Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 10 октября 2021 г.

ОНЫКЛАР ҺӘМ ХОЛЫКЛАР....

Быел җәйне оныкларым белән уздыру насыйп булды. Ә алар – алтау, һәм алтысында алты холык. Төркиядән кайтканнары бар да ак чырайлы, чәчләре дә аксыл бөдрә, ә Казанныкылыр киресенчә . Кечкенә Мостафа әле сөйләшми диярлек, бары тик тупка типкәч “гооллл!” , дип кенә елмаеп-балкып куанычын белдерә. Ә калганнарының “сайраулары” тыңлап туйгысыз... Иртә, көндез , кич табынга кай көн унике кеше җыелабыз. Төркиядән, Истанбулдан кунакка кайткан оныкларым Әмирхан, Нурбикә, Иделбикә саф татар телендә, ят телләрдән һичбер катнаштырларусыз сөйләшә. Ә бит аларның төрекчәләре дә бар. Әмирхан исә инглизчә дә иркен сөйләшә, русчасы да төзек. Ул, зонтикны кулчатыр дигәч, төрекчәсе шулай мәллә, дип кызыксынсам, юк икән. Канадада яшәүче ханым чит илдә яшәүче татар балалары өчен оештырган онлайн-мәктәп шулай өйрәтә булып чыкты. Узган ел Татарстандагы “Сәләт” лагерендә илдәш балалар русча, ә чит илләрдән килгәннәр, үзара укмашып татарча аралашкан. Бу вәзгыять чит илдән килгәннәргә ошамаган , кыргыйлык булып аңлашылган. Һәм үз даирәләрендә зарланышканда, оештыручыларны судка бирү кирәклеге турында фикер дә әйтелгән. Әмирхан, алай эшләсәк безгә мондый җыелу бүтән мөмкин булмас , бу юл белән мәсьәләне хәл итеп булмый, дип әлеге омтылышны сүрелдергән. Хактан да, юл чыгымнарын түләп чит илләрдән татар балаларын китертеп Татарстанда яшәүче милләттәш яшьтәшләре белән очраштыру , бер түбә астында яшәтүләре өчен Татарстан җитәкчелегенә дә, оештыручыларга рәхмәттән гайре ни дисең..Хәзер Татарстан авылларында да балалар русчага күчте, кулларындагы телефон шуңа каулый... Казанда яшәүләренә карамастан, оныгым Наиләнең дә, энесе Сөләйманның да Камәрия Зиннур кызы күп еллар җитәкләгән , оештырган атаклы, бердәнбер саф татар гимназиядә укулары сәбәпле татарчалары ярыйсы гына. Әбисе Наиләне, төртелеп тормый кызып-кызып әллә ниткән темаларга кереп сөйләгәне һәм скрипкада да уйнаганы өчен “Наилә -FM “, дип тә атап шаярткалый. Ә Сөләйман салмак, балалар бакчасы тәрбиясе үтемле булган күрәсең , татарча әңгәмәне гел рус теленә күчерү корылышында. Әмма аны өлкән оныгым, тэквандо көрәше буенча көньяк Кореядән кара билбау алуга ирешкән , ә алты яшендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бәйгедә Тукай шигыре укып гран-при яулаган Әмирхан оныгым “”Татарча сөйлә!” дип һаман-һаман туры юлга каулый. Дүрт яшьлек Иделбикә дә, Сөләйман абыйсы аңа берәр гаебен табып әйтә башласа, “татарча сөйлә!”, дип аны сүрелдерүне җайлады... Ишегалдында ике командагы бүленеп туплы уйнаганда татарча камил сөйләүчеләр командасын “татарраклар”, ә катнаш телгә каеручыларны “русрак”лар дип тамгалауны гадәт итү дә гаилә атлы дәүләттә туган тел өстенлеген тәэмин итүгә чүт кенә булышты.. Алай да теләгәненә ирешү өчен төрле вариантлар, чишелешләр эзләүгә маһир Сөләйман, ныкълык күрсәтеп вакыт-вакыт барыбызны да урыс теленә күчергәләп куя...