, әле урыс частушкаларына, әле төреккә яки башкалар аһәң­нә­ренә мөрәҗәгать итеп күчереп әвәләү, шуларга охшарга тырышып маймыллану бердәнбер юл. Югыйсә безнең искиткеч халык җырларыбыз бар. Рөстәм Яхин иҗаты бар. Тагын башка хакыйкый композиторларыбыз калдырган мирас юк түгел. Шулар нигез ташы буларак файдаланырга тиеш сыман чын татар композиторлары өчен, әгәр алар булса. Әллә соң аларга ихтыяҗ беттеме? Югыйсә, татар җырының нинди булырга тиешлеген тирәнтен аңлаучы әзерлекле, әгәр республика дәрәҗәсендә шундый бурыч куелса һәм вәкаләтләр беркетелсә, җырдагы әтрәгәләмчелеккә киртә куярга сәләтле Зилә Сөнгатуллина, Рафаэль Ильясов, Римма Иб­ра­һимовалар һ.б. зыялы, затлы, талантлы шәхеслә­ребез, шөкер, бар. Нәрсә көтәбез? Әйтерсең татар мәдәнияте белән халыктан аерылып, аны санга сукмаучы, үзен халыктан өс­тен санаучы ниндидер комрыкта яшәүче төркем шөгыльләнә. Ни кызганыч, җыр җитештерүчеләр дә, әдәби әсәрләр калыплаучылар да үзләренә халыкара аренага чыгу максаты куймыйлар. Күпчелек милләттәшләр өчен кирәк булу бурычы да тоемланмый. Бер язучы мондый вәзгыятьне, тиражлар ки­мүен искә алып бирелгән сорауга җавап итеп, “үзебез язабыз, үзебез укыйбыз” дигән гыйбарә аша аңлатты. “Безнекен дә тың­­лаучы, караучы әле табыла” бугай инде моның концерт яки спектакль куючыларыбыз өчен әйтелеше. Ләбиб Леронның бер шаян шигырендә “шәп җырчы булып беттем дигәндә генә нәрсәгә дип радиодан Илһам Шакировны җырлаталар икән” дигән юллар бар. Әйе, сирәк-мирәк булса да Хәйдәр Бегичев, Мөнирә Булатовалар башкаруында җырлар ишетелгәләү дә комрыкчылар “эшен” боза, әмма инде артык зыян китерә алмый бугай. Дө­рес, Мәскәү татарлары бу җәһәттән үз борчылуларын республикабыз президентына белдерделәр. Һәм кайбер уңай үзгәрелешләр дә бар бугай. “Тәр­тип” радиосының торгызылуы, мәсәлән. Җырыбыз өчен өмет өзелгән мәл­ләрдә мин, саламга ябышып дигәндәй, Фуад Әбүбәкеровның Туфан Миңнуллин сүзләренә язган “Мине танырсыңмы?” җырын Камал театры артисткасы Фирая Әкбәрова башкаруында тыңлап юанам. “Зөләйха күзләрен ача” сериалында “Ай былбылым” җыры югары профессиональ музыкаль оза­тылышта, чиста матур тембрлы тавышка ия Динә Гарипова тарафыннан башкарылып, миллионнар күңелен яулады. Татар җы­рының болай танылуы булганы юк иде әле. Хәзер бу музыканы төрле шәһәр паркларында да уйнаткалыйлар, рәхмәт яугырлары. Ләкин татар җырын комрыктан чыгарганнары өчен рәхмәт әйтәсе урынга, җирле ком­рыкчыларның ду кубуына юлыктык. Дөрес, зур иҗат өчен янып яшәүче шәхесләребез дә бар икән әле. Әйтик, Камал театрының танылган артисты Илдар Хәйруллин радиодан яң­гыраган бер интервьюсында әлеге әсәргә негатив карашлы фикерләргә мөнәсәбәте хакында бирелгән сорауга шактый кызык җавап бирде. Роман авторын орышучылар татарда андый әшәке кешеләр юк, автор халыкка ялган гаепләр таккан дип күтәрелеп бәрелә ич инде. Аларга Әлфия апа Авзалованың күргәннәре бәян ителгән истәлекләрен укырга тәкъдим итәр идем ди И.