Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 25 января 2021 г.

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

ТЕКӘ ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ Мәктәптә өчкә -көчкә уку - урта белем кыясын ун ел чуку. Математика дәресләрендә мокыт саналу. Өчле белән баскан-изгән аттестат алу. КДУ карынындагы татфилфакка кендек бедзн бәйләнү: имтихансыз , конкурссыз гына студентка әйләнү.. Ә урнашкач тулай торакка, шигырьләр чыгарып яту пружиналы караватта. Язганнарны гәҗитләргә юллау, шагыйрь булам тәки, дип еш-еш сулау. Бөеклек турындагы хыялларда ою, башка факультетларда чын белем эстәүчеләрнең кимсетүле карашларын тою... КПСС тарихы һәм үз - үзен татарча аңлата алмаучы татар филологиясе дигән “фән”нәрне өйрәнү, университетта югары белем алам, дип сөйләнү... Кимлек касәфәте белән зурлык маниясен графоманлык арбасына парлап җигү . Парнас дип юрап, Самасыр тавына таба җилү. Диплом алу. Дәүләт химаясындагы редакция ишеге катында урын табу. Мәкаләләр, шигырьләр сырлаштыру, милләтне кысалар, дип мырлаштыру. “Шәп язам бит !” -дип яклану... Тәнкыйтьләсәләр, “көнләшәләр!” –дип аклану... Тагын ни? Тәмәке көйрәтү. Милләтне яшәргә өйрәтү... Өч тиенлек фикерләргә кысталу, тиражсыз басмаларда остару...Мәскәүдән зарлану...Рухташ графоманкалар белән парлану....Оядашларга терәк булу, бүләк бүлешкәндә, чүп-чарларын хуплар өчен кирәк булу... Әсәр арты әсәр әтмәлләү, бәян сырлау, роман тәпәләү. Милләт, милләт, ди-ди авыр сулау, миңа премия бирмәү –милләт йөзенә төкерү ул, дип дулау. Мандатка үрелү, ихласлык сүрелү, ялганга уралу,түрәләргә ярап, “үр” арты “үр” алу. Мөхәррирлеккә ашу! Башны һәм артны кашу... Син мине, мин сине кагыйдәсе нигезендә макталу, чират җиткереп, Тукай премиясе, ә аннары “халык язучысы” дигән ат алу. Терсәк тырпайтып ыру-еру, һәртөрле башка бүләкләрне, эресен -вагын яшьләргә калдырмый рәттән уру. Наданлыкны зур гыйлем шәкелендә тәкъдим итү, “хуҗалар” өстәленнән “сөяк” көтү. “Халык хезмәтчесе” булу, “савытник”лыкка сыпылу... Салган баштан “мин-бөек ”, дип очыну, үлгәч, һәйкәл салмаслар , дип, кычыну, милләтпәрвәр булып егетләнү, кемлекне сизмәсләр , дип өметләнү... Оядаш түгелләргә юлны ябу, русча язарга күчкәннәргә гаеп тагу... ...Гомерне бушка уздырганнар да яшьлеген сагына, кем идем, кем булдым, дип әтәчтәй кагына. Шомарту табигый кайбер кытыршы мәлләрне, онытып калдыру биографиядәге күңелсез хәлләрне... Йолдызлар хакында такылдап кылган дуңгызлыкларны, вөҗдан намус турында акыл сата-сата кылган юньсезлекләрне... Көтәргә була хәтта, сөю шигырьләре укып, гарип кызны алдауны, ә максатка ирешкәч янында минут та калмауны... Яки, авыр җинаять кылуны һәм тилегә сабышып котылуны.... ПРУТКОВЧЫЛАР Бар руста Козьма Прутков - уйлап табылган әдип ; Шул исем артына качып тәкъдим ителә кәмит . Псевдоним түгел Прутков, Козьманың бар үз йөзе, үз холкы вә үз фигыле, фикер сөреше , сүзе... Бар татар язучылары. Һәм дә бар шагыйрьләре.Янә бар тәнкыйтьчеләре , өстәмәсенә тагы... Язган роман, бәяннары, “акыллы” җөмләләре, шигырь вә поэмалары,тәнкыйть мәкаләләре, Прутковча ала сулыш! Исән Козьма әмәле! Әрсезлекне әләм итү - шәкертләре гамәле... Прутковчыны өркетми тәкыйтчеләр талкуы... Максаты - катыргы тышта исеменең балкуы .... ӘТРӘК - ӘЛӘМ Әтрәк-әләм түбән иелүчән,түрә хуплавына сөенүчән, югарылар кырын караш атса, җаны-тәне илә көенүчән...