Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 24 июля 2018 г.

КҮҢЕЛ МОҢГА СУСАГАН ИДЕ...


                     

              Яшь барган саен ,  якын дуслар берәм-берәм бакыйлыкка күчә тора. Шул сәбәпле   телефоным әллә нигә бер генә “уяна”  башлады ... Бәхеткә биш оныгымнең иң кечкенәсе яшь ярымлык Иделбикә , әнисен, телефонына ымлап, “баба!” , дип көн дә  тинтерәтә...Рәхәтләнеп аның белән сайрашабыз...
            19 нчы май,дип истә калды, төштән соң ниһаять  кесә телефоным  исәнлеген белдереп безелдәп, экранында “Хәйдәр” дигән язу эленде.  Кайсы Хәйдәр икәнен аңышырга өлгермим, ягымлы тавыш иясе, “дустым, без Шәмәрдәндә, концерт белән килдек, афиша куярга өлгерелмәде, гаиләңне алып мәдәният сараена рәхим ит, кичке 6 да башлыйбыз 8 дә төгәллибез, уразада булсаң, авыз ачарга өлгерәсең”, ди.  Баксаң озак еллар филормониядә баянчы булып эшләгән күптәнге танышым  Хәйдәр  дус Сафин икән. Аның белән әңгәмә төгәлләнеп озак та үтми телефоным янә  терелә, һәм бу юлы Татарстанның халык артисты баянчы, композитор,   Фәрит Хатыйпов “борчый” :“Рөстәм дус -без Шәмәрдәндә.   Хатыныңны ал да концертка рәхим ит,  билет аласы бар дип  хафалана күрмә, ул бушлай, ямьле Рамазан аенда халыкка игелекле   гамәл сыйфатындагы эш”, - ди. Баксаң филормониянең иң олпат концерт бригадасы президент бүләк иткән  затлы автобуста  ерак араны якын итеп  тиз арада Казаннан Шәмәрдәнгә килеп җиткәннәр...
          Фәрит Хатыйповның иҗади уңышлары арасында минем карашка иң иң дигәннәре,  –Зөлфәт (Дөлфәт  Маликов) сүзләренә иҗат иткән “Һаман яратам”, һәм Гөлшат Зәйнәшева сүзләренәсе  “Сакладым синен күңелемдә” дип атала. Бу шагыйрьләр – Тукай бүләгенә лаек булды, ә аларның шигырьләрен   җыр канатларына күтәреп халык күңеле түренә алып кергән якташым Фәрит Хатыйпов та мондый бүләккә ирешер  дигән өметтә калам..
                Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда “татар җыры” дип “Болгар радиосы”, ТНВ тәкъдим иткән  эшләнмәләрне тыңларга тырышып та әллә ни уңышка ирешә алмыйм. Артта калганмындыр, аңлап җиткермимдер дип уйлап,тәвәккәлләп   эстрадабызны балкытучы заманча йолдызларыбызның  концертларын карарга тырышуларым да булмады түгел.  Колак тондыру аша тамашачы күңелен    такмак  ритмына турылаудан гайре  һич ни тапмадым... Кем белә,  бәлкем артык  очсызлы эшләнмәләрне популярлаштыру корылышында  эфирны дөңгечләүче чыганакларга “рәзил-ТВ”, рәзил-FM  кебек атамалар бирү сәгате дә суккандыр... Шундый   көфер уйлар да җанны бимазалап куя вакыт-вакыт...   Татар матбугатында бу темага дистәләрчә мәкаләләр басылды , юмор остасы шагыйрь Ләбиб Леронның соңгы ике китабында да бу проблема үзәк урынны алган, ә  “йөк” һаман үз урынында...
            Машинамны кабызам һәм  үзем яшәгән , халык теленә Шәмәрдән-2 дигән  исем белән кергән микрорайннан Шәмәрдән бистәсе  үзәгенә  юл алам. Концерт башланырга  вакыт ярты сәгать чамасы, афиша булмавына карамастан зал  халык белән шыгърым. Мин сәхнә артындагы бүлмәгә кереп  танышларым белән күрешергә ашыгам. Баксаң биредә  таныган күргән күрешкән кешеләр тагын бар, ләбаса. Бар да халык артистлары. Һәм ниндиләре генә! Җырчылар Эмиль Җәләлетдинов, Георгий Ибушев, Лена Бичарина,  Фердинант Салахов, һәм нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров.....
           Хәмдүнә Тимергалиева  композитор, музыкант  Вадим Усманов җитәкләгән ансамбль озатылышында мин язган “Тамчы гөл” җырын беренчеләрдән булып яңгыратучы җырчы буларак миңа бигрәк тә үз һәм якын. Ул башкарган “Җомга”  , “Мәдинә гөлкәем”, “Ялгыз каен” җырлары  халык күңелендә мәңге сакланырлык булып урын алган... Эмиль ага Җәләлетдиновның  хакыйкый классик шигырьләребез иҗатына гашыйк  шәхес икәнен ишеткән бар иде. Мин аңа Тукайны русчага тәрҗемәдә дә яттан белүемне әйтеп мактандым , чөнки  урыс дусларга аның бөеклеген башкача аңлатып булмый, дип аңлатма бирдем ул мавыгуыма. Һәм  “Мәхәббәт шәрхе” атлысын яттан сөйләп тә ыргыттым.   Һәм шуның белән  шул, Эмиль ага белән контакт  урнаша куйды. һәм  аның буасы ерылды, ул Габдулла Тукай шигырьләрен бар матурлыгында борыңгы сүзләрне үзгәрмичә  сибә башлады.  Георгий Ибушев белән  сөйләшер өчен уртак тема җәһәт табылды. Беренчедән бу моң иясе , консеватория  мәктәбе узган хакыйкый җырчыны минем мәрхүмә әнием бик яратып тыңлый иде. Янә килеп,   мин тәмамлаган КИСИ (төзелеш институты) деканы, югары математика укытучысы, инде мәрхүм Иван дәдәй (Иван Петрович Семенов) уртак танышыбыз булып чыкты. Георгий әфәндегә интернетта, блогымда (Блог Рустема Зарипова) клиплар бүлегендә эленгән җырлар арасында “Иван дәдәй” атлысы да булуын җиткердем, үзе алынмаса Алинә Давыдова кебек гүзәл җырчылар башкарса да бик мәмнүн булачагымны белдердем...
            Лена Бичарина, Фердинант Салахов, Рәбига Сибгатуллина, Рәшит Сабиров сөйләгәннәре тамашачылар ихлас яратып кабул итте. Ә инде  сәхнәгә Хәмдүнә Тимергалиева чыгып җырлый башлаган зал һәм сәхнә бербөтенгә әйләнеп, җырларда эреде...  Хакыйкый халык җырчысы әнә шундый тылсымлы хәсияткә ия була торгандыр, күрәсең... Әлеге өлкән яшьтәге артистларыбыз да номердапн номерга яшәрә, матурая барып , безләргә сокланырга, сокланырга һәм тагын бер кат сокланырга  гына калды.   ...94 яшьлек Эмиль ага сәхнәгә чыгып Габдулла Тукайның  атаклы “Пар ат” поэмасына көйгә салып  йөгерә атлый җырлый башлагач, ул гаярь егеткә, ә  Фәрит Хатыйпов белән Хәйдәр    Сафин япь-яшь малайларга әйләнә куйдылыр... Сәхнә кешене яшәртә дигәннәре хак, күрәсең...    
         Залга мөрәҗәгать итүче җырчыларны күргән бар ла ул. Алар әйтә, әмма  беркөнлек гомерле җырны зал күтәреп алмый,  кушылмый,  битараф кала... Ә менә Эмиль ага Җәләлетдинов Әхмәт Ерикәй сүзләренә татарның атаклы һөнәри композиторы  Солтан Габәши иҗат иткән   “Күккүк” атлы җырны, дөресрәге музыкаль композицияне башкарганда , залны үзенә кушылдыруга бик ансат иреште.  Ул “күккү” дип залга дәшә һәм  зал да аңа шулай, дип җавап бирә...                 