Хәйруллин. Илһам Шакиров истәлекләрендә дә туган авылында милләттәшләреннән күргән җәбер-золым җитәрлек тасвирланган. Тәнкыйтьчеләр Тукайның “Исемдә калганнар”ын да укымаган микәнни дип тә аптырарлык хәл. Нәни Габдулланы кече йомы­шын үтәргә чыккан җиреннән яланаяк хәлендә бозлы ишек катында керт­ми җәфалаган Шәрифә карчык үзе генә ни тора. Әлбәттә, үз милләтебезне тәти күрсәтү омтылышы өчен кемне дә гаеплисе килми. Мондый касәфәттән үзем дә азат түгеллегемне алда әйтеп уздым шикелле. Әмма нәни аудиториядә — тулай торак бүлмәсендә, ягъни комрыкта бәхәс бер нәрсә, ә зур аудиториядә нигезләмәләреңнең җиткелеклерәк булуы шарт. Кайберәүләребез “без булдырабыз” дулкынында әдәбиятта, җырда “бул­дык”­ның аргы ягына ук чыктылар түгелме? Җыр язмышына кагылышлы инде бүгенге әң­гәмә-бәхәсләребездә төрле фикерләр яңгырый. Бер дустым “татар халык җырлары милләт ирекле һәм иксез-чиксез биләмә­ләргә ия чагында чыккан һәм ул иге-чиге юк киң­леккә талпынышлы, ә хәзергеләр, коридордан әле бер, әле икенче стенага бәрелеп-сугылып атлаучы сәрхушкә төс” диде. Моңа каршы икенче әңгәмәдәш “җырларга бәхет эзләү, бәхетле булырга омтылу, бәхетле чакларны сагыну хас. Бәхетле булу өчен җүләр булу кулай, чөнки акыллы булып, артыңа типсәләр, гарьлектән үз-үзеңне ашап тәмам бетеренергә мөмкинсең, ә җүләр булсаң, “авыртмады, авыртмады” дип сикеренгәлисең генә. Шуңа күрә тырт-пырт, шырды-бырды җырларны дөм бетереп ату кирәкми” дигән иде. Ягъни, күпме бәхәсләшсәң дә ахыр чиктә һаман да шул “кем белсен?” дигән гыйбарәгә сөрлегелә. Ә андый чакларда мин Әюб Якубовның “Кем белер?” атлы милли моңнар үрелешендәге матур җырын эзләп табып тың­лыйм... Рөстәм

АШАГАН БЕЛМИ....

Авыл саен җыр чыгару шаукымы эшнең башы гына булган икән. Аның артыннан һәр авыл турында китап язу модасы үзен көттермәде. Хәер, хәзер кем ни генә язмый һәм моңа тулы ирек. Акчаңны түләсәң, юкамы-калынмы, тиражы күпме кирәк — заказыңны үтәргә нәшриятлар әзерлек сызыгына куелган. Әмма үз акчаңа китап чыгаруның уңайсыз ягы да шунда, аңа сорау булмаса, сатып алмасалар нидидер дивидентлар китермәве бер хәл, кесә ягыңны такырайта, матди хәлеңне хөртиләтә. Ә менә калыплаганнарыңны дәүләт хисабына нәшер итеп, өстәвенә гонорар да тамызсалар, бүләк, исем, титулларга да тиендерсәләр, Мөхәммәт ага Мәһдиевнең бер герое әйтмешли, “бөтенләй башка тормыш”. Сер түгел, тарих, энциклопедия яки бөек әсәр язам, акча бирегез дип төрле кабинет ишек төп­ләрен таптаучыларга кытлык юк. Татарның асыл тарихын калын-калын том­нар аша бәян итүгә махсус институт кына түгел, аерым шәхесләр дә алынырга кыҗравын бе­ләбез. Әлбәттә, барлык гозерчеләр дә теләклә­ренә ирешә алмый, чөнки, кем әйтмешли, ашаган белми, тураган белә, ә нәфеснең чиге юк. Шун­дый бер очрак турында ишеткән бар: имеш, кырыкмы, сиксәнме томлы энциклопедия язам, бер миллиард сум акча бирегез дип кәттә бусагадан үткән әдипнеңме, профессорныңмы шул “тыйнак” гозерен үтмәгәннәр. Максатларына ире­шә алучылар, гадәттә, игелек күрсәткән түрәләрне күккә чөеп мактый, аларга киң мәйданда атка атландырып һәйкәл торгызу тәкъдимен әйтергә дә мөмкиннәр. Ә шымытыр учлап калучы йөз суы түгүчеләр аларга үпкәли һәм үз гомерләрендә бер китап та укымаучыга чыгарырга да күп сорамыйлар. Кыскасы, олы бер түрәнең “бер китап укымый үссәм дә шушы креслода утырам әле” дип соранучы алдында кукыраюы турындагы әкият күптәннән социаль челтәрләрне буйлый һәм аны җитди кабул итүче