Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

воскресенье, 24 марта 2024 г.

АК КӘГАЗЬНЕ КЕМ , КАЙЧАН , НИЧЕК КУЛЛАНА ?

Казанда«Болгар» кунакханәсе дип аталган, соңгы 7 ел гомерен уздырган, аның рухы яшәгән бинаны ишеп, сөекле шагыйребез шартлы рәвештә рухи бомж хәленә куелгач, инде аны тукмарга да озак калмагандыр, дип хәвефләнгән идем. Хәлбуки, Казан аэропортына исемен биреп, шартлы рәвештә пропискага тиендергәч, хөрти фаразлар бимазалавы беркадәр кими төште... Әмма, иҗтимагый, фәнни, сәяси дип тәкъдим ителүче "Казан утлары " журналында Ринат Мөхәммәдиевнең "Ак кәгазь нидән саргая?» исемле романы басылып чыгу һәм шул уңайдан әлеге әсәр турында фикер алышулар янә төн йокыларын качырды... Хакыйкый журналист Рузилә Мөхәммәтова, 2019 нчы елны басылган , Салават Камалетдинов фотолары белән сипләнгән "Татар башын татар ашар."Язучылар Ринат Мөхәммәдиевнең доносчы Нәкис турында әсәренә бәя бирде" исемле язмасына (http://kunelradio.ru/2019/10/08/tatar-bashyn-tatar-ashar-yazuchylar-rinat-mohemmedievnen-donoschy-nekis-turyndagy-eserene-beya-bird), " Татарстан Язучылар берлеге онытылыган традицияне яңартып, язучы әсәре буенча җыелыш җыйды", дип керешә һәм үгезне мөгезеннән эләктереп, әсәрнең геройлары конкрет шәхесләр – репрессия корбаннары булган фольклорчы галимнәр Җамал Вәлиди белән Нигъмәт Хәким һәм алар өстеннән донос язган Нәкис булуын, Нәкиснең прототибы кемлеге әйтелмәвен, искәртә. Чыгыш ясаучылар, Тукай премиясе лауреатлары , берлекнең тотанагы сыналган затлар, шартлы рәвештә Берлекнең генералитеты дияргәдер бәлки, аларның йөз-кыяфәтләре утыру рәвешләре фотоларда чагылыш таба, татар әдәбиятының аксакалы ( автор билгеләмәсе) Тәлгат Галиуллин, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов, халык шагыйре Ренат Харис, депутат Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов , халык язучысы Марсель Галиев, кайчандыр Язучылар Берлеге рәисе, ягъни җитәкчеләре булган роман авторы, Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев үзе, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов,.язучы галим Фәрит Яхин һәм әлеге даирәдә яңа кеше, башкалардан аермалы буларак татфак тәмамлап канат ярмаган, оядаш ук түгел, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова.. Журналист бәянында әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов әлеге утырышның инициаторы булса да, Нәкиснең прототибы турында фикер алышмау яклы...Җыелышның барышын, атмосферасын, асылын аңышыр өчен һәр чыгыш ясаучының язмада бәян ителгән 1-2 җөмләсен булса да искә алу урынлы булыр сыман: Халык язучысы, депутат Ркаил Зәйдулла: ...Бу нәфис әсәр генә булса, болай җыелып утырмас та идек, без аның прототибының кем икәнен беләбез. Ринат Мөхәммәдиев:  Язмый кала алмаганга яздым. Мин КГБ архивларын кирәк кадәр өйрәндем. Татар әдәбиятының аксакалы Тәлгат Галиуллин:  Ринат Сафиевичка олы шәхесләребезне күтәргән өчен рәхмәт... Карагыз ничек яза!... Ринат Сафиевич тормыш ваклыкларны фәлсәфи фикергә төреп бирә бара. Әсәрнең теле бик матур. Онытыла башлаган сүзләрне әйләнешкә кертеп җибәргән. Халык шагыйре Ренат Харис Ак кәгазь нидән саргая» — роман исемендә гаҗәеп зур, тирән метафора ята. Кәгазьне хәбәр белән тәңгәлләштерәбез. Саргаю – сары сагыш. ..Гений и злодейство совместимы. Район җитәкчеләрен алыгыз. Алар доктор наук та, кандидат наук. Берсе дә үзе язмаган. Плагиат темасы — бүгенге көннең чире. Роман безне шул яктан да кисәтә. Тукай премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов: ...