Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 19 марта 2020 г.

Кармак салып утырганда... (Рөстәм Зарипов, «Чаян» журналы)

Балык тотып утырганда, вәт әкәмәт, гадәтемчә мәмрәп кителгән, җәмәгать. Кем әйтмешли, тавык төшенә тары керә, имеш, абзагыз булган текә түрә...

Кичә

"Чаян" журналы
Хатын мыш-мыш үз бизнесын алга сөйри, балалар, оныклар көн-төн акча көри. Кода-кодагыйлар, туган-тумачалар бар да сәмән фронтында кайнашалар… Яшәү матур, тормыш көйле, һәр мәл-тәҗел, «Форбс» китабын иярли безнең нәсел! Байыйм дигәнне баета, кесәң киң тот, күсегә һәм әрләнгә хас инстинкт…
Орден микән, медаль микән тагабыз, дип чакырталар беркөн «өскә» агагызны. Барам. Керәм. Аяк асларымда келәм, атлаганда башмакларым бата тирән… Залның уртасына җиткәч, туктап калам, баш әйләнә, калтыранам, дулкынланам… Күрәм, утырышкан илнең хуҗалары. Бар да җитди, баштан ашкан нужалары…
Утыр! — диеп әйтүче юк, торам басып, теләсәң дә булмый моннан чыгып качып. Аптырагач, кай төшнедер куям кашып, кемдер шулчак коры гына куя дәшеп:
— Татарлыкны җилгәрү ник тәмамланмый?! Штатта утыручылар нәрсә карый?..
Исәп-хисап яса җәһәт безнең алда, юкка йөзмәвеңне раслап, майда-балда…
Тамак кырам. Һәр сүземне сайлап кына, сөйләп китәм салмак кына, җайлап кына…
…Бу мәсьәлә алты гасыр дәвам итә, чорлар татарлыкны инде күптән тетә… Шаһгалинең тормыш юлы — якты маяк, сәкедән төшкәч, идәндә шуңа аяк. Безгә газиз югарыдан төшкән карар, телгә, моңга хәл кадәри салдык зарар, дуңгызга батырдык татар сәйраннарын, чинаулары күмде былбыл сайрауларын.
Химия сәнәгатенә ачтык урам, өч хәрефле чир котырды мисле буран, һәр өлкәдә җиңеп чыкты рәзилият, адәм көлкесенә калды әдәбият. Почта каулый матбугатны атланып ла, көндәлекләр шуңа күчә атналыкка…
Моргка мәҗбүри бара барча мәет, санитарлар каршы ала колач җәеп, туганнары акча түли ярган өчен, «потроха»сын тунап алып калган өчен… Коръән тәсфирләре чыкты кабартылып, «яратты»сы — «яралтты»га яңартылып, русча әйтсәк, «сотворил» «зачал»га күчте, иҗат, функция мөнбәренә төште…
Каты «г», каты «к» юклык зур мәсьәлә, карга — карго, йөк дигән мәгънәгә саба. Къаргъга, дип язып булмагач, аңга үтми, кош турында сүз барганы барып җитми… «Тугъан тль» дип укып булмый, юк, маташма, «туган тел» диеп уеп язылганны ташка. Һәйкәл тиеш, шушы хәлгә мәмнүн затка, филолог доктор, кандидат, депутатка… Къала дип язу ярамый, менә бәла! «Нәҗес — казан»га синоним — «Казан — кала»?.. Әлифбага керткән бозым «аклый» үзен, әмма татар сабыр, әйтми катгый сүзен…
Милләтебез өмет өзми, һаман түзә, чаптыр-чоптыр агым уңаена йөзә… Шул мәлдә уянып уңга-сулга карыйм, әмма ләкин кармагымны таба алмыйм. Ахры, аңа ару гына балык чирткән, эләккән дә кармагымны сөйрәп киткән. Әллә инде алтын булдымы ул, мине зур түрә итмичә шылдымы ул?..

                                                                       Александр Галич
      Дәшми калу,  катыйльлеккә  бару....

