Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
Показаны сообщения с ярлыком Һинд фильмнары. Показать все сообщения
Показаны сообщения с ярлыком Һинд фильмнары. Показать все сообщения

среда, 8 июня 2011 г.

КАРАҢГЫ БҮЛМӘДӘ КАРА ПЕСИ ТОТУ....

                         Обои hq The School of Athens 1600 x 1200 на рабочий стол, high quality обои, 3d обои, фоны, заставки, картинки, wallpapers
            Кытайларның,  “кара песине кап-караңгы бүлмәдә, бигрәктә ул анда булмаса тотуы ифрат кыен”, дигән  әйтемнәре бар. Ягъни кыен, әмма мөмкин...  Шулайдыр да. Әле менә Татарстанда тырышып-тырмашып террорчылар, ваххабитлар, салафитлар эзләү, җөмһүриятебезгә шулар оясы имиджы ябыштырырга  тырышулар очы  һич көтелмәгән яктан бүселеп чыкты. Кайчан гына  “Нурлат вакыйгалары” дигән телесюжет күрсәтелеп, кулга алу барышында һаләк булган, жинаять кылучылар буларак шиккә алынган кемнәрнедер  “террорчылар” дип  белдергәннәр иде.  Кылганыңның, яхшысы да, яманы да үзеңә әйләнеп кайта, дигәннәре хак ахры . Ягъни, башкаларны  суд вердикты юк килеш  җинаятьче, террорчы дип телеэфирга чыгып атаучы бәгъзе погонлыларыбызның үзләрен шулай ук хөкем карары юк хәлдә,  җәлладлар  дип “олылау” илкүләм кузгалыш алды.
            Террор –    куркыту аша ниндидер максатларга ирешү әмәле.  Илнең массакүләм  информация чаралары , митингта яңгыраган чыгышлар,  намуслы гражданнарга карата закон сагындагылар террор оештырганнар  дип тасдыйкълый.  Кайбер авторлар хәтта  Татарстан Эчке Эшләр Министрлыгын террорчылар оясы дип  тәгаенләүгә,  министрның, “Казан феномены азагы” дигән китабын җәзалауларга теоретик нигезләмә дип расларга да җөръәт итте. Әлбәттә һәр язган яки әйткән сүзне  кыекка борып, кирегә саплап була. Җөмләдән, ” Звезда Поволжья” газетасының 2009 нчы ел, 16 нчы июль санында “Республика прокуроры” дигән язмада мөхәррир Рәшит Әхмәтовның , аларда (көнбатыш илләрендә) һәм бездә аклаучы приговорлар нисбәте ничек дигән соравына, Кафиль Фахразый улы Әмиров , 30 : 1 нисбәте хасил булуны бездәге һәм андагы суд системасының төрлелеге аркасында дип аңлатты. Хата китмәсен өчен җавапны оригигиналда, рус телендә китерәм : “ У нас разные судебные системы. Прежде чем дело дойдет до суда , у нас идет предварительное следствие. Идет года два, три. Следователь собирает доказательста. В результате выкристаллизовывается окончательное решение...”  “Дальний” фаҗигасе “кристталлаштыру”ның үзгә, законнан тыш вариантлары килеп чыгу ихтималы булуын да  яктыртты...Инде кулга алынган гаепләнүчеләр әхвәлен  проктологлар җәлеп итеп  тикшерергә туры килер  микән , законлылыкны күзәтү һәм тәэмин итү инстанцияләренә?...
                       АКШ та алтын бюсты коелган  Зөфәр Фәтхетдиновның “Афоризмнар һәм ХХ гасыр максималары” дигән китабында “демократик дәүләттә иң югарыда утыручылар барысы  өчен дә җавап бирә, ә тоталитар дәүләтләрдә түбәндәгеләр бөтенесе өчен дә, ә югарыда утыручылар бер ни өчен дә җавап бирми” дигәнрәк  җөмләсе истә калган. Мәгълүм ки, полиция - дәүләт  кулындагы тәртип тәэмин итү инструменты, һәм аның эшчәнлеге  дәүләт органнары контроллегендә. Кинолардан күреп беләбез,  цивилизацияле илләрдә гаеплеләргә гаепләрен танымау хокуклары булуы полиция тарафыннан кулга алу мәлендә үк укыла. Бездә  шушындый хокук  гамәлдәме соң? .  Сталин чоры баш хөкемдары  Вышинский  фикеренчә дәлилләрнең патшабикәсе( “царица доказательств”  ) ягъни гаепләнүченең  гаепне тануына ирешү заказчысы кем?   Әгәр  полициядә җинаятьчел ысуллар кулланып эшләү нормага әверелгән икән,  хакимиятнең һәр дүрт тармагында шундый вәзгыять тәэмин итүче шартлар өйрәнелергә һәм тиешле чаралар күрелергә тиеш кебек...
... Минем  ахир дус агай, озак еллар БХСС җитәкләгән мәрхүм  Риф Фәйзрахман улының :
- 20 еллык БХСС та эшләү дәверемдә бик күпләрне җинаять җавапчылыгына тартырга туры килде.  Әмма  әле беркемдә бер тапкыр да фәлән туганыбызны ялгыш юлдан туктаттың, рәхмәт сиңа, - дип килгәне булмады , - -дигәне истә. Әсгатъ әфәнде Сәфәровнең  отставка сорап рапорт язуы уңаеннан да иркен сулап куючылар аз булмагандыр һәм мондый карар, ни генә димик, демократик дәүләттә яшәвебез чагылышы...                 
            Татарстанга бәйле негатив материалларга кытлык бер дә булмаска охшап тора. Болгар каласында куелачак “Хранилица» һәйкәле дөнъякүләм яңгырашка иреште...Һәйкәл куелуга каршы имзалар җыела, президентка хатлар юллана, дин  җитәкчеләре белдерүләр ясый... Кемдер “Дальний” тирәсенә калкытырга өнди...Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия ханым Бәйрәмова “Татар Заманы” интернет газетасында,  яңа калыккан һәйкәлләрне  һәм пирамида корылмасын да искә алып, экспрезидентка  җитди гаепләр ташлады. Аның соңгы һәйкәлне җен-пәриләр символы дип бәяләве белән килешәсе килми, чөнки Бафаметның башы бит кәҗәнеке бугай...  АКШ та яшәүче  Вил Мирзаянов  бу сынны хуплады , толерантлык чагылышы дип бәяләп, аңа данлы киләчәк  юрады.
              “Аллаһ сакласын”, “бер Аллаһ  кына саклый” дигән сүзләр ишетеп үскәнгәме, шәхсән үземә дә мондый “Саклаучы”ның бүгенгебезгә чакырылышы һәм зарурлыгы аңлашылып җитмәде... Минем карашка, мөселман өммәтенә караган халкыбызга һәйкәлләр торгызу гомумән килешми , һәр салынганы ризасызлык тудыра тора. Хәтта Кремль хозурындагы Җәлил һәйкәле уңаеннан да фикерләр төрле иде, Мөхәммәт агабыз Мәһдиев,әйтик, ” шагыйрь һәйкәле мондый булмый,  ул штангачы Жаботинскийны  хәтерләтә”, диебрәк язган иде...Шәхсән үзем аны азатлыкка омтылучы мазлум халкыбыз гәүдәләнеше дип таптым һәм шул хакта шигырь дә язып бастырдым. Сәйдәш һәйкәле, янә килеп Җиңү паркында “Сагыш” атлы проекттан башланып,  соңыннан рус кыяфәтле ханым булып күтәрелгән “Хәтер” (Память) атлы һәйкәлләр  уңаеннан да “Звезда Поволжья» газетасында төрле фикерләр яңгырады. Сара Садыйковага һәйкәл салына башлап ярты юлда калуы турында да матбугатта үпкә  сүзләре күренгәләде... Шәхсән үземә “Память” һәйкәле катнаш никах аша милләтебезне  сыртына салган  Рус хатын кызына , ә парк исә шул җиңүгә багышлангандыр кебек тоела... Сәйдәш һәйкәлендә исә, сөекле композиторның рухы, очышлы музыкасы аһәңе бөтенләй дә чагылыш тапмаган сыман. Парламент хозурындагы “Хөррият” һәйкәленә карата  халык теленә менгән образ да шактый шөкәтсез ...  Бер Тукай һәйкәле, анысының да татарныкы булудан тайпылган татар опера балет театры комрыгына сыенганы җанга якын бугай ...
