Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 7 мая 2024 г.

БЕЗНЕҢ БӘЙГЕ ...

Күптән түгел , үзем яшәгән Шәмәрдән бистәсе китапханәсеннән шалтыратып , "Яшәү көче синнән алабыз, җанга якын, гүзәл Сабабыз!"һәм китапханәне күздә тоткан "Милләтнең хәзинәсе..." дигән исемнәр ышыгында шигырьләр бәйгесе узуын хәбәр иттеләр, катнашырга чакырдылар. Баксаң якташыбыз, мәшһүр галим Әбрар ага Кәримуллин исемен йөрткән Саба район үзәк китапханәсенә 105 ел тулган һәм шул уңайдан, киң алымлы җирле шигырь бәйгесе үткәрелә икән. Шигырь бәйгесендә җиңүчеләр байтак булып чыкты. Ярыш, сабан туендагы сыман, балалар, урта һәм өлкән яшьтәгеләргә бүлеп уздырылган. . Беренче урыннары алучылар берәр-берәр булса, ары таба урыннарны яулаучылар берничәшәр булып чыкты... Мәкалә авторы буларак форсаттан файдаланып , конкурста "үз үлчәмемдә" беренче урынга лаек табылган шигыремне тәкъдим итсәм мөхтәрәм укучылар тыйнаксызлыкта шәт гаепләмәсләрдер: КИТАПХАНӘ Китапханә -ул бит башка галәм, Анда энҗе, алмаз, якутлар... Анда тормыш -үзгә яссылыкта, Юл кисешә чорлар, вакытлар.... Очрашасың анда Тукай белән Сәлам бирә Хуҗа Насертдин, Әкият илләрен урап чыгасың, Анда чәкәләшә фән һәм дин.. Анда саф мәхәббәт рухы яши, Таһир белән Зөһрә очраша, Йосыфым дип Зөләйха аһ итә, Нишләрмен,дип, әгәр кочмаса... Сөйгәнем , дип кемнәрдер ут йота, Үзен белештерми көнләшә... Анда алмачуар атлар чаба, Мәшһүр пәһлеваннар көрәшә.... Күп сорауларга табасың җавап Һәм җаныңны били куаныч, Ялгызлар өчен дә китап дәва, Аңга сихәт, җанга юаныч. Китапханә...Тиңдәше юк аның. Ул могҗиза. Ул бит әллә ни. Китапханәгә бар.– Ул-сәяхәт, Гади генә түгел– галәми!... 2 апрель көнне Саба район китапханәсендә әлеге конкурс җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды. Барыбызны да диплом һәм аңа өстәп Рафис Корбанның "Тәүбә көне" исемле "Татмедиа" карамагындагы, әлеге әдип хезмәт куйган "Казан утлары" журналы нәшер иткән китапчык белән бүләкләделәр. Беребез дә бүләктән мәхрүм калмавы каләме бар якташларыбызны киләчәк бәйгеләргә дә катнашырга рухландырды... Ә бит җөмһүрият күләмендә оештырылган кайбер әдәби бәйгеләрдә дәүләт тарафыннан , әдәбиятны үстерү, яшьләрне, яңаларны җәлеп итү өчен бүленгән берничә премияне уптым илаһи бер генә авторга өеп тапшырулар булгалады...Мәсъәләне алай хәл итүче җюри логикасы миңа аңлашылмый. Җиңүчедән үзләре өчен уртак мәҗлес оештыру яки өлеш чыгаруны өмет итү, дип тә гөнаһка керәсе килми.....Аларга, Саба китапханәчеләреннән үрнәк алыгыз, дигән киңәшне җиткерәсе килә. Интернетта, безгә бүләк ителгән китап хакында драматург Рәдиф Сәгъди, әсәрнең драматургиясе көчле булуын ассызыклый. Ә «Татмедия» җәмгыяте генераль директоры Шамил Солтанов, кыска вакыт эчендә шундый китап чыгуын татар матбугатында феномен, дип атый, "Ай саен диярлек без бер китап чыгарып барабыз. Бу хәлнең моңарчы булганы юк.Ул тулысынча "Татмедия" хисабына эшләнә, шуңа күрә авторлар өчен бу бик куанычлы хәл", дип белдерә. Рәхмәт дими ни дисең. 100 меңнән артык тиражлы «Казан утлары» нүлгә таба турыланып китапханәләргә яздырып яшәтү көненә калгач, төп максат татар әдәбиятын төкәндерү түгелме, дип кайгыра башлаган идем. Юк икән, аны яшәтү өчен дә чаралар күрелә булып чыкты. Әмма , бу уңайдан күңелдә, мондый форсаттан бары тик оядаш, филолог белемле, редакция урындыкларын иярләгән, татарча әдәби басмаларның тиражлары җилгәрелүенә өлеш керткән исемле-титуллы, вазифалы тар даирә генә файдаланамы, әллә халык хуҗалыгында, үзгә өлкәләрдә хезмәт куйган, яки куючы язучыларга да андый "бәхет" елмаерга мөмкин микән ,дигән сорау борынлый.. Әйтик районыбызда баш ветеринария табибы булып эшләгән Габит Фәрхетдиновның, жюри