каләмзатлар да юк түгел. Андыйларны әлеге чеп-чи ялганны чынга алу, “менә мин каләмдәш­лә­ремнең өч тиенлек китапларын булса да укуым бе­лән бер китап та укымаучыдан башлырак” дип юану яңадан-яңа иҗади талпынышларга рухландыра бугай. Һәркайсына 400 меңәр сум гонорар бирелеп, язучыларның татарның мөхтәбәр затлары турында әсәр язарга заказ алулары турында мәгълүматны беләбез. Баксаң, бүгенгә алтыдан ике автор гына әсәр язып тапшырган икән. Берсе — мулла Таҗетдин Ялчыгол, икенчесе актриса Сәхипҗамал Волжская турында. Кабул итүчеләр, бәя бирүчеләр кем — анысы билгеле түгел. Барча язучыларга да бәгъзе шәхесләребез турында әсәр язарга андый кызыксындырулы тәкъдим булмады. Шәхсән миңа почта аша да андый хат килмәде. Һәм әлеге йөкләмәләргә алыну ниндидер тендер, конкурс аша да хәл ителмәде. Ә заказ алып, аны үтәмәүчеләрнең кассадан имза куеп алганнарын кире кайтарырга атлыкмауларының җитди сәбәбе бар икән, чөнки алганда салым тотып калынган, ә араны өзү өчен тулаем дүрт йөз меңләтә кайтару лязем. Йөкләмәне үтәгән саналучы авторларның әсәрләре турында да, ни хикмәт, матбугатта дискуссияләр барганы ишетелмәде. Аларны орышмадылар да, мактамадылар да, әллә бар алар, әллә юк... Акладылармы бюджеттан, ягъни салым түләүче кесәсеннән финанслануны, әллә юкмы? Әлеге матавык уңаеннан барча язучылар да авызларына су капканнар дип санамасыннар өчен тапшырылган әсәрләр турында бер-ике кәлимә сүз әйтү артык булмастыр кебек. Хәлбуки, Сәхипҗамал Волжская хакындагы әсәр турында тулырак анализны хатын-кыз язу­чы яки галимә ясаса гаделрәк булыр дип, ул бурычны аларга калдырам. Ир-ат язучының ханым-автор язганын яманлап, кайта-кайта гаеп чокчынуыннан да күңелсез хәл юклыгы соңгы вакытта татар матбугатында ачык чагылды. Бәхеткә, бу яктан “Татарстан яшьләре” газетасының йөзе якты. Ә Азнакайдан Марат Исхаковның “Зөләйха, күзләреңне ачмавың хәерле” исемле аналитик язмасы (“ТЯ”, 6 август) “акыллы әйтте, тиле йөгерде” кагыйдәсенә буйсынып ярсыган төркемгә кушылып китүләргә нокта була алды кебек. Кыскасы, язма башында телгә алынган ике әсәрнең бөек актрисабыз турындагысы миңа ниндидер яңалык ачмады, эмоциональ тетрәнү кичердем дип тә мактана алмыйм. Ә менә “Безнең мирас” журналында өлеш­чә һәм “Казан утла­ры”нда дөнья күргән (китап булып чыккан булуы да ихтимал) дүрт йөз мең сумнан тыш гонорарларга да лаек булган ир-ат автор язган “Таҗетдин Ялчыгол” дигән роман турында кайбер фикерләрне тәсфиллерәк җиткерсәм гаепкә алмаслар дип саныйм. Фараз кылыйк. Ниндидер түрә чакыруына буйсынып аның катына киләсең. Ике як та үзенчә әзер­лекле һәм очрашу күпмедер арага сузыла. Шунда кемдер ота, кемдер оттыра, яки уртак нәтиҗәгә ирешелә. Әмма төп түрә хозурына барып эләккәнче чакыртылучыга бюрократия кануннары буенча урау юллар үтеп, байтак киртәләргә сөрлегү, мәкерле капкыннарга тару яный һәм аларда кемнең күпме булдыра алган кадәр җаныңны талкуларын көт тә тор. Мулла Таҗетдин Ялчыголның патша чиновнигы Казанцев кабинетына кер­гәнче күргәннәре тә­мугның җиде кат әйләнеше дәрәҗәсендә тасвир ителсә, татарның шул кү­ренекле шәхесенә карата укучыда беркадәр теләктәшлек уяныр иде дип фаразлыйм. Кереш өлеш музыкада, мәхәббәт уеннарында гына