           Искиткеч концерт булды Шәмәрдәндә, филормониянең өлкән гвардиясе  тамашачының колагын түгел, ә  йөрәген яулау корылышында булып, моңа ирештеләр дә, рәхмәт яугырлары... Аларга, бистәдәшләрем исеменнән  саулык-сәламәтлек, һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калам...

пятница, 20 июля 2018 г.

ҖЕТЕ ЯШЕЛ ТИЗ УҢМАСМЫ?


                      

                          Яшь чагында кызлар булды телебездә,
                          Аракыдан баш тартмады беребез дә...
                          Кинәт кенә әүлиягә әйләндек без,
                          Анализлар биреп йөргән көнебездә...
         
                                                                    Ләбиб  Лерон
             
           Кем әйтмешли,   ай күрде, кояш алды, ямьле рамазан ае да  узып   китте.  Татарстанда ураза тоту вакыты сәгать ярымга  үзгәртеп корылган 2014 нче елдан бирле, Хак тәгалә ярдәме белән  һава  салкынча торганга күрә,  яңача ураза тоту  быел да  авыр булмады.Матбугатта , VI республикакүләм ифтар уңаеннан  ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышындагы ”әлхәмдүлиллаһ, яшәгән җирлегебезнең климатик һәм географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә ураза бездә  19 сәгать дәвам итә”, дигән җөмләсе,  мөфтиятне ул җитәкләгән чорда җөмһүриятебездә  ураза вакыты үзгәртелүен, озынайтылуын ассызыклауны  күздә тотты  булып аңлашылды...Хәлбуки, мин фәкыйрьгә   ниткән климатик үзенчәлек турында сүз  баруы һәм климатик үзенчәлекнең  ураза вакытын озынайтуга нинди дәхеле -катнашы барлыгы гына аңлашылмады...  Һәм  географик үзенчәлек  дигәндә нәрсә күздә тотыла икәнлеге дә сер булып калды... Туган үскән җиребезнең  кай төше кайчан географик һәм климатик яклап ничек  төрләнүе хакында  фәнни ачышлар  ясалуы хакында хәбәрләр ишетелмәде шикелле...
            Ураза тоту вакыты-тәртибе  үзгәрешен хупламаучы, танымаучы  яки танырга теләмәүче мөселманнар да бар, бигрәк тә элек-электән, атеизм котырган дәверләрдә дә дингә тугъры калучы өлкәннәребез арасында...Шул исәптән мин үскән Юлбат авылында да һәм гомер сөргән Шәмәрдән бистәсендә дә андыйлар юк түгел... Бу хакта мин 2014 нче елны “Татарстан яшьләре” газетасының  4 сентябрь санында басылган “Кояштан ник куркабыз?” исемле мәкаләмдә   искәрткән идем инде...Әлеге  мәкалә “Матбугат ру” сайтына да  эленеп, эчтәлеге уңаеннан кызык кына фикер алышулар барды. Әңгәмәдә катнашучы  берәүнең,  “Татарстан глобусы” буенча ул шулай тиеш, дип теш агартканы да онытылмый... Озын сүзнең кыскасы, мәкаләдә язылганнар белән килешүчеләр байтак булды,  сыңар ризасызлык белдерүче  дә очрамады, Хак Тәгалә бар иткән кояштан өркүне куәтләүчеләр дә табылмады...
            Шәҗәрәмдә берничә буын дин әһелләре торган ( ә Фәхретдин атлы ерак бабам Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе белән хат алышкан, бу хакта Шиһабетдин Мәрҗанинең1989 елны кабат нәшер ителгән “Мөставадел - әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар”  китабында  329  биттә  язылып, оригиналда 176 биткә сылтама куелган) нәсел вәкиле буларак мин фәкыйрь күңеленә дә,   “динне авырайтмагыз” дигән хәдискә чапырыш   яңалык,  яшермим,  хуш килмәде. Дөрес аңлаган булсам ошбу карарны уздырганда мөхтәрәм Җәлил хәзрәт тә энтузиазм күрсәтмәгән  һәм Саба районы мөгътәсибе  дә бөгелеп төшмәгән...
          Совет чорында халыкка хилаф  карарлар  “хезмәт ияләренең күп санлы  хатлары, мөрәҗәгатьләре, теләкләре  нигезендә”, дигән кереш җөмлә ышыгында кабул ителгән. Бу яңалыкны гамәлгә ашыру зарурлыгын дәлилләү уңаеннан  да ниндидер хатлар телгә алына...Әмма дини басмаларда да , ирекле матбугатта да, интернет сайтларында андый хатлар күзгә чалынмый... Янә килеп ниндидер  астрономия галимнәренең дә бу яңалыкка нигезләмә тудыра торган язмалары  очрамады...Хәер, фараздан, андый галим табылган очракта да,  капма-каршы фикер белән чыгыш ясаучы башкалары авызларына су кабып торырлар , дип кем кистереп әйтә ала... Тик  бу хакта да  ниндидер фикер алышулар баруы   матбугаттта да,  интернет форумнарында  да чагылыш тапмады. Халыкара танылган  дин галиме, үз чорында  мөфти булып торган атаклы Риза агабыз Фәхретдинов та мондый үзгәреш зарурлыгы турында ләм-мим бер ни язмаган.  Һәм аннан алдагы һәм  соңгы мөфтиләрне дә бу мәсъәлә борчымады, тәҗеллеге көн тәртибенә  менмәде... Әлеге ноу –хауны  тәҗеллеген дәлилләү өчен  Татарстанның кайда урнашачагыннан  хәбәре юк һәм була да алмаган  “ибн Фәлән” тегеләй  әйткән, “ибн  Төгән” болай әйткән дигән ык-мык сылтамалар белән генә ерак китеп булмый, ләбаса...  Аяныч ки, кесәләрендә рәсми журналист таныклыгы йөртүчеләребезнең берсе дә күптән түгел мөфтилек иткән Габдулла, Госман, Ильдус  хәзрәтләрнең әлеге  үзгәрешкә карата мөнәсәбәтләрен, фикерләрен  өйрәнеп,  журналист тикшерүе уздырмады...   
 
           Алай да танылган журналист Искәндәр Сираҗи язмаларында   дин әһелләре дөм  үги ителми...   Әйтик, быелның16 апрелендә “Азатлык  радиосы” сайтында  Искәндәр Сираҗи белән корылган әңгәмәдә,  ул чыгарган “Сираҗи сүзе” газетасында,  аның хәзерге мөфти хәзрәткә мөрәҗәгате турында сүз бара. Минем игътибарны    журналистның , “Сез үзегез "татарлар өчен традицион булган ислам" хакында сөйләргә яратасыз, үзегез безнең өчен генә түгел, хәтта Төркиянең үзендә дә артык ортодоксаль саналган, Урта гасырларда торып калган Исмәгыйль ага тәгълиматын таратасыз,” дигән җөмләсе уйга салды.. Ураза тоту вакытын үзгәртү  матавыгы әлеге расламага барып чыкмыймы  икән алай-болай?... Искәндәр Сираҗи мөрәҗәгатеннән   җан тынычлыгын алган янә бер өзек китерү дә урынлы  булыр төсле: "27 мартта Русиянең динара шурасында исламга, мөселманнарга, республикабызга бик зур зыян салырдай чыгыш ясадыгыз – ниндидер "ваһһабчылык"ны канун нигезендә тыярга өндәдегез.... Моңа үз башыгыз җиттеме, әллә чиркәү тирәсендә йөрүче берәр "дустыгыз" киңәш бирдеме?”Ягъни , әлеге  ачынып әйткән реплика, вакыт  үзгәртү турында  карар  ниндидер “киңәш”кә , басым ясауга буйсынып тумады микән, дигән  гөманга да урын калдыра  ... Янә килеп, төнге клубларга бару ниятендәге гөнаһлы мөселманнар өчен  генә кулайдыр ул иртәңге намазның төн уртасында тәмамлануы...
        Рамазан ае башланыр алдыннан  “Хозур” телеканалындагы мөфти хәзрәт үзенең чыгышында   җәмәгать намазларын кыскарак  тотуны хуплавын белдереп, моны физиология белән бәйләп  сөйләгән иде... Хәлбуки, кайбер имамнарыбыз ул башлаган озынайту тенденциясенә үз өлешләрен кертергә атлыгыпмы,  киресенчә, озынрак укуны хуп күрә... Алар, гавәм алдында үзләре кабатларга яраткан“әмирләрегезгә буйсыныгыз” дигән хәдисне “миңа буйсыныгыз”, мин әйткәнгә күнегез”  дигән мәгънәдә  генә аңлап,  үзләренә дә кагылуын танырга  атлыкмыйлар... Әйдәгез, бераз гына арифметиканы искә төшереп алыйк ... Тәравих намазына килүче ураза тоткан мөселманнар иң әвәле ике рикагать мәчет намазы,  аннары җәмгысе алты рикагатьтән гыйбарәт( дүрт фараз, ике сөннәт  ) ястү намазы укыйлар. Аннары   егерме рикагать  тәравих намазыннан соң,    өч рикагать витр намазына чират җитә. Аннары  озаклап, тәсфилле дога кылына. Әнә шуларга  ураза тоткан 19 сәгатьне кушкач,  һәм  мәчеткә бару кайтуга юлга киткән вакытны да өстәсәң, егерме дүрт сәгать җитмәсә дә ни гаҗәп?  Физик эш белән шөгылләнүче мөселманнар өчен боларны  утыз көн буе җиңеп чыгу өстәмәләрсез дә  ансат түгел... Шуның өстенә мәчет имамы, әлбәттә изге нияттән чыгып,  бу чорда “Тәбәрак” сүрәсен  чыгу  аерата саваплы, дип  белдереп,  тәравих намазларын  шуның хисабына бүселдерүне җайга салса, ә иң азактан   дистәләрчә пункттан гыйбарәт, эш кушу сыман  бәйнә-бәйнә тасдыйкълаулы, ләүхелмәхмүздә язылганнарны  яңартуны  кайгырту мәллә, дип торышлы су буе озынлыгында дога белән сипләүне гадәт итсә, хәлдән тайганчы  “амин”, “амин”,  дип түзүдән гайре чара калмый.......Хуш, әлеге номер үтә икән, димәк киләсә елга  тәравих намазлары кысасында , утыз көн дәвамында тулаем Коръән чыгу планлаштырылу көтсә дә ни гаҗәп, тагын да мулрак савап җыю форсаты ачыла, ләбаса... Ураза вакытын, аннары тәравих намазын, аннары соң дога кылуны  озынайтуны   үзенчәлекле садизм, мөселманнарны интектерү, алардан көлү ниятеннән, дип бәяләргә исәбем юк, киресенчә, андый тырышлык , хактан да  савапны гына арттыра  торгандыр.... Аннары шулкадәр күп аятьләрне күңеленә бикләгән имамның ирешкәннәрен диндәшләренә җиткерәсне килүен  тәккәбберлек чагылышына сылтап гаепкә алу да гадел булмас..
          Миңа имамнарның  изге гамәлне тегеләй үтәсәң 27 тапкыр арта , болай да итсәң янә 700 гә тапкырлана ди-ди , гел гел күңелләрне шәхси файда артыннан чаптырырга  маташу  да гаҗәпсендерә. Яхшылыкны  исәп-хисап  корып, шуның хәтле савап эшлим  дә оҗмахка  якынаям, дип түгел, ә күңел чакыруы, йөрәк таләбе белән, азагын уйлап  тормый  кылу   игелеклеләрәк булмый микән? Йомран, әрләннәргә хас инстинктка буйсынып акча, байлык туплауга корылышның, шәхси файда өмет итеп савап эшләү комарына ялгануы   матур түгел...Габдулла Тукайның, “оҗмахка да керәсе килми, чөнки анда ибне адәм бар” , дигән шигъри юлы, әнә шундый, комарланып, шәхси мәнфәгатьне алга сөреп оҗмахка ирешүчеләр компаниясенә эләгүгә җаны тармаудан чыгып язылганга охшап тора...