составында китап сөюче авыл хуҗалыгы вәкилләре дә булган гадел әдәби конкурста беренче урынны яулаган әсәре бар. Яисә минем,ун ел чират көткәннән соң "Казан утлары" журналында басылып,кызыксындыру бүләге белән билгеләп үтелгән "Милициянең йөз кызыллыгы" исемле җыйнак бәяным? "Тот, капчыгыңны", диярләр микән, мыек астыннан астыртын гына елмаеп? Безне туплаган, кайчандыр КПСС райкомы биләп, китапханәгә күчкән ике катлы бинада узган елдан бирле ремонт эшләре бара иде. Ул танымаслык булып үзгәртеп корылган, модернизацияләнгән булып чыкты... Тышкы яктан зиннәтләнүе бер хәл, бина, буйга урталай бүленеп фасад ягы ике катлы, ә икенче ягы биек түшәмле һәм бер катлы булып калган. Тәрәзәләр дә заллар биеклегенә карата пропорцианальлектә иркенәйгән һәм анда табигый яктылык тантана итә. Мәрмәр идәнле яңартылган китапханә белән танышуыбыз , экскурсия ясаудан башланды. Стюардессалар сыман зифа буйлы , бер төстәге матур күлмәкләр кигән чибәр хезмәткәр туташлар гидлык итте, ә без авызны ачып шаккатып, төрле максатларга ярашлы итеп көйләнгән, корылган берсеннән берсе күркәм заллар, бүлмәләр белән танышып чыктык . Китаплар тезелгән җыйнак, уңайлы шүрлекләр роликларда утыра һәм аларны хәрәкәт итерү бернинди көч куәт сорамый, сыңар кул белән дә алга артка тартып, як-якка этәреп күчерергә мөмкин....Китапларны алу һәм тапшыруны компьютер ярдәмендә башкару хәл ителгән. Атнага бер тапкыр җыела торган өлкәннәр клубы өчен билгеләнгән зал да уңайлыгы, күркәмлеге белән соклану уятты. Аннары, биек түшәмле залда өстәл тирәли тезелгән кәнәфиләрне иярләп түрдәге дәү экран аша Саба китапханәсенең тарихы, үткәне бүгенгесе, һәм киләчәккә планнары белән таныштык. Рәсми чыгышлардан тыш, әлеге чарада катнашучылар үзләренең шигырьләре һәм тәкъдимнәре белән дә уртаклаштылар. Өйгә кайтып, интернеттагы почтама керсәм, Чаллыда яшәүче, татарча бер радиотапшыруны да игътибарыннан читтә калдырмаучы һәм үз фикерен җиткерү корылышындагы шәхес Анурбик агайдан хат килгән. Ул анда миңа бүләк ителгән китап авторы Рафис Корбан белән радиода узган әңгәмәдән , үзенең авторга бирелгән соравы, язучының җавабы теркәлгән язма юллаган...Анурбәк агай, Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләр арасында, кем дә булса,кайчан да булса, миннән лаеклырак язучылар, әйтик Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәр дә бар бит әле дип, шундыйлар хакына баш тарту очрагы булганы бармы, юкмы,дигән сорау куя. Рафис Корбан исә, тәкъдим итүчеләр бик лаеклы шәхесләр, минем үземне Ркаил Зәйдулла (Татарстан Язучылар Берлеге рәисе, Дәүсовет депутаты) тәкъдим итте, аларны тәнкыйть итәргә җыенмыйм, дигән эчтәлектә җавап күндерә... Әлеге җаваптан, үземә тапшырылган китапта Тукай бүләгенә лаек әсәр булуына ишарә тоемлап, аны һичшиксез укырга кирәк , дигән карарга килдем. "Тәүбә көне" дигән повесть авыл хуҗалыгында хезмәт куючы дәү түрәнең , сөяркәсе белән аулакта , Кама елгасы буенда җенси мөнәсәбәткә керүеннән керешелә булып чыкты. Изге Рамазан аенда мондый нәрсә уку хилафлык булмагае , дип шыкаеп, әсәр белән танышудан бүленеп торырга карар кылдым. Хактан да Тукай бүләгенә тәкъдим ителә торгандыр, дип тә гөманладым,чөнки, соңгы елларда,кем әйтмешли модасы шундыйга авышты кебек, андый бүләккә лаек әсәрләр нигездә охшаш тотанакка ябыша . Әйтик , бер олугъ дип тәкъдим ителүче әдипнең (Рабит Батулланың) Тукай бүләгенә лаек ителгән "Сөембикә" романында илебезнең Казан ханлыгы чагындагы олугъ җитәкчесе атаклы Сафагәрәй хан, Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыга һәм җофар (выхухоль) исе тоя. Сөембикә кочагына кергәндә дә шул искә дучар булып хозурлана.. Янә бер ханым авторның(Нәбирә Гыймадинованың) Тукай бүләгенә лаек әсәрендә Франция балет примадоннасының Апас районы урманында УАЗ машинасындагы колхоз рәисе белән җенси әвәрәсенә карата табиб Зиннур Закиров Звезда Поволжья газетасы аша үзенең үзенчәлекле мөнәсәбәтен белдергән иде...