«Кырын эш кырык елдан соң да беленә», дигән татар мәкале бар. Мин моны бик кыю әсәр дип саныйм. Бу әсәрне «Казан утлары»на бирүегез өчен рәхмәт. Баш мөхәрриребез яшь һәм кыю. Шулай да үзегездә булган документларны миңа да күрсәтсәгез иде. Әйдәгез, плагиталыкка шлагбаум куйыйк Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов: ... Безнең милли фаҗигане ача торган роман. Ринат абый шушы фаҗигане исбатлап һәм тасвирлап бирә алган. Милләтнең күзен ачкан өчен рәхмәт. Халык язучысы Марсель Галиев: Ренат Мөхәммәдиевның романын кызыксынып укып чыктым. Нигездә әйбәт фикер калды. ...Ринат доносчының исемен дә яшергән инде. Ләкин ул…ачык күренеп тора. Язучы галим Фәрит Яхин: Бездә бер-беребезне юкка чыгарып кемдер булырга теләү омтылышы бар.… Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: ...Ашыгып язылган. Монда әле роман юк ....Нәкис тарихы артыннан ашыгып барырга кирәкми. ... Сез бай архив материалы дисез. Мин ул материалны бер новеллада да күрмәдем.... Озын сүзнең кыскасы, бер-берсенә лауреатлыкка ирешүдә терәк булган, каләмдәш, фикердәш, һәм бер гыйлем учагыннан белем алу, аннары еллар дәвамында дәүләт асрамасындагы бер әдәби казанда кайнап аралашу сәбәпле, бу минем фикер,иҗатлары күпмедер дәрәҗәдә уртак алгоритмга турыланган әдипләрнең фикерләре "үз кеше" Ринат Мөхәммәдиев әсәрен нигездә хуплауга кайтып кала... Әдәби тәнкыйть! исеме астында чыккан , бер-берсен мактауда узышучы мәкаләләрен байтак укыган кеше буларак, бу мине гаҗәпләндермәде...Үпкәләштән булмасын, әлеге лауреатларның нинди әсәрләре кемнәрне таң калдыруы, кызганыч ки, мәкалә авторы да искәртмәде,миңа мәгълүм түгел . Аларның иҗат җимешләре чит илләрдә дә, Русия киңлекләрендә шау-шу тудырмады ... Дәүләт , ягъни налог түләүче хисабына, китапханәләргә яздырып җан асраучы аз тиражлы журналда басылган әсәр өчен нинди нигезләмә аша Тукай премиясен бирүләре мин фәкыйрьгә аңлашылмый. Төп кретерий нәрсәдә соң?Тукай бүләгенә элегрәк лаек булган " Сөембикә" романында атаклы татар ханы, үткәндәге илебез җитәкчесе Сафагәрәй хан, Сөембикә ханбикәнең булачак ире, Франгизә атлы кол хатынның ике тезе арасына башын тыгуы хакында укыгач, гафу итегез, бүләк билгеләүче жюридә сексуаль хафадагылар утырмыйдыр бит, дип шомлаган идем. Янә килеп, "Звезда Поволжья" газетасының 2016 ел 16 декабрь санында басылган ветеран табиб Зиннур Закировның “Чак Гузель Яхина” исемле мәкаләсендә , тузга язмаган әсәргә, Аксубай районы урманында француз балеты примадоннасы белән колхоз рәисенең УАЗ машинасында җенси мөнәсәбәткә керүе, янә килеп анда бөек француз княгинясының сөйгән яры бомжлыкта йөрүе һәм башка шундый әкәмәтләр* тасвирланган әсәрнең Тукай бүләгенә лаек ителүенә катгый ризасызлык белдерүе турында укыгач, бүләккә омтылучылар белән аларны кәнәгатьләндерүчеләр нигездә оядашлар ахры, дип тә аптырадым...Янә килеп Сафагәрәй хан турында шулай тирәнгә кереп язгач, чират республика җитәкчеләренә дә җитмәгәе, дип борчылган идем, анысы кысыр хәсрәт булып чыкты, алар, аларның нәсел ыруы турында язылган әсәрләр мәдхиячел булып, әле бер җитәкче шәхесебезне ак атка атландырып Ленин бабайныкы урынына һәйкәлле итү идеясе дә кайсыдыр танылган авторыбыз язмасында яңгырады... Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинованың ошбу даирәнекенә карата капма-каршы фикер уздыруы гаҗәпләндерде һәм, дөресен әйтим, сокландырды да... Социаль челтәрдә " Шау-шуны әдәбият белгече КФУ галимәсе Миләүшә Хабетдинова чыгарды" , дип башланган язмага юлыкканым булды. Анда Миләүшә ханым "Казан утлары"нда басылып чыккан "Хәл бу ки" исемле әсәрдә Русияне Пидороссия дип "зурлауга" ризасызлык белдерә.Хәзер чит ил агенты дип кабул ителгән Азатлык Радиосы сайтында ( 30 январь 2020 ел) басылган интевьюсендә ул әлеге әсәрне телгә алып ни өчен каршы булуын аңлата, авторныж дәүләттән алынган грантларын да санап күрсәтә."