            АКШ та яшәүче милләттәшебез  Болгарда куелачак һәйкәлне куюны хуплау белән беррәттән Ленинны палач дип атап,  шул   һәйкәлгә кизәнү зарурлыгын искәртте... Шәхсән үземә Казанның иң күркәм Ирек мәйданында Ленин һәйкәле тору  урынлы тоела, чөнки Татарстан җөмһүрияте Ленин имзалаган карар буенча барлыкка килгән... Кыскасы кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә... Болгарда куелачак “Хранилица” өчен ризасызларга тынычрак булырга , артык бетеренмәскә киңәш итәсем килә, күрәселәр алда,  киләчәктә Лука Канашевич, Ильминскийларга да һәйкәлләр торгызылгач , дуларга да бераз хәл калсын...
         Сүзне караңгы бүлмәдә песи тотудан башлаган идек. Инде, мәчесыман җан иясенең күз уңында торачак һәйкәленә барып җиттек... Даша атлы бүрәт сынчысы иҗатына...  “Болгар җилләре” дигән фильм төшерергә күп акчалар җилгә очып, фильм булмый калгач , Татарстан акчасына  халкыбызны мыскыллый торган иҗат җимеше тумавына куанып, җиңел сулап куйганым хәтердә... Капкан саен калҗа, үпкән саен марҗа булмый, дигәндәй, бу юлы андый бәхет елмаймас кебек...





ЧЫГЫП КИТТЕК КИНОГА...

Долгожданная премьера "Зулейхи" - Культура - Рубрики
                                                                    Авыл шаулый, авыл гөрли :
                                                                -  Кино килгән, кино килгән!...
                                                                                       Гамил  Афзал
       ..Өйдә, кырын ятып телевизордан фильм  карау бер нәрсә, ә билет  алып, “контролен” җырттырып кереп, шыгърым тулы залда үзең хисләнеп, башкаларның кичерешләрен тоеп, экрандагыны , авылдашларың белән бер сулышта җаныңнан уздыру – бу бөтенләй башка...Бәгъзеләр күз яшьләренә төелеп яки манчылып ук карый бит әле аны...
          Иң беренче киноны  туган авылым 25 хуҗалыклы Түлешкә авылында 4-5 яшемдә карадым шикелле. Авылның клубы булмау сәбәпле аны “кәнүшни” ишегалдындагы бурап эшләнгән , матчаларына дирбияләр, ягъни йөгәннәр, камытлар, дугалар эленеп сакланган, ә   идәнендә өсле-өсле арба һәм чаналар  тезелгән түшәмсез сарайда карадык. Иң башта тышта калган “движок” дигән нәмәкәйне кабызып җибәрделәр. Әнә шуннан тартылган чыбыклардан киноаппаратка электр тогы бара икән дә шул әйләндертә икән кинотасма уралган  пар тәгәрмәчне.
            Кабык түшәүле  арба вә һәм чаналарга утырыштык шулай. Билгесезлек куркыта, әле янда  ярый әни бар..Менә экранга кешеләр чыкты . Тыз-быз йөриләр . Арада бик кәмитләре дә күренә .Бар да әйбәт. Шулай матур гына утырганда өстебезгә ыжгырып паровоз килә башлагач, күпләр кычкырып ук җибәрде...Кайсыдыр дус малай, соңыннан,
-          Ә  мин тамчы да шөлләмәдем, -дип  шапырган иде дә,
-                     Нәрсә бүрттерәсең , чалбарың төбе юешләнгәнен күргәннәр бит, -дип өлкәнрәкләр борыныннан аска тарттылар .