Өлкәннәр чутында без күптән,
Балачак еракта, ул үткән...
Әкияти хәзинә эзләүгә
 Омтылыш сүрелгән күзләрдә...
               Эсселек бөркегән чүлләрдә,
               Салкынлык саркыган җирләрдә,
               Казыну  - файдасыз мәрәкә,  
               Эндәшми калуда бәрәкәт...            
       Дәшми кал , баерсың , этләшмә,  
      Йом күзең, эндәшмә, эндәшмә! 
       Тыңлама  ярсыган  йөрәкне
        Акылга ышанма , кирәкми...
                     Чыдадык, гел телне тешләдек...
                     Карышмый, ә  хуплап дәшмәдек ,
                     Кемнәрдер шаулады, даулады...
                     Киттеләр бу җирдән аннары...
         Юлы бер югалып калмауның,
         Кәнәфи, түрәлек яулауның,
         Дәшми  түз, сүзләрдән күбенче,
          Берзаман  булырсың беренче!!
                      Ә инде ирешкәч  максатка 
                      Уксыта һәртөрле сафсата;
                     Мең тапкыр расланган, чын әгәр, -
                      Энәшмәү -  алтынга бәрабәр!..
         Башкалар кычкырсын  буылып,
        Рәнҗештән, ачлыктан ачынып!
         Үзгәләр  дуласын, шашынып!...   
         Ә син тор бер читтә, кашынып...
                                Баю тиз, ...әнәсен сатыйм ла ,
                               Әверелү  бик  ансат катыйльгә...
                                Ни кирәк тормыштан, шуны ал,
                                Дәшми кал, дәшми кал, дәшми кал...
                              
                                         Рөстәм Зарипов тәрҗемәсе

                                (Бик ансат  үрелү калачка,
                               Бик җиңел әверелү палачка...
                                Ни кирәк тормыштан, шуны ал,
                                Дәшми кал, дәшми кал, дәшми кал...)

                              * * *
               Туган телебезне прокурорлар,
               Мәктәпләргә килеп тыйганда,
               Милләтпәрвәр битлеге кигәннәр
                Буш сүз сөйләп гөнаһ җыйганда,

                                      Әләксей әфәнде Венидиктов
                                     Туган телебезне зурлады, -
                                      Фәлән абзыйлар ни  әйтерләр, дип,
                                      Дер калтырап  куркып тормады!
                    
                 Кемнең дус, кемнең  дошман булуы
                 Иң авыр чакларда беленә.
                “Мәскәү кайтавазы” сулыш ачты,

                  Көтмәгәндә,  татар теленә.
              *  *  *
Эреләр заманы  үтте ,
Кая бакма ваклык җиңә;
Барып җиттек, инде вирус,
Бүген таҗ-корона кия...

***
Вакыт җитмәвен аңларга вакыт җитми,
Акыл  юклыгын  танырга  акыл  җитми....

   *   *   *

 Чыгарып ташлыйсы нәрсәләр күп....
 Тик җәл.  Кемдер алып, кулланыр күк...

          *    *    *
Ялкауның,планнар   зурдан,
Ниятли  кайчак, әллә ни....
Тик гамәл кылу кичегә,
Йә“ иртәгә”, йә “соңрак”, ди...

               *    *    *
Эшле кеше  тик кирәген  сөйли,
Сүзен әйтә өзеп;
Хөрәсән такылдый берөзлексез,
Кызып-кызып...
          Бер  халык артисты  интервьюсеннән :
  Татар теле турында
  Лучче памалчу.
   Балалар татарча белми,
   Счас, заплачу...
            *   *  *  
   Гераклга санап үзен,
   Гер акыл  кага түш,
   Тазлыгын абайлаучы  юк,-
   Башында  кәләпүш.
                      
                              *       *       *
              - Әти, минем тамак ачты,
                 Бир әле миңа колбаса!
               - Илдә кризис бит улым,
                  Суган суыр , кишер аша.
                            
 
                             *   *   *
                     Була  оча торган балыклар да ,
                Була очмый торган кошлар да,
                Ихтирамга лаек дошманнар да,
                Җанга хуш җилкуар  дуслар да...


                            *    *     *
              Хатын-кызны чишендереп,
              Ясаганнар  иде  “мисс”,
             - Чишендерү-минем эш, - дип,
               Килеп җитте кризис.