Коррупция белән көрәшче бу егетнең "Булгария"гә әйләнгән илдән күпме файда алганын беләсезме? "Кресло" аркасындамы, таланты аркасындамы, үзегез нәтиҗә ясагыз! 2019 ел фактларын гына китерәм", ди ул һәм Татарстан китап нәшриятында булган тендерларның номерларын да китереп, Рүзәлнең бер тапкыр 81 мең сум, тагын бер мәртәбә 47 мең сум чамасы акча алуын әйтә. Шулай ук "Минем Такташ" операсы өчен 20 мең сум, тагын эсселар өчен 100 мең сум алганын белдерә. Котырган эт хуҗасына ташлана, дигән безнең халык", ди Миләүшә Хәбетдинова. "Бу яшьләрне күзәтеп, милләтем сау калачагына ышанмыйм, шуның өчен бу пычрак тенденцияләргә каршы чыгам, кадерле милләттәшләрем! Аннан милли каһарман ясамагыз"....Оппозициядә булып Ватанны хурлыйсыгыз килә икән, иң элек сезне тукландырган дәүләт бүләк иткән тагарактан чыгыгыз", дип киңәш итә Миләүшә Хәбетдинова. Миләүшә ханымның ризасызлык белдерүенә "җимле тагарак"ка тиенгән даирә аптырамый, авторны яклый, шундый "кыю" язма бастырган баш мөхәрриргә дә тел тидерми. Нәрсә бу? Яшлек хатасымы, әллә провокацияме? Инде Нәкый Исәнбәтне, татарның бөек шәхесен түбәнсетергә азаплану өчен дә баш мөхәррирне мактыйлар?... Кушканны эшләү, дип аңлыймы моны? Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова 2019 нчы елның 4 декабрендә иртәнге 7:00 сәгатьтә Рәмис Латыйповка бирән интервьюсендә «Нәкый Исәнбәтне донос язуда, бурлыкта гаепләргә нигез, репрессияләр чорында татар язучыларын утыртуга бернинди дә катнашы юклыгы хакында тәсфилле җаваплар бирде. (Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/mil-sh-h-betdinova-n-kyy-is-nb-tne-donos-yazuda-burlykta-gaepl-rg-nigez-yuk-5696744) Аның бу интервьюсе гадәти әңгәмә генә түгел, ә тирән фәннни эзләнүләр нәтиҗәсе. Ни хакында ничек сүз барганы чамалансын өчен берничз өзек китерми булмастыр : ..."Мин аңа кадәр Җамал Вәлидинең допросын Рафаэль Мостафин интерпретациясендә укыдым. Минем өчен Рафаэль Мостафин, НКВД архивында эшләгән кеше буларак, чын хакыйкать булды. Хәзер инде икенче тапкыр Рафаэль Мостафинны фальсификациядә тоттым. Кызганыч, Рафаэль Мостафин исән түгел, ни өчен алай эшләгәнен аннан сорый алмыйм.".... ..."Ринат Мөхәммәдиев ни өчен Нәкый Исәнбәтне гаепләп яза?Бу чыганак татар язучылары арасында 1990 елларда нәрсә булганын күрсәтә. Беләбез бит инде «Идегәй» басылып чыга, аның өчен суд була, үзенең авторлык хокуклары өчен Нәкый Исәнбәт көрәшә. Судның икенче ягында — Ринат Мөхәммәдиев (китап нәшрияты), Ринат Харис (Язучылар союзы була, «Казан утлары» журналы). Казанда җиңә алмагач, Нәкый Исәнбәт Мәскәүгә Верховный Судка мөрәҗәгать итә. Мәскәүдә Н.Исәнбәт җиңә һәм аның автор хокуклары бозылуы эше Самарага күчерелә — Самарский областной суд — өченче инстанциядәге суд. Ләкин Н.Исәнбәт үлә һәм эш тукталып кала.Минем Нәкый Исәнбәтнең судка нинди гариза язганын бик укыйсым килә. Минем фараз бар. «Идегәй”не хәзер дастан кебек кенә чыгаралар. Анда тәрҗемәченең мәкаләсе бар, Нәкый Исәнбәтнең исеме күрсәтелмәгән. Ләкин беренче тапкыр бастырганда, Нәкый Исәнбәтнең «Идегәе» 17 чыганак белән басыла. Ягъни ул кайсы чыганактан нинди җөмлә алганын күрсәткән. Хәзер мин уйлыйм: Нәкый Исәнбәт шуның өчен тавышланмаган микән. ".. Бәлки мин моны ачыклармын." ..."Ринат Мөхәммәдиев әсәре турында әләкчеләрне фаш итәбез дип әйтәләр. ... Һәм Ренат Харис бу әдәбията яңалык диде. Ә мин әйтәм — яңалык түгел. Безнең әдәбиятта мондый фаш итү булды инде. " ..."Мин бу әсәрне чыгарганга дәгъва белдерәм. Бу романның рецензентлары кем булган дип сорыйм. Нәкый Исәнбәткә кул күтәргән кешеләр тарихка кереп калсын. Үзләренең кем икәнен яшермәсеннәр." ..."