Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

пятница, 3 декабря 2021 г.

УРМАН ЭЧЛӘРЕНДӘ УРМАН ....

Саба районының элеккеге баш ветеренария табибы, авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бер әдәби бәйгедә хикәясе беренче урынны яулаган Габит Фәрхетдиновтан электрон почта аша хат килеп төште .Габит әфәнде Саба үзәк китапханә каршында өлкәннәр клубы оештырган шәхес. Анда, атна саен китап сөючеләр җыелышып , әдәби яңалыклар, ил язмышы турында фикер алыша. Ә хат эчтәлеге мондый : ” Рөстәм! Әхмәтов комиссиясе әдәби бәйге игълан иткән иде .Мин җибәргән идем, ни булыр? Элек бөтен юллар да коммунизмга илтә дип йөргән идек.Хәзер Исламга диләр.Син нинди юл белән килдең? Яз әле шул хакта!... “ Хәзер кеше өстәмә әгъзага тиенде. Ул, эченә компьютер оялаган телефон. Ансыз- дөнья сансыз. Телефон аша танышлар белән гапьләшү бер нәрсә, әле бит шуның ярдәмендә хат алышу, эш куу, акча күчерү , сату- алу, уен уйнау, белем эстәү, телләр өйрәнү, фильмнар карау, һ.б. һ.б.ш.и...тезелеп тора. Ул гына җитмәсә социаль челтәрләргә кереп , үзеңә юк акылны башкаларга өйрәтү, президентлардан башлап, әлләкемнәрне орышу, үзгәрергә өндәп мәтәләнү мөмкинлеге бар... Югыйсә, үз- үзеңне чәк кенә булса да үзгәртергә тырышып карап, барып чыкмагач, башкаларны төзәтергә азаплануның буш матавык икәненә төшенү, кем әйтмешли, ике тиен - бер акча... Социаль челтәрләрдә “Зәңгәр шәл” драмасында әйтелгән “ синдәй –миндәй бозаулар” гыйбарәсе кысасында гына түгел, ә төрле галим-голәмә дә халыкны зомбилаштыралар, илне, халыкны бетерүгә программалыйлар, мәгариф бетте, медицина үлде, фән тар-мар килде , әдәбият –сәнгатькә нокта куелды, дип кемнәрнедер гаепли, фаш итә... Ник кенә берсе гаепнең печтеки генә өлешен булса да үз өстенә алсын... СССР атлы илебезне таратканда беребез дә аркылы төшмәдек, югыйсә... Эш атлары көнендәге гади халык вәкилләре генә түгел, СССР җинаятьләр кодексының 64 нче маддәсендә илнең иҗтимагый корылышын, биләмәсен үзгәрткән өчен үлем җәзасы каралган булуына карамастан кануннардан хәбардар хөкемдарлар, ил куркынычлылыгы, хокук сагында торучылар да СССР таралуга исләре китмәде, СССР халык депутатлары да аяк терәп карышмады. Барыбыз да СССР атлы илебез таралуга программаланган булганбыз, күрәсең....Ә гаепне бары тик Горбачевка сылтап калдыру көлке дә, сагыш та уята...Туган телебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз, җырыбызның мөшкел хәле өчен дә гелән руска, Мәскәүгә ымлау, бушкуыклыгыбызны ышыклаудан бүтәнгә ярамый... Бу бит шәхси җаваплылыктан качу, үзеңне нүлгә санау... Хәлбуки, программалау кырыкмаса кырык төрле: бар вагы, эресе, сәере, үзенчәлеклесе.. Хатыннарның ир - атны үкчә астына каулау программалары булуы әдәби әсәрләрдә, сәхнә тамашаларында уены-чыны белән чагылыш таба. Юмор осталары саналучыларыбызның “түчче , түчче” ди-ди өзгәләнүле монологлары , андый программа белән хәләл җефетләр генә түгел, аларның әниләре дә шөгыльләнүен шәрехли... Теләсә кайсы оешма җитәкчесе, фирма хуҗасы да кул астындагыларны чыбыркы вә прәннек ярдәмендә үз программасына каулау ихтыяҗында. Әйдәгез, иң әвәле үзебезне кайчан, кемнәр программалавын уйлап багыйк.Сабый чакта әти-әни программасы буенча яшисең. Аннары программалауга балалар бакчасы килеп кушыла. Татарлар яшәгән бистәбездә татар балалары белән “стульчикларыгызны уберите”, дип сөйләшә торган тәрбиячеләр балаларны туган телдән читләшүгә таба программалый... Аннары программалауны мәктәп үз җилкәсенә ала һәм сүз тыңлаучылыкны алга сөрә... Хакимият кушкан сайлау компанияләрендә , башка шундый чараларда актив катнашуга мәхкүм укытучылар өчен укучыларның да, югарыдагылар катында үзләре сыман сүз тыңлаучан булулары идеаль чишелеш.. Иҗатта, фәндә зур уңыш яулаучылар , бизнесменнар, эре җитәкчеләр, һәм криминаль авторитетларның сүз тыңлаучан катламнан калыкмавы сер түгел...