Рустем Зарипов - публицист, автор стихов, рассказов, популярных песен (слова и музыка)

вторник, 22 декабря 2020 г.

понедельник, 14 декабря 2020 г.

Тәхет китабы

Республикада икетеллелек гамәлгә кермәве уңаеннан Конституциябез гарантына үпкә белдерергә кирәкми. Проблеманың асылына төшенү өчен иң әүвәл, Герцен әйткән, Ленин бабай кабатлаган “Русия – халыклар төрмәсе” дигән диагнозны искә төшерик. Ягъни милләт, тел, киләчәгебез турында хафаланганчы, безгә иң башта нинди дәүләттә, кайчан, нинди иҗтимагый корылышта яшәгәнне белү һәм онытмау һәм хәзергебезне дә аныклау зарур. Әгәр Герцен–Ленин билгеләмәсен дөрес дип кабул итсәк (ә аны кире кагулар юк шикелле), халкыбыз “төрмә”дә ярты мең елдан артык срок ураган булып чыга. Бүген ил Конституциясе демократия шартларында яшәвебезне гарантияли. Бу чыннан да шулай булса да, “төрмә”дә шулкадәр озак утыру әлеге ил халыклары өчен эзсез уза алмый. Төрмә шартларында зэклар жаргоны, блатнойлар теле өстенлеге табигый. СССРдан аерылып чыккан илләрне “өлкән агай” теле “җибәрергә теләми”. Чөнки бу тел – тел генә түгел, ә урыс үзе әйтмешли, аннан зуррак нәмәрсәкәй. Телнең русчасы – язык, бу сүз татар телендә гөнаһ дигәнне аңлата һәм русның үз телендә дә “язычник” дип, аның тискәре мәгънәсе сакланып калган. Телдә халыкның рухы, коды. Әлеге лөгать өстенлеге шартларында кайбер халыклар гасырлар дәвамында кайда, ничек яшәүләрен дә аңышмаслык хәлдә гомер сөргән һәм сөрә. Истанбулның Сәлимия исемле паркында балаларын, оныкларын уйнатырга алып чыккан кайсы татар, кайсы башкорт, араларында казахмы, үзбәкме дә булган, төрек телен инде камил белгән ханымнарның бер тирәгә җыелып, үзара русча сөйләшеп утыруларына тап булдым. Шуларның берәрсе рус милләтеннән булса да бер хәл әле. Күрәсең, рус теле инде ватан һавасы булып кабул ителә һәм ватанны сагыну шундый “сулыш”та аралашуга этәрә. Күп гасырларга сузылган дәүләтсезлек шартларында җан асраган халкыбызга милләтпәрвәр саналучы шәхесләребезнең тумыштан азат халыкларга хас таләпләр куюы, алардан үрнәк алмауда гаепләүләре мантыйк киртәсенә сыймый. Чөнки, тулы азатлык алган тәкъдирдә дә, озак дәверләр ирексез яшәүнең закымы (утырып кайткан аерым кешеләрнең табигате бозылу да моны куәтли) милләтебезнең киләчәк язмышында озак кына чагылыш тапмый кала алмый. Түрәлекнең өстәгеләр каршында пудель, ә астагыларга карата бурзай кылануының да кайчан җуеласын белгән юк. Аңлашылса кирәк, СССР чорында “төрмә дәүләтчелеге” версиясе буенча халыкларны сортларга бүлү принцибы да үз эзен, тулы түгеллек комплексын салмый калмагандыр. Оруэллның “1984” һәм “Скотный двор” әсәрләрен СССРга сатира дип кабул итүләр бар. Чыннан да, CCCРдагы тәртипләр әсәрләрдә бәянләгән хәлләргә аваздаш. Иң нык сискәндергәне – Сталин чорында халыктан “артык” икмәкне алу һәм колхозларга каулау турындагы күрсәтмәләрнең фельдъегер хезмәте ярдәмендә урыннарга җиткерелүе һәм нәтиҗәдә канлы бәрелешләр килеп чыгып, крестьяннарга каршы танклар куллануга кадәр барып җиткәч, хакимиятнең, документларны шул хезмәте ярдәмендә бөртекләп кире җыйнап алынуы һәм элек кабул ителгән карарларның үзгәртелеп редакцияләнүе. Димәк, җинаятьнең очын яшерү ысулы да Оруэлл язганча. Әсәрдә тәкъдир ителгән “яңа тел”дә сүзләр капма-каршы мәгънәне белдерә, әйтик, үсеш – төпкелгә