Нәкый Исәнбәт «әдәби бур» дип әйтә алмыйм, чөнки ул бик белемле кеше булган. Ул энциклопедик белемле белгеч. Бер кешенең дә чыганакларын ул урламаган. «Татар халык мәкальләре"ндә чыганаклар күрсәтелгән. Монда Җамал Вәлиди генә түгел бит, анда кем генә юк. Березин, Радлов, Иванов, Кукляшов, Мәхмүтова, Яхъя Халитов, Шәриф Хөсәеновлар — кем генә юк. Бурлык түгел бу. «Идегәй”не бастырып чыгарганда 34 чыганактан 17 не файдаландым дип күрсәтә Нәкый Исәнбәт. Бу — текстолог хезмәт." Мин фәкыйрь дә язучыларның кемне дә булса күмәкләшеп дөмбәсләүләрен ризасызлык белдерүлә мәкаләләр язганым булды. Диас Вәлиев(аның " Чужой" исемле бәянында кемнәрнең нинди золым эшләгәне исемнәр әйтеп тәгаенләнә) Миңнәхмәт Сәхапов( аңа ташланган гаепләрнең нигезсезлеге Фәнзаман Батталның "Мирас" журналында, бәгъзе әдипләр тырышлыгы белән яшәүдән туктатылганчы чыгып өлгергән «Хакыйкать кадерлерәк" исемле мәкаләсендә бәян ителә) ,Гүзәл Яхина , теге яки бу дәрәҗәдә әнә шундый казага тардылар. Үз көнен үзе күрүче "Татарстан яшьләре" газетасыныңа 2019 елның 14 ноябрендә Нәкый ага Исәнбәт атлы мәшһүр шәхесебезне түбәнсетергә маташуга ризалашмыйча " Ак кәгазьне кем саргайта? дигән мәкалә язып,проблемага үз тәҗрибәмнән чыгып, үз каланчамнан торып якын килгән идем.Рәхмәт, Миләүшә ханымга, шактый нәрсәләргә ачыклык кертте һәм киләчәктә бу теманы тулысынча ачар, дигән өмет уятты...Чөнки , Нәкый Исәнбәт кебек шәхесләребезне яклый алмасак, дөбәсләү чиратының Тукайга җитүенә әллә ни ерак калмагандыр кебек.... "Безнең гәҗит" 2023 ел.

пятница, 19 января 2024 г.

Роман ничек языла?

Каләм кыштырдатуда азу ярган бер дустым очраган саен колак итемне кимерә: "Эте-бете, наданы-мокыты җилләнеп роман арты роман сырлый, ә синдә белем дисәң — дәрья, нинди генә кәттә оешмаларда кемнәр генә булып эшләмәдең, текәләрнең төрлесе белән юлларың кисеште, дәрт иткән — җиңгәсен үпкән дигәндәй, нигә тәвәккәлләмисең?" — дип йөдәтә. — Хикмәт романдамыни? — дип карышам мин моңа. — Әнә, Ләбиб Леронның “Халкым минем”, Айдар Хәлимнең “Без исән” дигән шигырьләре теләсә-кайсы поэмаңны сыртына сала торган. Янә килеп, Әмирхан ага Еникинең “Әйтелмәгән вәсыять” хикәясен алыйк. Аны кайчан, кемнең, кайсы романы куып җитә алганы бар? — Дурак син! — ди дустым. — Шигырь, хикәя, бәяннан толк юк хәзер, алар белән ничу пычранырга! Роман гонорары хикәя-микәя, шигырь-мигырьнекеннән йөз, мең тапкыр артык. Романны әпәләү дә җиңел иренмәгән җанга: шакмакны ахмакка, сукмакны тукмакка саплап, милләт, халкым дип уфылдый-уфылдый, кәлҗемәңне җәй дә җәй. — Тукта. Очсызлы шаяруларны куеп торыйк. Син шуны әйт: ничек алып барып чыгасы ул роман хәтле романны? — минәйтәм. — Аңа тотынырлык, чор иңләрлек багаж, ягъни акыл, белем, хыял, тәҗрибәне каян алырга? — Бала-чага булма, — ди ахири. Ал любой — чит илме, үзебезнекеме берәр шәп язучы әсәрен, шуны пәлтә дип хис ит тә, бишмәткә охшатып, әйләндереп, бозып тек. Шулай гына эшли бит хәзер акыллы кешеләр. Илен-җирен, табигатен үз ягыңа турыла, кешеләрен — авылдаш, райондашларыңа охшата төш — һәм вәссәлам! Инде бер дә булмаса, үзеңне дөм мокытка санасаң, алдыңа җәеп саласың гәҗитләр һәм шундагы мәкаләләрне туры сөйләмгә күчерәсең. Тарихи әсәр мәтәштерим дисең икән, рәхим ит: аласың тарих дәреслегенең безгә кагылган өлешен һәм үзең шәп белгән район яки кала җитәкчесен патша, җаваплылыгы чикләнгән оешма башлыкларын бәкләр итеп тасвирлап, аларның маҗараларын, этлекләрен борынгыларга сылтап, кәҗә тизәгедәй чәчеләсең — и вчу! Машина урынына атка утыртасың, ишәккә атландырасың, кием, ашау-эчүне заманына турылыйсың. Андый чүпчар да шәп уза хәзер. Кайсы идиоты укып