Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

среда, 13 апреля 2022 г.

Һавадагы торнага кулъяулык болгама

Бүген үзләрен башкаларга акыл өйрәтүгә хаклы санаучы, үзләрен цивилизацияле дип атаучы көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә интернет буйлап берөзлексез әллә ниткән уклар оча. Ил президенты В.Путин адресына да нинди генә тискәре фикерләр яңгырамый. Әмма авызың бер пешкәч өреп кабасың, һәм күпчелек мондый һөҗүмнәр артында кемнәр торуын, аларның нинди нияттән чыгып әйтелүен чамалыйдыр. Хәтердә, СССР заманында, тормыш ныгып киткәч, бер мәлне Брежнев турында мәзәкләр хут алды. Баксаң, асыл максат тормышны тагын да яхшырту түгел, ә СССР дәүләтен тарату булган икән. В.Путин, аның хө­күмәте адресына гаепләүләр яудыру, илдәге бөтен кимчелекне аңа аударырга маташулар да чираттагы охшаш максатны күз уңында тотарга бик мөмкин. Шәхсән үзем янәшә-тирәдә ил тормышын уңайрак якка үзгәртерлек ниндидер яңа сәяси көч, халык ышанычын казанган шәхесләрдән гыйбарәт альтернатив хәрәкәт күрмим. Һәм үзләрен берничек тә расламаган тәнкыйтьче бәндәләрнең асыл максаты һаман да шул җимле тагаракка борын төртүе генә булмагае. В.Черномырдинның “тагын да яхшы булсын дип теләгән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты” дигәнен онытмаска иде. Булыр-булмас команда хакимияткә ирешкән очракта илдә тәртипсезлекләр башланырга һәм күпчелек халык тыйнак матди һәм рухи мөмкинлекләреннән дә колак кагарга мөмкин ләбаса. Мактаулы АКШ­ның Сан-Франциско шә­һәре полиция хезмәткәре кулга алганда каршылык күрсәткән кара тәнле җинаятьче наркоманны атып үтергәч, шәһәрдә фетнә кузгалып, урамда торган машиналарны, кибет-рестораннарны ватып-җимереп ташлаулар гына да ни тора. Һәм үзләрен цивилизацияле санаучы илләрдәге шундый вакыйгаларның төрдәшләре тезгенне артык бушаткан очракта андый хәлләрнең бездә дә бише белән кабатлануы бик ихтимал. Алардагы мондый чиктән чыгулар үткәндәге акырта-бакырта “циви­лизация”ләүләренә кайтаваз булып аңлашыла. Физика законы буенча, берни дә юкка чыкмый, бер форма икенчесе белән генә алмашына. “Бәйрәм ашы — кара-каршы” тәртибе дә актуальлеген җуймый. Саба юл оешмасында прораб булып эшләгән Мәҗит дус (ул инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын) “һавадагы торнага кулъяулыгыңны чыгарып болгама” дия иде. Кулъяулык сүзен якын-тирәдә хатын-кызлар булмаганда башка төшенчә белән дә алыштыргалый иде ул. Казах язучысы Олжас Сөләймановның бер ши­гырендә “без сезгә цивилизация китердек” дип шапырынучы килмешәктән җирле әңгәмәдәше “сифилизацияме?” дип кайтарып сорый (“Мы вам принесли цивилизацию”, — сказал Иван. “Сифилизацию?” — переспросил Садык...). Тарих ша­һит: гомер-гомергә төрле кыйтгаларда үз көннәрен үзләре күреп, үзләре те­ләгән рәвешле яшәп яткан халыкларның илләренә, утрауларына мылтык, пычак күтәреп басып кергән талаучы, көчләүче, үтерүче, коллыкка дучар итүче яугирләр, аларны шушы кәсепкә турылаучы хакимиятләр үзләрен, үз кул ас­тындагы геноцид уздыру корылышындагы халыкларын – “цивилизацияле”, ә каза күрүче, шуларга корбан булучы кавемнәрне “кыргыйлар” дип тамгалаган. Акырта-бакырта “цивилизация”­ләүчеләр кайсы илнеке булсалар да, аларның вәх­шилекләренә каршылык күрсәтүчеләрне элек тә, хәзер дә террорчылыкта гаеплиләр. Ягъни үзгә халыкларга каршы корал куллануларын, аларның авыл-калаларын бомбага тотуларын законлы санап, корбаннарының каршылык күрсәтү­ләре хокукын, “бәйрәм ашы — кара каршы” тәртибен танымыйлар. Бөек Ватан сугышы барышында да фашистларның арт сабакларын укытучы партизаннарны үзләрен югары раса вә­кил­ләре санаучы баскынчылар бандитлар, террорчылар дип атаган. Октябрь революциясеннән соң илләре азатлыгы, диннәре иреге өчен яуга күтәрелгән Урта Азия халыклары вәкилләре дә СССР чорында басмачылар саналды. Дөрес, мөстәкыйльлек яулангач, әлеге илләрнең үзләрендә бәяләмә инде башкача. Мәгълүм ки, тарихны җинүчеләр яза. Һәм алар башка халыкларга карата җинаятьләрен игелек кылуга