           Мөхтәрәм Җәлил хәзрәтең , бездә кайберәүләр  баш юк килеш, каш керфек төзәтә башлый, дигән гыйбарәсе бер дә истән чыкмый...Мисал өчен  бер җомга вәгазендә мунчада бисмилла әйтергә ярамый, дигән фикер тәгәрәтелде. Тәһарәт, госел тәһәрәтен мунчада алганда бисмилла әйтмичә генә алырга тиеш, булып чыга...Янәмәсе анда җен пәриләр... Үзең салган йорт түбәсе астына ванна бүлмәсе яки мунчасы   булган, яки ихтасында  мунча җиткезгән кеше җен-пәриләрне пропискага кертүче булып чыга...Ә ни өчен ул үз биләмәсендәге “өйдәш”ләрдән шыкаеп бисмилла әйтмәскә тиеш ди? Әле җитмәсә җеннәрнең  кайберләре ислам динен тота, һәм алар намаз  кыла, дип тә сөйлиләр түгелме соң,  мәчетләребездә?...Ислам тәгълиматы кешенең иреген чикләп аны тар кысаларга кауламый. Анда, гамәлләрнең, фәлән төрлеләрен  кылсаң,  гөнаһлы да саваплы да  саналмый, төгән төслеләрен  кылу  хупланмый( гөнаһ та санаолмый),  ә фәлән-фәләннәрне кылу гөнаһка керү дип, котегорияләргә бүленгән. Ә безнең җете яшел дәгъвәтчеләр  бөтенесен бер чыбыктан сөреп, ак һәм кара төсләрне генә калдыра, ярый һәм ярамыйга бүлә, һәм ансат кына үз хозурына килгән бәндәләрнең  кеше булып кына яшәү мөмкинлеген чикләп  әүлиялыкка  ирештермәкче...
            Ә бер    җомгада  ишеткән  Дәҗҗал турындагы вәгазь  гомумән һушны алды... Имеш, ахырзаман алдыннан Хак Тәгалә  кешеләргә, ачлык, ялангачлык, чирләр, башка бәла-казалар  төяп шул затны җибәрә. Дәҗҗал , күркәм кеше кыяфәтендә килә һәм туктаусыз ишелгән бәлаләрдән  араларга вәгъдә биреп  кешеләрне үз артыннан иярергә димли. Әмма,  аңа иярмәскә кирәк, ди мулла...Күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар , балалары хакына  ияреп ялгышачаклар, имеш.... Менә сиңа кирәк булса, балалары хакына аналарның утка суга керүләре  хилаф гамәл, имеш... Хет көл, хет ела.. Иң аяусыз атеистлар  да нәкъ менә шул дулкында тарих дәвамында  динне кире кага. Алар фикеренчә , җир йөзендә гаделсезлекләр адым саен, сугышлар,  төрле әшәкелелекләрнең исәбе хисабы юк, һәм рас Хак Тәгалә  Җиргә барысын да, шул исәптән  явызлыкны да яраткан һәм юллый икән, димәк ул  үзе  явызлык чыганагы булып тора... Хикмәти Хода, рәсми  дәгъвәтчеләребез шундыйлар тегермәненә су коя  башлаганмы?  Әллә алар, кем әйтмешли, “бергә  гомергә”ме соң?... Язучы  Георгий Климов, журналист Александр  Невзоровларның , дин җитәкчеләре  киемнәре  погоннарын каплый,  дип белдерүләрендә хаклык бар микән әллә соң? Яки динебез сагына алынганнарның  халык теленә менгән үтә дә гыйбрәтле  тарихи  әңгәмәдән хәбәрләре бөтенләй юкмы? Анысының кыскача, якынча эчтәлеге болай:           
       Университет аудиториясендә  Хак Тагаләне явызлыкны яратучы буларак явызлыкка чыгаручы профессорга ,бер студенты,
-Суыклык бармы? – дигән сорау бирә.
-  Бар! –ди  атеист  профессор.
-                     Ялгышасыз, сэр, суыклык юк,  җылылык юклыкны без шулай тамгалыйбыз, ди студент. Аннары,
-          Ә караңгылык бармы? –дип сорый.
-          Бар! – ди профессор, бу юлы тотлыгыбрак.
-          Караңгылык ул   яктылыкның абсолют булмавы, -  ди студент һәм,
-          Ә  явызлык бармы?  - дигән өченче соравын тәгәрәтә.
-          Ничек инде явызлык булмасын, ул һәр кайда, -ди  профессор.
-                     Явызлык ул күңелләрдә Аллаһ Тәгаләнең  юклыгы, -дип җавап күндерә студент.  Ул студент    Альберт Эйнштейн була ...Гомере азагында да ул, галәмдә бик зур Куәт бар һәм ул Куәт мәхәббәт, яктылык та җылылык та, кешеләрнең үзара тартылулары да аннан, Хак Тәгалә Мәхәббәттән гыйбарәт, дип язып калдыра...
        Миңа калса, Туфан Миңнуллинның Әлдермештән Әлмәндәр” исемле моңсу комедиясендәге сыман ниндидер  Дәҗҗалны кешеләргә  эшәкелекләр кылырга дигән  фәрман белән Җир йөзенә командировкага озату ышандырмый...Кешеләрнең күңелләре белән ихтыяри Хак Тәгаләдән китүләре явызлыкны “сәхнәгә” чыгара... Илебездә Үктәбр  түнтәрелешенән соң мәчет, чиркәү  манараларын кисү , күңелләрдән динне каулау ачлык, сугыш афәтләренә, ГУЛАГ золымына, эчкечелеккә, җенси бозыклыкларга, сабый балаларны киң алымда ятим калдыруларга, моңарчы  күз күрмәгән, колак ишетмәгән әшәкелекләргә юл ачканы якын тарихыбызда гына ләбаса...
          Әмма ләкин дини тормышыбызда уңай үзгәрешләр дә шактый...Тиздән мин яшәгән Шәмәрдән бистәсендә  өченче мәчет ачылырга тора... Гөрләп эшләп торган ике мәчетнең берсендә көн саен, ә икенчесендә берничә тапкыр ифтар мәҗлесләре узды. Мәчеттә укылган байтак намазларда Төркиядән килгән затлы, тирән белемле  кунак,  Коръәнхафиз имам торды. Быелгы кунагыбызның исеме Адәм, Коръәнне яттан беләм дип намазларны озын озакка сузмады, кыска - кыска аятьләргә генә мөрәҗәгать  итте, тәравих намазлары  һич тә ялкытмады, киресенчә күңелләрне сафландырды, нурландырды...
         Быел да гает көнендә, Америкадан кунакка кайткан бистәдәшебез Мәдинә ханым Әпсәләмова  сабыйлар өчен  сый-хөрмәтле, бүләкләр өләшүле кызыклы уенлы- бәйгеле бәйрәм - мөселман сабан туе уздырды... Һәм бу  язмада Шәмәрдән тарихында якты  сәхифә саналырлык  янә бер күңелле вакыйганы искә алып үтү урынлы булыр төсле. Мәдинә сеңелкәшнең әнисе Алсу ханым Фазлый кызы – Җәлил хәзрәтнең  мәктәп укытучысы. Җәлил хәзрәт , узган ел бистәбез мөселманнары белән очрашуга килгәч,  Алсу ханым аңа зал түреннән гавәм арасыннан торып инглиз телендә сәлам биреп , нәрсәдер тезде...Җәлил хәзрәт аптырап калмады,  саф инглизчә  җавабын күндерде....
 "Татарстан яшьләре", 2018, июнь.