чиләнер дисең синең биш йөз битлек сафсатаңны бүгенге тизлек заманында, күз черетеп? Ярый, табылды ди шундый бер ахмак. Аның фикере белән кем чутлашыр дисең? Ике дә уйламый шартлатып Тукай премиясе тоттырсалар да гаҗәп түгел. Чүтәки роман бит, бите күп, нәрсәсе булса да бардыр дип фараз кылачаклар эчтәлекләрдән һәрвакыт гафил комиссия әгъзалары. — Барыбер төшенеп җитә алмыйм роман ясау серенә, бәлкем берәр мисалда технологиясен аңлатырсың, — минәйтәм. – Мисаллар, кәнишне, буа буарлык һәм барлык жанрларда да. Әйтсәң — сүз, төртсәң — күз. Бигрәк тә балалар поэзиясендә, аннары драматургиядә мул инде ул тегеннән- моннан пәчеп күчереп арканлаулар. —Юк, әйдә, алыйк бер үрнәк һәм син шуны үзгәртепме, балалатыпмы күрсәт. — Әйт, үрнәгеңне! — Баш өсте. Агния Бартоның русча язганын татарчага күчергәч, Танясы Әминәгә әйләнгән шигырьне беләсеңме? Онытсаң, исеңә төшерәм: Әминә елый үкереп, Тубым суга төште дип. Чү, Әминә, елама, Туп батмый ул елгада... Дускай бер кавым уйланып торды, күз кысты, аннары учын учка уыштырды. — Күз алдыңа китер, — дип башлады ул, тавышын әкренәйтә төшеп. — Кич. Синең белән минем сыман ике дус гаражда сыйланып утыра. Булулары җиткән. Берсе түрәсеннән зарлана: “Кеше түгел, хайван ул, — ди. — Эткә әйтмәгән сүзләр белән бакыра. Эш асылын аңламый, куша, соңыннан, үз ахмаклыгы аркасында нәрсәдер барып чыкмаса, гаепне бүтәннәргә өя. Күпләрнең канына тоз салган иде, Ходай Тәгалә бар ул, ниһаять, кешеләренә туры килде, өстеннән, имзалар куеп, шикаять юллаганнар рәхмәт яугырлары! “Син дә куйдыңмы кул?” — дип кызыксына дусты. “Ә кәк же! — ди әшнәсе. — Тик анысын оныт. Кабул итү бүлмәсендә сылу секретарьша Рәхилә утыра. Аяклары колакларыннан башлана. Мин исә, юк йомышны бар итеп, хәлне аңышу өчен шунда кереп, стена читендәге урындыкка чүңкәям, Рәхиләгә: “Чакырганнар ие, кирәгем чыгуы бар дигәннәр”, —дип алдашып, түрә кабинеты ишегенә ымлыйм. Рәхилә, кәс-кәс басып, телефон аша сораган кәгазьләрне шул ишектән алып керә, анда утыручы эшем ияләренә минераль су ташый. Ишек ачылганябылган мәлләрдә абайлап өлгерәм, текә комиссия әгъзалары тикшерү эшенә йомгак ясап, шефны суганлап-борычлап, шабыр тиргә батырып “мунча кертәләр”, буранын очыралар, күлмәген күтәртеп эченә, чалбарын төшертеп артына тибәләр, чыдап кына тор! Судта җинаятьчегә ахыргы сүз әйтү мөмкинлеге бирелә бит инде. Биредә дә тәртип шундый ахры. Менә безнең алда көн дә яшеннәр уйната, күкләр күкрәтә торган тавыш, егәрен тәмам җуйган хәлдә, “бу-бубу” килеп, бутала-бутала нәрсәләрдер мөгри. Аны төксе генә сорау биреп бүлдерәләр. Сизелеп тора, туры сорауга җавап тапмый абзыең, “йөзә” башлый. Рәхиләнең шефка битараф түгеллеге, ниһаять, азаккача фашлана, ачыграк калган ишектән саркыган сүзләр аша хәлне тәгаен аңлап алып, өстәленә йөзтүбән капланып, җилкәләрен сикертә-сикертә сулкылдап еларга керешә. Мин аптырап калам, аннары урынымнан торып, аның катына киләм һәм балачактан яратып укыган шигырь җирлегендә болай дип юатам: Рәхилә елый үкереп,Шефым суга төште дип. Чү, Рәхилә, елама,...к батмый ул елгада...” — Ха-ха-ха! Кыска метражлы фильм өчен ярыйсы сюжет... Тик романлык материал юк монда. — Сабыр ит. Эш моның белән генә бетми әле. Комиссия текә түрәнең этлекләрен ахыргача ачыклый, булдыксызлыгын тәгаенли, әмма, эшне зурга җибәрмичә, артына тибү хакына эшне йома. — Анысы аңлашылды. Тик, үпкәләмә, әсәр азагы тормышчан ук түгел. Комиссия рәисенә ул бер капчык акча биреп, үзен бәладән йолса, ышандырырарак төшәсе иде. — Ашыкма, галстугыңа басарсың. Икенче берәүгә, кемнеңдер туганына моның кәнәфие ашыгыч кирәк булгандыр бәлкем? Шул хөрмәткә югарыга ике капчык акча киткән булса