Страницы
Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)
суббота, 20 июня 2026 г.
ӘДИП (әсәр , автор фантазиясе җимеше, кахарманы уйлап чыгарылган образ , һәртөрле туры килүләр – тик очраклылык аркасында гына булуы ихтимал )
Яшьлегендә махсус белемгә тиенгәч,
Арт ислектә анда-монда кайнаган ул;
Сәхнә тирәсендә йөреп, рәт чыкмагач,
Язучы булып уйнауны сайлаган ул...
Һәм шул образга турылап киенгән ул,
Маймыллана белүенә сөенгән ул
Бердәнбер роленнән һич тә туймаган ул
Көннән көн хискә бирелеп уйнаган ул...
Бездә дә әдәбият «бармы бар», дип,
Әйтер өчен җитди шартлар тудырылган,
Шуңа күрә ул даирәдә штатлар
Калыпташлар белән шыплап тутырылган
Ул да җимле тагаракка борын төрткән,
Иелгән дә, бөгелгән дә , тез дә чүккән,
Төгәл үтәгән әмерне, күрсәтмәне,
Уңыш яуларга булышкан терсәкләре
Әдәбият бакчасының кәҗәләре,
Яулый белә региональ дәрәҗәне....
Аның өчен дә шундыйлар булган үрнәк,
Андыйларга булган саен кирәк күбрәк...
Ул да әнә шул бакчада күптән утлый
Инде үзен даһи саный, бөек чутлый
Көне-төне нидер сырлый, аумый, түнми,
Ярсу иҗат омтылышы бер дә сүнми..
Балалар өчен дип әвәл язган такмак.
Зур иҗатка кереп киткән шуннан атлап...
Аш-су төрләре турында да остарган
Остазларын әйдәкләргә дә кысталган,
Динне айкап, фәнгә кергән, сәясәткә
Яңа тәэсоратлар тапкан сәяхәттә...
Әкиятләр иҗат иткән, кыйссасын да
Тарихи романнар язган, пьессасын да...
Дәү түрәнең башмагына да баш орган
Бәгъзе мәрхүм әдипләргә дә таш орган
Сүз бирсәләр, колакларга токмач элгән....
Ул язганнар дәреслекләргә дә кергән....
Ул Парнаска иәккә атланып җилә,
Исем, титул , бүләк сосу җаен белә...
Аның иҗаты үрчемле һәм күпкырлы,
Язганнары , кайсын алма, шырды-бырды.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий