Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

четверг, 7 ноября 2013 г.

ТАТАР ЮРАП КИТЕРЕР ....

Бик тә дәрәҗәле бер әфәнденең айлар буе дәвам иткән гомер бәйрәме-юбилеенең сигезенчесенә мин дә килеп эләктем. Мишә буенда, әрәмәләр ышыгында фонтаннар атып торган сулыклы әкәмәт затлы ял комплексында узды анысы. Кунакларның берсеннән берсе текәлеге, койма буена тезелешкән танк шае машиналардан сүзсез дә аңлашыла иде. Шулар рәтенә ватаныбызда эшләнгән тыйнак “арбам” белән кыенсынып кына килеп кунакладым. Мәҗлескә юбилярның яшьлек һәм хезмәттәш дуслары, гел ир-атлар гына чакырылган булып, ишетүемчә арабызда чорыбызның танылган әдибе Тәлгат Нәҗми дә күренергә тиеш иде.... Язарына байтак азык табасы иде ул бирегә килгән тәкъдирдә.... Тостларга кереш сүз сыйфатында, күпне күргән күпне кичергән кунаклар тарафыннан ,хатын-кызлар канашмау сәбәпләрне кайбер чикләрне дә онытып сөйләнгән кыйссаларының һәркайсы ифрат гыйбрәтле булып, Казандагы иң бай оешмаларның берсеннән килгән гәүдәгә генә түгел, биләгән кәнәфие белән дә шактый дәү абзый сөйләгәннәр “Алтын мөнбәр” фестиваленә ярашлы кино төшерерлек сыман тоелды... “Мин карьера ясауга бәләкәйдән керештем, -дип башлады ул сүзен. - Элек авылда мал-туар бик ишле , чиратка салмый чыгарсаң урамга сыймаслык иде....Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә , мин исә маңкасы кипмәгән олы малай . Алай да елдан ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар сарык көтүе көтәргә лаек дип таптылар. Өченче елны таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый,һәм шуның Рәвил атлы улы. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез . Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми.Ә сәгатьне, аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз.. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап ... Әмма Рәвил тыңгысызлый, әйдә көрәшәбез дип тинтерәтепме тинтерәтә. Син миннән зур, дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә,төрлечә кәһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә , моның борыны астына инде мыек типкән... Алай да бирешәсем килми , этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам, ектырмыйм гына бит тегеңә... Гарьлегеннән , бу мине муеннан кысып аска бөгә дә йодрыгы белән башны төя башлый... Әшрәфҗан абыйсы , ырҗаеп көлеп тик карап тора мин кичергән җәфаларны. - Көч кенә керсен , исеңә төшерәм әле мин боларны , - дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы яклаучым булмаганга . Берсендә, каты ук эләктерде , күзгә чыккан яшьләрне ышкый ышкый, “бүтән болай булмый “дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем.Әни, ат җигеп йөри фермага иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мүрхүмәкәй , урыны җәннәттә булсын. Әбәдкә кайтып керде, бу.. - Син нишләп эштә түгел, -дип тәфтишли... Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык комачаулый. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды , дөресен сөйләп ташладым. - Әйдәле! Утыр арбага!–диде әни. Киттек кузгалып. Әни , ике кулы белән дилбегәгә тотынып аякларын аерып кабык арбага баскан , сыртын каезлап каулый күк бияне. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр, абыйлы- энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни ыжгырып килә килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә, - Син нәрсә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың аксак тәре , -дип , дәү кытыршы учлары белән моны шап-шоп яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Рәвилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, сөяк сабы белән шалт башына . Җирләр акыра малаең. Бер мәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде. ...