            Кино күрсәтүчеләр мәдәният хезмәткәрләре санала һәм аларны олылыклап, киномеханиклар дип атыйлар иде. Бу вазифадагылар үзләре дә гүя  экраннан төшкәннәр , үтүкләнгән киң балаклы чалбардан, тар бил каешлары чып-чын күн , ә шуның  перәшкесе ялтырап тора ; күлмәк җиңнәре сызганулы, аякларында “палбатиңке”һәм әле  җитмәсә   “Кобровец” исемле матайда да җилдерәләр...Күбесе фотограф буларак та акча суга , “Зенит” исемле чия төстәге күн футлярлы фотоаппаратлары гел  үзләре белән, каеш бауда җилкәләренә эленеп йөри. Ә исемнәре нинди диген! Мин белгән, һәм  хезмәт җимешләренең игелеген  күргән шәхесләр -Мичән авылыннан Роберт , Йосыф Аланда яшәүчесе - Ленц  !  Болар бик итагатьле, әни әйтүенә караганда затлы кеше балалары, олыны олы, кечене кече итеп сөйләшәләр ,  кеше арасында дәрәҗә саклап , хәтта ки нәзәкаьле  тоталар. Сатыш киномеханигының да исем ярыйсы  гына, Фальван атлы  , бәләкәй генә булса да тавышы  олы ,  һәм чыгышына тугърылык саклаптыр күрәсең, сүзне бик үк сайлап тормый, юлына аркылы туры килгән бала-чаганы да өнәми, ягъни мәсәлән тиешле җитезлек күрсәтми калсаң  күн итеге белән артыңа тибеп тизлек өстәргә дә күп сорамый....
          Икенче класста укыганда, Юлбат авылында яшәгәндә киноны даими карый башладым, ник дисәгез бертуган апам 10 ны бетереп,   клуб мөдире булып эшкә кереште һәм “закунлы рәвештә” бушлай карау хокукым барлыкка килде. Була шулай, малайлар белән дөньяңны онытып туп тибәсең. Һәм  берсе каяндыр тынына буылып ,мышнап йөгереп килә дә  авыз суларына тончыга-тончыга өзек-төтек җөмләләрен ирештерә:
 - Кино килде! “ Белдерү, кешеләрне көлдерү”  элделәр! Фальван абый сугыш турында диде. Безнекеләр җиңә!
          Ә авылкүләм  вакыйга ул әлбәттә инде ике серияле һинд киносы килүе. Аны карарга гавәм язгы ташкынга охшап   кузгала. Кайчак фильмны районнан бер генә көнгә куярга рөхсәт итәләр  һәм ул кичтә клубыбызга күрше авыллар да ябырыла. Әлбәттә утырырга урыннар җитми , әмма лента өзелү-ялгаулар белән ким дигәндә дүрт сәгатькә сузылган һинд киносын бик күпләр тыгызланышып баскан хәлдә тын да алмый карыйлар...Андый чакларда клубның, янгын очрагын күздә тотып ясалган арткы ишеге дә лента өзлелү тудырган беренче тәнәфескә чыкканда ачыла. Чыгасың тышка, карыйсың күккә. Анда йолдызлар һәм ай. Ир-атларның авызлары тирәсендә дә утлар җемелди, һәркайда махра исе аңный, ә ишекләрдән  ургылып тышка пар чыга һәм югыры  күтәрелә...
          Янә килеп ике арада матай чаптырып бер юлы ике авылда да күрсәтә торганнар иде  әле киноны.Ул заман күп кеше өстенә бушлат, “тиләгәрәй” (телогрейка),  ә олы апалар , бигрәк тә әбиләр кара плюш жакет кия торган иде. Һиндләр күрсә, мөгаен без аларга кара каргаларны хәтерләтер идек . Ә үзләре бөтенләй башка “кошлар” ...Экранда аллы гөлле ефәктән киенгән һиндлеләр җырлыйлар бииләр, елыйлар, көләләр, ялваралар, рәхмәт укыйлар. Беләбез, без бәхетле ил балалары, ә алар бәхетсезләр. Әле бичаракайлар , наданлыклары аркасында дингә дә ышаналар , җитмәгәненә ..