Әтрәк-әләм маһир тырпаерга, кылтаерга, әзер, туңкаерга, өстәгеләр артларына типсә, шыңшып, бер почмакка чүңкәергә... Әтрәк-әләм гәҗит- журналларда, яхшы әсәрләргә юл юк анда,укыйм дисәң, бер ни табам димә, яшәр өчен сулыш кысылганда... НӘФИС, ИҖТИМАГЫЙ, СӘЯСИ... “Казан утлары” –укып туйгысыз, һәм кыйбат та түгел бәясе, “әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Романнары саллы, шактый ерак башы һәм азагы арасы... Эч бушата монда шагыйрь-шөгърә, ассызыклап , агын-карасын.... Авторларның оялары уртак - бар да тәмамлаган –татфилфак, аннан редакция урындыгы алар өчен булган толпар ат... Иҗат иткән алар арып-талып, җиң сызганып, терсәк тырпайтып. Шактый нык сизелә уртак калып,барны күрмәү, юкны купайту... Галим-голәмәләр тора монда милли тарихыбыз сагында ,күптән түгел укып чыктым әле Яуширмә авылы хакында...“Ширмә” сүзе елганы аңлата бугай,- дигән галим,- шикелле... Моның ише “гыйльми” расламалар журнал битен ямьли бит инде... Капылт искә төшә , безнең якта җәмгысе өч авыл “ширмә”ле,хатыннары чая, кызларының күз- керфеге озын, сөрмәле.... Орымширмә белән Караширмә Мишә тугаенда, янәшә! Ике авыл - гүя ,су буенда Ик(е)шермә хакында серләшә.... Ә бит “ширмә” төптән уйлап баксаң һичшиксез - гаскәри атама, “яу” , “орым” –һөҗүмчеллек билгесе, хәрби бүленешкә тап-таман... Әби патша юлыннан кайтышлый Казан каласыннан Сабага,“чы” (че, җе) иҗекле, һөнәр белән бәйле авыллар тезелеп калалар...Княжа( Кенәче?), Чуча(Сучы?), Күкчә(е), Теләчә(е) кала, Ачы(Ашчы?), Тиләҗе һәм Кибәче ( Көбәче? Галим-голәмәне мондый тезелеш артык рухландырмый күрәсең... Аптырагач барсын читкә куеп, укырга керешәм хикәя. “Таккүз”* атлысы кулга эләгә, “такбаш” сүзен күреп шыкаям... Ә кем белә бәлки урынсыздыр,юк-барга юлыгып хурлану, “КУ” журналы өчен хозурлыктыр, яңа сүзләр белән нурлану.... “Такбаш”лы “КУ”, шактый кызык журнал, һәм кыйбат та түгел бәясе. “Әдәби- нәфис” ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Таккүз* - “КУ” журналы идарәсе әгъзасы Рабит Батулла хикәясе. МӘКТҮБЕ НИНДИ, МӘКТӘБЕ ШУНДЫЙ... Калын томнар булып чыккан татар халык әкиятләре - Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан.Татар халык әкиятләре атлы башка тупламнар да, бер камырдан “бии” бар да, уртак тамырга сырышкан...Хезмәт тора өч бүлемнән, хайваннар турында башта, тик тармадым ул эргәдә йолдыз кашка чабыш атка... “Әтәч белән төлке”, дигән әкият ача ул бүлекне, эчтәлек болай: әтәчкә мөрәҗәгать итә төлке: Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны”,-ди.Әтәч әйтә: “Алай булгач, уят башлап имамны”, -ди. Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. “Кадалгыры, тәһәратем ычкынды”, -дип , төлке , шыла...Әкиятнең икенчесе “Торна белән төлке” атлы, мәктәптә уткән Крылов мәсәленә ныкъ ук тарткан...Өченче әкият “Аю, бүре, төлке”, дип атала, имеш шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала.Ниятләре :“Киләчәктә бер затка да тимик”,- була,боларга дөя иярә, алар аны тотып, суя... Дөянең эчәк-карынын аю күлгә барып юа, күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя... “Наян төлке” дигән әкият , күпләргә ошыйдыр шаять,ике улын илтә бүре, төлкегә күп бүләк төяп. Мөгәллимә Төлкебикә, “ укытам” , дип алып кала, “ике атналык ризыкъ”, дип, нәни бүреләрне чала... “Нәзәкатьле” әкиятләр тупланган шәлкемнән арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр рәтенә барып карыйк... “Елан патшасы Шаһмара” ... Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч савытта кайнатам , дип өчкә кисә... Икенче әкият –“Зөһрә”, аның анасы бик “ушлый”,күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән чабып өзә шуның башын гаярь ана, бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – “Каракош”, иншамы соң дип торышлы, ул “Аленький цветок”ка нык ошаган, патамышты...Аның артыннан килгәне, “Балыкчы һәм гыйфрит” була, шуннан бер өзек китерик : “ Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала һәм гыйфрит торды, дип куана, патша малае тота да, бу гыйфрит хатынын чала...” Адәм итенә мөкиббән диюләр күп бу бүлектә, турап өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр..Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә,иң алгы сызыкта Шомбай, алдап-йолдап гомер итә...Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый,мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый- мактый?... Әкиятләр иң әвәле җәлеп итә сабыйларны, татар балалары өчен шундый товар ярый ахры? Мондый хезмәтләр иясе , исеме матур ИЯЛИ, түлке миндә бер вапрус бар, аны кимнәр соң иярли? “Фольклор”ны зачет өчен тәпәлиме студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны духтыр илә кандидатлар? Титул- дәрәҗә алырга мондый “мал” торамы ярап?Фән диңгезендә йөзәме кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына , гавәм, көтә микән дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм, хуш, вәкәләте вәссәләм.. МЕТАМОРФОЗА ( КИСКЕН ҮЗГӘРЕШ) Бул минеке генә , юкса бетәм! Үлә - бетә сине генә көтәм! Сине сөям, сине генә телим! Үлсәм үләм, башкаларга бирмим ! Сине генә даулый минем күңел,синнән башка мин бит беркем түгел,сине генә аулый минем күңел, ки дә камыт, арбабызга җигел.... Әтрәгәләм шагыйрь шулай сырлый. Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...Рухи хәерчеләр эчтән елый ,шундый чүп-чарларны тыңлый-тыңлый... Ә бит ихлас гашыйк андый булмый! Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...Аңа шартлар һәм таләпләр куймый ,тик аның хакын хаклауны уйлый... ... Онытылмый бер борыңгы кыйсса , ахыры тетрәтә, чыкмый истән, гадәти бер сөю өчпочмагы : сылу кыз һәм ике егет тагын. ...Сөйгәнем, дип берсе төшә суга, бергенәм , дип керә янган утка, үз күкрәген куя ахыр чутта, көндәшенә кемдер аткан укка... Кыз иңрәвенә каршы шул егет,соңгы сулышында телгә килеп: -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -дип әйтә дә, тынып кала, җансыз...... Замандаш әдипләр иҗатында, кытлык, адәм рәтле ир затына . Геройлары үзләре күк мүкләк, укыса кем, интегәчәк, үтләп.. СОРАУ Башкорт “йәшлек” диеп яза,ул йәшлек, булып укыла, татар “яшьлек” дип сырлагач, йәшлек ёшьлёккә сыпыла.“Къазан къала”, дип язылмый,ә языла “Казан –кала”, һәм татарның башкаласы нәҗес савыт булып къала.“Сука” сүзен укыйсың да, күңелләрне сагыш баса... Язын бакча эшкәртергә ана эт җикмибез, ләса....Аһ, татфилфак галимнәре, кандидатлары духтыры ...