тәгәрәү, тынычлык өчен көрәш – сугышка әзерләнү, дөреслек – ялган, төгәллек – хаосны аңлата. “1984” һәм “Скотный двор” әсәрләрендәге хәлләр безләр өчен үтә дә гыйбрәтле. Мәсәлән, СССР чорында Әфганстанны оккупацияләү – “интернациональ ярдәм күрсәтү максатында чикләнгән хәрби контенгент кертү” дип тәгаенләнде сыман. Тарихта дөньяга баш булырга омтылышлар борынгылардан калган гадәт. Мондый гөнаһка греклар, римлылар, фарсылар, төркиләр, монголлар, гарәпләр, инглизләр, французлар, немецләр тарган һәм Европаның башка халыкларын да бу җәһәттән судан ак, сөттән пакъ дип булмый. Башкаларны кыруда, халыкларын изүне тәэмин итүдә мәгълүм уңышларга ирешкән полководецлар бөек санала. Милләттәшләре алар белән горурлана. Мисалга, СССР гимнында ил-халыкларга карата уздырылган экспанция “сплотила навеки великая Русь” дип изгеләштереп тәгаенләнә иде. Үз дәүләтчелегенә теге яки бу дәрәҗәдә кимлек китерүче көчләргә карата куәтле каршылык оештырырга һәм шуннан этенеп җиңү арты җиңү яуларга, башка дәүләтчелекләрне төкәндереп, үзенекен һаман ныгытырга, биләмәсен даими киңәйтергә корылышлы илебезнең, нинди генә иҗтимагый строй урнашса да, үз юлыннан тайпылмавын, төп сыйфатын җуймавын тәэмин итүче нәрсәседер бар бугай. Һәм мин аны тәхет китабы ахрысы дип гөманлыйм. Алтынланган тәхет залында, тышлыгы әллә ниткән асылташлар белән бизәлгән шул китап алтын шүрлектә тора һәм аны уку хакимияткә килүченең миен лашпырдатып әйләндереп каплау сәләтенә ия кебек тоела. Миңа калса, китап Константинопольдә, ә бәлкем Римда ук иҗат ителгән. Кем белә, Мәскәү заказчыларына кайберәүләрнең аны шул империяләрнең ниндидер билгесез борынгы чыганакларына таянып әтмәлләгән булулары да ихтимал. М.Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” китабында Воланд (Шайтан) кешегә дөнья белән идарә итү өчен һич югы мең елны күздә тоткан план кирәк ди. Ихтимал, әлеге китап та мең ел чамасы элек иҗат ителгәндер, анда империяне саклау һәм киңәйтү алымнары тәгаенләнгәндер. Әйдәгез, тәхет китабын юри генә бар дип фаразлыйк. Һәм анда дөньяга хуҗа булу планы урын алган, имеш. Ихтимал, текстны сихер, магия белән эш итүче иерархлар махсус кара белән язганнардыр. Әйтик, тәхет иясе француз романнарындагыча бармагын төкрекләп китап битләрен ачканда, шовинизм агуы авызына эләгеп, агу башта аның канына, аннары миенә барып ирешә дип фаразлыйк. Бүтән илбашларын әйткән дә юк, хәтта чын демократ Горбачев чорында Вильнюс каласында литвалыларны БТРлар таптады, азәрбайҗаннарны Бакуда танклар изде, грузиннарны Тбилисида сапер көрәкләре белән кыйнадылар. Демократ Ельцин заманында Чечняны бастырдылар, серб вәхшилекләрен хупладылар. Фаразымча, шул китапны уку аркасында русның кан кардәше украиннарның азат дәүләткә ирешүе дә хупланылмый, ә безнең мәктәпләрдә фәннәрне татарча укыту юкка чыгарыла, латин хәрефенә күчү тыела. Милләтпәрвәр язучыбыз Нурихан Фәттах “Фест дисбесе”н, ә казах язучысы Олжас Сөләйманов русларның “Слово о полку Игореве”ләрен төркичә укып биргәннәр иде. Менә шулар ысулына таянып, дөньяга хуҗа булу планы бәянләнгән тәхет китабының кайбер сәхифәләрен булса да фаразлап укып карыйсы килә. Алдагыбызны чамалар өчен безгә турыдан-туры кагылышлы тәхет китабын уку, Ленин бабайчарак әйтсәк, архимөһим, әгәр дә ул чыннан булса. Ә булмаса, бигрәк тә.