саныйлар. Үзләрен үтә чыккан цивилизацияле санаучы, башкаларга ничек яшәргә өйрәтүче көнбатышлыларның барча кыйтгаларда кан коеп, җирле халыкларны кырып, талап, коллыкка төшереп чын йөзләрен күрсәтеп аргач, һәм колонияләре халыклары канлы көрәштә азатлыкка ирешкәч, кыйблаларын капылт үзгәртеп, әүлияләр җөббәсе бөркәнеп, кеше хокуларын кайгырта башлаулары таң калдыра. Әйтергә кирәк, аларның оештырган халыкара судлары төрле континентларда җирле халыкларны тулаем юк итүләрне, кара тәнле халыкларны кыра-кыра коллыкка төшереп эш хайваны сыйфатында файдалануларны әлегәчә геноцид дип танымады. Аның каравы, үткәндә кылганнары башкаларны хөкем итәргә әхлакый хокук бирмәскә тиеш илләрнең парламентлары, әйтик, Төркияне әрмәннәргә карата геноцид уздыруда гаепләп законнар кабул итте. Югыйсә әрмәннәрне бәлагә Төркия иленә әлеге дә баягы үзләрен цивилизацияле санаучы Англия, Франция, Греция һәм шулар дәшеп китергән Австралия колонизаторлары армиясе бер тарафтан, Патша Россиясе гаскәрләре икенче яклап басып ке­рүләре тардырды. Шулар коткысына бирелепме, форсаттан файдалану нияте беләнме, җирле әрмәннәр баскынчы христиан кардәшләре ягына авы­шып, сугыш барган шартларда дәүләт язмышы кыл өстендә торган мәлдә үзләре яшәгән ватаннарына каршы баш күтәрде. Әрмәннәр өчен бу күтәрелеш үз дәүләтчелекләрен Төркия биләмәсендә торгызу, шул би­лә­мәдә азатлык яулау омтылышы булса, төрекләргә исә аркага пычак кадау дип кабул ителгән булуы бик ихтимал. Нәтиҗәдә, Төркия хөкүмәте карары белән, оккупация янаган, бәйсезлек игълан итәрлек биләмәләрдә яшәгән әрмән халкын икенче төбәккә күчерәләр. Мондый кубарылышның әрмән халкы өчен ниткән фаҗигаләр үрелешендә барышын илебездә охшаш язмышка дучар булган халыклар аерата тирән аңлыйдыр. Төркиянең бүгенге хакимияте фикеренчә, әрмән халкы фаҗигасе өчен кемнәр ни дә­рәҗәдә гаепле икәнлеген аныклау максатында халыкара суд тикшерүе узуы, ә аның өчен Төркиянең генә түгел, аңа каршы сугышкан илләрнең дә архивлары ачылу шарт. Тик соңгыларны әлеге чакыру әлегә, гаепнең атта гына түгел, тәртәдә дә булу ихтималы аркасында микән, әллә ни алгысытмый бугай. Ихтимал, “цивилизацияле хөкемдарлар” фикеренчә, андый таләпне “цивили­зация”ле илләр башкаларга куя ала, ә киресенчә андый номер үтми. Фикерләр галәмендә күнегелгән, хак санап кабул ителгән “дөреслек”­ләргә капма-каршы белдерүләр дә очраштыра. Мәскәүдә 2007 елны инглизчәдән тәрҗемә итеп бастырган, Т.Джонс һәм А.Эрейра язган “Варвары” дигән китапта “Бөек Рим” дип тамгаланган империя, башкаларга карата кылган җәбер-золымнарыннан чыгып, кире каккысыз дәлилләр аша беренче фашист дәүләте дип күрсәтелә. “Бөек Рим”­ны үрнәк санаучы, үзләрен цивилизацияле дип белдерүче илләр аның әнә шул төп сыйфатын киләчәккә илтүче, тапшыручы лаеклы дәвамчылары, варислары булмагае. Әлеге сыйфат “цивилизацияле” кешелекнең үзенчәлеген дә колачлый дип санарга җирлек җи­тәрлек. Америка фантаст язучысы Р.Бредбериның “Марс хроникалары” исе­мле фантастик хикәятләре җыелмасында Марста кешеләр яши башлагач, андагы акыллы затларның һәлакәте, юкка чыгуы котылгысызлыгы сурәтләнә. Илебез тарихындагы канкойгыч сугышлар, ачлык афәтләре, репрессияләр дә “фашизм”, “коммунизм” идеологияләрен тудырган, шуларның ана ватаны булган “цивилиз­ация”ле илләрнең фикри учакларыннан сут ала. Янә килеп, мөселман халыкларына карата чорлар дәвамында кылынган золым-золмәтләр дә әлеге “гаделлек сагында то­ручылар”ны артык дулкынландырмый шикелле. Кыскасы, “цивилизация”­леләрнең эш-гамәлләрендә һәрвакыттагыча ике япьле стандарт күзгә таш­лана. Ә Төркияне баскынчылар һәм баш күтәргән әрмәннәр тарафыннан тар-мар килүдән котылдыруда Ленин җитәкчелегендәге Совет Россиясенең өлеше шактый. Россия Фәннәр академиясе профессоры Ю.