Хәлбуки, үзенә кирәк булганда татарчасын тиз искә төшерә һәм, - Әбием, матурым, миңа конфет бирче, -дип , хәләл җефетемне чарасыз калдыра. Сөләйманның холык-фигылен ача торган бер - ике мисал китерсәк, даирәбездә татар телен уздыруда нинди көчле каршылык торуы аңлашылыр. Элегрәк булды монысы, йортыбызда ремонт ясалган җәйдә су торбаларын алыштыручы бригадир, Сөләйманнан, ә аңа ул чакта өч яшь кенә , “үскәч кем буласың”, дип сорагач, “мужчина!” , дигән җавап ишетте. Пилот, шофер, врач сыманрак җавап көткән ир-ат аптырап, сүзсез калды, аннары, - Нинди ахмак мин. Әлбәттә шулай. Син хәзер үк ир-җегет, Сөләйман. Бир әле бишне, -дип кулын кысып, аркасыннан какты. Нәрсәнедер ватканы өчен ,әнисе орыша башлагач ул , - Во первых , мин тугел, а во-вторых, мин случайно, -дип акланып маташкан.. Икенче тапкыр нәрсәнедер ваткач, “ник ?” , дигән сорауга, -Потому что всегда вот так вот бывает, - дигән җавап күндергән. Әнисе, бер айлык Мостафаны көйли-көйли, хәзер ыштанны алмаштырабыз чиста күлмәк киябез, аннары мәммәм ашыйбыз, ди-ди, тагын нәрсәләрдер сөйли –сөйли аны елаудан туктатырга азаплана, күңелен таба икән. Сөләйман әнисе тезмәсен бераз тыңлап торган-торгач, - Дай ему сказать! –дип куйган... Сөләйманның биш яшьлек чагы, минем бүлмәгә кереп, -Бабай, бир компьютер, -дигәне истә. - Юк, бирмим, -дип карышам. Сөләйман , бер сүз әйтми чигенә һәм чирек сәгать чамасы каядыр югалып тора да, янә ишектә пәйдә була. -Бабай, бир компьютер, -ди ул янә һәм тырналып беткән кулын суза. Баксаң максатына ирешү өчен бакчага чыгып бер уч крыжовник җые кергән икән онык... Миңа, бүлмәмне аңа калдырып китүдән гайре башка юл калмый... Шул елны әтисен кызык итүе дә онытылышлы түгел. Әтисе аны бакчадан җитәкләп алып кайтканда, бу бер кибет янында туктап, - Әти , әйдә монда керик, әле. Мадарин алыйк. Син бит мандариннарны бик яратасың, - ди. Болар кибеткә керәләр. Бер кило мандарин сатып алгач, әтисе чыгу якка ашыга. Шунда Сөләйман, кибеттәге барча гавәм ишетелерлек итеп. - Аааа! Үзенә мандарин алды. Ә миңа! Миңа нәрсә! Миңа бернәрә дә юкмыни? –дип тавыш кубара. Сатучылар һәм сатып алучыларның капылт игътибарыннан тәмам югалып калган әти кеше Сөләйман әйткән тәмнүшкәләрне тизрәк сатып алу җаен карый... Дүртенче сыйныфта укучы Наилә , җәйне ничек уздырдым дигән темага инша язарга тиеш икән, ә укытучысы Фагыйлә Гафаровна (исем үзгәртелде) артык кырыс, имеш. Ул, беренче сыйныфта укучы энесеннән , нәрсә языйм , язмасам “она меня убьет”, дип хәленең катлаулылыгын аңлатып, киңәш сорый. Сөләйман бераз уйланып тора да, җитди тонда - Делала