*  *   *
                               Әдип,үзе язганнарын мактап,
  Аһылдамасын.
  Җырчы, сәхнәдә,сару кайнатып,
                                Такылдамасын....


ПЛӘБӘЙЛӘР

          Пләбәйләр түбән иелүчән,түрә хуплавына сөенүчән, югарылар кырын караш атса, җаны-тәне илә көенүчән...Пләбәйләр маһир тырпаерга, кылтаерга, әзер, туңкаерга, өстәгеләр артларына типсә, шыңшып, бер почмакка чүңкәергә...Пләбәйләр гәҗит- журналларда, яхшы әсәрләргә юл юк анда,укыйм дисәң, бер ни табам димә,  яшәр  өчен сулыш кысылганда...

                                               ТЕЛӘК
                               
                                   Сиңа күршең йөз ел гомер теләдеме?
                                    Ә күршең бит сине каргаган...
                                                Алишер Нәваи
                  
      ... Мин ул затка йөз ел гомер телимЮк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Илне талаганын хаптыр-хоптыр, рәхәтләнеп мең ел ашасын...Балалары мең ел  гомер сөрсен,оныклары мең ел күшәсен,әйдә, сыптырсыннар  бер утыруда, дүрт аяклы маллар түшкәсен...Андый “уңышлыларның” артыгы,ул бит мазлумнарның актыгы....Еллар узган саен  өскә чыга  Тукай дөреслеге , хаклыгы.
            Мин ул затка йөз ел гомер телим.Юк, йөз ел аз, мең ел яшәсен.Күбенгәнче эчсен мескеннәрнең  күз яшьләре  тулы  кәсасен...

                    НӘФИС, ИҖТИМАГЫЙ, СӘЯСИ...

            “Казан утлары” –укып туйгысыз,   һәм кыйбат та түгел бәясе,  “әдәби- нәфис”  ул , өстәвенә  “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”... Романнары  саллы, шактый ерак башы һәм азагы арасы... Эч бушата  монда шагыйрь-шөгърә,    ассызыклап , агын-карасын....  Авторларның оялары уртак - бар да  тәмамлаган –татфилфак, аннан редакция  урындыгы алар өчен булган толпар ат... Иҗат иткән алар  арып-талып, җиң сызганып, терсәк тырпайтып.  Шактый  нык сизелә уртак калып,барны күрмәү, юкны купайту...  Галим-голәмәләр  тора монда милли тарихыбыз сагында ,күптән түгел укып чыктым әле Яуширмә авылы хакында...“Ширмә” сүзе елганы аңлата бугай,- дигән галим,-  шикелле... Моның  ише “гыйльми” расламалар журнал битен ямьли бит инде...
           Капылт искә төшә , безнең якта  җәмгысе өч авыл “ширмә”ле,хатыннары чая,  кызларының   күз- керфеге  озын,   сөрмәле.... Орымширмә  белән  Караширмә Мишә тугаенда, янәшә! Ике авыл  - гүя  ,су буенда Ик(е)шермә хакында серләшә....     Ә бит “ширмә”  төптән уйлап  баксаң һичшиксез -  гаскәри атама,  “яу” , “орым” –һөҗүмчеллек билгесе,  хәрби  бүленешкә   тап-таман...
     Әби патша юлыннан кайтышлый Казан каласыннан Сабага,“чы” (че, җе) иҗекле, һөнәр белән бәйле авыллар  тезелеп калалар...Княжа( Кенәче?), Чуча(Сучы?), Күкчә(е), Теләчә(е) кала,  Ачы(Ашчы?), Тиләҗе  һәм Кибәче ( Көбәче? Галим-голәмәне мондый тезелеш артык  рухландырмый  күрәсең...
      Аптырагач барсын читкә куеп, укырга керешәм хикәя. “Таккүз”* атлысы кулга эләгә,  “такбаш” сүзен күреп шыкаям...   Ә кем белә бәлки урынсыздыр,юк-барга  юлыгып хурлану, “КУ”  журналы өчен  хозурлыктыр, яңа сүзләр белән нурлану....
“Такбаш”лы “КУ”, шактый кызык журнал, һәм кыйбат та түгел бәясе.  “Әдәби- нәфис”  ул , өстәвенә “иҗтимагый”, “фәнни”, “сәяси”...