Н. Ро­за­ли­евның “Мостафа Кемаль Ататөрек” исемле китабында, Франциянең Севр каласында Төркия солтаны кул куйган килешүне танымыйча (әлеге килешү буенча Төркиянең шактый зур биләмәсе Әрмәнстанга бирелә, тагын бер тө­бәгендә көрдләр дәүләте оеша, Измир каласы тирәсендәге биләмәгә Греция хуҗа була, Босфор бугазы Европа илләре карамагына күчә, Европа өлешендәге биләмәсе Истанбул каласы белән чикләнә, Төркия флот тоту хокукыннан мәхрүм кала, гаскәре нибары 35 мең санында чикләнә, анысы да полиция хезмәтендә булачагы тәгаенләнә һ.б.), баш күтәргән генерал Мостафа Кемаль Ататөреккә Советлар Россиясенең 35 мең винтовка, ике тапкыр акчалата ярдәм, ике дары заводы бүләк итүе архив документларына таянып бәян ителә. Мин Сочида, янә­шәсендә “Сталин дачасы” дигән музей урнашкан “Зеленая Роща” атлы санаторийда ял иткәндә танышкан, гомере буе шунда каравылчы булып эш­ләгән, элек бу тирәне үз иткән политбюро әгъзаларын да хәтерләүче шактый өлкән яшьтәге әрмән карты Гена агай да Ленинның үзләренә шул чорда зарар салуыннан уфтанган, күңеле әрнүен чын күңелдән белдергән иде. “Сезнең мөстәкыйль илегез бар, нигә шулкадәр борчылырга, безнең хәл күпкә мөшкел бит ”дигәнемә, аның “татарлар 300 ел дөньяны үз кулларында тоткан, андый тарих белән мәңге яшәп була!” дип җавап биргәне онытылмый. Чын тарихны азлар бе­лә. Аны һәр дәвернең бүгенгесенә турылап үзгәртәләр. Әмма халкыбызның беркайчан да башкаларның телләренә, язуына, деннәренә тукынмавы аның олуглыгына, башкалар алдында кимлек ха­ләте кичермәвенә кайтып каладыр дип фаразлыйм. Ә ваклык ул бит рухи олуглыкны беркайчан да кичерә, гафу итә алмый.

Очыштагы иҗат

Казанда яшәүче, ел саен диярлек үз хисабына китапларын нәшер итүче элеккеге хәрби очучы Лок­ман ага Закировка инде 94 яшь. Китапларының саны 25кә тулды дип беләм. Шәхси китапханәмдә аның “якын дустым Рөстәм Зариповка” дигән кул тамгасы салынган бишесе урын алган. 1993 елда чыккан “Мостафа” исемлесе Русия күләмендә ел китабы буларак танылган иде. Ә СССР заманында аның язганнары “Азатлык”, “Америка тавышы” атлы “дошман” радиолардан тапшырыла торган булган. Бүген исә Локман агабызның публицистик мәкаләләре ирекле “Звезда Поволжья” һәм “Татарстан яшьләре” газеталарында атылган йолдызлардай күренеп, күңелләрне хушлый. Илебездә бихисап һәйкәлләре калкытылган, берсе Казанның Ирек мәйданын бизәгән шәхес турында “эшче-крестьяннарны төп башына утыртучы бөек алдакчы” дип аңа кадәр һичкемнең кыеп язганы булмагандыр. Ә “Антиутописты” исемле китабына кергән “Якты киләчәк” исемле әсәрендә, коммунизм төзелгәч, коммунизм кешесенең елмаймый, көлми һәм сөйләшми торган, партия кушканны гына хуплаучы йөнтәс һәм сөмеки зат булып калачагын аның кебек күзалларга, гөманларга алынучы да булмады кебек. Локман аганың 2018 елда басылган “Твардовскийның өч тормышы” исемле китабының соңы битен, 90 яшь тулуы уңае белән котлап, президент В.Путин култамгасы салынган хат бизи. Ниһаять, Татарстанда да аның таланты, ихлас һәм гаярь иҗаты күпмедер дәрәҗәдә танылды — 94 яшенә җитеп килгәндә, Татарстан Язучылар берлегенең яңа рәисе ихтыяры белән микән, Гаяз Исхакый исемендәге премия белән бүләкләнде. Хәерлегә юрыйк, исән-сау булып гасыр чиген кичсә, Тукай бүләгенә дә, халык язучысы дигән титулга да ирешер дигән теләктә калыйк. Ихтимал, Хак Тәгалә аныкы кебек озын гомер биргән булса, татар әдәбиятының гулливеры Адлер ага Тимергалин һәм кабатланмас талант иясе Саҗидә ханым Сө­ләйманова кебек олуг затларыбыз да Тукай бүләге, халык язучылары булып танылырлар иде... Локман Закиров язмалары геройлары арасында кемнәр генә юк. Чың­гыз хан да, Явыз Иван да, Сөембикә-ханбикә дә, Сталин да, Горбачев һәм аның хатыны да, финанс пирамидасы корган Мавроди да, АКШ президентлары, аларның СССРга хәерхаклы ярдәмче­ләре, илнең күренекле сәясәтчеләре, диссидент язучылар, үткән заманның бөек әдипләре һәм композиторлары, аларның мәгъшук-мәгъшукалары да... Ул армиядәге “дедовщина” китергән фа­җи­галәрнең дә, Татарстан “данын” Суклетин фамилиясе белән бәйле еракларга яңгыраткан коточкыч җинаятьнең асылын да берәүдән дә курык­мыйча тирәнгә, ил тарихына кереп, анда уздырылган сәясәткә бәйләп анализларга җөрьәт иткән шәхес. Шуңа да һәр язганы