уроки, дип яз. Ей понравиться , -ди... Моны ишетеп алган Истанбул кунагы Ильшат, - Бу бит укытучының хатын-кыз булуын истә тотып, ир-атларча киңәш бирә. Миндә мондый акыл утыз яшьтә дә булмагандыр, - дип, күзләрен очкынландырып, баҗасының улына соклану белдерә. Сөләйман, беренче сыйныфта укый башлаган көннәрнең берсендә, иртән, чак кына соңарып килгәч, ул керәсе сыйныф бүлмәсе кайдалыгын онытып җибәргән. Вахтада торучы ханым, яннарыннан узып баручы Фәгыйлә Гаффаровнаны туктатып, малайның проблемасын җиткергән. Фәгыйлә ханым Сөләйманга, эзләгәнен табарга табыша. Аерылышканда, Сөләйман югалып калмаган, - Говорили вы такая строгая , оказывается вы такая добрая, - дип, булачак укытучысы белән җылы мөнәсәбәт урнаштырып та куйган. Тегесе иелеп , бәләкәч егетне аркасыннан сөйгән, әле битеннән “пәп” тә итмәде микән... Һәрхәлдә, вахтада торучы өлкән яшьтәге ханым, Сөләйманны алмага килгән әнисенә шундый фараз тәгәрәткән. Үзе дә Сөләйманны үз итә имеш, чөнки малай аңа тоткарлыкка тарган телефонын көйләп биргән... Тукайның, “Сүз башым бит Шүрәле”, дигәне сыман, сүзем оныклар белән җәйне уздыруыбыз турында иде, ләбаса. Әйткәнемчә кай көн табынга уникешәр кеше җыелабыз. Аш-су әзерләү хатын , ә табындагыларның күңелен күрү минем җилкәдә. Кайсы көнне телләрне татарча чарлау юнәлешендә “буриме” ягъни шигырь оештыру уенына керешәбез. Менә Наиләнеке : Ашыйк әле ботка, таммас микән ботка, Әгәр тамса ботка, әрәм булыр ботка.... Әмирхан Төркиядә яшәсә дә татар теле дәресләрен Канадада яшәүче ханым оештырган онлайн мәктәптә татарча да белем алу сәбәпле, урынлы төзәтмә ясый: Ашыйк әле ботка, таммас микән ботка... Әгәр тамса ботка ботка, әрәм булыр ботка.... Уенны башкалар күтәреп ала . Нурбикә менә мондыйларны тәгәрәтә “ “Ашыйк әле чөгендер, Аңа кунган чебен бер....” Аңа җавап рәвешендә мондый вәзенле юллар яңгырый” Ашыйк әле кыяр, ул авызга сыяр... Ашыйк әле помидор, ул авызга сыймый. Зур... Янә: Ашыйк әле кишер, Ул авызны тишер... Сөләйманның да әйтер сүзе бар икән, ул Ашыйк әле конфит, Ул бит була манфит, -дип куя.. -Сөйләйман, андый сүз юк, -дип кырт кисә апасы Наилә. - Конфет дигән сүз бар, - дип җавап күндерә Сөләйман , тыныч кына. Кечкенә Иделбикәнең дә әйтәсе килеп тора икән. Ул, башкалар әйткәндә калган тар аралыкка “Ашыйк әле сабын!” - дип үз вәзенен турыларга ашыга. Һәм , күрәсең , җөмләне әйткәч мәгънәсен аңлап алып, сүрән генә, “Ул тәмле булмас”, дип тәмамлый... Иделбикә әбисен бик ярата, аңа кош-корт карарга да булыша. Бәрәңгене бакчадан кирәк саен гына казып алып керә торган эссе көннәр бу... - Әнә , бабаң бәрәңге казый, -дип әбисе әйткәнгә, Иделбикә, - Казый инде, син кушкач, -дигән җавап күндереп, минем хәлне шәрехләгән.... Әбисе, үз йомышы белән Казан каласын урап кайткач, икенче көнне аңа, - Кичә, бик