                Таккүз* -  “КУ” журналы идарәсе әгъзасы Рабит Батулла хикәясе.

                 МӘКТҮБЕ  НИНДИ,   МӘКТӘБЕ   ШУНДЫЙ...
         
          Калын  томнар булып чыккан татар халык  әкиятләре - Г.Ибраһимов исемендәге институт нык тырышкан.Татар халык әкиятләре атлы башка  тупламнар да, бер камырдан “бии” бар да, уртак тамырга сырышкан...Хезмәт тора өч бүлемнән, хайваннар турында  башта, тик тармадым ул эргәдә  йолдыз кашка чабыш  атка... “Әтәч белән төлке”,  дигән әкият ача  ул бүлекне, эчтәлек болай:     әтәчкә  мөрәҗәгать итә төлке: Төш колгаңнан, намаз укыйк, яңартыйк без иманны”,-ди.Әтәч әйтә:  “Алай булгач, уят башлап имамны”, -ди.  Агач төбендә йоклаган эткә ымлый ул шым гына. “Кадалгыры, тәһәратем  ычкынды”, -дип , төлке , шыла...Әкиятнең икенчесе “Торна белән төлке” атлы, мәктәптә уткән Крылов мәсәленә  ныкъ ук тарткан...Өченче әкият “Аю, бүре, төлке”, дип атала, имеш шушы өчлек беркөн хаҗ сәфәренә юл ала.Ниятләре :“Киләчәктә бер затка да тимик”,- була,боларга  дөя  иярә, алар аны тотып, суя... Дөянең эчәк-карынын  аю күлгә барып юа, күтәрелә күңелләре, чөнки тамаклары туя...     
      “Наян төлке” дигән  әкият , күпләргә ошыйдыр шаять,ике улын  илтә  бүре, төлкегә күп бүләк төяп.  Мөгәллимә Төлкебикә, “ укытам” , дип алып кала, “ике атналык  ризыкъ”, дип, нәни бүреләрне чала... “Нәзәкатьле”  әкиятләр тупланган шәлкемнән  арып, әйдәгез, тылсымлы әкиятләр  рәтенә барып карыйк... “Елан патшасы Шаһмара”  ...  Шул патшаны егет исә, ут өстендә өч  савытта  кайнатам , дип өчкә кисә...  Икенче әкият –“Зөһрә”, аның анасы бик  “ушлый”,күл төбеннән кара елан килеп чыккач ыслый-ыслый, кылыч белән  чабып өзә шуның башын гаярь ана,  бөтерелеп кала елан, үз әҗәлен шулай таба...Өченче әкият – “Каракош”, иншамы соң дип торышлы, ул “Аленький цветок”ка  нык ошаган,   патамышты...Аның артыннан килгәне, “Балыкчы һәм гыйфрит”  була, шуннан бер өзек китерик : “ Патша улы сикереп тора. Хатын исә бутала  һәм гыйфрит торды, дип куана, патша малае тота да, бу гыйфрит хатынын чала...” 
     Адәм итенә мөкиббән  диюләр күп  бу бүлектә,  турап  өя әрдәнәләп диюләрне чос егетләр..Өченче бүлеккә баксак, анда мәзәкчелек көтә,иң алгы сызыкта Шомбай, алдап-йолдап гомер итә...Анда тагын дин юлында йөргәннәрдән көлү шактый,мондый үрнәкләрне кемнәр укый икән мактый- мактый?... Әкиятләр иң әвәле  җәлеп итә  сабыйларны, татар балалары өчен  шундый  товар ярый  ахры?
          Мондый хезмәтләр иясе , исеме матур ИЯЛИ, түлке миндә бер вапрус бар, аны   кимнәр соң иярли?  “Фольклор”ны   зачет өчен тәпәлиме  студентлар? Җәүһәргә саныймы шуны духтыр илә кандидатлар? Титул- дәрәҗә алырга  мондый “мал” торамы ярап?Фән диңгезендә йөзәме  кораблары алга карап? Әләм теләп кулларына ,  гавәм,  көтә микән  дәвам? Шунда туктыйм, сынды каләм,   хуш, вәкәләте   вәссәләм..