битараф калдырмый, тирән уйларга кертеп адаштыра, йокыны качыра торган. Мисал өчен, аның “Яхшылык һәм яманлык” (“До­бро и зло”) китабындагы “Фикерләү тизлеге” исемле мәкаләдә (ул аны “фәнни гипотеза” дип атаган) шундый юллар бар: Кояштан Центавр Альфасы йолдызлыгына яктылык тизлегендә (3000000 км/секунд) очкан очракта, барып җитәр өчен 4 яктылык елы кирәк булыр иде, ә кеше күңеленә ул араны урау өчен секундның кечкенә өлеше дә җитә...” Чыннан да шулай ич. Күңелең белән әллә кай тарафларны бик тиз араларда урыйсың һәм үткән чорга, яшьлегеңә кайтып килүләр дә ерак йөрми. Ә ни өчен шулкадәр тиз соң? Локман ага тәгәрәткән әлеге табышмакка җавапны таптым кебек. Мәгълүм ки, Җир шары әйләнәсе озынлыгы 40000 км. Димәк Җир шарының үз күчәре тирәли тәүлек эчендә, ягъни 24 сәгатьтә әйләнеше “Боинг” самолеты тизлегеннән якынча ике тапкыр тизрәк. Әле бит Җир шары моннан тыш Кояш тирәли дә миллион чак­рымнар кичеп ел саен бер әйләнеш ясый һәм анысының тизлеге “Бо­инг”ныкыннан өч тапкыр хутлырак булып аңлашыла. Кыскасы, без өч яссылыктагы бөтерелешләр шартларында яшибез. Өч дим, чөнки кара-каршы бөтерелештәге Җиребез, Кояш системасындагы галәмебез белән бергә күпмедер яктылык тизлегендә каядыр агып та бара бит әле. “Татарстан яшьләре”нең 2021 елгы 30 декабрь санында “Кеше турында кызыклы мәгълүматлар” исемле язмада кешенең нерв импульслары сәгатенә 420 километр тизлектә хәрә­кәт итә диелгән. Һәм бу сан да, санап үтелгән бөтерелешләр өермәсе киселешендә Кеше өчен гайре табигый түгел, ә таман гына булып аңлашыла. Локман Закировның “ЖЗЛ” (татарчасы “Гаҗәеп кешеләр тормышы”) китабында байтак кына атаклы кешеләр телгә алына. Һәм аларның берсенең дә хатадан хали булмаулары документаль җирлектә бәян ителә. Шәхсән үземне рус классигы А.Чеховның хатын-кызлар турындагы шактый үзенчәлекле тискәре фикерләре тетрәндерде. Локман ага китапларында илебездәге караклык, алдакчылык, мошенниклык темасы да калку бәян ителә. Шуларны укыгач, автор логикасына ияреп үзеннән-үзе үзең хәбәрдар, ишеткән-күргән алдашу, этлекләр, алданулар хәтердә яңара башлый. Мәсәлән, үзгәртеп кору чорында илнең бөлгенлеккә төшүе рәсми дәрәҗәдә танылып, дефолт игълан ителгәч, Русия гражданнарының ил хөкүмәте җаваплылыгындагы саклык кассаларындагы акчалары кемнеке дөрләп, кемнеке пыскып янды. Татарстанда “Тат­фондбанк”ның бөлүе дә аерым гражданнарны төрле дәрәҗәдә матди югалтуларга китерде. Янә килеп, күпфатирлы йортлар төзергә алынган кайбер төзелеш фирмалары, фатирга тиенү максатында кредитларга муеннан баткан гражданнарны төп башына утырткач, “алданган өлешчеләр” (русчасы “обманутые дольщики”) дигән яңа атама барлыкка килде. Шулай ук кешеләрнең финанс пирамидалары ярдәмендә талануы да дәүләт сере саналмый һәм ул Локман абый тарафыннан да җит­келекле бәян ителгән. Шушы дулкында матди югалтуларга таручылар, беренче чиратта, үзгәртеп кору проектын гамәлгә куйган Горбачевны гаепләргә ашыкты һәм берочтан, түрәләрне кыска тезгендә тоткан Сталинны сагынучылар ишәйде. Әмма илебез халкын тулаем алданган өлешчеләр көненә калдыру афәтенең тамырлары ифрат тирән. Барлык халыкны рәхәткә чыгарырга тиеш коммунизм дәүләт дәрәҗәсендә халыкны төп башына утырту проекты түгел иде мени? Халык кан коелулы сугышлар, ГУЛАГлар кичә-кичә, коры таякка эшли-эшли төзегән коммунизм алданган өлешчелеккә чишмә башы түгел идеме соң? Йорт төзибез дип алдаучылар төзелә­чәк фатир өчен түләнгән акчаларны үзләштерсә, коммунизм төзибез дип шыттыручыларның шәкертләре, оныклары, варислары ахыр чиктә халык байлыгын шулай ук шәхси кесәләренә тутырдылар түгелме? Хәрам малларга тиенү шаукымының, һәртөрле хәрәмләшүләрнең иҗади даирәләрне дә аямавы сер түгел. Бәгъзе дәрә­җәле каләм ияләребез, язганнарыбыз укучыларны җәлеп итми башлады дияргә йөрәксенмичә, хәзер кешеләр газета-журналлар һәм китаплар укымый дип аклану юлын сайлый һәм шул ук вакытта төрле “конкурс”­ларда “җиңү” арты “җи­ңү” яулау, премия арты арты премия “уру” хәстә­рендә. Шундый “бәйге”­ләрнең асылын, “үги” авторларның статистлар, “алданачак өлешчеләр” сыйфатында гына җәлеп ителүен Марат Исхаков “Татарстан яшьләре”нең 20 гыйнвар санында дөнья күргән “Конкурс” атлы мәкаләсендә нык үте­мле тасфир иткән. Ярат­кан газетабызда әлеге теманың яктыртылуы беренче тапкыр гына түгел, тик монысы аерата тәэсирле булып чыккан. Җит­ди оешмаларда татар телендәге язмалар белән танышу сәләтенә ия зат табылса, премия “яулау” хәстәрендәгеләр өчен борчылырга гына кала. Саба китапханәсендә эш­ләүче бер хезмәткәрнең, ил күләмендә уңыш казанган язучы ханымны төрле матбугат мөнбәрләреннән тетмәсен теткән бер авторның томнарына ымлап, менә боларны бер укучының да ачып та караганы юк дигәне онытылмый. Хак булса, тиздән әлеге “бөек” язучының янә бер томы дөнья күрәчәк, имеш... Бирим дигән колына, чыгарып куя юлына дигән әйтемгә ияреп, укыйм дигән кешегә дә шул хәл дип өстисе килә. Шәхсән үзем бай биографиягә ия Локман ага Закиров китапларын кайта-кайта укыйм. Һәм хаклыкны ярып салудан өрекмәүче хөр рухлы “Татарстан яшьләре” газетасыннан да аерылырга җыенмыйм. Локман абыйга исә озын гомер һәм очучы рухы бәреп торган яңадан-яңа китаплар чыгаруын телим. Иң соңгы “Уй-фикер” (“Мнение”) исемле китабын алырга әле өл­гер­мә­дем. Шәт иншаллаһ, тиздән ул бәхеткә дә ирешермен. Аның кайбер китаплары китапханәләрдә дә бар, яраткан газетабыз укучыларының Лок­ман ага иҗаты белән якыннан таныш булмаганнары форсатны кулларыннан ычкындырмас дигән өмет­тә калам. Бүген телеканаллар тәкъдим иткән фильмнарда да, популяр саналган китапларда да үзәк урынны атыш һәм ятыш били, ә сәхнәләрдә җырлаганда ярымачык арт санны боргалау иң мөһим элемент булып китте. Иҗатта “арт”­­ка омтылыш өстенлек итә. Күп кенә каләм ияләребездән аермалы буларак, элеккеге очучы Локман абый иҗаты анда түгел, ә күккә юнәлешле. Күрәсең очучы рухы аның иҗатының асылын тәшкил итә. Мөхтәрәм Җәлил хәз­рәтнең вәгазендә сөйләнгән бер риваять истән чыкмый. Урманда янгын чыккач, барча җан ияләре аптырап торганда, нәни генә бер кошчык томшы­гы белән су ташый башлый. Җәнлек-кошлар аннан көлә, син ташыган тамчылар белән бу янгын сүнми ләбаса диләр. Шунда кошчык “мин ташыган су белән янгын сүнмәвен үзем дә беләм, әмма теге дөньяда син янгынны сүндерү хакына нәрсә эшләдең дигән сорауга, көчемнән килгәнне дип җавап күндерәчәк­мен” дигән. Локман Закиров та, “Татарстан яшьләре” дә әнә шул кош үрнәгендә туган телебезнең, әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең хәзерге катлаулы хәлен җиңеләйтүгә ихластан тырыша дип саныйм.

Яу җитәкчеләрен нигә мактыйлар?

“Хакимият — җәфалау һәм түбәнсетү чарасы ул”, “Белемсезлек — көч-куәт ул ”, “Ирек — коллык ул”, “Сугыш – тынычлык ул”... Әлеге шигарьләр инглиз әдибе Джордж Оруэллның күп телләрдә, җәмгысы 30 миллион тираж белән таралган “1984” исемле романыннан. Әдипне Британиянең махсус хезмәтләре совет агенты дип шикләнеп 20 ел дәвамында күзәтү астында тотсалар, СССРда аның китаплары социализмга сатира саналып, тыела. 1950 елда якты дөньядан киткән язучының үлемсез романнары илебездә рус телендә 1988 елда гына ирекле таралышта дөнья күрә. Бүген дә бу авторга карата мөнәсәбәт төрлечә. Әйтик, Дума депутаты, Вячеслав Молотов оныгы Вячеслав Никонов, ниндидер дәлилләр китерми генә, аның иҗади эшчәнлегенең төп максаты Русияне көч-куәт үзәге буларак хәлсезләндереп, ахыр чиктә юк итү дип санавын әйтте һәм ул үлемсез әсәрләрен АКШның яшерен МИ-6 хезмәте грантлары хисабына тудырган дип белдерде. Джордж Оруэлл яшьлегендә Бирма илендә колониаль полициядә хезмәт итә һәм инглиз оккупациясе золымы хакында да әсәр яза. 1937 елда ул фашист режимына каршы көрәшергә дип Испаниягә китә. Шул чорда тоталитар режимнар асылы белән якыннан таныша һәм “безне барча оппозиция һәм барча газеталарны тыячак режим көтә” дигән фикердә ныгый. Искә төшерик, СССР заманында мәктәптә укыганда безне тынычлык яклы булырга, сугышларга каршы торырга өндәделәр, илебез һәм халкыбыз тынычлык сагында