нәрсә дисең? Коллектив шикаятькә хут бирүнең бәлки шундый матди нигезе булгандыр? Бүтәнчә, каяндыр, ниндидер гаделлек урнаштыручы десант килүенә аңлатма табып та булмый. — Менә монысы чынга охшый төшә. Хуш, дәвам ит. — Итәм. Кич. Түрә өендә траур. Хатыны Сәгыйдә ишекле-түрле йөренә. Тегесен атып бәрә, монысын томыра. Караватка ятып, акырып елап та ала. Кулыннан бер эш килмәгән шушы түтине, узган ел бизнеста казганып фәлән миллион акча эшләде дип, гәҗиттә мактап язганнар. Инде ярык тагаракка утырып, кая, ничек йөзәр? Боларның өендә хезмәтче вазыйфасында йөрүче, хуҗа хатыннан һичкайчан юньле сүз ишетмәгән, типке арты типкегә күнеккән апа аны җилкәсеннән сыйпап юата: Сәгыйдә елый үкереп, Ирем ярдан очты дип. Чү, Сәгыйдә, елама, Чук батмый ул елгада... Ә ни өчен “чук”? — дип, корт чаккандай урынымнан сикереп торганымны сизми дә калам. — Ярый, алайса, чүп дисен, — дип шунда ук ризалаша дус. — Катырагын әйтергә яхшысынмый торгандыр итагатьле апа. Хәзер бит затсызлык иҗтимагый баскычның югары басмасында торучыларга хасрак. — Тәмаммы? — Ә нәрсә? Сыңар дүртьюллыктан шулкадәр сыккач, җитмиме? — Яхшы. Синең коткыга бирелеп, кулай үрнәк сайлап, шуны әвеш-тәвеш китереп, вакыт уздырып, чалбар туздырып дигәндәй, роман яздым да ди. Шуннан ни? Кайда, ничек бастырам инде мин аны? — Китәсең иң әүвәл мөхәррир янына. Бераз әрсезләнергә кирәк иде, артыннан йөрергә, йөз суы түгүдән тайчанмаска. — Мин бит Казанда яшәмим. Ә мөхәррир минем килгәнне көтеп урынында гына утырып тора алмый: әле тегендә чакырып алалар, әле үзе каядыр барып чыга торгандыр. Ничек туры китерергә икән соң аны, — дим, дусның басымына “сына” башлавымны тоеп. — Ансат. Биш килсәң, берсендә, һичшиксез, аны урынында тотасың. — Ә ул көнне кабул итү бүлмәсендә чират тезелсә? Бар ич әле Тукайның “Таз” шигыре. Таз малай бүреген бер дә салмый йөри. Менә шул малай, еллар узып, язучы таз бабай булып җитлеккән дә, ничә килсәң дә шунда бутала һәм, җитмәсә, гел чиратсыз кермәкче булып әрсезләнә дип фараз кылыйк. Аның бүреген салдырып, тәрәзәдән ыргыту ярап бетмәс бит. Янә килеп, әкият персонажы “Колобок” та анда көтсә? Инде ул катып, калҗая төшкән, бер кыры ашалып, яшелләнеп күгәрә башлагандыр. Ул да булмый, галстугын киреләй таккан Шомбай рәхим итә. — Дәвам ит, дәвам ит язачак романыңны! — Һәм башка шундый әкияти персонажлар өстәлә тора. Бар да тартып карый мөхәррир ишеген. Ә ул ачылмый. Шиккә каласың. Әллә нәрсәсенә Мөдәррис Әгъләмнең “Шигырьләр сыктым мин, кан икән, икән...” дигән юллары исеңә төшә. Һәм күңелеңне шом били. Мөхәррир шигырьләр сыгу белән артык мавыгып китеп, кан эчендә тончыгып ятмыймы алайболай? Бәлки аны коткарырга кирәктер? Ишек тоткасын үзеңә йолкасың. Нәтиҗә шул ук. Синең гөманны башкалар да хәвефләнеп кабул итә. Инде шундагылар белән сүз берләшеп, йөгереп килеп, ишеккә берәм-берәм чиратлашып бәрелә башлаудан гайре чара калмый. Үгез гәүдәле бер язучы “сөзгәч”, ишек, ниһаять, бирешә һәм кабул итү бүлмәсенә су ташкыны бәреп чыга. Баксаң, түрдә мөхәррир ахры, кулына кемнеңдер кулъязмасын тоткан хәлдә чуптыр-чуптыр йөзеп йөри, безне абайлап, буш кулын изи. “Романнар сыктым мин, су икән, су икән”, — дип, гаепле елмая. Ул да булмый, ачык ишектән эчкә таба иң әүвәле таз бабай чулт итеп сикерә һәм бака рәвешле, кушаяклап суга бәрә-бәрә йөзеп китә, аның артыннан каткан калач һәм башкалар тәвәккәлли. “Ә син нигә чуммыйсың, Зарипов? — дип кычкыра кайсыдыр тәнкыйтьче Мансур Вәлиев тавышы белән. — Кулъязмаңны чылатсаң, әсәреңнең тозы юдырылыр дип шөллисең бугай? Курыкма, бүген бит тозсызлык модада...” Рөстәм ЗАРИПОВ Татарстан яшьләре № 41 |23.10.2014 ,

четверг, 28 декабря 2023 г.