пятница, 13 июля 2018 г.

Медиклар һәм мидәкләр


Әгәр кеше бик тә яшәргә тели икән, бу очракта медицина көчсез...

/ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ/.

“Бушлай дәвалану – бушка дәвалану” дигән әйтемне ишеткән бар югыйсә, бер җирем дә авыртмаган килеш “диспансерлаштыру” дигән ятьмәгә эләгергә тиеш түгел идем. Әмма күрәсене күрми гүргә кереп булмый дигәннәре хактыр. “Ничек гомерең буе ялгышуларсыз яши алдың?” – дигән сорауга бер ир-ат: “Мин һәр эшне хатыным белән киңәшеп, ул әйткәннең киресен гамәл кылдым”, – дип җавап биргән, имеш. Ә мин мокыт, хатын сүзе белән, “бушлай” уздырыла торган ятьмәгә үз аягым белән килеп каптым. Һәм бер тапкыр гына да түгел, ә ике ел рәттән. Медикларны аңлап була, мидәк (бакыр акча) китерми торган матавык аларга “уздымы-узды”га хисап бирү һәм игелекле булып ялтырау өчен кирәктер.
Хуш, су буе чиратлар торып кан тапшырдым: бармактан да алдылар, беләктән дә. УЗИ аппаратыннан тикшеренергә кергәндә бер литр су эчеп килү кирәк диделәр. Анысын тикшерүче табибә ике ставкада эшли булып чыкты, шуңа күрә кабул итүне бер көндәлек эшен тәмамлагач, төштән соң башлый икән. Кабинет төбендә кош өере сыман җыелып көттек моны. Менә табибәбез беренчесен тәмамлап, икенче сменасына эшкә чыкты һәм чиратыбызга җан өрелде. Әмма кайбер язучылар ак канатлы фәрештәләргә тиңләгән шәфкать туташларының әледән-әле танышлары табылу сәбәплеме, әллә чиратта утыручыларны монда бүтән аяк та басмаслык итәр өчен махсус шулай эшлиләрме – кабинет ишегеннән тиз генә эчкәре узу насыйп булмый гаҗиз итте. Ахыр чиктә, табибәдән чират бозуларны туктатуын таләп итәргә һәм аңлау тапмау сәбәпле, яшьрәк чакта үзешчән сәнгатьтә бергә кайнашкан баш табибның телефонын юллап, тәртип урнаштыруын аннан үтенергә мәҗбүр булдым. Түземсезлеккә алдан бер литр су эчеп килү дә этәргәндер күрәсең, чыдарлык калмагач, патша җәяү йөри торган җиргә барырга туры килде. Ниһаять, чиратым җитте. Әмма эш узган, тикшерү шарты бозылган, табибым шактый үпкәчел тонда “экранда тоныклык, монда рәтләп берни күренми, әмма нәрсәдер – бизме, шешме нормадан ике тапкыр зуррак чамалана, шуңа күрә алдан язылып, күрше район үзәгенә онкологка барырга кирәк” дип мыгырданды...
Узган ел, диспансерлаштыру дулкынында, УЗИ дигән аппарат аша йөрәкне тикшертергә анда барып кайткан бар иде инде. Әле дә күз алдымда: үзәк поликлиникадагы йөрәк тикшерүче табибә эш урынына чәчен-башын туздырып дигәндәй, коридор тулы халыкны ыра-ера шактый соңарып килеп керде. Гайбәт булмасын, ул белгечне өч ставкада “утыра” диделәр. Барлык врачлар да алиментчы диярсең, инәңнең койрыгы, кайсын сорашма, ике яки өч ставкада чиләнәләр дигән җавап ишетәсең. Хет берәрсен җиренә җиткереп башкара микән алар – анысын белгән кеше юк. Алай да иртәрәк “аяк киенүем” белән оттым: өч табиб төрле юнәлештә хезмәт күрсәтүче тар кабинетка миңа көтә көтә көтек булмый гына үтү насыйп булды. Тик ни аяныч, миңа дигән өч ставкада чәбәләнүче ачкычынмы, нәрсәсендер өендә онытып калдырган икән. Һәм ул ашыгып-кабаланып шуны юлларга чыгып чапты. Көткәндә минутлар елга тиң. Ниһаять, ак халат кигән, инде убырлы карчыкны хәтерләтә башлаган түтием янә каршымда пәйда булды һәм керә-керешенә: “Нәрсә карап каттың, сал өстеңне, ят әнә шунда бик ашыксаң!” – дип җикеренде миңа ни сәбәпледер. Мондагы “мин – начальник, син – дурак” формуласына корылган “тәртип”тән сару кайный башлаган иде, җикерүе касыкка ук бәрде: “Бу юлы башыгызны онытып калдырмадыгызмы соң, алай-болай?” –дип кызыксынасы иттем. Ханым мондый тупаслыктан дөртләп кабынып, мине ярты сәгать дәвамында этика кагыйдәләре нечкәлекләре серләренә төшендерергә алынды. Бәлки пыраклатып куып та чыгарган булыр иде дә, медицина өлкәсендә шактый абруйлы табиб һәм түрә булган танышым искә төшеп, шуның исем-фамилиясен телгә алдым, шуның киңәшен тотып, анда тәҗрибәле табиблар бар дигән сүзенә ышанып кына бире килгән идем, ялгышканмын, гафу итегез дип, ишеккә таба кузгала башлагач, хәлем йөз сиксән градуска үзгәреп китеп, УЗИ аша тикшеренү бәхетенә ирешә алдым. Нәтиҗәсе шул булды – магний эчкәләргә кирәк дигән киңәш ишеттем. Күп еллар элек аягымның йөзе сызлап интектереп, табиблар билгеләгән дарулардан файда тимәгәч, бәладән ветеринар танышым коткарган иде. Малларның аяклары сынса яки каймыкса кулланыла торган, ылыс исе аңкыган майны өч көн рәттән аякка сылаганнан соң сызлау-авыртулар бөтенләй онытылды. Магнийны да илле яшен узган һәркем кабул итәргә кирәклеген шул танышым әйткән иде кебек.
