БОРЫННЫ КОЯШКА ТУРЫЛАП
Авылдашым Фәесхан абый озак еллар юл оешмасында Т-100 тракторында эшләде.Аның борыны нәкъ башкаларныкы сыман ике күз арасыннан башланып, бер кавым юл узгач нәни генә сикертмә ясап, янә дәвам итә. Төркиянең төсле бер журналында “Бөек борын –чук гүзәл” дигән баш астында дөньякүләм мәшһүр шәхесләрнең һәм дә төрекнең үз ир-ат һәм хатын-кыз йолдызларының фотолары белән бизәлгән язмага юлыкканым булды. Арада Италия актрисасы Софи Лорен да бар иде. Фәесхан абый фотосы да болар арасына эләксә һич тә ким-хур күренмәс иде. Бермәлне аңа Лесхоз бистәсенә баручы юлда машина әрҗәсенә тезелеп баскан танышлары очрый. Фәесхан абый тегеләрне күрмәмешкә салышып, башын тракторының кабинасы ишеге тәрәзәсеннән тышка чыгара да, юл читендә тезелгән чыршыларга ихласын салган атлы кылана. Ә теленә шайтан төкергән берсе трактор һәм машина гөрелдәвен басардай яңгыравыклы тавыш белән :
- Фәесхан! Борының агачка эләгә бит, -дип кычкыра.