МӘДӘНИ ҖОМГА, 9.12.2023 ел

Рөстәм Зарипов: Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән... admin, 9 декабрь 2023 - 08:30 1226 0 1 Әллә ниләр өйрәтәләр, син түз, мин түз, Сабыр савытлары тулмасын... Рөстәм Зарипов: Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән... # * * * Күз атышып йөрдек озак. Көне җитте. Кочаклаштык. ... Якыннанрак танышкач, Тыныч кына ераклаштык.... * * * Әллә ниләр өйрәтәләр, син түз, мин түз, Сабыр савытлары тулмасын... Дөрес, күпне белү әйбәт... Әмма ләкин Берсен дә эшлисе булмасын! * * * Өйрәтелгән этләр озак ашый, Тәмен тоеп, ягъни сузыбрак; Өйләнгән ир-атлар озаграк яши, Өйләнмәгәннәре – кызыграк.... ТӨП ЫСУЛ Беләсеңме, белмисеңме Саныйсың, барлыйсың, Башкаларга аңлатканда, Үзең дә аңлыйсың... НИШЛӘРГӘ? Күз чыгыла кояш яктыртканда, Кояш баткач, янә рәтләп күрми. Аякны чылатсаң – тамак шешә, Тамакны чылатсаң – аяк йөрми... ХӘЗИНӘ Башыңда җил уйный, шуңа уйлары саф, Бер дә төшми усал телләрдән, Ул бит күпләр өчен зур хәзинә, Баш ваталар кайда күмәргә... ДИАЛОГЛАР * * * (Мәчеттән кайтып барышлый) – Әллә кайчангы гөнаһлар борчый, Алар искә төшә, торып-торып; – Яңа гөнаһлар кыл, агай-эне, Алар искеләрен оныттырыр.... * * * (Кадрлар бүлегендә) – Ник сөйрәлүчене күтәрәсез, Канатлыны читкә этәрәсез? – Чөнки бу очракта ялгыш китми, Шуышучы башка кәкәй итми. * * * (Туктатып, аңлашу) – Нишләп карашыңнан сагыш саркый? Ник йөрисең болай күбенеп? – Кара көнгә, дип күп акча җыйдым, Инде көтәм шуны өзелеп. * * * (Ихлас киңәш) – Кайсына өйләним икән, әни, Берсе шактый тулы тәнле, берсе арык. – Тазасын ал, кыш көне җылытыр, Җәен күләгәләр, булма сарык! ТҮРӘ СУКРАНУЫ Акча түләми һава сулыйсыз, Тискәре уйларны куймыйсыз. Бушлай укыйсыз, дәваланасыз, Бушлай эшләгәнгә дулыйсыз... * * * Аз түләүле авыр эшкә Бик ансат урнашу; Күп түләүле «кәттә»сендә Төп максат – урлашу... * * * Югары урынны яулаучылар Нинди генә түбәнлеккә бармый Максатлары – кесә калынайту, Армый-талмый... * * * Уңышлы түрәләр бар да бериш, Сине акыллыга санап эшне йөкли. Шыр тилегә санап түли хезмәт хакын, Анысын да күп, ди.... БЮРОКРАТ Кирәк чакта тилегә салыша, Күрә торып «күрми», Ишетмәгән – белми, Кызык була – көлми... Ярты сүздән барсын да аңыша, Әмер бирсә түрә: Кызык түгел – көлә, Сүздән гөлләр үрә.... * * * Кеше суламыйча яши алмый, Һәм бу һәркем өчен ачык ласа; Ә һава турында онытабыз, Кемдер вакыт-вакыт сасытмаса.... * * * Карьераны ясый уртакуллар – Тормыш моны мең кат кабатлады... Талантлыга өскә үрмәләргә Гел комачау итә канатлары... ИХ, ЯШЬ ЧАКЛАР, ЯШЬ ЧАКЛАР... Ахмаклыклар эшләр өчен Дәрт кирәк, дәрман кирәк. Гомер уза, күлмәк туза, Ахмакланыла сирәк... ДУСЛАР Сораштыра калсаң Бар да шыттыралар, Балта сораганга Шөшле тоттыралар, Берни