түгел, сорау алу алдыннан да мө­һим. Бүген күп кенә милләттәш каләм тибрәтүчеләр, геройларының кемлеген әңгәмәләрендәге тапкырлыклары яки ялгышлыклары ярдәмендә ачып мәшәкатьләнмичә, аларга характеристика бирү белән генә канәгатьләнәләр. Әсәрдә Таҗетдин Ялчыгол һәм аңа капма-каршы куелганган патша чиновнигы Казанцев низагы да шулайрак хәл ителә. Ә бит укучы әсәрдән тере әңгәмә көтә. Мисал өчен, әгәр чиновник Казанцев, яхшы атланып, үзе чакырту сәбәпле йөз чакрым ара нужа кичеп килгән мулла Таҗетдин Ялчыголга чәй китертергә, үзенекенә коньяк өстәргә һәм әңгәмәдәшенә дә берни булмагандай шуны тәкъдим итәргә мөмкин иде. “Хәер, сез самавыр борыныннан агызып сыйланасыз бугай, теләсәгез анысын да оештырабыз” дип, ясалма фамильярлык күрсәтеп күз кысса ни гаҗәп? Сорау алуларның үз тәртибе, тактикасы, вариантлары, эзлеклелеге бар. Ахыр чиктә патша чиновнигының Ялчыголдан әләкче (стукач) ясарга азаплануы әңгәмәнең апогее була алыр иде. Таҗетдин Ялчыголның капкынга төшерүле хәйләкәр җөмләләрнең асылына төшенеп, “чытыр­манлык”тан әллә ни югалту кичерми сынатмыйча һәм сер бирмичә исән-имин чыгуын җентекләп тасвирлау әсәрнең җелеген тәэмин итәргә тиеш иде кебек. Әңгәмәдәге каһкәһәле уен-көлке дә урынлы яңгырар иде. Әйтик, Ялчыголның хаҗга 13 ел буе баруы турында ишеткәч әлеге чиновникның “оҗмахка эләгү өчен кеше ниләр генә кичерми” дип, кулларын җәеп рәхәтләнеп хихылдавы да килешер иде, рас автор әлеге образны тискәре яктан таныту корылышында. Алай да мулла белән “дуэль”дә тулы җиңүгә ирешмәвен аңлаган Казанцев, “еще не вечер” дип реваншка өмет баглап, ясалма түбәнчелек күрсәтеп аны ишеккәчә озатса ни зыян? Ә Ялчыголга мондый кайгыртуның бөтенләй кирәге юк, аның тизрәк казна бинасыннан һавага чыгып иркен сулыйсы килә. Казанцевны тере, көчле, акыллы, мәкерле һәм матуррак күрсәтү максатка ярашлы буласы иде минемчә. Ә ул автор тарафыннан кимсетеп, пүчтәк, йолкыш итеп тасвирланган. “Мескенне җиңүдән Аллаһ үзе сакласын” дия торган булган минем бабам. Кыскасы, “кара чалбардан, башына күн картуз кигән тар җилкәле, түгәрәк кечкенә башлы, өтек, нечкә сыек тавышлы” (автор тасвирламасы) рус чиновнигы белән “олпат гәүдәле, яңа җиләннән, башына түбәтәй кигән” (автор шәрехләмәсе) татарның “бәрелеше” укучы күңеленә хушлык та, канәгатьлек хисе дә, хәтта коры куаныч та китерәдер дип уйламыйм. Анда геройларга җан иң­мәгән, чөнки мөстәкыйль яшәүләре үткен сүзләрендә, кичерешләрендә чагылыш тапмый. Барысы өчен дә аңлатманы автор биргәч, тамашачыга кү­ренмәүче курчак театры артистының уң һәм сул кулларына киертелгән курчаклар уенын хәтерләтә. Ике арадагы каршылык сүз сөреше бары­шын­да артканнан-арта барып, күңел кыллары, фикер җепләре өзелер дәрәҗәгә җитәрлек киеренкелек тумагач, финалда әсәр герое өчен җиңел сулыш алуга сәбәп табылмый. Әлбәттә, бәян иткәннәрем белән мин ахыргы дөреслеккә дәгъва кылмыйм, бу бары тик әдәбият теориясеннән хәбәре чамалы кешенең шәхси фикере генә. Уртак дулкында язылган әлеге ике әсәр хакында хак дөресен һөнәри тәнкыйтьчеләр әйтә алыр иде... әгәр әдәби тәнкыйть жанры оядаш әдипләр өчен отышлы, ә гомумән татар әдәбияты өчен оттырышлы үзара макташуларга гына кайтарып калдырылмаган очракта.