күп йөрдең. Бүген өйдә генә тор! - -дип кисәткән... Иделбикә спортзалга йөреп гимнастика белән шөгылләнә, һәм безгә кайткач та җае чыккан саен күнегүләрен кабатлый. Тренировкадан әнисе белән машинада кайтканда, юл буе, -Әни ресторанга керик, минем шунда ашыйсым килә, -дип аптырата икән. Нурбикә дә , абыйсы сыман тэквандо белән шөгыльләнде. Ни кызганыч, пандемия зәхмәте сәбәпле ул спортзалны япканнар. Истанбулда кунакта чагымда аны каршыларга Босфор ярына урнашкан мәктәпләренә барып йөрдем. Аның артыннан гел бер төрек малае калмый иярә, аксыл бөдрә чәчләрен ошата күрәсең. Берсендә, арттан килеп кочмакчы булган иде, Нурбикә борылып та тормый, тэквонда ысулында аягы белән малайның ияк астына кундырды. Җегеткәй , кискән агачтай ауды. Аннары кагына-кагына урыныннан торып, моңаеп басып калды... - Кызым ник алай итәсең? -дигәнемә, - Борчый ул мине , -дигән кырыс җавап ишеттем. Нурбикә аш-су әзерләргә , сеңлесе Иделбикәнең көен көйләргә дә әнисенә булыша. Бик таләпчән.Табынны җыештырганда валчыклар , чәй , яки аш тамчылары күрсә, -Нишләгәннәр монда?! -дип ризасызлык белдерә, өстәл чүпрәге белән юешлекне тиз сөртеп ала. Абыйсы белән бәхәс чыкса , әйтәсен әйтеп бетерә. Хәлбуки, һәр сүзен уйлап сөйләшүче мәктәптә укуы өстенә институтка йөреп ( ул бу хокукка имтихан тотып, йөз мөмкинлектән йөз балл җыеп иреште)программистлыкка да өйрәнүче абыйсын бәхәстә җиңә алмагач, турсаеп, әнисе килеп дәшкәнче сөйләшүдән шып туктый. --Кызым, ни булды?-дигән сорауга, “Булды монда хәлләр!” яисә “Ачуымны чыгардылар!” кебегрәк җаваплар күндерә. Әмирхан, бер мәлне татарча әдәби әсәрләр укып мавыкты. Хәтта Казанда нәшер ителүче балалар журналында “Тутый кош хәбәре» исемле фантастик хикәясен дә бастырды. Ә бер сөйләшүебездә, -Алар (ягъни ул укыган татарча әсәрләр) барысы да бер алгоритмда, -дигән фикер тәгәрәтте. Ахири дустым, Мөслимдә яшәгән Мөдәмилнең дә ,инде мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, мин мактаган замандаш татар шагыйрьләренең ниндидер уртак калыпта иҗат итүләрен искәртеп, аларга оядашлык хас”, дигәне бар иде. Аның белән дә бәхәскә керелгән идем, онык фикере белән дә килешәсем килмәде. Әмма Әмирханның минем дәлилләргә исе китмәде һәм ул, - Бабай синдә мантыйк ( ягъни логика) юк икән, -дигән кырыс хөкемен тәгәрәтте... Мин гаҗиз калып, янәшәбездә торган Нурбикәдән, - Кызым, миндә мантыйк юкмыни? -дип сорадым. -- Бар,бар, бабай. Әзрәк мантыйк бар синдә, -дип тынычландырды анысы... Озын сүзнең кыскасы , барлы -юклы мантыйк илә оныкларым турындагы бу язмамны Укучы Галиҗанәпләре гаеп итмәсен иде, дигән теләктә калам...”Эт картайса коерыгын сөйрәр, кеше картайса үткәнен сөйләр”, дигән әйтем бар. Тик җөмлә тәмамланмаган ахры, минемчә аңа “һәм киләчәк турында уйланыр”, дигән азак җитми...