Узган елгы диспансеризация нәтиҗәсе менә шундый булган иде. Ә бу юлы, алдан язылып, район үзәгендәге онкологка киттем. Сәгате-минуты тәгаенләнгән, көн бушка узмас, нервы тузмас дип өметләнгән идем, тот капчыгыңны... Поликлиникада халыкның иге-чиге күренми, Ахырзаман җиткән мәллә диярсең. Авырып китүчеләр генә булса бер хәл, кемнәргәдер документ алу өчен медицина күзәтүе узасы бар, балалыкка алучылар ятимнәрнең сәламәтлеге хакында белешмә юллаучылар да иза чигә монда. Кыскасы, илебездә кайчандыр гөрләп торган завод-фабрика биләмәләрен үле тынлык сарса, биредә киресенчә җанлылык, тормыш кайный. Һәр ишек катында коточкыч чиратлар. Биредә дә шәфкать туташлары ул чиратларны санга сукмый гына кемнәрнедер җитәкләп алып кереп китәләр. Һәм мондый башбаштаклык өчен җәзага тарту практикасы юк. Әхлакый зарар өчен матди җаваплылык та каралмаган. Ә юлламада күрсәтелгән сәгать сүз чынлыгы өчен генә булып чыкты.
Ул арада коридорда ыгы-зыгы купты – бер табиб ир-ат белән кабул ителүгә өметләнеп килүче ханымнар арасында кара тавыш чыкты. “Спектакль” ничек тәмамлангандыр, финалны күреп булмады, чөнки миңа “бәхет капкалары” ачылып, баш табиб вазыйфасы өстәмәсенә онколог вазыйфасын да өстерәүче утырган кабинетка үтәргә насыйп итте. Голливуд йолдызына охшаган кыяфәтле, ак халатлы ир-ат үз каршына утырырга тәкъдим ясады. Русчалы-татарчалы сөйләшүеннән рәтләп берни аңламагач, рус теленә генә күчүен үтендем. Ул кече йомышымны үтәгәндә басым нинди дип кызыксынды. Минәйтәм, яшь чакта биек койма аша узарлык иде дә, хәзер ботинка башы юешләнмәсә шуңа риза. Табиб кәгазьләремне күз уңыннан уздыргач кушеткага ятарга кушты. УЗИдан карап, нәрсәдер – бизме, шешме нормадан икеләтә зурайган икән шул, ә без аны лазер белән менә болай ярырбыз дип, миңа компьютер мониторыннан “кино” күрсәтте. Әмма операция тиешме-юкмы икәнен белү өчен Казанга барып килергә кирәк дип, адрес язылган кәгазь тоттырды. Әле тагын ниндидер кыйбатлы дарулар эчәргә дә язып бирде һәм бер айдан кабат очрашырга чакырды. Ә монда кабаттан килер алдыннан кырыкмаса кырык төрле анализларны яңабаштан ясатасы икән.
Казандагы ул тәкъдим иткән үзәккә чылтыраттым да, кабул итү вакыты билгеләделәр һәм шуннан бер сәгать кичереп бер литр су эчәргә кирәклеген әйттеләр. Иртәгесен, шул шартны үтәп, күрсәтелгән вакытка Үзәк парктан ерак түгел әлеге медицина үзәгенә барып кердем. Кабул итү бүлмәсендә касса аппараты ышыгында бер ак халатлы туташ утыра һәм як-якта дүрт ишек. Бернинди чират юк. Бер ишектән ниндидер табиб, хирург иде бугай, үзе кабул иткән бер апаны озата чыкты. Әбекәйнең кассага сигез мең сум түләгәнен абайладым. Табиб аңа, ялгыш ишетәмме дип торам, әлеге дә баягы магний эчәргә киңәш бирде, тегесе рәхмәтләр укый-укый, болай җылы сөйләшкән врач очраткан юк иде әле дип, саубуллашып чыгып китте. Хуш, мине кабул итәргә тиешле табиб та килеп керде. Алдан сөйләшенүне онытканмы, сәбәп башкамы – аның мине кабул итәргә тиешлегеннән хәбәре юк. Кайсы районнан кем җибәргәнен, “поставщик”ның кемлеген ачыклагач (уртакка эшлиләр микән), канәгать кыяфәттә киң итеп елмайды да, “мин хәзер” дип бер кабинетка кереп китеп, эчтән бикләнде. Чыкмый да чыкмый бу. Шунда эшләүче җыештыручы ханым тынгысызлана башлавымның сәбәбен аңлап булса кирәк, табибның ишегенә шакырга киңәш итте. Бер шакыйм, ике, өч. Ниһаять, йозак чыгырдап ачылды һәм ак халатлы әфәндем мине икенче бер кабинетка алып кереп китте. Үзе компьютер мониторы каршына утырды, ә мин катыргыдан кайчы белән кисеп ясалган бүрәнкәле кечтеки пластмасса чиләккә ул әйткән мәлдә “пес” итәргә тиешмен. Чиләк төбендә датчик куелган икән һәм шул минем йомыш үтәү тизлегемне вакыт аралыгында графикта күрсәтәчәк. Гөнаһ шомлыгы, компьютеры тормозлана, көйләнми дә көйләнми. Башта ук шуны әзерләп куярга кирәк иде дә бит югыйсә, клиентын кешегә санаса. Ә мин үз хәлемне үзем генә беләм. Менә, ниһаять, ул кулын изәде. Әмма шулкадәр озак ясалма тоткарлык этлеген эшләгән – кече йомышым азаккача түгел, ә өлешчә генә үтәлде. Табиб миңа принтерыннан чыккан график сурәте ясалган кәгазь бите тоттырды да, мин 1200 сумымны түләп, кайтып киттем.
Район үзәгендәге онколог кушкан даруларны көн дә тиешле дозада эчеп, әйтелгән срокка, өр-яңадан анализлар ясатып килсәм, ул укырга китеп барган булып чыкты. Ишегендә кайчан кайтачагы күрсәтелгән рәхмәт төшкеренең. Мин үземне әлеге матавыкка тардырган беренче табибны очраттым да, аңа кулдан ясалган катыргы бүрәнкәле пластмасса чиләк кыйссасын бәян иттем. Табибәм русча-татарчалы гадәти сөйләмендә: “Этот козёл решил сине загнать, әйдә, кабат анализлар ясаттыр да, Казанга онкология үзәгенә бергә барабыз, үземнең дә тикшеренәсем бар”, – дигән киңәш бирде.