тора дип инандырдылар. Колониаль яулап алуларның җинаятьчел асылын мисалларга, фактларга, саннарга таянып аңлаттылар, колонизаторларларны гаепләделәр. Һәм көнбатыш илләре колонияләрендәге халыкларга азатлык китерешүдә СССР алгы сызыкта торды. Үзгәртеп кору дип аталган дәвердә СССР халыкларының, шул исәптән татар халкының күргәннәре, кичергәннәре хакында да мәгълүмат җитәрлек яңгырады һәм ирекле матбугат, интернет тудырган мөмкинлекләр шартларында әле дә ул тема күпмедер дәрәҗәдә яктыртыла. Һәм шул ук вакытта, тарих дәресләрендә сугыш чукмарлары булган шәхесләрне, халыкларга үлем, талау, ятимлек китерүдә тиңдәшсез затларны бөек полководецлар дип таныта килделәр һәм бу дәвам итә. Имеш, Александр Македонский бөек шәхес. Имеш, бөек Рим империясе сугышлары дөрес сугыш, ә аның үзен тар-мар китерүчеләр сугышы дөрес түгел. Имеш, греклар сугышы гадел, ә аңа каршылары — киресенчә. Имеш, дошманга үч итеп Мәскәүне яндырган Кутузов бөек шәхес... Ә бит бөек дип тамгаланган полководецлар алып барган сугышлар башка халыкларны үтергән, талаган, ятимнәрне арттырган, кешеләрне коллыкка төшергән, халыкларга бәхетсезлек китергән, яки аларны юкка чыгаруны хәл иткән. Терри Джонс һәм Алан Эрейра язган, инглизчәдән тәрҗемә итеп бастырган “Варвары” дигән китапта яулап алу сугышлары барган илләр һәм аларның корбаны булган илләр, халыклар турында шактый кызыклы мәгъ­лүматлар китерелә. Баксаң “бөек Рим” дип тамгаланган дәүләт, үзе яулап алган күп кенә илләрдән фәндәге, кораб төзелешендәге, музыкада, әдәбиятта һәм башка өлкәләрдәге казанышлары буенча нык артта калган булган — тарихи документлар, археологик табылдыклар шуны раслаган. Әлеге империя гаскәрләре теге яки бу илне яулап алгач, аның ничә миллион кешесен кылыч кадап үтергәннәр, ничә миллион кешесен базарларда коллыкка сатканнар. Бөек Римның башкалардан өстенлеге аның һөнәри армия булдырына кайтып кала. Кыскасы, тарих китапларында “бөек полково­дец”лар дип авыз суы корытулар ахыр чиктә золым сәясәтен аклауга кайтып калу булып чыга. Ә бер караганда, мондый аклаулар кешелек тарихы, аның тоткан юлы белән инде каршылыкка керми сыман. Бүген Җирнең төрле почмакларында өзлексез сугышлар бара. Кешелек ирешкән фәнни казанышлар беренче чиратта яңадан-яңа, төрледән-төрле, берсеннән-берсе камил һөҗүмчел очкычлар, танклар, спутниклар аша идарә ителә торган әллә ниткән ату, шартлату җайланмалар ясау өчен генә түгел, ә атом-төш, бактериячел коралларның кешелекне, Җирдәге тормышны юк итәрлек яңадан-яңа төрләрен булдыруга хезмәт итә. Шуның өстенә кешелек һаваны, җир-суны пычрата, агулый. Кеше булмаса исә табигать тернәкләнә, чәчәк ата. Шуңа күрә, дини тәгълиматларда кисәтелгән Ахырзаман дигәннәре мантыйктан карыш та тайпылмый булып аңлашыла. Кеше, кешелек турында, аның табигате, тоткан юлы, иманы, асылы, ахыргы максаты хакында акыл ияләре баш ваткан һәм фикерләрен дә әйтеп калдырган. Максим Горькийның бер герое коммунизм таңы шәйләнгән чорда “кеше — горур яңгырый” дип белдерә. Безнең социалистик реализм мәктәбе үткән милләттәш әдәбиятчыларыбыз да җае чыккан саен “Кеше — акыл иясе зат, табигатьнең таҗы” дип мактау белдерде, “кеше булырга кирәк” дип үгетләде, нәкъ менә кешегә генә хас тискәре гамәлләрне “кешелексезлек” дип тамгалый килде. Ислам тәгълиматы “адәм баласы хатадан хали түгел” дип белдерә. Кеше хакында борынгырак чор әдипләре әйткән фикерләр дә күпкә тәэсирлерәк. Бигрәк тә Гомәр Хәйамның ошбу юллары сискәндерә: Хак Тәгалә әллә базмаган, Безгә үлемсезлек язмаган. Камил булсак, ник гүргә ятасы? Түгел икән, бу кем хатасы? Бүген заманча татар җыры дип тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең икесенең берендә “язмыш”, “ялгыш”, “сагыш” сүзләре кабатлануы хакында көлеп тә, уфтанып та мәкаләләр язылды. Ә бәлки мондый кабатланыш очраклылык, зәвыксызлык, бушкуыклык галәмәте түгел, ә нәкъ менә шушы өч сүз кешелекнең яшәеше асылын ачадыр? Яу җитәкчеләрен күккә чөю шаукымы да шушы өч сүз кысасында аңлашылса кирәк...