сорамасаң, Көеңне көйлиләр, Берни сорашмасаң, Дөресен сөйлиләр. КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС Гамил Афзалның «Мәүҗидәттәй»е дулкынында Гайшә түти, кызым, ди-ди Чүгә-чүгә бии, Гаиләсе нык булсын, дип, Колагына төйи: – Кызым, ирең соңлап кайтса, Ал кулыңа уклау, Дөрес юлга тиз бастыра Уклау белән тукмау... Әгәр үзең тоткарлансаң, Авыз ачып торма, Хатын-кыз – баш, ир-ат – муен Бүгенгесе чорда... Гайшә түти киленен дә Кызыдай үз күрә, Иреннәрен бөрә-бөрә Дөрес киңәш бирә: – Килен, ирең соңлап кайтса, Чыраеңны сытма, Кайда йөрдең, – дип тәфтишләп Ялганын да тотма... Күрәчәк гүргә кертә, дип Борчылып та йөрмә, Ара төзек калсын, дисәң, Күп нәрсәне күрмә... КЕШЕ Кеше беркайчан да ялгыз түгел, Күләгәсе һәрчак үзе белән; Бик куәтле канат куя яки Егып сала сыңар сүзе белән... УРТАК ДУЛКЫН Көне буе бер сүз сөйләшмичә, Җитәкләшеп йөрү рәхәт бигрәк. Йөрәкләр уртак дулкында типкәч, Тагын нәрсә кирәк?.. ЯКИ, ЯКИ ... Намуссыз кеше саф күңеллене Риялыга саный, Кирәк тапса, яңагына ямый, Йә башмагын ялый... ИШЕТМӘСӘҢ ИШЕТ «Ирем өчен җаным тыныч минем, Ул бит бик уңышлы өйләнде. Мин тыңлаучан, һәм үземчә эшлим», – Дип, күршем хатыны сөйләнде... * * * Чак кына салдыммы, ул үз итми, Аек чакта минем ис китми, Күптән юл чатында торабыз, Алмаш-тилмәш авыз ерабыз... КҮРСӘТМӘ Түрәләр җыены. Дәве сөйли: «Чукракларыгыз да ишетсен: Шундый итеп алдыйк без халыкны, Үзен бәхетле дип хис итсен!» АЕРМА Яшьлекнең киләчәге бар, Ә картлыкның – үткәне, Яшьлек – тормыш яшеллеге, Картлык – шуның бүкәне. Яшьлек киләчәге картлык, Төптән уйлап карасаң Картлыкның үткәне – яшьлек, – Исәп тигез ләбаса? Картлык сагына яшьлеген, Яшьлек тоймый картлыкны. Картлыкны иярли сагыш, Яшьлек каулый шатлыкны. ТЕЛЧЕ ГАМЕ «Дуслык» дип атала пычкы, «Дуслык» дип атала сыр, Киреләй укыйм да аңлыйм: Аңа сыйган «суд» һәм «кыл». «Дуслык»ның асыл мәгънәсен Телим дөрес аңларга. Шул хакта баш ватып ятам Сызылып аткан таңнарда... СӘБӘП – Төне буе йоклый алмадым, дип, нык зарланды хатын. – Намус борчыганда мин дә шулай, дип аны юаттым. * * * Күңел байый, дип кылтайма, Килә бер көн – ул бөлә. Бәхет тә әүвәл елмая, Аннан шаркылдап көлә... * * * Кем очраса, шуңа елмаеп уз, Бозык тешләреңне яматсаң, Пенсиягә чыккач, озак торма, Әгәр ватаныңны яратсаң... * * * Танышканда канат куйды яры, Купты давыл, күккә ашты күңел. Өйләнешкәч мөгез куйды – тагы, Һәм ул шуннан бирле мүкләк түгел. * * * Кыш җиттеме, язны көттек, Җәй җиттеме – көзне, Көзен кыш, дип өзгәләндек, – Аңламассың безне... һәрбер фасыл әүвәл асыл, Аннан уңа яме. Сырлануларың төкәнә, Сүнгәч гомер шәме... Тулырак: https://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/rostam-zaripov-kese-berkaican-da-ialgyz-tugel-kulagase-harcak-uze-belan