                          МЕТАМОРФОЗА ( КИСКЕН  ҮЗГӘРЕШ)    

         Бул минеке генә , юкса бетәм! Үлә - бетә сине генә көтәм! Сине сөям,  сине генә телим! Үлсәм  үләм,   башкаларга бирмим ! Сине  генә даулый  минем күңел,синнән башка мин бит беркем түгел,сине генә  аулый минем күңел, ки дә камыт, арбабызга җигел....
         Әтрәгәләм шагыйрь   шулай  сырлый. Моңнан мәхрүм җырчы шулай җырлый...Рухи  хәерчеләр эчтән елый ,шундый  чүп-чарларны тыңлый-тыңлый...
Ә бит  ихлас гашыйк андый булмый! Сөйгәнен шәхси милек , дип тоймый...Аңа шартлар һәм  таләпләр куймый ,тик аның хакын  хаклауны уйлый...
      ... Онытылмый  бер борыңгы кыйсса  , ахыры тетрәтә, чыкмый истән, гадәти бер  сөю өчпочмагы : сылу кыз һәм  ике егет   тагын. ...Сөйгәнем, дип   берсе  төшә суга, бергенәм , дип керә янган утка, үз күкрәген  куя  ахыр чутта, көндәшенә кемдер аткан укка... Кыз  иңрәвенә каршы шул  егет,соңгы сулышында   телгә килеп:
 -Син бәхетсез булыр идең , ансыз , -дип әйтә дә, тынып кала, җансыз......
           Замандаш әдипләр  иҗатында, кытлык,  адәм рәтле ир затына . Геройлары үзләре күк  мүкләк, укыса кем, интегәчәк, үтләп..

                                     СОРАУ
        
             Башкорт “йәшлек” диеп яза,ул йәшлек, булып укыла, татар “яшьлек”  дип сырлагач, йәшлек   ёшьлёккә   сыпыла.“Къазан  къала”,  дип язылмый,ә языла “Казан –кала”, һәм татарның башкаласы нәҗес савыт булып къала.“Сука” сүзен укыйсың да, күңелләрне сагыш баса...  Язын бакча эшкәртергә ана эт  җикмибез,   ләса....Аһ, татфилфак  галимнәре, кандидатлары духтыры ...Шушымы безнең алфавит, инәгезне корт чаккыры!

                    ТУҢ   ТОМНАР   КӘСАФӘТЕ

           Телебездән, җырыбыздан  югала моң,сүзләрдән нур кача, иңә күңелгә  шом. Әдипләребез артыннан коела ком. Күрче,  чыгарып яталар  том арты том...   Томнар гына  кибет киштәләрен күрми, аларда ни язылганын һичкем белми... Китапханәләр шул  малдан шыплап тулган,чекерәеп тора алар уңнан, сулдан. Бу  тәртипне  кем  кануный уңайлады?  ..Исән әле милләтнең  шомбайлары! ...



                          *  *  *

         Бар  руста Козьма Прутков -  уйлап   табылган   әдип ; Шул исем артына качып тәкъдим ителә   кәмит . Псевдоним түгел Прутков, Козьманың бар үз йөзе, үз холкы вә үз фигыле, фикер сөреше ,  сүзе... 
            ...  Бар татар язучылары, Һәм дә бар шагыйрьләре.Янә  бар тәнкыйтьчеләре , өстәмәсенә тагы... Язган роман, бәяннары, “акыллы” җөмләләре, шигырь вә поэмалары,тәнкыйть мәкаләләре,  Прутковча  ала сулыш!  Исән Козьма  әмәле!  Мокытлыкны әләм итү - шәкертләре гамәле...

        Прутковчыны  өркетми  тәкыйтчеләр талкуы... Максаты  - катыргы тышта  исеменең  балкуы ....

вторник, 10 марта 2020 г.