Тукай биеклеге

Борынгы грек философы Сократ “Мин үземнең бернәрсә дә белмәвемне беләм” дигән. Безгә Сократка кадәр ерак, ләкин шулай да күпләребез үзен үтә белдеклегә чутлый, бәхәсләшергә керешсәк, бездән дә акыллы зат юк. Көтмәгәндә ачыш ясадым бит әле: мин Тукайны бөтенләй белмим икән. Әлбәттә, шигырьләре белән таныш. Мәктәптә ятлаганнары да истән чыкмый. Иске телдә язылганнары да, рәхмәт, заманча татар теленә күчерелгән, рус теленә тәрҗемәләрен дә укыштырган булды. Бер-икесен русча яттан сөйләп, татар милләтеннән булмаган танышлар, дус­лар янында ялтыраганым булды. Тукайның ниндилеген, Пушкин, Лермонтов өйрәнчеге түгеллеген аларга аңлата алдым шикелле. Мине бигрәк тә “Бала оҗмахта” һәм “Мә­хәббәт шәрхе” шигырьләренең русчага яңгырашы сокландыра. СССР чорында халыклар автономияле, союздаш республикалы дип сортларга аерыла иде бит. Бөек рус халкы, бөек рус әдәбияты тау башына калкытылып, без итәгендәрәк, ә союз­дашлар ике арада саналды һәм кабул ителде. Әдипләребезне, сәнгатькәрләребезне бәяләүдә дә шул иерархия баскы­чы тәртибе чагылыш тапты. Тукайны Пушкин һәм Лер­монтов өйрәнчеге итеп танытучылар (ә алар үзебезнекеләр) аның ши­гырендәге “Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам” дигән юлына таянды. Татарның “икенчеллеген” фәләнкем татарның Шолоховы, Есенины, тагын төгән кеме ди-ди исбатлау-дәлилләүләр үткә тиде. Иң үртәлдергәне шул, җитди генә кешеләр шундый “чагышты­рулар”­ны чынга алып, үзләре дә кызарына-бүртенә әлеге “дәлил­ләр”гә кирәксә-кирәкмәсә мөрәҗәгать итү­гә махсуслашты. Имеш, шулай итеп чагыштырып татарны күтәрәләр. Ирексездән Андрей Вознесенскийның “күтәрәм дип түбәнсе­тәләр, түбәнсе­тәбез дип күтәрәләр” ди­гән юлы искә төшә. Ә ме­нә урыс­лар, әйтик, Горькийны русның Шекспиры, Толстойны русның Бальзагы дип, шулай очсызламыйлар. Тукай халыкчанлыгы белән газиз һәм бөек. Ул көнчыгыш поэзиясен дә өйрәнгән һәм яхшы белгән. Шуның өстенә рус бакчасына да керүен кайбер милләттәшләр гаеп итеп, сүзли башлагач, шуларның гаепләүләренә җавап рәвешендә язган бит ул шигырен. Кыскасы, мин таныш-белеш арасында бөек шагыйребез иҗатын ярыйсы ук белүче чутында йөри идем. Беркөнне Шәмәрдән бистәсенең “Ихлас” исемле, яңа, өченче мәчетендә Габделбари атлы, көрәк сакаллы, җылы яктан кайтып төпләнгән, рус телендә генә сөйләшүче мөселман кардәшем: “Син Тукайның “Хаҗи” дигән әсәре белән танышмы?” — дип кызыксынды. Ул хикәя аңа бик ошый һәм ул аны артист укуында машинасында йөргәндә вакыт-вакыт тыңлаштыра икән. Әлеге мәчеттә имам вазыйфасын башкаручы, җитмәсә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, мин шактый кыен хәлдә калдым. Мәчеттә алдашырга тел әйләнми, белмәвемне танырга туры килде. Эзләп табып укырга һәм үз фикеремне җиткерергә вәгъдә бирдем. Интернеттан ул “Габдулла Тукай. Хаджи” дип кереп табыла һәм “суфи әкияте” дип искиткеч матур укылышта тәкъдим ителә икән. Тукайны үз телебез­дә гавәмгә тәкъдим итү өчен менә дигән үрнәк булып тоелды ул миңа. Гомәр Хәйямның робагыйларын серле музыка озатылышында Юдин атлы артист укуын тыңлап туйгысыз дип таба идем. Бу да күңел кылларын тибрәндерде. Һәм ул Михаил Булгаковның “Мастер һәм Марга­рита”­сы рухындагы таң калдыргыч әсәр булып чыкты. Ике төрле укылышта тыңлагач, әлеге әсәрне шәхси китапханәмнән эзләргә керештем. Баксаң, ул тезмә түгел, ә чәчмә әсәр һәм Тукайның биш томлыгының проза әсәрләре, мәкаләләре тупланган 3нче томында тәкъдим ителә булып чыкты. Йә, Хода, туган телебездә шундый проза әсәрләре дә бар икән ләбаса! Атаклы актерларыбызга, режиссерларга, мәдәниятебез сагында торучыларга Тукайның прозасы белән танышырга һәм аны халыкка җиткерүдә ашы­гырга иде. Әсәрнең эчтәлегенә махсус тукталмыйм, аны ничек сөйләсәң дә Тукайны бозу булачак. Әмма ул уйландыра һәм тетрәндерә торган хикәя. Рәхмәт аны рус теленә тәрҗемә иткән ханымга. Татарда “борын астындагыны күрмибез” дигән гыйбарә бар. Бүген дөньяда иң күп укыла торган китап дип Ной Харариның “Кешелекнең кыскача тарихы” хезмәте санала диючеләр бар. Әйтик, кешелекне компьютер пә­рәвәзенә төшерүчеләрнең кү­ренеклесе Билл Гейтс “әгәр мине кеше яшәми торган утрауга озатып, үзең белән бер генә китап ала аласың дисәләр, шуны алачакмын” дип язган. Без, СССР чорында яшә­гән кешеләр буларак, “кеше — горур яңгырый”, “кеше — бөек зат”, “кеше булырга кирәк” һ.