Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

понедельник, 8 июня 2026 г.

АВАЗДАШЛЫК ?

«Әлдермештән Әлмәндәр»не күргәч, таныш җегет, Әйтеп куйган иде тәк дуамал, -- "Знакомтесь, Джо Блэк»... Андый атлы фильм, Энсон Хайнлайн әсәре буенча төшерелгән, Карыйм дигәннәр өчен интернетка да эленгән... Анда да мөхтәрәм агайны алмага Әҗәл килә , Һәм күңелләргә сагыш  пәрдәсе элә... ..Евгений Шатьконың,   Сәрхүшләр яшәгән колхозга  килеп чыккан  Галәм кунагы турындагы   әсәре  - "Пришелец"  атлы...  Ә  әлеге  танышым  Зөлфәт Хәкимнең  Шундый  кунаклар һәм сәрхүшләр  хакындагы «Кишер басуы" пьесасын күреп шаккатты... Юрий .Поляковның солдат тормышы хакындагы "Сто дней до приказа»сын да ул укыган, Аннары Рәзил Вәлиевнең, Тукай бүләкле , Кирза итек кими язган "Яшисе килә"сен исенә төшереп , Моңаеп утырган.... Рифә Рахманның "Чикерткә" хикәясендә Клавдия әби тычкан асрый, Ашата , эчертә, серләшә, аны Петя дип атый.... Тычканны улы Костя үтерә... Әбигә   кара кайгы китерә... Стивен Кинг әсәре буенча төшкән "Яшел чакрым"(Зеленая миля)фильмы, Үлемгә хөкем ителгәннәр турында, Алар  яши  бушка ашата торган  урында. Кайсы мизгелдә җәза буласын  берсе дә белми, Ә  камераларына  бер тычкан кереп йөри...  Бу мазлумнар  шуны күреп  юаналар, Күзәтәләр, сокланалар , куаналар Тычканны  төрмә  түрәсе үтертә Тоткыннарның йөрәкләреннән ут йөгертә... Мәрхүм Мөдәмил Әхмәтовның Район гәҗитендә чыккан  күптәнге шигыре, "Мин оныттым сине, ә син әрсез Төшләремә һаман керәсең" , дип башлана; Разил Вәлиевнең "Зинһар өчен кермә төшләремә, Мин бит сине күптән оныттым" дигән Юллары кергән җырны тыңлагач, Күзләр яшьләнә....

Комментариев нет:

Отправить комментарий