Еллар үтте. Армиядән кайткан ел авыл сабан туенда батыр калдым бит инде. Элек кичке уеннар бик күңелле , гармунда сыздыру, җырлап- бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге “дус” очрап тора. - Яшьти тимә, гаеп миндә булган, -дип күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр яңа кәчтүм- чалбардан . - Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа ? – мин әйтәм. – Сикер суга!.... ....Ир-атлар мәҗлесендә гадәттә һәртөрле сынашулар , кыен хәлдән шома котылулар, мәхәббәт өлкәсендә җиңүләр турында бара сүз. Бер танышым әйтүенчә, ахыр чиктә мактанышу бер нәрсә үлчәшүгә кадәр үк барып җитәргә мөмкин... Тулы рюмка тоткан кулы арый төшкән кайсыдыр кунак, - Ай-яй, кансыз кеше булгансың икән, -дип озакка сузыла төшкән “тост”ны бүлдерергә җөрьәт итте ... Арабызда район, Татарстан, Русия дәрәҗәсендә танылган көрәшчеләр дә булып, тора-бара кемнәрнең кайчан кайда ничек батыр калуы хакында сүз китте. Баксаң, бәгъзе районнарда сабантуй батырларын Хаҗ сәфәре белән бүләкләү модага кергән икән... Әңгәмәбездә шундый хөрмәткә лаек ниндидер атаклы Азнакай көрәшчесе искә алынды. Ул изге сәфәргә әнисе белән бергә чыгарга булган . ...Ничәдер көн узгач, 28 сентябрь дип истә калган, мөхтәрәм якташым Тәлгать Нәҗми телефоннан чылтыратып, мәҗлес хакында сораштыра. Юбиляр үпкәләмәдеме икән, дип борчыла. Мәккәгә, хаҗ сәфәренә ниятләгән икән , мәҗлес көнне аны шул уңайдан Казанга чакырткан алган булганнар... Һәр бәндәне алда иң зур имтихан көтә, ә мөселман өчен Хаҗ кылу фарыз гамәлләрнең олысы, дип саный якташ. “Кыласы хаҗың кабул булсын”, дидем , мөхтәрәм якташыма. Анысы да монысы, тормыштан тәм табып районыбызга ямь биреп яшәүче әдибебез изге сәфәргә чыгып киткәч, үтә дә сәер төш күрдем бит әле. ...Имеш , Саба уртасындагы хәзер китапханә, ә заманында райком урнашкан бинага , “монда танылган әдип Тәлгат Нәҗми фәләненче елларда инструктор булып эшләде” дигән язулы ак мәрмәр такта элгәннәр. Бина каршындагы иркен мәйдандагы һәйкәл дә Тәлгатьнеке булып куйган . Янә килеп, озак еллар ул җитәкләгән район газетасында басылган уңышлы дип табылган язма авторларына “Тәлгать Нәҗми исемендәге премия” тапшыру гамәлгә кергән, ә лаеклыларны билгеләү комиссиясенә рәис итеп, утыз ике ел хезмәт дәверендә хәтта мактау кәгазе дә алмавымны казаныш санап мин фәкыйрьне билгеләгәннәр… Ә иң куандырганы ,премия алырга җан атучы чибәр-чибәр апа-сеңелләр минем хозурда үзләрен ифрат ягымлы тота башлаган... Шулай, матур гына яшәп ятканда илдә кабат үзгәртеп корулар яңарып китмәсенме.... Һәм, озак та үтми тикшерү комитетыннан кырыс вәкилләр килеп, комиссиябез әгъзаларын берәм-берәм йолыккалый да башладылар. Бәхеткә, кул сәгатемә монтажланган компьютерым барын берсе бер абайламый. - Фәлән вакыттан төгәненгә кадәр кемнәргә премия бирдегез? Комиссия әгъзалыбызның яртысын шушы сорау сугып екты... Алай да арабызда барыбыз да хәтерсез Хәйрүшләр түгел. Мин исә, китәргә ашыккан кыяфәт чыгарып сәгатемә күз ташлый- ташлый берсен дә калдырмый санап чыктым. - Бүләккә лаек дип тапкан язмаларның исемнәре?- дип җикерә кырыс тикшерүче. Сорауның монысы сафларымызны тагын да сирәгәйтте. Мин сынауның анысын да исән-аман кичтем : исемлекне, “Сөт арта”дан керешеп, “Дуңгызчылык-табышлы тармак” белән тәмамладым... - Бүләкләгән әсәр яисә мәкаләләрнең эчтәлеген сөйләп бак ? –димәсенме тәфтишчем явыз көлемсерәп . Университетта хисап техникасы буенча укытучы туганым Равил Һади һәм ул куйган программа сынатмый, теләсә кайсы язманың исеме, авторы профессиясе, кайда белем алганыныннан чыгып , мәкаләдә, яки хикәядә ни әйтеләсен , компьютер сәгатем мониторына лашпырдатып чыгара да сала... Тикшерүче мине кәҗә калдырудан һаман өмет өзми, - Боларда бит һаман бер балык башы чәйнәлә, ни хөрмәткә премия? -дип тинтерәтә. Минем ачу чыга башлый. - Лауреатларның бүләккә лаеклы булуы әдибебез Тәлгат Нәҗми белән килештерелгән, -минәйтәм.