б.ш. шигарьләр тыңлап һәм аларны кабул итеп яшәдек. Баксаң, кешене иң явыз җан иясе, таш гасыры чорында ук Җирдәге байтак җан ияләрен юк итүче, тарихы буеннан-буена сугышлар алып баручы, табигатьне корытучы, бер-берсен юк итү максатында төрледән-төрле үлем кораллары җитештерүче булуын ассызыклаучы китаплар да бар икән. Шуларның байтагы белән шакката-шакката танышкач, кылт итеп шагыйрь Зөлфәтнең (Дөлфәт Маликов) 1995 елны Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган “Ике урман арасы” исемле китабы искә төште. Авторның әлеге китаптагы “Җирдән кайтышлый” исемле поэмасында бу хакта Ной Харарилардан алда үтә тәэсирле ысулда җиткерелгән ләбаса. Менә шул әсәрдәге Җир исеменнән Күкләр Хуҗасына атом, водород бомбалары шартлатучы, үзен ти­шүче, бораулаучы кеше өстеннән язылган дүрт кенә юл: Сагынырга калды балкып торган Зәңгәр йомгак булып көн иткәнне, Кычытуга чыдар әмәлем юк — Кеше басты минем бөтен тәнне... Музыка озатылышында Юдин атлы артист укуындагы робагыйларны тыңлап туйгысыз дип язган идем. Тукай дәвамчысы, Тукай бүләге лауреаты Зөлфәтнең шигырьләре дә затлы укылышта һәм затлы музыка озатылышында, чын, талантлы осталарны җәлеп итеп, киң аудиториягә җиткерелергә лаек дип саныйм. Русча да, татарча да. Мөдәррис Әгъләмов, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре дә шундый хөрмәт-мөнә­сә­бәткә лаек дип уйлыйм. “Звезда Поволжья” газетасында (2019 ел, 17-23 октябрь) Томас Нигъмәт­җанов язган мәкаләдә Са­җидә Сөләйманова кандидатурасын өч тапкыр Тукай бүләгенә тәкъдим итеп, өчесендә дә кире кагулары чиктән тыш гаделсезлек дип белдерелә. Югыйсә, Хәсән Туфан үзе аны татарның Анна Ахматовасы дип атаган иде дип өзгәләнә мәкалә авторы. Минемчә, тиешле, җиткелекле ярдәм, булышу булганда Саҗидә Сө­ләйманова татарның дөньякүләм таныласы шагыйре иде. Менә аның үзен Тукай бүләгенә лаек санамаган каләмдәш ир-атларының чын йөзен ачкан үтемле, утлы юллары: Син барында каен яга идем, Син киттең дә, калдым усакка, Әзрәк җаным җылынмасмы диеп Балта сабын салдым учакка. Балта сабы утта янып бетте, Күмере дә хәтта калмады, Шулчак Хәйбүш агай килеп керде: — Бирегез, — дип, — кая, балтаны... ...Мич катында торам күшегеп, Әллә инде җаным өшегән, Белмәгәнмен, балта кирәк саен, Син алгансың икән күршедән... Шөкер, дөньякүләм беренчелеккә ирешүче татарларыбыз аз түгел. Фәндә кешелекнең төп билгесе көндәшлек инстинкты булуын ачкан Альфред Мостафин, спортта бөтен дөньяны сокландырган Алинә За­һитова, балетта оча торган татар булып танылган Рудольф Нуриев исемнәре генә ни тора. Фәрит Яруллин да “Шү­рәле”се белән дөньякүләм танылган композитор. Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхиннарның халыкара дәрә­җәдә танылмавы алар гаебе белән түгел. Әдәбиятта да татар вәкилләре дөньякүләм танылуга лаек. Әлбәттә, бу юнәлештә эш бөтенләй бармый дип булмый. 2006 елны Анкарада Тукайның чәчмә әсәрләре һәм ши­гырьләре тупланган китабы чыгарылды. “Туган тел” шигыренең төрекчәсенең соңгы юллары болай яңгырый: Әй, анадилим! Сенинлейди эттигем элек дуам: Аффет демиштим, бәни, аннәми вә бабамы Танрым. Ни кызганыч, татарча текст төрекчәгә тәрҗемә белән янәшә урнаштырылмагач, Тукайның кабатланмас моңы, сихри аһә­ңе төрек укучысына барып җитмәс кебек. Ниш­лисең, беренче коймак төерле була диләр. Кү­ңелне төшерми, алга таба хәрәкәт итү, милләтебез күңеле түрендәге Тукайны тануны үзе­без­дән башлап, яңадан-яңа алымнарга мөрәҗәгать итү сорала. Ниндидер дата уңаеннан, ашык-пошык кына түгел, ә чын күңелдән, олы максат куеп һәм үтә саклык белән. Т.Я. март 2022