Шушымы безнең алфавит, инәгезне корт чаккыры! ТУҢ ТОМНАР КӘСАФӘТЕ Телебездән, җырыбыздан югала моң,сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә шом. Әдипләребез артыннан коела ком. Күрче, чыгарып яталар том арты том... Томнар гына кибет киштәләрен күрми, аларда ни язылганын һичкем белми... Китапханәләр шул малдан шыплап тулган,чекерәеп тора алар уңнан, сулдан. Бу тәртипне кем кануный уңайлады? ..Әлбәттә милләтнең шома шомбайлары! ... * * * "КУКУРУЗ ЧӘКӘНЕ ”, дигән хикәя язган идем, Елга исемле журналга шуны юллаган идем, Әсәрегезне ошаттык!- дип , хуплап, зурладылар, Апрель аенда“ чыга”, -дип мәктүб тә юлладылар. Соң мәлдә баш мөхәррирдән яман хәбәр саркыды, Кемдер, һәр өтерен укып, аңа төшкән аркылы... Кем ул, кайсы, закон бозып хикәяне суючы? - Без түгел, - ди “медианерлар” , - әсәреңне тыючы... Әдәбияттан әдәпне ниткән затлар качырды? Рәсәйне П....россия , дип яздылар. Басылды… Минем нәни хикәямнән ниткән гаеп табылды? Башкортстанга рәхмәт бар. Шуңамы юл ябылды? Этлек кылучы ялгызмы, өер кылган “эш”ме бу? Гүзәл Яхинаны яклап , язган өчен , үчме бу? Мондый гамәл өчен кемдер орден-медаль алдымы? Яки утыз тиен көмеш кесәсенә салдымы? Редакция кабул иткән, имеш, мөстәкыйль карар... Беләсе килә, шәхсән кем салды әхлакый зарар? “Без капчыкта ятмый” ,-диләр, бер беленер дөреслек; ..Чамалыйм, памперс киеп йөридер ул тирес бит... АЛЕКСАНДР ГАЛИЧ (Рөстәм Зарипов тәрҗемәләре) ДӘШМИ КАЛУ, КАТЫЙЛЬЛЕККӘ БАРУ... Өлкәннәр чутында без күптән, Балачак еракта, ул үткән... Әкияти хәзинә эзләүгә Омтылыш сүрелгән күзләрдә... Эсселек бөркегән чүлләрдә, Салкынлык саркыган җирләрдә, Казыну - файдасыз мәрәкә, Эндәшми калуда бәрәкәт... Дәшми кал , баерсың , этләшмә, Йом күзең, эндәшмә, эндәшмә! Тыңлама ярсыган йөрәкне Акылга ышанма , кирәкми... Чыдадык, гел телне тешләдек... Карышмый, ә хуплап дәшмәдек , Кемнәрдер шаулады, даулады... Киттеләр бу җирдән аннары... Юлы бер югалып калмауның, Кәнәфи, түрәлек яулауның, Дәшми түз, сүзләрдән күбенче, Берзаман булырсың беренче!! Ә инде ирешкәч максатка Уксыта һәртөрле сафсата; Мең тапкыр расланган, чын әгәр, - Энәшмәү - алтынга бәрабәр!.. Башкалар кычкырсын буылып, Рәнҗештән, ачлыктан ачынып! Үзгәләр дуласын, шашынып!... Ә син тор бер читтә, кашынып... Баю тиз, ...әнәсен сатыйм ла , Әверелү бик ансат катыйльгә... Ни кирәк тормыштан, шуны ал, Дәшми кал, дәшми кал, дәшми кал... * * * (“Тагын җен турында” (Еще раз о черте) шигыреннән өзек) ... Алдаш, якын дусларыңа ит хыянәт, Фәхештә чик рәхәт уңда - сулда; Килер кыямәт, тотарсың җавап... Аңла , анысы бит әле аның соңра...

четверг, 21 января 2021 г.

Җ Ы Е Н

Кайнар нотыклар ясала Язучылар җыенында, Иснәнеп кабул итәсең Куесын да, сыегын да.... Мәмрәп тә кителә кайчак Кемдер бушатканда эчен , Менә тагын берәү сөйли: “-Мин яшәдем милләт өчен! Мәйданда азатлык даулап, Селтәп мунчала кылычны , Аңлапмы, аңламыйчамы Дәү абзыйга ныкъ булыштым... Яудырган гаепләүләрем Шуның файдасына чыкты , - Мәскәү алдында идеаль Толерант образ калыкты.... ... Спарринг партнер сыйфатында Йөргән чорым калды ерак, Инде Гүзәл Яхинаны Талку өчен җитте чират... Ник бар да укый Гүзәлне, Һәм мактыйлар күккә чөеп!? Әллә ничә премия Тапшыралар аңа өеп..... Мин дә иҗат итәм ләса, Татарым, дип, ярсып-дулап. Тукайдан бүләк килмәде Җитмешемә дә турылап... Социаль челтәрне ярып Ишетәсездер үкерү : “Миңа премия бирмәү, Милләт битенә төкерү!...” ...Кемнеңдер төрткәләвеннән Шул мәлдә уянып китәм, Бар да кайтырга кузгалган, - Җыеныбыз тәмам икән....