Акча түләп тиз арада анализлар ясаттым, кабаттан УЗИ аша күрендем, карточкама тиешле язулар яздырттым һәм таңнан торып Казанга юл тоттык. Ә Казанда онкология үзәге янында халык ишле һәм бар да ишекләр ачылганын көтә. Менә вәгъдә сәгате суккач, бер ишеккә бушлай каралырга килүчеләр ташкыны ябырылды, ә икенчесенә акча түләп тизрәк нәтиҗәне белергә омтылучылар өере капланды. Кешеләр агымы мине йомычка сыйфатында эчкә алып кереп китте. Кая карама кабинетлар, калын гәүдәле табиблар, касса аппараты тоткан шәфкать туташлары, ханымнары вә әбиләре. Тегендә төртелә, монда сугыла торгач, 1800 тәңкә түләп, чират торып, бер кабинетка узу бәхетенә ирештем. Кабинет ярлы, монда хәтта акыллы кыяфәт ясап уйнап утырырга компьютер да юк, нибары җәймә тарттырылган экран сыман нәрсә генә. Табиб, чалбарны төшерә төшеп, шуның каршына басарга кушты һәм һич көтмәгәндә арт юлга баш бармагын турылап, “монда ниндидер тыгызлык бар” дип белдерде. Әйтерең бармы, төшемле эш. Ияк астына берәрне тамызу дөрес булмасмы дип аптырабрак торганда, ул, хәлне аңышып булса кирәк, кулындагы приборын күрсәтте. Мин баш бармак дип ялгышканмын ахрысы. “Сезгә тәмәке тартуны, аракы эчүне ташларга кирәк”, – диде бу миңа бик белдекле кыяфәттә.
Үземнең тәмәке тартмавымны, ә аракыны, мәчет юлына басуым сәбәпле, инде егерме еллап авызыма да алмавымны җиткерүем аның кәефен кырды. Ул миңа күтәрелеп карап тормыйча гына, ахыргы нәтиҗәгә ирешү өчен кая, кемгә барырга икәнлеген аңлатты. Табиб әйткән ояны эзләп киттем. Анда да касса аппараты тоткан медсестрага һәм үтүкләнмәгән ак халат кигән, йончыган йөзле бер табибның коридорда тәмәке пошкытуына тап булдым. Минем өчен шул ачыкланды – башта барча анализларны кабаттан бирергә һәм аннары гына сөйләшенгән көнгә, әйтелгән сәгатькә алдан клизмалар ясатып килергә тиеш икәнен. Һәм алар арт шәриф аша шприц сыман нәрсә белән кереп, кай төштәндер тукыма уеп алачаклар да, рак чире бармы-юкмы икәнлеге аныкланачак, имеш. Ә бу “рәхәтлек” өчен нибары 5400 сум түлисе. Аңлавымча, нәтиҗә тискәре булса, инде башка табиблар химия кулланып, кем әйтмешли, үтергәнче дәвалаячаклар. Нәтиҗә уңай булган тәкъдирдә вакыт-вакыт күренгәләп торырга киңәш ителәчәк. Кыскасы, наркотикка, алкогольгә, тәмәкегә генә түгел, медицинага бәйлелеккә дучар итү технологиясе дә яхшы эшләнгәнен чамаладым.
Мин яңабаштан анализлар ясатып, район үзәгендәге “үземнең” онкологка киттем. Аңа “пес” графигын тапшырдым. Бер уңайдан, әгәр миндә рак чире юк дигән нәтиҗә ясалса, лазер кулланып икеләтә зурайган бизгә операция ясалачакмы-юкмы дип кызыксынырга теләгән идем. Табиб русчалы-татарчалы телендә өзлексез нәрсәдер сөйли дә сөйли, миңа авыз ачарга ирек бирми. Шул арада җай табып, янә бер пациентны чакырып кертеп, аңа да үзенекен “төяргә” кереште. Мин моңа такылдавыннан тамак кырырга туктаган мәлендә соравымны биреп өлгердем. Ләкин сорау бирүем аңа ошамады. Ул аны үзен бүлдерү дип бәяләде һәм мине әдәпсезлектә, тактсызлыкта фаш итәргә кереште.
“Иң куркыныч табиб – табиб булып роль уйный торганы” дип язган немец философы Фридрих Ницше. Имтиханнарны акча түләү хисабына тапшырып “укыган”нарга бүтән чара да юктыр, мөгаен, уйнамый да булмыйдыр. Инде чыгып барышлый: “Минем яшьтә сез әйткән нормадан тайпылу бәлки нормаль күренештер, хәзер бит күпчелек ике яшьлек балаларның да сәламәтлеге нормадан тайпылган дип язалар матбугатта”, – дигәнемә, табибтан: “Мин сиңа килмәдем, син миңа килдең, шулай бит? Миңа кирәк түгел, сиңа кирәк”, – дигән “җавап” ишеттем.
Табиблар авыруны терелсен өчен дип түгел, ә беренче чиратта хезмәт хакы килеп торсын өчен дәвалыйлар дигән уй күңелне биләп алды поликлиникадан чыкканда. Өйгә кайткач, аптыраган үрдәк халәтендә компьютерны кабыздым да шушы темага язмалар карарга утырдым. Ә анда алар буа буарлык икән. Әйтик, берсе “медицина мафиясе арсеналында ике уен картасы бар – рак һәм СПИД, һәм алар үтә зур керемле бизнесны чәчәк аттыру өчен кирәк” дип башлана...
Ахыр чиктә үземне “бушлай диспансерлаштыру” алып кереп киткән “арбадан” төшеп торырга күндердем. Иң мөһиме – баш исән калды һәм акча түләп, үз ирегем белән хәерсез диагнозга да тиенмәдем дип куанам.
Матбугатта врачлар һәм пациентлар арасында канлы бәрелешләр турында язмалар күренгәли. Бу җәһәттән интернетка гыйбрәтле роликлар да эленгән. Шушы уңайдан медицина җитәкчелеге Дәүләт Думасына табибларны закон сагында торучылар белән бер рәткә куя торган закон проектын да тәкъдим иткән, имеш. Милиция хезмәткәре гражданинның гомерен өзсә, аны фәлән елга ирегеннән мәхрүм итәләр, ә капма-каршы очракта, гражданинны гомерлеккә хөкем итәргә мөмкиннәр. Табиблар да әнә шундый “гаделлеккә” өмет баглый башлаганнар. Ә минемчә, рас медицина касса аппараты ышыгында эш йөртә башлаган икән, аны да сәүдә оешмалары тоткан “клиент һәрвакыт хаклы” режимына турылау хәерлерәктер...
"Татарстан яшьләре", №25(12347) 28 июнь 2018 ел