Болары гына җитмәсә, мондый мисаллар, авторлары да тәгаенләнеп, "Безнең гәҗит"тә, 11.09.. 2022, 7 сентябрь санында басылган "Каеннан балан җыйганда",һәм «Звезда Поволжья» газетасының 26нчы март – 1 апрель һәм 2 - 8 апрель саннарында басылган «Юлга чүпне кем аудара?"исемле мәкаләләремдә, кем әйтмешли, буа буарлык Алай да бүләк китапны укымыйча түзеп булмады. Әсәрнең кереш өлеше генә шик шөһбә уяткан, ул гыйбрәтле эчтәлекле булып чыкты. Төп герой , авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре җитәкче, хәрам мал туплаучы, эшен район башлыгына ришвәт биреп оштыручы, министр дәрәҗәсенә күтәрелгән, хәләл хатынына хыянәт итеп сөяркәләр белән типтерүне норма санаучы, башкаларга эшәкелек кылудан тайчынмаучы зат ... Әлеге төп геройның прототибы да бар кебек, чөнки әсәрдән чынлык бәреп тора .. Мондый повесть, авыл хуҗалыгы өлкәсендә казганып өскә күтәрелгән байтак түрәләребезнең касыгына бәрмәгәе...Шәхсән үзем, эш стажымның егерме елдан артыгы төзелеш белән бәйле булуына таянып, әсәрдәгегә иш тискәре образларны халык хуҗалыгындагы барча өлкәләргә дә, шул исәптән төзелешнекенә дә турылап була, дип чамалыйм. Алай гына да түгел, һәртөрле эшчәнлеккә карата да .... Язучылар даирәсендә Рафис Корбан чын йөзен фаш иткән төр түрәләргә, аларның нәсел нәсәбенә дан җырлап, мәдхияләр турылап, ярап, ялап, яки кирза итек кими генә армия тормышын хурлап, военкоматлар эшчәнлегеннән көлеп язган әсәрләр өчен исем, титул, премия , дәрәҗә казанучылар турында җенси тотнаксызлыкларына да басым ясалган әсәрләр язу урынлы булыр иде...Әйтик, испан язучысы Сервантесның " Ялганчы тарихчыларны , ялган акча ясаучыларга тиеш җәзага тартасы иде..." яки француз философы Вольтерның "Әдәбиятчы кабәхәтләрдән дә җирәнгечрәк башка бер ни белмим"е кебек җөмләләрне эпиграф итеп куеп....Һәм әлбәттә плагиат, әдәби караклык темасын да онытып калдырмыйча. Әмма якташым, "Безнең гәҗит" белән даими язышучы Габит әфәнде Фәрхетдинов фикеренчә, корпоратив мәнфәгатъләр якадан тотмагае...Нишләптер язучылар тормышындагы тискәре хәлләр турында әсәрләр күренми. Кем әйтмешли, ни өчен чөнки башкаларны орышырга , яшәргә өйрәтергә маһир премияпәрвәр вазифалы каләмтотарларның серкәләре су күтәрми, үзләренә карата нәни генә тәнкыйтьне дә өнәмиләр. Шәхсән үземнең әнә шундыйрак хәлне дә яктырткан чәнечкәле "Кукуруз чәкәне" исемле әсәремне "Идел" журналы ошаттык дип хәбәр биреп, биографиям турында мәгълүмат соратып алгач, ә аннары апрель (2020) аенда чыгырабыз, ә аннары баш редакторының , 20 санын сиңа калдырабыз, дигән хәбәрләреннән соң, кемнәрдер өтеренә хәтле уку сәбәпле чыгару мөмкин түгеллеге турында белдергәне булды...Шәхси блогым дагы (блог рустема зарипова), ә аңа мөрҗәгать итүләр саны 150 меңгә якынлаша, "АО..." исемле мәкаләдә әлеге канун бозу факты җиткелекле тәсфилләнә һәм төрле инстанцияләрнең ярдәм эстәп язган хатларыма "валлаһи җаваплары"(отпискалары) да эленгән... Озын сүзнең кыскасы, Рафис Корбанны, һәр өлкәгә хас тискәре күренешләрне чагылдырган кыю әсәре белән котлап, Тукай премиясенә ирешүен теләп калам. Җитәкчеләр турында бүген, мондый әсәр язу өчен талант кына түгел, чын ир кеше булу , кыюлык һәм ихласлык та кирәк. Китапханәләребезгә сексуаль хафадагы карт корылар фантазияләреннән үрелгән китаплар томнар ташкынына караганда , менә шундый ихлас, кыю китапчыклар күбрәк тәпиләсен иде... "Безнең гәҗит" "2024 ел, май ае (5) саны.