Ул катлам уңган булган гадирәк вазифалылар чыганагы....Шуңа микән, социаль челтәрләр программалавына тарган, дога кылганда остазларны әти-әнидән алда телгә алуны куәтләүче дини тәрбиядән ерак замана балалары өчен , аяныч ки, инде укытучы абруйлы шәхес түгел... Программалауда телевидениенең алгы сызыкта торуын танымый булмый. Анда кырыкмаса кырык программа, кайсын ачсаң да атыш, ятыш, гайбәт сатыш... Һәм реклама ташкыны да яше- карты акылын үзенчә кору һәм каядыр агызу хәстәрендә....Җыр исеме астында өч ноталы шалтырамалар белән сугарылган шоулар, төрледән-төрле спорт бәйгеләре дә кешелекне, математиклар телендә әйтсәк, уртак ваклаучыга турылый... Төптән уйлаганда кешене программалау, аңа барыр юлны сызу, билгеләү, кичә яки бүген генә башланмаган. Кешелекне җепкә тезү борыңгыдан сут ала. Ә Мисырдагы пирамидалар –кешелекнең иерархиясе программасы чагылышы булып аңлашыла... Сер түгел, Чыңгыз хан , Ленин , Сталин, Мао лар гына түгел, аларга кадәрге һәм алардан соң килгән башка илбашлары да , тар даирәдә хакимлеккә ирешкәч, нәфесләренә буйсыныпмы, яңа киңлек һәм биеклеккә омтыла, тора бара бар кешелеккә баш булырга, пирамида очына кунарга уктала. Кешелек, әле мәгарәдә яшәгән чорда ук мәгълүм бер тәртипкә буйсынган, рольләр бүленгән булган: кем ауга йөри, кем җиләк җыя, су ташый, кием әтмәлли, учак тергезә... Кагыйдәдән тайпылучылар белән сүз кыска булган, ач чорда - радикальрәк, кайнар казанга турылау ерак йөрмәгән, тугърак очракта - әнә бара юлың... Локман Закиров бер нәсерендә, мамонтлар аулау хәтәр булган, кешелек миллион еллар дәвамында мамонт ите ашап түгел, нигездә канибаллыкта гомер сөргән, һәм андый традиция кайбер кыргый кабиләләрдә әле дә булса сакланган, дип яза. Һәм ачлык килгәндә әлеге күренешнең цивилизацияле саналучы халыклар тормышында кабатлануын ассызыклый. Атеист Локман ага фикеренчә кеше ашаучылыкны, мәңгелек тәмугъ белән янап, чорлар дәвамында диннәр әкренләп төкәндерә алган.. Ләкин , мәгълүм шартларда, вакыт - вакыт үткән чор кайтавазы булып ул шаукым үзенә ышык дәгъвә итә, рецедивлар очраштыра.. Халкыбыз язмышында котычкыч роль уйнаган 1921 нче елгы ачлык турында 300 дән артык каләмзатны берләштергән Язучылар берлегебез шуның 100 еллыгын ләм-мим дәшми уздырса, бу аңа абруй өстәмәс иде.... Оешмабызда әгъза булып күптән түгел кабул ителгән Гүзәл Яхина, йөзебез аклыгын кайгыртып, дисәм дә артык булмастыр, шул чорга багълы “Сәмәркандка эшелон” исемле роман бастырып, ул зур тиражда ил киңлегендә таралды... Аңа кадәр йөз ел элек милләтебез башына төшкән әлеге каза хакында Галимҗан Ибраһимовның җан тетрәткеч “Адәмнәр” әсәре булып, анысында, ачлык сәбәпле кеше ашаучылык күренеше таралуы да калку сүрәтләнә. Мәскәүдә нәшер ителә торган “Великая Эпоха” газетасы проекты кысасында “Коммунистлар партиясе хакында тугыз шәрехләмә” атлы мәкаләләр җыелмасы дип исемләнгән китапта Кытай җирлегендә оештырылган ачлык афәтенең күп тапкырлар куркыныч һәм аяусызлыгы бәян ителә. Безнең илдә кешеләр, ачлык вакытында икмәкле урын эзләп күченә алган. Гүзәл Яхинаның “Сәмәркандка эшелон” исемле романында да ятим балаларны ач үлемнән йолу максатында Татарстаннан Үзбәкстанга озату тасвирлана... Ә Кытайда юлларга, өлкә чикләренә кораллы гаскәр кардоннары куелып, андый мөмкинлек калдырылмаган һәм ачтан үлүчеләр саны да, ачлык белән бәйле башка хәлләр дә күп тапкырлар артык булган, дип язылган әлеге китапта. Һәм , бүген вөҗдан иреге тулаем тәэмин ителгән илебездән аермалы буларак Кытайда дингә, бигрәк тә мөселманлыкка каршы эшчәнлек, җәбер-золым шартларында дәүләт дәрәҗәсендә әле дә алып барыла,дип языла социаль челтәрләрдә... ...