понедельник, 9 июля 2018 г.

Ахмаклыкмы, яисә бу ниндидер рәзиллек?

              Русиянең атказанган ветеринария табибы Якуп каенэнекәш Казанга килгәч, йомышы төшеп, эт поликлиникасына кергән, һәм андагы персоналның күз тондырып чабышкан мәленә юлыккан. «Бер-бер хәл булды мәллә?» – дигән соравына бер коллегасы, артык дулкынланудан татарчасын онытып: «Там собаке плохо», – дигән җавап күндергән…Туган телебезнең хәле уңаеннан да шундыйрак ыгы-зыгы кубып алды. Һәм ни өчендер иң төп проблема «укыту методикасы»на кайтарып калдырылды… Сер түгел, укытучы халкы югарыдан төшерелгән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә тырыша. Хәлбуки, мәсьәләгә аек акыл белән якын килүче оригиналь остазлар да очраштыра. Мисал өчен мин яшәгән Шәмәрдән бистәсе урта мәктәбе укытучысы, инде мәрхүм, өлкәннәр арасында илкүләм һәм халыкара озын араларга йөгерешләрдә призлы урыннар яулаган Миндел ага Вәлиуллин ( һөнәри композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарның туганы). Өлкән кызым сөйләвенә караганда, ә ул аңарда 6нчы сыйныфта укыды, татар теле дәресләрен программага буйсынмыйча, гадиләштереп, буталчык кагыйдәләре белән балаларның башларын әйләндерми генә, музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп (бәхеткә, әле ул чорда ЕГЭ юк, һәм укытучыдан һәр төчкергәнен компьютерга кертү таләп ителми) укыткан. Ә соңгы дәрестә укучыларны Тукай Кырлай музеена сәяхәткә алып барган. Мәңге онытылмаслык булып истә калды аның дәресләре, дип искә алырга ярата кызым. Районда дәрәҗәле педагог буларак танылган Роза исемле, миңа әтисе ягыннан кардәш сеңелкәшем бар. Ул Миндел агага да әнисе ягыннан кардәш. Бер мәлне шул Роза Фәрит кызы РОНО кушуы буенча Миндел абый дәресен тикшерергә килгән. Мәктәп коридорында очрашып күрешкәч, Миндел ага: «Сеңлем, мин бик ашыгам, РОНОдан минем дәресне тикшерергә ниндидер бер ахмак килергә тиеш, программа кушканча әзерләнәсе була, вакытым тар, берүк гафу итә күр», – дип каударлана икән. Роза кеткелдәп көлгән дә: «Миндел абый, ул ахмак мин булам, дәресеңне үзеңчә уздыр, җавабын ничек кирәк, шулай язармын», – дип тынычландырган.
                Озын сүзнең кыскасы, туган телебезне мөшкел хәлгә калдыручы сәбәпләр байтак. Берсен искә алып, калганнарын оныту, белмәмешкә салышу хәерле нәтиҗәгә китермәячәк. Әдәбият дәреслекләренә, классиклар сыйфатында, иҗатлары әле вакыт сынавын да үтмәгән вазыйфалы вә вәкаләтле язучыларыбызның терсәк тырпайтып үтүләре әдәп-низам һәм мантыйк киртәсенә сыймый шикелле. Татар теле турындагы фәннең үз-үзен татарча аңлата алмавы, ятлар терминологиясенә батуы да тешкә тия… Ә иң үртәлдергәне – татар теле һәм әдәбияты дәресләренең рус балалары һәм аларның ата-аналары өчен генә түгел, татар балалары һәм аларның милләтпәрвәр әти-әниләре өчен дә күңел кайтаргыч кирәксез нәрсә дәрәҗәсенә төшүе… Туган телебезне ихластан яклау, коткару нияте булган тәкъдирдә, барлык тискәре факторларны җентекләп өйрәнү аша кыенлыкларны хәл итү әмәлләрен табу кирәк… Совет чорында гарәп графикасындагы әлифбабызны латинныкында «бер кич кундырып», кирилл графикасына күчергәндә, татарча авазлар дөрес яңгырасын өчен кирәкле хәрефләр (каты «к» һәм каты «г»), ваемсызлык аркасында, ә бәлки максатчандыр, төшереп калдырыла һәм алынма сүзләр ятларча яңгырасын өчен артык хәрефләр тагыла. Һәм филолог кандидат докторларыбыз бу хәлгә мәмнүн хәлдә еллар дәвамында  телебезгә турыланган  шушы бозымны ныгытучы дәреслекләрен тәпәли...Хәлбуки, Мәхмүт Галәү, Әхмәт Фәйзи, Әмирхан Еники, Адлер Тимергалин, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Гамил Афзал кебек талантлы әдипләребез төрдәш сүзләргә бай туган телебезне иҗатлары аша тулы куәтенә файдаланып, ясалма рәвештә корама хәлгә килүеннән аралый төшеп, затлылыгын һәм күркәмлеген ача һәм саклый килделәр… Ни аяныч, Достоевскийны, Ришат Нури Гүнтекинне татарча «сөйләштергән» тәрҗемәчеләребез эшен лаеклы дәвам итүчеләр дә табылмады. (Әдәби журналларның тиражларын саклау максатында дөньякүләм популярлык казанган авторларның иң атаклы әсәрләрен ( әйтик Паоло Коэльоның «Алхимик», Ришат Нури Гүнтекиннең «Яфрак явымы» кебек романнарын), Ницше, Гегель, Әл Газали һәм башка атаклы философларның хезмәтләрен дә татар теленә күчереп, телебезнең яшәүчәнлеген арттыру кирәк иде…)
        Янә килеп, икенче дулкын сыйфатында өр-яңа афәткә тардык: Габдулла Тукай «туплар да вата алмаган», дип, милли моңнарыбызны буыннан-буынга тапшыра килүче якут-җәүһәрләргә тиң җырларыбызны, «суверенитет» дигән тәтәй тоттырылган көннән бирле «татар җыры» дигән исем астында, сүзе – сүз, көе көй булмаган эшләнмәләр ташкынына күмү проекты гамәлгә куелды… Бу хакта татар матбугатында чаң сугулар тынып тормый, яраткан газетабызда да борчылып язган әтрафлы мәкаләләргә кытлык юк, ә шагыйрь Ләбиб Леронның шул шырды-бырды җыр текстларына багышланган пародияләре яңа чыккан китабында тулы бер цикл тәшкил итә… Ә «йөк», мәшһүр рус мәсәлчесе язганча, һаман үз урынында…
            Җирле кардәшләрнең сүзләре үтмәвен чамалап микән, татарча радио-телетапшыруларның Татарстан дәрәҗәсенә туры килмәве хакындагы моң-зарлар күптән түгел мәскәүле милләттәшләр тарафыннан җөмһүриятебез президентына җиткерелде… Һәм ул аларның борчылуларына теләктәшлек белдереп, парламентта чыгыш ясагач, моңыбыз, җырыбыз, телебез сагында торырга тиеш әфәнделәребез гаепне үз җилкәләреннән алып, яңа эшли башлаган тәҗрибәсезрәк укытучылар һәм аз хакка ялланган радио-телевидение хезмәткәрләренә күчерергә ябырылды. Имеш, элек фәлән диктор болай сөйләшкән, ә хәзер тегеләй… Янәмәсе, элек журналистлар тегеләй сырлаган, ә хәзер болай салулыйлар сыман…
           Саба урта мәктәбе укытучысы Тәлгать ага Фатыйховны татар басмаларыннан хәбәрдар газета укучылар «Аргамак» журналында, Айдар ага Хәлим баш мөхәррир булып торган чорда басылган, мактау белән артык мавыгып киткән тарихчыларыбызны айныткан, «Солтангалиев татарның каһарманы түгел, ә хыянәтчесе» исемле мәкаләсе, «Татарстан яшьләре"ндә минем элегрәк дөнья күргән «Мөхәммәт Мәһдиев табышмагы» исемле мәкаләмдә, аның, мәктәп укучыларына җиткергән, «укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, Фатыйх Әмирханнан соң аңа аристократ килгәне юк, ә пләбәйләр шәхескә югары таләпләр куймый» дигән фикере аша белә булыр…
             Тәлгать ага Фатыйхов татар җырчыларыннан Фәридә Кудашева иҗатына гашыйк иде. Аңа багышлап, заманында Чаллы милләтпәрвәрләре чыгарган кыска гомерле «Алтын Урда» исемле газетада зур күләмле мәкалә бастырды. Фәридә Кудашеваны табигать тудырган могҗиза, сихри яктылык, дип бәяләде. Соңгы чирек гасыр дәвамында эфирга «татар җыры» исемендә дөңгечләнә торган күп кенә җырларны ул кунскамераларда спиртлы пыяла савытларга салынган гарип – гораба яралгыларга тиңләде… Хактан да соңгы чирек гасыр дәвамында, бигрәк тә эфир аша җыр дип тәкъдим ителә торган күп кенә эшләнмәләр үтә примитив һәм күп очракта, такмак калыбында. Әйтик, татарчарак дигәннәре берәр татар халык көен һәм сүзләрен төрлечә бозып тегүләргә кайтып кала… Чегәннекенә, русныкына, төрекнекенә тартканнары белән дә шул хәл… Америка көтүчеләренең «кантри»ларын «үз итүчеләр» дә күренгәли… Бер бозып теккәнне тагын, тагын, тагын бозып яки әйләндереп «тегүләр», «манулар» адым саен… Бәхәс юк, СССР заманында да тиле-миле такмак чыгаручылар һәм көйләп йөрүчеләр булгандыр… Әмма андыйлар «иҗатын» эфирга чыгару, сәхнә дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин түгел, рухи кыйммәтләр билгеле бер стандартларга туры килүе дәүләт, җөмһүрият дәрәҗәсендә кануни җирлектә кайгыртыла иде…
Көлсәң көл, еласаң ела, инде эш шуңа барып җитте – телебезне армый-талмый «җыр-мыр»лары белән мәгънәдән һәм моңнан яздыручы әһелләр бүген үз-үзләрен туган тел сагында торучылар дип белдерергә җөрьәт итә. Ирексездән М.Булгаковның «Эт йөрәге» бәяны персонаже Швондерның, гаҗизлектә: «Бу ниндидер рәзиллек…» («Это какой то позор…») дигән гыйбарәсе телгә килә…