Туган тел дигән канат




Инде Төркиягә барып кайту, андагы үзенчәлекләрне бәян итү белән берәүне дә шаккатырып булмый. Шулай дип уйлый идем. Ләкин былтыр Истанбулга кызым гаиләсенә кунакка баргач, шаккаткыч хәлгә тардым һәм шул хакта укучыларга да җиткерергә телим. Атна саен, ял көнне, кызым өч оныгым белән бергә татар телен өйрәтүче интернет-мәктәптә укыйлар икән. Бу мәктәпне Канадада яшәүче милләттәшебез Алимә Сәләхетдинова оештырган (Алимә — Канаданың Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе, узган ел Татарстан бәйсезлеге көнендә, ире Марат белән берлектә Ниагара шарлавыгын Татарстан байрагы төсләрендә яктыртуга ирешкән иде). Ул эшкә җәлеп иткән укытучы да гаҗәеп гүзәл ханым, күзләре нур чәчеп тора, теле мөкәммәл. Дәрескә катнашырга дәшелүче кунаклар да дә­рәҗәле һәм сөйкемле затлар. Укучылар — төрле илләрдә яшәүче татар балалары, экран аша бер-берсен дә, укытучыны да, дәрескә дәшелгән абруйлы кунакны да күрәләр, һәм үз фикерләрен җиткерәләр, сорауларга җавап бирәләр, сорауларын адресатка ирештерәләр, бәхәсләшәләр... Мин күргән дәрес грамматикага кагылышлы булса да, ифрат дәрәҗәдә кызык уз­ды. Кагыйдәләрне өйрәнү өчен чит-ят терминнар түгел, үзебезчә, саф татарча төшенчә-билгеләмәләр дә җитә икән ләбаса. Кагыйдәләрне өйрәнгәндә җирлек итеп Тукай һәм аның замандашлары язганнар алынуы да нур өстенә нур булды. Алинә ханым фикеренчә, тел кагыйдәлә­рен өйрәткәндә аның методикасын да онытмаска кирәк, ә бу максат өчен Тукай язганнар иң кулае.
Дәрескә кунак сыйфатында танылган галим-программачы Камил Һадиев чакырылган иде. Камил әфәнде байтак кына чит илләрдә булып, төрле югары уку йортларында чыгышлар ясаган шәхес, нинди аудиторияне ничек үзенә җәлеп итәсен белә. Ул үз фәнен балаларга алгортимның ни икәнен гап-гади уен аша аңлатудан башлады. Балалар ул билгеләгән шартларда бүленешеп уйнадылар, җитезрәк фикер йөртүчеләре җиңеп тә чыкты. Минем оныгым, 12 яшьтә генә булуына карамастан, бер ел университетка йөреп компьютер программалау серләрен үзләштергән иде, үзе белән ярышкан Франция кызын ансат кына җиңеп куйды. Югыйсә, зинһар оттыр аңа, улым, джентльмен бул дип үгетләп тә караган идем. Оныгымның әтисе Илшат “ир-атның хатын-кызларга оттырасы көннәре алда әле, әйдә, хет кечкенә чагында җинеп калсын” дип, бәхәсебезгә нокта куйды.
Татар балаларын туган тел дәресләренә тиендерү белән Алинә ханым күптән шөгыльләнә икән инде. Ул эшне 2-4 яшьлек балаларны тел өйрәтүгә җәлеп итүдән башлаган. Тора-бара уку яшендәгеләргә, үсмерләргә дә чират җиткән. Татарстанда оешкан “Сәләт” хәрә­кәте аның эшчәнлегенә киң сулыш ачкан. Төрле илләрдән Татарстанга килгән татар балалары милли мөхиттә үзара аралашып, дуслашып, аларда туган телне өйрәнүгә мотивация барлыкка килә һәм ныгый бара дип саный Алимә ханым. Балалар үз илләренә кайткач та Татарстанда җыелып аралашуларны сагынып яшиләр һәм туган телне тагын да тырышып өйрәнәләр икән.