Мәгълүм ки ерак әби-бабаларыбыз байтак дәверләр ислам дине программасы буенча яшәп, шактый озын динле гомер юлы узган. Казан ханлыгы алынгач, көчләп чукындыру аша халкыбызны ул программадан читләштерү проекты гамәлгә куелган...Әмма халкыбыз, шактый югалтулар кичереп булса да, динен һәм телен, рухын-моңын саклап кала алган. Икенче алымда Ленин-Сталин партиясе ул программаны дөм җимереп, коммунизм атлы оҗмах вәгъдә итеп һәм анысын киләчәккә калдырып, ачлык һәм әләкчелек чәчәк аткан ГУЛАГ лы тәмугъны озын-озакка сузмый, җәһәт, тиз арада оештырып-корып, үз программасын тагуны хәл иткән. Кешенең рухи корылышыннан динне каулау, тамырын корыту , ачлык афәте аша, денсез, ерак каннибаллык чорына кайтару аша хәл ителгән түгелме?... Кытайда, Компучиядә әлеге сыналган әмәл тагын да аяусызрак дәрәҗәдә кабатланган... Бүген илебездә тулы вөҗдан иреге тантана итә. Русия президенты В.В. Путин Русия мөфтиләр шурасы башлыгы милләттәшебез шәех Равил Гайнетдиннең илебез мөселманнары исеменнән Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 тулуны 2022 елда дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турындагы тәкъдимен кабул итеп , аны лаеклы уздыруга әмер бирүе хакында бер язган идем инде. Бу куанычлы факт хакында ничә кабатласаң да артык булмастыр. Хәлбуки, шулкадәр дәүләт дәрәҗәсендә кайгырту, күп гыйбадәтханәләр салынуга карамастан диннең ныгып китмәвенә аптыраучылар бар. Сәбәп шунда, ирешелгән рухи югарылыктан, ачлык афәте аша рухи артка томырылыш шактый булуын таныганда, әле безгә динебезгә тиешенчә кайту, камиллеккә, үткәндәге югарылыкка ирешү өчен барасы да барасы, атлый да атлыйсы, кайтасы да кайтасы... Биатлон ярышында, ядрәсе кыек китсә, чаңгычыга штраф әйләнеш өстәлә...Милләтебезгә нинди әйләнешләр урау язгандыр?... Озын сүзнең кыскасы, атны кеше, ә кешелекне программалар иярли. Программалар бәйгесе дәвам итә... Халкыбыз җырындагы “урман эчләрендә урман, керсәм чыга алмам инде” , дигән юллар гүя шул вәзгыятьне күздә тота... P.S. Бу хакта уйлануларга мине Истанбулда яшәп җиденче сыйныфта укуы өстенә бер ел вузга йөреп программистлыкка өйрәнгән (ул бу форсатка йөз мөмкинлектән йөз бал җыеп иреште) Әмирхан оныгымның “Ялкын” журналында басылган кыска хикәясе этәрде. Бу хакта “Безнең мирас “ журналының 2019 елның 8 санында басылган язмамда да телгә алып узган идем. Ул татар телен Канадада яшәүче Алимә Сәләхетдинова оештырган искиткеч кызыклы онлайн-мәктәп аша өйрәнә. Әлеге мәктәп эшчәнлегенә Хадиев Камил Равил улы кебек халкыбызның талантлы галимнәре дә остаз сыйфатында җәлеп ителә икән. Әмирхан язган “Тутый кош хәбәре” исемле хикәядә, укучы малай мәктәпкә барышлый тоткарлыкка очрый. Халык кайнап торган мәйданга кеше хәтле тутый кош килеп чыгып , мөнбәргә кунып чыгыш ясарга керешә. Башта аны янәшәдәге цирк клоуны дип кабул итәләр. Баксаң ул чит планетадан килгән акыллы зат. Ә анда уртакуллар партиесе җиңеп чыгып, бары тик уртаккуллык хупланган шартларда гасырлар дәвамында яшәгәннәр, белем алганнар, тәрбияләнгәннәр һәм ахыр чиктә андагы халык попугай кыяфәтенә турыланган.... Малай , өенә кайтса, әтисе телевизордан бик бирелеп футбол карый. Һәм әлеге малай, футболга мөкиббәнлек кешелекне ничек үзгәртергә мөмкин икән, дип уйга кала...Хикәясен инглизчәдән татарчага авыштырып “Ялкын”га юлларга мин күндердем. Ул, үзе укыган татарча әсәрләрдән, мәкаләләрдән чыгып,авторларының уртак вузда укуларын, соңыннан да бер казанда кайнауларын тоемлап микән, алар бар да бер алгоритмда язылган, минем хикәяне аңламаслар, дип карышып маташкан иде... Хикмәти Хода, әсәре басылды, журналның дарысы коры икән , менәтерәк...