              Караган киноларыбызда  кагыйдә буларак ,ярлылар, хәерчеләр әйбәт, ә байлар әшәке итеп күрсәтелә . Бер тапкыр Грибоедов турында  шушы тәртиптән тайпылганы булды. Ярлы фарсылар акыра- бакыра Русия илчелегенә ябырылып килделәр һәм алар белән сөйләшергә дип чыккан бай киемле Грибодоевны харап итеп ташладылар. Зал тып-тын.  Тынлыкны башлангыч класс укучысы Рәис бозды,
- Үтерделәр “фашизны”, -диде ул зур кәнагатьләнү белән.
         Әле генә сагышка батып утырган авылдашлар киләчәктә мәшһүр табиб булып танылачак  малайның шул белдерүеннән соң  рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр..
             Кино билетының бәһәсе зурлар өчен 20 , ә балалар өчен 5 тиен иде. Колхозчының бер хезмәт көне 5 тиен дип бәяләнгән  заман бу. Әмма , кем әйтмешли сәнгать корбаннар сорый...Кемнәрдер һинд кинолары килгәндә генә клубка баруны үзенә рөхсәт итә, ә кайбер авылдаш киноманнар берсен бер калдырмый өй эчләре белән йөри... Юлбатта да  бар иде  андый  гаилә. Шул гаилә әгъзасы Шәмсулла атлы егет такмазалар, шигырьләр чыгарырга бик һәвәс иде. Бер тапкыр кино экраны каршына чыгып үзе чыгарган шигырен  укыды  ул. Мәктәптә , туган тел дәресендә укытучылар кушып ятлаткан исәпсез шигырьләрнең берсе-бер истә калмаган, күрәсең дәреслекләргә юньле әсәрләр кертелми,  дуслык, кода-кодагыйлык  аша чүп-чар гына юл яра  торгандыр , ә менә Шәмсулла шигыре ,ни хикмәт , онытылмаслык булып хәтердә уелып калган:
               
                      Җыен хәерче җыелып,
                      Чыгып киттек кинога;
                       Кайтып керсәк күкәй дә юк
                       Ашарга симияга...
        
             Гаҗәп кызыклы кинолар карый идек заманасында. “Мәмлүкләр” дигәне тетрәндергән иде. Төркиләр, ягъни безнең кардәшләр турында булган икән ул. Аннары “Кодин” дигән бер хикмәтле кино истә калган. Шунда бер ана үз улын  йоклаган чагында бугазына кызган май агызып үтерә. Янә бер фильмда   ниндидер герой зур дәрьянымы, әллә диңгезне микән,  кичмәкче булып бик озак йөзә, әмма ярга чыгарга хәле җитми..  Жан Марэ,Жерар Филипп  кебек актерлар уйнаган француз , “Тын Дон” , “Күтәрелгән чирәм”  ,”Чужая кровь” , Дело было в Пенькове” һ.б.,һ.б..кебек үзебезнең СССР фильмнарына да каплана идек .
           ...Кешегә сәяхәтләр, “тамырларыңны”  вакытлыча өзеп кая да булса күченүләр, барып кайтулар мөһим. Башка илләр белән арага тимер пәрдә корып яшәгән  ул заманда әлеге мөмкинлекне  әнә шул һинд һәм француз кинолары бирә иде .. Рухи тынчулыктан   шулар коткара, сулар һавабызны шулар сафландырып җибәрә иде..
             Кайсыдыр авылда имеш, картмы, әллә  карчыкмы,
- Без яшь чакта көтүдән маллар акырышып кайта торган иде, хәзер авызлары ачык, тавышлары чыкмый , -дигән имеш.  Көлке килә, артыңнан куа килә. Мин фәкыйрьгә  дә бүгенге кинолар, бигрәк тә үзебезнең илдә төшерелгәннәре,  нәрсә дип кенә мактамасыннар, кызыктырмасыннар,  дөм мәгънәсез  тоела  ....Хәер ,  Гаяз Исхакый әсәре буенча Празат ага Исәнбәт театрда күрсәткәннән соң  Рамил әфәнде Төхфәтуллин  төшергән “Зөләйха” фильмы күздән яшь чыгартты чыгартуын...