Әлеге шәхес белән элемтәгә керүемне укучылар инде аңлагандыр дип чамалыйм. Алимә ханым әйтүенчә, 2018 елда татар телен өйрәнүче 8-9 класс эшләгән, ә 2019да барлыгы 14 класс тупланган, һәм инде хат язып туган телне өйрәнергә берәүне дә кыстыйсы юк, андый теләктәге ата-аналар аны үзләре эзләп таба башлаганнар. Матди ярдәм кирәк чакта гына хатлар язарга туры килгәли диде тынгысыз җанлы игелекле ханым. Ул дәресләр уз­дыруга җәлеп иткән остаз Гөлфия Шәвәлиева эшчәнлегеннән дә бик канәгать булуын әйтте. Алимә ханым мәктәбенә чит илдәге генә түгел, үз илебездә, әйтик, Мәскәүдә яшәүче татар балалары да теләп тартыла башлаган. Алинә ханым “Сәләт” хәрәкәтен сүрелдермәү­ләре өчен Татарстан җи­тәкчеләренә аерата рәхмәтлемен дип белдерде. Быел “Сәләт” лагерьлары төрле төбәкләрдә оешып, уртак җыеннары, ата-аналарны да җәлеп итеп, Биләрдә узды. Бөтендөнья Татар конгрессы сә­ләтле балалар өчен ел саен апрель азакларында олимпиада да оештыра. Узган ел ул бәйгедә Финляндиядән килгән үсмер гран-при алган. Хикмәт шунда, туган тел кадерен чит илдә яшәүче татарлар күбрәк тоя, ә үзебезнекеләр җай чыккан саен урыс теленә авышуга корылышта. Әле анда дүрт-биш урыс милләте вәкиле дә ял иткән, һәм шул тирәдә кайнашучы вазыйфалы бәгъзеләргә, шуны калкан итеп, туган телдә чаралар уздырудан тайпылу җае да чыккан. Шуңа да чит илләрдән килгән балалар нигездә татар телендә үзара аралашып, сөйләмнәрен чарлаганнар. Югыйсә, урыс балаларына да татар телен өйрәнүне кызык итеп оештырып була. Моңа теләк һәм сәләт кирәк.
Татарча яхшы белүче, татар теленә хәерхаклы урыслар да аз түгел дип саныйм. Әйтик, минем күршем, урыс ир-аты Евгений Костиннан бәрәңге төбен ярырга сукаңны биреп тор әле дип сораганым булды. Ә ул: “Карале, син татарча бер дә белмисең икән. Сука түгел, сызгыч ул”, — дип җавап биреп, икенче күршебез Илья хозурында мине көлкегә калдырган иде... 15 ел чамасы элек, бис­тәдәшем, шулай ук урыс ир-аты Володя Домолазов юлда очрап: “Бәйрәм белән!” — дип котлаганы булды. “Нинди бәйрәм?” — дип сорадым аптырабрак. “Җомга. Сезнен иң төп бәйрәм”, — диде Володя һәм рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Вуз тәмамлагач, хәрби җыенда вакытта, Саша атлы сабакташымның: “Рустам, Рустам!” — дип кычкырып минем тарафка чабып килгәне онытылмый. Штаб янындагы баганага эленгән тавыш көчәйткечтән “Маяк” радиостанциясе Илһам Шакиров башкаруында “Ай, былбылым” җырын тапшыра икән. Икәүләп шул тарафка йөгердек һәм соңгы куплетны тыңлау бәхетенә ирештек. Калининград өлкәсендә үткән ул хәрби җыенда Мәскәү, Украина һәм Белоруссия студентлары да килгән иде. Без шунда сабантуй бәйрәме уздырдык һәм аны оештыруда рус милләтеннән булган сабакташларыбыз башлап йөрде, милли уеннарда актив катнашты.
Кыскасы, туган телебезгә хәерхаклы урыслар да җитәрлек дип беләм. Безнең якта урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Нургали агайның: “Теләсә-нинди максатка ирешеп була, эшне дөрес итеп оештырырга гына кирәк”, — дигән сүзләре бар иде.
Менә бит, йөрәк кушуы буенча, ватаннан еракта торып та туган телебезгә файдалы эшләрне эшләп була икән. Милләтебезнең шундый фидакарь кызы булуы күңелдә горурлык хислә­рен арттыра. Аңа ки­лә­чәк­тә дә зурдан-зур уңыш­лар, күркәм баш­лан­гычының елдан-ел киңәя баруын теләп калам.