- Кайтыр Мәккәдән, үзеннән сорарсыз.. - Әйбәт идея , -ди тикшерүче. – Шунысы жәлке, Державин, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова,Гамил Афзал яки Тукайлар үз бүләкләре лауреатлары язганны лаеклы санар идеме, юкмы, менә анысын алай ансат аныклап булмый... -Нишләп булмый ? - Алар үлгән бугай бит инде. - Калалардагы комиссия әгъзаларымы?! - Юк. Премия хуҗалары. Тукай , Исхакый, Саҗидә Сөйләманова.. Дөрес, ялганны ачыклау детекторы ярдәмендә комиссия членнарыннан сорау алып була , анысы.. Аннары тикшерүчем , авызын зур ачып иснәнеп торды да, - Ә белә микән соң алар Пушкин яки Тукайның ниләр язганнарын?-дип көрсенеп куйды....-Рас каладагылар турында сүз чыкты, синең фикерне беләсе килә. Әйтик, шартлы рәвештә халыкара спорт мастерлыгы үтәп Тукай бүләген алган җитмешен узган егетнең беренче рәзрәтлеләр бәйгесендә катнашып бәләкәйрәк премия эләктерүенә ничек карыйсың. Өлкән яшьтәгеләрнең яшьләрне артта , кырыйда калдырып, һәрвакыт җиңүләрен , бүләк арты бүләк эләктерүләрен әшнәлек кенә хәл итмиме? Яисә яшьләрне иҗаттан күңелләрен сүрелдерүне кайгырмыймы карт гвардия?Тукай да, картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул, дигән түгелме соң? Исем, титул, бүләкләрнең берсен дә калдырмый рәттән урып барырлык әсәрләр иҗат итәр өчен дәрт-дәрман кирәктер, ләбаса? - Спортта допинг куллану тыела, -минәйтәм. - Ә иҗатта, андый киртә юк. Каян белим, бәлкем алар язганда хәмер, йә булмаса виагра кулланалардыр? Мине үзгә сорау бимазалый, “премияләр тиешсез түләнгән,”- дип тапкан очракта, нишләтәсез безләрне?- дип кызыксынам - Түләнгән сумалар дәүләт файдасына эзләп алыначак. Янә килеп, үзләре бүләкләгән әсәрләрдән хәбәре юкларга аларны укып чыгасы да була.. - Укыган- укымаганны ничек аныклыйсыз? - ГИБДД системасы буенча. Акча түли дә күпме тели шул санда имтихан тапшыра. - Ә укып-укып та башына кермәгәннәр белән нишлисез?.. - Андыйларга ябылуда тыңларга туры киләчәк.. Мәкалә- хикәяләр белән бәла каза чыкмастыр, дибез. Тозсыз, очы-кырые юк роман- эпопеяләр тыңлаудан сарулары кайнап ычкынулар ихтималы юк түгел .. Тәүлекләр әйләнесендә эфирда әйләндерелүче җыр-мырларны да кемнәргәдер көн- төн тыңлату турыда канун Югары Совет тарафыннан беренче укылышта кабул ителеп ята дип ишеттем. Менә шундый хикмәтле төш күреп, шабыр тиргә батып уяндым....Бәхәс юк, дөнья куйгач тотасы мөһим имтихан турында кайгырту урынлы. Әмма ләкин, аңа кадәр дә әллә ниткән сынаулар сагаларга мөмкин Хода бәндәләрен.... Төш дигәннән язучылар берлегенең 2012 елгы җыенында доклад тыңлаганда кергәне дә онытылырлык булмады. Имеш мөнбәрдән сөйләүченең карашы залга түгел, ә президиумны бизәүче мөхтәрәм кунакка төбәлгән... Һәм ул болай дип тезә: ...Алларыңа чыгып , тезләнеп, лә, Артларыңа төшеп, иснәнеп, Татар әдипләре исеменнән Меморандум укыйм, хисләнеп. Хәрабәгә калган Тукай йорты, Җимертелде , беркөн, ниһаять, Барлыгын да хәтта онытканнар Сөрән салды , бу дип –җинаять! Бүләк алмаганнар тавышланды, Алганнары торды шым гына, Зыялыларыбыз артларыннан Шыбырдап коелды ком гына... Гаҗизлектән ярсып, фөрьяд итмим, Җөръәт итеп тик сүз кыстырам : Бомж бүләгенә калдыруда Шәхсән күрмим һичбер ыстырам, Йорты беткән икән, чурту матыр, Кабере урыны да сатылсын, Ә бүләге, мул табыныгыздан Бер калҗадай, миңа атылсын… Безгә атылсын... Атылсын!.. (Озакка сузылган көчле кул чабулар)